Р. Галлям, Т. Биктимерова. Гайша Богданова: «Ирекле Франциянең ирекле хатын-кызы туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәсендә дә к

Гайшә Богданова: «Ирекле Франциянең ирекле хатын-кызы туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәсендә дә кол ул...»
Төрле инану-ышануларга, тормыш-яшәеш фәлсәфәсенә бәйле, хатын-кызларның, шул исәптән мөселман хатын-кызларының да, җәмгыятьтәге урыны хакында элек-электән төрле фикер-карашлар яшәп килә. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы матбугаты да бу проблемага зур игътибар биргән. Шулар арасында 1908-1911 елларда Франция башкаласы Парижда кардәш кумык халкының күренекле вәкиле Мөхәммәтбәк Хаджетляше (тәхәллүсе «М. Tatarine») мөхәррирлегендә рус телендә нәшер ителгән «Мусульманин» (Мөселман) популяр-иҗтимагый, гыйльми-әдәби журналын да атап китәргә була. Бу басма әлегә аз мәгълүм булып, матбугат тарихы күзлегеннән өйрәнелмәгән килеш кала.
Күләме 32 биттән дә ким булмаган журнал, чама белән, дүртенче форматтагы юка газета битләреннән төпләнеп, айга ике тапкыр чыккан. Ул, нигездә, Төньяк Кавказдагы тау халыкларының һәм Русия мөселманнарының тормыш-көнкүрешен, милли-мәдәни үсеш проблемаларын яктырткан. Төп эчтәлеген Русия мөселманнары тормышыннан, мөселман илләреннән алхәбәрләр, мөселман халыклары арасында мәгариф-мәктәп, мәгърифәтчелек эшләре, мөселман хатын-кызларның көндәлек көнкүреш, җәмгыятьтәге урыны мәсьәләләре, Шәрык сәнгате, әдәбияты һәм гыйлеме, мөселман армияләре көнкүрешенә караган материаллар, тарихи очерклар, легендалар, әдәби әсәрләр, финанс-сәүдә, спорт яңалыклары, редакциягә хатлар, игълан бүлекләре тәшкил иткән. Шул исәптән, анда татар халкының, аның төрле тарихи-этнографик төркемнәренең, элекке Русия империясендәге башка төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше, Урта Идел һәм Урал буе татарларының XX гасыр башында иҗтимагый тормышы буенча да шактый күп кызыклы мәгълүмат табырга була.
«Журналны чыгарганда без иң элек һәм барыннан да битәр үзебезнең аз санлы зыялыларыбызны бер мәдәни гаиләгә тупларга, ә аннары инде, әйтергә мөмкин, системалы рәвештә, билгеле бер программа белән эшли башларга омтылдык», — диелә редакциянең кереш мәкаләсендә1.
XX гасыр башы Русия империясе шартларында мөселман хатын-кызларның иҗтимагый халәте, тормыш-көнкүреше мәсьәләләрен күтәргән язмаларның күркәм бер мисалы булып журналның 1910, 1911 елгы саннарында «Айша-ханум» авторлыгында дөнья күргән «Очерки Парижа» (Париж очерклары) циклын атарга була. Аларның эчтәлегенә караганда, бу очерклар Франция башкаласында яшәп, аның тормыш-көнкүрешен яхшы белгән кеше тарафыннан язылган.
Гайшә ханым үзенең язмаларында Парижның, аның халкының XX гасыр башындагы тормыш-көнкүрешен шактый бай буяулар белән тасвирлый. Шөһрәтле Ауропа каласы тормышыннан алынган күзәтүләрен Русиядәге шул чор төрки-мөселман өммәтенең рухи-мәдәни халәте, көндәлек тормышы белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясарга омтыла. Шул рәвешле, бу очерклар авторы XX гасыр башы мөселман, төрки-татар җәмгыятендә киң таралыш алган җәдитчелек хәрәкәтенең бер вәкиле буларак гәүдәләнә.
Шунысы игътибарга лаек, очерклар авторы журнал укучыларны һич тә XX гасыр башындагы бай тормышлы Париж тәртипләреннән үрнәк алып, аларга сукырларча иярергә чакырмый. Киресенчә, мөселман хатын-кыз күзлегеннән карап, ул анда күп кенә кимчелекләр, җитешсезлекләр дә таба, аларны тәнкыйть утына ала. Әйтерсең лә безне кисәтә — Ауропадагы тәртипләр, тормыш-көнкүреш бөтен яктан камил, җитеш түгел. Һәр очракта да Көнбатышка иярергә кирәкми!
«Очерки парижа» циклыннан журналның 1911 елгы 11-13 куш саннарында дөнья күреп, хатын-кызларның тигез хокуклылыгына багышланган берсе XX гасыр башы мөселман хатын-кызлары белән Париж (Көнбатыш Ауропа) хатын-кызларының җәмгыятьтәге урынын, ролен аерым мисаллар аша чагыштырып тасвирлавы белән кызыклы. Шунысы кызык, киң таралган күзаллаулардан, инанулардан аермалы буларак, бу чагыштырулар һич тә Париж хатын-кызлары файдасына түгел!
«Мусульманин» журналы битләрендә «Айша-ханум» имзасы астында дөнья күргән бу очеркларның авторы дип Гайшә ханым Богданова фаразлана.
Гайшә Богданова — XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәтендә күренекле урын тоткан зур шәхес, вакыты буенча кечкенә, ләкин әһәмияте буенча чиксез зур булган бер чор вәкиле. Аның биографиясе әлегә кадәр язылмаган, әмма игелекле эшләре хакында кайбер мәгълүматлар бар.
Ул 1890 елның 24 ноябрендә Казан шәһәрендә, сәүдәгәр гаиләсендә туа. Балаларның яхшы тәрбия алып үсүенә өйдәге тәртипләр, мөмкинлекләрнең тирән тәэсир ясавын искә алсак, Гайшә ханымның затлы, зыялы гаиләдән булуында шик юк. Әтисе Габдулла һәм әнисе Маһруй Габдерәшит кызы Казанның Иске татар бистәсендә яшәгән.
1899 елда Гайшә туташ Казандагы «бөтен Идел буенда иң абруйлы» саналган2 Мариинск гимназиясенә укырга керә. Уку-укыту эшләрен югары катлам кызлары өчен ачылган институтларга якынайту максатыннан, монда 1879 елда ук алдынгы программалар кертелә башлый.
Гимназиядә татар кызлары да аз булмый. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Бердән, гимназиянең халык арасында дәрәҗәсе зур, икенчедән, 1902 елдан башлап татар кызлары дингә нисбәтле чиркәү-славян теле өйрәнүдән, дини йолаларга катнашудан азат ителә. Моннан тыш, ата-аналар соравы буенча, биредә ислам дине дәресләре дә кертелә башлый. Мулла Фәсәхетдин Мөхетдинов укытучы итеп чакыртыла3 (аның Мәрьям һәм Әминә исемле ике кызы да шушы гимназияне тәмамлый).
Тарихыбызда билгеле бер урын тоткан башка гүзәл затларыбыздан Рокыя Гобәева, Әминә Терегулова, Зәйнәп Саинова, Сара Әхмәровалар гимназиядә Гайшә Богданова белән бер чорда укый. Аларның бай эчтәлекле тормышы, игелекле эш-гамәлләре үз заманнары өчен генә түгел, бәлки хәзерге көн күзлегеннән караганда да актуаль. Үзара нәзәкатьле мөгамәлә белән аерылып торган бу асыл туташларыбызның туган телебездән тыш гарәп, фарсы, рус, француз телләрендә дә сөйләшә алуы үзе генә дә нур өстенә нур булып, аларның берсеннән-берсе зыялырак кешеләр булуы турында сөйли.
Мәгълүм булганча, 1903-1904 елларда татар шәкертләре арасында барган ислах хәрәкәте белән беррәттән, рус уку йортларында укучы татар яшьләренең мәдәни хәрәкәте дә шактый киң төс ала. Шул күтәрелеш дулкынында, 1904 ел башында татар яшьләренең «Шимбә» түгәрәге оештырыла. Оештыру җыелышы Татар укытучылар мәктәбенең элеккеге директоры (инспекторы) булып, инде мәрхүм булган Шаһбазгәрәй Исмәгыйль улы Әхмәрев (1853-1900) йортында уздырыла. Анда рус уку йортларында белем алучы Гайшә Богданова, Әминә Терегулова, Суфия, Сара, Ильяс Әхмәревләр, Зәйнәп, Рабига Габитовалар, Фатимаи-Зөһрә, Зәйнәп, Солтан Саиновлар, Сөләйман Чанышев, Нәби һәм Мулланур Вахитовлар катнаша. Мәдрәсә шәкертләреннән Фатыйх Әмирхан белән Гыймад Нугайбәков та шушы түгәрәкнең әгъзалары була. Түгәрәк җыелышларында рус һәм шәрык классиклары әсәрләреннән тыш, яңа татар әдәбияты үрнәкләрен укып өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Гайшә ханым түгәрәк хакында үз истәлекләрендә болай дип яза: «“Шимбә” түгәрәген алдынгы татар яшьләре төзеде... Түгәрәк үзенең эшен нык конспиратив (яшерен) рәвештә алып барды, чөнки патша хөкүмәте татар яшьләренең нәрсә эшләүләрен өзлексез күзәтеп тора иде. Түгәрәк революцион эш алып бара, аның мәкъсуды татар массасының аңын күтәрү һәм аңа революцион идеяләр кертү булды. Мулланур Вахитов бу түгәрәкне төзүчеләрнең татар яшьләренә революция рухы өркүчеләрнең берсе иде. Аннары ул Петербург политехника институты студенты булган вакытында башкаладан үзенең туган шәһәренә (Казанга) кайтып безне Петербург түгәрәкләренең эшләре белән таныштыра һәм андагы революцион хәрәкәтнең барышы турында безнең белән бүлешә иде... Бу чорда Фатыйх Әмирхан һәм атаклы большевик Хөсәен Ямашев иптәшләр дә күренекле роль уйнадылар. “Мәдрәсәи Мөхәммәдия” шәкертләре ул елларда алдынгылардан саналалар иде. Алар татар яшьләрен революциягә әзерләүдә зур хезмәт күрсәттеләр»4.
Шимбә түгәрәгенең тагын бер башлангычы — татарча өй спектакльләре оештыру. Спектакльләр, гадәттә, Раштуа бәйрәме көннәрендә, укучыларның кышкы ял вакытында үткәрелә. Башта берничә тапкыр рус телендә спектакль куелып, аннары татарчага күчәләр. 1904 елда дусты Ризван Алушига язган хатында Фатыйх Әмирхан татарча өй спектакльләренең 1903 елда ук куела башлавы хакында болай дип яза: «Студентлар вә гимназисткалар илә үткән ел башында татар лисанында ике уен уйнадык. Берсе — “Кызганыч бала”, берсе — “Гыйшык бәласе”»5.
Татар телендәге иң беренче спектакльләр Гафифә Габидова фатирында уйнала. «Беренче спектаклебез Габдерахман Ильясиның “Бичара кыз” исемле әсәре уйналды. Икенче мәртәбәдә төрекчәдән тәрҗемә ителгән “Кызганыч бала” белән “Гыйшык бәласе”н уйнадык», — дип яза спектакльдә уйнаучы (соңыннан Татар дәүләт театры артисткасы) Суфия ханым Әхмәрова (Мөрсәлимбәкова)6.
Шунысы да кызык, «Кызганыч бала» спектакле 1907 елда татар хатын-кызлары өчен генә дә уйнала. Уйнаучы «артистлар» — барысы да кызлар. Спектакльдән соң алар үзләренең артист киемнәрендә фоторәсемгә дә төшә.
Гайшә Мариинск гимназиясен 1908 елда тәмамлый. Шуннан соң, Иж-Буби кызлар мәдрәсәсендә рус теле укыта. Мәдрәсәне япкач, Казанга кайтып Теш табиблары мәктәбенә укырга керә. Бу хакта безгә «Сөембикә» журналы хәбәр итә: «Хәзер фельдшерлык, сәүдә мәктәпләрендә, теш шкуласында укучы байтак мөслимәләр бар. Былтыр Казандагы теш шкуласында мөслимәләрдән Гайшә ханым Богданова берүзе укый иде. Инде бу ел шкулага мөслимәләрдән өч кеше кергән»7.
Гайшә ханым иргә чыккач Ибраһимова фамилиясен ала. Ленинград шәһәрендә яши, 1966 елда әле исән була.
Монда урынлы сорау туарга мөмкин: Гайшә Богданова кайчан, нинди шартларда Парижга барып чыкты икән соң? Әйтеп үтелгәнчә, бу шәхеснең тәрҗемәи хәле буенча мәгълүматлар әлегә бик аз. Чынлыкта, Гайшә Богданованың данлыклы Иж-Буби мәдрәсәсе ябылганнан соң Казанда Теш табиблары мәктәбен тәмамлагач, укуын Франциянең Сорбонна университетында дәвам итүе ихтимал. Әлегә кадәр без анда укыган туташларыбыздан Сара Шакулованы гына белә идек. Әмма Богдановичларның Польша татарларыннан булган икенче бер тармагы вәкиле булган Үзбәк Якуб улы Богдановичның хәбәр итүенчә, алар анда татар кызларыннан бишәү укыганнар. Шуларның берсе, тәгаен, Гайшә Богданова булыр. Алга таба тикшерүләр моны расларга тиеш.
Ни кызганыч, ХХ гасыр башында дини-тарихи яңарыш кичергән татар тормышында ялкынланып яшәгән, иҗат иткән бу зыялы ханым хакында белгәннәребез әлегә шул гына. Бәлки, журнал укучылар арасында Гайшә Богданова (Ибраһимова) хакында күбрәк белүчеләр дә табылыр? Ничек кенә булмасын, аның шәхесе, үткән юлы аерым тикшерүгә лаек.
Ә хәзергә 1908-1911 елларда Парижда русча басылган «Мусульманин» журналында «Айша ханум» авторлыгында дөнья күргән «Очерки Парижа» циклыннан журналның 1911 елгы 11-13 куш саннарында чыгып, хатын-кызлар хокукына багышланган берсен, бераз кыскартып, татарчага тәрҗемәдә сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Ул бигрәк тә XX гасыр башы татар, мөселман иҗтимагый хәрәкәте тарихы, хатын-кыз хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләргә, шулай ук, киң катлау укучыларга кызыклы вә файдалы булыр дип уйлыйбыз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Мусульманин. – 1908. – № 1. – С. 1.
2. Шарангина Н. «Единственный рассадник женского образования» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1996. – № 1/2. – С. 54.
3. ТР МА, 92 ф., 2 тасв., 1600 эш, 1-9 кгз.
4. Казан утлары. – 1967. – № 1. – Б. 119.
5. Әмирхан Ф. Әсәрләр. – Казан, 1986. – 4 т. – Б. 226.
6. Татар театры (1906-1926). – Казан, 2003. – Б. 83.
7. Сөембикә. – 1914. – № 32. – Б. 19.
Париж очерклары
(Хатын-кызның тигез хокуклылыгы)
Француз милләтен элек-электән үк бар халыклар диярлек Европаның иң югары мәдәниятле һәм алдынгы милләте дип санаганнар. Француз кешесе икәнен әйтүгә, әлеге әфәнденең затлылыгына, зыялылыгына һичнинди шик калмаган. Хатын-кызлар турында инде әйтәсе дә юк. Башка ил кешеләренә алар иң-иң нечкә зәвык ияләре, иң алдынгы модалар уйлап табучылар булып тоелган. Кызганычка, медальнең арткы ягын күпләр, шул исәптән, ватандашлар да күреп бетерми шул. Турист сыйфатында килгәндә, алар гадәттә кешенең эчке асылыннан шактый ерак торган купшы кыяфәтен генә күрәләр һәм француз ханымнарының гүзәллегеннән, нәзакәтлелегеннән биһуш булып кайтып китәләр. Җентекләп күзәткәндә исә хакыйкать бөтенләй башка ягы белән ачыла. Иң әүвәл, француз кешесе үзен хатын-кызларга карата (һәрхәлдә, үз өендә) тупас, надан, һәм искиткеч тәкәббер тота, анда хатын-кызга гап-гади ихтирам гына да юк. Гади генә бер мисал. Париж ир-атларының хатын-кызга, ул яшь кыз яисә өлкән яшьтәге карчык булсынмы, бала күтәргән ана булсынмы, урын биргәнен һичкайчан күрмәссез. Янәшәсендә авыр әйберен күтәреп, урын бушаганны интегеп көтеп басып торган хатын-кызга япь-яшь француз егетләренең битараф рәвештә тик карап баруы — табигый бер хәл. Әгәр дә инде, ниһаять, кем дә булса берәү торып урын бирә икән, ул, һичшиксез, чит ил кешесе — күп очракта я инглиз, я рус кешесе булачак. Игътибар белән күзәтсәгез, французларның йөзләренә мыскыллы елмаю кунганын шәйләрсез — аларда мондый нәзакәтлелек кабул ителмәгән. Ирекле Франциянең ирекле хатын-кызы туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәсендә дә кол ул. Ул әле ирләр колы булудан тыш, гореф-гадәтләр колы да. Әлеге көлке дә, беркатлы да гореф-гадәтләр француз хатын-кызларын бичара бер корбанга әверелдергән, һәм ул алардан һич котыла алмый. Ире үлем түшәгендә ятучы хатын үзенең киләчәген, алдагы көнен кайгыртасы урында, матәмгә ничек киенәсен уйлап баш ватырга мәҗбүр. Чөнки, әгәр кара күлмәге яисә тагын ниндидер вак-төяк нәрсәләре булмаса, аны матәмгә якын да җибәрмәячәкләр. Ирен соңгы юлга озатканда хатыны аның табуты янәшәсеннән атлый алмый, ул матәм йоласында катнашучы ир-атлар артыннан атлый. Тәртип шундый — ир-атлар монда да хатын-кызны кысрыклый. Кыскасы, аның ни юридик, ни хокукый хокуклары (правовые права) юк. Ә инде ирсез хаты-кызларга килгәндә, Франциядә аларны бөтенләй санга суккан кеше юк. Алар телсез, җансыз җиһаз кебек. Алар өчен бөтен юллар ябык. Хатын-кызны каршылык та күрсәтә алмый торган йөк хайваны хәленә төшерелгәнлегенә йөзләрчә ачу кабарткыч мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Француз тормышына бик тә хас тагын бер күренеш. Зур гына кибеттә кыйммәтле-зиннәтле киемнәр кигән, ун яшьләр тирәсендәге улын иярткән ханым нидер сатып алырга җыена. Приказчик аңа тауарның сыйфатларын җентекләп аңлата. Сүз бәясе 500 франк торган бөтен бер гимнастика алу хакында бара. Шул вакыт приказчик янына үзе белән бер ханымны иярткән ир-ат килеп баса. Әлеге парны башка приказчик янына озатасы урында, тегесе, балалы хатынның барлыгын да онытып, әлеге пар янында бөтерелә башлый. Сәбәбе бик гади — приказчик әле генә сөйләшеп торган кеше хатын-кыз иде, ә монда — ир-ат килгән! Шул булгач, бу хатын белән әллә ни тәкәллефләнеп торуның кирәге дә юк, француз хатыны үзе дә әллә ни дәгъва белдермәс. Әмма әлеге балалы хатын чит илдән, инглиз хатыны булып чыга. Мондый мөнәсәбәткә җен ачуы чыгып, усал-усал сүзләр яудырырга тотына. Ул арада управляющий (өлкән приказчик) килеп җитә, хәл кискен төс ала. Теге пар аласы тауар егерме франк тора икән, ә балалы хатын биш йөз франклык тауар сайлаган. Тауарга инде заказ бирелгән булса да, инглиз хатыны, тузынып, демонстратив рәвештә кибеттән чыгып китә. Управляющий приказчикны сүгеп ташлагандыр дисезме? Һич юк, ул елмаеп җилкәләрен генә сикертә: бигрәк сәер хатын, кибеткә ир-ат килгән, шуны да аңламый, янәсе. Ә бит бу Марсель шәһәренең зур бер кибетендә булган хәл.
Илдәге авыр икътисад шартлары, хатын-кызларның сан ягыннан күбрәк булуы ирләрне хатын-кызга җансыз бер нәрсәгә караган кебек караучы хаким итеп күтәрә. Шуңа да, шәхси булсынмы, дәүләтнеке булсынмы, бигрәк тә сәүдә өлкәсендә, хатын-кыз хезмәт куймаган бернинди учреждение дә юк. Бичара хатын-кызлар бер телем икмәк өчен теләсә нинди урында эшләргә әзер. Кияүгә чыкмаган француз кызы сатып алучыга хезмәт күрсәтим дип, хуҗама ярыйм дип җан тырмаша, инде иргә чыгу насыйп була икән — иренең колына әверелеп, аны бала караган кебек карап яши башлый. Француз хатын-кызларының төп хыялы — иргә чыгу. Франциядә дәрәҗәле белемгә ия хатын-кызлар сирәк очрый. Беренчедән, хатын-кызның алга таба укуы артык һәм кирәксез дип санала. Хатын-кыз күбесенчә коммуналь мәктәп, күп дигәндә, гимназия тәмамлаган була. Укуның аңа ник кирәге бар? Аңа хуҗалыкны карап, тәртиптә тотканы, балалар табып үстергәне өчен тамагын туйдырачак ир кирәк. Француз буржуе әнә шулай уйлый, теләсә кайсы кибетче дә әнә шул хакта хыяллана.
Ә теге, телләрдән төшерми мактый торган мәдәният кайда соң ул? Тигез хокуклылык турындагы яңгыравык сүзләр кайда? Бу сүзләр хатын-кызның хаҗәте бар вакытта гына сөйләнә дә, хаҗәте беткәч, ул кирәксез бер чүп кебек чыгарып ташлана. [...]
Француз хатын-кызларын дүрт категориягә бүләргә мөмкин: типтереп яшәп, үзенең дә, кулына эләккән ир-атның да гомерен юкка әрәм итүче бульвар хатыннары; ирләре алдында гомер буена кол булып калучы тәртипле хатыннар; эшче хатыннар. Соңгыларын тагын икегә бүләргә була: хезмәтчеләр, вак-төяк сатып көн күрүчеләр, сөтчеләр һәм башка шуның ишеләр, һәм кибетчеләр, ягъни приказчик хатын-кызлар, араларында консьержкалар аерым бер урын алып тора. Менә шушы армия үз хокуклары өчен һәрберсе үзенчә көрәшә, үзенчә бәргәләнә. Олы бульварларда көн күрүче хатыннар, аналарының мәсхәрәләнгән намуслары һәм рәнҗешләре өчен үч итеп, ирләрне, бернинди кызгануларсыз, үз-үзләренә кул салуга кадәр китереп җиткереп, бөлгенлеккә төшерә. Икенчеләре, ягъни тәртипле хатыннар, икенең берсен сайлый — алар я соңгы көнгәчә ирләренә кол кебек тугры кала, я чая гына читтә гыйшык уйнап яши, һәм, ирләреннән, соңыннан түләү шарты белән әйбер алдыртып, аларны төрле кибетләргә мәңге бурычлы итә. Һәм, ниһаять, өченче төркем — ирле булу бәхетенә, ниһаять, ирешеп, иренең күзенә генә карап, ташлап китә күрмәсен дип, барысына да әзер булып яшәүче хатыннар. Алар өчен ирсез яшәү үлем белән бер. «Ирекле» һөнәр ияләре исә — иң бәхетсезләре, чөнки алар берөзлексез йөкләреннән котылыр урын эзләп җәфаланырга мәҗбүр.
Шулай итеп, һәр категориягә аерым-аерым тукталып тормаган килеш тә, ирекле Француз Республикасындагы хатын-кызларның хәлен шактый ачык күзалларга була дип уйлыйм. Яшәп килгән һөнәрләрнең иң кызыклысы — консьержка (швейцар) һөнәре, әмма без аларга аерым мәкалә багышларбыз.
Гайшә ханым.
Айша-ханум. Очерки Парижа // Мусульманин. – 1911. – № 11-13. – С. 517-520.