А. Хәйретдинов. Муса Бигиевнең хаҗнамәсе

Муса Бигиевнең хаҗнамәсе
Күренекле дин галиме, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе Муса Җаруллаһ Бигиевнең куен дәфтәрләренең берсендә теркәлгән, 1927 елда кылган хаҗ сәфәре турындагы хаҗнамәсе Әнкара шәһәренең Милли китапханәсендә саклана1. Олуг галимебезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр үзләренең хезмәтләрендә аның 1927 елда хаҗ кылган булуы турында хәбәр итсәләр дә, бу турыда җентекләп язучы юк. Мәсәлән, Муса әфәнде белән шәхсән таныш булган тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Баттал-Таймас (1883-1969) үзенең истәлекләр китабында: «1926 елда Муса әфәндегә Мәккәгә, Ислам корылтаена барырга рөхсәт бирелә», — дип яза2.
М. Бигиевнең тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән замандашыбыз, төрек галиме Мәхмәт Гөрмәз әфәнде дә, үзенең китабында, 1927 елда Муса әфәнденең совет органнарыннан хаҗга бару өчен рөхсәт алуы турында хәбәр итә3.
Бүгенге көннәрдә М. Бигиевнең тормыш юлын өйрәнүче тагын бер төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә әфәнде дә аның 1927 елда кылынган хаҗ сәфәре турында сүзне кыска тота: «Җаруллаһ 1927 елда хаҗ өчен рөхсәт алуга ирешә. Мәдинәгә бара һәм анда егерме көн кадәр тора. Мәдинәнең Бохарадан да артта калган булуын күрә», — дип яза ул4.
М. Бигиевнең тормыш юлын һәм гыйльми эшчәнлеген өйрәнгән әлеге галимнәрнең 1927 елда кылынган хаҗ турындагы мәгълүматлары югарыда бәян ителгәннәр генә. Боларны күздә тотканда, мәкаләбездә хаҗнамәнең тәкъдим ителгән татарча кыскартылган басмасы фәнни әйләнешкә беренче мәртәбә кертелә.
Хаҗнамәнең электрон скан-нөсхәләрен безгә Истанбулда яшәүче галимнәр Булат белән Илсөяр Рәмиевлар тапшырды. Хаҗнамә катыргы тышлыклы блокнотта теркәлгән. Скан-нөсхәдән күренгәнчә, Әнкара Милли китапханәсендә әлеге саклау берәмлегенә А 5924 каталог номеры бирелгән. Тикшеренү эшләренең скан-нөсхә буенча башкарылуы сәбәпле, блокнотның үлчәмнәрен төгәл билгеләп булмый, әмма кулъязма хәрефләренең зурлыгы, китапханә мөһерләре һәм башка шундый билгеләрдән чыгып, аның үлчәме якынча 200 × 140 мм тәшкил итүен чамалап була. Блокнотның күләме 124 бит. Хаҗнамә тексты блокнотның беренче номерлы битеннән башланып 28нче номерлы кушбиттә тәмамлана, ягъни аның күләме 55 бит тәшкил итә.
Муса әфәнденең язмаларыннан күренгәнчә, хаҗ сәфәренә ул 1927 елның май аенда чыга. Аңарчы Муса әфәнде 1923 елда Берлинда «Ислам милләтләренә дини, әдәби, сәяси мәсьәләләр, тәдбирләр хакында» исемле китабын бастырып чыгару сәбәпле, ОГПУ тарафыннан кулга алынган була. Мөселман җәмәгатьчелегенең, бигрәк тә Төркия аша Совет хөкүмәтенә басым ясау кампаниясен оештыра алган Финляндия татарларының тырышлыгы белән Муса әфәнде Лубянка төрмәсеннән азат ителә, әмма җәза буларак аңа өч ел дәвамында Мәскәүдән чыкмыйча, үзенә күрә сөргендә, яшәү хөкеме бирелә. 1926 елның ахыры — 1927 елның башында җәза сөргененең срогы тәмамлану белән, Муса әфәнде гаиләсе янына Ленинградка кайта. 1927 елның беренче дүрт аен гаиләсе янында үткәргәннән соң Муса әфәнде хаҗ сәфәренә китә.
Әлеге мәкаләдә хаҗнамәнең хәзерге татар теленә тәрҗемә ителгән, кыскартылган нөсхәсе тәкъдим ителә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Төркия Республикасы Милли китапханәсе (Әнкара), А. 5924 сакл. бер., Б. 1-28.
2. Баттал-Таймас Г. Муса Ярулла Биги. – Казан, 1997. – Б. 13.
3. Görmez, M. Musa Carullah Bigief. – Ankara, 1994. – S. 39.
4. Kanlıdere, A. Kadimle Cedit Arasında Musa Cârullah. Hayatı – Eserleri – Fikirleri. – Ankara, 2005. – S. 118.
Муса Җарулла Бигиевнең хаҗнамәсе
1927нче елның 15нче маенда якшәмбе көн Одессадан юлга чыктым. Таможняда артык булган рус акчаларын алып чыгарырга рөхсәт итмәделәр дә, 510 рубль акчамны бер имам әманәте белән балаларыма җибәрдем. Моңа да шатландым. Башка һәр эш яхшы булды. […]
Пароход хаҗилар пароходы иде. Биредә өч йөз утыз җиде хаҗи бар иде. Юлдаш булган кардәшләрнең ярдәме белән өченче класстан беренче дәрәҗә каютасына күчтем. Күңелем шат. Вә мә тәүфикый иллә би-л-лаһи1.
Пароход пакь, хаҗиләргә карата ихтирам яхшы. Мондый бер хәл ул гаять куәтле агитация, яхшы пропаганда булып тора. […]
Майның 17-дә сишәмбе көнне иртәнге сәгать 4-5-тә Бугаз2 күренде. Сәгать алты-җиде тирәләрендә Кавак3 янында пароход туктады. Һава гаять саф иде, тын иде. Таможня табибларын көтеп тордык. Пароходтан чыгу-керү тыелган иде, хәтта якын килергә дә рөхсәт юк.
Нигездә тыйбби мәнфәгатьләрме әллә сәясиме, нидән шулай эшләнсә дә бу хәл чамадан тыш сакчыллыктыр. Яки бераз арттырып җибәрүдер, мөселманнарның хөрмәтләренә бераз орынудыр.
Дөрес, сәламәтлекне саклау чараларын кайгырту ул халыкара бер мәсьәләдер. Ләкин хаҗиларга карата ул кадәр махсус мөнәсәбәт нигә кирәк? Ни өчен безгә карата гына шул кадәр кимсетә торган бу вәзгыять? […]
Совторгфлот4 ширкәте өчен дә бу гаять әһәмиятле бер мәсьәләдер. Бу юлы хаҗиларны Истанбул кабул итмәсә, моннан соң хаҗиларда теләк калмас. Кәшкарлыларның5 хаҗга Русия юлы белән барулары ислам илләренең теләге белән, ләбаса.
Алтмыш-җитмеш хаҗиның кулында виза бар иде. Кавакта гына мәгълүм булды ки, пароходтан ярга төшәргә рөхсәт юк икән!
Һичбер хаҗи һичбер вакыт һичбер җиргә йогышлы чирләрнең һичберсен алып килмәде. Хаҗилардан курку нидән? Хаҗиларга карата дошманлык, нәфрәт хисләре нидән? […]
Хаҗиларны пароходтан шәһәргә чыгару хосусында Әнкарадан телеграмма бар имеш. Соңрак, нидәндер, моны тыйган телеграмма да алынмыш. Чыгымнардан качып ширкәтме шулай итте? Яки башка бер киртә бар идеме? Хаҗиларны мәшәкатьләрдән коткару нияте белән Төркия вәкаләтеме әмер бирде? Һәрхәлдә Чин мөселманларының, барлык хаҗиларның зур теләкләре үтәлә алмады. Бу акылсызлыктан шул кадәр оят!
Транзит пароходларга медицина чиновникларыннан бер-ике адәм утырту тәртипкә кертелгән имеш. Безнең пароходка Мөхәммәд-Фоат белән Гали-Фоат исемле ике төрек бирелде. Чанак кальгага6 кадәр пароходта иделәр.
Майның 17-дә Мәрмәрә диңгезендә ахшам сәгатьләрендә пароход хезмәткәрләре хаҗиларның кәефен күтәрү өчен тансы һәм уен ясадылар. Кәшкар хаҗилары да тансы иттеләр. Гармуннары да бар иде.
Һава гаять яхшы, хаҗилар бик тә шат. Кайберләре илләренә сәлам һәм шатлык телеграммалары җибәрде.
Майның 18-дә капитан ярдәмчесе каютабызга килде, хөрмәтле сүзләр белән шикаятен белдерде: ике-өч тавык югалган, урланган. «Хаҗиларны кисәтеп куегыз, алга таба мондый бер хәл булса хәерсезләргә нык җәза бирермен» («Очень строго карать»)*. Бу турыда Каракаш әфәндегә дә, һәм дә дамелла Габделгафур Кәшкари хәзрәтләренә әйттем. Хаҗиларның барысына да җиткердек. Хаҗилар арасында мондый бер хәл булса, әлбәттә, гарьлектер. Пароход экипажы арасында булу ихтималы исә юк.
Пароходыбызда баручы хаҗиларның исемнәрен, адресларын, шәһәрләрен язып алу фикере килде. Тәкъдим иттем. Халык риза булды. Исемнәр язылды.
Совет сәясәте Чин, Русия мөселманнарын махсус пароходларда зур ихтирам күрсәтеп изге-мөкаддәс илләренә алып барды. Хаҗ юлларын ачты. Бер генә дә мөселман иленең хөкүмәте мондый эшне башкара алмады.
Трудное дело красным проникать куда-нибудь. Мы очень много упустили, проиграли. Возместить уже поздно.**
Майның 20-дә пароходта су кытлыгы күренде. Капитан суларны бикләде. Һичбер җирдә су калмады. Бу артык көчле хәрәкәт иде. Хаҗилар ризасызлык белдерделәр. Чәйгә дигән сулар бозылды, тәмам тәмсезләнде.
Майның 21-дә иртәнге сәгать өч-дүртләрдә пароход Пурт-Сәгыйд7 ярына якынлашты. Туктады, озак торды. Пароход полис мотор көймәләре белән уратып алынды. Пароходның үзенә дә берничә кеше куелды. Хаҗилар һәммәсе сәламәт.
Майның 20-дә төнлә пароход Пурт-Сәгыйд ярына барып җитте. Иртән майның 21-дә Пурт-Сәгыйдне күрдек. Өйләдән соң сәгать өчтә пароход каналга керде. Каналда тизлек белән бара иде. Сәйидәмә8 радиотелеграмма бирдем: «Одесса. Порт-Саид. Море как зеркало. Восхищаясь искусством и природой проехали канал».
Канал туп-туры юл кебектер. Бөек бер математик сәнгать җимешедер, гаҗәпләнер кеше. Ләкин табигатьнең куәте каршында инсанның көчсезлегенә дә дәлилдер. Безнең җаһиллегебез белән чагыштырганда мәгариф куәте бөек булса да, табигать кодрәтенә нисбәтән тәмам юктыр. Истанбул бугазын, Мәгъриб бугазын9, Җәнүб бугазын10 Сувәйс11 каналы белән чагыштырса адәм баласы, үзенең көчсезлеген күрер. Мисыр җирен әҗнәбиләр басып алды, әйтик, бөек культура булдырды, тик ул әҗнәбиләр өчен булды. Күрдем, төрек куәте юктыр, рус куәте дә биредә юктыр. Биредә революцион хәрәкәтләрнең чагылышы нәрсә? Иң әһәмиятле, иң куәтле революциянең туп-туры сызыгыдыр, туры канал юлыдыр. […]
Канал эчендәге һәр пароходның башында зур прожектор тора.
Пароходыбызда радио бар иде. Хаҗилар һәммәсе тупланып тыңлар иде.
Кич сәгать ун тирәләрендә Исмәгыйлия шәһәренә барып җиттек. Пароход туктамады, хәрәкәтен дәвам итте.
Бу юлның яртысы иде.
Майның 22 якшәмбе көн. Төнлә уяндым, чыгып канал буйларын тамаша иттем. Таң атты. Әтраф яктырды. Канал ком сахралары эчендә бер тар елгадыр. Азия тарафы комлык, Африка тарафы төзек: авыллар, бакчалар.
Каналда барышлый берничә җирдә туктадык, юл бирдек. Дүрт-биш зур пароход узды.
Хаҗиларда, дөрес, шапшаклык бар, ләкин ул пароходларында да бардыр.
Пурт-Сәгыйдтә һава соң дәрәҗәдә эссе иде. Әмма Сувәйс каналы буйларында салкынча. Әтраф таулык, еракта биек таулар бар. Шуңа күрә булса кирәк, иртән сәгать 4-5 тирәләрендә һавада рәхәт бер салкынлык бар.
Майның 21-дә дүшәмбе көн сәгать өчтә каналга кердек. Майның 22-дә иртән сәгать җидедә каналдан чыктык. Уналты сәгать. Өч мәртәбә туктап торды. Унике сәгать эчендә үттек-кичдек, димәк. Сувәйстә гади һәм өстән-өстән генә башкарылган тикшерүдән соң кузгалдык, пароход стоянка ясап тормады.
Майның 27, якшәмбе көн иртәдән кичкә кадәр һава аяз иде, әмма дәрья йөзендә хәрәкәт сизелә иде, пароход чайкала иде. Шулай да, халык аякта.
Пурт-Сәгыйдтә пароходка санитарлардан берсе яһүд, берсе нәсари, берсе мисырлы мөселман булган табиблар утырган иде. Табиб әфәнде хаҗиларга вак-төяк нәрсәләр сата иде, мөмкин булса түләттерә иде, вак-төяк нәрсәләрдә алдый иде. Полициясе дә, ширкәт хезмәткәрләре дә һәрвакыт ришвәт ала, сатулаша.
Майның 28-дә дүшәмбе көн һава аяз иде, диңгез йөзе тәмам тын иде. Чамасыз эссе иде. Майның 29, сишәмбе. Һава ачык, диңгез тын хәрарәт галиб, хаҗилар сәламәт.
Майның 29-да, сишәмбе көн кич тугыз сәгать 15 минутта микат12 каршысына рабигъ13 киңлегенә барып җиттек, гудок тавышы яңгырады, игълан ителде.
Хаҗилар микатка барып җиткәнче инде ихрам иттеләр. Мин дә ихрамлы идем, ләкин изарым, ридам юк иде, шулай да мәхрам идем.
Майның 30-да, чәршәмбе көн сәгать 11-дә Җәддә күренде. Җәддә порты пароходларга ярарлык түгел. Шул кадәр гасырлар дәвамында причал төзетү тиеш иде. Рейдта пароходлар күп иде. Берничә төрек пароходы да бар иде.
25 унике утызда ирештек. Сәйидәмнән телеграмма бар иде, шатландырды. Гаять, гаять шатландым: һәмма сәламәт, хәйәтемез гүзәл һәр бересен алдык.
25 майда пароход Җәддәгә иреште. Ихтирам белән каршы алындык. Махсус мотор көймәсе белән ярга чыктык, карантинга килдек. Тикшерү фәлән булмады, табиблар хөрмәт белән каршы алып, хөрмәт белән сыйладылар. Йөк ташучы ялладым. Җәддә эчендә автомобиль белән йөрү тыелган имеш. Мөхәммәд Насыйф өенә бардым. Зур бер өй, 2нче катында махсус зур бүлмә бар. Гаять яхшы иде. Ял иттем. Чәй эчтем. Су гаять татлы иде, яңгыр суы. Махсус цистерналарда туплана, саклана имеш. Гаять татлы, гаять саф иде, иң тере су имеш. Җәддә олылары, байлары тик яңгыр суларын кулланалар имеш. Җәддә өйләрендә телефон бар. Мәккә белән сөйләшергә мөмкин. […]
Полпредымызны14 зыйарәт иттем. Яхшы акыллы адәмдер. Акылы кебек теле дә үтемледер. Әхвәлдән дә хәбәре бардыр. […]
Шапшаклык хаҗиларда гына түгел, бәлки пароходларда да, торак урыннарда да бар. Хаҗи хаҗ юлында кыенлыкларның барысын да кичерә.
Хаҗ ул матди һәм фани булган барлык бәйләнешләрдән аерылып-арынып, буш сахрада илаһият хозурына килеп басудыр. […]
Майның 29-да якшәмбе көн сәгать өч тирәләрендә автомобиль килде. Ике кеше утырдык. Яхшы иде. Бер сәгать эчендә Бәхрәгә15 барып җитте. Һава гаять чәллә иде, юлда һичбер адәм заты күрмәдек. Бәхрәдә бераз туктап тордык. Моннан соң юл бераз кыенлашты. Һава бик тузанлы иде, юлда дөяләр күп иде, хәрәкәт бераз авырлашты. Ахшам сәгатьләрендә Мәккә янына ирештек. Хәмидия янында машинадан төштек, моннан башлап автомобиль хәрәкәте тыелган имеш. Байтак авырлык күрдек. Йөгемне йөк ташучыга биреп, җәяү атладым. Казанлы Габдешшөкүр өенә барып урнаштым. Анда ике-өч көн дәвамында калдым.
Иртән уянгач чыгып аякларыма аяк киеме, өстемә кыска җиңле күлмәк алдым. Хәрәмгә киттем. Иртәнге сәгать тугыз иде. Тәвафымны башладым. Бер сәгать кадәр Хәрәмдә булдым. Аннары сәгъйине башладым. Һава эссе иде, акрын йөрдем. Һәр шарт ун минут кадәр булды. Араны җиде кат узу бер сәгатьтән бераз артык вакыт алды. Сәгъйидән соң тирә-якны бераз тамаша иттем. Азан укылды. Һаваның иң эссе чагында кайтып киттем. Бераз арыдым. Өч көн буе бер нәрсә дә ашамадым, аппетитым юк иде, һаман эчмәк бәласендә идем. […]
Сау-сәламәт идем, тик аппетитым юк иде. Катык кебек бер нәрсәдән башка һичбер нәрсә эчми идем. […]
Сишәмбе иде, уяндым, госел алдым. Июньнең җидесе иде, зөлхиҗҗәнең алтысы булуының да ихтималы бар иде, җидесе дип тә игълан ителә ала иде. Хәрәмгә бардым, тәваф кылдым, сәгъйи иттем, хаҗ кылуны ният итеп ихрам иттем. Җиңел булды, сәгъйидә кыенлык күрмәдем. Халык гаять күп иде, шуңа күрә сакланып кына йөрдем. Этенмәдем, төртенмәдем. Гарәфәт янына җәяү бару теләгендә идем. Июньнең сигезендә чәршәмбе көнне, иншаллаһ, хәрәкәт итәрмен. Җәбәл ән-Нур тавында бер төн кунып калу теләге белән.
Июньнең җидесендә кояш баеганда яңа ай башлануы игълан ителде. Чәршәмбе көн ай башы булды, пәнҗешәмбе алдыннан. Планым бераз үзгәрде. Чәршәмбе иртә уянып тордым. Җәбәл ән-Нур тавына таба сәхәр дакыйкаларында юл тоттым. Миңа юлны күрсәтә алырлык берәр кешене юлда көтеп торуым сәбәпле, Җәбәл ән-Нурга менә башлавым көндезгә, кояшның иң кызу чагына калды.
Мендем, бераз арыдым. Мәгарәдә бераз утырдым. Илаһи мәдрәсәдә уйландым. Бүген бу тәмам ташландык бер җирдер. Тау куышы сәламәт. Тау башындагы соңгы биналар тәмамы белән җимерек. Юлда, тауда миннән башка адәм юк. Мендем, төштем, шактый арыдым. Таудан төшкәндә бер урында су эчтем. Аннары сусадым, тик су таба алмадым, өч-дүрт чакрым уздым, олы юлда бер каһвәханәдә туктап, байтак чәй эчтем, ял иттем. Икенде сәгатьләрендә хәрәкәтемне дәвам иттем. Бер сәгать узгач Минага барып җиттем. Нур тавының урта тирәсендә урнашкан Җөмрат вустә16 янында бер каһвәханәдә Сәед-Гали җәнабларына юлыктым. Бергәләп утырдык. Чәй эчтем.
Кичкә таба кузгалдык, ике-өч җирдә ял итеп, ниһаять Мөздәлифәгә барып җиттек, шунда кундык. Таң атканчы Гарәфәт тавына таба хәрәкәт иттек. Ашыкмыйча атладык. Иртәнге намаз вакыты кергәнчегә кадәр Гарәфәт нурлары күренде.
Юлда идек, кояш чыкты, һавада сафлык һәм дә бераз сиринлек бар иде, арымадык. Нимра мәсҗиденә17 ирештек. Сәед-Гали җәнаблары үзенең чатырына китте. Мин мәчет янында калдым. Ике намазны кушу теләге белән, каһвәханәдә урнаштым. Нимра мәсҗиде бик пычрак иде. Бер тапкыр кереп карадым каравын, тик эчендә калу мөмкин булмады. Чыктым да, намазларымны тышта укыдым. Һава тәмам аяз иде, чамасыз эссе иде.
Икенде сәгатьләрендә тауга таба хәрәкәт иттем. Җәяү бардым, берничә җирдә туктап алдым, тау башында халык аз иде. Гарәфәт тавы каршындагы мәйдан тәмам тын иде, һәммә кеше эсселек тарафыннан җиңелгән иде. Бер ком өеме өстендә өч-дүрт чатыр корылган, халыкта җыр-биюләр, кычкырып сөйләшү тавышлары. Бераз гаҗәпләндем. Ахшам намазына кадәр бер-ике сәгать алдан, Гарәфәттә хәрәкәт башланды, шукдуфлар18 йөкләнә башлады, бу кире кайту хәрәкәте иде. Кояш баеган минутларны көтеп тору юк. Мөмкин дә түгел, ике-өч йөз мең хаҗиның бердән кубып Гарәфәттән Минага таба ташкын кебек агылулары әлбәттә гаять авыр. Гарәфәттән Минага бару чынлап та гаять авыр бер хәрәкәтдер.
Мин ялгыз идем, кулымда унбиш фунт кадәр йөгем бар иде. Йөк ташый торган мал ялладым, кояш баеганнан соң хәрәкәт иттем. Шулай итеп кыенлык күрмәдем, хәтта алга чыктым, Мөздәлифәгә ирештем, анда бер-ике сәгать калдым. Аннары Минага таба юл тоттым, анда кунып калдым.
Таң атты, бер калкулыкка мендем, кисвәне яңарту йоласын күрү теләге белән ашыктым. Кисвә яңартылды, гает намазын күрә алмадым, хотбә укылды, бер мин генә тыңладым. Тәмам буш бер хөтбә иде. Гаҗәпләндем, Хәрәмдә халык аз иде. Озак тамаша иттем. Бу юлы Кәгъбә ташларын күрү мәртәбәсе насыйб булды. […]
Кайттым, яттым, ял итәргә кирәк иде. Тордым, Мина тарафларын бераз тамаша иттем, каһвәханәдә кундым. Минада, Гарәфәтдә, дөрес, иминлек гаять камилдер, гадәттән тыш иминлек хөкем сөрә. Ләкин чисталык хосусларын кайгырту аздыр. Гөнаһ хөкүмәттә түгел, гөнаһның зур өлеше халыкта. Мөздәлифә, Мина мәчетләрен бәдрәф кебек пычрату җинаятләрендә хөкүмәтнең, әлбәттә, тамчы кадәр дә гөнаһы юктыр. Мәчетләрне халык аңлы рәвештә, ялкаулык аркасында пычрата икән, башкаларның гаебе хакында сүз йөртү файдасыз булыр.
Яшермичә әйтергә вакыт: дин нигезләре бездә булса да, ул нигезләрнең һичберендә мәгънә юк, рух юк, гади бер сурәтдер. Халыкта намаз бар, ләкин рух юк, халыкта ихрам бар, шәкеле бар, ләкин хакыйкате һәм әдәбе юк. Гарәфәт минутлары мәслихәттән тәмам адашкан, Минада җыелулар нинди дә булса мәгънәдән тәмам буш, таваф файдасыз йөгерүдән гыйбарәттер, әдәптән тәмам читкә киткән.
Җәяү йөрдем, миңа рәхәт иде. Хаҗ көннәрендә бер локма ризык ашамадым. «Фә лә рафәс, вә лә хауф, вә лә җидаль фи-л-хаҗҗ»19 әдәбе бәндә тәмам улды. Күп күрдем, сәламәт кайттым. Якшәмбе көн зөлхиҗҗәнең 12-се, июньнең 12-дә иртәнге сәгать сигез тирәләрендә мин хөҗрәмдә идем. […]
Гарәфәт тавы итәгендә урнашкан чатырларда тәртип-интизам юк иде. Бер адәм чатырыннан чыкса яңадан ул җирен таба алмаячак. Гарәфәт мәйданы чокырлар, канаулар ярдәмендә, яки манаралар, язулар ярдәмендә бүлгәләнеп, аяк киемнәренә номерлар сугылса, әлбәттә, тәртип хасыйл булыр иде.
Гарәфәттә бер мең кадәр, Минада өч мең кадәр хаҗи вафат булган. Мәетләрне дәфен кыйлуда игътибарсызлык, хөрмәтсезлек галәмәтләре ачыктан-ачык күренде. Бу хәлләр халык күңеленә авыр тәэсир ясады. Халык нәфрәтләнде. Ләкин гөнаһ тик хөкүмәттә түгел, бәлки халыкта да гөнаһ бар. Гарәфәттәге, Минадагы кешеләрнең үз хәлләрен багарга тиешле булуын аңлап, мәетләр хакында кайгырту хосусларын хөкүмәт үз өстенә алса да яхшы булыр иде. Бер дини комитет оештыру, хаҗиларның җәсәдләрен, һич югында, бераз ихтирам күрсәтеп дәфен иттерү мөмкин булыр иде.
Минадагы, Гарәфәттәге үлем-китем кояш кагудан иде. Халыкта саклану дигән нәрсә юк. Сакланырлык күләгә юк. Һәрхәлдә, быел хаҗ гадәттәгедән яхшырак узды. Үлем-китем булса да, гадәти саннардан азрак булды. Гарәфәттә бер мең кадәр, Минада 800, 200 кадәр кеше вафат (Минада 1 400 кадәр)*. Сәламәтлек саклау хезмәте тырышлык күрсәтте, тик алай да, ул үлемнәрнең күп булуы сәбәпле һәрберенә тәмам вакытында өлгерми иде.
Гает көнендә Минада байтак үлүчеләр кысынкылык, тыгызлык аркасында булды (8-11 сәгатьтә). Мәетләрнең барысы да Җиф янында тупланылды, бер тау кадәр булды. Гомуми бер чокыр казылды, һәммәсе шунда атылды. Сәер вә шомлы бер вакыйга иде. Дәһшәтле бу манзара инсаннарны шактый өркетте. Күз күргән кадәр гел мәетләр белән тулы мәйдан иде. Куркуга куш күренер, койрыгы белән биш күренер дигәндәй, манзара фәлән кадәр мең булып истә калды. Чынлыкта, үлүчеләр саны ике-өч меңнән артык түгел иде.
Бөтен мәетне бер чокырда күмдерде хөкүмәт. Хаҗ көнендә һәрҗирдә, дөрес, иминлек тәмам камил иде. Хаҗиларга зур ирек бирелгән иде. Иранлылар да күп иде. Вәкилләре хөкүмәткә шөкерен белдерде. Югалтулар юк иде. Мәзһәбләренә һичбер комачау-фәлән дә булмаган. […]
Ява белән Һинд кебек халыкларда пычраклык хәттин ашкан булса, бәдәвиләрдә, нәҗдиләрдә20 чисталык өстенлек итә. Чатырлары янында хаҗәт үтәлмәс. Моның өчен еракка китәләр.
Мина белән Гарәфәттәге үлемнәрдә хөкүмәтнең азмы-күпме җитешсезлеге булу сәбәпле мәлик хәзрәтләре гаять хәсрәтләнгән имеш. Минада бер мең дүрт йөз кадәр хаҗи вафат булган. Вафат булучыларның күбесе үлемне эзләгән хаҗилардыр, сакланмаганнар. […]
Хәрәм хотбәсе иң олы минбарда иң-иң зәгыйфь бер хотбәдер. Сүз ни минбәренә туры килми, ни сәгатенә, өстәвенә аны тыңлау да юк. Күбесе: Бу горур кайчанга кадәр? — дигән темага. Берничә тапкыр тыңладым. Һәммәсе гафилләрне кисәтү рухындагы вәгазьләр иде. […] Биш-ун җөмләдә Аллаһыны олылап югары чыгарып хатыйб сөйләде. «Дөнья хәяте Гарәфәттә тору кебидер, дөнья хәятенә бу кадәр бирелү нигә?» — диде. Бүген һаман да шундый сүзләрне Хәрәм минбәрләрендә яңгырату һич урынлы түгел иде. Һәр ел Гарәпстанны миллион чиреге кадәр кеше зыйарәт итә. Быел да шулай булды.
Зөлхиҗҗәнең 19-да, якшәмбе көнне иртән Кәгъбә ачылды. Хаҗилар Кәгъбә эчләренә керделәр. […]
Мөхәррәмнең җидесендә чәршәмбе көн, пәнҗешәнбе көннең кичендә ястүдән соң әл-Мәҗид әл-Көрди угылы килде. Гарәбстан сәгате белән, якынча, дүрт иде. «Кәгъбә ачылачак, буш булачак, киттек», — диде.
Тәһарәт алдым, шатланып әзерләндем. Бардым. Халык бар ләкин тыгызлык юк. Сәлам белән мендем. Кердем. Габдулла Шәйбә — кара гарәп, ачкыч иясе, ишектә тора иде. Дүрт почмакта икешәр рәкәгать намаз кылдым. Дуслар, карендәшләр, балалар, гаилә хакында — һәммәсе хакында догалар укыдым, Коръән догалары да тәмамыйлә телемнән агылды. Иң мөһим догам: «Йа Рабб! Динеңне, шәригатеңне минем кулым белән терелт, шәригатеңне тәртипкә китерим, шәригатеңне илемдә таратыйм», — догасы иде. Хәрәмдә булганда һәрвакыт телемдә булган дога шул догам иде.
Йөрәгемә, телемә һәрвакыт шушы дога салынды, иншаллаһ, кабул булачак бер илһамдыр. Иншаллаһ.
Бүген июльнең җидесе, мөхәррәмнең сигезе. Берничә көндер инде йөрәгемдә хәрәкәт дулкынлануы, Мәдинәне зыярәт кылу нияте уянды. Ихтимал, якын арада юлга чыгармын, иншаллаһ, хәрәкәт итәрмен. Табылса мөхәррәмнең унысында шимбә көнне машинада Җәддә юлы белән хәрәкәт итү турындагы нык теләк калебемдә урнашты.
Сәйидәмне гадәттән тыш сагындым, аякларын үбәр идем. […]
Июльнең 12-сендә сишәмбе көн көндез өйлә намазы вакытында тәкиямнән чыктым да Хәмидия21 янындагы Ширвания китапханәсенә килдем.
Намаздан соң машина әзер булды диделәр. Бераз көттем, хәбәр алдым, ахырда үзем дә һиндиләр торган ханәгә киттем. Бераз көттек, икендедән соң машина әзер булды дисәләр дә, һаман көттек. Ахшамга утыз-кырык минут кала машина кузгалып китте. […] Юлда ике сәгать 20 минут кадәр бардык. Габдулла әл-Фазыл ханәсенә иңдек. Бүген чәршәмбе, июль 13. […]
Июльнең 13-дә, чәршәмбе көн […] сәгать 11:35-тә Җәддәдән чыктык. Юлда рәхәт килдек, юл гаять гүзәлдер. Тимер юл өчен дә гүя әзердер. Рабигъ җиварына кадәр бөек сахра иде. Соңрак, бер ике мәнзил22 хәрәкәт иткәннән соң таулар башланды. […] Юл гел тау арасында бара. Комлыкта автомобиль бераз авыррак хәрәкәт итә, бата башлый, әмма ташлыкта автомобиль шинларын ерта, гәрчә ташлыкта тиз барса да.
Июльнең 14-дә кояш баеп ястү намазы вакыты кергәндә Мәдинә капкасына ирештек. Бераз тордык. Шәһәргә кердек. Башка бер җир әзер түгел иде дә, дустыбыз доктор Габделгани Сахиб Мәүләви Габделкадир әл-Кусури, аның хадимнәре Мөхәммәд Габбас белән Сәрдархан һәм мин Исмәгыйль әфәнде Сабир ханәсенә юл тоттык. Шунда тукталдык. Нәби мәчетенең капкалары ябык иде.
Бүген җомга, июльнең 15-дә эшем тәмам булды. Шәһәрне тамаша кылырга дип ханәдән чыктым. Йөрдем, иске биналарның калдыклары аз иде. Бәкыйга каберләре тәмам җимерек иде. Мәдинәнең тышкы ягында хәрабәләр күрдем. Соңрак Җәмиг мәчеткә җомга намазына килдем. Максатым хөтбә тыңлау иде. Минбәре янына мөмкин булган кадәр да якынрак килдем. Хөтбә гади генә хөтбә иде, сөйләнгәннәрнең һәммәсе тәүхид иде, максатлары истиганә23, тәвәссүл24, зыярәт25 кебек бидгатьләрне инкарь итү иде. […]
Мәдинәнең кыяфәтенә күз салсаң, төзелеш өчен яраклы урыннарның Мәдинәдә гаять күп булуы күренә. Төрекләр башлады, Сөгуд, бәлки, тәмам итәр. Нәби мәчетендә дә төзелеш кылыначак, бәлки чистартылуны көтеп яткан эшләр гаять күптер. […]
Йәмән — Хиҗаз мөнәсәбәте
Хаҗ юлында үтерелгән Йәмән хаҗилары: һичберенең теләге белән, ихтыяры белән түгел иде. Йәмәннән бер кәрван 1341 сәнәдә (1921 сәнәдә) хаҗ кылу максаты белән Әбһа вилаятенә Нәҗед хөкүмәтенә буйсынган бер җирдән үтеп барган. Андагы әмир Габделгазиз Ибраһимнең ханәсенә килеп куналар, сәфәргә чыккан сәгатьләрендә әмир кунакларын: «Ике юл бардыр, бере хәвефледер, фәлән юлдан барыгыз, чөнки берсендә нәҗдиләр белән хөсәйниләр арасында әледән-әле бәрелешләр булып тора. Сезне дә нәҗдиләр дип уйлап, һөҗүм итәрләр», дип кисәткән. Йәмәниләр моңа колак салмаган: «Безгә һичнәрсә булмас!» — дип, әүвәлге юллары белән хәрәкәт иткәннәр. Ул көнне сугыш булган. Хөсәйниләр йәмәниләрне нәҗдиләр дип уйлап, һөҗүм иткәннәр дә кайберләрен үтергәннәр. Шулаймы икән? Яки, бәгъзеләрнең риваятьләре кебек, йәмәниләр белән нәҗдиләр арасында дини гакыйдә мәсьәләләрендә бераз каршылык чыккан да, ахырда нәҗдиләр йәмәниләрне туры мәгънәдә корбан чалганнар. Йәмәниләрнең һәрберендә бу сәбәбле олы кимченү-хурлану калды.
Быелгы хаҗ нинди булды
Диңгез юлы белән 135 442 хаҗи килде.
Нәҗедтән илле мең кадәр. Йәмәндән ун мең. Хиҗаз шәһәрләреннән ун мең, Хиҗаз бәдәвдләреннән егерме мең. Һәммәсе 250 меңнән бераз артык. Русиядән, димәк мөмкин, тик мин.
Дәһшәтле эсселек, һәммә хаҗи Гарәфәттә. Нәҗдиләр Әбел очында, Рәхмәт башында ачык һавада 8-дән 12-ләргә кадәр тора. Искиткеч бер сабырлык.
Хиҗазда әхвәл яхшырды. Җәддәдән Мәдинәгә машиналар йөреп тора. Без ул араны 24 сәгатьдә уздык. Фәкыйрьләр җәяү баралар. Иминлек соң дәрәҗәдә катгый куелган. Ерткыч хайван һөҗүменнән башкаларын хөкүмәт тәэмин итә. Һичбер нәрсә булмый. Малына, җанына, тынычлыгына һичбер кул орынмый. […]
1927 ел кянун әүвәлнең26 25-дә, декабрь 25-дә, сәгать өч тирәләрендә көндез пароходка утырдым. «Ильич» исемле пароход.
Август 8 дә төшеп, дүрт ай да унике көн кадәр калдым биредә. Монда торган көннәрем гаять, гаять авыр иде. Күңелем гадәттән тыш олы бөек борчуларда иде. Сәййидәмне һәр төн төшемдә күрә идем.
Төркия Республикасы Милли китапханәсе (Әнкара), А. 5924 сакл. бер., Б. 1-28.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Вә мә тәүфикый иллә би-л-лаһи (гарәп.) — Аллаһтан башка уңышка ирешү юк.
2. Бугаз — Босфор бугазы.
3. Кавак — Истанбулга Кара диңгез аша килүчеләр өчен карантин ноктасы. Истанбулның Көрфезгә (Алтын Мөгез култыгына) керештә урнашкан булган (кара: Сибгатуллина А. Т. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. – М., 2010. – С. 41).
4. Совторгфлот (Советский торговый флот) — Советлар Союзында 1924 елның 18 июлендә оештырылган дәүләт сәүдә компаниясе.
5. Кәшкар (уйгыр.) — Кытайның көнбатышында урнашкан шәһәр һәм өяз исеме.
6. Чанак кальга (төрек.) — Чанаккале, Галлиполи. Мәрмәрә диңгезенең Аурупа ярында урнашкан кальга.
7. Пурт-Сәгыйд — Порт-Саид шәһәре.
8. Сәйидәмә — бикәмә. Муса әфәнде үзенең хәләл җефете Асия ханымны шулай атаган. Гарәпчәдән госпожа мәгънәсендә булган сәйидә сүзен татарчага бикә дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
9. Мәгъриб бугазы (гарәп.-татар.) — Җәбәл Тарикъ (Тарик тавы), ягъни Гибралтар бугазы.
10. Җәнүб бугазы (гарәп.-татар.) — Баб әл-Мәндәб бугазы.
11. Сувәйс (гарәп.) — Суэц: шәһәр һәм канал исеме.
12. Микат (гарәп.) — хаҗиларның ихрам халәтенә керергә тиешле булган урын.
13. Рабигъ (гарәп.) — дүртенче.
14. Полпред (полномочный представитель) — ул елларда Хиҗаз вә Нәҗед мәмләкәтендә полномочный представитель вазыйфаларын Советлар Союзының гарәп дөньясындагы беренче дипломаты Габдерәүф улы Кәрим Хәкимов (1892-1938) башкарган була.
15. Бәхрә — Җәддә белә Мәккә арасындагы бер шәһәр. Җәддә белән Мәккә арасы 79 км.
16. Җөмрат вустә — ташлар атыла торган өч урынның берсе.
17. Нимра мәсҗиде — Гарәфәт тавында урнашкан тарихи мәчет. Биредә Мөхәммәт пәйгамбәр мәшһүр Хаҗ хотбәсен укыган. Шул вакыйганы искә алу йөзеннән ел саен зөлхиҗҗәнең тугызында биредә Хаҗ хотбәсе укыла.
18. Шукдуф — носилкалар.
19. Фә лә рафәс, вә лә хауф, вә лә җидаль фи-л-хаҗҗ (гарәп.) — хаҗда булмасын ни сүгенү, ни гөнаһ кылу, ни ызгыш (Коръәндәге 2:197 аятькә ишарә).
20. Нәҗдиләр — Нәҗедтә яшәүчеләр.
21. Хәмидия — Мәккәдәге мәшһүр мәдрәсәнең исеме.
22. Мәнзил — тукталыш.
23. Истиганә — Аллаһтан башка берәүгә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорау.
24. Тәвәссүл — Аллаһтан башкага үтенеч белән дога кылу.
25. Зыярәт — каберләрне зиярәт итеп догалар уку.
26. Кянун әүвәл (гарәп.) — декабрь.
* Чыганакта шулай (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторы искәрмәләре).
** Чыганакта шулай.
* Чыганакта шулай.