Әхтәмова А. В. «Мәдрәсә шәкертләре бер җан, бер тән…» («Галия» мәдрәсәсе турында кайбер истәлекләр)

«Галия» мәдрәсәсе Уфа шәһәрендә 1906 елда нигезләнә һәм аз гына вакыт эчендә иң мәртәбәле мөселман уку йортларының берсе булып таныла. Мәдрәсәгә нигез салучы – милли мәгариф тарафдары Зыятдин Камали (1873-1942). Биредә Октябрьгә кадәрле чорда мәмләкәтнең төрле почмакларыннан җыйналган татарлар, башкортлар, кыргызлар, казахлар, таҗиклар, төрекмәннәр, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре укый. Тарихи истәлекләргә караганда, 1906‑1916 еллар аралыгында «Галиядә» барлыгы 950 шәкерт белем ала (шуларның 726, яисә 76 % татарлар). Шушы вакыт эчендә мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр 28 губернага таралган 148 башлангыч һәм 82 рөшдия (башлангычтан югары) мәктәпләрендә 17 мең балага белем вә тәрбия бирә. Мәдрәсә шәкертләренең яше дә төрле: 15 яшьтән алып 45 кадәр, хәтта өлкәнрәкләре дә була1.
Уку йортына кабул итү имтиханнары 1906 елның 6‑8 октябрендә уза, ә беренче уку көне 10 октябрьгә туры килә. Истәлекләр күрсәткәнчә, «Галиягә» кабул ителүчеләрнең гомуми саны 70 җитә2. Күрәсең, уку елы дәвамында шәкертләр саны кими: әдәбиятчы А. Г. Кудашев (1912-1981) биргән мәгълүматларга, шулай ук Фәтхел Корбангалиев3 истәлекләренә нигезләнеп, мәдрәсәдә беренче уку елында татар һәм башкорт халыкларының кырыкка якын яшүсмерләре белем алуы турында әйтә алабыз4. Алар арасында Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури кебек каләм осталары.
1906 / 1907 уку елларында мәдрәсә әле оешу чорын кичерә. Уку йортының бинасына килгәндә, аны элекке Зур Уфимский (хәзерге Чернышевский) урамының Нижегородка (Нижегородка бистәсе) очына, таулы-чокырлы җирдә урнашкан Зариф хәзрәт Галикеев мәчете янына салырга булалар (бина сакланмаган). Төзелеш эшләренә Суфия бикә Җантурина, Садри Нәзиров, Сабирҗан Шамгулов һәм башкалар да иганәлек итә. Бу игелекле эшкә күп кенә мөселман кардәшләр, дәртле мәгариф тарафдарлары бик теләп кушыла. Сәлимгәрәй Җантурин5, мәсәлән, мәдрәсә төзелешендә халык белән бергә балта-көрәк тотып эшли торган була6.
Фәтхел Корбангалиев «Галия» мәдрәсәсенә багышланган истәлек-хатирәләрендә7 болай дип искә ала: «Галиянең бу беренче уку елында (1906 / 1907. – А. Ә.) үз бинасы юк иде әле. Шуның өчен укучыларның күбрәге Нижгород мәхәлесенең мәчетенә урынлаштылар. Бу мәчет “Зариф мулла мәчете” дип йөртелә иде. Шәкертләрнең беразы башлангыч мәктәп өчен салынган кечкенә генә иске бинада урнаштылар. Бу биналар Зариф мулла мәчете янында иделәр. Зариф мулла мәчетенең баерак авылларда очрый торган гади мәчетләрдән аермасы юк дияргә мөмкин, тик ул ике катлы иде. Аскы каты – таштан, өске каты агачтан ясалган. Һәр ике каты өчәр бүлмәле (башмак бүлмәсе, сөннәт бүлмәсе һәм зур бүлмә). Аскы катта михраб (мулла кереп намаз укый торган урын). Ул стенадан алгарак чыгарып ясалган. Өске катта да михраб бар. Бу ике михраб арасында, мулланың командасы ишетелер өчен, ачыклык бар. Бу мәчетнең өске каты сыйныф бүлмәсе булып, аскы каты ятак бүлмәсе булды. Ләкин сыйныф бүлмәсендә парталар яки өстәлләр юк иде. Идәнгә калын итеп яшел постау җәелгән булгач, артык кыенлыгы сизелми иде»8. Шул рәвешле, иң әүвәл шәкертләр вакытлыча Зариф хәзрәт мәчетенең аскы катында укый һәм яши, кайбер сыйныфлар мәхәллә мәктәбенең кечкенә генә бинасына урнаша.
Яңа бина 1907 елның 18 ноябрендә тантаналы рәвештә ачыла. Мәҗит Гафури язганча, «мәҗлескә Уфаның мөгътәбәр әһалисе барчасы җыела»9. Ул, алда әйтелгәнчә, Зур Уфимский урамында калку урында кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы мәһабәт бина. Аның беренче катында (ярым подвалда) – кухня, ашханә, чишенү һәм юыну бүлмәләре, келәт, ягуханә; икенчесендә – канцелярия һәм ятак бүлмәләре; өченчесендә – сыйныф бүлмәләре, китапханә һәм мәчет урнашкан була. Мәдрәсә бинасы керосин лампасы белән яктыртыла. Ләкин әлеге мәдрәсәгә 1913 елда Петербург округының мөхтәсибе, күренекле дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев (1873-1949) килгәч, имеш, ул бинаны электр белән яктырту өчен кесәсендә булган 200 сум акчасын бирә. Бу матди ярдәм бөтен мәдрәсәдә электр челтәрен суздырырга җитә10.
Язучы Өммегөлсем (Гөлсем) Мөхәммәдованың (1903-1988) «Яшьлек көннәре» исемле документаль повестендә 1907 елда ачылган бу бина түбәндәге юллар белән искә алына: «1907 елның октябрь башларында шәкертләр “Галиягә” җыелганда аларны төшләренә дә кермәгән бер күренеш – таштан салынган өч катлы бина каршылады. Мәдрәсә искиткеч иде: аның иң өске өченче катында – сыйныф бүлмәләре. Бүлмәләрдә – ялт итеп торган өр-яңа кара парталар, язар өчен зур кара такта элеп куелган, тәрәзәләре зур, яп-якты… дәрескә керү-чыгу кыңгырау белән.
Урта катта ятак бүлмәләре. Монда ике катлы караватлар. Караватларда матрас, мендәр, юрган. Иске мәдрәсәләрдә башка баш, аякка аяк куеп идәндә тезелешеп ятарга күнеккән шәкертләргә караватларның ике катлы булуы да сәер күренмәде, киресенчә, мәдәни бер комфорт булып тоелды.
Аскы катта ашханә, кухня һәм башка хуҗалык бүлмәләре. Бу катта шулай ук аш пешерүче, аның ярдәмчеләре һәм башка эшчеләрнең фатирлары. Тик быел ашау бушлай түгел икән. Шулай да шәкертләрнең күпчелеге мәдрәсә ашханәсендә ашарга булды, чөнки ашларны монда бик яхшы, тәмле итеп пешерәләр, хаклары да укучыларның хәле җитәрлек арзан иде. Шәкертләрнең саны да быел былтыргы белән бөтенләй чагыштыра торган түгел: өч йөздән артык! Кай яклардан гына килмәгәннәр!..»11.
Уку вакыты алты ел тәшкил итә. Әүвәл мәдрәсәдә шәкертләрнең бер өлеше өч еллык хәзерлек курсы үтә. Рөшдия мәктәбен тәмамлаган һәм кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырган затлар уку йортының соңгы өч елы дәвамында төп курста гына укый12. Мәдрәсәгә укырга керергә теләүченең кулында әүвәлге укыган уку йортыннан алган таныклыктан тыш, «паспорт илә йогышлы авырулардан паклыгына табиптан шаһәдәтнамәсе» булу шарт. Алар кайсы фәннәрдән имтихан биргәннәр соң? «Тормыш» газетасы мөхәррияте сарыф гарәби (гарәп теле морфологиясе), нәхү гарәби мөкәммәл (гарәп теленең грамматик (тулы) синтаксисы), кыйраәт гарәбия (гарәпчә уку), кыйраәт төркия (төркичә уку), имля (диктант) вә инша (изложение, сочинение) төрки (ягъни татар) теленнән, тарихе әнбия (пәйгамбәрләр тарихы), ислам җәгърафиясе, хисап һәм фикъһы буенча имтиханнар мәҗбүри булуын искәртә13.
Мәдрәсәдә укулар сәгать сигездән уникегә кадәр һәм икедән кичке дүрткә кадәр иллешәр минут дәвам итә. Уку елына һәр шәкерт мәдрәсәнең мәсърафы (чыгымнары), ягъни тулай торак, көнгә дүрт тапкыр ашату вә уку өчен – 60 сум, мәдрәсә идарәсе тарафыннан фатирда торып укырга рөхсәт ителгән затлар – 30 сум, ирекле тыңлаучылар 40 сум түләргә мәҗбүр (уку беренче 1906 / 1907 уку елында түләүсез була). Кайбер мәгълүматларга караганда, шәкертләрнең күпчелеге үзләренең шәхси средстволары исәбенә яши. Алар, мәсәлән, җәй көннәрен казахлар яшәгән авылларда мөгаллимлек итә, завод-фабрикаларда эшли һ. б. 14
Мәгълүм булганча, 1905‑1907 елгы революция дулкыннары тәэсирендә еш кына укучылар уку-укытудагы иске тәртипләргә каршы чыга. Мәктәп-мәдрәсәләр реформасы XIX‑XX гасыр чигендә көнүзәк мәсьәләләренең берсе. 1905 елның 10‑15 апрель көннәрендә Уфада «Голәмә җәмгыяте», яки «Корылтай», исеме белән мәгълүм булган мөселман руханиларының корылтае уза. Шул сәбәпле, губерна шәһәрендәге мәдрәсәләренең 90 шәкерте мөфти хәзрәтләренә, «Голәмә мәҗлесенә» 28 маддәдән гыйбарәт гариза яза. Шул ук елның апрель азагында – май башларында Казанның «Мөхәммәдия» һәм «Апанай» мәдрәсәләре шәкертләре тарафыннан уздырылган җыелышларда уку-укыту мәсьәләләренә кагылышлы резолюция кабул ителә15.
1906 елның февраль аенда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән сигез дистәдән артык шәкертләрнең чыгып китүе биниһая киң иҗтимагый яңгыраш ала. Вакыйга татар дөньясындагы беренче зур шәкерт хәрәкәтенә әверелә. Татар шәкертләренең оешмасы «Әл-ислах» тарафыннан Казанда 1906 елның 10‑15 маенда уздырылган яшерен мәҗлесендә мәдрәсәләр мәсьәләсе карала. Карарлар түбәндәге таләпләрдән гыйбарәт: программаларны берләштерү, аларга яңа дөньяви фәннәр кертү, мәдрәсәләрдә сәламәтлек ягына игътибар ителү һ. б.16 Революция җилләре тынганнан соң да мәдрәсә шәкертләренең көрәшүе сүрелми. Әйтик, 1911 елның язында, «Агыйделдә бозлар шашып акканда, “Госмания” мәдрәсәсенең 145 шәкерте дини схоластика укытуга һәм жандарм тәртипләренә каршы күтәрелә». Яшьләр үзләренең уку йортында да укыту-тәрбия эшен шул заманның атаклы мәктәбе «Галия» программасы дәрәҗәсенә күтәрүне таләп итә17.
Әмма «Галиядәдә»башка уку йорты диварларындагы кебек шәкертләр белән мәдрәсә идарәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең кискенләшү очраклары булгалый. Шул нисбәттән, укучының игътибарын 1912 / 1913нче уку елындагы мәдрәсәдә булып узган бер әһәмиятле вакыйгага юнәлтәсебез килә: фоторәсемдә 1913 елның гыйнвар аенда ризасызлык белдереп, «Галия» мәдрәсәсен ташлап чыгып киткән шәкертләр сурәтләнгән. Бу хакта фәнни әдәбиятта кайбер мәгълүматлар бар18, әлеге мәкалә исә хәбәрне мөмкин кадәр тулыландыру максатын күздә тота.
Бу күренеш заманында мөселман җәмәгатьчелегенең игътибарын тиз арада үзенә җәлеп итә. Татар вакытлы матбугатының көнүзәк мәсьәләләргә мөрәҗәгать итүе, аларга ачыклык кертү теләге – моның дәлиле. «Вакыт» газетасы битләренә күз салыйк әле. Гәрчә басмада капма-каршы фикерләр булуга карамастан, аның алтын баганалары зур шәкерт дөньясын, халәте рухиясен күзалларга ярдәм итә. Хакыйкатьтә сәгадәт дигән фикерне алга сөреп, «Галия» мәдрәсәсенең иганәчесе Сәлимгәрәй Җантурин да сорауларны ачыклау нияте вә уй-борчуларын җиткерү теләге белән кулына каләм ала.
«Галиядәге» 1913 елгы гыйнвар вакыйгаларын тасвирлаган Октябрьгәчә чыккан татар вакытлы матбугат битләренә, шулай ук Башкортстан Республикасының Милли архивы фондында сакланган төрле елларда «Галия» мәдрәсәсендә белем алган шәкертләрнең автобиографияләренә тукталыйк. Мәдрәсә тарихына кагылышлы документлар, фотосурәтләр, язма истәлекләрне җыю һәм туплау 1960нчы елларның икенче яртысында Уфа шәһәренең Мәҗит Гафури исемендәге 15нче номерлы урта мәктәбе инициативасы белән оештырыла. Әлеге татар мәктәбе «Галия» мәдрәсәсе урнашкан бинада эшли. 1969 елда Башкорт Автономиялы Совет Социалистик Республикасына 50 ел тулу уңаеннан мәктәп каршында бу уку йортының тарихын чагылдырган төбәк музеен оештыру эшләре әле башланып кына килә19. Укучыларыбызга тәкъдим иткән мәкалә, нигездә, шул язма материалларга һәм татар милли матбугатына таянып языла.
Яңа 1912 / 1913 уку елы башлану белән шәкертләр күңелендә канәгатьсезлек хисе туа, әмма кыш уртасына кадәр мәдрәсәдә тынычлык саклана. Мөгаен, өч шәкертнең җомга намазына бармыйча, сыйныфта бикләнеп калган өчен аларга җаза бирү ярсулы шәкертләр арасында низаг кабынып китүгә бер сылтау хезмәтен үти. 1913 елның 19 гыйнварында җитәкчеләргә һәм мөгаллимләргә итагать итмәүче «иң яхшы, алдынгы» дүрт шәкерт мәдрәсәдән куыла20, һәм вакытлыча дәресләр туктатыла. Шул рәвешле, җитәкчеләрнең «ошбу хөкеменә ачу итеп» унсигез шәкерт документ-паспортларын алып, мәдрәсәдән чыгып китә21. Хәтер язмалары күрсәткәнчә, алар куылган иптәшләрен яклап чыга, ләкин идарә әгъзалары үз сүзендә кала22.
«Галиядә» тынычсызлык көчәя бара. Ниһаять, 28 гыйнвар көнне «идарәи хариҗия» (тышкы идарә) әгъзалары уку йортына барып, шәкертләргә тәвсия итә: «Хөкемдә хаксызлык булса, мәхкүмнәр үзләре безгә мөрәҗәгать итсеннәр. Без вакыты берлә карап тикшерербез… Иртәгә монтазам (тәртипле. – А. Ә.) рәвештә дәресләр дәвам итәргә тиеш, тынычланмаган шәкертләрнең дә бу көннән ук мәдрәсәдән чыгулары лязем (мәҗбүри. – А. Ә.)». Күрәсең, тышкы идарә әгъзаларының мөрәҗәгате кайбер шәкертләрне дулкынландыра гына, тагын 34 шәкерт, сүзләренә караганда, куылган дүрт шәкертне кире кайтару таләпләре үтәлмәгәнгә, мәдрәсәдән чыга, ә икенче көннән, 29 гыйнвардан, мәдрәсәдә дәресләр дәвам итә23. Димәк, барлыгы үз теләге белән мәдрәсәдән чыгып киткән шәкертләрнең саны 52гә җитә. Язучы һәм мөгаллим Мәхбүбҗамал Акчурина (1869-1948) бу турыда үзенең бер мәкаләсендә: «Мәдрәсә шәкертләре бер җан, бер тән кеби булырга тиеш», – дип яза24.
Сәлимгәрәй Җантурин фикеренчә, «моннан соң уку-укыту хосусында шәкертләр арасында нарасыйлык булган дип әйтергә һич бер урын калмады. Гүя моңарчы аның ишеге һәр шәкерт өчен ачык булмаган! Кыш буе бер гариза да язылмады бит», – дип искәртә ул. Автор риторик сорау куя: соңрак алар тарафыннан «без ислях (реформа. – А. Ә.) сорап максудымызга ирешә алмагач, мәдрәсәне ташлап чыгарга мәҗбүр булдык», дип дәгъва итүләре хакыйкатьме? Мәкаләсендә үзе язганча, «шәкертләрнең мөгаллимләргә карата тәнкыйте – ул чын җәдиди тәнкыйть түгел, аларның мәдрәсәдә уку – вакытны бушка әрәм итү дигән сүзләре хаксыз». Үз нәүбәтендә Җантурин мәдрәсәнең вә мөгаллимләрнең җитешмәгән яклары булу мөмкинлеген танып, шушы юнәлештә хезмәт итәргә әзерлеген белдерә. Йомгак ясап, күренекле фикер иясе мәдрәсәләр исляхы: «зур эш, дәрт кенә җитми, бәлки көч кирәк, акча кирәк, адәм кирәк», – дип ассызыклый. «Шәкертләрнең ихлас күңелләре белән генә исляхны теләү вә бергәлекне саклап калырга тырышу омтылышы – аның зарлы йөрәгеннән тамган мәкаләсенең ахыргы өлешендәге сүзләре, әрнүле өметләредер»25.
Ихтимал, шәкертләрнең кылган гамәлләренең сәбәпләре бик анык түгел. Ләкин бүгенге көндә безгә мәгълүм булган әдәбият вә чыганакларны һәрьяклап өйрәнү, аларның канәгатьсезлеге уку-укыту мәсьәләсе (татар телен һәм әдәбиятын, башка фәннәрне укытуны камилләштерү) белән бәйле булуы ихтималын күрсәтә. Алга таба яңа архив документлары табылып, аларны фәнни әйләнешкә кертү, мәдрәсәдән куылган яисә үз теләге белән чыгып киткән шәкертләрнең мотивларын ачыкларга, эш-гамәлләренең эчтәлеген тулырак яктыртырга ярдәм итәр дип өметләнәбез, һичшиксез, чыганаклар әле үз тикшерүчесен көтә.
Мәдрәсәдән киткән шәкертләрнең язмышы төрлечә хәл ителә. Аларның бер өлеше бераздан яңадан үз урыннарына кире кайта, кайберләре төрле җирләрдә мөгаллимлек итә. Мисал өчен, Хәбибулла Габидов26 Верхотурье, Иркутск шәһәрләрендәге татар мәдрәсәләрендә белем бирә27. Исмагыйль Солтанов28 туган ягы – Учалыга кайта, соңрак, 1913‑1914 елларда Байрамгол авылында яңа мәктәп ачу өчен беркадәрле акча җыеп, парталар, китаплар һәм башка кирәкле җиһазлар сатып ала29. Мансур Корбангалиев, әтисе Мөхәммәтҗан Нигъмәтҗан улы киңәше белән, Оренгбург ягына, иркен казакъ даласына китеп, бай казакка ялланып, җәй көне балалар укыта, ә кышын Уфа өязенә, туган ягына, кайтып, ике класслы мәктәпкә укырга керә30. Лутфый Гадилов31 туганнары ягына әйләнеп кайта, җирле сәүдәгәрнең кибетендә әүвәл приказчик өйрәнчеге, аннары приказчик булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта, 1915 елның сентябрь аенда хезмәткә чакырыла, 1917 елның азагында демобилизацияләнгәннән соң укытучылык хезмәтенә тотына32.
Шулай итеп, XX гасыр иҗтимагый-сәяси тормышы тәэсирендә килгән шәкертләр хәрәкәте татар милли мәгариф системасын үзгәртү, мәдрәсәләрнең эчке тәртипләрен заманчалату, программаларга дөньяви фәннәр кертү кебек таләпләр белән чыга. 1912 / 1913 уку елының кышында Уфаның җәдиди «Галия» мәдрәсәсеннән биш дистәдән артык шәкертләрнең чыгып китүе дә ХХ гасыр башы исляхат хәрәкәтенең бер мөһим күренеше булып кабул ителергә мөмкин.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Башкортстан Республикасының Милли архивы (БР МА), Р-4767 ф., 1 тасв., 1 эш, 9, 18, 19 кгз.
2. Шунда ук, 4 кгз.
3. Фәтхел Хаммат улы Корбангалиев (1887-?) – 1906‑1908 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укый, Галимҗан Ибраһимовның сыйныфташы.
4. Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивы, 50 ф., 1 тасв., 20 эш, 4 кгз.; 66 эш, 3 кгз.
5. Җантурин Сәлимгәрәй Сәетхан улы (1864-1926) – сәясәт эшлеклесе, филолог, эре алпавыт. «Иттифак әл-мөслимин» фиркасен оештыручыларның берсе, Үзәк комитеты әгъзасы, I Дәүләт думасы депутаты. «Галия» мәдрәсәсенең иганәчесе.
6. Еникеев С. «Галия» – зыялыларның алтын бишеге // Кызыл таң. – 1992. – 13 февраль.
7. Истәлек Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында, А. Кудашев фондында (50 ф., 1 тасв., 66 эш, 25 кгз.; кулъязма варианты) һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә, Г. Ибраһимов фондында саклана (65 ф., 4 тасв., 13 эш, 28 кгз.; машинка басмасында язылган). Текст берникадәр кыскартылып түбәндәге җыентыкта бастырыла: Духовное наследие: поиски и открытия / Под ред. И. Г. Гумерова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – Вып. 3. – 336 с.
8. Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивы, 50 ф., 1 тасв., 66 эш, 2 кгз.
9. Мәҗит Гафури. Әсәрләр: 4 томда. Т. 3. Проза һәм публицистика (1902-1917) / Редкол.: Халит Г. һ. б. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – Б. 309.
10. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 1 эш, 8 кгз.
11. Мөхәммәдова Г. Яшьлек көннәре // Казан утлары. – 1975. – № 2. – Б. 61.
12. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 1 эш, 10 кгз.
13. Уфа мәдрәсә Галия дөньясы мөдириятеннән // Тормыш. – 1914. – 22 июнь. – Б. 3.
14. Шунда ук; БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 1 эш, 8, 10 кгз.
15. Заһидуллин И. К. Мөселман руханиларының 1905 елгы Уфа корылтае // Фәнни Татарстан. – 2017. – № 2. – Б. 76‑79; он же. Уфимский курултай 1905 года: монография. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018. – С. 163‑164.
16. Ибраһимов Г. Г. Әсәрләр: 8 томда. Т. 7: Тарихи хезмәтләр (1911-1927) / Редкол.: Хәсәнов М. Х. һ. б. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – Б. 393‑394; Әмирхан Р. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – Б. 109‑110.
17. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 10 эш, 18 кгз.
18. Тузбекова Л. С. Медресе «Галия» – высшее мусульманское учебное заведение Башкортостана (1906‑1919 гг.): Научное издание. – 2‑е изд., исп. и доп. – Уфа: Уфимск. гос. академия экономики и сервиса, 2007. – С. 43‑45; Камали З. Д. Философия ислама: в 2‑х томах. Т. 1: Ч. I. Философия вероубеждения / Пер., вступ. слово, примеч. и коммент. Л. И. Алмазовой; авт. биогр. очерка Т. Р. Камалов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2010. – С. 28.
19. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 2 эш, 55 кгз.
20. Шулай итеп, бу өч шәкерт белән беррәттән тагын бер «хәлфәләргә тел тидерүче», «шәкертләр арасында фетнә салучы» әфәндегә дә мәдрәсәдән чыгарга дигән карар бирелә. Алар икенче галия (югары) классы шәкертләре була.
21. Җантурин Сәлимгәрәй. Уфада мәдрәсә «Галия диния» идарәи хариҗиясеннән // Вакыт. – 1913. – 6 февраль. – Б. 3; БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 2 эш, 201, 205 кгз.
22. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 2 эш, 201 кгз.
23. Җантурин Сәлимгәрәй. Уфада мәдрәсә «Галия диния» идарәи хариҗиясеннән // Вакыт. – 1913. – 6 февраль. – Б. 3.
24. Акчурина Мәхбүбҗамал. «Мәдрәсә Галиядәге» күңелсез вакыйга мөнәсәбәт илә // Вакыт. – 1913. – 10 март. – Б. 3‑4.
25. Җантурин Сәлимгәрәй. Мәдрәсә «Галия» хакында // Вакыт. – 1913. – 4 май. – Б. 2.
26. Габидов Хәбибулла Габделкахир улы (1886-1939) – күренекле башкорт шагыйре, драматург һәм журналист.
27. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 2 эш, 257 кгз.
28. Солтанов Исмагыйль Хөсәен улы (1890-1927) – күренекле башкорт сәясәт эшлеклесе.
29. БР МА, Р-4767 ф., 1 тасв., 2 эш, 135 кгз.
30. Шунда ук, 202 кгз.
31. Гадилов Лутфый Закир улы (1893-1985) – күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе.
32. БР МА, Р-4773 ф., 1 тасв., 1 эш, 76 кгз.