Хайрутдинов А. Г., Шарафеева Р. Г. Габдерәшит Ибраһимның ике хаты

Татар милләтенең язмышында, иҗтимагый тормышында, мәдәниятендә, сәясәтендә, фән һәм мәгарифендә, фикер яки фәлсәфә дөньясында тирән эз калдырган олы затларыбызның тәрҗемәи хәлләренә күз салсаң, алардагы вакыйгалар берничә кешенең гомеренә җитәрлек булуын күрәсең. Шуңа күрә, андый кешеләрнең тормыш юлларын өйрәнгәндә: «Инде, ниһаять, безгә һәрнәрсә мәгълүм», ‒ дип нокта куеп булмый, чөнки әледән-әле, көтелмәгән сәбәпләрдән моңарчы билгеле булмаган мәгълүматлар, язма чыганаклар пәйда була. Нәтиҗәдә, тормыш юлы инде яхшы гына өйрәнелгән кебек күренгән шәхеснең биографиясенә яңа сәхифәләр өстәлә, милли тарихыбыз хәзинәсе кыйммәтле, хәтта бәяләп бетергесез җәүһәрләр белән баетыла. Күренекле татар дин әһеле, казый, галим, остаз, фикер иясе, матбугатчы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гомәр углы Габдерәшит Ибраһим (1857-1944) хәзрәтнең иҗтимагый һәм шәхси биографиясе югарыда әйтелгәннәрнең бер мисалы. Биредә галимнең биографиясенә кагылышлы ике кызыклы документ тәкъдим ителә.