А. М. Гайнетдинов. Г. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр

Татар эпиграфикасының фән өчен зур әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты соңгы елларда эпиграфик экспедицияләр оештыра башлады. Казан шәһәрендәге татар зиратларында сакланган эпиграфик истәлекләр галимнәр тарафыннан моңарчы әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән иде. Бу фәнни бушлыкны тутыру өчен, 2016 елда без Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында сакланып калган ташъязмаларны тәфсилләп тикшердек, шулай ук аларның урыннарын билгеләдек. Шул рәвешле, Яңа бистә каберстанында безнең тарафтан барлыгы 1 500 тирәсе ташъязма истәлек табылды. Зираттагы иң борынгы кабер ташы 1813 елга карый, ул Йосыф Бикбау улына куелган. Тупланган материал нигезендә 1 300гә якын кабер иясенең исемнәре ачыкланды һәм аларның тулы исемлеге төзелде. Кызганычка каршы, 200гә якын борынгы ташбилгеләрнең кемгә куелганлыгын ачыклап булмады, чөнки алар инде ватылган һәм текстларына зыян килгән, күбесенең фрагментлары гына сакланып калган. Яңа бистә зиратында бик күп атаклы шәхесләргә куелган истәлекләр табылды. Мәсәлән, олуг дин галимнәребез белән бәйле кабер ташларын, шулай ук Апанаевлар, Апаковлар, Юнусовлар, Борнаевлар, Замановлар, Әҗемовлар, Үтәмешевләр, Аитовлар, Яушевлар, Субаевлар һәм башка затлы нәселләргә караган шәхесләрнең ташбилгеләрен, шул исәптән могтәбәр галимебез Галимҗан Барудига нисбәтле борынгы кабер ташларын ачыкладык. Хәзер инде безнең максат – барлык истәлекләрнең текстларын тулысынча хәзерге татар теленә күчереп чыгу, эпиграфик мирасыбызны халыкка кайтару.