Л. Х. Мөхәммәтҗанова. Курган татарлары: эпик фольклорда төрки мәдәният эзләре

Бүгенге көндә Урал арты татарлары – бу якта яшәүче халыклар арасында саны буенча иң зур күпчелекне тәшкил итүчеләрдән. Бөтен Россия буйлап таралган татарларның биредә дә компактлы яшәүләре табигый. Урал арты татарлар өчен берничә буын элегрәк күченеп килгән җир генә түгел, бу тирәләр – борынгы скиф-һун-төрки-татар җирләре, татарларның тарихи ватаны. 2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең саны 17 мең, ә тугандаш башкортларныкы 12 меңне тәшкил итә, бу исә өлкәдә яшәүче 900 меңнән артык халыкның 3,3 проценты дигән сүз.
Бүгенге Курган өлкәсе татарлары турында тарихта иң беренче мәгълүматлар XI гасырга ук барып тоташа. Ул чордагы фарсы галиме Әл-Гардизи Урал арты территориясенең, шул исәптән бүгенге Курган өлкәсенә карый торган җирләрнең урта гасыр төрки дәүләтләренең берсе булган Кимак каганлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак каганлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арасында татар һәм кыпчак кабиләләре дә бар. Татарлар каганлыкта идарә итүче йорт исәбендә торганнар, аның көнбатышын, ягъни хәзерге Чиләбе, Курган өлкәсе урнашкан территорияне биләгәннәр. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта Эрмитаж кунсткамерасында саклана торган матди кыйммәтләр – скиф хәзинәләренең Курган якларыннан, Тубыл, Исәт елгалары буена урнашкан татар авылларында табылган булуын да исәпкә алсак, бу якларда төркиләрнең тамырлары тагын да борынгырак чорларга барып тоташканлыгы ачыклана.