Л. Х. Дәүләтшина. Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: язгы һәм җәйге йолалар

УДК 398.33
Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: язгы һәм җәйге йолалар
Л. Х. Дәүләтшина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Modern existence of the Tatar ritual folklore: spring and summer rites
L. Kh. Davletshina,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Одной из важнейших задач современных этнографии и фольклористики является изучение обрядовой культуры в исторической ретроспективе и исследование современного состояния обрядового фольклора, выявление утраченных и «живых» традиций, систематизация форм бытования обрядов. Данная статья направлена на изучение календарной обрядовой традиции татар, системы верований, а также некоторых окказиональных обрядов, непосредственно связанных с явлениями природы, в их современном бытовании. Актуальность выбранной темы обусловлена тем, что несмотря на наличие трудов по календарному обрядовому циклу татар, а также отдельных работ по региональным традициям, большинство из них дают характеристику обрядовой культуры конца XIX – начала XXI в. с отсылкой к их исторической реконструкции, тогда как первоочередной задачей на современном этапе является целостный анализ этого пласта культуры в аспекте «живой» традиции. В статье впервые вводятся в научный оборот полевые записи, собранные в ходе фольклорно-этнографических экспедиций Республиканского центра развития традиционной культуры на территории Республики Татарстан, а также в регионах компактного проживания татар Российской Федерации в 2002-2018 гг. Хронологические рамки исследования определились имеющимся материалом, который, в основном, представляет традицию начала XXI в. Автора интересовало, прежде всего, современное состояние традиционного слоя календарной обрядовой культуры татар весенне-летнего цикла, в аспекте бытования «живых» традиций и особенности их трансформации. В ходе исследования автор проводит последовательный анализ календарной обрядовой культуры по весеннему и летнему циклам, выявляя традиционные формы обрядов и определяя их нынешнее состояние, фиксируя видоизменения, произошедшие на современном этапе. Проведенная работа позволяет сделать выводы о том, что календарные обряды являются на сегодняшний день одной из наиболее уязвимых частей традиционной культуры, поскольку они постепенно теряют свою практическую значимость и магическую мотивировку, что приводит к унификации обрядовой составляющей.
Abstract
One of the most important tasks of the modern ethnology and folkloristics is the study of ceremonial culture in its historical context and the current status of ceremonial folklore, as well as the identification of the lost and “living” traditions and the classification of modern forms of ceremonies. This article deals with the study of the calendar ceremonial tradition of Tatars, the beliefs associated with it, as well as some occasional rites directly related to natural phenomena in their modern existence. The relevance of the chosen topic is due to the fact that despite the presence of works on the calendar ceremonial cycle of Tatars, as well as certain works on regional traditions, most of them characterize the ceremonial culture of the late 19th – early 21st century referring to their historical reconstruction, while the primary task at the modern stage is a holistic analysis of this layer of culture in the context of the “living” tradition. The article for the first time introduces into scientific discourse the field records collected during the folklore and ethnographic expeditions of the Republican Center for the Development of Traditional Culture in the Republic of Tatarstan, as well as in the areas of compact settlement of the Tatars of the Russian Federation during 2002-2018. The chronological framework of the study was determined by the available material, which mainly represents the tradition of the early 21st century. The author was primarily interested in the modern state of the traditional layer of the calendar ceremonial culture of Tatars of the spring-summer cycle in the context of the existence of “living” traditions and the peculiarities of their transformation. During the study, the author conducts a consistent analysis of the calendar ceremonial culture according to the spring and summer cycles, identifying the traditional forms of rites and determining their current status, and recording changes that occur at the present stage. The work carried out allows us to conclude that calendar rites are today one of the most vulnerable parts of traditional culture since they gradually lose their practical significance and magical motivation, which leads to the unification of the ceremonial component.
Ключевые слова
Обряд, традиция, ритуал, календарь, цикл, обычай, поверье.
Keywords
Ceremony, tradition, ritual, calendar, cycle, custom, belief.
Яшәү дәверендә елның һәр мизгеле, көне, ае һәркемнән билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итә. Адәм баласының һәр адымы, хәтта ният-максатлары әүвәлдән билгеле кануннарга яраклаштырылган, алар бөтен кешегә дә фарыз исәпләнгән. Һәркем тарафыннан үтәлергә тиешле әлеге кануннар кешенең борын-борыннан табигатьнең кырыс көчләренә, җәмгыятьтә, гаиләдә һәм шәхси тормышта туып торган үзгәрешләргә үзе теләгәнчә йогынты ясарга һәм аларга яраклашырга тырышуыннан бар булган.
Фольклористика һәм этнография фәннәрендә кабул ителгән гомуми классификация нигезендә халыкның йола мәдәниятен ике төргә бүлеп йөртәләр: 1) ел фасыллары белән бәйләнгән календарь йолалар, 2) гаилә-көнкүреш йолалары (П. Богатырев, К. Чистов, Н. Савушкина, А. Новикова, В. Аникин, Ю. Круглов, Ф. Урманче, М. Бакиров, Р. Мөхәмәтҗанов һ. б.). Шул ук вакытта әлеге бүленешне тулыландыра торган классификация дә яшәп килә, аның нигезендә югарыда әйтелгән төрләргә окказиональ (лат. «occasio» – очрак, очраклы, зарурият белән бәйләнмәгән) йолалар дигән төркем дә өстәлә. Календарь һәм гаилә-көнкүреш йолалары билгеле бер датага я булмаса кешенең яшәешендәге вакыйгага бәйле булып, мәҗбүри үтәлергә тиеш булса, окказиональ йола исә билгеле бер коллективның социаль яшәешендә барлыкка килгән кризис нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлдән арыну максатында гына гамәлгә куела1. Галимнәр фикеренчә, йолаларның һәм йола фольклорының эволюциясе окказиональ йоладан календарь йолага таба барган, ягъни ихтыяҗ яки кирәк булганда гына үтәлә торган элементлардан оешкан йола тора-бара бәла-казаларны булдырмау максатында мәҗбүри үтәлә башлаган2. Бу төр йолаларга яңгыр теләү (яңгыр булмаган очракта гына үткәрелсә), беренче көтү куу, яңа йортка күченү һәм башка төгәл үткәрелү вакыты һәм мәҗбүрияте билгеләнмәгән йолаларны кертеп карыйлар. Бүгенге көндә исә әлеге процессның капма-каршысы, ягъни календарь белән бәйле аерым йолаларның мәҗбүри статусы югалып, кирәк булган вакытта гына үткәрелүе күзәтелә.
Календарь йолалар алмашынып тора торган ел фасылларын һәм табигатьтәге үзгәрешләрне күп гасырлар буена күзәтү, хуҗалык эшчәнлеген һәм тормыш-көнкүрешне шуларга яраклаштырып алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шул күзәтүләргә һәм үзләренең эш тәртибенә, шулай ук хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып, безнең ата-бабаларыбыз төрле календарьлар кулланган. Борынгы төрки һәм болгар бабаларыбыз башта 12 еллык хайван календареннан файдаланганнар. Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәч, Болгар дәүләтендә һәм аның варисчысы булган Казан ханлыгында фарсы Кояш календаре киң таралыш тапкан. Бу календарь буенча Яңа ел көн белән төн тигезләшкән чордан – хәмәл дип аталган айдан, ягъни хәзерге календарь буенча 21 марттан башланган. Болардан тыш, болгар һәм татарларда ислам дине белән кергән һәм һиҗри ел исәбенә нигезләнгән вакыт хисабы булуы да билгеле. Әлеге вакыт хисабы Петр I заманында рәсми рәвештә христиан ел исәбе, ягъни Иисус Христос туган көннән дип саналучы милади календарь кабул ителгәннән соң да яшәвен дәвам итә. Ә Юлиан календаре («иске стиль») дип йөртелгән һәм Петр I керткән ел исәбе татарлар арасында XIX йөзнең урталарында һәм икенче яртысында гына урнашып җитә3.
Рус һәм халыкара календарь системасы Россиядәге төрки халыклар арасында да таралыш алганнан соң, рус йола бәйрәмнәренә (Семик, Рождество / Раштуа, святки) бәйләнешле аерым йолалар, әйтик, урманга барып, каен бәйләү-бизәү, такыялар үреп, суга агызу, суга йөзек салып юрау, күрәзәлек итү кебек магик гадәтләр ныклап урнашканнан соң, рус дини бәйрәмнәренә бәйләнешле табигать сынаулар татарлар арасында да барлыкка килә, әмма кайбер йолаларның үткәрелү вакыты борынгыдан килгән халык календаре нигезендә тәгаенләнә. Керәшеннәрдә, әлбәттә, христиан (чиркәү) календаре белән турыдан-туры бәйләнештә булган йола-бәйрәмнәр дә гамәлгә керә. Шул ук вакытта татарларда мөселман календарена бәйле дини йола-бәйрәмнәрне үткәрү традициясе таралыш таба һәм традицион йолаларның структурасына ислам дине белән бәйле ышанулар, гадәтләр кереп китә, үзләшә, йоланың аерылгысыз элементына әверелә.
Ел фасылларына бәйле рәвештә барлыкка килгән календарь йола комплексы фәндә дүрт чорга: язгы, җәйге, көзге һәм кышкы йола-бәйрәм циклларына бүлеп карала. Аграр халык календаре буенча иген игүгә, сабанашлык культураларыннан уңыш алуга юнәлдерелгән хуҗалык елының башланып китүе элек Шәмсия / Кояш елының хәмәл аена туры килгән. Язгы көн белән төн озынлыгы тигезләшкән кояш торышыннан – 21 марттан башлангыч ала торган әлеге ай Яңа ел башы булып та исәпләнгән. Бу уңайдан үткәрелә торган бәйрәм – Нәүрүз – Шәрекъ халыкларында урта гасырлардан ук билгеле булып, Әфганстан, Иран һәм Азәрбайҗан илләрендә бүген дә саклана һәм 21-23 мартта үткәрелә торган зур йола-бәйрәм буларак тәгаенләнә. Тарихи чыганакларга караганда, татарларда Нәүрүз XIX йөздә һәм ХХ гасыр башында үткәрелә торган булган. Моның мисалын Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә дә күрәбез: «Әйтелгән гасырында (моннан 100-150 еллар элек) әүвәл хәмәлдә (март башында) тирән чана хәзерләп, аның уртасына авыл мулласы кереп утырып, кырык-илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп, мулла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр. Мәмсә карьясендә. Бу әмер башка авылларда да шулай»4. Нәүрүз үткәрелгән көнне мәдрәсә шәкертләре һәм балалар йорттан-йортка кереп, хуҗаларны Яңа ел белән котлап, теләкләр тели-тели бүләкләр җыеп йөргән, аларның төп максаты хуҗаларга киләсе елда бәхет-шатлык, уңышлы, мул ел теләү булган. Әлеге йола 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр дәвам итсә дә, ХХ гасырда инде уздырылмый башлый. Соңгы елларда үткәрелә башлаган Нәүрүз исә замана таләпләренә туры китерелгән һәм элекке традициядән шактый ераклашкан йоланың яңа форматын тәшкил итә.
Яз көне табигатьнең уянуына турыдан-туры бәйле йолаларның берсе – татарларда төрлечә аталып йөртелә торган – боз озату, боз карау, боз багу, боз озатма, ташу карау, бозлар акканны карау йоласы. Аның җирле үзенчәлекләре булса да, төп үткәрелү тәртибе нигездә уртак. Боз кузгалган көнне авыл халкы җыелып су буена төшә, төрле уеннар уйный-уйный күңел ача, боз өстенә ут ягып, кыш белән бәйле суык һава торышын озата, ышанып яки символик мәгънә салып, бәла-казаларын, кайгы-борчуларын су белән агызып җибәрә. «Башта яна торган нәрсәләрне боз өстенә ут төртеп җибәрәләр. Бу кызык өчен, матурлык өчен. Ут янып бара бит инде су уртасыннан. «Су белән чирләр агып китсен, хәсрәтләр агып китсен, тынычлык алып килсен бу сулар, – дип хәзер дә телибез инде аны. Боз утырып калса, авырлык була икән дип сөйлиләр иде. Боз китмичә кырыйларда кала торган ие кайсы вакытта, агып китмичә. Менә шул вакытта әйтәләр ие инде, авырлык була икән, боз китмәгәч, дип» (Татарстан Республикасы, Саба районы, Юлбат авылы). Язгы сулар авыруларны алып китсен өчен, суга тәңкәләр ыргытканнар, «Чирем-чорым коелсын, боз белән агып китсен» дип, иске әйберләрне суга агызып җибәргәннәр (Татарстан Республикасы, Апас районы, Урта Балтай авылы). «Боз китә, чирем-чорым да китсен, җүләрлекләребез дә китсен», дип тели-тели бозлы су белән кулларны-битләрен юганнар (Татарстан Республикасы, Апас районы, Зур Күккүз авылы), махсус курчак ясап, кайгы-хәсрәтләрен аңа күчереп, суга агызганнар (Татарстан Республикасы, Биектау районы, Өлә авылы).
Татар халкында «Бозлар калмасын. Бозлар калса – кызлар кала», ягъни кызлар кияүгә чыкмыйча «утырып» кала, гаилә кора алмыйча, бәхетсезлеккә дучар була дип ышанганнар. Татарлар яшәгән кайсы гына төбәкне алсаң да, боз озату йоласының төп катнашучылары – яшьләр. Авыл халкы белән берлектә үткәрелгән магик ритуаллардан соң, яшьләр иртәдән кичкә кадәр су буенча күңел ачканнар, үзләренә пар сайлаганнар. Галимнәр фикеренчә, боз озату белән бәйле йола иҗаты комплексына мишәрләрдә, Ык буе татарларында башкарылган, әмма бүгенге көндә җуелган Җимчәчәк (умырзаяның диалекталь аталышы) уены да керә5. Әлеге уен вакытында кызлар, егетләр, кара-каршы ике сафка тезелеп, җыр әйтешкәннәр. Гадәттә, кызлар – егетләрне, егетләр – кызларны үчекләп, шаян җырлар башкарганнар. Уен язгы ташу вакытында атна-ун көн буена (су килгән көннән алып су киткәнче) һәр көнне кич белән уйналган. Бүгенге көндә традициянең уңдырышлылык-үрчем культына бәйле өлеше инде югалса да, язгы суга, аның көченә бәйле ышану-ырымнар үз функциясен саклый. Боз озату йоласы әле бүген дә татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Апас, Кама Тамагы, Минзәлә, Норлат, Саба, Чүпрәле районнарында яшәвен дәвам итә, йоланың һәр хәрәкәте табигатьтә һәм көндәлек тормышта яңарыш башлануга ишарәләп, киләчәккә өметләр баглап эшләнә.
Иртә язда җир кардан ачыла төшкәч (ала карда) һәм кара каргалар килгәч, (кайбер якларда авылның аксакаллары махсус билгеләгән көнне) балалар иртә таңнан йорттан-йортка йөреп, такмаклар әйтә-әйтә, ботка пешерер өчен ярма, май, сөт, йомырка кебек ризык җыялар. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә әлеге йоланың исеме дә төрле: карга боткасы, карга туе, дәрә боткасы, зәрә боткасы, бәрмәнчек боткасы һ. б. Балалар тарафыннан җыелган ризыктан соңрак авылның абруйлы хуҗабикәләре авыл читендә, гадәттә, су буенда яки җирле исеме-аталышы махсус билгеләнгән урында ботка пешерәләр. Әлеге ботканы бөтен авыл халкы бергә җыелып ашагач, уеннар уйнала, ботканың калганы кошларга бирелә. Бу йоланың локаль варианты Татарстан Республикасының Кукмара районы Кенәбаш авылында бүгенге көндә дә сакланып килә. Югарыда әйтелгән тәртип буенча башкарылган йола, бөтен авылны бер урынга җыя. 1 май көнне иртә таңнан малайлар һәм үсмер егетләр бергәләшеп, «Абыстайлар-түтәйләр, чыгарыгыз күкәйләр» дип такмаклый-такмаклый ботка пешерер өчен һәр йорттан ярма, токмач, май, сөт җыялар. Йорт хуҗалары (хатын-кыз) күккә карап мөрәҗәгать итә, теләкләр тели. 2004 елда уздырылган карга боткасы вакытында, апа кешенең күккә мөрәҗәгать итүен язып алдык. «Җир-суың мул булсын. Кояш вакытында яктыртсын. Җилләрең дөрес иссен. Болытларың булсын, болытларыңнан су иңсен. Болыннарда печән, кырларыңда иген булсын. Чәчәсе орлыкларыбыз тиешле вакытында төшеп, бәрәкәтле ризыклар бирсен. Патшаларыбызга – гаделлек, илебезгә иман бир», – дип, елдан-ел кабатлана бу теләкләр. Әлеге мөрәҗәгать карга боткасының башкарылу сәбәбен, семантик структурасын билгели. Ризык җыю тәмамлангач, эшкә өлкәннәр керешә. Махсус билгеләнгән урында (су буендагы калкулыкта) авылның абруйлы остабикәсе ботка пешерә. Әлеге вазыйфаны бары тик бер кеше генә башкара ала, ул картаеп, хәленнән килми башлагач, аны янында еллар буе булышып йөргән ярдәмчесе алыштыра. Ботка әзер булгач, авыл кешеләре су буена җыелып, бергәләп ризыктан авыз итәләр, балалар уйный, күңел ачалар. Шунысы мөһим: карга боткасы үткәрер вакыт җиткәч, авылның һәр кешесе, авылдан читтә яшәгәннәре дә төп нигезләренә кайта. Яз көне килгән беренче кошларга атап ботка пешерү гадәте табигать көчләренә тәэсир итеп, киләсе елның уңышлы булуына ирешү максатыннан эшләнә. Кара каргалар алып килгән яңа елның имин булуы әлеге хәрәкәт-гамәлләргә бәйле дип ышану йоланың тотрыклылыгын тәэмин итә.
Татар халкының календарь йола-бәйрәмнәре арасында аерым урынны заманында яз көне үткәрелгән Сабан туе йола комплексы алып тора. Таралыш территориясенә бәйле рәвештә Р. К. Уразманова әлеге йоланың дүрт вариантта үткәрелгәнлеген күрсәтә һәм аларның төрлелеген Сабан туе йола комплексына кергән йомырка җыю, ат тоягы кыздыру, сөрән, ат чабышы, бүләк җыю, мәйдан, кичке уен кебек йолаларның үзара төрле рәвештә керешүе белән аңлата6. Бәйрәмнең һәр йоласын, һәр гадәтен колачлау мөмкин булмаганлыктан, биредә, башлыча, Урта Идел – Кама – Урал регионында яшәүче татарлар арасында таралыш тапкан йола үзенчәлекләре генә игътибар үзәгендә булыр.
Сабан туе – календарь йола, ул кыр эшләренә чакыра һәм табигать көчләреннән мул уңыш алуга юнәлдерелә. Игенчелек белән бәйле әлеге йоланың революциягә кадәр язгы кыр эшләре башланганчы үткәрелүе дә аны табигать көчләреннән куркып-өркеп яшәгән чорга якынайта7. Аның борынгы тамырлары турында язылган чыганаклар сакланмаган диярлек. Болгар чорыннан калган бер кабер ташъязмасында мәрхүмнең үлгән көне турында «Сабан туй көне иде» диелә. Әле ташьязманы өйрәнгән галим Ф. Хәкимҗанов бу язуның 1292 елның 15 июнендә барлыкка килүе мөмкин дип саный8. Сабан туе тибындагы йоланың Идел-Урал регионында яши торган рус булмаган халыкларның күбесендә үткәрелүенә нигезләнеп, Р. Исхаков аның төркиләрнең уңдырышлылык культы белән бәйле рәвештә Идел буе Болгарында формалашуы турында нәтиҗә ясый9.
Сабан туена бәйле йолалар комплексын традицион рәвештә икегә бүлергә мөмкин: 1) бәйрәмгә әзерләнү; 2) бәйрәм үзе. Халык йоласы буенча, бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Аксакаллар бәйрәмне уздыру көнен һәм урынын билгелиләр. Бүләкләр җыю, гадәттә, яшь егетләргә тапшырыла, җирле традициягә бәйле рәвештә аларны «бирнә җыючы», «сөлге җыючы», «бүләк җыючылар» дип атыйлар. Бүләк җыю үзе үк бәйрәм төсен ала, төрле уен-көлке белән бара. Йола комплексының төп структурасы бүгенге көндә шактый үзгәреш кичерсә дә, бүләк җыю традициясе Сабан туеның иң торыклы өлешләренең берсе буларак сакланып килә, локаль үзенчәлекләр белән билгеләнә. Саба районының Олы Шыңар авылында бүләк җыю көненә бәйле үткәрелә торган бирнә тәбәсе дип аталган традиция яшәп килә. Бүләк җыю тәмамлангач, бирнәчеләр махсус урынга (авыл уртасы) җыелалар һәм бергәләп, бу вакытка тәгаенләп әзерләнгән йомырка тәбәсеннән авыз итәләр. Әкренләп алар янына авыл халкы да килеп кушыла, ритуаль ризык ашау процессы күңел ачу белән дәвам итә.
Сабан туена әзерлек йолалары арасында Р. К. Уразманова «сөрән сугу» («сөрән», «сөрән чабу») йоласын аерып күрсәтә10. Сөрән «Идел-Урал бассейнындагы күп халыкларга мәгълүм һәм башкортларда “һөрән”, чувашларда “сөрән”, мариларда “сюрем”, удмуртларда “сүрен” дип атала. Борынгырак заманнарда “сөрән” апрель аенда, кар сулары аккан вакытта, язны каршылау бәйрәме буларак үткәрелгән. Йоланың магик функциясе – авылны, өйләрне явыз рухлардан арындыру, үз-үзеңне гөнаһлардан чистарту»11. Сөрән сугуда төп катнашучылар – яшүсмер егетләр, үткәрелү урынына карап, бу көнне төрлечә эш иткәннәр: атларга атланып яки җәяү өй борынча йөреп, яз җитү һәм хуҗалар хөрмәтенә кычкырып оран (сөрән) салганнар, йола такмазалары әйткәннәр. Соңыннан сөрәнчеләр авылдан читкә чыгып, йорт хуҗалары биргән ризыклар белән сыйланганнар. Кайбер якларда боларга учак ягып, ут аша сикерү йоласы да килеп ялганган. Татарстан Республикасының Кукмара районы Күкшел авылында Сөрән Сабан туе комплексы эчендә бүгенге көндә дә саклануын дәвам итә. Армиягә китәсе һәм әле яңа гына кайткан егетләрнең җыелып, йорттан-йортка йөреп, кунак булып бәйрәмгә бүләк җыюларын монда эллеккечә сөрән дип атыйлар, ләкин хәзер инде Сабан туе йолаларында магия, мифологик ышанулар белән бәйлелек эзләрен сиземләү һәм табу шактый кыен.
Идел-Урал регионында яшәгән татарларда Болгар заманыннан ук башлангыч ала торган Сабан туе элек яз чорында үткәрелә торган булган һәм баштарак анда уңдырышлылык культына, игеннәрдән мул уңыш алуга юнәлдерелгән йолалар өстенлек иткән. Алар кагыйдә буларак, чәчүгә чыгуга яки беренче буразна яру йоласына барып тоташканнар. Ә инде тора-бара әлеге йола-бәйрәм халыкның сабанга һәм чәчүгә нинди әзерлек белән килүен сынау һәм мәйданда күрсәтүгә хезмәт итә торган төрле бәйгеләр (ат чабыштыру, көрәшеп көч сынау) белән тулыланган. Ахыр килеп, яшьләрнең кичләрен җыелып, әйлән-бәйлән уйнаулары, җырлап-биеп күңел ачулары бәйрәмнең тагын бер аерылгысыз өлеше булып әверелгән.
Чәчү эшләре тәмамланганнан соң, крестьян тормышында, элгәреге ышанулар буенча, аграр культлар белән турыдан-туры бәйләнгән һәм илгә тынычлык, мул уңыш теләү, корылык булдырмау максатыннан үткәрелә торган келәүләр вакыты җиткән. Табигать көчләренә атап корбан бирү идеясына корылган бу төр йолаларның үткәрелү вакыты һәр урынчалык өчен үзенчә булган: этнографик әдәбиятта «арыш башакланганда», «игеннәр баш кысар алдыннан», «безнең кыр җиде ел аша корбан сорый иде» дигән аңлатмалар очрый. Әлеге йолалар казан татарларында «сабан корбаны», «тәкәле келәү», «изгеләр ашы», мишәрләрдә «корбан», «яңгыр келәве», Пермь татарларында «корбәнлек», себер татарларында «күк корманлык», керәшеннәрдә «корман боткасы», «олы корман», «кыр келәве» дигән исемнәрдә язып алынганнар12. Алар, ягына карап, изгеләштерелгән төрле урыннарда һәм канунга әверелгән билгеле бер тәртиптә (корбан чалу; күмәкләп дога кылу, намаз уку, Азан әйтү; корбан ашын авыл халкы белән җыелып авыз итү) үткәрелә торган булганнар.
Татарлар өчен календарьга бәйле конкрет вакытта үткәрелә торган келәүләрдән тыш, яңгыр булмаганда, корылык килгән елларда уздырыла торган яңгыр теләү йолалары да хас. «Яңгыр боткасы», «чүлмәнчеки», «су боткасы», «яңгыр боламыгы» кебек исемнәр белән аталып йөртелә торган бу төр йолалар урынына бәйле рәвештә гадидән катлаулыга бара торган төрле вариантларда очрый: изге урынга барып намаз уку; зиратка барып Азан әйтү; өй борынча җыелган ризыклардан ботка пешерү яисә корбан итеннән шулпа әзерләү һәм авыл халкы белән җыелып дога уку, теләкләр теләү; су сибешү һ. б. Алар изгеләштерелгән урыннарда, шул исәптән кайбер якларда иске зират территориясендә, изгеләр күмелгән дип исәпләнгән яки әрвахларга якын булган җирләрдә үткәрелә. Этнограф Р. Г. Мөхәмәдова моны ата-бабалар культына ышану, Ходайдан ярдәм сораганда, аларны арадашчы-булышчы итү теләге белән бәйли13.
Соңгы елларда язып алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге традициядә келәүләр белән яңгыр теләү йолаларының берләшүе сизелә. Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында ким дигәндә бер гасыр дәвамында үткәрелеп килә торган шыйлык йоласы да әлеге үзгәрешкә дучар булган. Информантлар сөйләвенчә, ХХ гасыр башында бу йола ел саен чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелсә, бүгенге көндә исә шыйлык бары тик яңгыр яумаган очракта гына уздырыла. Йоланың төп структурасы (корбан чалу, корбан итеннән пешерелгән шулпаны бергәләп ашау, намаз кылу, багышлау), үткәрелү урыны (келәү куагы) еллар дәвамында үзгәрешсез сакланса да, аны оештыручы төп персонажлар (мулла – ир-атлар / абыстай – хатын-кызлар), корбанга бирелә торган хайван (ак ат / сарык / тавык) вакытлар узган саен үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә шыйлык махсус билгеләнгән урында корбан чалу, корбан итеннән шурпа пешерү, яңгыр догасы укып намаз кылганнан соң, «Яраббы, мәрхәмәтле Аллам, яңгыр яудыр (өч тапкыр). Безгә зыян китерми торган, безгә файдалы булган яңгыр яудыр, Яраббым» дип теләк теләүдән гыйбарәт14. Төп структурасы нигездә охшаш булган әлеге төр йолаларның функциональ якынаюы һәм календарь йоланың кирәк булганда гына үткәрелә торган окказиональ йолага күчүе бер яктан, келәүләрнең практик әһәмияте югалу, икенче яктан әлеге йолаларның функциональ якынлыгы – табигать көчләренә мөрәҗәгать итү, яңгыр сорау, ата-бабалар культына барып тоташу белән аңлатылырга мөмкин.
Җәй көне, язгы кыр эшләре һәм урак өстенә кадәрге аралыкта ыручылык мөнәсәбәтләренә бәйле барлыкка килгән җыеннар үткәрү гамәлдә булган. Җыен үзара туганлык җепләре белән бәйләнгән һәм тарихи яктан караганда берничә ырудаш гаиләдән чыккан авылларны үз эченә алган, шул рәвешле күпчелек җыеннар заманында бер ыруны берләштергән авылларның иң зурысының исеме белән аталган (Ашит җыены, Шимбер атнасы, Бәрәскә җыены, Пошалым җыены һәм башкалар), яисә шул җирлеккә мөнәсәбәтле географик объектлар исемен (Кала тау җыены, Биек тау җыены, Куш капка, Каравыл тавы һәм башкалар) йөрткән15. Этнографик әдәбиятта җыеннар ике төргә бүленә: беренчесе (Казан губернасының Казан, Зөя, Мамадыш, Тәтеш өязләренә, шулай ук Уфа губернасының Минзәлә, Бәләбәй өязләренә һәм Нократ губернасының Малмыж, Сарапул, Уржум, Алабуга өязләренә караганы) берничә атна дәвамында һәр җыенга кергән авылларның чиратлашып үзара кунакка йөрешүен һәм яшьләрнең кичке уеннарын үз эченә алса, икенчесе (Казан губернасының Лаеш, Мамадыш, Тәтеш өязләренә һәм Уфа губернасының Бәләбәй, Бирск өязләренә мөнәсәбәтлесе), гадәттә, рус авылларында үтә торган ярминкә вакытына туры китереп, читтән килгән кунаклар белән ярминкәдә йөрү һәм, бүләкләр җыеп, яланда Сабан туе өчен хас булган ярышлар һәм уеннар үткәрү кебек чараларны берләштергән. Революциядән соң совет идеологиясенә буйсындырылып, Сабан туеның чәчүдән соң, ягъни җәй көне үткәрелә башлавы һәм җыен белән Сабан туеның үзара охшашлыгы әкренләп җыеннарның көндәлек яшәештән югалуына китергән.
Шулай итеп, татар халкының календарь йола комплексы яз, җәй, көз, кыш циклларына бүленеп, традицион структурасын хәзер дә саклап килә. Бүгенге көндә, әлбәттә, татар халкында яз һәм җәй айларында үткәрелгән йолаларның барысы да сакланмаган, заманалар үзгәрү, хуҗалык эшләренең автоматлашуы, шәһәр тормышына күчү белән алар борынгы магик нигезен югалткан һәм яшәештән төшеп калган. Шуңа да карамастан татар традицион мәдәниятенең нигезен тәшкил иткән тотрыклы элементлар әле бүген дә анализланган йолаларның асылын билгели һәм ел фасылларына бәйле рәвештә үткәрелеп килгән традицион йола системасын чагылдыра. Фәнни әдәбиятта XIX-XX гасыр башында калыплашкан йола структурасы традицион дип кабул ителсә дә, заманалар үзгәрү белән, әлбәттә, йола мәдәнияте үзгәрешләргә дучар була, яңа формаларга күчә, персонажлар составын үзгәртә, магик нигезен югалта. Әмма барлыкка килгән үзгәрешләр халыкның билгеле бер тарихи чордагы яшәешен һәм күзаллавын билгели, шуңа да төрле өлкәләрдә эшләгән галимнәрнең, белгечләрнең төрле тарихи чорларга караган йола фольклорын бер система буларак өйрәнүе фарыз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Байбурин А. К. Ритуал в традиционной культуре. Структурно-семантический анализ восточнославянских обрядов. – СПб., 1993. – С. 18.
2. Толстой Н. И., Толстая С. М. Заметки по славянскому язычеству. 1: Вызывание дождя у колодца // Русский фольклор. Материалы и исследования. Т. ХХI. – М., 1981. – С. 97.
3. Мәхмүтов Х. Ш. Ел тәүлеге – 12 ай. – Казан, 1971. – Б. 15-21.
4. Рахим Г. Избранные труды / Сост. М. И. Ибрагимов, А. Г. Гайнутдинов. – Казан, 2018. – Б. 250.
5. Бакиров М. Х. Татар фольклоры. – Казан, 2008. – Б. 54; Исхакова-Вамба Р. А. Татарское народное музыкальное творчество (Традиционный фольклор). – Казань, 1997. – Б. 21; Мөхәммәтҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты. – Уфа, 1982. – Б. 23-24; Мухамедова Р. Г. Татары-мишари: Историко-этнографическое исследование. – М., 1972. – С. 198; Сарварова Л. И. Этнический компонент песенной культуры татар-мишарей: Вопросы звуковысотной и фактурной организации: автореф. дис. ... канд. искусствоведения. – Казань, 2006. – С. 6.
6. Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX – нач. XX вв.) / Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 2001. – С. 45-54.
7. Мөхәммтәҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты. – Уфа, 1982. – Б. 35.
8. Дәүләтшин Г. М. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. – Казан, 1999. – Б. 126.
9. Исхаков Р. Р. Очерки истории традиционной культуры и религиозности татар-кряшен (XIX – нач. XX вв.): монография. – Казань, 2014. – Б. 93.
10. Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала... – С. 32-36.
11. Надиров И. Н. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан, 1980. – Б. 10.
12. Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала... – С. 62.
13. Мухамедова Р. Г. Татары-мишари: Историко-этнографическое исследование. – Казань: Магариф, 2008. – С. 236.
14. Давлетшина Л. Х. Моления о дожде в традиции казанских татар // Филологические науки. Вопросы теории и практики. – 2017. – № 12 (78). – С. 17.
15. Татары Среднего Поволжья и Приуралья / [Отв. ред. Н. И. Воробьев и Г. М. Хисамутдинов]. – М., 1967. – С. 198.
Список литературы
Байбурин А. К. Ритуал в традиционной культуре. Структурно-семантический анализ восточнославянских обрядов. – СПб., 1993. – 253 с.
Бакиров М. Х. Татарский фольклор. – Казань, 2012. – 399 с.
Давлетшина Л. Х. Моления о дожде в традиции казанских татар // Филологические науки. Вопросы теории и практики. – 2017. – № 12 (78). – С. 16-18.
Исхаков Р. Р. Очерки истории традиционной культуры и религиозности татар-кряшен (XIX – нач. XX вв.): монография. – Казань, 2014. – 332 с.
Исхакова-Вамба Р. А. Татарское народное музыкальное творчество (Традиционный фольклор). – Казань, 1997. – 262 с.
Мухамедова Р. Г. Татары-мишари: Историко-этнографическое исследование. – Казань, 2008. – 236 с.
Рахим Г. Избранные труды / Сост. М. И. Ибрагимов, А. Г. Гайнутдинов. – Казань, 2018. – 560 с.
Сарварова Л. И. Этнический компонент песенной культуры татар-мишарей: Вопросы звуковысотной и фактурной организации: автореф. дис. ... канд. искусствоведения. – Казань, 2006. – 23 с.
Толстой Н. И., Толстая С. М. Заметки по славянскому язычеству. 1: Вызывание дождя у колодца // Русский фольклор. Материалы и исследования. Т. ХХI. – М., 1981. – С. 87-98.
Уразманова Р. К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX – нач. XX вв.) // Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 2001. – 198 с.
References
Bayburin A. K. Ritual v traditsionnoy kulture. Strukturno-semanticheskiy analiz vostochnoslavyanskih obryadov [Rituals in traditional culture. Structural and semantic analysis of East Slavic rites]. St. Petersburg, 1993, 253 p.
Bakirov M. H. Tatarskit folklor [Tatar folklore]. Kazan, 2012, 399 p.
Davletshina L. H. Moleniya o dozhde v traditsii kazanskih tatar [Prayers for rain in the tradition of Kazan Tatars]. IN: Filologicheskie nauki. Voprosy teorii i praktiki [Philological sciences. Theory and practice]. 2017, no. 12 (78), рр. 16-18.
Iskhakov R. R. Ocherki istorii traditsionnoy kultury i religioznosti tatar-kryashen (XIX – nach. XX vv.): monografiya [Essays on the history of traditional culture and religious commitment of Kryashen Tatars (the 19th – early 20th century): a monograph]. Kazan, 2014, 332 p.
Iskhakova-Vamba, R. A. Tatarskoe narodnoe muzykalnoe tvorchestvo (Traditsionniy folklor) [Tatar folk musical art (Traditional folklore)]. Kazan, 1997, 262 p.
Mukhamedova R. G. Tatary-mishary: Istoriko-etnograficheskoe issledovanie [Mishar Tatars: historical and ethnographic research]. Kazan, 2008, 236 p.
Rakhim G. Izbrannye Trudy. Sost. M. I. Ibragimov, A. G. Gaynutdinov [Ibragimov M. I., Gaynutdinov A. G. (comp. by) Selected works]. Kazan, 2018, 560 p.
Sarvarova L. I. Etnicheskiy komponent pesennoy kultury tatar-misharey: Voprosy zvukovysotnoy i fakturnoy organizatsii: avtoref. dis. ... kand. iskusstvovedeniya [Ethnic component of the song culture of Mishar Tatars: Sound and texture arrangement: autoref. dis. ... cand. art hist.]. Kazan, 2006, 23 p.
Tolstoy N. I., Tolstaya S. M. Zametki po slavyanskomu yazychestvu. 1: Vyzyvanie dozhdya u kolodtsa [Notes on Slavic paganism. 1: Calling rain by the well]. IN: Russkiy folklor. Materialy i issledovaniya. T. XXI [Russian folklore. Materials and research]. Moscow, 1981, рр. 87-98.
Urazmanova R. K. Obryady i prazdniki tatar Povolzhya i Urala (Godovoy tsikl. XIX – nach. XX vv.) [Ceremonies and holidays of the Volga and Ural Tatars (Annual cycle. The 19th – early 20th century)]. IN: Istoriko-etnograficheskiy atlas tatarskogo naroda [Historical and ethnographic atlas of the Tatar people]. Kazan, 2001, 198 p.
Сведения об авторе
Давлетшина Лейла Хасановна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leyla.davletshina@yandex.ru
About the author
Leyla Kh. Davletshina, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leyla.davletshina@yandex.ru
В редакцию статья поступила 16.07.2020, опубликована:
Дәүләтшина Л. Х. Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: язгы һәм җәйге йолалар // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 3. – С. 184-193.
Submitted on 16.07.2020, published:
Davletshina L. Kh. Tatar yola folklorynyn bygenge yasheeshe: yazgy һеm zhеyge yolalar [Modern existence of the Tatar ritual folklore: spring and summer rites]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 3, pp. 184-193.