Сәмитова С. Г. Татар фольклорында изгеләр образы

Татар фольклоры төрле яклап өйрәнелгән булса да, озак вакытлар галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән темалар бар. Шуларның берсе дин белән бәйле. Әлеге тема өстендә инде рус галимнәре гасырдан артык вакыт эзләнәләр. Рус һәм Европа фольклористикасында сакраль урыннарны өйрәнгән, «изгеләр» культы белән бәйле риваять-легендаларның этимологиясен ачуга багышланган фәнни чыганаклар байтак. Мәсәлән, А. Дж. Арберри, В. Н. Басилов, В. В. Бартольд, А. Гольциер, Р. Р. Исхаков, И. Р. Насыров, А. Г. Селезнев һәм И. А. Селезнева кебек галимнәрнең хезмәтләрен атарга була. Бу хезмәтләрдә дини мистик сюжетларга корылган халык әсәрләре, аларда тасвирлаган вакыйгалар һәм изгеләштерелгән персонажлар, алар исеме белән бәйле изге урыннар өйрәнелә.
Татар халык иҗатында һәм этнографиясендә бу тема соңгы берничә дистә ел эчендә генә өйрәнелә башлауга карамастан, җитди хезмәтләр дөнья күрде. Фольклорчы галимә А. Х. Садыйкова татар фольклорына ислам идеологиясенең йогынтысын, аерым образларны һәм мотивларны өйрәнде. Галимә Хозыр Ильяс һәм төркиләрдә изгеләштерелгән Искәндәр Зөлкарнәй образларына киң туктала. Фольклордагы аерым дини, мифологик образлар турында Ф. И. Урманчеевның өч томлык «Татар мифологиясе» энциклопедик сүзлегендә мәгълүмат табарга мөмкин. Татар шигъриятендә дини мистик һәм мифологик күзаллаулар, төш алымы, аларны юрау үзенчәлекләренә Ф. З. Яхин тирән анализ бирә, татар әдәбиятында суфичылык йогынтысын Ә. Т. Сибгатуллина өйрәнә. Болгар һәм Алтын Урда чорлары татар авыз иҗатына бәйле рәвештә И. Г. Закирова хезмәтләрендә ачыла. Бу мәкаләдә тикшерелгән изге образлар сакраль урыннарга бәйле рәвештә Ф. Х. Җәүһәрова, Р. К. Уразманова, Г. Ф. Габдрахманова, А. Р. Мухаметзянова хезмәтләрендә ачыклана6. Бу хезмәтләрдә Татарстан җирлегенә булган сакраль урыннар барлана, бу урыннар белән бәйле ритуал-йолаларның структурасы өйрәнелә.
Безнең максатыбыз – татар фольклорында таралган изгеләр образын барлау, алар белән бәйле риваять-легендаларны ачыклау, тематикасын классификацияләү, изге персонажлар һәм урыннарга мөнәсәбәтле туган халык ышануларын өйрәнү, аларның этимологиясен ачыклау.