Ә. А. Гатин. Татар халкының төрек авазы: «Kazan» журналының тарихи сәхифәләреннән

УДК 94 (560):(470.41):811.512.145
Татар халкының
төрек авазы:
«Kazan» журналының
тарихи сәхифәләреннән
Ә. А. Гатин,
Казан федераль университеты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The Turkish voice
of Tatar people:
historical pages of “Kazan” journal
А. A. Gatin,
Kazan Federal University,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Публикация посвящена литературному научно-популярному журналу «Kazan», издававшемуся в 1970-1980 гг. в Турции усилиями ученых и предпринимателей татарского происхождения. Издание содержит уникальные воспоминания, сведения о жизни татар-эмигрантов на Дальнем Востоке и в Турции. До настоящего времени журнал остается малоизвестным широкой публике, несмотря на то, что является уникальным по своему содержанию турецко-татарским научно-популярным изданием.
Abstract
The publication is dedicated to the 50th anniversary of the “Kazan” popular science journal published in the 1970-1980ss in Turkey by Tatar scholars and entrepreneurs. The journal contains unique reminiscences and information about the life of Tatar emigrants in the Far East and Turkey. Up to the present, the journal has been little known to the general public, although it is a content-wise unique Turkish-Tatar popular science periodical of the 20th century outside the USSR.
Ключевые слова
Турция, татары, журнал, «Kazan», культура, история, эмиграция, наука, Китай, национальное движение.
Keywords
Turkey, Tatars, “Kazan” journal, culture, history, emigration, science, China, national movement.
Төркиядә 1970-1980 елларда фәнни-популяр, әдәби һәм мәдәни «Kazan» журналы басылган. Кызганычка каршы, анда чыккан тарихи яктан зур кыйммәткә ия булган мәкаләләр әле дә күпчелек милләттәшләребезгә билгеле түгел. Моның сәбәпләре төрле: журнал чит илдә төрек телендә чыккан, шуңа күрә СССРда ул рәсми вакытлы басма буларак таралмаган, күпчелек мәкаләләр татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Хәзерге вакытта аның тулы басма тупланмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ә. Мәңгәр фондында саклана. Әлбәттә, хәзер ул журнал эчтәлеге белән танышыр өчен башка мөмкинлекләр дә бар – электрон версиясен Төркиядәге милләттәшләребез «Kazan Kültür – Ankara» сайтына урнаштырдылар1. Аны өйрәнгән галимнәр, эзтабарлар да юк түгел. Шуңа карамастан, бу уникаль вакытлы басма онытылган, телгә аз алынган булып кала. 1970 елларда ул чит ил татарлары өчен рухи һәм интеллектуаль «азык» чыганагы булып торган.
1917-1920 елларда Совет иленнән төрле сәбәпләр аркасында качып киткән мөһаҗирләр арасында үз мәдәниятен, телен, милли үзаңын саклап калыр өчен матбугат булдырган халыклар бармак белән санарлык. Үз телендә газета һәм журналлар чыгара алган, китаплар бастырган татар мөһәҗирләре зур хөрмәткә ия. Алар арасында: рус эмигрантлары, украиннар белән беррәттән, һичшиксез, татарларны атарга кирәк2. Татар мөһаҗирләре чыгарган вакытлы матбугат төрле вазыйфаларны үтәгән: а) милли үзаңны саклау һәм милли идеологияне тарату; б) мәдәни-агарту эшен яктырту; в) яңалыкларны тарату һ. б.
«Kazan» журналы ХХ йөз татар мөһаҗир басмалары арасында аерым урынны алып тора, чөнки ул, эчтәлеге ягыннан да, анда басылган авторлар исемлегеннән дә, үз вакыты өчен татар интелектуаль басмасы булган. Аны булдыруда татар халкының затлы уллары, акыл ияләре зур хезмәт куйган: Әхмәт Тимер3, Рифат Мүхтәсип, Мәхмүт Таһир, Надир Дәүләт4, Нәилә Бинарк. Һәрбер автор аерым игътибарга лаеклы булса да, шуны әйтергә кирәк: алар барысы да үз вакытында Төркиянең фәнни-белем өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләр һәм безнең халкыбыз тарихын, мәдәниятен, телен саклауга да зур тырышлык күрсәткән асыл затлар. Журналны гамәлгә куючы Әхмәт-Вәли Ибраһим Мәңгәр5.
Журнал битләрендә халкыбыз тарихы, аеруча XIX йөз ахырында – ХХ гасыр башында булган вакыйгалар турында кызыклы истәлекләр, күренекле татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре, атаклы татар мөһаҗирләренең биографияләре, халык иҗаты, милли ашлар турында күпсанлы мәкаләләр басыла. Күп мәкаләләр татар тарихына багышлана, шул исәптән күренекле татар галимнәре һәм язучыларының биографияләре дә бар: Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Ильяси. Г. Баруди, Ф. Кәрими. З. Бигиев, Й. Акчура, С. Максуди, Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Баттал, Х. Фәйзи һ. б.
Безнең өчен бу журналның иң кызыклы өлеше – татар мөһаҗирләре тормышы, хәтирәләре, тәшкил итә. Япониядә, Кытайда, Төркиядә, Финляндиядә яшәгән милләттәшләребез тормышы һәм язмышлары бу журналда киң яктыртыла. Чит илләрдә иҗат иткән татар шагыйрьләрнең әсәрләре аерым игътибарга лаек, чөнки аларның шигырьләре үз вакытында СССРда гына түгел, башка басмаларда да басылмаган. Журналда М. Исмәгыйль, З. Таһир, А. Тангатар, Р. Арат (Казанлы), Ш. Нигъмәти һәм башка шагыйрьләрнең иҗат җимешләре дөнья күрә. Шулай ук басма битләрендә күренекле язучы, публицист Х. Гәбдүш әсәрләре урын алган. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләрне, әлбәттә, Советлар илендә иҗат иткән шагыйрьләр, милли мәдәният хәле дә кызыксындырган. Шуңа күрә «Kazan» журналы битләрендә С. Хәким. Г. Афзал, З. Нури, Ш. Галиев, М. Газизов, В. Монасыйпов әсәрләрен күрергә була.
Хәзерге тарихчылар өчен журнал искитмәле кыйммәтле чыганаклар тупланмасы булып тора. Аның битләрендә чит илләрдә оешкан татар җәмгыятьләренең тарихы чагыла. Мәсәлән, Харбинда эшләгән татар җәмгыятенең җитәкчесе Ибраһим Бадай, Хайлардагы6 төрек-татар дини вә милли җәмгыяте турында Мәхмүт Таһир, Мукдендагы татарлар турында Гыйниятулла Акчура үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар. Аларның эшчәнлеге башка чыганакларда бик сай яктыртыла. Шул исәптән, Харбин татарлары арасында зур абруй казанган Гыйниятулла Сәли-Әхмәт эшчәнлеге турында Ә. Аги яза. Г. Сәли-Әхмәт Пенза губерниясендә 1888 елда туа, Эстәрлетамак мәдрәсәсендә белем ала. Аның остазы Җиһангир Абызгильдин була. 1906 елдан башлап Г. Сәли-Әхмәт Харбин шәһәрендә татар мәхәлләсенә имам вазыйфасын башкарырга чакырыла һәм күп еллар дәвамында җирле татарларның дини һәм милли тормышын җитәкләп баручы кешеләрнең берсе була. 1917-1918 елларда Ерак Көнчыгышка качып киткән татар, башкорт зыялыларына, шулай ук төрек әсирләренә аның тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Аның тырышлыгы белән Харбинда болгарларның ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан зур җәмиг мәчете төзелә. 1917 ел инкыйлабыннан соң 10 ел дәвамында аның киң эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Харбин чит илләрдә яшәүче татарларның дини һәм милли үзәкләрнең берсенә әйләнә7.
Укучылар игътибарына, 1974 елда «Kazan» журналында басылган, Хайлар шәһәрендә яшәгән татарлар тормышын тәфсилләп яктырткан мәкалә фотосурәтләр белән тәкъдим ителә. Мәкаләнең авторы, Мәхмүт Таһир, үзенең һәм башка кешеләрнең истәлекләрен туплап, 1898-1960 елларда Хайлар татарларының тарихын тасвирлый. XIX йөзнең азагында Хайларда барлыкка килгән татар диаспорасы ике бөтендөнья сугышлары арасында татар мәдәниятен һәм телне, ислам динен саклап калыр өчен тулы бер мәдәни мөхитне булдыра ала. М. Таһир мәкаләсендә Хайларда яшәгән татарларның сәүдә өлкәсендәге эшчәнлеге, диаспораның күренекле вәкилләре турында кыйммәтле мәгълүмат тупланган. Безнең өчен бу шәһәрдәге татарлар тормышы әле дә аз өйрәнелгән булып кала, чөнки Ерак Көнчыгышта 1920-1930 елларда зур үсешкә ия булган милли тормыш (сәүдә, мәгариф, дин, театр) үзәге 1950 елларда ук инде бетүгә сабыша. Хайлар татарлары тарихы безнең өчен әле дә билгесез һәм кызыклы күренеш, феномен булып кала.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. «Kazan» журналының электрон версиясен шушы адреска кереп карарга була: http://www.kazankultur.org/kazan-dergisi.
2. Ерак Көнчыгышта яшәгән татарлар белән бергә, шулай ук башкортларны да исәпкә алырга кирәк. Башкорт мөһаҗирләре, бигрәк тә Япониядә, татарлар белән төрки-татар телле китаплар, вакытлы басмалар бастыруда бергә эшләгәннәр. Урта Азия мөһаҗирләре дә үзләренең басмаларын булдырырга тырышкан. Шулай ук, ике бөтендөнья сугышлары арасында басылып килгән «Яңа Төркестан», «Яшь Төркестан» журналларын да искә алырга кирәк. Ул Урта Азия халыкларының совет хакимиятенә каршы азатлык хәрәкәтенең матбугат чарасы булган.
3. Әхмәт Тимер (1912-2003) – күренекле татар һәм төрек галиме, профессор, тюрколог, тарихчы. Татар теле, тарихы турында күпсанлы мәкаләләр авторы.
4. Надир Дәүләт (1944 елда туган) – күренекле татар һәм төрек галиме, профессор, тарихчы. Россия мөселман халыкларының, шул исәптән татар халкының, ХХ йөзнең беренче яртысындагы иҗтимагый-сәяси хәрәкәте белгече.
5. Әхмәт-Вәли Ибраһим Мәңгәр (1891-1978) – эшмәкәр, «Kazan» журналының спонсоры, мәкаләләр авторы.
6. Хайлар – Кытай Халык Республикасына кергән Эчке Монголиядә урнашкан шәһәр, Хулун-Буир төбәгенең административ үзәге.
7. Agi E. Ahund (Başimam) İnayetullah Seli-Ahmet // Kazan. – 1976. – № 18. – S. 23-27.
Хайлардагы төрек-татарларының дини һәм милли җәмгыяте
Хайлар шәһәре Кытай идарәсе астындагы Монголияда урнашкан. Бу шәһәр ике өлештән тора. Беренче өлеше иске шәһәрнең исемен алган һәм анда күпчелек кытайлылар яши. Монголия җиренең икенче өлешендә – XIX гасыр азагында Көнчыгыш-Кытай тимер юлы төзелгән. Шәһәрнең бу яңа өлешендә урыслар, татарлар, әрмәннәр һәм яһүдләр яшәгән.
Хайлар шәһәре бик зур булмавына карамастан, бер сәүдә үзәге булганнан соң әһәмияте артты һәм һәр тарафта танылды. Гомумән, Кытайдан һәм Русиядан Хайларга китерелгән сату әйберләренә каршы буларак, монда монголлардан килгән товарлар сатып алынып экспортлана.
Хайларга Кытайдан чәй, пальто өчен йонлы төрле тукымалар, башка илләрдән дә көнкүреш яраклары, машиналар һәм башка әйберләр китерелә.
Хайлардан 130 километр ераклыкта урнашкан Ганжурда ел саен ярминкә үткән. Анда монгол товарлары, эре һәм вак мөгезле хайваннар, тире сатылган, монголлар да үзләре дә кирәкле әйберләр сатып алганнар.
Хайлар шәһәре ел дәвамында тышкы сәүдә өлкәсендә эшләүче бер базар буларак таныла. Монда сөт һәм май җитештерү бик яхшы үсеш алган була.
Монголияда җыелган тире һәм эчәгеләрне башка илләргә сатып җибәрер өчен монда чистартып әзерләгәннәр, Хайлар мондый алыш-сатуда шактый активлык күрсәткән.
Өстә китерелгән мәгълүматлар буенча, Хайлар сәүдә үзәге буларак мөһим урын биләгән.
1898 елда Көнчыгыш-Кытай тимер юлы төзелүе сәбәпле, урыслар белән бергә монда татарлар килә башлаганнар. Беренче көннәрне төрле эшләрдә эшләгән татарлар бераздан Хайларда сәүдә белән шөгыльләнә алганнарын аңлап, бу өлкәдә эшли башлыйлар. Алар Монгол малларын башка мәмләкәткә җибәреп, аларның урынына Монголияда сатылган әйберләрне алып кайтып сатканнар.
Русча белгән һәм тиз арада яхшы итеп монголча һәм кытайча өйрәнгән татарлар, монгол һәм кытайлыларның ышанычын яулап, сәүдә эшендә уңышка ирешәләр.
Отышлы эшләгән татарлар үз яннарына гаиләләрен дә китерә башлаганнар. Җәмгыять үсә барган саен социаль сорауларны чишү кирәклеге туган. Беренчедән, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне теләсә нинди бәя белән сакларга омтылган татарлар алдында мәктәп, мәчет һәм зират кебек зур әһәмияткә ия ихтыяҗлар туа.
Элеккеге заманнарда бу өлкәдә эшләр өчен бәләкәй бер өй җитә иде. Татарларның саны арта барган саен, бу чараларның барысын да берләштерүче, идарә итүче оешма кирәклеге билгеләнде. Бу максат белән 1906 елда Хайлар шәһәре үзәгендә бина сатып алына. Мәчет һәм мәктәп сыйфатында кулланылган бу бинада шулай ук берничә очрашу үткәрелгән.
Татарларның Хайларда корылган җәмгыяте 1960 елда Уфадагы «Мәхкәмәи Шәргыя» тарафыннан да танылды.
Уку яшенә җиткән балаларның саны 1919 елда артканлыктан, ихтияҗны артык канәгатьләндерә алмаган элеккеге бина урынына яңа бер мәктәп төзелгән. Мәктәпнең дини йолалар өчен билгеләнгән зур бүлмәсендә намаз укыла иде.
1924 елда бер мәчет төзү турында карар кабул ителә һәм тиздән төзелеш башлана. 1925 елның ноябрендә төзелеш тәмамлана һәм мәчет җәмәгатьчелек хезмәтенә ачыла. Бу мәчет манарасыннан килгән азан тавышы күп еллар Хайлар шәһәрендә яңгыраган. Шулай итеп, күренекле татар җәмгыяте данлыклы мәктәп һәм мәчетләрен үз көчләре һәм тырышлыклары белән булдыралар.
1925-1939 елларда Хайлардагы ватандашларыбызның яшәү дәрәҗәләре югары була. Күп еллар дәвамында җәмгыять җитәкчелеге астында яшүсмер һәм хатын-кызлар юнәлеше эшләп килә. Алар үз эшләрен бик яхшы башкаралар. Театр эшчәнлеге, милли җырлар һәм биюләр тиз арада тарала башлый.
Яшүсмерләр тарафыннан әзерләнгән сәхнә әсәрләре куелышы, милли уеннар, музыка һәм биюләр милли кичәләргә икенче төс бирә иде. Моңа ирешү өчен зур хезмәт куйган кешеләрнең берсе Кебир Аги.
Хатын-кызлар исә курслар ачып җибәрде. Анда хатын-кызлар укырга, язарга һәм кул эшләренә өйрәнә иде. Күп еллар уңышлы программа кулланып, тегү һәм чигү курсларын оештыручы – Гөлистан Таһир ханымның хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп искә алалар.
Шул елларда хуҗалык эшчәнлеге, шулай ук эчке эшчәнлеге тоткарлыксыз башкарылган.
1933 елда халкыбыз арасында башланган бәхәс Хайларда яшәгән татарларга да кагылган. Шулай да бу каршылык кыска бер вакытта хәл ителде һәм җәмгыять үзенең, элеккеге кебек, уңышлы эшчәнлеген дәвам итәр өчен мөмкинлек тапты.
Хайларда һәм аның тирәсендә яшәүче татарлар саны 1 000-1 200гә якын кеше бар иде. Мәктәптә балалар 80-100гә кадәр җиткән. Татарларны мәктәптә бишенче сыйныфка кадәр үз укытучылары укыткан.
Татарларның иске һәм яңа дип аталган ике зираты бар иде. Бу зиратларда 600-700 кеше ята. Моннан тыш, шәһәр янында урнашкан зиратларда да күмелгән урыннар бар.
Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Рәсәй чигеннән ерак булмаган Хайларга бару шактый кыенлаша. Шуның өчен сәүдә эшләре аксый башлады. Барыбер, татар җәмгыяте элеккеге кебек үк эшчәнлеген дәвам итте.
Сугыш тәмамланганнан соң монда җитди үзгәрешләр була. Шәһәр сугыш вакытында зур зыян күргән. Сугыш уты эчендә калган шәһәрнең өйләре, сәүдә йортлары һәм маллары янды һәм юкка чыкты. Бай гаиләләр бу сугышта бары тик өсләрендәге киемдә калды. Шул ук вакытта җәмгыять биналарына зыян килгән, мәчет исә нигезенә хәтле янып, җимерелде. Мәктәп өлешчә зыян күрде. Шуңа карамастан, безнең кешеләр хәтта бу кыен шартларда да җәмгыять эшләреннән читтә булмаган һәм мәктәпне торгыза алганнар. Кызганычка каршы, мәчетне яңадан төзү мөмкинлеге булмаган. Сатлыган ике игезәк бертуганнар бу бинаны торгызалар, һәм аннары ул бинада мәчет була.
Өстәвенә, сәяси сәбәпләр аркасында, Хайлар шәһәре сәүдә үзәге буларак үзенең элеккеге әһәмиятен югалта. Сәүдә һәм башка һөнәр белән шөгыльләнүче татарлар башка илләргә китү юлларын эзлиләр, чөнки алар сугыштан соң элеккеге эш урыннарыннан мәхрүм булалар. 1950 елдан башлап акрынлап һәм шәхси рәвештә татарлар Төркиягә миграцияләнә башлады. 1954-1955 еллар арасында Рәсәйгә кайтучылар да була.
1960 елда Хайларда бер татар гаиләсе генә калды. Мондый шартларда җәмгыятьтә, мәчет һәм мәктәпнең бүтән кирәклеге калмады. Биредә 60 ел яшәгән татарлар төрле илләргә күченеп таркалганнар.
Хайларда төрле мәйданчыкларда эшләгән кешеләр:
Хайлар үзәгендә тукыма, әзер киемнәр һәм пальтолар өчен йон тукымалары кибетләре булган Әхмәдшаһ һәм Мөхәммәдшаһ Аги кардәшләре.
Даруханә хуҗалары булып эшләгән Сафа һәм Зөһрә Аги.
Монголиядән йон һәм тирене әзерләп башка илләргә сатучы Сатлыганнар.
Шул ук эш урынында эшләгән Ишмаклар.
Әхмәтвәли Мәңгәр (Ибраһим) шулай ук Монголиядә йон һәм тире җыю белән шөгыльләнгән, үзе йон юдыру җайланмалары белән юып, эчке һәм тышкы базарларга озаткан. Мәңгәр шулай ук тере хайваннарны алып сату белән шөгыльләнгән.
Халкыбызның калганнары, йә әлеге кешеләрнең оешмаларында, йә бер үк товар белән алмашу хисабына эшләгән. Шулай ук сөт, май җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде.
Хайларда имамлык эшендә булганнар: Фатыйх Имран, Хатыйп Халид, Саадеттин Сезген һәм Әбрар Акбирде.
Мәктәп мөдире буларак Хатыйп Халиди хезмәт итте, аннан соң Зөхрә ханым Киреш (Күгеш) белән Фатыйма Акчура хезмәт итте, укытучы вазифасында төрле вакытта 20дән артык кеше эшләде.
Татар җәмгыяте җитәкчелегендә түбәндәге шәхесләр булды: Хөснетдин Сухи, Мөхәммәдшаһ Аги, Әхмәдшаһ Аги, Фатыйх Имран, Фатыйх Илбәк, Шаһ-Әгзан Киреш һәм Гыйниятулла Тениш.
Безнең Ерак Көнчыгыштагы иң зур җәмгыятебезнең тормышы тәмамланды һәм бүген йөрәкләрдә яшәүче истәлекләр генә булып калды.
Искәрмә: бу мәкаләне әзерләүдә һәм мәгълүмат табуда зур ярдәм күрсәткән Саин Зөһрә Киреш ханымга һәм Махира Байчура-Алтан ханымнарга рәхмәт белдерәм.
Мәхмүт Таһир.
Kazan. – 1974. – № 11. – Б. 35-40.
Сведения об авторе
Гатин Аскар Александрович, кандидат исторических наук, доцент кафедры истории Татарстана Института международных отношений Казанского федерального университета, e-mail: askar-tatar@mail.ru
About the author
Askar A. Gatin, Candidate of Historical Sciences, Associate Professor at Department of History of Tatarstan, Institute or International Relations, Kazan Federal University, e-mail: askar-tatar@mail.ru
В редакцию статья поступила 08.07.2020, опубликована:
Гатин Ә. А. Татар халкының төрек авазы: «Kazan» журналының тарихи сәхифәләреннән // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 3. – С. 142-148.
Submitted on 08.07.2020, published:
Gatin A. A. Tatar khalkynyn torek avazy: “Kazan” zhurnalynyn tarikhi sekhifelerennen [The Turkish voice of Tatar people: historical pages of “Kazan” journal]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 3, pp. 142-148.