Закирова И. Г., Сәлахов Р. Г. Татар халкының туй йолалары: Себер ареалы

УДК 392.51(09)
Татар халкының туй йолалары: Себер ареалы
И. Г. Закирова, Р. Г. Сәлахов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Wedding ceremonies of the Tatar people: The Siberian area
I. G. Zakirova, R. G. Salakhov,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье исследуется комплекс свадебных обрядов, составляющих один из циклов семейно-бытовых обрядов сибирских татар. Каждый этап свадьбы состоит из многочисленных обрядов, обычаев и верований. Материалы, посвященные различным жанрам татарского народного творчества, в том числе обрядам и традициям, хранятся в фольклорном фонде Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова. Свадебные песни, являющиеся важной частью свадебного обряда у сибирских татар, были записаны в 1967-1972 гг. музыковедом Ильгизом Кадыровым, сведения о обрядовой части свадеб сохранились среди материалов, собранных Нагимом Ибрагимовым. Учитывая, что эти материалы до сих пор неизвестны широкому кругу читателей, мы старались максимально сохранить их целостность.
Abstract
This article is devoted to study the complex of the wedding ceremonies that make up one of the cycles of family and household rituals of the Siberian Tatars. Each stage of the wedding ceremony consists of numerous rituals, customs and beliefs (kyz sorau, yarashu/ kinash, birna-kalym-mahar soylashu, tui-nikah konen bilgelau, kiyau tipsau, nikah tuy, tuy, ishek bava, il kone, kiyau munchasy, kyz alyrga kilu ham kilen tosheru – kuch, kilen kotlau, kiyaular chaig alu). The materials, which are devoted to the various genres of the Tatar folk art, also including rituals and traditions, are carefully kept in the folklore collection of the Centre for Written Heritage of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art. Wedding songs as an important part of the wedding ceremony of the Siberian Tatars, were recorded in 1967-1972 by the musicologist Ilgiz Kadyrov, and the information about the ceremonial part of the weddings was preserved among the materials, which was collected by Nagim Ibragimov. Taking into consideration the fact, that these materials are still unknown to a wide range of readers, we tried to preserve their integrity as much as possible.
Ключевые слова
Национальные обряды, Сибирский ареал, свадебный обрядовый комплекс, свадебная поэзия, свадьба, никах, сватовство.
Keywords
National rituals, the Siberian area, wedding ritual complex, wedding poetry, wedding, nikakh, matchmaking.
Себер татарлары Россия Федерациясенең Төмән, Томск, Омск, Новосибирск өлкәләрендә яши. Себер татарларының рухи мирасы барлык татар халкы өчен хас кыймммәтләргә нигезләнсә дә, аның бары шушы регионга гына хас үзенчәлекле традицияләре дә формалашкан. Бу үзенчәлек бигрәк тә халыкның гаилә-көнкүрешенә караган йолалар циклында ачык күренә. Шул ук вакытта Себер татарларының туй йолалары башка регионнарда онытылган традицияләрне һәм йола поэзиясе үрнәкләрен саклап калуы белән дә үзенчәлекле.
Бу хезмәттә Себер татарларының гаилә көнкүреш йолаларының бер циклын тәшкил иткән туй йолалалары турында сүз бара, аларның үзенчәлекләре ачыклана, онытылган туй йолаларын һәм гореф-гадәтләрен реконструкцияләүгә омтылыш ясала.
Без тикшерә торган йолалар И. Г. Закированың 2013-2023 елларда Новосибирск, Төмән, Омск, Томск, Иркутск, Красноярск, Кемерово өлкәсендә узган экспедиция вакытында һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең фәнни экспедицияләре вакытында язып алынган1. Туй йолаларына караган материалларның күпчелеге 1967-1975 еллар арасында фольклорчылар һәм диалектологлар тарафыннан тупланган. Себер татарларында туй йоласының мөһим бер өлеше булган туй җырлары 1967-1972 елларда музыка белгече Илгиз Кадыйров тарафыннан язып алынган.
Туй йолаларының асылында дөньяви һәм сакраль кыйммәтләрнең үзара багланышы, ягъни шушы йолаларны үтәү аша җәмгыятьтә һәм яңа гаиләнең тормышында гармония булдырырга омтылу ята. Гасырлар дәвамында формалашкан йолалар тормышта гармония булдырырга юнәлтелгән, халык алар аркылы үзенең тормышын бәхетле итәргә омтыла. Йолаларның гасырлар дәвамында сакланып калуының иң әһәмиятле сәбәпләреннән берсе – шушы гармонияне бозудан курку хисе.
Туй йолалары комплексы социаль, хуҗалык-көнкүреш, дини-магик, сакраль һәм күңел ачуга корылган компонентлардан тора. Йоланың асылында «чит кешене» «үзенеке» итеп үзгәртү, аны яңа гаиләгә, үзеңнеке итеп кабул итү, яңа кешене гаиләгә, төркемгә, шушы территориягә кабул итү процессы ята.
Татар халкының туй циклы берничә этапка бүленгән:
1. Никахка керү һәм аның шартлары турында сөйләшүләр (кәләш сайлау, никахлашу, килешү, ярәшү);
2. Туй һәм никахны легальләштерүче никах йоласы (туй үзе бәйрәмнән торган килен йортында, аны ире йортына күчерү тантанасы һәм кияү йортында бәйрәм);
3. Туйдан соңгы йолалар. Туйдан соңгы йолаларга тикшерүчеләр яшьләрнең һәм ата-аналарның үзара сәфәрләрен, шулай ук кияү белән кәләшкә карата туйдан соң билгеле бер вакыт дәвамында гамәлдә булган тыюларны һәм качуларны кертәләр.
Туйның һәр этабы да күп санлы йолалардан, гореф-гадәтләрдән, ышанулардан тора. Алар арасында кыз сорау, ярәшү/ киңәш, бирнә-калым – мәһәр сөйләшү, туй-никах көнен билгеләү, кияү типсәү, никах туе, туй, ишек бавы, ил көне, кияү мунчасы, кыз алырга килү һәм килен төшерү/күч, килен котлау, кияүләр чәйгә алу йолаларын аерып күрсәтергә мөмкин.
Туй йолаларын функцияләре һәм максатларыннан чыгып та төркемләргә мөмкин. Бу очракта түбәндәгеләрне аерып күрсәтә алабыз:
Яңа өйләнүчеләр арасында гаилә коруны хокукый яктан ныгыту – никах, мулланың никахны метрикага теркәве;
Икътисади-матди килешүләр – калым, мәһәр, бирнә сөйләшүләр;
Никах һәм гаиләнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдергән саклык чаралары һәм магик йолалар;
Кияү белән кәләшнең яңа статуска күчүен көйләүче йолалар;
Югары эмоциональ атмосфера, бәйрәм халәте тудырган күңел ачу-уен.
Себер татарлары, нигездә, яучылап өйләнешкәннәр (димләү, кыз сорау, кыз яучылау). Шулай ук кыз урлау һәм качып / ябышып чыгу, ябыштырып алу очраклары да булган. Информантлар биргән мәгълүмат буенча соңгысы узган гасырның 70 елларына кадәр килеп җиткән. 2022 елгы экспедиция вакытында Красноярск өлкәсендә И. Г. Закирова тупланган мәгълүмат бу якта ябыштырып алу йоласының хәзергә кадәр саклануын күрсәтә.
Гаилә кору киңәштән башлана. Егет гаиләсе улларына гаилә корырга вакыт җитте дигән карарга килгәннән соң, йортта киңәш башланган. Бу киңәштә ата-ана гына түгел, туганнар да катнаша, соңгы сүзне кыз йортында да, егет йортында да ата кеше әйтә.
Яучы булып авылның дәрәҗәле, ихтирамга ия кешесен барырга сораганнар. Чөнки никадәр дәрәҗәлерәк кеше барса, аның үтенеченә баш тарту шулкадәр уңайсыз булу да күздә тотылган. Яки яучы булып йөреп, бу эшне оста башкара торган кешеләр, профессиональ яучылар да булган (мәсәлән, яучы карчыклар). Яучының төп вазыйфасы – уңай җавап алып кайту. Йортка яучы килгәндә аның тышкы кыяфәте үк нинди эш белән килүен хәбәр иткән. Яучының уң чалбар балагы читегеннән чыгарылган.
Кызлы йорт егетне яки кызлары килен булып барасы йортны яхшы танымый торган булсалар, алар турында күбрәк белергә омтылган. Беренче тапкыр килгән яучыга кистереп җавап бирмиләр. Җавап: «Киңәшергә кирәк, уйлашыйк, туганнар белән киңәшик», – була. Бу җавап баш тартырга да урын калдыра. Егет ягын яхшы белеп тә, ул гаилә белән туганлашырга теләк булмаганда: «Быел кыз бирмибез; кызыбыз яшь, әлегә бирмибез; быел башка эшләребез бар, туйга әзерлегебез юк», – дигән формада җавап бирәләр. Мондый җавап алган яучы башка килеп йорми инде.
Кайбер информантларның мәгълүматларына күрә, кайбер гаиләләр кыз сорарга яучы җибәрми, бәлки егетнең ата-анасы үзләре барып сөйләшә. Яучылар, җитешкән кыз баланы вакытында кияүгә бирергә кирәклегенә басым ясаганнар.
Яучы кызны килешкән очракта, ягъни кызның ата-анасы кызларын бирергә ризалык бирсә, туйга әзерлек башланып киткән. Яучы ризалык алып кайтканнан соң, егет йортында да, кыз йортында да туганнар киңәшкә җыелганнар. Бу йоланың да үз исеме бар. Аны киңәшкә җыелу – барабалар йөпкә йувылу дип атаганнар. Киңәштә дә бөтен якын туганнар катнашкан. Аннары ике якның очрашып туй шартларын сөйләшү көне – ярашу көне билгеләнгән. Ярашу көнендә ике як калым яки мәһәр, бирнә, бүләкләр, туй мәҗлесе, никах турында килешкән, калым, бирнә күләме килешенгән. Туй көне билгеләнгән. Кайбер җирдә, Мәсәлән Төмән өлкәсенең Төмән районында – булцау – туй көнен билгеләү аерым да уза. Гомумән, татар туйлары бөтен туганнарның актив катнашуы һәм ярдәме белән узган, ул бөтен нәсел-нәсәпне берләштереп торган йолаларның берсе булган.
Киңәштән соң туй мәҗлесенә әзерләнү, кызның бирнәсен барлау, җитмәгән әйберләрне сатып алу, туйга киемнәр алу кебек эшләр башкарылган. Гаиләнең һәр кешесенә вазыйфа йөкләнгән.
Татар халкында исламга кадәр формалашкан калым бирү, ягъни кызның ата-анасына кызны үстергән, тәрбияләгән өчен түләү күренеше соңрак ислам дине белән кергән мәһәр белән кушылып киткән. Хәзерге вакытка кадәр кыз ягы да, егет ягы каршы якка бүләк әзерли, мәһәр һәм бирнә әзерләнә.
Туй йолаларының төп өлешен кыз алырга килү, никах, килен төшерү һәм туй мәҗлесе тәшкил итә. Аларның һәрберсе төрле вагырак йолалардан тора. Туй йолалары кыз өендә башланып, кызны алып киткәннән соң кияү өендә дәвам иткән. Туй йолаларының бер үзенчәлеге булып күп төрле табулар һәм ышанулар формалашкан. Мәсәлән, күчнең юлына аркылы чыгарга ярамый.
Себер татарларында туй йолаларының ике гаилә һәм туганнар өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен дә бәйрәм булып узуын истә тотарга кирәк. Ул зур бәйрәм төсен алган. Туйның бөтен халык өчен булган өлешендә көрәш, ат чабышлары узган, музыкантлар һәм җырчылар катнашкан.
1970 елда Нәгыйм Ибраһимов язып алган туй йоласын тәкъдим итәбез: «Әүвәл вакытларны, Николашка заманында, безнең Себердә кыз теләү, өйләнү тәртипләре шулай иде. Әүвәл кияүнең ата-инәсе кызның атасы-инәсенә барган кыз теләп. Алар кыз өенең ишеген ачып “Бисмилла” дип идәнгә басканнар. Шунда кызның атасы белән инәсе боларның үзләренең кызларын теләп килгәнлекләрен белгәннәр. Только кыз теләгән өйгә генә шушы сүз әйтеп керелгән. Кыз теләмәгән өйгә “Яхшылармы?”, “Исәнмесез!” дип кенә әйтеләйте.
Шуннан соң кызны теләйтеләр.
– Кысыгызны сурап килдек, песнең кияү пала пар, кода пулаек. Кыс үсеп җитсә, тапшыру кәрәкте.
Әгәр дә атасы-инәсе биргәлек булса, кыз күнсә. Аңа баш ат салатылар: примерно, бер баш ат, сугым – бер сугым, май – бер потмы, ике потмы, аннан соң пирма (бирнә) – сколько аршин мал, метрлы маллар, киемнәр. Шуннан соң кызны ярәшеп кайткач туйны билгели итәләр: фәлән көнгә туй кылабыз. Туй кылган вакытта ул заманнарда арак эчү булмаган, бавырсак пешерү, ит пешерү, балык, төрле яхшы ашлар пешерү булган.
Шуннан соң вакыт җиткәннән соң кияүнеке ягыннан кодалар киләте. Кыш көне булаты бу һәрвакыт. Җәй көне редко булаты туй килгән. 10 ат, 15 ат йигәтеләр, китәтеләр кызның авылына, кыз күчергәле, алгалы.
Шунда кызның атасы-инәсе пешергәләп әзерләнгән булаты, бавырсагын, башкасын. Кияүне принимать итәтеләр кызның өенә түгел, икенче бер өйгә, күршегә. Шуннан соң кызның өенә җыелып, мулла никах укыйты. Никах укып алганда егет белән кыз булу мәҗбүр түгел. Ата белән инәләр булаты, ике якның бергә. Никах укып беткәннән соң чәй, ашататылар, бавырсагын һәм башкасын. Ахшам кияүне типсәйтеләр яшьләр, кызга алып кергәле, утауга.
Утауга кызга хәзерләтәләр өй, специально: мендәр, яхшы түшәкләр, яхшы ястыклар, яхшы юрганнар һәм башкалар, шунда йингәчек булаты, кызлар, иптәшләре белән.
Хәзер кияүне уртага алып типсәйтеләр. Типсәү шулай:
Һай әлер, яр әлер,
Түз әлер, яр әлер.
Ат алдым 65 кә,
Кыз алдым 45 кә.
Һай әлер, яр әлер,
Түз әлер, яр әлер.
Әй гөл түшәккә батырсыз,
Без килгәнче ятырсыз.
Һай әлер, яр әлер,
Түз әлер, яр әлер.
Кияүне алып киләтеләр кызның ишегенә. Ишек бикле, ишекне ачмайтылар кызлар. Егетләр телиләр инде ишек ачтыргалы. Ишек өчен эчтәге кызлар егетләрдән сорый ителәр 10 сум, 20 сум. Егетләр бирергә мәҗбүр була ителәр. Аннан соң ишекне ача ителәр, кияүне утау кертә ителәр. Кергән халыкка кызлар кызык өләшә ителәр. Кызык өләшеп, халык белән шунда шау да шау ирмәкләшеп утыралар.
Аннан соң халык барысы да чыгып китәте, кияү белән кыз гына калаты.
Иртәгесен кунакларны өйдән өйгә чакыра ителләр. Кызның авылында кунак булып беткәннең соңында кайтатылар.
Кызның ата-инәләре үзләренең туганнарын алып, ат белән туйга, кияү авылына баратылар. Шуннан соң кияү авылында туй өч көнгә бирле сузылаты: ат чаптыралар, кеше йөгерештерәләр, мылтык белән ататылар, уйныйлар, ерлыйлар, йомырканы төккә элеп, сыргыл башына шуңа ашатылар.
Шунда ат чабышта, йөгерештә, атуда узганнарга бүләкләр булаты: малдан, манафактурадан, акча белән». (Н. Ф. Ибраһимов Вагай районы Ишаир авылында Әминев Басыйр Габдерәзак улыннан (1909 елгы) язып алган)2.
Туй көне иртә белән кияү ягыннан кыз алырга килүчеләр килә. Гадәттә алар атлар җигеп, 10-15-20 җиккән ат тезелеп киләләр. Информантлар туйларның күбрәк кыш көне булуын, җәен исә сирәк булуын сөйли.
Кыз ягында никах көнне кызны кияү куенына кертергә әзерләгәндә, аның чәчен икегә аерып үреп, «Яр-яр» әйткәннәр. «Яр-яр» җыры кызны киендергәндә дә, кияү көткәндә дә җырлана. Күпчелек очракта кызның иптәшләре һәм җиңгәләр тарафыннан башкарыла. Бу җырның «Үләң таш» дигән вариантлары да язып алынган.
«Шутыр-шутыр камышта
Сыргам төште, йар-йар!
Сынамаган йат йергә
Сеңлем төште, йар-йар.
Түрт кулаклы касанта
Өлешем калты, йар-йар!
Түрт почмаклы өйемтә
Урыным калты, йар-йар!»
(И. Кадыйров 1968 елда Новосибирск өлкәсе Чаны районы Кошкүл авылында Мөхәммәтшин Аллаярдан (1894 елгы) язып алган).
Бу йоланың икенче исеме «Кыз елату». Ата-анасыннан аерылып, чит гаиләгә китү кыз өчен җиңел булмаган. «Кыз елату» йоласының асылында «кыз елап кияүгә чыкса, көлеп яшәр» дигән борынгы ышану ята.
Кияү кыз өенә килеп җитми, аны алдан сөйләшелгән берәр күршегә кертеп калдыралар. Егетнең ата-анасы һәм кыз алырга килгән туганнары кыз өенә туры бара. Аларны кадер-хөрмәт белән каршы алалар. Шуннан соң никах укыла, никахта бары ирләр генә утырган. Себердә никахны негә / некә / нөгә дип атыйлар. Никахта егет белән кызның булуы мәҗбүри түгел, ризалык ике якның да аталарыннан соралган. Туйда мулла мәһәр турында да сорый. Мулла никахны документлаштырып, метрикә кенәгәсенә язып куйганнан соң никахның мәҗлес, туй өлеше башланган. Хәзерге вакытта никах укылганнан соң, яшьләргә никах таныклыгы бирелә.
Себер татарларында туй мәҗлесе ике якта да бер көннән атна-ун көнгә кадәр дәвам иткән. Туй мәҗлесләре мул табын артында узган, туйга махсус ризыклар да әзерләнгән. Һәр авылда туй ризыкларын әзерләргә чакырыла торган аш-су осталары да булган.
Кызны кияү йортына никахтан соң ук алып китмәгәннәр. Берникадәр вакыт егет кияүләп йөргән. Бу вакытта кыз ата-анасы өендә яшәгән. Кияүләп йөрү вакыты бер елга кадәр булырга мөмкин. Кызны алып киткәндә атлар кыңгыраулар һәм төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Ерактан ук күч килгәне аңлашылган. Себер татарларының туй йолаларында мылтыктан ату традициясе булган. Шул рәвешле явыз рухларны куркытырга омтылганнар.
И. Г. Закирова 2021 елгы экспедиция вакытында 1970 елларда узган туйлары һәм күч йоласы турында түбәндәгеләрне язып ала: «Күч тә тын (бик) күңелле үтте. Бернинди машина юк. Нүгәрләр кыңгыраулар тагып атлар җигеп килделәр. Апкайтып киттеләр. Чана белән. Кар яуды шул көнне. Чанада килен, балачык (кияү) утыра. Монда каршы алдылар. Өйгә керткән чакта өйдә сугылган келәм җәелгән, капка төбеннән ишеккә чаклы. Төрле-төрле төстә. Ишек төбенә ястык (мендәр) салганнар. Ястыкка бал, май, он утыртып куйганнар. Кайнанам каршы алды. Майны каптырды: “Май шикелле йомышак, онны битенә якты, он шикелле ап-ак, балны бирде, бал шикелле тәмле телле бул, – диде. – Ястыкка бастым да, аны күтәреп кердем”». ( И. Г. Закирова 2021 елда Төмән өлкәсе Төмән районы Турай авылында Фәйзуллина Мәйшәкәр Ризван кызыннан (1944 елгы) язып алган).
Никах укылган көнне кич яшьләр кияүне кыз янына озаталар. Кияүне кыз янына (кыз өенә) кияү егетләре – нүгәрләр, кияүнең дус егетләре һәм яшь ир туганнары, озата бара. Соңгы вакытта бу йола турында информация бары ике регионда гына сакланып калган. Төмән өлкәсендә бу йоланы «Кияү типсәү» дип атаганнар, кияүнең йөзен кешегә күрсәтмичә, битен каплап яки дүрт яктан чыбылдык белән каплап китерәләр. 1967-1972 елларда Себер регионнарында узган экспедиция вакытында музыка белгече И. Ш. Кадыйров «Кияү типсәү» җырларының берничә вариантын язып ала. Типсәү сүзе шушы йола вакытында кулланылган тип дигән музыка коралыннан алынган.
Шушы тип тавышы астында башкарылган җырлар типсәү дип аталган. Кияү типсәү – кияүне җыр белән кыз өенә озату йоласы. И. Ш. Кадыйров туплаган материаллар галимнең «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дигән җыентыгында басылып чыкты3.
«Күпрәтин үтәр – үтмәсе
Күртем сәне, әй, күртем сәне;
Ай, күп калык арасынта
Сәүтем сәне, вай чаним-ай».
(И. Ш. Кадыйров 1971 елда Төмән өлкәсе Тобол районы Лаймтамак авылында Таҗетдинова Җәмиләдән (1906 елгы) язып алган).
Шушы ук җырның икенче варианты «Кияү иңдерү» дип атала.
«Һавата кыңгыл-кыңгыл
Кас имәсмә, кас имәсмә?
Ай, йегетне хур-зар кылган
Кыс имәсмә, уай җаним-ай.
Йел өрсә камыш башы
Шәүшәрташыр, шәүшәрташыр.
Кыс-улан кәткә йетсә,
Кылгылташыр, уай җаним-ай.
Суга салсаң, батмас
Йанган күмер, йанган күмер.
Ат менеп кусаң, йетмәс
Үткән гумер, уай җаним-ай!»
(И. Ш. Кадыйров 1970 елда Төмән өлкәсе Ялутор районы Рауты авылында Корманов Галимнән (1895 елгы) язып алган).
Бу йола «Ай, әллер»ләп кияү кертү буларак та мәгълүм булган.
«Кыслары беснең пигәбес,
Көл йастыкка йатып сес;
Әй, әллер йар, әллер тус,
Әллер тус, әллер йар!»
(И. Ш. Кадыйров 1971 елда Төмән өлкәсе Вагай районы Күләт авылында Халиков Хәйдәр (1889 елгы) җырлавында язып алган).
Кияү типсәү йоласы турында Нәгыйм Ибраһимов язып алган истәлек бу йоланы тулы күзалларга мөмкинлек бирә: «Типсәү сүзенең тамырында тип сүзе ята» диләр картлар. Тип ул барабан тибындагы уен коралы – агач кыса һәм бозау тиресе тартыла, үзенә шалтырлар тагылган була. Хәзер бу уен коралы Карагай тирәсендә юк. Тип борынгыда Себер татарларының мәҗлес күрке булган, ул “Кыз туеенда” да, “Атлы туйда” да, һәм башка күңел ачу кичәләрендә катнашкан. Шушы тип тавышы астында такмаклау типсәү дип аталган. Кияү типсәү – кияүне җыр белән кыз куенына озату.
Кияүне кыз куенына озаткан көнне аны киендерәләр. Киендерүдә ике йингә катнаша. Аның берсе егет ягы, икенчесе кыз ягыннан була. Алар кияүне үзенең әйберләре белән дә, кыз бүләкләре белән дә киендерәләр. Гадәттә, кыз егеткә бүләк итеп билбау, перчатка, кәпәч ефәк шәл бирә. Йингәләр киендереп бетергәч, кияү хезмәтләре өчен аларга түләргә тиеш, көмешләр белән. Күпчелек авылларда кияү ат белән озатыла. Ишаир авылында Октябрь революциясенә кадәрге соңгы елларда кияүне җәяү йөртү формалаша башлаган була.
Кияү киенеп беткәч, аны атка атландыралар. Башта ат биленә ястык салалар. Шунда кияүне күтәреп утырталар, иңбашына шәл салалар, шәлне биленә бәйлиләр.
Шуннан соң нүгәрләр типсәп кыз учратына зыйрат итәләр. Бу көндез була. Монда баруның төп максаты – кызның кай йортта урнашканын күрсәтү тора. Егет өйгә керми. Эчке якка яшеренгән кызлар аларга акча сибәләр. Шуннан соң егетләр никахка китәләр. Бу очракта да кияү типсәү дәвам итә. Никахтан соң кияү бранхай (кыз куены) китә. Бу очракта да нүгәрләр кияү типсәп баралар. Кияү типсәүнең үрнәк җырлары түбәндәгеләр:
Ат алдым 65 кә,
Ай әлер, яр әлер.
Кыз алдым 45 кә,
Түз әлер, яр әлер.
Кияү типсәү җыры кызны кияү түшәгенә хәзерләү җырына якын тора. Карагай тирәсендә мондый җырга “Яр-Яр” керә. “Яр-яр” җыры кызны киендергәндә дә, кияү көткәндә дә җырлана. Күпчелек очракта кызның иптәшләре һәм йиңгәләр тарафыннан башкарыла:
Кара сыер мөгезен
Каерылыпты, яр-яр.
Атасыннан-инәсеннән
Аермагыз, яр-яр.
Берегез энҗе, берегез мәрҗән,
Тезелепте, яр-яр.
Заман ахыры булганынча
Аерылмагыз, яр-яр».
(Н. Ф. Ибраһимов Вагай районының Ишаир авылы Кабуров Камалетдин Кабур улыннан (1899 елгы); Вагай районының Абаул авылында Төхфәтуллина Зарифа Төхфәт кызыннан (1890 елгы) 1970 елда язып алган).
Нүгәрләр кияүне кыз өчен әзерләнгән йортның ишегенә алып киләләр. Шуннан соң «Ишек бавы» дип аталган йола башлана. Бу йола татарлар яшәгән бөтен регионнарда популяр булып, аның күп сандагы текстлары язып алынган. Йоланың асылы – ишек ачтыру. Кызның иптәшләре кияүдән һәм нүгәрләрдән акча сораганнар. Ишек бавы йоласының җырлары да сакланган.
Икенче көнне кияү белән кәләшне һәм кияү белән килгән кунакларны авылдашлары өйдән-өйгә чәйгә чакыралар. Кияү кыз йортында бер атнадан башлап берничә айга кадәр калган. Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар телендә яшьләр кызның әти-әнисе йортында бергә булган вакыт утау дип атала.
Бу вакыт узганнан соң соңында кияү ягына күчәләр. Бу йола күч дип атала. Күч башында ике ат җигелгән ябык тарантаста кияү белән кәләш барган; алар артыннан күчнең калган кунакларының арбалары тезелгән. Соңгы арбада яки чанада кәләшнең бирнәсе барган. Кызны алып киткәндә, ягъни күч күчкәндә, мылтыктан аталар. Кемерово өлкәсендә ул кыз озату йоласы вакытында башкарылган җырны әҗикәр әйтү дип атыйлар.
Төмән өлкәсендә язып алынган «Күч җыры»:
«Думраны ла чиртә лә чиртә
Булдым бакшы , булдым бакшы;
Ай, күп халыкның арасынта
Булдым яхшы, ай җаным-ай».
(И. Ш. Кадыйров 1970 елда Төмән өлкәсе Ялутор районы Исәт авылында Шәнгәрәев Әхмәт (1903 елгы) җырлавында язып алган).
Туйны, күчне кияү ягында да мылтык атып каршы алалар. Капка төбенә ут ягалар. Кызны ут аша сикертеп, шул рәвешле чистартып кертәләр. Аннары кызны чыбылдык артына кертәләр. Кыз ефәк яулык бөркәнгән була, аны кергәндә битен күрсәтми алып керәләр. Кыз янына кияүнең кыз туганнары кереп килен белән күрешәләр. Аңа бүләкләр бирәләр. Шуннан соң, киленнең битен ачу йоласы уздырылган.
Туйга авылдашлар да чакырылган. Чакырылмаган авылдашлар – бигрәк тә туйга чакырырлык яшькә кермәгән үсмерләр, балалар туй карарга җыела. Туй җәй көне булганда ул йорт янында узган. Махсус чакырылган скрипкачылар уйнап торган. Туй йоласының бу этабы Н. Ш. Ибраһимов язып алган материалларда түбәндәгечә тасвирлана: «Туй барышында ат чабыштыру Себер татарлары өчен гадәти күренеш булган. Кыз күчергәннән соңгы туйда, бәбәй туенда да, сөннәт бәйрәмнәрендә дә чаптырганнар.
Кунакларны утыртып сыйлаганнар. Борынгы заманда музыка коралы – тип мәҗлеснең күрке булган. Тип сугучыларга акча сала-сала төрле көйләр уйнатканнар. Бәетчеләр (җырчылар) белән дә шулай ук булган. Бу туйда әйтелә торган махсус такмаклар булган. Туй барып торганда ат чабыштырганнар. Алдан килгән биш атка туй иясе бүләк биргән. Соңрак типне скрипка, гармун алыштырган». (Н. Ф. Ибраһимов Вагай районы Абаул авылында Курманалиев Әхмәтҗан Курманали улыннан (1890 елгы) язып алган).
Туйдан соң киленгә килен котлау, чәйгә алу кебек йолалар уздырыла. Бу йолалар кияү ягындагы авылдашлары катнашында уздырылып, максаты, киленне яңа авылдашлары, туганнары белән таныштыруга кайтып кала. Туйдан соң яшь килен белән кияү ата-аналарына кунакка барган. Бу кунаклап йорү йоласы беренче бала туганчы дәвам итеп, беренче баласы туган килен яңадан ата-аналарына озаклап кунакка – утырмага килгән. Ул анда берничә ай калырга да мөмкин. Туй йолалары беренче бала тууга кадәр дәвам иткән, шуннан соң гаилә йолаларының икенче этабы – бәби туе башлана.
Хәзерге вакытта һәр халыкның мәдәни үсеше аның традицион кыйммәтләренә, рухи мирасына нигезләнергә тиешлеге бер кешедә дә шик тудырмый. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда халыкның милли мәдәни мирасы, мәдәниятe һәм көнкүрешенең традицион формалары белән кызыксынуы да артты. Халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүне фәнни тикшеренүләр генә түгел, ә җәмгыятьнең социаль һәм рухи ихтыяҗлары да таләп итә. Традицион йола халык өчен әһәмиятле булган коммуникатив функцияләрне башкара, этномәдәни мәгълүматны, мәдәни тәҗрибәсен киләчәк буынга тапшыруның үзенчәлекле ысулы булып тора, этносның дәвамлылыгына ярдәм итә һәм аның вакыт эчендә тотрыклылыгын, яшәешен тәэмин итә. Йола мәдәнияте этник бәйләнешләрне, гаилә мөнәсәбәтләрен, төркем нормаларын көйләүнең да үзенчәлекле механизмы булып тора. Йолаларның эмоциональ киеренкелекләрне бетерүдәге роле дә зур.
Йолаларыбызны торгызу хәзерге глобальләштерү чорында милли рухны гына түгел, гуманизм кыйммәтләрен дә саклап калырга ярдәм итә торган күренеш дип уйлыйбыз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Бу материаллар ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге – Мирасханәдә саклана.
2. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге фольклор фонды, 82 колл., 1 папка, 26 сакл. бер.
3. Кадыйров И. Ш. Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы. – Казан: ИЯЛИ, 2021. – 188 б.; Электрон ресурс. Керү режимы: https://clck.ru/3DqDGe
Сведения об авторах
Закирова Ильсеяр Гамиловна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела научного творчества Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: ilzakirova@mail.ru
Салахов Рифат Галиевич, аспирант отдела научного творчества Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: rifatsal@mail.ru
About the authors
Ilseyar G. Zakirova, Doctor of Philological Sciences, Chief Researcher of the Department of Folk Art of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ilzakirova@mail.ru
Rifat G. Salakhov, Postgraduate Student of the Department of Folk Art of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: rifatsal@mail.ru
В редакцию статья поступила 12.02.2024, опубликована:
Закирова И. Г., Сәлахов Р. Г. Татар халкының туй йолалары: Себер ареалы // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 3. – С. 179-187.
Submitted on 12.02.2024, published:
Zakirova I. G., Salakhov R. G. Tatar khalkynyn tui iolalary: Seber arealy [Wedding ceremonies of the Tatar people: The Siberian area]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 3, pp. 179-187.