Р. Б. Бикбаев Мирасыбызны барлаганда

Аннотация
Данная статья является итогом научного аннотирования арабоязычного рукописного фонда Государственного архива Республики Татарстан. Среди находок книги, вышедшие из-под пера ученых четырех мазхабов, географически рассредоточенных от Андалусии (Испания) и стран Маграба до территории соответствующей нынешней Республики Татарстан. Основу фонда составляют труды по шариатским канонам, а также труды по риторике и энциклопедического характера.
Abstract
The present article is the result of a scientific annotation of the Arabic manuscript collection of State Archive of the Republic of Tatarstan. Among the findings, there are books written by scholars of four maddhabs which are geographically dispersed from Andalusia (Spain) and the Maghreb countries to the territory of the present Republic of Tatarstan. The basic part of the collection includes works on the Sharia canons, books on rhetoric and encyclopaedias.
Ключевые слова
Государственный архив Республики Татарстан, арабоязычные рукописи, 10 фонд, мазхаб, логика, риторика.
Keywords
State Archive of the Republic of Tatarstan, Arabic manuscripts, fond 10, maddhab, logic, rhetoric.
Татарстан Республикасы дәүләт архивының 10 фондында, ягъни Казан руханилар семинариясенә караган фондта гарәп кулъязмалары саклана. Монда бөтен Россиядән исламның дүрт мәзһәбенең кулъязма китаплары тупланган. Шунысы әһәмиятле ‒ биредә башка китапханә фондларында сакланмаган, бик борынгы хезмәтләр бар.
Без архивта сакланучы 135 кулъязма китап белән таныштык. Гадәттә, китапларны шәкертләр үзләре өчен күчереп язганнар. Шуның белән шөгыльләнеп көн күрүче махсус кешеләр күчергәннәренең исә хаталары азрак, почерклары аңлаешлы һәм бик матур. Шул китапларның кайберләренә тәфсилләбрәк тукталабыз.
Гадәттә, безнең җирлектә табылган кулъязмалар Әбү Хәнифә мәзһәбенә карый. Мәшһүр «Әл-һидәя»[1], «Мохтасар әл-викая»[2] китаплары яхшы сыйфатта сакланган. Фондта усуль-фикъһ фәне буенча Әбү Хәнифә мәзһәбенә караган «Таудыйх» китаплары да бар. Менә шул «Таудыйх» китабында бер кызыклы мәгълүматка тап булдык. Аны Габденнасыйр ибне мулла Хөсәен, матур, каллиграфик хәрефләр белән күчереп язып, яхшы итеп төпләгән һәм «мин моны улым Габделкаюм өчен күчереп яздым» дип язып куйган[3]. Ягъни бу 1851 елда Каюм Насыйри өчен аның әтисе күчергән китап. «Таудыйх» китабы ике нөсхәдә саклана[4]. Гакыйдә фәне буенча Тафтазаниның «Шарх гакаид Нәсәфи»[5] дигән китаплары, аңа аңлатмалары бик күп, чөнки ул безнең җирлектә икътикад фәне буенча иң мәшһүр китап булган.
Архивта, дүрт мәзһәбнең дә китаплары бар. Фикъһтан, мәсәлән, шәфигый мәзһәбенең Әбу-Хәмид Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәлиның (1111 елда туган) «Әл-вәҗиз»[6] китабы, шулай ук Яхья ибн Шәраф ән-Нәвәвиның (1233-1278) «Раудате әт-талибины»[7] яхшы сыйфатта сакланган. Болар Кавказ якларыннан килгәндер, дип фаразлана. Мәлики мәзһәбеннән Мисырда күчерелгән бер китап, Хәнбәли мәзһәбенә караган Марги бине Юсуф әл-Кәрминың (1623 елда туган) «Дәлиле әт-талиб»[8] (1678 елны күчерелгән) һәм аның шәрхе аңлатмасы «Нейлел маариб шархе дәлилет талиб»[9] саклана. Алар хаҗилар яки укучы шәкертләр белән безнең җирлеккә кайткан булса кирәк.
Игътибарга лаеклы тагын бер китап Хөсейн бине Мәсгуд әл-Бәгавиның (1044-1122 ел) «Магалим ат-Танзиль»[10] исемле тәфсир китабы. Ул дүрт томда, яхшы кәгазьгә күчерелгән, әйбәт итеп тышланган, яхшы сыйфатта сакланган. Бу китап иң яхшы тәфсирләрнең берсе санала. Җәләледдин әл-Мәхәлли (1389-459) белән Җәләледдин әс-Суютыйның (1445-1505) «Җәләләйн тәфсире»[11] дә бик мәшһүр тәфсирләрдән. Кулъязма китап яхшы күн белән тышланган, ике томда, күркәм рәвештә бик матур почерк белән язылган, тартмачыкта саклана.
Фондта кызыклы энциклопедия китаплары да бар. Мәсәлән, «Әлифбә»[12] дип аталган бик калын ‒ 467 биттән торган китапны XIII гасырда Әндәлүстә яшәгән Юсуф бине Мухаммад әл-Бәләви (1134-1207) исемле галим төзегән. Ул энциклопедик рәвештә һәр хәрефкә башланган хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат туплаган.
«Хаятел хәйван әль-көбра»[13] ‒ энциклопедик китап, ике томда. Мөхәммәд бине Муса әд-Дөмейри (1341-1405 ел) исемле Мисыр галиме төзегән. Коръәндә зикер ителгән яки хәдистә килгән хайваннарны, аларның сыйфатларын, аларга кагылышлы шигырьләрне туплап, шактый кызыклы экциклопедик китап барлыкка килгән.
Эш барышында логика – мантыйктан бик күп кызыклы китапларга тап булдык. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге фән безнең җирлектә укытылган һәм укылган. Шулай ук риторика ‒ бәләга китаплары бик күп. Әл-бәләга фәненнән, мәсәлән, бер үк китапның 1527[14] һәм 1654[15] елда күчерелгән нөсхәләре бар. Гарәп теле грамматикасы китаплары бездә дә, Дагыстанда да киң таралган булган. Алар яхшы сыйфатта сакланган, күбрәк конволют рәвешендә эшләнгән, ягъни берничә китап бер китапка төпләнгән. Гадәттә, шәкертләр бер тема алып, шул темага кагылышлы китапларны бергә җыя торган булганнар. Мисал өчен, грамматикадан Ибн әл-Хаҗибның (1174-1249) «Кәфия»[16] китабы кыска гына язылган хезмәт. Аңа аңлатмаларны бер китапка җыйганнар да, шушы фән буенча дәреслек килеп чыккан. Гакыйдә буенча да шулай, мәсәлән, Нәсәфи китабына берничә аңлатманы бергә туплап, бер китап итеп йөрткәннәр.
Ә инде игътибарга лаек иң борынгы китапларның берсе – «Коръәни Кәрим» китабы. Ул «Коръәни Кәрим» китабының икенче яртысы, «әл-Кәһф» сүрәсеннән башланып, «ән-Нәс» сүрәсе белән тәмамлана. Китап бик матур почерк белән күчереп язылган, күчерүче бер аятьне зур итеп, аннары өч аятьне кечкенә итеп яза. Матур да, укырга да бик уңайлы. Бу кулъязма XV гасырга карый[17].
Без барлаган китапларның иң борынгысы 1403 елгы «Гаятел-хөсел галя магани минхаджи әл-вөсел» китабы, аның авторы Джәмаледдин Мөхәммәд бине Габдулла бине Мөхәммәд әл-Мөсли. Бу китап усуль-фикъһ фәнендән әл-Байдави исемле галимнең «әл-Минһаҗ» китабына аңлатма[18]. Ике кисәктән торган кулъязманың архивта икенче кисәге саклана. Кулъязманың азагында «күчерүче Муса бине Мөхәммәд» диелгән һәм датасы да куелган ‒ 1403 ел, һиҗри белән 805 ел. Бу инде автор заманында язылган, чөнки бик борынгы кулъязма, шулай ук яхшы сыйфатта сакланган.
Әлеге кулъязмалар ислам китаплары булса да, руханилар семинариясендә эшләгән кешеләр аларның күбесен тышлап, һәрберсенең исемен, авторын, нәрсә турында икәнен әйтеп, кыскача гына аңлатма язып, кадерләп саклаганнар. Безнең өчен бу кулъязмалар гаять зур әһәмияткә ия, бабаларыбыз нинди китаплар укыганнар, нәрсә белән кызыксынганнар – бу бит безнең тарихыбыз.
Хәзер Казанда тупланган гарәп графикасындагы кулъязмаларны барлап чыгып, каталогын төзергә дигән тәкъдим бар. Бу бик мөһим һәм шушы өлкәдә шөгыльләнүче яшь галимнәр өчен эшне шактый җиңеләйтәчәк.
ИСКӘРМӘЛӘР:
[1]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы (ТР ДА), 10 ф., 7 тасв., 8 эш.
[2]. Шунда ук, 6 тасв., 35 эш.
[3]. Шунда ук, 7 тасв., 2 эш, 195 кгз.
[4]. Шунда ук; 6 тасв., 73 эш.
[5]. Шунда ук, 6 тасв., 57 эш; 7 тасв., 62 эш.
[6]. Шунда ук, 7 тасв., 3 эш.
[7]. Шунда ук, 4 эш.
[8]. Шунда ук, 5а эш.
[9]. Шунда ук, 6 эш.
[10]. Шунда ук, 40, 41, 42, 43 эш.
[11]. Шунда ук, 46, 47 эш.
[12]. Шунда ук, 21 эш.
[13]. Шунда ук, 80 эш.
[14]. Шунда ук, 6 тасв., 64 эш.
[15]. Шунда ук, 7 тасв., 13 эш.
[16]. Шунда ук, 6 тасв., 43 эш.
[17]. Шунда ук, 27 эш.
[18]. Шунда ук, 5 тасв., 821 эш.
Сведения об авторе
Равиль Басирович Бикбаев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имамы, e-mail: brb1976@mail.ru.
About the author
Ravil B. Bikbaev, Member of the Ulema Council of Spiritual Directorate of the Muslims of the Republic of Tatarstan, Imam of Ametyevo mosque, e-mail: brb1976@mail.ru.
В редакцию статья поступила 05.02.2018 г., опубликована:
Бикбаев Р. Б. Мирасыбызны барлаганда // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 1/2. ‒ С.
Submitted on 05.02.2018, published:
Bikbaev R. B. Mirasybyzny barlaganda [Studying the heritage. In Russ.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 1, pp.