Махмутова А. Х. Статья, попавшая под пресс цензуры

Статья, попавшая под пресс цензуры
Вниманию читателей предлагается статья, подготовленная к печати в 1966 г., но снятая с набора по указанию Главлита — органа, без разрешения которого не могла появиться ни одна работа. История ее такова.
В середине 1960-х гг., собирая материалы для дипломной работы на тему «Вопросы женского образования на страницах журнала “Сююмбика” (1913-1918 гг.)», я работала в отделе рукописей и редких книг научной библиотеки имени Н. И. Лобачевского. В один из дней его сотрудник Альберт Фатхи предложил мне рукопись Габдуллы Буби «Краткая история медресе Буби». Так началось мое знакомство с произведениями Г. Буби, с его взглядами и деятельностью. Личность этого человека чрезвычайно поразила меня уже тогда и продолжает изумлять до сих пор. Возможно, эта рукопись Г. Буби и подтолкнула меня к выбору темы кандидатской диссертации — «Борьба за женское образование у татар (90-е гг. XIX в. — 1917 г.)».
Дальнейшие поиски, естественно, привели меня в архивы. Зимой 1966 г. в Государственном архиве Кировской области я натолкнулась на материалы о деле Буби. Воодушевленная их богатством и, как мне казалось, новизной, я написала статью, принятую для публикации в журнале «Совет мәктәбе» (Советская школа). Статья должна была появиться уже в апрельском номере того же года (такая оперативность, на мой взгляд, также свидетельствовала о ценности материала), но номер журнала вышел без нее. Оказалось, что публикацию статьи запретил Главлит. У меня остался лишь пробный оттиск.
Спустя много лет в отделе рукописей научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского я обнаружила папку с воспоминаниями бывшего ученика медресе Буби З. Х. Алиева. Знакомство с бумагами в этой папке вернуло меня к событиям 35-летней давности. В папке было и три письма главного редактора журнала «Совет мәктәбе» Ф. И. Ибрагимова. Первое письмо от 27 апреля 1966 г. представляет собой одну из копий письма-обращения от имени журнала к ученикам медресе Буби.
«В связи с подготовкой празднования… годовщины медресе Буби» редактор просил по возможности в кратчайший срок поделиться своими воспоминаниями о годах учебы, истории медресе, постановке там дела обучения и воспитания, о братьях Габдулле и Губайдулле Буби, судьбах выпускников медресе и т. д. Судя по дате, это письмо было написано как раз в те дни, когда редакция сообщила мне об отказе в публикации. Следовательно, не согласившись с позицией Главлита, она решила попробовать пробить брешь в стене замалчивания истории медресе, обратившись к воспоминаниям шакирдов.
Во втором письме от 18 мая 1966 г. Ф. И. Ибрагимов просил уложиться до 15 июня. В письме от 7 декабря 1966 г. написано: «Уважаемый Заки-ага! Прошло довольно много времени с тех пор, как были получены Ваши “Воспоминания: медресе Буби”. Возможно, Вы беспокоитесь. Поэтому я решил написать Вам это письмо. Нужно сказать правду, в своих воспоминаниях Вы смогли раскрыть многие стороны медресе Буби. Написали с большим старанием, не ленясь, от души. За это Вам большое спасибо. Во всяком случае, рукопись хранится в нашей редакции, она не пропадет, когда-либо обязательно выполнит свою похвальную задачу. (Выделено нами. — А. М.) Об этом Вы не беспокойтесь». Далее следовала просьба уточнить и дополнить некоторые вопросы, возникшие при знакомстве с воспоминаниями.
Прошу читателя обратить внимание на выделенное предложение. Оно означало, что и положительные, написанные с любовью и восхищением воспоминания не могли быть опубликованы. Лучше всех это понимал редактор, и новые вопросы, следовавшие после этих слов, — лишь попытка смягчить горечь от оказавшейся ненужной в тот момент работы.
Лишь в конце 1960-х гг. литературоведу М. С. Магдееву с большим трудом, но все же удалось прорвать завесу молчания. В 1969 г. в журнале «Казан утлары» (Огни Казани) появилась его статья о медресе Буби1. Злоключения, доставшиеся на долю этой статьи и ее автора, он весьма живописно описал в своей книге воспоминаний «Ачы тәҗрибә» (Горький опыт)2.
Моя же статья так и осталась неопубликованной. И вот сейчас я решила вновь предложить ее читателям — без всяких изменений, такой, как она была написана в феврале 1966 г. аспиранткой первого года обучения кафедры истории СССР Казанского университета. Эта статья дорога мне, как моя первая научная работа, подготовленная к публикации. Однако, на мой взгляд, ее публикация будет полезна и для понимания обстановки 1960-х гг., когда даже такая безобидная работа не могла быть опубликована.
ПРИМЕЧАНИЯ:
1. Мәһдиев М. Бубый мәдрәсәсе // Казан утлары. – 1969. – № 12. – 167-179 б.
2. Шул ук. Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема // Мәһдиев М. Ачы тәҗрибә. – Казан, 1993. – 305-312 б.
Татарстанда халык мәгарифе тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсе
Халыкка белем бирүгә патша Россиясендә бөтенләй диярлек игътибар ителмәде. Россиядә киң халык массаларының мәгърифәт дәрәҗәсен билгеләп, В. И. Ленин 1913нче елда болай дип язган: «Мондый кыргый ил, мәгърифәт, уку, белем алу ягыннан халык массалары шулкадәр таланган ил, — Европада, Россиядән башка, берәү дә калмады...» (В. И. Ленин, Әсәрләр, 4нче басмадан тәрҗемә, 19нчы том, 183нче бит). Рус демократик культурасын буучы патша власте рус булмаган милләтләрнең аң-белем, культура дәрәҗәсен үстермәү өчен барлык чараларны күрде. Рус булмаган халыкларга белем бирү системасы аларны хуҗалык, политик һәм рухи яктан коллыкка төшерү, милли яктан үсүләренә киртә булып тора иде.
Россия мөселманнары, шул исәптән татарлар арасында, дини уку йортлары — мәктәпләр һәм мәдрәсәләр эшләп килә иде. Алар, башлыча, руханилар карамагында булып, дәүләт органнары аларга бер төрле дә материаль ярдәм итмәделәр. Ул мәктәпләрдә укыту, белем бирү ислам дине кануннарына буйсындырылып, схоластик характер алган иде. Ул вакытта патша хөкүмәтен шәкертләр арасында алдынгы идеяләрнең таралуы, мәдрәсәләргә прогрессив фикерле укытучыларның үтеп керүе генә куркыта иде. Аның каравы реакцион муллаларга һәм мөдәррисләргә бөтен хокуклар бирелде, чөнки татар яшьләренең аңын томалауда патша даирәләре аларга зур өметләр баглады.
Ләкин Россиядә капитализм үскән һәм татар милләте формалашкан бер чорда патша хөкүмәте дә, реакцион мөселман руханилары да татарлар арасында дөньяви белемгә булган хәрәкәтне туктата алмыйлар иде инде.
Татарларга дөньяви белем бирүдә Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләрендәге кайбер мәдрәсәләр рәтендә ерак Вятка губернасындагы Иж-Бубый мәдрәсәсе дә бар иде. Иж-Бубыйда мәдрәсә XVIII йөз ахырында ук булган булса кирәк. (Бирегә татарларның 1730нчы елларда кереп утыра башлаулары билгеле.) Башка мәктәпләрдәге кебек Иж-Бубый мәдрәсәсендә дә дин генә укытылган. Әмма XIX йөз ахырларында мәктәпнең җитәкчесе булып Габдулла Бубый (Нигъмәтуллин) эшли башлый. Ул мәдрәсәдә, дин белән рәттән, кайбер дөньяви фәннәр укытуга да игътибар бирә.
1895нче елда ибтидаи мәктәптә яңа метод белән укыту башлана. Дини фәннәрдән тыш, ана теле, арифметика, география, тарих укытыла.
Мәдрәсәгә реформа үткәргәндә Габдулла Бубый шул өяздә мулла булып эшләүче атасының авторитетына таяна. Атасы улының башлангычын яклый. Төркиядә белем алып кайткан өлкән агасы Гобәйдулла Габдуллага бу эштә булыша.
Габдулла Бубыйның язуына караганда, мәдрәсәне үзгәртеп кору 6-7 елга сузыла. Бу шуның белән аңлатыла: дөньяви белем бирүгә кинәт күчү эшкә тискәре тәэсир ясавы бик ихтимал була, чөнки мәктәпләрне дин өйрәнү үзәге итеп күрергә күнеккән халык, кадим муллалар коткысына бирелеп, дөньяви мәктәпкә турыдан-туры каршы килергә мөмкин иде. Шуңа күрә дөньяви фәннәрне әкренләп кертә бару күздә тотылган.
Башка дини мәдрәсәләр кебек, Иж-Бубый мәдрәсәсенең дә патша администрациясе күзәтчелегендә булмавыннан файдаланып, агалы-энеле Бубыйлар мәдрәсәне үзгәртеп коруны ярым легаль формада алып баралар. Ләкин XX йөз башында Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышлары турындагы хәбәрләр мәктәпләр буенча рәсми начальствога — Вятка губернасындагы халык училищелары директорына барып ишетелә һәм ул губернадагы татар мәктәпләрендә, шул исәптән Иж-Бубый мәдрәсәсендә, укыту эшләренең торышы белән танышуны бурыч итеп куя. Бу максат белән 1903нче елның 23нче ноябрендә Иж-Бубый мәдрәсәсенә Сарапул өязенең халык училищелары инспекторы Н. Меньшиков килә. Мәдрәсәдә булып кайткач, ул халык училищелары дирекциясенә язма отчет бирә. Мәдрәсә җитәкчеләре агалы-энеле Бубыйлар турында ул менә ниләр яза: «Ике мулла да русча әйбәт сөйләшәләр. Алар шундагы мәдрәсәдә белем алганнар. Бик укымышлылар. Указлы мулла Габдулла, да, аның агасы да авылларында миссионерлык максатларын күздә тотмаган ике класслы училище ачуга зур ихтыяҗ булуы хакында күп сөйләделәр: алар сүзенә караганда, “миссионерлык җәмгыяте” мөселманнарны руслар белән якынайтуга “торган саен күбрәк зарар китерә”. Ниһаять, ике мулла да кара халыкның белем алуын тоткарлаучы фанатизм хакында бик теләп сөйләделәр».
Мәдрәсәдә эшнең куелышы турында инспектор түбәндәгеләрне белеп кайта: «Мәктәп 4 бүлектән тора, аларның һәркайсында укучылар гадәттә өчәр ел укыйлар. Барлык бүлекләрне дә узучы соңыннан муллалыкка керә ала, ә моның өчен башта ул “мәдрәсәдә” өч ел буе түләүсез укытучы булып хезмәт итәргә тиеш (андый даими укытучылар 12)».
Аннары отчетта сүз мәдрәсә хакында бара: «Мәдрәсә гаять зур мәктәп булып чыкты. Анда беренче бүлектә, тулысынча гадәти парталар һәм скамьялар куелган зур бүлмәдә, 60тан артык ир бала утырган иде. Беренче бүлектә парталарның куелышыннан, укучылар саныннан һәм бер үк вакытта укытыла торган дәресләрдән күренгәнчә, биредә төрле өч группа белем ала.
Башка зур бүлмәдә ике группа урнашкан, бер группа укучылары икенче группа укучыларына аркалары белән утырганнар, биредә укучылар 40тан ким түгел. Аннары зур булмаган бүлмәдә 20гә якын укучы укытучыдан башка гына укыйлар иде. Бу нинди бүлек — анысын ачыклап булмады. Ә ике группага (40 кешегә) исәпләп парталар тезелгән зур гына бүлмәдә укучылар юк иде, чөнки өлкән яшьтәге укучылар ураза уңае белән төштән соң укымаска мөмкиннәр».
Инспектор үзенең отчетында Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның үз мәдрәсәләрен теләр-теләмәс кенә күрсәтүләрен, укучылар санын киметергә тырышуларын билгеләп үтә. («Гәрчә, агалы-энеле муллаларның әйтүләренә караганда, 80 генә кеше булса да, мәктәптә ким дигәндә 150ләп укучы укый»).
Күргәннәрдән чыгып, Меньшиков, укыту эшенең гомуми куелышы буенча Иж-Бубыйдагы мәдрәсә башка мәдрәсәләрдән шактый югары тора, дигән нәтиҗә ясый.
Мәдрәсә белән танышу нәтиҗәләре, күрәсең, инспекторны да, түрәләрне дә тынычландырган, чөнки шуннан соң берничә ел буе Иж-Бубый мәдрәсәсендә бернинди тикшерү булмый. Шулай итеп, агалы-энеле Бубыйлар мәдрәсәне тагын да камилләштерү мөмкинлеге алалар.
Ирләр мәдрәсәсе белән беррәттән, XIX йөзнең 60нчы елларында оешкан башлангыч кызлар мәктәбе дә үзгәртелеп корыла. Бу эш нигездә 1901-1902нче уку елында төгәлләнә: ике уртанчы класс оештырыла. Шулай итеп, эчке Россиядә беренче буларак, татар хатын-кызлары өчен билгеле бер тәртипкә салынган мәктәп барлыкка килә. Ул мәктәптә уку, язу, татар теле грамматикасы, арифметика, география дәресләре укытыла. Мәктәп яхшы итеп җиһазландырыла, дәреслекләр һәм күрсәтмә ярдәмлекләр кулланыла. Дәресләр билгеле бер расписание буенча алып барыла. Хатын-кызлар мәктәбен үзгәртеп коруда агалы-энеле Бубыйлар белән беррәттән, аларның хатыннары һәм сеңелләре Мөхлисә зур роль уйныйлар. Алар кичләрен үзләре укыйлар, ә көндезләрен, бернинди кыенлыкка да карамастан, кыз балаларны өйрәтәләр.
Иж-Бубый мәдрәсәсен үзгәртеп коруның уңышлы алып барылуын илдә беренче буржуаз-демократик революция өлгереп җитү белән дә аңлатырга туры килә. Башка шартларда исә агалы-энеле Бубыйларның тырышлыгы да кирәкле нәтиҗәләр бирә алмаган булыр иде.
Революциядән куркып калган патша хөкүмәте политикасының тотрыксызлыгыннан һәм либераль-буржуаз татар интеллигенциясенең булышлыгыннан файдаланып, укыту программаларын камилләштерү дәвам иттерелә, яңа уку предметлары кертелә, яңа класслар ачыла. Мәсәлән, Сарапул өяз земствосы члены Бәдретдин Җәмалетдиновның турыдан-туры ярдәме белән агалы-энеле Бубыйлар Иж-Бубыйда земство хисабына рус-татар мәктәпләре ачуга ирешәләр. 1905нче елда ир балалар өчен бер класслы рус-татар училищесы, ә 1907нче елда кызлар өчен дә шундый ук училище ачыла. 1908нче елда ир-балалар өчен тагын ике класслы рус-татар училищесы эшли башлый. Бу училищелар мәдрәсәләренең состав өлешен тәшкил итәләр. Чынлыкта исә училищеларның ачылуы мәдрәсәләр тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен земство хисабына күчерүне һәм мәдрәсәләр программасына рус телен кертүне законлаштыруны аңлата иде.
Иж-Бубыйда рус теле элегрәк укытыла башлый. 1903нче елның җәенә рус теле укытучысы чакырыла. 1904нче елда рус теле дәресләре ир балалар мәдрәсәсе расписаниесенә кертелә (укытучыга эш хакы вакыф хисабына бирелә). 1905нче елның җәеннән кыз балаларга да рус теле укытыла башлый. Шәкертләрнең рус телен әйбәт белүләрен 1903нче елда инспектор Меньшиков та билгеләп үтә. Шәкертләрнең «күпчелеге рус телендә шактый иркен сөйләшәләр» дип яза ул.
1907нче елда кызлар мәдрәсәсендә VII класс ачыла. Бу вакытта инде, югарыда саналган фәннәрдән тыш, биредә гарәп һәм фарсы телләре, әхлак, табигать белеме, гигиена, зоология, тарих, ботаника, балалар тәрбияләү, йорт эшләре һәм кул эше дәресләре кертелә.
Шул ук елны Иж-Бубый мәдрәсәләре Сарапул училищелар советы тарафыннан укытучы-мөгаллим һәм укытучы-мөгаллимә исеменә имтиханнар тапшыру турында таныклык бирү хокукын алалар. Габдулла Бубый язганча, 1907-1910нчы елларда 200дән артык мөгаллимгә һәм мөгаллимәгә таныклык бирелә.
1908нче елның җәендә мөгаллим һәм мөгаллимәләр хәзерләү буенча рәсми булмаган өч айлык курслар эшли башлый һәм бу курслар алдагы җәйләрдә дә эшли. Өч ел эчендә аларда 168 мөгаллим һәм 106 мөгаллимә хәзерлек алып чыга. Беренче елны әлеге курсларда 20 ир кеше һәм 6 хатын-кыз укыса, 1910нчы елда инде аларда хәзерлек алучылар саны тиңдәшле рәвештә 84 һәм 58гә җитә. Укытучылар курсларның әһәмиятен бик тиз аңлап алалар, шуңа күрә аларда укучылар саны елдан-ел арта. Хөкүмәт органнарыннан яшерен оештырылуга карамастан, алар хакындагы хәбәр халык арасында бик тиз тарала.
1910нчы елда кызлар мәдрәсәсендә VIII класс ачыла. Бу вакытка инде аның программасы да ахырынача эшләнә. Укыту программалары белән танышкач, мәктәп җитәкчеләренең гомуми белем фәннәренә күбрәк вакыт бирүләре күзгә ташлана. Мәсәлән, I класста атналык 24 сәгать вакытның 1909нчы елда коръән өйрәнүгә 1 сәгате, ә калганы уку, язу, сөйләм телен үстерү һәм арифметикага бирелә. II-IV классларда атналык 24-25 сәгатьтән дини предметларга 1901-1902нче елларда 11-13 сәгать вакыт каралган булса, 1909нчы елда атналык 24-29 сәгатьнең моңа 7-9 гына сәгате бирелә. Өлкән классларда (V-VIII) исә 1910нчы елда атналык 31 сәгать вакытның дини фәннәргә 3-4 кенә сәгате туры килә. Шулай итеп, 1910нчы елны Иж-Бубыйда татар хатын-кызлары өчен дөньяви фәннәр өстенлек алган урта мәктәп формалаша.
Бубый мәдрәсәләрен үзгәртеп кору, әлбәттә, шома гына бармый. Фанатик муллалар, дин әһелләре халыкны караңгылыкта тотарга тырышалар, алар дөньяви белемнең гөнаһ саналуы хакында мәчетләрдә вәгазь укыйлар, дөньяви мәктәп оештыручылар өстеннән бер-бер артлы язган доносларында мәдрәсә җитәкчеләрен хөкүмәткә каршы һәртөрле эшләрдә гаеплиләр.
Вятка губернасының Малмыж өязе Түнтәр авылы мулласы Ишми ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов дөньяви белем бирүнең иң мәкерле дошманы була. Иж-Бубый мәдрәсәләре җитәкчеләре һәм шәкертләре өстеннән ул берничә тапкыр донос яза, ә 1907нче елда кызларга язу өйрәтү хәрәм дип фәтва да чыгара. Ишми ишанның чын йөзен фаш итү өчен ул үзе язган донос уңае белән сорау алган вакытта 1900нчы елның 17нче декабрендә биргән җавапларыннан өзек китерү дә җитә: «Хәрефләрнең ничек әйтелешен яңа метод дип санамыйм мин. Эш менә нәрсәдә: яңа методчылар мәктәпләрендә Коръәндә каралмаган яңа фәннәр дә өйрәнелә, бу фәннәр бигрәк тә үзләренең тәгълиматлары белән Коръәнгә һәм шәригатькә каршы килүче яңа китаплар буенча укытыла».
Шулай итеп агалы-энеле Бубыйларга фанатик муллаларга һәм алар артында торучы хөкүмәт вәкилләренә каршы көрәшергә туры килә. Татарларга дөньяви белем бирүнең иң явыз дошманы — патша хөкүмәте, ә аңа каршы көрәшү шактый авыр булган, билгеле. «Яңа методчыларга яшьләрне укытырга рөхсәт бирү дәүләт тәртибе интересларына куркыныч салырга мөмкин» булуыннан шүрләгән халык мәгарифе департаменты 1908нче елның 15нче мартында, мәсәлән, Казан укыту округы попечителенә яшерен күрсәтмә җибәрә. Ул күрсәтмәдә халык училищелары инспекторлары аша моңа кадәр мөселман мәктәпләрендә кулланылган ысуллардан бик нык аерыла торган яңа ысул белән эшләүче укытучылар, аерым мөгаллимнәр оештырган махсус класслар, аларда укыту системасы турында яшерен рәвештә материаллар җыярга кушыла.
Вятка губернасының административ властьлары табигый рәвештә иң элек Бубый мәдрәсәләре белән кызыксыналар, чөнки Иж-Бубый — нәкъ шундый мөгаллим һәм мөгаллимәләр чыгара. Архив материаллары күрсәткәнчә, Сарапул өязе халык училищелары инспекторы Ивановский Иж-Бубыйдагы малайлар һәм кызлар мәдрәсәләрен 1909-1910нчы елларда 5 тапкыр тикшерә. 1910нчы елны Вятка губернаторы Камышанский да Бубый мәдрәсәләрен тикшереп китә.
Тикшерүләр нигезендә Иж-Бубый мәдрәсәләрендә яңа методлар белән укытылу, аларда укучылар санының күп булуы, мәдрәсәләрнең халык арасында зур популярлык казануы ачыклана. Ир балалар мәдрәсәсе бер ишек алдындагы өч йортка, ә кызлар мәдрәсәсе ике катлы аерым йортка урнашкан була. Тикшерүчеләр ир балалар мәдрәсәсенең структурасын болай билгелиләр: «Ир балалар беренче дүрт елны мәдрәсә каршындагы мәктәп дип йөртелә торган хәзерлек классларында укыйлар. Беренче ике елны укыту башка мәктәпләрдәгечә алып барыла, ә өченче елда инде рус теле кертелә һәм дүртенче класста укыганнан соң, укучылар мәдрәсәгә керәләр. Мәдрәсә Халык мәгарифе министрлыгының ике класслы авыл училищесы белән бергә кушылган. Училище курсы биш елда үтелә, ә аннары 3 ел уку 5 еллык курсның дәвамы булып тора. Шулай булгач, Бубый мәдрәсәсендә уку курсы унике еллык».
Укыту планнары белән танышкач, мәдрәсәнең саф дини югары уку йортыннан гомуми белем предметлары укытыла торган училищега әйләнүен күрү читен түгел, чөнки укыту планнарында каралган вакытның 2/3се гомуми белем предметларына бирелгән. Бу хакта сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: мәдрәсәнең беренче биш классында гомуми белем предметларына атналык 30 сәгатьнең 23-25 сәгате, ә дини фәннәргә рус гимназияләрендә дин өйрәнүгә каралганнан бераз гына күбрәк вакыт бирелә. VI-VIII классларда исә динне өйрәнүгә вакыт күбрәк карала. Күрәсең, өлкән классларда булачак дин белгечләрен хәзерләүне күздә тотып, дин өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелү кирәк булган. Ә мөселман академиясе (Иж-Бубый мәдрәсәсе ул чорда шулай бәяләнгән), башка дини уку йортлары кебек үк, руханилар хәзерләгән.
Бу елларда ир балалар мәдрәсәсендә 13 мөгаллим эшләгән. Алардан тыш, югарыда әйткәнчә, мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр стажировка узганнар.
Тикшерү нәтиҗәләренә өстәп, җирле власть органнарына Иж-Бубый мәдрәсәләренең дөрес юнәлештә булмаулары турында донос килеп керә. Нәтиҗәдә 1911 елда ир балалар мәдрәсәсе һәм мәктәбе ябыла, мәдрәсә җитәкчеләре һәм укытучылар кулга алына.
Кызлар мәдрәсәсе һәм ир балалар өчен башлангыч мәктәп тагын бер ел чамасы эшли. Ләкин 1912нче елның январенда Иж-Бубыйдагы «барлык саф мөселман уку йортлары (мәдрәсә һәм мәктәп) алар өстеннән киләчәктә тиешле надзор булдырганчыга кадәр» ябыла. Кызлар мәктәбен ябуга сәбәп итеп, «тарихны тыелган төрекчә китаплардан укыталар» дигән донос алына. «Кызлар мәдрәсәсен шуның өчен дә ябарга кирәк, — дип яза Вятка губернаторы халык училищелары директорына, — мәдрәсә китапханәсендә законга каршы килә торган китаплар табылды».
Дөньяви белем алуның файдасын аңлаган Иж-Бубый халкы һәм татар буржуаз-либераль интеллигенциясе дөньяви мәктәпләрнең ябылуы белән килешергә теләмиләр һәм аларны яңадан ачу өчен көрәш башлыйлар. 1911нче елның апрелендә, мәсәлән, рус телендә чыга торган «В мире мусульманства» газетасында «Выборный сел. Боби Измаил Аль-Халили» имзасы белән «Без мулл и учителей» дигән мәкалә басылып чыга. Автор анда болай дип яза: «Мәгълүм булганча, безнең мәктәпләрдә укыту заман рухына һәм таләпләренә туры китереп алып барылмый. Рус мәктәпләренең файдасын халкыбызның тулысынча аңлавы һәм балаларын дәүләт теленә, рус теленә, укытуга куркып каравы шуның нәтиҗәсе булып тора. Агалы-энеле Бубыйлар башлыча халыкның шул ялгышлары белән көрәштеләр; рус телен белүнең файдасын аңлаттылар һәм мәдрәсә каршында зур тырышлык белән ике класслы мәктәп ачтылар.
Тыйнак хезмәт кешеләре агалы-энеле Бубыйларның бер үк дәрәҗәдә җәмгыятькә дә, дәүләткә дә файдалы булулары турында сөйләп тору кирәк микән? Ләкин алар, уголовный җинаятьче кебек, төрмәдә утыралар. Ә 600дән артык укучы бөтенләй укытучысыз калдылар һәм эшсез утыралар».
Гобәйдулла һәм Габдулла Бубыйларны кулга алучы жандармерия ротмистры Будогосскийга әлеге мәкалә уңае белән «...укучыларның эшсез утырулары да дөрес түгел, чөнки алар күптән өйләренә таралдылар» дип аңлатма бирергә туры килә.
1912нче елның апрелендә Иж-Бубый авыл җәмгыяте, кызлар һәм ир балалар мәдрәсәләрен, шулай ук мәктәп ачуны юллап йөрү өчен, Бәдретдин Жәлалетдиновны доверенный итеп сайлап куя. Сарапул өязенең халык училищелары инспекторына 1912нче елның 3нче сентябрендә язган гаризасында ул Иж-Бубыйда яңадан мәдрәсәләр һәм мәктәп ачуны сорый. Мәдрәсәләрдә укытуның саф фәнни нигезгә корылган булуы, бернинди политик максатларны күздә тотмавы, мөселман халкын рус халкына якынайтуны бурыч итеп куюы хакында ул ышандырырлык итеп яза. Сарапул өяз земство җыелышы да «Иж-Бубыйда 1911нче елда ябылган ирләр мәдрәсәсен ачу турындагы мәсьәләне кузгатырга» дип карар чыгара. Моңа Вятка губернаторы «Җирле татар халкына дини белем бирү турында кайгырту земство карамагына керми», — дип җавап бирә.
Мәдрәсәләрне яңадан ачуны юллап йөрү дүрт елга сузыла 1915нче елның 15нче апрелендә губернатор, вакытлыча ябылган мәдрәсәләрне ачмаска, дигән катгый карар чыгара. Ләкин Б. Жәлалетдиновның берничә мәртәбә прошение язуы да, Сарапул земствосының катнашуы да тиешле нәтиҗә бирми.
Иж-Бубыйда шәкертләргә башлангыч мәгълүмат бирүче рус-татар мәктәпләре генә кала. Татарларга аң-белем бирүдә алар, әлбәттә, мәдрәсәләр кебек зур роль уйный алмыйлар.
Шулай итеп, Бубыйда мәдрәсәләр яңадан ачылмый. Ләкин аларның тәҗрибәсе башка дөньяви мәктәпләр оештырганда файдаланыла, ә мәдрәсәне тәмамлаучылар татар халкына аң-белем бирү эшен дәвам итәләр.