Л. Р. Мортазина. «Кояш ватаны иленнән» хат (татар студенты Япония турында)

В конце ХIХ в. все больше татарских студентов получают высшее образование в учебных заведениях Западной Европы и Америки. Вступление в новый период индустриального развития потребовало подготовки специалистов, отвечающих требованиям времени. В связи с отсутствием национальной системы светского образования и с тем, что в силу разных причин двери многих русских учебных заведений были закрыты для татар, молодежь искала пути для поступления в зарубежные университеты, где была возможность получения соответствующего образования и знакомства с новыми технологиями в разных областях науки и техники, промышленности, торговли, сельского хозяйства и т. д. Сын известного общественного и религиозного деятеля Габдрашида Ибрагимова Ахмедмунир является первым студентом из татар, кому удалось получить высшее образование в Японии, в знаменитом университете Васэда. Ахмедмунир Ибрагимов, очарованный этой чудесной «страной восходящего солнца», ее системой образования и порядками, публикует статью о Японии в газете «Вакыт» (Время), которая уделяла огромное значение знакомству татарской молодежи с другими странами. Статья А. Ибрагимова посвящена раскрытию особенностей системы высшего образования Японии в целом, и университета Васэда в частности. Она примечательна тем, что автор не только подробно описывает правила приема, порядки и условия учебы и жизни в университетах Японии, но и выражает свой взгляд ко многим особенностям японского общества (отношение к знаниям, религии, к исламу, к татарам и т. д.). Статья написана в форме ответов на интересующие татарскую молодежь вопросы о получении образования в Японии. В представленной работе дается информация об Ахмедмунире Ибрагимове, анализируется и впервые вводится в научный оборот его статья из рубрики «Письмо из Японии» «Жизнь студентов в Японии».
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
10.08.2019
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2019
Ознакомительная часть статьи

Аннотация

В конце ХIХ в. все больше татарских студентов получают высшее образование в учебных заведениях Западной Европы и Америки. Вступление в новый период индустриального развития потребовало подготовки специалистов, отвечающих требованиям времени. В связи с отсутствием национальной системы светского образования и с тем, что в силу разных причин двери многих русских учебных заведений были закрыты для татар, молодежь искала пути для поступления в зарубежные университеты, где была возможность получения соответствующего образования и знакомства с новыми технологиями в разных областях науки и техники, промышленности, торговли, сельского хозяйства и т. д. Сын известного общественного и религиозного деятеля Габдрашида Ибрагимова Ахмедмунир является первым студентом из татар, кому удалось получить высшее образование в Японии, в знаменитом университете Васэда. Ахмедмунир Ибрагимов, очарованный этой чудесной «страной восходящего солнца», ее системой образования и порядками, публикует статью о Японии в газете «Вакыт» (Время), которая уделяла огромное значение знакомству татарской молодежи с другими странами. Статья А. Ибрагимова посвящена раскрытию особенностей системы высшего образования Японии в целом, и университета Васэда в частности. Она примечательна тем, что автор не только подробно описывает правила приема, порядки и условия учебы и жизни в университетах Японии, но и выражает свой взгляд ко многим особенностям японского общества (отношение к знаниям, религии, к исламу, к татарам и т. д.). Статья написана в форме ответов на интересующие татарскую молодежь вопросы о получении образования в Японии. В представленной работе дается информация об Ахмедмунире Ибрагимове, анализируется и впервые вводится в научный оборот его статья из рубрики «Письмо из Японии» «Жизнь студентов в Японии».

 

Abstract

At the end of the 19th century, a growing number of Tatar students were receiving higher education at educational institutions of Western Europe and America. Opening of a new industrial development period required training of specialists aligning with the times. Due to the lack of national secular education system and the fact that doors of most Russian educational institutions were closed to Tatars, young people were searching for the ways to enter foreign universities where there was an opportunity of getting adequate education and acquaintance with new technologies in various fields of science, technology, industry, trade, agriculture, etc. The son of a prominent public and religious figure Gabdrashid Ibragimov Akhmedmunir was the first student among Tatars who managed to get higher education in Japan, at the famous Waseda University. Akhmedmunir Ibragimov, charmed with wonderful “land of the rising sun”, its educational system and practices, published his article about Japan in “Vakyt” (Time) newspaper. This newspaper introduced Tatar youth with other countries. Ibragimov's article is devoted to the revealing of the peculiarities of the higher education system in Japan and Waseda University. It is remarkable for the author’s describing of the requirements for entering Japanese educational institutions, rules and conditions of studying and life, and it expresses the view of many peculiarities and traditions of the Japanese society (attitude to knowledge, religion, Islam, Tatars, etc). The article is written in the form of answers to questions of Tatar youth about getting an education in Japan. The present work provides information of Akhmedmunir Ibragimov, his article “Life of students in Japan” published in “A letter from Japan” column is analyzed and introduced into scientific discourse for the first time.

 

Ключевые слова

Высшее образование, университет, студент, Япония, Университет Васэда, научные школы, газета «Вакыт», Ахмедмунир Ибрагимов.

 

Keywords

Higher education, university, student, Japan, Waseda University, scientific schools, “Vakyt” newspaper, Akhmedmunir Ibragimov.

 

ХIХ гасыр ахырында Россия, Көнбатыш Европа уку йортларында белем алучы татар студентларының саны арта. Яңа индустриаль үсеш чорына керү татарлар арасында да дөньяви белемнәргә ия булган белгечләр булуны таләп итә. Татар яшьләре, үзләренең дөньяви белем бирү системасы булмау, ә рус уку йортларына нигездә юл ябык булу сәбәпле1, Европа университетларына, ХХ гасыр башында Америка уку йортларына юл алганнар. Бер студент – танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдрәшит Ибраһимовның улы Әхмәдмөнир Ибраһимов (1887-?), Россия татарларыннан беренчеләрдән булып, Япониядә югары белем алуга ирешкән.

Ни өчен татарларны Америка, Япония һәм Европа уку йортлары җәлеп иткән соң? Беренче чиратта, аларны чит илләрдәге фән, сәнәгать, сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә бик нык алга киткән яңа технологияләр белән танышу мөмкинлеге, чит телләр өйрәнү, чит мәдәниятләр, башка халыклар һәм илләр белән танышу кызыксындырган. Алар, төпле белем алып, шул белемнәрен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуда файдаланырга омтылганнар. Япония, гәрчә ул чорда мәгариф системасы шактый алга киткән илләрнең берсе саналса да, күләгәдә кала килгән. Бирегә белем алырга юнәлгән Ә. Ибраһимовның Японияне сайлавында, әлбәттә, әтисе – «Кояш ватаны илен» (Япония (Ниппон) япон теленнән «Кояш ватаны» дип тәрҗемә ителә) үз иткән, анда шактый гомерен уздырган Г. Ибраһимовның йогынтысы зур булган.

Билгеле булганча, ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә Япония белән кызыксыну шактый югары була. Бу, беренче чиратта, әлеге илдә ислам дине таралу, ислам диненә карата уңай мөнәсәбәт урнаша башлау белән бәйле. Шулай ук бу чорда Япония тарафыннан да Россия һәм башка илләрдә яшәүче мөселманнар белән элемтә корырга омтылышлар күренә. Г. Ибраһимов 1909 елда, Япониядәге чираттагы сәяхәтендә, Токиодагы мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында – хосусый Васэда университетында һәм Император университетында була2. 1906 елдан ук таныш булган Акаси Мотодзиро3 Г. Ибраһимовка улы Мөнирне «Кокурюкай»4 җәмгыяте акчасына Васэда университетына укырга кертергә ярдәм итә5.

Әхмәдмөнир Ибраһимов ХХ гасыр башы татар җәмгыятендә шактый билгеле шәхес, хәтта мәшһүр шагыйребез Тукайның игътибарына лаек булган6. Ул Япониядәге Васэда университетына 1913 елда укырга керә7. Икенче бер чыганак буенча 1910-1913 елларда белем алган8. 1910 елда Ә. Ибраһимовның Япония университеты студенты буларак язган мәкаләләре очрый9. Димәк, бу вакытта ул инде анда укыган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Моңа кадәр Әхмәдмөнир Россиядә һәм Истанбулда белем ала.

Мөхәммәт Мәһдиев билгеләвенчә, 1920 елда, Рәшит казый Япониягә килгәндә, Әхмәдмөнир Ибраһимов, университет тәмамлап, Токиода яши һәм эшли10. Моннан соңгы тормышы Төркия белән бәйле. Башка чыганаклар буенча ул Япониядән Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң гаиләсе белән бергә күченеп китә11. Төркиядә Анкарадагы хатын-кыз укытучылар мәктәбендә, «Сумарбанкта», авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшләве билгеле. Биредә ул төрек халкының мәгарифе һәм мәдәниятенә өлеш керткән шәхес, татар буларак тарихка кереп кала.

Шәхси тормышына килгәндә, Әхмәдмөнирнең бертуганы Фәүзия Ибраһимованың12 Европа һәм Россия халыклары ашларына багышланган, яңа гына кабат басылып чыккан китабында13 теркәлгән мәгълүматларга караганда, Төркиядә Әхмәдмөнир Ибраһим (Искер) Җәмилә Бихтерин атлы кызга өйләнгән, бу никахтан өч баласы: Ходаяр Искер, Хөсәен Искер һәм Нилүфәр Искер туган. 2017 елгы мәгълүматлар буенча, уллары инде вафат, ә кызы Нилүфәр Искер Фламм Германиядә яши, улы бар. Ходаяр Искернең өч баласы хәзерге көндә Төркиянең Измир, Анкара шәһәрләрендә гомер итәләр. Хөсәен Искернең дүрт баласыннан өчесе исән, Измирда яшиләр14. Әхмәдмөнир Габдрәшит улы үзе Анкара шәһәрендә, Г. Ибраһимовның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнгән немец галиме Себастьян Цвиклински мәгълүматларына караганда, әтисеннән алдарак вафат була15.

Ә. Ибраһимов тирән фикерле, туры сүзле каләм иясе – журналист буларак Россиядә дә, Төркиядә дә билгеле шәхес. Ул шактый гына вакыт Истанбулда чыгып килгән «Сәбилүррешад» журналына мәкаләләр язып тора16. 1914 елда «Вакыт» газетасының (Оренбург) үз мохбире булып эшли, «Бәянелхакта» мәкаләләр бастыра. Япониядә яшәү чорында шул илнең вазгыяте, мәдәнияте һәм мәгарифе, Ислам җәмгыятенең эшчәнлеге, студентлар тормышы белән «Вакыт» укучыларын таныштырып бара17. Шул ук вакытта япон матбугатында да язышуы турында мәгълүмат бар18.

1914 елның май аенда «Вакыт» газетасында Ә. Ибраһимовның «Япониядә таләбә тормышы»19 дигән мәкаләсе басылып чыга20. Аның дөнья күрүе татар вакытлы матбугатында чит илләрдә укучы татар студентларының язмалары басылган чорга туры килә. Бу мәкаләләрдә Европа, Америка уку йортлары, аларга керү һәм уку шартлары, студентлар тормышы, мөселман һәм татар укучылары, әлеге илләр, андагы халыклар, традицияләр һәм башкалар турында сүз алып барыла. Алар чит илләрдә уку белән кызыксынган татар яшьләренең сорауларына җавап йөзеннән язылган. Бу язмалар шул чорда чит илләрдә укучы татар студентлары, аларның чит тормышка, милләтләргә, мәдәниятләргә һәм мәгариф системасына карата булган мөнәсәбәтләрен чагылдырган кыйммәтле чыганак буларак кадерле. Күп очракта бу фикерләр субъектив булырга да мөмкин, ләкин нәкъ менә шул ягы белән, ягъни шәхси төсмерләргә ия булулары белән, алар кызыклы.

Аның мәкаләсенең төп максаты – татар яшьләрен Япониядәге иң эре һәм алдынгы хосусый университетларның берсе булган Васэда университеты белән таныштыру була. 1882 елда мәктәп форматында нигез салынган бу уку йорты 1902 елда университет итеп үзгәртелә. Сәясәт өлкәсендә югары белем алырга теләүчеләр өчен (ә татар яшьләре өчен ХХ гасыр башында сәясәт, хокук белеме өлкәләре, милләт мәнфәгатьләрен кайгырту ягыннан чыгып караганда, иң әһәмиятле һәм кирәкле юнәлешләрнең берсе санала), Әхмәдмөнир Ибраһимов карашынча, Васэда университеты иң кулай уку йортларының берсе саналырга хаклы. Шуңа күрә ул милләттәшләребезне әлеге уку йорты белән тулы итеп таныштыру максатын үз алдына куя. Моннан тыш, автор Япониядәге башка университетлар һәм фәнни юнәлешләр буенча да мәгълүмат бирергә тели.

Ә. Ибраһимов фикеренчә, Япониядә иң алга киткән тармакларның берсе ‒ технология. Токиодагы Технология университетында, мәсәлән, барлыгы 28 факультет, һәм аларда гади балта остасы һәм чүлмәкчедән алып, технологик яктан иң катлаулы һәм чагыштырмача яңа булган, фәнни алгарышка нигезләнгән һөнәрләр, әйтик, кинематография белгечлегенә кадәр өйрәнергә мөмкин. Бу мисал белән ул уку йортларының тормышка бик якын булуын, аларда кеше эшчәнлеге өчен кирәк булган һәр төрле һөнәрне үзләштерү мөмкинлеге булуын раслый.

Автор билгеләвенчә, Япониядә алга киткән фәнни юнәлешләр арасында полиция, медицина һәм лингвистика да бар. Токиодагы югары уку йортларында әлеге белгечлекләрне үзләштерергә мөмкин. Моның өчен тырышлык, зур теләк һәм, әлбәттә, уку теле булган инглиз телен белү шарт.

Ә. Ибраһимов Япониянең югары белем бирү системасының алга киткән Америка һәм Европа илләреннән һич кенә дә калышмавын ассызыклый. Фикерен раслау өчен, ул 1914 елда Америкада чыгучы «The American review of reviews» (Америка күзәтүләренә күзәтү) журналында басылган мәкаләдән21 алынган өзекне тәрҗемә итеп китерә. Анда Васэда университеты эшчәнлегенә, гомумән Япониядәге югары белем бирү системасына зур бәя бирелгән. Ибраһимов япон университетларының башка илләрдәге кебек тар, аерым белгечлекләр буенча гына белем бирмичә, киң карашлы һәм күпкырлы, төрле өлкәләр буенча хәбәрдар шәхесләр әзерләвенә игътибарны юнәлтә. Бу юл, аның фикеренчә, иң дөрес һәм иң уңышлы ысулларның берсе.

Мәкаләдә университетта уку шартлары, матди ягы кебек әһәмиятле проблемалар чагылыш таба. Күп кенә мәсьәләләрне ачыклаганда автор японнарның да карашын чагылдыруны кирәк дип таба. Шул рәвешле ике ил, ике милләт, ике мәдәният, ике төрле гореф-гадәт үзара чагыштырыла. Уку, мәгариф, эшне оештыру ягыннан японнар алда барса, ашау-эчү мәсьәләләрендә татар менталитетының автор өчен аеруча якын икәнлеге күренә.

Булачак татар студентлары өчен иң әһәмиятле моментларның берсе булган уку өчен түләү проблемасын яктыртканда автор Япониядә укуның беренче урында торуын, башка илләрдәгечә, әйтик, Америкадагы кебек, эшләп уку мөмкинлегенең булмавын ассызыклый.

Әлеге мәкалә Япониядә укырга теләгән яшьләр өчен генә түгел, ә гомумән киң татар җәмәгатьчелеген кызыксындырган сорауларга җавап йөзеннән дә язылган. Бу чорда татар-мөселман дөньясында иң актуаль проблемаларның берсе, әлбәттә, дингә, аеруча ислам диненә мөнәсәбәт була. Татар матбугатында Япониядә ислам дине таралуга, японнар арасында мөселманнар арту һәм башка күренешләргә багышланган мәкаләләрнең бик күп булуы да шуны раслый22.

Ә. Ибраһимов билгеләвенчә, бу бик мөһим, ләкин шул ук вакытта шактый катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Шуның өстенә японнарның гомумән дингә карата мөнәсәбәтләре дә татарларныкыннан аерыла. Татарлар өчен беренче урында мөселманлык торса («татар» һәм «мөселман» атамалары тәңгәлләштерелеп карала), японнар милләтне алга куялар. Исламга килгәндә, татарлар карашы белән тулаем туры килгән мөнәсәбәт күзәтелми. Автор моны ислам дине буенча төпле белем бирерлек укытучыларның һәм мәчет-мәдрәсәләрнең булмавы белән аңлата.

Ике милләт арасындагы аерма сәүдәгә мөнәсәбәттә дә чагылыш таба. Татарлар өчен сәүдә – бердәнбер диярлек, аларның канына сеңгән, буыннан-буынга килгән шөгыль төре булса, японнарда ул фән дәрәҗәсенә күтәрелгән юнәлеш: аңа махсус укыйлар, мәктәпләрдә өйрәтәләр һ. б.

Әлбәттә, татарлар өчен әһәмиятле сорауларның тагын берсе ‒ ул японнарның татарларга мөнәсәбәте. Билгеле булганча, бу чорда чит илләрдә татарларны белмиләр, аларга карата булган караш та үзенчәлекле. Икенче бер татар студенты, Төньяк Американың Айова университетында белем алган Закир Габдуллин, мәсәлән, үзенең бер мәкаләсендә шундый мисал китерә. Монда татарларны һич белмиләр, аларны ниндидер кыргый халык дип уйлыйлар; шуңа күрә университетка укырга кергән татар студенты турында ишетү белән аны күрергә дип бөтен шәһәр халкы университетка җыела; аның турында газетада мәкалә бастыралар; хәтта трамвайда хатын-кызлар: «Күрсәң иде шул татарны, нинди кеше икән?!» – дип сөйләшәләр, инде әлеге татарны үз күзләре белән күргәч, гаҗәпләнүләрен яшермиләр23. Татарларга карата төрле илләрдәге мөнәсәбәтне чагылдырган мондый төрдәге мәкаләләр татар вакытлы матбугатында еш күренә. Шуңа күрә дә Ә. Ибраһимов аңа тукталырга карар кылгандыр, мөгаен.

Япон җәмгыятенә килгәндә, биредә дә, автор билгеләвенчә, татарларны начар беләләр, еш кына кыргызлар (бу очракта: казахлар) белән бутыйлар яисә ислам динендәге руслар дип уйлыйлар. Шулай да, мәкаләдән күренгәнчә, Япониядә татарларга мөнәсәбәт, башка илләр белән чагыштырганда, шактый тулы. Бу бигрәк тә Рус-япон сугышында әсирлеккә төшкән татарлар белән бәйле: алар, автор фикеренчә, татарларның кем һәм нинди тырыш халык икәнлекләрен күрсәткәннәр инде. Шуңа бәйле рәвештә галимнәр татарлар белән кызыксынганнар, аларның этнографиясен, тарихын, японнарның карашынча, үзләренең теленә шактый охшаш булган татар телен өйрәнә, сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу максаты белән япон фирмаларындагы хезмәткәрләргә татар телен өйрәтә башлаганнар һ. б.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Ә. Ибраһимов фикеренчә, Япония ‒ дөньядагы иң мөстәкыйль, азат, хөр һәм тәрәккыйпәрвәр (прогрессив) илләрнең берсе; анда мәгариф системасы да камил һәм нәтиҗәле; бу дәүләттә, башка кайбер илләр белән чагыштырганда, татарларга һәм мөселманнарга, татар мәдәниятенә (япон телендә татар спектакле күрсәтелә һ. б.) мөнәсәбәт уңай; шуңа күрә белемгә сусаган татар яшьләре, һичшиксез, Япония уку йортларын сайларга тиешләр.

Әлеге мәкалә ХХ гасыр башы татар җәмгыяте өчен актуаль булган дөньяви белемгә, мәгарифкә, яңалыкка омтылышны ачыклау ягыннан да, шулай ук мөһим булган татар (мөселман)-япон мөнәсәбәтләрен билгеләүдә дә әһәмиятле чыганак ролен башкара ала. Ул шулай ук чит илләрдә белем алган татар шәкертләренең эшчәнлеген өйрәнүдә бик кызыклы материал булып тора.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Амирханов Р. У. Некоторые особенности развития народного образования у татар в дооктябрьский период // Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. ‒ Казань, 1992. – С. 22.
  2. Усманова Л. Габдерәшит Ибраһим Япониядә // Габдрәшит Ибраһим: фәнни-биографик җыентык / Төз. М. Госманов, Ф. Галимуллин. – Казан: Җыен, 2011. – Б. 334.
  3. Акаси Мотодзиро (1864-1919) ‒ япон генералы, 1902-1905 елларда Россиядә хәрби атташе, Европадагы япон разведкасы агенты.
  4. «Кокурюкай» җәмгыяте Көнбатыш илләрне яклаучылар режимы белән көрәшә.
  5. Усманова Л. Күрс. хез. ‒ Б. 338- 340.
  6. 1912 елда «Ялт-Йолт» журналында басылып чыккан «Бик зур кешеләребез» дигән фельетонында Г. Тукай Габдрәшит һәм Әхмәдмөнир Ибраһимовларны искә ала (кара: Г. Тукай. Бик зур кешеләребез // Габдулла Тукай. Әсәрләр. Алты томда: 4 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 232-233).
  7. Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 362.
  8. Искәрмә һәм аңлатмалар // Габдулла Тукай. Әсәрләр. Алты томда: 4 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 393.
  9. Әхмәдмөнир Ибраһимов. Япониядәге университет студентыннан Госманлы университеты студентына хат // Сәбилүррешад. – 1328 (2). ‒ 2-9 т. ‒ № 52-234. – Б. 450-451.
  10. Мәһдиев М. Тарихи кыңгыравык (Бер гаҗәеп шәхес турында) // Мирас. – 1992. ‒ № 8. – Б. 81 (80-83).
  11. Төркуглы Исмәгыйль. ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы төрек-татар багланышлары // Чын мирас. – 2013. – № 2. – Б. 15.
  12. Фәүзия Ибраһимова – Габдрәшит Ибраһимовның беренче хатыны Мөнирәдән туган баласы, Әхмәдмөнир, Кадрия белән бертуган. Татар милли ашларына багышланган китабы 1909 елда басылып чыга.
  13. Ибрагимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казань: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. – 234 с.
  14. Шунда ук. – Б. 26.
  15. Искәрмә һәм аңлатмалар // Габдулла Тукай. Әсәрләр. Алты томда: 4 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 393.
  16. Төркуглы Исмәгыйль. Күрс. хез. – Б. 15.
  17. Әхмәдмөнир Ибраһимов. Япония җәмгыяте исламиядән // Вакыт. – 1914. ‒ 10 июль.
  18. Искәрмә һәм аңлатмалар // Габдулла Тукай. Әсәрләр. Алты томда: 4 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 393.
  19. Газетада мәкалә авторы Әхмәдмөнир Рәшид дип күрсәтелгән.
  20. Әхмәдмөнир Рәшид. Япониядә таләбә тормышы // Вакыт. – 1914. ‒ 21 май.
  21. Waseda, Japan`s Modern University // The American review of reviews. ‒ 1914. ‒ February. ‒ P. 231-233. Электронный ресурс. Режим доступа: https://babel.hathitrust.org/cgi/pt?id=njp.32101076870607;view=1up;seq=247.
  22. Мөхәммәд Бәркәтулла әфәнде // Вакыт. ‒ 1914. ‒ 19 август; Япониядә инородецлар мәсьәләсе // Вакыт. – 1914. ‒ 17 июнь.
  23.  Габдуллин З. Америка мәктүбләре // Вакыт. – 1913. ‒ 25 октябрь.

 

Әхмәдмөнир Рәшид. Япониядә таләбә тормышы

Берничә вакыттан бирле безнең татар шәкертләре арасында чит мәмләкәтләргә китеп укырга, хосусан гарәп мәдәниятен тәдкыйк итәргә1 яки гарәп ысулынча мәгълүмат кәсеп итәргә бер һәвәс уянганлыгы күреләдер. Бик күп шәкертләрнең Лондон, Берлин вә Париж кебек шәһәр вә мәмләкәтләрнең таләбә тормышын сорап язган хатларын анда торучылардан алып укыдыгым кеби, ишетергә дә туры килде. Шулай ук Америкада Сан-Францискода торучы мөхтәрәм «Вакыт» мөхбире Хәбибулла әфәнде дә2 шул рухта бик күп мәктүбләр ала имеш. Шундый ук мәктүбләр миңа Япониягә дә бик күп киләләр. Хәзергә кадәр килгән хатлар арасындагы иң мөһим вә җавап бирерлек булганлыгына 25-30 чамасында булды.

Шәкертләремез арасында һәр яктан мәгълүмат алырга, төрлечә тормыш юллары эзләргә, гыйлем тәхсыйль итәргә3 теләү хисенең бу дәрәҗәдә тирәннән уянуы кемне булса да сөендерерлек хәлләрдәндер дип уйлыймын. Хосусан сөальләрнең бик җитди булганнарын укып, хәзерге дәрәҗәдәге гомуми мәгълүматымыз вә мәктәпләремез илә шундый тирән уйлаучыларның мәйданга чыгуына сөенмәү мөмкин түгел. Бу сөальләрнең бик күп булуына мәбни4, мин аларны шушы рәвешчә җавап бирүне муафыйкъ таптым.

1нче сөаль.

Япониядә мәгарифнең тәрәкъкые өчен хөкүмәт тарафындан нинди мәгавәнәтләр5 күрсәтеләдер?

Япония хөкүмәте мәмләкәт эчендәге барча мәктәпләрне үз кулы астына алган; хосусый мәктәпләр ялгыз 5-10 гынадыр. Болар да миссионерларның, яхуд гарәп халыкларының иске правалы заманнарында ачкан мәктәпләрдер. Бу мәктәпләрнең шәкертләре дә күбрәк монда торучы чит җирләрдән килгән халыкның балаларыдыр. Башка мәктәпләр барчасы хөкүмәт тәхете идарәдә вә хоусый булганнары да ялгыз исмән вә рәсмән6 хосусый булып, хөкүмәт мәктәпләренең програмнарыннан вә хөкүмәтнең контроле астыннан һичбер вакыт читкә чыга алмыйлар. Хөкүмәт шәкертләре булсын, хосусый мәктәпләр булсын, барысы да «хөр тәгълим»7 ысулына күрә ясалган програмнар буенчадыр.

Әльяум8 хөкүмәт бу мәктәпләрнең шәкертләреннән ибтидаи9 дәрәҗәдәгеләрдән айда 7 тиеннән 20 тиенгәчә; рөшди10 дәрәҗәдәгеләрдән 30 тиеннән 50 тиенгә; игъдадия11 дәрәҗәдәгеләрдән 1 сумнан 3 сумгача, вә дарелфөнүн12 шәкертләреннән 3 сумнан 4 сум 50 тиенгәчә акча аладыр. Бу хөкүмәт мәктәпләрендә булсын, һәрбере дә бердер. Моннан артык мөсарыфка13 мохтаҗ булган мәктәпләргә хөкүмәт тәмам җитәрлек дәрәҗәдә һәрвакыт мөгавәнәт итә вә һичбер мәктәп хөкүмәттән сораган пособиесен алмыйча калмыйдыр. Ялгыз пособиенең сарыф иткән урыны ачык күрсәтелергә тиеш.

2нче сөаль.

Япониядә шәкерт тормышы илә тору өчен айда никадәр акча кирәктер?

«Шәкерт тормышы» сүзенең мәгънәсе бик киң. Чөнки шәкерт тормышы илә торып, айда 20 сум сарыф итү мөмкин булган кебек, айда 70 сум да сарыф итәргә мөмкин.

20-25 сум илә торыр өчен иң әүвәл тәмам япон ашларына үгрәнергә вә аларны ашый белергә кирәк. Японнар үзләре иртә дөге (суда пешкән) илә бераз торма вә бераз борчак ашыйлар. Төшенә шул дөге илә бераз балык вә янә тозлы торма вә борчак ашыйлар. Кичке ашларында башка бернәрсә булмый. Яки шул ук ашамлыклардыр. Шушы ашлар илә пансионнарда 15 сумларга торып буладыр. Калган 5 сум да китапларга вә вак мөсарыфка җитә. Ашау-эчүне көндә бер мәртәбә генә булса да үз мәмләкәтебездә үгрәнгәнчә кылганда да, айда азында 40-50 сум кирәк буладыр. Анларның барысын да үз ысулымызда иткәндә, 60-70 сум җитәдер.

3нче сөаль.

Япониядә фәнни мәктәпләр арасында иң алга киткәннәре кайсылары?

Япониядә иң алга киткән фән технологиядер. Токиодагы технологический институтта 28 факультет булып, чүлмәкчелек, столярлыктан башлап, кинематограф факультетына кадәр һәртөрле гыйлемләрне үгрәнү мөмкин. Бу мәктәпкә керер өчен Русиянең рөшди дәрәҗәсендәге мәктәпләрнең програмындан мәгълүматлы булу җитәдер; ялгыз инглизчә вә һәндәсә14 илә җәбер15 дә мөсәлләсатдән16 имтихан ителәдер. Бу имтиханнар барчасы инглизчәдер. Икенче дәрәҗәдә мөтәрәккый17 мәктәпләр полицейский, тыйб18 вә тел мәктәпләредер. Сәясәт фәнендә алга киткән мәктәп «Васеда» исемендәге 8 000 шәкертле хосусый бер дарелфөнүндер. Тыйб вә тел фәннәрендә исә хөкүмәтнең 6 мең шәкертле Токио дарелфөнүне вә 18 төрле тел тәгълим ителә торган Әлсинә әҗнәбия19 мәктәбедер. Шулай ук дарелмөгаллиминнекеләр20 соң елларда бик тәрәкъкый итеп киләләр.

Бу хакта «Американ ревью оф ревью» дигән21 бер мәҗәллә (журнал) шушы рәвешчә яза:

«Япониянең мәгарифтәге тәрәкъкыяте үлчәнер өчен аның дарелмөгаллиминнәрен кулга алып мисал күрсәтергә мөмкин. Япония дарелмөгаллиминнәре бер мөгаллим түгел, бәлки бер табиб, психолог, атлет, мусыйкый22 шинас23 вә мәрхәмәтле мөрәбби24 хәзерлиләр», ‒ ди.

4нче сөаль.

Япониядә, Америкада булган кебек һәм укып, һәм акча табып тамак туйдыру мөмкинмедер?

Һәр никадәр бик аз япон шәкертләренең моңар муафыйкъ булганлыклары күренсә дә, бу бик аз вә бик авырдыр. Чит халыклар өчен исә һич мөмкин түгелдер. Япониянең халкы күп, җире тар булганлыктан, бик күп японнарның да муафыйкъ эш таба алмый, дарелфөнүннәр икмаль итеп25 приказчиклык иткәнлекләрен яхуд рестораннарда лакейлык иткәнлекләрен күрдем.

5нче сөаль.

Япониядә ни кадәр ислам бар?

Бу сөаль иң авыр бер сөальдер. Чөнки моңа җавап бирер өчен иң әүвәл японнарның дингә булган карашларын аңлау тиеш була. Безнең татарларда дин беренче дәрәҗәдә вә милләт икенче дәрәҗәдә килгәне хәлдә, японнар милләтләрен диннәреннән артыграк ихтирам итәләр. Бинаән галия дини мәсьәләләр илә икенче дәрәҗәдә шөгыльләнәләр. Японнарның фикеренчә, ата-анасын танымаган бер кешенең хафага иман иттерүеннән файда юктыр, чөнки милләтпәрвәрлек японнарның асыл диннәре булган шинтоизмның (синтоизм)26 асыл вә асәседер.

Бу сәбәпкә мине һәр никадәр исламияткә мәхәббәт итүче вә исламиятне тәдкыйкъ итеп (җентекләп) үгрәнергә тырышучылар вә хосусан исламиятнең заманга муафыйкъ гали хөкемнәреннән ләззәт алып исламият хакында байтак әйберләр язучылар булса да, мөселманлыкның бездәге мәгънәсе илә мөселман булганнарга бик аз тугры киленә, бәлки юк дип әйткәндә дә хата булмаячактыр. Моның да сәбәбе монда чит җирләрдән килеп торучы вә исламиятнең игъмаль27 кыйсемне үгрәтерлек мәгълүматлы мөгаллимнәрнең вә мөгаен дини урынымызның да юклыгыдыр.

6нчы сөаль.

Япониядә һәм сәүдә, һәм тәхсыйль итү мөмкинме?

Япониядә безнең өчен мөмкин булган ялгыз шушы хосусдыр. Бу көн Япониягә Русиядән миллионнарча сумлык солдат итеге вә башка аяк киемнәре өчен төрле сорттан күннәр кертелә. Шулай ук май сәүдәсе көннән-көн тәрәкъкый итеп бара. Чөнки япон байлары вә хәллерәк халыклары соң елларда акрынлап Аурупа ашларына һәвәс итәләр вә майлы ашның бәдәнгә файдасын күреп, кайсыбер мәктәп-пансионнарда да риязат28 аш кебек япон ашларын акрынлап ташлап баралар. Шулай ук япон фабрикаларында соң елларда йон өчен бик зур ихтыяҗлар булып, елдан-ел йонлы маллар тукучы станоклар артып барадыр. Безнең татарларның специальносте булган шушы сәүдәләр бүген яһүдиләр кулында.

Монда сәүдәгәрләргә вә приказчикларга махсус һәртөрле фәннәрне үгрәтүче бик мөһим мәктәпләр бар. Бу мәктәпләрнең күбесендә дәресләр практика иләдер.

7нче сөаль.

Японнар безнең татарларга нинди күз илә карыйлар?

Японнар гомумән татарларны бик яхшы танымыйлар. Безне күбрәк инглиз вә рус китапларыннан укып таныганлыкларыннан, барыбызны да кыргызлар кеби дип беләләр; яки мөселман руслар диләр. Ләкин сугыш вакытында монда торган әсир солдатларымыздан берничәсе кем икәнлегебезне бер дәрәҗәгә кадәр аңлатканнар вә аннан соң тарихи вә этнография бәгъзе тәхкыйкълар29 илә шөгыльләнүче националист профессорлар да безне бер дәрәҗәдә тагын да якыннан танытып, телләремездәге охшашларны вә хосусан сарыф вә нәхүләремезнең30 тәмаман бер булганын күрсәтеп якынлаштырганнар. Шулай ук экономия ягыннан безнең татарларның Шәрыктагы урыннарын күрә белгән фирмалар безнең илә якынлашырга бик телиләр.

Хәтта берничә банкир конторалары яшь берничә японга татарча укытыр өчен мөгаллим алып укыттыра башладылар. Болар татарча үгрәнгәннән соң Маньчжуриядә вә Сибириядә вояжерлык31 итмәкче булалар.

8нче сөаль.

Япониядә шәкертләрнең сәясәт илә шөгыльләнүләренә мөсәгадә32 итәме?

Япония иң хөр мәмләкәтләрдән булганлыктан, һәркем теләсә ни илә шөгыльләнә аладыр, ләкин мәктәп бинасы эчендә һичбер сәяси сүз сөйләүгә мөсәгадә ителми, хәтта мөмкин мәртәбә дини бәхәсләрнең дә мәктәп эчендә сөйләнүенә мөсагадә итмиләр.

Ләкин мәктәп тышында шәкертләргә махсус әллә ничә төрле сәяси клублар, партияләр вә җәмгыятьләр бар. Бонлар арасында иң зуры асияле тәрәкъкыйпәрвәр таләбә җәмгыятедер. Җәмгыять әгъзалары арасында 6-7 йөз япон, шул ук микъдарда кытай, 200 кадәр куралы, 20ләп могул, сиямлы, һиндлы, төрек вә татар бар.

Бу җәмгыять күбрәк читтән килгән шәкертләргә юл күрсәтә. Мәктәпләргә керүгә васитачылык33 итә, шулай ук асияле шәкертләр арасында даими бер мөнәсәбәт вә мөгарриф34 вә шул юл илә Асия сәүдәсенә юл ачарга тырышадыр. Җәмгыятьнең рәисе граф Шибузава35 ел саен 10 мең сум чамаларында җәмгыятькә мөгавәнәт итеп шәкертләрнең һәр тәрәкъкыйләренә ярдәм итәдер.

(Галиәсгар Камал әфәнденең «Беренче театр» нам әсәре ошбу җәмгыятьнең театрында японча уларак мондан ике ай әүвәл уйналды).

***

Сөальләр бу кадәрдер.

Бу дәрәҗәгә кадәр мөляхәзә36 ителсә, ягъни бу сөаль вә җавапларның нәкыс37 икәнлеге күрелә белер. Әгәр мөфассал38 сөальләр бирүчеләр булса, янә вакыт-вакыт ошбу рәвешчә «Вакыт» сәхифәләрендә мәгьлүмат бирергә вәгъдә итеп, хәзергә шул кадәр илә тәмам итәм.

Әдмәдмөнир Рәшид.

P. S.

Мөрәҗәгать итүчеләргә адресым шул рәвешчәдер:

Tokyo, Waseda University, Munir Ibrahim.

Әхмәдмөнир Рәшид. Япониядә таләбә тормышы // Вакыт. – 1914. – 21 май.

 

СҮЗЛЕК:

  1. Тәдкыйк итү ‒ җентекләп тикшерү.
  2. Хәбибулла Байбулатов – Американың Сан-Франциско университетында белем алучы татар студенты, 1911-1914 елларда «Вакыт», «Сибирия», «Тормыш» газеталарында Америка уку йортлары, Америкада студентлар тормышы һәм яшәеш турындагы мәкаләләре дөнья күрә.
  3. Тәхсыйль итү – белем алу.
  4. Мәбни – нигезләнеп.
  5. Мәгавәнәт – ярдәм.
  6. Исмән вә рәсмән – исеме белән һәм рәсми рәвештә.
  7. «Хөр тәгълим» ‒ ирекле укыту.
  8. Әльяум ‒ бүгенге көндә.
  9. Ибтидаи – башлангыч.
  10. Рөшди – урта.
  11. Игъдадия – югары белем алуга әзерләү сыйныфлары.
  12. Дарелфөнүн – университет, югары уку йорты.
  13. Мөсарыф – сарыф итү.
  14. Һәндәсә – геометрия.
  15. Җәбер – алгебра.
  16. Мөсәлләсат – тригонометрия.
  17. Мөтәрәккый ‒ алга киткән.
  18. Тыйб ‒ медицина.
  19. Әҗнәбия – чит, туган булмаган.
  20. Дарелмөгаллимин – мөгаллимнәр әзерли торган уку йорты.
  21. «The American review of reviews» – Америкада чыга торган айлык журнал.
  22. Мусыйкый – музыкаль, музыкага караган.
  23. Шинас – кызыксынучан.
  24. Мөрәбби –тәрбияче.
  25. Икмаль итү – тәмамлау.
  26. Шинтоизм – синтоизм, Япониядәге традицион дин. Борынгы японлыларның анимистик ышануларына, күп санлы аллаһларга һәм үлгән кешеләрнең рухларына табынуларына нигезләнә. Үсеш дәверендә буддизм дине тәэсиренә дучар булган.
  27. Игъмаль – бар, булган.
  28. Риязат – файдалы.
  29. Тәхкыйкъ ‒ дөреслек эзләү, өйрәнү.
  30. Сарыф вә нәһү – морфология һәм грамматика.
  31. Вояжер – сәүдә фирмасының агенты, чит өлкәләрдә фирма эшләрен җайга салучы арадашчы.
  32. Мөсәгадә итү ‒ мөмкинлек бирү.
  33. Васитачылык – маклерлык.
  34. Мөгарриф – таныштыручы, хәбәр итүче.

38. Граф Шибузава (Шибусава) – Япониядә атаклы финанс бароны, сәнәгатьче.

39. Мөляхәзә – игътибар.

40. Накыс – аз, җитәрлек булмау.

41. Мөфассал – тулы, җентекле.

 

Әдәбият исемлеге

Амирханов Р. У. Некоторые особенности развития народного образования у татар в дооктябрьский период // Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. ‒ Казань, 1992. – С. 22-60.

Габдуллин З. Америка мәктүбләре // Вакыт. – 1913. ‒ 25 октябрь.

Ибрагимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казань: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. – 234 с.

Төркуглы Исмәгыйль. ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы төрек-татар багланышлары // Чын мирас. – 2013. – № 2. – Б. 5-19.

Мәһдиев М. Тарихи кыңгыравык (Бер гаҗәеп шәхес турында) // Мирас. – 1992. ‒ № 8. – Б. 80-83.

Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б.

Рәшид Әхмәдмөнир. Япониядә таләбә тормышы // Вакыт. – 1914. ‒ 21 май.

Усманова Л. Габдерәшит Ибраһим Япониядә // Габдерәшит Ибраһим. – Казан: Җыен, 2011. – Б. 331-364.

Waseda, Japan`s Modern University // The American review of reviews. 1914. ‒ February. ‒ P. 231-233. Электронный ресурс. Режим доступа: https: babel.hathitrust.org/cgi/pt?id=njp.32101076870607;view=1up;seq=247.

 

References

Amirkhanov R. U. Nekotoryye osobennosti razvitiya narodnogo obrazovaniya u tatar v dooktyabrskiy period [Some peculiarities of public education development among Tatars in the pre-October period]. IN: Narodnoye prosveshcheniye u tatar v dooktyabrskiy period [Public education of Tatars in the pre-October period]. Kazan, 1992, рр. 22-60.

Gabdullin Z. Amerika mеktublеre [Letters from America]. IN: Vakyt, 1913, no. 1329, 25 oktyabr.

Ibragimova F. Master kulinarii: podarok dlya dam = Ash ostasy: hanymnarga һеdiya [Master of cooking: a gift for women]. Kazan, Izd-vo “Poznaniye” Kazan Innovation  University publ., 2017, 234 р.

Ismail Turkoglu. ХIХ gasyr khyry – ХХ yuz bashu turek-tatar baglanyshlary [Turkish-Tatar relations in the late 19th ‒ early 20th cetury]. IN: Chyn miras, 2013, no. 2, рр. 5-19.

Mеkһdiyev M. Tarihi kyngyravyk (ber gazhaep shеhes turynda) [The bell of history (About an amazing person)]. IN: Miras, 1992, no. 8, рр. 80-83.

Rami I. G., Dautov R. N. Adebi suzlek (elekke chor adebiyaty һem medeniyate buencha kyskacha beleshmelek) [Literary dictionary (short reference book on literature and the past century culture]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2001, 399 p.

Rashid Akhmedmunir. Yaponiyada talebe tormıshy [The life of a student in Japan]. IN: Vakıt, 1914, 21 may.

Usmanova L. Gabdereshit Ibrahim Yaponiyada [Gabdrashit Ibragimov in Japan]. IN: Gabdereshit Ibrahim. Kazan, Zien publ., 2011, pp. 331-364.

Waseda, Japan`s Modern University. The American review of reviews. 1914, February, p. 231-233. [On-line]. Available at: https: babel.hathitrust.org/cgi/pt?id=njp.32101076870607;view=1up;seq=247.

 

Сведения об авторе

Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru.

 

About the author

Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 04.02.2019 г., опубликована:

Мортазина Л. Р. «Кояш ватаны иленнән» хат (татар студенты Япония турында) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2019. – № 2. – Б. 122-135.

 

Submitted on 04.02.2019, published:

Мurtazina L. R. “Koyash vatany ilennеn” hat (tatar studenty Yaponiya turynda) [A letter from “the land of the rising sun” (Japan through the eyes of a Tatar student)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2019, no. 2, pp. 122-135.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В Казани День Белого цветка проводился в 1912-1917 гг. В статье рассматривается роль казанской интеллигенции в организации праздника, участие медицинской общественности в процессе
В статье анализируются и описываются эпиграфические памятники, установленные на могилы родственников Г. Баруди, а также представлены результаты работы по расшифровке арабоязычных и
В статье на примере Казанской губернии показано, как государство и местные органы управления регулировали сферу культуры после Февральской и Октябрьской революций.
Публикация посвящена рассмотрению истории органов ЗАГС на территории Казанской губернии (АТССР) в первые годы после установления советской власти (1917-1921).
В статье рассматриваются вопросы становления и развития национального тюрко-татарского школьного образования в Дальневосточной республике в 1921-1922 гг.
Статья посвящена такому малоизученному виду помощи населению ТАССР в голодные 1921-1923 гг., как посылочные операции. Помощь голодающим в форме посылок оказывали в основном иностра