З. Н. Кириллова. Татарстанда латин алфавитына күчү мәсьәләсе (1920нче еллар)

Борынгы язма традицияләргә бай татар теле XVII-XVIII йөзләрдә һәм XIX гасырның беренче яртысында Россиянең эчке сәясәтендә һәм Көнчыгыш илләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә икенче дәүләт теле вазифасын башкара. Шулай да татар теленең тарихта беренче тапкыр рәсми рәвештә дәүләт теле булып игълан ителүе бары 1921 елда гына мөмкин була. Нәтиҗәдә 1920нче елларда татар телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә гамәлгә кертү буенча киң эш җәелдерелә: татар теле дәүләт оешмаларында, мәгариф эшендә, барлык шәһәр, район һәм авыл җирлекләрендә дә дәүләт теле сыйфатында кулланыла башлый.
Мең елдан артык гарәп язуыннан файдаланган татарлар арасында аның телгә туры килмәве, үзгәрешләр кирәклеге хакындагы фикерләр күп әйтелә, шулай да нигездә гарәп алфавитына үзгәртүләр кертү хакында сүз бара.
Татар теле орфографиясенә реформа ясау буенча ун елдан артык барган бәхәсләр 1920нче еллар башында күренерлек нәтиҗәгә китерә: алты сузык аваздан торган орфография нигез итеп алына, һәм бу татар халкы өчен шактый зур адым була. 1920 елның 1 декабренә Мәгариф комиссариатының фәнни бүлеге коллегиясе утырышында орфография төзү буенча комиссия составы игълан ителә. Әлеге комиссиягә «Эшче», «Татарстан», «Кызыл Шәрык», «Кызыл армия» газеталары мөхәррирләре, Татарстан дәүләт нәшрияты вәкилләре һәм тугыз белгеч кертелә: Мөхетдин Корбангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдигый, Гаяз Максуд, Гали Рәхим һ. б. 1920 елның 13 декабрендә Татарстан халык комиссарлары советы тарафыннан кабул ителгән декретның бер маддәсе татар теле орфографиясенең нигезе итеп алты сузык авазны алу һәм, нечкә сүзләрне калыннардан аеру өчен, махсус билге кертү мәсьәләсенә багышлана. Яңа орфография 1922 елда Татарстан Республикасы буенча тулысынча урнашып бетә һәм әкренләп республикадан читтә булган татар вакытлы матбугатына да керә башлый.