Исламов Р. Ф. Акмулла иҗатында Коръән

Коръән Кәрим – күп гасырлар дәвамында язучыларның, шагыйрьләрнең иҗаты өчен нигез һәм илһам чыганагы булган. Әйтик, язма әдәбиятыбызның чишмә башы саналган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (XIII) поэмасын асылда Кәлям Шәрифнең уникенче «Йосыф» сүрәсе тәшкил итә. Ундүртенче йөздә яшәгән Мәхмүт Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (Оҗмахларның туры юлы) дигән чәчмә әсәрендә, Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» (XIV) дастанында күп моментлар төрле сүрәләрнең аятьләрен чагылдыра.
Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры Содур» (Күңелләр нуры) поэмасы тулысынча «Али Гыймран», «Маидә», «Нәхел» сүрәләре һәм хәдисләр белән сугарылган. Бу хакта борынгы әдәбият белгечләре Нәҗип Исмәгыйлев һәм Раиф Мәрданов әтрафлы язып чыкканнар иде.
Гомумән, татар әдәбиятында Коръән Кәримгә нигезләнеп иҗат итү егерменче йөз башларына кадәр бәрәкәтле дәвам иттерелә һәм аның гүзәл үрнәкләре ул чорда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) шигырьләрендә ачык чагылыш таба.