Э. Сәлахова. «Каләм әйтә: тагы бераз язасы, китә төшсен солдатларның мазасы» (Беренче Бөтендөнья сугышы чоры хатлары)

Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
08.12.2016
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2016

«Каләм әйтә: тагы бераз язасы, китә төшсен солдатларның мазасы»

(Беренче Бөтендөнья сугышы чоры хатлары)

Беренче Бөтендөнья сугышының чынбарлыгын, аның татар җәмгыятенә китергән кайгы-хәсрәтен, казаларын өйрәнү өчен төп чыганаклар булып XX йөз башында нәшер ителгән татар газеталары, татар солдатлары язган хатлар, бәет һәм мөнәҗәтләр тора. Сугыш тарихын өйрәнүдә эпистоляр жанрдагы чыганаклар аерым игътибарны җәлеп итә. Хатлар аша сугышның вак детальләрен, халыкның кичерешен, борчуын күрү мөмкинлеге бар. Мондагы мәгълүматны башка бернинди рәсми документта бирә алмый. Татарларның бу сугыштагы ролен, аларның кичереш-халәтен мондый чыганакларны өйрәнми, аларны анализламый, кулланмый ниндидер нәтиҗәләр ясау мөмкин түгел. Бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән солдат хатларының татар телендә язылганнарының берничә төре бар: оригинал хатлар1, жандармия фондларында сакланган татар хатларына цензор тасвирламалары2. Шулай ук хатларның кайбер өзекләре мөнәҗәт һәм бәетләрдә теркәлгән3.

Беренче Бөтендөнья сугышы солдат хатларының зур коллекциясе Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Анда иң зур өлешне урыс телендәге хатлар тәшкил итә4, шулай ук чуаш һәм татар телендәге хатлар да шактый. Әсирләр тарафыннан язылган Европа телләрендәге хатлар да бар. Өйрәнелү ягыннан караганда, урыс телле хатларның шактый өлеше матбугатта басылды5, чуаш телендәге хатлар бөтенләй өйрәнелмәгән. Татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган хатларның дә биредә исәбе аз түгел, алар барысы да Казан дәүләт университетының археографик экспедициясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә М. Госманов һәм А. Фәтхиев тарафыннан тупланган. Аларның берсенең дә тексты әлегә кадәр матбугатта басылганы юк, бары тик Беренче Бөтендөнья сугышының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган конференция кысаларында бу проблемага беренче тапкыр игътибар булды6.

Бу бүлектә сакланучы татар телле хатларның төгәл санын әйтү авыр, чөнки алар бары тик «солдат хатлары» буларак теркәлгән. Мондый төрдәге барлык хатларның эчтәлеге ачылганнан, укылганнан соң гына аларның санын атау мөмкин булачак. Яу кырыннан тез өстенә куеп язылган хатлар уку өчен шактый авыр. Аларның сакланыш дәрәҗәләре дә төрле: кәгазе ертылган, карасы тонык, еш кына шәмәхә яисә соры төстәге тиз сөртелә торган карандаш белән язылганнар. Күләмнәре төрле, чөнки татар солдатлары хат язу өчен мөмкин булган теләсә нинди кәгазьне кулланганнар. Рус телле хатлардан аермалы буларак, татар хатлары сугыш вакытында хат язу өчен бирелгән махсус шаблоннарга язылмаганнар.

Хатлар, нигездә, госпитальләрдән, яуга керүне көтеп торучылар, яудан исән-имин чыгучылар тарафыннан язылган, шулай ук аларга якыннары язган җавап хатлары саклана. Шунлыктан, хатларның эчтәлегендә «яудан исән чыга алырбызмы, күрешмәсәк, бәхил булыгыз» кебек җөмләләр ята. Кайбер хатларда исән калуларына шөкер итү, Ходайга рәхмәт сүзләре урын алган. Хатларның текстын өйрәнүнең нәтиҗәсе буларак, татар халкының белемле, фикерле булуын ассызыклап китәргә кирәк. Солдатка гади крестьян алынганлыгын исәпкә алсак, татар хатларының эчтәлеге татар крестьянының белем дәрәҗәсе яхшы булуын күрсәтә, бу үз чиратында гади авыл мәдрәсәсенең белем бирү дәрәҗәсен билгеләүче фактор.

Традицион рәвештә татар хатлары сәламнәр җиткерү, хәер-дога сорау белән башланып китә, бу өлеш бер биттән дә ким булмый. Шунысы кызыклы, сәламнәр туган-тумачага гына юлланмый, барлык күршеләр, дуслар искә алына. Мәчет картларын, муллаларны аерым билгеләп үтү бар. Бу, әлбәттә, татар җәмгыятенең яшәү рәвешен, мәхәллә халкының үзара мөнәсәбәтен билгели торган бер дәлил булып тора. Татар солдатлары хатларыннан аңлашылганча, үзләре яу кырында булса да, гади крестьянның уй-фикерләре авылы тарафында7. Сугыш барган вакытта, фронттан язган хатларда, һава торышының начар булуы, суыклар килүе уңышка зыян салыр дип борчылулар, кышка утын әзерли алу-алмаулары белән кызыксынулары — болар барысы да шуны раслый. Ирләрнең гаиләне туендыру урынына яу кырында булуларына җаннары әрнүе күренә. Алар сугышны язмыш сынавы итеп кабул итәләр, бу сынауны сабырлык белән үтәргә тырышалар. Татарга хас булган сабырлык төшенчәсе татар солдат хатларында төп сызык булып бара. Сугышка алыну, мобилизация татар хатларында «сугышка куылу» дип бирелү дә халыкның бу вакыйганы ничек кабул итүен күрсәтүче фактор. Сугыш хәле авырлыгын бөтен барлыгы белән язган солдат, бары тик атнага бер мәртәбә кайнар аш ашап, атлар да чыдый алмаслык кышкы үзәк өзгеч салкында көнгә 120 чакрым җәяү юл узарга мәҗбүр булып та «хатка үз хәлеңне зарланып язган диеп гаеп итмәңез»8 дип якыннарыннан гафу сорый. Кечкенәдән михнәт күреп үскән татар крестьян баласына чиксез түземлек, сабырлык табигать белән тумыштан бирелә сыман. Безгә килеп җиткән хатларда сугыш михнәтенең бары тик кечкенә бер тамчысы гына күренә. Чөнки солдат хатлары цензор тарафыннан тикшерелгән, эчтәлеге «яраксыз» дип табылганнары адресатына барып та җитмәгән, бу хәлне белгән солдатлар «хәл бүгенгә шөкер» дигән тыйнак төшенчәләрдән генә файдаланган. Сугыштан язылган хатларда эмоцияләргә урын аз, ачыктан-ачык сугышны бәяләү дигән нәрсә күренми.

Хатлардан аңлашылганча, еш кына хат-хәбәрләр адресатына барып ирешмәгән, бу сугыш шартларында почтаның эшчәнлеге белән дә аңлатыла. Солдатларга туганнары җибәргән акчаларның килеп ирешмәве, юлда читләрнең кесәләренә керү, яисә таланып алынуы да языла. Акча белән булса да, читтәге туганының хәлен җиңеләйтергә тырышкан якыннарына «акча җибәрмәгез, аны монда куллану урыны да юк» дип җавап салалар.

Фронт сызыгында торган солдатлар, ничек кенә сәер тоелса да, сугышның барышы турында, анда нинди үзгәрешләр булуы хакында мәгълүматлы булмаганнар. Алар үзләренең тылга язган хатларында сугыш турында тулырак язуны сорыйлар. Күп очракта, тыл халкы сугыш турында күбрәк тә белгән: кемдер газетадагы сугыш сводкаларын укыган, кемдер башкалар аша, халык арасында йөргән сүзләрне сөйләгән. Татар хатларының эчтәлеге фронт хәлләрен күзаллау, яуга керергә әзерлек хәлендә торган солдатларның режимын, эмоциональ кичерешләрен, гомумән, бу сугышны ничек кабул итүләрен, аның татар тормышындагы чираттагы бер афәт булуын ачып сала9. Татар солдаты бу шартларда татар-мөселман җәмгыятенә хас булмаган гайре табигый нәрсәләр белән күзгә-күз очраша. Урыс азыгы саналган, буш азык булган «кәбестә шулпасыннан» башлап, дуңгыз итенә кадәр татар солдаты тарафыннан бик авыр кабул ителгән. Татар солдатларын үлемнән бигрәк, үлеменнән соң җеназасыз җирләнү куркынычы хафага салган.

Кайбер хатлар чыганакчыл яктан аерым кыйммәткә ия, 1916 елның 10 февралендә Әфләтүн исемле кеше хаты аша (№ 4), сугыштан чыгып, ял итү халәтендә торган солдатларның көндәлек режимын, туклану шартларын ачык белергә мөмкин10. Рәсми документларда мондый мәгълүмат юк, андый төгәллек була да алмый.

Солдат анасының фронттагы улы Фәсахетдингә юлланган хаты (№ 1) үзенең чыганакчыл мәгълүмати байлыгы белән аерылып тора11. Беренчедән, авылда тора торган гади татар хатынының матур почеркы, аның белемлелеге, кызыксынучанлыгы игътибарны яулый. Бу хат Татарстан Республикасы Апас районы Аю Көйдергән авылында 1970 елны археографик экспедиция кысаларында күренекле галим М. Госманов тарафыннан табыла. Хат сугышның беренче көннәрендә үк язылган, хатта 1914 ел дигән дата тора. Солдат анасының хаты аша, тылда сугышның беренче көннәрендә барган хәлләр, пособия бирү белән булган буталчыклар, гомумән, авыл халкының бу хәлләрне ничек кабул итүе белән таныша. Шул ук хатта сугышның тиз бетүенә өмет ята, хәтта «корбан гаетенә солдатлар өйгә кайтырлар» дигән ышаныч салына. Нинди генә авыр хәлгә куелмасын, гади авыл кешесе патша хәзрәтләренең көч-кодрәтенә ышана: «безнең падишаһның гаскәре тик оста уенга һич бере дә белми имеш, диләр», дип яза. «Падишаһ хәзрәтемезгә тынычлык насыйп әйләсен» дип аңа ихластан дога кыла.

Шул ук хат халыкның сугыш турындагы күзаллавын да тасвирлый: «Австриянны бик йомшаган, имеш, бик җиңгән, имеш, диләр. Әмма Германия бик усал, имеш, диләр. Шул ук Германия автомобиль илән килеп, безнең гаскәремезне җәрәхәткәләп киткән, диләр. Һәм шуның автомобилен туп-ядрә үтмәстәй итеп корычтан ясаган, имеш, ди. Шулай да булса, безнең гаскәр чаялык илән хәзер дә тегенең автомобиленең күзеннән генә карыйлар ди, хәйләсен тапканнар ди. Шуның машинасы шул күзеннән генә, ягъни тәрәзәсеннән карап килеп, сизгәнче бик тиз әйләнеп аптыратып киткәләгән, имеш, диләр»12. Солдат анасының сөйләмендә Европаның беренче бронемашиналары турында сүз бара булса кирәк.

Татар хатларының күбесе мөнәҗәт, бәет белән тәмамлана. «Язып сүз бетмәс, күреп сөйләшергә калсын» дип сүзне кыска тотарга мәҗбүр булган солдат үзенең хис-кичерешен, сагышын, кайгысын нәкъ менә халык иҗаты аша ачып сала. Хатта сүз белән сөйләнмәгән моментлар бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә сөйләнә, көйләнә. Хатларның бу өлеше фәнни яктан аерым игътибарга лаек. Беренчедән, алар әлегә кадәр матбугатта басылмаган гади татар сугышчысының иҗат җимешләре булсалар, икенчедән, алар халык иҗатының үзенчәлеген һәм юнәлешләрен күрсәтә торган беренчел документаль чыганак. Харис исемле кешенең гарәп алфавиты тәртибе белән бирелгән шигъри юллары (№ 3), фикерне мондый төрдә аңлату татарларда гарәп мәдәниятының тәэсире нәтиҗәсе. Бу сугышчының мәдрәсәдә укыганлыгын, төрки-татар поэзиясенең гарәп тәэсирен тоемлаганын, моннан хәбәрдар булганын күрсәтүче факт. Кызганыч, бу хатның дәвамы юк, сугыш шартларында автор дәвам итү ниятен тормышка ашыра алмаган. Бәлки ул сугыштан исән дә чыкмагандыр. Тулы булмаса да, бу шигъри әсәр татар халык иҗатында уникаль бер үрнәк булып санала ала.

Татар солдатлары хатлары тарихи тикшерү объекты гына булмыйча, тел галимнәрен дә җәлеп итәрлек кыйммәтле чыганаклар. Аларда хәзерге телдән төшеп калган сүз-гыйбарәләр, диалектик үзенчәлекләр саклана.

Беренче Бөтендөнья сугышы чорында татар солдатлары хатларын комплекслы өйрәнү фәндә актуаль проблема булып тора, аларны тикшерү төрле өлкә галимнәренең бурычы, ләкин хәзерге көндә иң беренче бурыч — аларны саклау, өйрәнү һәм бастыру. Сыйфатсыз кәгазьгә тонык кара белән моннан 100 ел элек язылган хатлар өчен вакыт дигән фактор хәлиткеч булырга мөмкин. Шуңа да аларны саклау, аларга реставрация ясау, тиз арада бастырып чыгару аз билгеле булган сугышның төрле яктан тулы итеп ачу мөмкинлеген булдыра ала.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 1613 т, 1637 т, 1672 т, 1701 т, 2435 т, 4425 т, 4772 т, 4840 т, 4876 т, 4907 т, 5666 т, 5670 т, 5832 т, 5833 т.

2. ТР МА, 1154 ф., 1 тасв., 238, 239, 338 эш; Казанская губерния в период Первой мировой войны. Сборник документов / Сост.: О. Е. Пантелеева, О. В. Федотова, Н. А. Шарангина. – Казань, 2014. – 208 с.

3. «Без плиндә ятамыз читлектәге кош кебек…»: Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре / Төз. Р. Ф. Мәрданов. – Казан, 2014. – 119 б.; Яурупа сугышы бәете. – Казан, 1914. – 16 б.

4. Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 777 сакл. бер.

5. Амерханова Э. И. Издательские шаблоны писем солдат Первой мировой войны // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2014. – № 1/2. – С. 133-142; Шарангина Н. А. «Солдаты смотрят на войну как на огромное несчастье»: солдатские письма с фронтов Первой мировой войны // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1998. – № 3/4. – С. 177-184.

6. Салахова Э. К. Солдатские письма: источниковедческий анализ // Татарский народ и народы Поволжья в годы Первой мировой войны. Сборник материалов Всероссийской научной конференции с международным участие, приуроченной к 100-летию начала войны. – Казань, 2014. – С. 89-96.

7. Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 1672 т, 9а-10а кгз.

8. Шунда ук.

9. Шунда ук, 1637 т.

10. Шунда ук.

11. Шунда ук, 2435 т.

12. Шунда ук.

 

 

№ 1. Солдат анасының фронтка хаты*

1914 ел.

Апас районы Аю Көйдергән авылы.

Сезгә падишаһ хезмәтендә итагать кылып торгучы Фәсахетдин углыма безгә газиз әнкәеңдин бик сагынып, бик күп дога-сәламнәремне укып калдым. Вә һәм бер тугма Хисаметдин абзаңдин һәм җиңәчиеңдин һәм барча балаларындин бик сагынып, бик күп дога сәламнәремне ирсаль вә тәблигъ әйләдем вә һәм хәләлең Бибиһәнүзәдән, сез ки, хәләлем Фәсхетдингә бик сагынып вә бик саргаеп бик күптин-күп дога сәламнәремне ирсаль вә тәблигъ әйләдем1. Вә янә кызың Бибифирүзәдин сезгә гыйззәтле әткәемә бик сагынып вә бик саргаеп, бик күптин-күп дога-сәламнәремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә янә углың Сәйранетдиннән сезки гыйззәтле әткәемә бик сагынып вә бик саргаеп, бик күптин-күп дога-сәламнәремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә янә Насыйбулла кияүдин һәм Маһикамал сеңлеңдин — барча балалары илән бик сагынып, бик күптин-күп дога сәламнәремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә янә барча кыз туган кардәшләреңдин һәм барча ир кардәшләреңдин бик күптин-күп дога вә сәламнәремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә янә барча тирә-күршеләремездин, барча дус-ишләреңдин һәм ил имамларымыздин, мәсҗед картларындин бик күптин дога-сәламнәремезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем вә һәм үземездин хәл-әхваль сорасаңыз, әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин, сихәт гафияттә белгәйсен. Бәгъдәл-йаум әмре Ходаныңдыр. Вә һәм сәламнәремезнең бәгъдендә сүзләремез ошбулардыр: мәгълүм булсын, сентябрьнең 13-ндә шимбә көн, каргалардин акча төшеп алдык солдат хатыннарына өчәр сум, янә балаларына бер сум ярымышар, янә имчәк балаларына бер сум 25 тиен көмеш бирделәр. Бу акча июнь числосы өчен. Янә 2 атнадин соң август числосына да бирербез диделәр вә һәм безгә 5 сум 75 тиен акча бирделәр — 3 җанга бер числога. Вә һәм ишеткән хәбәрләремезне бераз язаек. Мәгълүм булсын, безнең падишаһның гаскәре тик оста уенга һич бере дә белми имеш, диләр. Австриянны бик йомшаган, имеш, бик җиңгән, имеш, диләр. Әмма Германия бик усал, имеш, диләр. Шул ук Германия автомобиль илән килеп, безнең гаскәремезне җәрәхәткәләп киткән, диләр. Һәм шуның автомобилен туп-ядрә үтмәстәй итеп корычтан ясаган, имеш, ди. Шулай да булса, безнең гаскәр чаялык илән хәзер дә тегенең автомобиленең күзеннән генә карыйлар ди, хәйләсен тапканнар ди. Шуның машинасы шул күзеннән генә, ягъни тәрәзәсеннән карап килеп, сизгәнче бик тиз әйләнеп аптыратып киткәләгән, имеш, диләр. Вә һәм корбан гаеденә һәркайсы солдатлар үдә2 булсалар кирәк дип өмед итәләр. Вә һәм бу да мәгълүм булсын, солдат хатыннарына чыккан акчаның һичбер дә рәте юк. Габдулла Гатаулла углының һәрбарча җәмәгатенә дә җан башына өчәр сум, бәгъзысенә җан башына икешәр сум, кайсына бер сум ярымышар, кайсыларының берәр баласына юк, кайсы солдат хатыннарына да юк бу юлы. Бер дә порядка юк әле. Икенче мәртәбә ничек булыр — белмибез. Вә һәм Хәлил Сөнгате хәзер хат язган 12 чакрым алга кайттык, берәр айдан соң тәмам кайтырга өметебез бар дигән. Һәм шуннан без дә сезне дә көн саен кайтуыгызны теләп, өмет итеп торамыз. Ходай Тәбарәкә вә Тәгалә үзе хәерле кыска сәфәрләр мөяссәр кылсын3, падишаһ хәзрәтемезгә тынычлык насыйп әйләсен. Вә һәм ошбу көндә солы бәһасе 53 тиен вә һәм арыш 60 тиен.

16 сум 20 тиен пособие Һәнүзәгә.

1914 елда декабрьнең 28-ендә шимбә көн кич Салихулла Борһанетдин углы атасыннан чыкты, ягъни бер игемдин аерылды.

Юлга чыккач әйтеп барган мөнәҗәтем

Күрешә алмый елап калды җәмәгатем.

Кош кебек алып китте утырган атым

Кабул күреп укыйсызлар

Яшем түгеп язган хатым.

Кибәр микән күземезнең яшьләремез,

Калды микән илдә җыяр ашларымыз?

Бер Ходаем үзе рәхим кылсын имди

Бара торгач юл берлән бетерделәр юлымны

Германиялар яман икән — имгәттеләр кулымны.

Германиялар туп аталар

Голосы килә туплары.

Адәм баласы чыдый алмый,

Чәчелеп китә утлары.

Германиялар солдатына биш патрон атамыз,

Үземезгә тимәсен дип, канау казып ятамыз.

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2435 т, 1а-2б кгз.

 

 

№ 2. Фронттан хат

19 гыйнвар 1915 ел.

Вә биһи нәстәгыйн хәмидән Лилләһил-Газыйм вә мөсалиян […]* галә нәбийиһил-кәрим4. Сез ки, газизел-вөҗүд кәсирес-сөҗүд улыб тогучы5 мәрхәмәтле әнкәемезгә без ки, падишаһ хезмәтендә гөрифтар улып6 йөргүче угылыңыз Харистан хәер-фатихаларыгызны өмид итеп, сагынып күп сәлам яздым. Бәгъдә ушандак газиз туган энемез Әсәдуллага бик сагынып, күптин-күп дога сәлам яздым. Бәгъдә ушандак киленгә бик күптин-күп дога-сәлам яздым. Бәгъдә ушандак абыйларга әһле гыялы берлән дога үтенеп, күп сәлам яздым. Бәгъдә ушандак Сәгадәткә кияве берлән күптин-күп догаи сәлам яздым. Бәгъдә ушандак бабайларга әһле берлән дога үтенеп, күп сәлам яздым. Бәгъдә яшь бабайларга** әһле гыялы берлән дога үтенеп, күп сәлам яздым. Бәгъдә ушандак хәзрәтләргә һәрбарча җәмәгатьләре берлән догаларын үтенеп, бездән сәлам диясезләр. Бәгъдә һәрбарча тирә-күршегә, кардәш-ыруга, безне сораганнарга догаларын үтенеп, бездән сәлам диясезләр.

Бәгъдә әс-сәлам үземезнең әтрафымыздан сөале шәрифләреңез улына калса7, әлхәмделилләһи, сагъ вә сәламәт дәю беләсез. Бу дәмгәчә бәгъдәл-йаум әмере Ходаныңдыр. Бәгъдә мәгълүм ула, йибәрелмеш 2 сум акчагызны алдым. Энем Әсәдулла искә төшереп җибәргән өчен Аллаһының рәхмәте булсын сиңа, бик зур шатландым. Аллаһы Тәгалә сезләрне кыямәтдә шатландырсын. Бәгъдә энем Әсәдулла миңа акча бик кирәк урын юк, аз-маз расходлык килә торган урын бар. Моннан соң миңа акча салма. Аллаһы Тәгалә үзеңезгә мәдәт бирсен8. Әнкәй карый, үзең дә саусыз. Бәгъдә буш хатыңны алганым юк әле дә. Сугыш һаман бер урында һәм без провиант9 ташып торамыз Аршаудан10. Атнага ике тапкыр Аршауга киләбез. Бәгъде мәгълүм ула, Әчтерханнан киез итек сорап язган идем, алып җибәргән хат алдым, әле дә нәрсәләрен алганым юк. Сугыш хәле шул хәзер: Румыния 138 000 гаскәр китергән, Герман берлән ул да сугыша. Бәгъдә бу арада позициягә көн-төн йөримез, бер төрле авырлыкка күнгән идек, бер атнадан бирле тагы авыр булып, һич йокы күргәнемез юк. Суткасына зат-пирут11 йөз егерме чакрым юл йөрибез. Атлар чыдамый. Җәяү йөрсәң, бик аяклар бетте, утырсаң, суыкка чыдап булмый. Аллаһы Тәгалә бу җәзалардан сау-сәламәт коткарырмы — догагыздан ташламагыз! Сүзнең ахыры шул: энем Әсәдулла, позициядә ятудан ун өлеш кыен безнең хәл: атнага бер җылы аш күрмибез. Аллаһы Тәгалә кайдан туры китерде, монда бик аптырагач позициягә соралдык — җибәрмиләр. Һәрни булса, Ходай Тәгалә түземлек бирсен. Бәгъдә мир хәбәре булган юк әле дә. Бәгъдә хат җиткәч, үзеңездә булган хәлләрне язып бер хат салыгыз. Абый хәзер кайда ни эшләп йөри, хәбәре киләме? Кайда? Адресы булса миңа җибәреңез. Бәгъдә Сәгадәтләрдән хат киләме? Алар хәле ничек? Һәм энем Әсәдулла үзең ни хезмәттә, тегүләр бармы? Һәммәсен мәгълүм итеп хат яз. Бәгъдә хатка үз хәлеңне зарланып язган диеп гаеп итмәңез. Сезгә язмый кемгә языйм?! Бәгъдә хәзергә бездә башка хатка язардай ят хәбәрләр юк. Хатка язып сүз бетмәс, Хак Тәгалә күрешеп сөйләшергә насыйп әйләсен. Әмин. Би-хөрмәти Та-һа. […]* торыңыз.

Гомере газизләреңезне һәм догаларыңызны үтенеп язгучы угылыңыз Харис дәю беләрсезләр.

Каләм әйтә: тагы бераз язасы, китә төшсен солдатларның мазасы12.

Язылды 1915 нче елда 19 нчы гыйнварда. Тәмам. Бәгъдә мәгълүм ула акчагызны алгач, өч көн хат сала алмый тордым. Аның өчен — һаман юлда булдык, язарга вакыт булмады. Бу хатны Аршаудан яздым.

Хуш сәламәт булыгыз, догадан мәхрүм итмәңез. Тәмам, вәссәлам.

Әйа, Мәүлям бәнем хәлем

Ки һәрдаим сәңа мәгълүм.

Бәне итмәсәнә мәхрүм

Чөн улдым дөньяга мәгърур.

Җәфаны чикмәян адәм

Сафаның кадрене белмәс.

Җәфадыр бу, бәладер бу

Гарифтар улмайан белмәс.

Хода бирде бу михнәтне

Кылаек күп сабырлыкны.

Сабырлыкны Хода сәүгән,

Сабырсызны ләгыйнь сәүгән.

Иманның бер ботагыдыр

Сабыр кылмак бәласенә.

Бәладән соң дәхи рәхәт

Вирәм дигән Тәгалә Аллаһ.

Мөхәммәдхарис.

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 1672 т, 9а-10а кгз.

 

 

№ 3. Фронттан хат

22 декабрь 1914 ел.

Һу әл-хәйе лә йәмүт.

Әсселемегаләйкем вә галәмин ләдәйкем, сез ки газизел-вөҗүд кәсирес-сөҗүд улып торгучы әткәемезгә углыңыз Харистан хәер-фатихаларыңызны өмид итеп, сагынып, күп сәлам яздым. Бәгъдә ушандак энемез Әсәдуллага бик сагынмалык берлән күптин-күп догаи сәлам яздым. Бәгъдә ушандак киленгә күптин-күп догаи сәлам яздым. Бәгъдә ушандак абыйларга җәмәгате берлән дога үтенеп, сагынып, күп сәлам яздым. Бәгъдә сеңелемез Сәгадәткә кияве берлән сагынып, күп догаи сәлам яздым. Бәгъдә ушандак бабайларга һәм яшь бабайларга әһле гыялы берлән дога үтенеп сәлам диясез. Бәгъдә хәзрәтләргә әһле гыялы берлән дога үтенеп, сәлам диярсез. Бәгъдә һәрбарча тирә-күршегә, кардәш-ыруга, безне сораган дус-ишкә догаларын үтенеп, бездән сәлам диясезләр. Бәгъдә әс-сәлам. Үземезнең әтрафымыздан сөаль шәрифеңез улына калса, әлхәмделиллаһи, сагъ вә сәламәт дия беләсезләр. Бәгъдә моңача бәгъдә-йаум әмре Ходаныңдыр йәфүлуллаһи ма йәша би-кодрәти вә йәхикүм ма йүридү би-гыйззхтиһү вә җәллаһи.

Әмма бәгъдә хат улмадыгындан элгәре Аршаудан бер хат салган идем: иншаллаһ, алгансыз. Хәзер әле дә Аршауда торамыз. Сугыш хәлен сорасаңыз, шул бер ки тора, алда сугыш, башка ят хәбәр юк. Бәгъдә бу хатны яздым, эчем пошып утырдым да, кәгазь-каләм алып хат яздым. Түлке бу көннәрдә бераз хәлем юк, сул күземә ат типте: кашны, борынны һәм битне ярып җибәрде. Әле дә, шөкер, күзгә зыян булмады. Шуның берлән хәзер околодокка13 йөрим. Бәгъдә мәгълүм ула, Әчтерханнан хат алдым: бик саулар икән, ят хәбәрләр язмаганнар. Бәгъдә монда хәзер бик суыклар, кар ява. Сугыш хәзер, Аршаудан илле чакрым җирдә. Сездә ничек? Кышлар бик суыкмы? Хат язганда шуны язып җибәреңез. Башка бездә хатка язардай хәбәрләр юк. Хатка язып сүз бетмәс. Хак Тәгалә үзеңезне күреп сөйләшергә насыйп әйләсен. Амин. Би-хөрмәтиһи «Та-һа» вә «Йәсин» газизләреңезне үтенеп теләп язгучы углыңыз Мөхәммәдхарис дәю беләсез. Язылды 1914 нче 22 нче декабрьдә.

Мөнәҗәт әйләдем Хакка

Кичә-көндез кылып зари.

Теләкләрем кылып кабул

Нәҗат14 вирсен Тәгалә Аллаһ.

Әй, әлиф дәк зифа буем,

Бикарар15 кылдым бүген.

Бибаләдер16 сән Ходадин

Сабырымы вир, йа, Кәрим.

Ти. Тилавәт17 берлә фикерем

Фикерне кылдым бүген.

Си. Савап өчен Ходайдин

Сабырымы вир, йа, Кәрим.

Җим. Җәмалең18 күрмәенчә

Тәкатем корыды19 бүген.

Хи. Ходадин бу эшләр

Сабырым вир, Газизем.

Ха. Халаек арасында

Бихөзен20 улдым бүген.

Дәл. Вә ләкүм21 бер Ходадин

Сабырымы вир, Кәрим.

Зәл. Зикерем синең өчен

Яшемне түктем бүген.

Ра. Риҗамыз сән Ходадин

Сабырымы вир, Кәрим.

Ахыры бар. Вакыт булмады.

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 1672 т, 3а-4а кгз.

 

№ 4. Фронттан хат

10 февраль 1916 ел.

Би-исмиһи. Әссәләмегаләйкем. 1916 нчы елда февральнең 10-сында сез ки, гыйззәтле вә хөрмәтле улып торгучы шәкерт абыйга, без ки, падишаһ хезмәтендә гөрифтар улып торгучы энегез Әфләтүн бик сагынып-саргаеп, бер күреп сөйләшергә зар-интизар булып, бик күптин-күп сәлам янә әбигә догаи-хәердән өмед итеп, бик күптин-күп сәламнәр янә әнигә догаи-хәерләрен өмед итеп, бик сагынып-саргаеп, бер күреп сөйләшергә зар-интизар улып, күптин-күп сәлам, янә Гакдрыч берлән Абзычка* бик күптин-күп сәлам, янә Борһанетдин берлә Хәбибрахманга бик күптин-күп сәлам, янә барча балаларыгызга, аермаенча, бик күптин-күп сәлам язып, яшь бабаларга, һәркаюсына сәлам. Янә Кузык абзыйга бик сагынып, саргаеп, бик күптин-күп сәлам. Янә карт нәнәйләргә — һәркаюсына сәлам. Янә дуст-ишләргә, кардәш-ыруларга, ил имамнарына, мәсҗед картларына, күршеләргә — һәркаюсына, аермаенча, сәлам.

Янә үземездин хәл-әхваль вә халисән әүвәлина әлхәмделилләһи, сагъ-сәламәтләрмез. Ахры әмре Аллаһныңдыр, үземез хәзер сугыштан артта, алай булса да, тавышы ишетелә. Ягъни ял иткән хөкемендә торамыз. Арбалар юк әле. Бар да кырылып, җимерелеп бетте. Бер дә рәтле эш юк хәзер. Түлке занятие каты. Иртәгәч, сәгать биштә торып ат эчерәбез, янә сәгать 6 тулгач солы бирәмез, аннан соң, чистартамыз. Щеткалап җуып янә сәгать сигездә чәй эчәргә кайтамыз. Аннан соң сәгать тугыз тулгач проезкага чыгабыз атланып**. Янә сәгать 11 тулгач кайтып печән салабыз. Янә 12 нче яртыда эчереп, өч кадак солы бирәбез, аның соңында обед итәмез. Сәгать 12 тулгач янә, сәгать 1 тулгач чыгабыз занятиегә маршировкага, сәгать 6-га кадәре, аннан кайтабыз. Ат эчерәбез, аннан соң солы бирәбез. Аннан соң астын чистартып ком сибәбез дә, ужинга кайтамыз сәгать 7 тулгач. Ужиннан соң пубиркага чыгабыз***.

Төне-көне отделение саен 2 кеше нивальный* атканда. Һәм унбиш кадак** печән 10 кадак солы бер атка, үзебезгә дә кимеде. Хәзер ундүрт мыскал*** шикәр, 6 сотик**** чәй, ике кадак ярым икмәк, ярты кадак ит, чирек ярма, 28 мыскал бәрәңге — бар да бер көнгә.

Ошбу хатны алгач, тизлек берлән хат сал. Сүз күп иде, мохтаҗ калдым. Янә үзеңнең 30 гыйнварда салган хатыңны алдым, 10 нчы февральдә, ягъни 20 тиен акча салган икәнсең, шул акчаңны алдым. Аллаһ рәхмәт әйләсен һәм моннан ары акчалар салмагыз. Алалар салганны, күп солдатның җуелды шулай салган акчалары. Хәер минем насыйп булгандыр, алмаганнар иде. Юлыгып алдым. Бездән катта күптән бирле шулай җөри. Тумыш эләне […]*****төсле икәнен күргәнемез җук. Хәзер илдә ни хәбәрләр бар-барын тәгаен кылып җаз. Үзегезнең хатыгызны алгач, үзегезне күреп сүләшкән тик булдым. Тәммәт.

Янә Исмәгыйльдән хат алганым юк дигәнсең. Үземнең имчәктәш кардәшем биш айга бер хат салмады. Биш ай тулды дигәндә бер хат салды.

Өйдән хат алмаганлык хакында сиңа хат салыр идем дә, адресыңны белмим дигән. Үзенә хат атна саен салдым, һәр хатта адрес тыгып җибәрә тордым. Янә үзенең алты көндә хаты килде. Өч айдан бирле өйдән хат алганым юк диеп язган. Илдә ни хәбәрләр бар — шуларны язып җибәр дигән, үзең ни хәлдә торасың димәгән. Аның адресы: 477 пехотный Калязинский полк, 12 рот, 4 взвод.

Сүзем күп иде, мөхтәсар кылдым22.

Тәммәт тәмам булды, тәмәке хәрам булды.

Папирусы ничава, акча чыга, бичара.

Үземезнең катта да күп кызлар, авылга барып кердең исә әүвәл сорыйлар: өйләнгәнме, я җукмы диеп. Җук дидең исә хәзер чәй куя, хәзер ашарга китерә — бар да хәзер үзебезнең катта кызлар күп.

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 1637 т, 50а-51б кгз.

 

5. Солдатның хатынына җибәргән хаты

Октябрь 1914 ел.

Күзем нуры гыйффәтле җәмәгатем…

Сиңа сагынып күп сәламнәремне күндердем. Сөекле углым белән кызыма бик сагынып күп сәламнәремне күндердем. Бу көндә үзем әлхәмдеалла сәламәтмен.

25 нче сентябрьдә Варшавага килеп җиттеп хезмәт итәргә башладым. Бу көнгә кадәр өч мәртәбә сугышка кереп хак тәгаләнең ярдәме илә сәламәт калдым. Үзең һәм күзем нуры балаларым сау-сәламәт кайтуымны теләп дога кылыңыз. Сәламәт кайтып күрергә Ходай язсын иде.

Балаларымны мәктәпкә укырга бир, аларның гомерләре әрәм була күрмәсен, укысыннар, кеше булырга тырышсыннар. Моннан элек сезгә дүрт хат салган идем, иншааллаһ, алгансыздыр һәм ошбу хатым барып җиткәч тә сәламәтлеңегезне язып хат җибәрә күрегез, монда бит, бер дә белер хәл юк, сугыш җире, бүген исән, иртәгә әллә ничек. Ичмаса сезнең сәламәтлегезне белеп тынычланыйм. Әҗәл җитеп үлеп китсәм һәммәңез миннән бәхил булыңыз! Кардәш-ыру, тирә-күрше, дус-ишләремнән дә бәхил булуларын үтенегез! Балаларымны кага күрмә, яхшы тәрбия кыйл һәм укыт! Башкача язарлык хәбәрләрем юк. Аллаһ исәнлекне бирсә, тагын язармын.

Хәләлен…

Яурупа сугышы бәете. – Казан, 1914. – Б. 14-15.

 

№ 6. Солдаттан ата-анасына хат

Октябрь 1914 ел.

Сөекле атам вә шәфкатьле әнкәем хәзрәтләре!

Һәр икеңезгә бик сагынып сәламнәремне күндердем. Әлхәмделулла бу көннәрдә үзем бик сау-сәламәт. Сезгә моннан элек берничә хат күндерсәм дә, бары бер хат алдым. Әллә минем хатларым ирешмәде, әллә үзегезнең җибәргән хатларыгыз миңа җитмәде. Үзем моннан элек барып җиткәнемне язган идем, иншаллаһ сезгә мәгълүм булгандыр. Хәзердә үземез Австрия җирендә кырда ямамыз, биш мәртәбә сугышка кереп чыктык, Австриядән бик күп шәһәрләр вә ганимәт маллары алдык. Алтынчысына хәзер торамыз, Аллаһ мөддәт бирсен, догада була күреңез. Безнең өчен бик кайгырмагыз, бер безгә түгел ил белән бит. Монда һавалар әлһәмделиулла — яхшы, карлар яуды инде. Дөньяның эшен бер дә белер хәл юк, догаңыздан ташлый күрмәңез; рәнҗеткән вакытларым булгандыр, бәхил була күреңез. Зинһар хат җибәрә күреңез, үлгәнче хатыңызны көтәчәкмен.

Угълыңыз…

Яурупа сугышы бәете. – Казан, 1914. – Б. 15-16.

 

 

СҮЗЛЕК:

1. Ирсаль вә тәблигъ әйләдем — яздым һәм юлладым.

2. Үдә — өйдә.

3. Мөяссәр кылсын — бирсен, насыйп итсен.

4. Вә биһи нәстәгыйн хәмидән Лилләһил-Газыйм вә мөсалиян […] галә нәбийиһил-кәрим — Аллаһы тәгаләгә, изге пәйгамбәргә мактауларыбыз һәм догаларыбыз булсын.

5. Газизел-вөҗүд кәсирес-сөҗүд улыб тогучы — газизем, кадерлем.

6. Гөрифтар улып йөргүче — читтә йөрүче, аерылып йөрүче мәгънәсендә.

7. Бәгъдә әс-сәлам үземезнең әтрафымыздан сөале шәрифләреңез улына калса — минем хакта сорасагыз.

8. Мәдәт бирсен — көч-күәт, ярдәм бирсен.

9. Провиант — азык-төлек.

10. Аршау — Варшава.

11. Зат-пирут — алга-артка йөрү мәгънәсендә.

12. Мазасы — кайгы-хәсрәте.

13. Околодок — санитар участок (санчасть).

14. Нәҗат — котылу, азат ителү мәгънәсендә.

15. Бикарар — «би» юклыкны белдерә торган бәйлек. Бу очракта чарасызлык мәгънәсендә.

16. Бибаләдер — кайгысыздыр.

17. Тилавәт — көйләп уку, монда көйләдем мәгънәсендә.

18. Җәмал — чибәр йөз, матурлык.

19. Тәкатем корыды — сабырлыгым бетте.

20. Бихөзен — кайгысыз, шат булдым.

21. Вә ләкүм — безгә.

22. Мөхтәсар кылдым — тәмамладым.

 

 

 


* Хатларны гарәп графикасыннан кириллицага күчергәндә орфография һәм пунктуация үзенчәлекләре сакланды (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторы искәрмәләре).

* Текст бозылган, укылмый.

** Тау ягы сөйләшендә әтисе-әнисенең ир туганына әйтелә, абый мәгънәсендә.

* Текст бозылган, укылмый.

* Исемнәр дусларга үз итеп әйтү формасында бирелгән.

** Атларны йөртеп керү.

*** Проверка сүзеннән: төзеп куеп исемнәрен кычкырып әйтеп баш исәбен барлау.

* Дневальный.

** Авырлык үлчәү берәмлеге 409,5 граммга тигез.

*** Авырлык үлчәү берәмлеге 4,26 грамм.

**** Мыскалның йөздән бер өлеше.

***** Текст бозылган, укылмый.

Другие статьи
Общественно-правовые явления этносов имеют как общие черты, так и свои особенности, которые произрастают из предшествующих и трансформируются в новые формы.
История Чистополя как городского поселения начинается с 1781 г., когда село Чистое Поле согласно указу Екатерины II было преобразовано в уездный город Казанской губернии.
Публикуемые документы отражают одну из страниц повседневной жизни российского общества, связанную с особенностями права владения феодально-зависимым населением и осуществления собс
В процессе адаптации Крыма к реалиям Российской империи важнейшую роль играли представители российской императорской династии Романовых.
Важнейшей задачей внутренней национальной политики Российской империи пореформенного периода являлась интеграция нерусских народов, так называемых «инородцев» в российское социокул
После судебной реформы второй половины XIX в. представители судебного ведомства Российской империи активно занимались общественной деятельностью.