Л. Р. Мортазина «Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсыйль итәргә кирәк» (Ике татар студенты Америкада)

Испокон веков татары получали образование в разных странах мира. К концу ХIХ в. бурное развитие промышленности и торгово-коммерческих отношений в России, в татарском обществе в том числе, требовало светски образованных людей. Это привело к увеличению количества юношей, обучающихся в русских учебных заведениях и университетах Турции и Европы. После 1910-х гг. татары с целью получения образования устремились в новые для них страны, в том числе и в США. Татарские юноши поступали в университеты Вальпараисо, Сан-Франциско, Айова и другие. Информация о них публиковалась на страницах татарских газет и журналов («Вакыт», «Шура» и др.), что, несомненно, вызывало огромный интерес у читателей – молодых людей, шакирдов медресе, желающих получать образование в университетах и колледжах США. Редакции татарских газет публиковали ответные письма – статьи о правилах приема, порядках и условиях учебы и жизни. Авторами статей выступали татарские студенты, которые обучались в американских университетах. В представленной статье дается информация о двух таких татарских студентах – Фуаде Анварове и Галимзяне Сайфульмулюкове. Они проходили обучение в университете Вальпараисо, известного больше как «Гарвард для бедных», анализируются статьи, посвященные их жизни и учебе в Америке, написанные одним из них – Ф. Анваровым. Также автором упоминаются статьи других татарских студентов об американских учебных заведениях. Все они были опубликованы в 1911-1915 гг. в татарской периодической печати. В работе впервые вводятся в научный оборот новые архивные документы из зарубежных архивохранилищ.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.03.2018
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2018

Аннотация

Испокон веков татары получали образование в разных странах мира ‒ Китае, Турции, Каире и др. К концу ХIХ в. бурное развитие промышленности и торгово-коммерческих отношений в России, в татарском обществе в том числе, требовало светски образованных людей. Это привело к увеличению количества юношей, обучающихся в русских учебных заведениях и университетах Турции и Европы. После 1910-х гг. татары с целью получения образования устремились в новые для них страны, в том числе и в США. Татарские юноши поступали в университеты Вальпараисо, Сан-Франциско, Айова и другие. Информация о них публиковалась на страницах татарских газет и журналов («Вакыт», «Шура» и др.), что, несомненно, вызывало огромный интерес у читателей – молодых людей, шакирдов медресе, желающих получать образование в университетах и колледжах США. Редакции татарских газет публиковали ответные письма – статьи о правилах приема, порядках и условиях учебы и жизни. Авторами статей выступали татарские студенты, которые обучались в американских университетах. В представленной статье дается информация о двух таких татарских студентах – Фуаде Анварове и Галимзяне Сайфульмулюкове. Они проходили обучение в университете Вальпараисо, известного больше как «Гарвард для бедных», анализируются статьи, посвященные их жизни и учебе в Америке, написанные одним из них ‒ Ф. Анваровым. Также автором упоминаются статьи других татарских студентов об американских учебных заведениях. Все они были опубликованы в 1911-1915 гг. в татарской периодической печати. В работе впервые вводятся в научный оборот новые архивные документы из зарубежных архивохранилищ.

 

Abstract

From the dawn of time Tatars have gained their education in different places of the world, such as China, Turkey, Cairo, etc. By the late 19th century the industrial boom and development of trade and commercial relations in Russia, including the Tatar society, demanded secular-educated people. This resulted in an increase in the number of young men studying at Russian educational institutions and universities of Tukey and Europe. After 1910, to gain education Tatars directed on countries being new for them, including the United States of America. The Tatar young men entered universities of Valparaiso, San Francisco, Iowa, etc. Information about them was published in Tatar newspapers and magazines (“Vakyt”, “Shura”, etc.), that, doubtless, aroused great interest on the part of readers – young people, madrasah shakirds and the ones who wanted to gain their education at the US universities and colleges. Tatar newspaper offices were publishing return letters – articles on admission regulations, rules, and terms of studies and everyday life. The authors of the articles were Tatar students studying at American universities. The present work provides information on two Tatar students – Fuad Anvarov and Galimzyan Saufulmulyukov. They studied at Valparaiso University, commonly known as “Harward University for the poor”. The paper analyzes the articles devoted to their lives and studies in America written by one of them – F. Anvarov. Besides, the author mentions some articles on American educational institutions written by other students. All the articles were published in 1911-1915 in Tatar periodical press. New archival documents from foreign archive depositories are introduced into scientific discourse for the first time.

 

Ключевые слова

Просвещение, светское образование, учебные заведения, студент, Америка, Индиана, Университет Вальпараисо, газета «Вакыт», журнал «Шура», Фуад Анваров, Галимзян Сайфульмулюков.

 

Keywords

Education, secular education, educational institutions, student, America, Indiana, Valparaiso University, “Vakyt” newspaper, “Shura” magazine, Fuad Anvarov, Galimzyan Sayfulmulyukov.

 

Татарлар арасында чит илләрдә белем алуның шактый бай тарихы бар. Бик борынгы төрки, Идел Болгары, Алтын Урда чорларында ук Кытайга, мөселман илләренә барып уку мәртәбәле саналган. Бу традиция урта гасырларда да дәвам иткән. ХIХ гасыр ахырларында сәнәгать, сәүдә-коммерция өлкәсендә элекке тәртипләр белән эш алып бару мөмкинлеге кимү белән, дөньяви белемгә булган ихтыяҗ да бермә-бер арта. Бу исә татарларның рус гимназияләре, университетлары, Европа һәм Америка уку йортлары белән кызыксынуларына китерә. ХХ гасыр башында милли тәрәкъкыять татар җәмгыятендәге иң төп идеологиягә әверелә. Аның нигезендә, иң беренче чиратта, яңача шартларга туры килгән белем бирү концепциясе – аң-белем, мәгърифәт, дөньяви белемнәр өлкәсендә татарларны Европаның башка алдынгы мәдәниятле милләтләре дәрәҗәсенә күтәрү идеясе ята. Әлегә бу шартлар үтәлерлек җирлек әзер булмау сәбәпле, татар яшьләре, дөньяви, заманча таләпләргә туры килерлек гыйлем алу максаты белән күпләп чит ил университетларына омтылалар.

Дөньяви белем алу, чит телләр үзләштерү заман таләбе булуын шул чорның күренекле галимнәре дә таныган. Шиһабетдин Мәрҗанинең: «Үз милләтемезнең яшәргә тырышуы, үз эшене үзе эшли алуы, хәят миданендә изелеп калмавы өчен Аурупаның голүм вә мәгарифенә, һөнәр вә сәнәгыятенә зур ихтыяҗымыз бар. Аурупаның мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы. Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсыйль итәргә кирәк. Гыйлем берлә мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары юк», ‒ дигән сүзләрен заманында шәкертләре бик еш искә ала торган була1.

1910 елларда татар матбугатында чит ил уку йортларында белем алу, анда укырга керү шартлары, укытуның торышы һәм башка мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр күренә башлый. Мондый язмалар бигрәк тә «Вакыт» газетасында күп басыла. Бу, мөгаен, газетаның мөхәррире – Төркиядә белем алган, Европада сәяхәттә булган, андагы тәртипләргә сокланган, милли алгарышның Европадагы кебек алга киткән мәгарифтән башка мөмкин түгеллеген яхшы аңлаган Фатих Кәрими шәхесе белән дә бәйледер дип карарга кирәк. Газета битләрендә ул татарларны үзенең мәгърифәткә нигезләнгән Европа тәрәкъкыяте турындагы мәкаләләре белән таныштырып бара. Ихтимал, әлеге язмаларны укыган чит ил студентларының үзләренең уку йортлары турында мәкаләләрне нәкъ менә «Вакыт» газетасына җибәрүләре дә шуның белән бәйледер.

Мисал өчен, Истанбулда укып, француз телен үзләштергәннән соң Лозанна һәм Льеж университетларында белем алган Галимҗан Идриси2 матбугатта татар яшьләрен тәрәкъкыять үзәкләре булган, телләр өйрәнүдә чиксез мөмкинлекләр тудырган Европа, Япония, Америка мәктәпләрендә укырга чакырып язган мәкаләләре белән чыгыш ясый. Икенче бер татар егете ‒ Сан-Францискода белем алучы Хәбибулла Байбулатовның «Вакыт» газетасының 1911 елгы 11 сентябрь санында «Америкадан мәктүб» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Газета мөхәрриренә атап язылган әлеге хатта автор Америкада химия мәктәбенә укырга керүе, мәктәптә укуның түләүсез булуы, кайсы илдән килүенә карамастан, биредә һәркемне кабул итүләре, программаның һәм уку тәртибенең камил булуы турында яза. Үзенә Америкага укырга китәргә мөмкинлек тудыруда матди ярдәм иткән якыннарына һәм дус-ишләренә рәхмәт белдереп, Х. Байбулатов: «максудым – һәр ни кадәр җәфа чигеп булса да, бер һөнәр үгрәнгәннең соңында үз ватандаш вә милләттәшләремә хезмәт итмәк вә файда китермәктер», ‒ дип белдерә һәм Сан-Франциско университетында уку турында кызыксынучылар өчен үзенең адресын күрсәтә3. Бу хат басылып чыкканнан соң, редакциягә һәм хат авторының үзенә Америкада белем алырга теләгән татар яшьләреннән әлеге уку йортына керү һәм уку шартлары, уку эшләре турында сорап язган бик күп хатлар килә. Җавап йөзеннән Х. Байбулатов шул ук газетаның 1912 елгы 9 март санында «Америкадан мәктүб» дигән мәкаләсен бастырып чыгара. Автор үзенә атап язылган хатларның шактый күп булуы, инде кайберләренә җавап бирсә дә, алга таба вакытының бик күп сарыф ителүен сәбәп итеп, барлык кызыксынган укучыларга әлеге уку йорты турында аңлатма язып бирергә карар кылуын хәбәр итә4. Язмадан күренгәнчә, Америка мәктәпләрендә белем алырга омтылган яшьләр арасында «Галия» мәдрәсәсе шәкертләре, шулай ук Омск, Петербург, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татар яшьләре була. Автор хәбәр итүенчә, әлеге мәктәпләргә керү өчен ишекләр һәркемгә ачык, бары тик инглиз телен белү генә таләп ителә, аны шунда ук өйрәнергә мөмкин. Шулай да автор Мәскәү яисә Петербург кебек шәһәрләрдә махсус курсларда алдан ук уку телен үзләштереп барырга киңәш итә. Мөһим шартларның тагын берсе – Америка уку йортларына керү өчен сәламәтлекнең нык булуы, бигрәк тә күзләрнең сау булуы, чөнки, «әгъзаңның берәр җире зәгыйфь булса яки күзең авырулы булса, Америкага бара торган пароходка утыртмыйлар, билет бирмиләр»5.

Шул ук «Вакыт» газетасының 1914 елгы 11 февраль санында Америкада белем алучы тагын бер татар егете Закир Габдуллинның6 фотосы һәм «Америка мәктүбләре» башы астында «Америкада әҗнәби мәмләкәт талибәләре» дигән мәкаләсе басылып чыга7. Ул чыгышы белән Уфа губернасы Бәләбәй өязеннән, Истанбулда, Мисырда укыганнан соң, 1913 елда Америкага күчеп, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Яшьләрне Америка уку йортлары белән таныштыручы мәкаләләр башка матбугат чараларында да дөнья күрә. Әйтик, 1914-1915 елларда «Шура» журналында Американың Индиана штатындагы Вальпараисо университетында белем алучы татар студенты Фуад Әнвәровның «Вальпараисо университеты (Америкада)» дигән мәкаләсе «Вакыт»тан күчереп басыла8. Күпмедер вакыт узганнан соң, «Вакыт» газетасының 1915 елгы 23 сентябрь санында «Америкада татар шәкертләре» дигән исем астында Фуад Әнвәров һәм аның белән бергә укыган Галимҗан Сәйфелмөлековның фоторәсеме һәм алар турында кыскача мәгълүмат дөнья күрә9.

Әлеге ике егетне Америкага нинди җилләр ташлады икән соң? Алда искә алынган мәкаләгә караганда, Ф. Әнвәров чыгышы белән Себердән, ә Г. Сәйфелмөлеков Ташкент шәһәреннән була. Америкага алар авыр юллар үтеп, Истанбул аша килеп ирешәләр. Автор татар яшьләре дә Вальпараисо университеты кебек танылган уку йортларында укырга тиеш дип саный: «Без дә башка милләт яшьләре кебек барлыгыбызны күрсәтик, татарның нәрсә икәнлегеннән хәбәре булмаган америкалыларга аның Шәрыктан туып килә торган кояш шикелле төрле вә өметле бер милләт булганын белдерик. Үземездән гали булган башка милләтләр арасында таралыйк. Алардан дәрес алып бераз дөнья күрик»10. Бу урында шуны да искәртеп үтү кирәк, Вальпараисо дип аталган шәһәрнең бер үк вакытта ике илдә ‒ Чилида (Көньяк Америка) һәм Төньяк Американың Индиана штатында булуы сәбәпле, Ф. Әнвәров укыган белем йортын билгеләүдә төрлелек күзәтелә. Гәрчә ул үзенең мәкаләсендә Валпараисо университетының Индиана штатында икәнлеген ассызыкласа да, И. Рәми һәм Р. Даутов белешмәлегендә ул Чилидагы Вальпараисо университетында укый дип күрсәтелә11.

Америкада белем алучы әлеге татар студентларының берсе – Ф. Әнвәров турында кайбер мәгълүматлар АКШның Вальпараисо университеты12 документларында да табылды. Университетның 1915-1916 елгы бюллетенендә Россиядән укырга килгән Ф. Әнвәров (Фуад Анверофф) турында кыскача белешмә бирелә13. Бу документ нигезендә аның әлеге университетның әзерлек курсларында укуы билгеле булды. Вальпараисо университетының 1914-1915 елгы студентларны исәпкә алу кенәгәсенең алтынчы битендәге мәгълүматларга караганда, чыгышы белән Себердән, Зайсан өязеннән (хәзерге Казахстанның Зайсан районы) булган Ф. Әнвәров 1914-1915 елларда биредә авыл хуҗалыгы белгечлеге (агрокультура) буенча белем алган, чит телләр, геометрия, тарих, стереометрия, алгебра, борынгы тарих кебек предметларны үзләштергән. Документлардан күренгәнчә, татар студенты укуда шактый зур уңышларга ирешкән – алда санап үтелгән предметлар буенча югары баллар (70-95 балл) җыйган14. Кызганычка каршы, мәгълүматлар 1915 елның март ае белән төгәлләнә. Шәкертләрнең икенчесе ‒ Г. Сәйфелмөлеков турында әлегә мәгълүматлар табылмады.

Искә алынган язма татар яшьләрен Вальпараисо университеты, анда керү шартлары белән таныштыру максатыннан язылган. Шул сәбәпле анда уку, яшәү шартлары бик тәфсилле рәвештә тасвирлана. Бер үк вакытта авторның университетны яратуы, анда белем алуы белән горурлануы да күренеп тора. Автор язуынча, университет «демократический әсасларга корылган. Монда нәсел, байлык, кибарлык, мәзһәб, милләт, табгалек (кемгәдер иярү) кебек нәрсәләр һичбер роль уйнамыйлар»15. Америкадагы мәгариф өлкәсендәге алга китешне Россиядә яшәүче мөселманнарның мәгарифе белән чагыштырып, ул аерманың бик зур икәнлеген ассызыклый.

Авторның язуынча, бу чорда әлеге университетта дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар агрономия, авыл хуҗалыгы, сәүдә, медицина, хокук, ташчылык, табигать белемнәре, мәгариф, музыка һәм башка белгечлекләр буенча белем ала. Билгеле булганча, Индианадагы Вальпараисо университеты Америкадагы ир һәм кыз балалар бергә укый торган иң зур тарихлы уку йортларының берсе була. ХХ гасыр башында ул яхшы белем бирә торган, шул ук вакытта чагыштырмача арзанлы университет буларак дөнья күләмендә таныла. Аны хәтта «ярлылар өчен Гарвард» дип тә атап йөрткәннәр. Әлеге университет гамәли белем, тормыш өчен кирәкле һөнәрләр бирү, белемнең хезмәткә, тормышка якынлыгы принципларына корылган була. Аның татарлар арасында шөһрәт казануы да, беренче чиратта, шуның белән бәйледер, мөгаен.

Студентлар арасында Россиядән, Англия, Испания, Италия кебек Европа илләреннән килгәннәр, шулай ук иранлы, яһүди, гарәп һәм башка милләт вәкилләре була. Авторның билгеләвенчә, университетта бигрәк тә рус телендә сөйләшүчеләр күп, бу яктан караганда, «бу җирне Русия инородецларының колониясе дип әйтергә мөмкиндер»16. Шул ук вакытта Ф. Әнвәров мөселманнарның саны бик аз – бары тик җиде генә кеше булуын яза17.

Студент Ф. Әнвәров, Россиядән килгән кеше булу сәбәпле, ирексездән үз ватанындагы һәм биредәге уку йортларын, андагы тәртипләрне чагыштыра һәм Америкада бу яктан эшнең куелышы чагыштыргысыз югары дип билгели. Аны бигрәк тә университет җитәкчелегенең укучыларга карата булган мөнәсәбәте сокландыра. Автор билгеләвенчә, нинди милләттән булуына һәм нинди динне тотуына, матди хәленә карамастан, әлеге уку йортында һәр студентка бер үк төрле караш булдырылган. Мәктәп идарәсе тарафыннан билгеләнгән тәртипләр һәр студентның кызыксынуларын, теләкләрен һәм иҗтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән. Шуңа күрә ул шәкертләр арасында зур хөрмәт казанган. Шуның өстенә университетка уку теләге белән килгән бер генә кеше дә кире борып җибәрелми, чөнки Америкада белем йортына килгән кешене кире кагу, гыйлем алудан өметен өзү зур гөнаһ санала18. Шәкертнең укырлык, торырлык байлыгы булмаган очракта, мәктәп идарәсе үзе җаен табып, аны укыта, эш, фатир бирә, вакытлыча аны кирәкле һәрнәрсә белән тәэмин итә. Шул ук вакытта, болар берсе дә бушка эшләнми, чөнки Америкада «буш», «сәдака» дигән нәрсәләр юк, монда һәр нәрсә эш белән үлчәнә һәм билгеләнә19.

Мохтаҗ шәкертләрне мәктәп идарәсе үзе тәэмин итә (кредит бирә), әлеге студентның укуы һәм яшәве өчен киткән һәр чыгымны соңыннан түләү шартлары билгеләнгән расписка ала. Каникул вакытларында идарә аңа үзе белгән һәм аңа туры килгән берәр эш табып бирә. Шулай итеп, акча тапкач, шәкерт үзенең мәктәп идарәсенә булган бурычын түли, киләчәктә укыр өчен беркадәр күләмдә акча туплый. Шул рәвешле матди ягы бик үк җитеш булмаган студент та укып һәм бер үк вакытта һөнәр үзләштереп, университетны тәмамлап чыга алган. Әлеге мөмкинлекнең тудырылуы, Ф. Әнвәров билгеләп үткәнчә, «бик бәрәкәтле хәрәкәт». Ләкин шул ук вакытта кайбер укучыларның каникуллар вакытында гына укуга түләрлек акчаны табып бетерә алмаулары да очрый, алар, укуларын туктатып торып, эшләп алырга мәҗбүр булалар. Язмадан билгеле булганча, әлеге ике татар студенты да нәкъ шул рәвешле укырга мәҗбүрләр. Алар, акчасызлык сәбәпле, укуларын ике ел ярымга кичектереп, шул вакыт эчендә алга таба мәктәптә укуларын тәэмин итәр өчен акча табуны үзләренә максат итәләр20.

Ф. Әнвәров уку йортындагы тәртипләрнең дөрес куелышы, акыллы тормышка ашырылуы – уңышка ирешүгә ярдәм итүче зур көч дип саный. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: биредә мәктәп идарәсе – ул шәкертләр үзләре. Алар киңәшләшеп, фикерләшеп, укуга һәм яшәүгә кагылышлы һәр мәсьәләне үзләре хәл итәләр. Мәктәп мөдире аларның эшенә күзәтчелек итә, кирәк вакытта туры юлны күрсәтә21.

Америка һәм Россия мәктәпләрендәге аерма гыйлем һәм мәгарифкә карашның төрле булуында да күренә. Россиядән аермалы буларак, монда гыйлем дип эшли белүгә, аз гына булса да акча китерерлек һәрбер эшкә әйтәләр22. Ике илнең мәгарифе арасындагы аерманы автор эшкә булган мөнәсәбәттә дә күрә. Россиядә гыйбадәт кылган кеше яхшы саналса, биредә, аның фикеренчә, эшләгән кеше мактаулы. Америкалылар иң зур гөнаһларның берсе итеп эшләмәүне, эштән тартынуны саныйлар23. Шуңа күрә, Әнвәровның ышануынча, биредә Россиядәге күп кенә тәртипләрне, аерым алганда, эшкәртелми яткан җирләрнең булуын, ул җирләрнең хуҗаларының җир эшкәртү алымнарын өйрәнмәүләрен, начар яшәүләрен һич кенә дә башларына сыйдыра алмаячаклар24.

Вальпараисода дәрес бирү ысуллары да Россиядәгедән шактый аерыла. Монда дәресне тәгаен итү шәкертләрнең үзләренә тапшырылган. Шәкерт үзенең көче җитүенә карап, көненә дүрт-алты сәгать укырга мөмкин, чикләү куелмаган. Һәр дәрес өчен бер мөгаллим билгеләнгән, һәр мөгаллимгә бер сыйныф бирелгән. Кабинет системасы бар, укучылар үзләре төрле сыйныф бүлмәләренә кереп белем алалар25.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, шуны ассызыкламый мөмкин түгел. Ф. Әнвәровның бу мәкаләсе Америка мәктәпләренә, гомумән андагы уку һәм яшәү шартларына сокланып һәм бары тик уңай якларын күреп кенә язылган. Ул андагы кимчелекләргә тукталмый. Гомумән алганда, бу елларда «Америка мәктүбләре» башы астында «Вакыт» газетасында дөнья күргән мәкаләләрнең дә барысы шул рухта язылган. Ф. Әнвәровның «Вальпараисо университеты (Америкада)» мәкаләсенә Галимҗан Ибраһимов та игътибар итә. Ул үзенең 1915 елда «Йолдыз» газетасында басылып чыккан «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр» дигән хезмәтендә Ф. Әнвәровның фикерләренә тәфсилле тукталып, аларны М. Горькийның Америка турындагы сүзләре белән чагыштыра. «Горький Американың матди хәятене куәтләренә хәйран булып яза. Ләкин аның алдында табынмый», ‒ ди ул, Ф. Әнвәровның Америкага мөкиббән китүенең сәбәпләрен эзләп26.

Ф. Әнвәров Вальпараисо кебек чит ил уку йортларында татар шәкертләренең күбрәк булуын тели, киләчәктә алар, шаять, күбрәк булырлар, дип ышаныч белдерә. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан килеп, тырышып гыйлем алучы яшьләргә карап: «Бездә дә тырыш, гыйлем-мәгърифәт гыйшкы булган, шуның илә бәрабәр зиһен вә фикерләре башка милләт балаларыннан бер дә ким булмаган татар балалары аз түгел. Шушындый җирләрдә укысалар, боларның да башка милләт балалары шикелле үк кеше булачаклары, болар арасында да зур кешеләр, гыйлем-мәгърифәт әһелләре, һөнәр вә сәнәгать әрбабы җитешәчәге кояш кебек заһирдыр (ачык)», ‒ дип чын күңелдән ышанып яза27.

Татар яшьләрен Вальпараисо университетына чакырып, Ф. Әнвәров һичшиксез үтәлергә тиешле шартларны күрсәтә. Болар: инглиз телен белү, билгеле бер күләмдә уку өчен түләү өчен акча туплау. Россия урта мәктәпләренең шәһадәтнамәсен алган кешеләрне биредә югары бүлеккә (университетка) имтихансыз кабул итәләр, булмаган очракта, монда килгәч, ике елда урта мәктәпне тәмамлап, университетка керергә мөмкин, ди. Фуад Әнвәров та, алда искә алынган автор (Х. Байбулатов) кебек үк, Вальпараисо университетына укырга керергә теләүчеләргә күзләренең сәламәт булуына игътибар итәргә, сәфәргә чыкканчы ук күзләрен яхшы докторга күрсәтеп, сәламәтлекләре турында шәһадәтнамә алырга киңәш итә. Чөнки, аның язуынча, күзләре сәламәт булмаган кешеләрне монда кертмиләр, аеруча Нью-Йоркта юлчыларның күзләрен дикъкать белән тикшерәләр28. Тагын да күбрәк мәгълүмат алырга теләгән кеше булса, үзенә мөрәҗәгать итәргә кушып, автор үзенең адресын күрсәтә29.

Кызганычка каршы, Америкада белем алган ике татар студентының моннан соңгы язмышы турындагы мәгълүматларны табу әлегә мөмкин булмады. Ләкин, булган кадәр материалларга таянып та, милләтебезнең бу ике фидакарь улының халкыбызны мәгърифәтле итү, аны дөнья күләмендә таныту өчен шактый хезмәт итүләрен күреп була. ХХ гасыр башында Америка, Европаның атаклы университетларында белем алган татар егет-кызларының саны артуда, мөгаен, аларның да өлеше булгандыр.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Мәрҗани: Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вилаятенә йөз ел булу (1233-1333) мөнәсәбәте илә нәшер ителде. – Казан: «Мәгариф» матб., 1915. – Б. 628.

2. Миннуллин З. Землячества и благотворительные общества татарских учащихся в мусульманских странах (начало ХХ века) // Мир ислама. – 1999. ‒ № 1. – С. 140.

3. Байбулатов Х. Америкадан мәктүб // Вакыт. – 1911. – 11 сентябрь.

4. Шунда ук. – 1912. – 9 март.

5. Шунда ук.

6. Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 361.

7. Габдуллин З. Америкада әҗнәби мәмләкәт талибәләре // Вакыт. – 1914. – 11 февраль.

8. Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1914. ‒ № 22. – Б. 697-699; 1915. ‒ № 2. – Б. 54-56.

9. Америкада татар шәкертләре // Вакыт. – 1915. – 23 сентябрь.

10. Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1915. ‒ № 2. – Б. 56.

11. Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Күрс. хез. – Б. 364.

12. Вальпараисо университеты 1859 елда Америка Кушма Штатларындагы ир балалар һәм кызлар бергә укый торган беренче колледжларның берсе буларак ачыла. Гражданнар сугышы вакыйгалары белән бәйле рәвештә 1871 елда ул ябыла. Кабат 1873 елда эшли башлый. 1900 елда университет статусын ала.

13. Valparaiso University Bulletin. Forty-Second Annual Catalog 1915-1916. ‒ Р. 162.

14. Student Credits book of Valparaiso University. 1914-1915. Old School Ledgers. ‒ Р. 6. Электронный ресурс. Режим доступа: http://collections.valpo.edu/cdm/compoundobject/collection/ledgers/id/9399.

15. Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1914. ‒ №22. – Б. 697.

16. Шунда ук.

17. Шунда ук.

18 . Шунда ук. – Б. 698.

19. Шунда ук.

20. Шунда ук.

21. Шунда ук.

22. Шунда ук.

23. Шунда ук. – Б. 699.

24. Шунда ук.

25. Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1915. ‒ № 2. – Б. 54.

26. Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Йолдыз. – 1915. – 29 апрель.

27. Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1915. ‒ № 2. – Б. 55.

28. Шунда ук. – Б. 56.

29. Шунда ук.

 

Вальпараисо университеты (Америкада)

Вальпараисо шәһәре Шимале җөмаһир мөтәфәкъкыяның1 Индиана вилаятендә Чикаго шәһәренә ике сәгатьлек җирдә 4-5 мең халыклы бер илдәдер. Мистер Браун атлы мәгариф сөюче бер кешенең2 тәшбише илә 1873 елда шушы шәһәрдә университет ачылган3. Шуннан бирле дәвам итеп килә. Ачылган вакытында бу университетның шөгъбәләре4 бары ике, шәкертләре дә ялгыз 35 кенә булган. Шуннан бирле дәвам итеп, 40 ел эчендә шөгъбәләре 23кә, шәкертләре саны алты меңгә җиткән. Америкада тәрәкъкыйнең ничек барганлыгын күрсәтергә бу кяфи5 булса кирәк. Хосусән үземезнең Русия мөселманнарында 10 ел эчендә булган тәрәкъкыйнең ни дәрәҗәдә генә икәнлеге күз алдына китерелсә, фәрекъ6 бигрәк ачык зәһи7 булыр.

Бу шөгъбәләрнең иң мөһимләре зирагать8, тиҗарәт9, тыйб10, хокук, ташчылык11, голуме табигыя12, мәгариф, музыка шикелле гыйлем вә фәннәрдән гыйбарәттер.

Бу университетка керергә хәзерләү өчен шунда үзенең янда ук, гимназия дәрәҗәсендә булган «Һай шкул»13 вә «колледж» кыйсемнәре дә14 бар. Мәктәпнең ишеге һәркем өчен ачык. Дин, милләт, мәзһәб аермалары һич игътибарга алынмый, һичкемгә кысынкылык вә процентлар да куелмаган. Шуның өчен монда дөньяның дүрт тарафыннан вә җәһатендән, биш кыйтгасыннан шәкертләр бар. Ирләр илә кызлар бергә укый. Шәкертләрнең ярты микъдары кызлардыр. Затән15 бу Вальпараисо шәһәре үзе дә Америкада гыйлем вә тәхсыйль16 шәһәре булып танылган.

Бу дарелфөнүндә17 укучы студентларның хәят мәҗмугасына18 карасак, үзеңне милләтләр выставкасында дип хисап итәргә мөмкин: испанияле, итальян, серб, болгарлардан башлап, Европадагы һәртөрле милләтләрнең шәкертләре өстенә, монда иранлы, яһүди, татар, поляк, литвин (литвалы) балалары да аз түгел. Бу төрле милләт балалары арасында күплекне Русия кул астында булган әҗнәбиләр19 тәшкил итәләр. Русча сөйләшүчеләрнең күплегенә караганда, бу җирне Русия инородецларының колониясе дип әйтергә мөмкиндер. Шушы кадәр күп милләтләр вә мәзһәбләр арасында, мәга әлтәәссеф20, мөселманнарның хисапларын санар өчен ике кулдагы бармаклар җитә. Бәлки бераз артып та кала: ике татар, ике гаҗәли21, ике гарәп, бер һиндлы. Барлыгы җиде кеше! Мөселманнарның саннарына күрә иң азсанлы икәнлеге шөбһәсез.

Университет демократический әсасларга22 корылган. Монда нәсел, байлык, кибарлык23, мәзһәб, милләт, табгалык24 шикелле нәрсәләр һичбер роль уйнамыйлар. Мәктәп идарәсе мондый хәлләрне белми, шәкертләрнең мондый җиһатләрен25 һичбер игътибарга алмый. Аның каршында һәммәсе дә тигез. Һәммәсе дә мәктәп өчен мөкатдәс балалар санала. Мәктәп шәкертләргә «Укырга, гыйлем вә мәгариф тәхсыйль итеп бер мәсләк26 вә һөнәр иясе булырга килгән», дип карый вә аларны шул максатларына ирештерер өчен һәммә хезмәт вә фидакарьлекне итә. Мәктәп идарәсе үзен шулкадәр яхшы куйган ки, шәкертләр бу мәктәпне мәхыз27 үзләренең сәгадәтләре дип, күктән иңдерелгән бер нигъмәт дип карыйлар, мәктәпне чын күңелдән, чын мәхәббәт илә сөяләр. Шулай итмәслек тә түгел: уку касды28 илә бу мәктәпкә килгән кеше һичвакыт кире кайтарылмый. Гыйлем йортына килгән кешене маэйүс29 итеп, кире борып җибәрүне америкалылар «гөнаһе кәбаир»дән саныйлар. Мәктәпкә мөрәҗәгать иткән кешенең укырлык, торырлык байлыгы булмаса, мәктәп идарәсе үзе рәтен табып, аны укыта, эш бирә, фатир бирә, мәукыйть30 бер заман өчен аңа һәрнәрсә тәэмин итә. Ләкин буш түгел. Америкада «буш», «сәдака» дигән нәрсәләр юк. Булса, белә монда һичкем: андый йөз суы мокабиленә31 алына торган нәрсәләрдән файдаланачак түгелдер. Монда һәр нәрсәнең мокабиле эштер. Монда һәрнәрсә эш. Соңгы вә гайрәт илә алына вә бирелә.

Мохтаҗ шәкертне мәктәп идарәсе шулай үзе тәэмин итәчәк, үзе өчен чыккан һәммә мөсарыфны32 түләргә аннан бер сәнә33 ала. Тәгътыйль34 заманы җитү илә, мәктәп идарәсе аңа үзенә мөнәсәбәт вә үзе белгән берәр хезмәт табып бирә. Шулай итеп, акча тапкач, шәкерт үзенең мәктәп идарәсенә булган бурычын түли. Аның өстенә бераз мөддәт35 укырлык акча да хасыйл итә. Икенче тәгътыйльдә тагы шулай итә. Шул таригъча36 уку сәясендә укып кәмаләт37 вә һөнәр кәсеп итә бара. Бәрәкәтле хәрәкәт түгелме? Затән монда гыйлем вә мәгарифкә дә бүтән төрле карыйлар. Монда гыйлем дип эшли белүгә, ясый белүгә, такыр-токыр акча китерә торган нәрсәләрне мәйданга китерә белүгә әйтәләр. Файдалар ятлау, шулай булса болай булыр, болай булса тегеләй булыр, дип чүбек чәйнәп торырга, күңелдән вә фарыз берлән әллә нинди мәсьәләләргә фәтвалар бирүгә монда гыйлем димиләр. Ни дип итә торганнардыр, белмим. Чөнки монда андый нәрсәләр бөтенләй юк.

Мәктәптә укый торган шәкертләр шул шәкертлек заманнарында ук эшләгәннәре өчен ашау-эчү илә көненә бер доллар (ике сум) акча таба алалар. Шул сурәттә фәкыйрь шәкертләр үзләре эшләп акча табып тәхсыйльләрен дәвам иттерә алалар. Фәкать бу рәвешчә уку җиңел бер эш түгел. Чөнки гомуми тәгътыйль вакытларында гына тәхсыйль өчен җитәрлек акча табып булмый. Шуңа күрә тәхсыйль вакытларында укуны мәукыйть туктатып торып, эшләп алырга тугры килә. Бу исә уку мөддәтен (срогын) кичектерергә сәбәп була. Мәсәлән, монда укып яткан ике татар баласы, шул акчасызлык сәбәпле укуымызны 2 ел ярымга кичектерергә мәҗбүр буламыз. Бу ике ел ярым мөддәт шул мәктәптә укуымызны тәэмин итәр өчен акча табуга сарыф улыначактыр. Акчасы булган шәкертләр гаять рәхәтлектә уларак тәхсыйль итәләр, бик рәхәт гомер кичерәләр.

Мәктәп уку урыны гына түгел, шәкертләрнең ашау-эчүләре, торулары да шунда. Боларны барысын да мәктәп идарәсе карый. Мәктәп янында шул алты мең студент торырлык бик зур һәйбәт биналар бар. Болар әллә ничә бина. Һәркаюсында икешәр кешелек бүлмәләр ясалган. Бүлмәләрдә кирәкле һәммә мебельләр, карават, юрган, мендәр, одеал, җөласа: һәммә нәрсә бар. Һәркаюсы искиткеч яңа һәм тазә. Һәрнәрсә нәфис вә гүзәл. Керләрне һәр атнада юып тапшырып торалар. Боларның барысы да мәктәп идарәсеннән. Монда шәкерт мәктәпкә килгәндә бездәге шикелле постельләр, мендәрләр вә әллә нәрсәләр йөкләп йөрмиләр. Китабын тотып килә. Ашау да мәктәпнең үзендә. Мөкәммәл ашханәләре бар. Гаять зур һәм монтазам38 столовойлар бар. Ир вә кыз шәкертләр бергә утыралар. Хәтта 12 урындыклы бер өстәл тирәсенә утырганда шәкертләрнең алтысы ир, алтысы кызлар булалар. Шулай таныйлар монда мөсавәтне39. Шулай һәр тәрбия эшләре монда, яшьләрне шундый хөр вә идракъле40 тәрбия генә адәмне адәм иткәнлеген монда бик яхшы аңлаганнар.

Иртә вә көндез кич берлән өч мәртәбә аш бирәләр. Аш хакы айга 36 сум илә 48 сум арасындадыр. Эшләр шул тарафча корылганга, һәммә нәрсә монтазам машина шикелле эшләп тора. Шәкертләрнең һәр нәрсәләре тәэмин ителгән. Күңелләр тыныч, бөтен мәшгулиятләре дәрес кенәдер. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк ки: мәктәп идарәсе дигән әйбер дә монда шәкертләр үзләредер. Бу эшләрне бер кешенең приказы, әмере йөртми. Шәкертләрнең совет мәҗлесләрен аларның үз тәдбир вә фикерләре йөртә. Мәктәп мөдире бары машинаның кабиленнән41. Назыймы42 гынадыр. Ул шул эшләрнең монтазам йөрүләренә нәзарәт кенә итеп тора. Хәтта мәктәпнең идән себерү, бүлмәләр җыештыру, аш пешерү, табак-саба юу, кыш көне пичләрне ягу шикелле эшләрне дә шәкертләр үзләре эшлиләр. Фәкать боларны шәкертләр эшли. Буның өчен аларга хак тәгаен ителгәндә, эш өчен акча түләүдән гафу ителәләр һәм бу эшләү аларның тәхсыйльләренә дә манигъ43 булмый, чөнки эшләре көненә ике сәгатьтән артмый. Шуны да хәтердә тотарга кирәк: бездә гыйбадәткә ничек мөкатдәс карыйлар исә, монда эшкә шулай мөкатдәс карыйлар. Бездә гыйбадәт иткәне кеше, кем генә булсын, ничек кенә булсын, ничек кенә яхшы саналмакта исә, монда эшләгән кеше файда гына булсын вә ни генә эшләсен, кем генә булсын, шулай яхшы саналмактадыр. Эшләү монда һичкем өчен, һичвакытта гаеп саналмый. Эшләмәү, эштән тартылу, эштән җирәнү генә иң зур гөнаһ санала. Андый кешегә машинаның хәрәкәтенә манигъ булып торган бер чөй дип карыйлар. Бара торгач, ул чөйләр читкә ыргытылырга мәҗүр булалар.

Әгәр, бездә шулкадәр күп җирле [...] бар, җирләрен эшләп файдаланмыйлар, җир эшләү голүмнәрен үгрәнмиләр; ач торырлар, алама яшиләр, бәгъзылары хәер сорашалар яки башка кешеләрнең нәрсәләрен угрылыйлар дип сөйләсәң, вә Алла Әгъләме (иң яхшы белүче), һичкемне ышандыру мөмкин булмастыр. Чөнки андый бер хәлне халык зиһеннәренә һичбер төрле сыйдыра алачак түгелләр.

Без, монда ике татар баласы, укудамыз. Иптәшем Ташкент татарларыннан Галимҗан әфәнде Сәйфелмөлековтыр.

Вальпараисода ысулы тәдрис44 безнең белгән ысулдан бөтенләй башкачадыр. Монда дәрес тәгаен итү мәктәп идарәсенә түгел, бәлки шәкертләрнең үзләренә гаидтер. Шәкерт үзенең көче җитүенә карап, көненә 4-5-6 сәгатьләр дәрес укырга мөмкин. Хәтта урта мәктәпләр илә бәгъзе бер шөгъбәләрнең уку мөддәтләре бөтенләй тәхдид тә ителмәгән45. Һәр дәрес өчен бер мөгаллим тәгаен ителгән вә һәр мөгаллимгә бер сыйныф бирелгән. Сыйныфтан сыйныфка йөрү бездәге шикелле мөгаллим вазыйфасы түгел, бәлки шәкерт вазыйфасыдыр. Кайсы дәрес булса булсын, атнада биш сәгать укыла вә билгеле бер мөддәт зарфында46 икъмаль ителәдер47.

Монда елның бер ае тәхтыйльгә бирелә. Калган дүрт кыйсем «тәрм»гә бүленә. Сәнәви48 имтиханнар монда юк. Һәр тәрмдә өч мәртәбә имтихан бирелә. Бу өч имтиханда алган балларның мәҗмугыны өчкә бүлеп, шәкертләргә балл бирәләр. Шулай итеп, шәкерт бер ел эчендә унике имтихан тота. Имтихан бик еш булганга күрә, шәкерт өчен бер дә читенлек бирми. Имтиханнар һәрвакыт тәхрири49 вә фәүкыльгадә50 нәзарәт51 илә иҗраэ ителәләр52.

Университетның һәйят53 мәҗмугасы бер гаилә учагына охшый. Һәйят идарә бу гаиләнең рәисе, шәкертләрдә ифрадыйдыр54. Мөдиррият һәрвакыт үз шәкертләренең рәхәте вә сөһүләтләрен (уңайлыгын) төшенеп тора. Акчасы булмаганнарга эш бирә. Хәтта хутор вә фирмалар илә хәбәрләшеп, акчага ихтыяҗы булган шәкертләргә шунда эшкә җибәрә.

Затән тәхсыйль вакытында шәкертләрнең барысы да диярлек шундый фирмаларга хезмәткә таралып бетәләр вә уку елы башына кадәр эшләп бер кыш укырлык акча тәэмин итәләр. Монда талибә хәяте шулайдыр. Урта дәрәҗә вә фәкыйрь булган шәкертләр үз көннәрен үзләре күрәләр. Аталарыннан күргән ярдәмнәре үзләре тапканга караганда бөтенләй юк дәрәҗәдә.

Университетның бинасы, идарәсе вә һәммә шөгъбәләре Вальпараисо шәһәренең бер читендә булып, аерым бер мәхәллә тәшкил итмәктәдер. Ишгаль итдеге55 берничә урамында һәр нәрсә табыла. Сачтараш, тегүче, аптека вә һәртөрле магазиннар бар. Йомыш үтәр өчен шәһәргә барып маташырга бер дә кирәкми. Һәр нәрсә яныңда. Өеңнән чыгып мәктәпкә, мәктәптән чыгып өйгә керәсең. Кыш көннәрендә мәктәпкә бару өчен туннар киеп, шарфлар урарга хаҗәт булмаган шикелле, җәйнең эссе көннәрендә сыйныфка кергәнчегә кадәр тирләргә дә вакыт калмый. Мәктәп яныңда. Аш-су хәзер. Хәят тыныч. Дәрестән башка һичбер мәшәкать, һичбер эш юк. Шәкерт хәяте даимән шатлык илә үтә. Студентлар даимән бер-бере берлә сөйләшеп, уйнап-көлеп йөриләр. Араларында тәмам дуслык вә мөсавәт56.

Мәктәпнең театр залында тәгътыйль көннәрендә театрлар уйнала, концертлар, конферанслар бирелә, төрле уеннар тәртип ителә. Халисән57, кайгысыз бер хәят кичерелә. Көннәрнең үткәне сизелми дә кала. Үткән көннәр берсеннән-берсе зәвыклы вә нәшатлы58 була бара. Бу яшьләр җәмгыяте арасында яшәгән саен, кешенең яшисе килә, хәятка мәхәббәте арта.

Атнаның шимбә вә якшәмбе көннәрендә тәгътыйль була. Шимбә көн шәкертләрнең үз хосусый эшләрен карауга хәзер ителә. Бу көн талибә үзләренең керләрен юалар, бүлмәләрен тазартып, интизамга59 куялар, эссе ванна алалар. Якшәмбе көннәре исә ялгыз истирахәттә60 махсустыр. Бу көн ир вә кыз шәкертләр барысы бергә катнашып гөруһ-гөруһ61 булып тәнәззеһ62 вә истирахәткә китәләр, кырларга чыгалар, урманнарга баралар, анда ярыш, көрәш ясыйлар, туп уеннары уйныйлар.

Монда укучы чит милләт шәкертләренә карап: «Аһ, безнең татарлар да күбрәк булса иде», – дип әйтми үтеп булмый. Башка милләт яшьләренең мәгарифкә куйган һәвәсләрен, аларның фигълиять63 вә рухлыкларын күреп кеше кызыга. Кешеләр дөньяның һәр тарафыннан монда бар. Туган-үскән ватаннарыннан аерылып, Америка шикелле ерак бер җиргә килгәннәр. Максат вә мәсләк64 хакына рәхәтләрен фида иттереп65, кичә-көндез тырышалар вә ахырында, һич шөбһәсез, максатларына наил булалар66.

Бездә дә тырыш, гыйлем-мәгърифәт гыйшкы булган, шуның илә бәрабәр зиһен вә фикерләре башка милләт балаларыннан бер дә ким булмаган татар балалары аз түгел. «Шушындый җирләрдә укысалар, боларның да башка милләт балалары шикелле үк кеше булачаклары, болар арасында да зур кешеләр, гыйлем-мәгърифәт әһелләре, һөнәр вә сәнәгать әрбабы67 җитешәчәге кояш кебек заһирдыр68.

Мин бу мәктүбемне үз милләттәшләремнең назар-дикъкатьләрен җәлеп итәр өчен язам. Безнең яшьләр арасында да ерак җирләргә китеп тәхсыйль һәвәсендә булган кешеләр аз түгел. Мин шундый кешеләрне Вальпараисога чакырам. Без дә башка милләт яшьләре кебек барлыгыбызны күрсәтик, татарның нәрсә икәнлегеннән хәбәре булмаган америкалыларга аның Шәрыктан туып килә торган кояш шикелле төрле вә өметле бер милләт булганын белдерик. Безнең яшьләр, мәгатәәссеф белән, чит мәмләкәт мәктәпләренә аз баралар. Русия мәктәпләрендә укучылары да күп түгел. Миллләтемезнең тамырларын бераз киңрәк сахәләргә69 таба җәеп җибәрик. Үземездән гали булган башка милләтләр арасында таралыйк. Алардан дәрес алып бераз дөнья күрик. Америка, телдән сөйләргә ерак кебек күренсә дә, хакыйкатьтә ул кадәр ерак түгел. Килер өчен юллары бик монтазам һәм ансат. Монда килгәндә вәхши бер мәмләкәткә килеп төшелми. Мәдәният, инсаният вә гыйлем дәрьясына килеп төшелә.

Шулкадәр бар ки, һәрнәрсәдән бигрәк телгә ихтыяҗ бар. Монда инглиз теле истигъмаль ителә70. Ул бик авыр бер тел дә түгел. Бер мәртәбә әсасенә71 төшенгәннән соң, бу телне шәкерт үз-үзеннән тәрәкъкый иттерергә мөмкин. Шуның илә бәрабәр әүвәлдән белмәгән кешенең әүвәлге елы шушы инглиз телен өйрәнүгә китәчәктер. Моны аз да булса электән белеп килү бик файдалыдыр.

Уку өчен еллык мөсарыф шөгъбәләргә карап төрлечә була. Мәсәлән, музыка, ташчылык, тыйбби шөгъбәләре өчен уку хакы еллык 300 сум. Урта тәхсыйль дәхел улдыгы72 хәлдә, башка шөгъбәләр 130 сум. Ашау вә фатир өчен еллык иң аздан 180 сум чыга. Китап вә башка нәрсәләр өчен еллык 60 сум кадәр расход чыга. Халисән, һичбер төрле эш белән шөгыльләнмәенчә вә эшләп читтән акча табарга мохтаҗ булмаенча укыр өчен, сәнәви аздан 370-400 сум акча хаҗәт буладыр. Ләкин моннан куркырга ярамый. Эш эшләп укырга да бик мөмкин. Мәсәлән, эш өчен алсагыз, бу мөсарыфнең яртысы берлән үткәрергә мөмкин. Җәйнең бер ай тәгътыйлендә дә эшләп ташласаңыз, мөсарыф бөтенләй азая.

Вальпараисога килеп төшкәндә янында 500 сум акчасы булган кеше шул акча илә максудына ирешкәнчегә кадәр укый аладыр. Русия урта мәктәпләренең шәһадәтнамәсен алган кешеләрне монда гали шөгъбәләргә имтихансыз кабул итәләр. Моңа малик булмаган73 кешеләр илә монда килгәч, ике елда урта мәктәп тәхсыйль тәмам итә алалар.

Монда килергә теләгән кеше, сәфәргә чыкмастан, элек күзләрен яхшы докторга күрсәтеп сәламәтлегенә даир шәһадәтнамә алырга кирәк. Авыру күзле кешеләрне монда кертмиләр. Хосусан, Нью-Йоркта юлчыларның күзләрен бик дикъкать итәләр.

Мин үзем монда Истанбул аркылы килдем. Истанбулдан туры Нью-Йоркка билет 66 сумга алдым. Нью-Йорктан Вальпараисога барыр өчен тимер юл 10 доллар (30 сум) түләдем.

Дәхи дә күбрәк мәгълүмат алырга теләгән кеше булып, миңа мөрәҗәгать итсәләр, мәга әлмәмнүния74 җавап язачакмын. Адресым түбәндәгечә:

Сибирияле Фуад Әнвәров.

Америка.

Amerique.

M-r F. Anveroff. South сompus № 2.

Valparaiso University.

Valparaiso Indiana. N.S.A.

 

Ф. Әнвәров. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1914. ‒ № 22. – Б. 697-699; 1915. ‒ № 2. – Б. 54-56.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Шимале җөмаһир мөтәфәкъкыя ‒ Америка Кушма штатлары.

2. Мистер Браун ‒ Генри Бейкер Браун, педагог.

3. Вальпараисо университеты 1859 елда барлыкка килә, 1871-1872 елларда Гражданнар сугышы вакыйгалары белән бәйле рәвештә эшләвен туктатып тора.

4. Шөгъбә ‒ бүлек, факультет.

5. Кяфи – җитәрлек.

6. Фәрекъ – аерма.

7. Зәһи – яхшы.

8. Зирагать ‒ игенчелек, агрономия.

9. Тиҗарәт – сәүдә.

10. Тыйб – медицина.

11. Ташчылык – төзелеш, архитектура.

12. Голуме табигыя ‒ табигать белеме.

13. «Һай шкул» ‒ Хай-скул (high school) – Америкада колледжга яисә университетка керү өчен мәҗбүри урта белем дәрәҗәсе, 9-12 сыйныфларга туры килә; урта мәктәп.

14. Кыйсем ‒ өлеш, бүлек.

15. Затән – нигездә.

16. Тәхсыйль ‒ гыйлем алу.

17. Дарелфөнүн ‒ югары уку йорты.

18. Хәят мәҗмугасы ‒ бу урында: төрлелек.

19. Әҗнәби ‒ инородец, рус булмаган милләт, чит ил кешесе.

20. Мәга әлтәәссеф ‒ кызганычка каршы.

21. Гаҗәли ‒ иранлы, фарсы.

22. Әсас – нигез.

23. Кибарлык ‒ зурлык, бөеклек.

24. Табгалык ‒ кемгәдер иярү.

25. Җиһат – як.

26. Мәсләк ‒ дөньяга караш, принцип.

27. Мәхыз ‒ фәкать, бары тик.

28. Касд – ният.

29. Маэйүс – өметсез.

30. Мәукыйть – вакытлыча.

31. Мокабил – алмаш, эквивалент.

32. Мөсарыф ‒ чыгым.

33. Сәнә – расписка.

34. Тәгътыйль ‒ каникул, ял вакыты.

35. Мөддәт ‒ вакыт, срок.

36. Таригъча ‒ ысул белән.

37. Кәмаләт – өлгергәнлек.

38. Монтазам ‒ тәртипкә салынган.

39. Мөсавәт – тигезлек.

40. Идракъле ‒ аңлап эш итүчән, хәлгә керүчән.

41. Кабил ‒ кабул итүче.

42. Назыйм ‒ тәртипкә салучы.

43. Манигъ – киртә.

44. Тәдрис ‒ дәрес бирү.

45. Тәхдид ителмәгән ‒ чикләү куелмаган.

46. Зарф – шарт.

47. Икъмаль ителү ‒ камилләштерелү.

48. Сәнәви ‒ еллык.

49. Тәхрири ‒ язу, язмача.

50. Фәүкыльгадә ‒ гадәттән тыш.

51. Нәзарәт ‒ күзәтчелек, контроль.

52. Иҗраэ ителү – башкарылу.

53. Һәйят – комитет.

54. Ифрадыйдыр – аерым.

55. Ишгаль итдеге ‒ шөгыльләнү өчен.

56. Мөсавәт – тигезлек.

57. Халисән – чыннан да.

58. Нәшатлы – шатлыклы.

59. Интизам – тәртип.

60. Истирахәт ‒ тынычлык, ял итү.

61. Гөруһ-гөруһ ‒ төркем-төркем.

62. Тәнәззеһ ‒ күңел ачу.

63. Фигълиять ‒ эш-гамәлләр.

64. Мәсләк – сайлаган юл.

65. Фида итү ‒ корбан итү.

66. Наил булу – ирешү.

67. Әрбаб – әһел, ия.

68. Заһир ‒ ачык.

69. Сахә – мәйдан.

70. Истигъмаль ителү – кулланылу.

71. Әсас – нигез.

72. Дәхел улу – кушылу.

73. Малик булу – ия булу.

74. Мәга әлмәмнүния ‒ шатланып, бик теләп.

 

Әдәбият исемлеге

Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1914. ‒ № 22. – Б. 697-699.

Әнвәров Ф. Вальпараисо университеты (Америкада) // Шура. – 1915. ‒ № 2. – Б. 54-56.

Мәрҗани: Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вилаятенә йөз ел булу (1233-1333) мөнәсәбәте илә нәшер ителде. – Казан: «Мәгариф» матб., 1915. – 639 б.

Миннуллин З. Землячества и благотворительные общества татарских учащихся в мусульманских странах (начало ХХ века) // Мир ислама. – 1999. ‒ № 1. – С. 123-144.

Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б.

 

 

References

Аnvеrov F. Valparaiso universitety (Amerikada) [Valparaiso University (America). In Tatar.]. IN: Shura, 1914, no. 22, pp. 697-699.

Аnvеrov F. Valparaiso universitety (Amerikada) [Valparaiso University (America). In Tatar.]. IN: Shura, 1915, no. 2, pp. 54-56.

Marjani: Shiһabetdin al-Marjani hezretlerenen vilayatene yoz el bulu (1233-1333) monesebete ile nasher itelde [Mardzani: the 100th anniversary of the birth of al-Mardzhani (1233-1333). In Tatar.]. Kazan, “Magarif” matb. publ., 1915, pp. 639.

Minnullin Z. Zemlyachestva i blagotvoritelnye obshchestva tatarskih uchashchihsya v musulmanskih stranah (nachalo ХХ veka) [Communities and benevolent associations of students in Muslim countries (the early 20th century). In Russ.]. IN: Mir islama, 1999, no. pp. 123-144.

Rami I. G., Dautov R. N. Adebi suzlek (elekke chor adebiyaty һem medeniyate buencha kyskacha beleshmelek) [Literary dictionary (quick reference book on literature and the past century culture. In Tatar.]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2001, p.399.

 

 

Сведения об авторе

Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru.

 

About the author

Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 09.02.2018 г., опубликована:

Мортазина Л. Р. «Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсыйль итәргә кирәк» (Ике татар студенты Америкада) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 1. ‒ Б. 000-000.

 

Submitted on 09.02.2018, published:

Мortazina L. R. “Honer ve megarif kayda bulsa, shunda baryp tehsyil iterge kirek” (Ike tatar studenty Amerikada) [“Learning and education can be gained everywhere they are available (The two Tatar students in America)”. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 1, pp.

Другие статьи
Поздравление Президента Республики Татарстан Р. Н. Минниханова
Статья посвящена 100-летию архивной службы Татарстана. Рассматриваются вопросы государственного архивного строительства в республике, построения электронного архива, единой архивно
Вот уже на протяжении многих лет архивисты Татарстана работают над изучением рукописи Сибавайхи. История ее поступления в библиотеку Казанской духовной академии до сих пор остается
Данная статья является итогом научного аннотирования арабоязычного рукописного фонда Государственного архива Республики Татарстан. Среди находок книги, вышедшие из-под пера ученых
В настоящей статье представлен краткий обзор собрания рукописей и ксилографов на тибетском, монгольском и ойратском языках, хранящихся в фонде Казанской духовной академии в Государ
Статья посвящена теме взаимодействия и сотрудничества между архивными учреждениями Республики Татарстан и Государственного архива города Астаны (Казахстан). Представлена проводимая