Яхин Ф. З. Cебер татарларына кагылышлы бер язма ядкәр уңаеннан

В процессе изучения истории сибирских татар, нередко обнаруживаются малоизвестные письменные источники по этой тематике. Одной из таких значимых находок является написанная в начале XX в. статья Ахмета Туктабаева «Ата бабадан сөйләнә килә» (Предание предков), опубликованная в сборнике «“Шура”ның тел ярышы» в 1910 г. В ней автор излагает интересные факты, связанные с именование сибирских татар ‒ иштеками. Заслуживают внимания приведенные в статье сведения о бухарцах, с которыми связывают распространение ислама среди сибирских татар. Интересно повествование А. Туктабаева о том, что проведение праздников древнетюркских народов, подобных Сабантую, берут начало от пророка Авраама. В данной статье дается научный обзор этого труда.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
28.05.2019
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 4 2018
Ознакомительная часть статьи

Аннотация

В процессе изучения истории сибирских татар, нередко обнаруживаются малоизвестные письменные источники по этой тематике. Одной из таких значимых находок является написанная в начале XX в. статья Ахмета Туктабаева «Ата бабадан сөйләнә килә» (Предание предков), опубликованная в сборнике «“Шура”ның тел ярышы» в 1910 г. В ней автор излагает интересные факты, связанные с именование сибирских татар ‒ иштеками. Заслуживают внимания приведенные в статье сведения о бухарцах, с которыми связывают распространение ислама среди сибирских татар. Интересно повествование А. Туктабаева о том, что проведение праздников древнетюркских народов, подобных Сабантую, берут начало от пророка Авраама. В данной статье дается научный обзор этого труда.

 

Abstract

While studying the history of Siberian Tatars, little-known written sources on this issue can be frequently found. One of the significant findings is the article “Ata babadan soylene kile” (Legends from our ancestors) by Akhmet Tuktabaev written in the early 20th century and published in the collection “Shuranyn tel yaryshy” in 1910. The author describes interesting facts related to the naming of Siberian Tatars – Ishteks. The information on Bukharans who are associated with the spread of Islam among Siberian Tatars is worth attention. Tuktabaev’s narration states that the celebration of the Old Turkic holidays like Sabantuy traces its origin back to Prophet Abraham. The article provides a scientific review of this work.

 

Ключевые слова

Сибирские татары, иштеки, астана, бухарцы, Сабантуй, саратинские ладьи.

 

Keywords

Siberian Tatars, Ishteks, Astana, Bukharans, Sabantuy, Saratin Rooks.

 

Себер татарларына бәйле тарихи, әдәби, гыйльми ядкәрләрне барлау, өйрәнү һәм фәнни яктан бәяләү эше электән үстерелеп, дәвам итеп килә. Бу өлкәдә Я. К. Зәнкиевнең (1917-2003) хезмәтләре, аеруча «Иртеш таңнары»1 романы, зур әһәмияткә ия. Жанр буларак романның хикмәте дә шунда, ул тормыш-яшәешнең төрле өлкәләренә үтеп керә, аларны тасвирлый һәм яктыртырга мөмкинлек бирә. Шунлыктан «Иртеш таңнары»на без кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, аны өйрәнәбез, укыйбыз, бәялибез. Яңа фәнни табышларыбыз Я. Зәнкиев күтәргән мәсьәләләрне тагын да төптәнрәк аңларга, төгәлрәк чишәргә ярдәм итә.

1908-1918 елларда Оренбургта даими чыгып килгән энциклопедик характердагы гыйльми, әдәби һәм иҗтимагый татар матбугаты органнарыннан «Шура» журналы ел саен диярлек әдәби, фәнни һәм публицистик характерда «“Шура”ның тел ярышы» исеме белән җыентыклар, антологияләр чыгарып килгән. Алар бөек галим Риза Фәхретдинов (1859-1936) җаваплылыгында дөнья күргәннәр. Материалларның әдәби, фәнни, иҗтимагый яктан әһәмиятле мәсьәләләр кузгатканнары гына сайлап алынган, алар башка беркайда да кабатланмаганнар. Шунлыктан бу җыентыклар халыкта зур кызыксыну уяткан. Кайбер материаллары укучылар арасында кайнар бәхәс тудырган. Әмма арада бүгенге көнгә кадәр игътибардан читтә калганнары да бар. Шундыйлардан берсе ‒ Томскидан мөгаллим Әхмәт Туктабаев мәкаләсе. Ул 63нче мәкалә буларак «“Шура”ның тел ярышы» җыентыгының 1910нчы елгы чыгарылышында урнаштырылган һәм «Ата-бабадан сөйләнә килә» дип атала2. Тексты моңардан гыйбарәт: «Табуллык улдыгымнан, Табул әһле-исламнарының ата-бабадан сөйләнә килгән нәкыль сүзләрене күчереп сөйлимен: Безнең электә үземезнең ханымыз булган, ханнарымызның уртак исемнәре Күчем хан диеп йөртелгән. Бу көндә суның түбән якларында “Иртеш” буйларында Боз диңгезе якларына җәелгән “иштәк” дигән, курчакка табынучы кешеләр илә безнең төбемез бер булган. Электә безнең бабаларымыз да анлар кеби курчакга табынганнар. Соңра көннәр вә еллар үтә-үтә, бохаралылар безем йирләрә аяк басканнар. Бонлар илә беземгеләр алыш-виреш идеп, араларында дуслык тугып, анларның каю берләре безем йирләремезгә бала-чагалары илә күчеп килеп, безем йиремездә йирләшеп калганнар. Бу көндә бунларә “бохаристлар” диеп әйтәмез. Менә шулай ике арада йөрешә-йөрешә, бохаралыларның тугры юлбашчылары безне тугры юлга өндәргә килгәннәр, безнең бабаларымыз бонларга каршы торып яу күтәргәннәр, яулашканнар. Күбесене үтергәннәр. Бу бохаралылар безләрдән күп рәнҗеш күреп, соңра тугры юлны безләрә танытканнар, безне курчакга табынудан коткарып, тугры юлны табып алуымызга башчы булганнар. Бу эшләре ичен шул изгеләрне яратканымыз Исергесен ярлыкасын!

Баягы тугры юлны танытыр ичен килгән изгеләрнең яулашганда кырылып калганнарның сөякләре Табул һәр йирендә бардыр. Монларның сөякләренә-астанәләрене бик олуглап, иманлап тотамыз. Шул чикле иманлыймыз ки, аларның өрәкләрене шатландырыр ичен терлекләр бугазлап уздырып йибарәмез. Кайсыбер яшьрәк юлбашчыларымыз безләрнең бу эшемез ичен эчләре пошып тыеп карасалар да, карт юлбашчыларымыз ирек вирмиләр.

Бохаралылардан тугры юлны табып алдыгымыз кеби, аларның кайсыбер артыграк кыланышларыны да алып калганмыз. Менә сезгә шуны сөйләп күрсәтәем:

Безнең бабаларымызның Ибраһим илче һәм юлбашчыдан калмыш туйларымызда һәм сач туйларымызда безнең арамыздан күп акча туздыручылар күп уладыр. Бу туйларда туй иясе ат чаптырадыр, кеше йөгертәдер, кеше узыштырадыр, йомырканы сырга башына бәйләп, суңар ук белән атдырадыр, көрәш кылдырадыр. Бу туйларга ерактан вә якыннан һичбер адәм килми калмыйдыр. [Би]шәр-[алты]шар йөгерек атлар җыеладыр. Шулай итдереп, бөтен авылга авырлык төшеп, туй иясе ярлы булып каладыр.

Электә безнең бабаларымыз иген игүне бер дә белмәгәннәр. Тереклекләре Иртеш буйларында балык тотып һәм урманнарда, карагайларда йөри торган терлек вә киекләрне санай ук белән атып алып, сөңге илә санчеп үтереп ашап тук булганнар. Без бу көндә иген иккәнгә күрә, бабаларымыз шундай су буйларында түбән, яраксыз йирләрдә утырып калуымызга башчы булганнары ичен анлара күңелемез калып та куядыр. Күп еллар игенлекләремезне, бер карыш үскәч, су басып, юып алып китәдер.

Безнең ханнарымызның бетүенә ак падишаһтан качып йөрүче Ярмак Тимофеевич дигән бер карак качкын башчы булмышдыр. Ярмак безем йиргә качып килеп, Иртеш елгасында балык тотып йөргән. Соңында безнең ханнарымызның көчсез, куркак икәнене белеп алып, ак падишаһга белдергән. Ханымыз йиңелгәннең соңында, безнең яхшы йирләремезгә урыслар килеп утырганнар, бу чакта ханымыз безнең каю беремезне ияртеп, Бохарага чыгып киткән. Үзенә иярмәгәннәргә: “Туңгыз тубыгыңыздан өзмәсен!” ‒ диеп каргап киткән.

Безнең ул чакта ханымызның ике угылы улган. Берсе ‒ Мәмеш, икенчесе ‒ Иянәк. Болар бик батыр булганнар, Ярмак илә күп яулашканнар. Тик Ярмакның осталыгы, саратин кимәсендә кешеләрә охшатып курчаклар ясап, Мәмеш илә Иянәкне шул курчакларга атдырып, көчләрене бетергән. Ул көндә ханымызның угылларыннан чукынып киткәннәре дә күп булган.

Безнең дәхи бер сукыр батырымыз булган, ул Ярмакны менә шушылай үтергән:

Ярмак Иртеш ичендә кимәсе илә яр кырыенда туктап торган йирендә, иртән берлән кояш ялтырап чыккан чакта, Ярмак кояшка карап торган чакта, баягы сукыр батыр чүлдәге камышлыкны урып килеп, үзенең санай угы илә атып, Ярмакны тимер киемнәре илә суга кадап төшергән.

Әхмәт Туктабаев. Томскидә мөгаллим»3.

Риза Фәхретдиновның аңлатуына күрә, бу җыентыкта текстлар авторлары язганча үзгәртүсез биреләләр4. Ә. Туктабаевның мәкаләсе шушы чор татар әдәби текстларына хас булган гарәп-фарсы алынмаларыннан бөтенләй дә азат. Ул хәтта «пәйгамбәр» сүзе урынына «илче һәм юлбашчы», «җан» урынына «өрәк», «Аллаһ» урынына «Исергесен» кебек чын төрки-кыпчак сүзләрен кулланып яза, боларны «ата-бабадан сөйләнеп килгән» буларак тәкъдим итә. Тагын да шунысы аерым әһәмияткә ия, ул «иштәк» атамасына тулы ачыклык кертә һәм себер татарларының үз атамалары иштәк икәнлеген белдерә. Бу хәбәренең мөһимлеге тагын да шуның белән арта, ул XIX йөз шагыйрьләребездән Акмулланың иҗатында телгә алынучы «истәк мулла» төшенчәсенең асылын да аңларга ярдәм итә5. Себер татарларының үз килеп чыгышларына бәйле аңлатмалары да кызыклы6. Бу мәсьәләне алга таба фәндә аерым игътибарга алып тикшерергә кирәк.

Тагын да игътибарга лаеклы хәбәрләреннән берсе ‒ бохаралыларга бәйле. Язма бохаралыларны «бохарлылар» дип бирмәве, бер урында аларны хәтта «бухаристлар» дип атавы белән дә кызыклы. Халыкта ислам дине кертелү вакыйгаларын бохаралыларга бәйле сөйләнүен автор аерым игътибарга ала һәм, аның белдергәненнән шул аңлашыла: себер татарлары  мөселманлыкны бохаралылардан өйрәнгәннәр икән. Ул гына да түгел, себер татарлары аларга каршы сугышканнар, «яулашканнар». Монда, авторның болай белдерүендә, «әүлия-сәетләр шәҗәрәләре»ндә сөйләнелгән хәбәрләргә таянуы сиземләнә, әлбәттә. Моңа шик тә тумый. «Без бу көндә дә бу сөякләрне-астанәләрне бик олуглап иманлап тотамыз»7, ‒ дип белдерә ул. Рухларына атап корбан чалу йоласын уздыруларын искәртә. Болар барысы да мөселманлыкның нигезләре буларак аңлатыла8.

Әмма әлегә себер татарларының исламлашу тарихлары фәндә ачыкланып җитмәгән, хәтта чишелмәгән мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки харәзмшаһлар заманында ук, XI-XII йөзләргә бәйле тарихи материаллар Иртеш буйларында яшәүче каныклы кыпчакларының ислам динендә булулары хакында сөйлиләр. Вакыйгаларның хәтта тагын да алданрак, IX-X гасырлардан ук башланып киткәнлеген дәлилле аңлатырлык фактлар да юк түгел. Бохаралылар белән бәйләү соңрак уйлап чыгарылмаганмы, суфичылыкның нәкышбәндия тарикате идеяләре җәелдерелү вакыйгаларыннан бигрәк, аларга XVIII йөздә башланып киткән милли-азатлык хәрәкәтләренең үзенчәлекле хәбәрләре сакланмыймы дигән фикерләргә дә килгәнебез бар. Мәсьәлә кабат-кабат эзләнүләрне, тикшерү-раслауларны таләп итә. Бу юнәлештә аз эшләнмәде, билгеле. Әмма чишелми, җавабы табылмый калган сорауларны яңача, башка күзлектән бәяләү сорала. Чөнки ул «шәҗәрәләр»не өйрәнү барышында, фактик материалларда шактый күп каршылыклы хәбәрләргә очрарга туры килә һәм еш кына алар җавапсыз калдырыла. Татарлар арасындагы суфичылыкны, аның эчтәлеген, йола һәм әхлак үзенчәлекләрен без әлегә аз беләбез. Ул «шәҗәрәләр» бохаралылар тарафыннан махсус рәвештә, үз нәселләренең җепләрен саклау максатында уйлап чыгарылган булулары да мөмкин. Әгәр шулай икән, алар инде криптография төсен алалар һәм мәсьәләне башка методлар белән хәл итүне сорыйлар.

Ә. Туктабаев язмасыннан мәдәни-этнографик әһәмияте булган тагын берничә мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Алар турыдан-туры Сабантуй бәйрәмнәренә бәйле вакыйгалар. Ул бәйрәмнәрнең берсе «сач туйлары» буларак аталган. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән йола икәнлеген аңлатылу да аерым әһәмияткә ия. «Бу туйларда туй иясе ат чаптырадыр, кеше йөгертәдер, кеше узыштырадыр, йомырканы сырга башына бәйләп, суңар ук белән атдырадыр, көрәш кылдырадыр»9, ‒ дип аңлата автор. Мондый уеннарны татарлар сабантуйларда оештыра. Димәк, «сабан туе» сүзенә, сүзлекләрдә бирелгәнчә, «татарларның традицион милли бәйрәме; хәзер язгы эшләр беткәч үткәрелә»10 дигән аңлатма белән генә канәгатьләнеп булмый, аның эчтәлеге бөтенләй башка икәнлеге аңлашыла башлый. Җитмәсә Ә. Туктабаев «электә безнең бабаларымыз иген игүне бер дә белмәгәннәр»11 дип тә төшендерүне кирәк таба.

Алга таба авторның Ермак вакыйгаларыннан, аның Иртештә балык тотып, «саратин кимәсендә»12 йөзүе, Күчем ханның Мәмеш һәм Иянәк угылларынан хәбәрләр, сукыр батырның гамәлләрен искә алуга бәйле фактлары тарих гыйлеме өчен аерым әһәмияткә һәм бәяләүгә ияләр. Болар дастаннарга хас хәбәрләрдән гыйбарәт.

Һәм шунысы мөһим: мәкаләдә Табул шәһәре, табуллык13, ягъни «Табул шәһәре кешесе» дигән терминнар кулланыла. Болары да аерым игътибарга лаек. Димәк, XX йөз башында себер татарлары Табулны хәзергечә «Тубыл» дип сөйләмәгәннәр һәм язмаганнар. Монысы аерым өйрәнелергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

Төп нәтиҗәгә килеп шуны белдерергә кирәк, Әхмәт Туктабаевның себер татарлары тарихыннан, этнографиясеннән, килеп чыгышыннан төпле хәбәрләр биргән «Ата-бабадан сөйләнә килгән» дип аталган язма хезмәте җирле халыкның үзаңын ачык төшенергә ярдәм итүе, фәннең төрле өлкәләре өчен әһәмиятле гыйльми материалларга шактый бай булуы белән аерым игътибарга лаек. Ул, хаклы рәвештә, гыйльми хезмәтләр дәрәҗәсендә бәяләнергә тиеш.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Зәнкиев Я. К. Иртеш таңнары: роман. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. ‒ 671 б.

2. «Шура»ның тел ярышы / Мөрәттибе Ризаэтдин Фәхретдин. ‒ Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1910. ‒ Б. 155-157.

3. Шунда ук.

4. Шунда ук. ‒ Б. 4.

5. Акмулла М. К. Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...: шигъри әсәрләр / Кит. төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл., кереш сүз авторы Яхин Ф. З. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. ‒ Б. 117.

6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Баш ред. Ганиев Ф. Ә. ‒ Казан: «Матбугат йорты», 2005. ‒ Б. 155.

7. «Шура»ның тел ярышы... ‒ Б. 155.

8. Шунда ук. ‒ Б. 156.

9. Шунда ук.

10. Татар теленең аңлатмалы... ‒ Б. 456.

11. «Шура»ның тел ярышы... ‒ Б. 156.

12. Шунда ук. ‒ Б. 157.

13. Шунда ук. ‒ Б. 155.

 

Әдәбият исемлеге

Акмулла М. К. Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...: шигъри әсәрләр / Кит. төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл., кереш сүз авторы Яхин Ф. З. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. ‒ 127 б.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Баш ред. Ганиев Ф. Ә. ‒ Казан: «Матбугат йорты», 2005. ‒ 848 б.

«Шура»ның тел ярышы / Мөрәттибе . ‒ Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1910. ‒ 195 б.

 

  •  

Akmulla M. K. Suz chygar shagyrlеrdеn hikmеt berlеn...: shigri еsеrlеr. Kit. tоz., tekst., isk. һеm aңlat. еzerl., keresh suz avtory Yakhin F. Z. [Yakhin F. Z. (ed.) The magic word of poets: poems]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2016, 127 p.

Tatar telenen anlatmaly suzlege. Bash red. Ganiev F. Е. [Ganiev F. Е. (ed.) Explanatory dictionary of the Tatar language]. Kazan, “Matbugat yorty” publ., 2005, 848 p.

  • аnyn tel yaryshy. Morettibe Rizaetdin Fehretdin [Rizaetdin Fekhretdin (ed.) Linguistic competitions of “Shura”]. Orenburg, “Vakyt” matbagasy publ., 1910, 195 p.

 

Сведения об авторе

Яхин Фарит Закизянович, доктор филологических наук, профессор, начальник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: yafaz@mail.ru.

 

About the author

Farit Z. Yakhin, Doctor of Philological Sciences, Professor, Head of Department of Textology of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: yafaz@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 27.04.2018 г., опубликована:

Яхин Ф. З. Cебер татарларына кагылышлы бер язма ядкәр уңаеннан // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 4. ‒ С. 160-165.

 

Submitted on 27.04.2018, published:

Yakhin F. Z. Seber tatarlaryna kagylyshly ber yazma yadkеr unaennan [A written source about Siberian Tatars]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 4, pp. 160-165.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Обзор юбилейных мероприятий, приуроченных к 100-летию Архивной службы Республики Татарстан
В этой статье представлен краткий исторический обзор развития архивного дела в г. Нижнекамске.
В работе анализируются материалы российских энциклопедических изданий дореволюционного периода
Статья посвящена проблеме сбора и фиксации сохранившихся исторических источников и дешифровке эпиграфических надписей, знаков на территориях проживания татар и башкир
Повседневность казанского мещанства конца XVIII – первой половины XIX в. через призму изучения городского пространства
В статье рассматриваются особенности развития художественного искусства в Среднем Поволжье в 1920-е гг.