Баһаветдинова Х. З. Бәләбәй өязендә кымыз белән дәвалау шифаханәләре (Л. Лисовский отчеты нигезендә)

УДК 930
Бәләбәй өязендә кымыз белән дәвалау шифаханәләре (Л. Лисовский отчеты нигезендә)
Х. З. Баһаветдинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The Kumyz treatment centers of Belebeevs district (based on the report of L. Lisovsky)
Kh. Z. Bagautdinova,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Летом 1902 г. Уфимское губернское земство командировало студента-медика Леонида Александровича Лисовского для наблюдения за исполнением постановлений о санаторных сборах на кумысных заведениях Белебеевского уезда Уфимской губернии. В ходе своей работы он выделил в уезде два типа кумысолечебниц: санатории-лечебницы и частные дома с питьем кумыса. Основным источником для публикации стал отчет Л. А. Лисовского. Данная брошюра хранится в Российской национальной библиотеке в Санкт-Петербурге. В публикации рассмотрена история девяти санаториев Белебеевского уезда в конце XIX – начале XX в. Л. А. Лисовский приходит к выводу, что из них только 2-3 кумысолечебницы отвечают требованиям санитарных норм. После выступления Лисовского со своим отчетом во Врачебной комиссии, Главное управление по делам местного хозяйства приняло несколько постановлений по устранению выявленных недостатков: в 1904-1906 гг. были выделены средства на дезинфекцию, а с 1907 г. участковым врачам было поручено собирать курортный сбор. Это решение не принесло положительных результатов. Большинство владельцев кумысолечебниц по разным причинам не допускали специалистов в свои заведения.
Abstract
This article reports, that in the summer of 1902, the Ufa provincial zemstvo sent the medical student Leonid Alexandrovich Lisovsky to oversee the implementation of the decrees on sanatorium fees at koumiss facilities in the Belebeyevsky uyezd, the Ufa province. During his work, he identified two types of koumiss treatment centers in the district: sanatorium-treatment centers and private houses with koumiss drinking. The main source for the publication was Lisovsky’s report. This brochure is stored in the Russian National Library in St. Petersburg. This publication examines the history of nine sanatoriums in Belebeevsky district in the late XIXth – early XXth centuries. L. A. Lisovsky comes to the conclusion that only 2-3 of them meet the requirements of sanitary standards. After Lisovsky’s report to the Medical Commission, the Main Administration for Local Economy Affairs adopted several resolutions to eliminate the identified deficiencies: in 1904-1906 funds were allocated for disinfection, and since 1907 district doctors were instructed to collect resort fees. This decision did not bring positive results. Most owners of koumiss treatment centers, for various reasons, did not allow specialists into their establishments.
Ключевые слова
Кумысолечебницы, Белебеевский уезд, отчет Л. А. Лисовского, постановления, курортный сбор.
Keywords
Kumysolechebnitsy, Belebeyevsky uyezd, L.A. Lisovsky’s report, decrees, resort fee
1781 елда Уфа губернасының көньяк-көнбатыш өлешендә Бәләбәй өязе оештырыла. 1804 елдан – Ырынбур, 1865 елдан – Уфа губернасы составына керә, ә 1922 елда Бәләбәй кантоны дип үзгәртелә.
Халык медицинасында кымыз белән дәвалану борынгы чорлардан билгеле. Аның шифасы турында беренче мәгълүматлар атаклы галим, фәлсәфәче һәм табиб Ибн Сина язмаларында күренә. Алтын Урда чорында хан сарайларында рус илчеләрен кымыз белән сыйлаганнар. Сәяхәтче Рубрикис һәм Марко Пололар үзләренең хезмәтләрендә кымыз ясау ысулларын, тәмен һәм кешегә ничек тәэсир итүе турында язып калдырганнар. XVIII йөз башында немец галиме П. С. Паллас Уфа далаларына кымыз эчәргә килүчеләр турында «Московии и Дону недужный люд для питья кумыса, так как оный большую пользу в себе для здоровья имеет»1, – дип искә ала.
Кымызның сәламәтлеккә файдасы һәм дәвалану үзәкләре турында мәгълүматлар, аеруча XIX йөздә тарала башлый. Кымыз – бия сөтен әчетеп ясалган эчемлек. Җитештерү сере буыннан-буынга тапшырыла. XIX йөздә рус журналларында кымыз белән дәвалау методларын хуплап язган бәяләмәләр басылып чыга башлый. 1858 елда Самара шәһәре янында табиб Постников Нестор Васильевичның шифаханәсе ачыла. Ул беренчеләрдән булып кымыз белән дәвалануга җитди игътибар бирә һәм фәнни өйрәнүгә керешә.
Шифалы эчемлек белән рус язучылары Л. Н. Толстой, А. П. Чехов, А. М. Горький, С. Т. Аксаковның әнисе Мария Николаевна, рәссам В. И. Суриков һәм башкалар дәваланган. Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның да мулла Габдрахман Рахманкулов ярдәме белән Троицк янындагы далада дәваланганы билгеле.
XIX йөз ахыры – XX йөз башларында Россиянең 16 губернасында һәм өлкәләрендә, хәтта дала халыклары арасында да, тулы бер кымызчылар челтәре барлыкка килә. Әмма эшмәкәрләрнең табыш артыннан куулары Н. В. Постниковның матур башлангычын юкка чыгара. «Кымызчылар» курортлардан тыш, авылларда сыену урыны эзләргә мәҗбүр булалар. Шәхси «шифаханәләрнең» гомуми күренеше күчмә халыкларның ныгытмасын хәтерләтә, санитар-табиб күзәтүеннән башка дәваланулары күп очракларда сәламәтлеккә зыян гына китерә. Табиб анкетасы сорау-җавапларыннан, дәваланучыларның күбесе канәгать булмыйча, катгый рәвештә «икенче мондый газапка башка килмәскә» дигән ният белән кайтып киткән очраклар да булганлыгы ачык күренә2.
Бу тискәре күренешләрне бетерү өчен Уфа губернасы земство идарәсе кымыз белдән дәвалау биналарын күзәтү астына ала. Чыгарылган карарлар күрсәтелгән шифаханәләрдә даими медицина күзәтүен таләп итә һәм савым бияләренә дә ветеринария хезмәте күрсәтүне билгели. Әлеге таләпләр, дәваланучыларга уңайсыз шартларны юкка чыгару гына түгел, җирле халыкны чахотка йоктырудан кисәтүне дә күздә тота3.
XIX йөз ахыры – XX йөз башында Уфа губернасы Бәләбәй өязендә кымыз җитештерү һәм кымыз белән дәвалау шактый киң тарала. Беренчедән, Бәләбәй өязенең табигате һәм климатының йомшак булуы, шифаханәләр ачу өчен уңай була. Икенчедән, 1888 елда Бөгелмә өязе аркылы Самара-Златоуст тимер юлының Кинель-Уфа тармагы ачыла. Җәйге айларда Бәләбәй-Аксаково станциясеннән алып Шөнгәккүл станциясенә кадәр Самара-Златоуст тимер юлы линиясе буенча урнашкан авыллар кымыз курорты булып хезмәт итә. Россиянең төрле почмакларыннан чахоткалы һәм нервлар какшавы аркасында интегүче авырулар күпләп җыела.
ХХ йөз башында кымыз белән дәвалаучы санаторийларны тикшерү, авыллардагы яңа пунктларны ачыклау өчен Уфа губернасы земство идарәсе бүлеге медицина студентларын җәлеп итә. 1902 елның җәендә Уфа өязенә – И. Котлыбаев4, Бәләбәй өязенә – Л. Лисовский[1] җибәрелә.
Бәләбәй өязендә урнашкан кымыз белән дәвалау торак пунктлары Л. А. Лисовскийда уңай тәэсир калдырмый: «Мин, барлык җирлекләрдә диярлек, хуҗалар ягыннан авыру кеше исәбенә баерга теләүне генә күрдем. Авыруларга уңайлыклар тудыру омтылышы бөтенләй сизелми диярлек. Бары тик 2-3 пункт кына куелган таләпләргә туры килә...», – дип яза үзенең отчетында5.
1902 елның 19 августында Бәләбәй җир идарәсенең табиблар советы утырышында Л. А. Лисовский «Шәхси фатирларда кымыз эчү» белән «Кымыз белән дәвалану шифаханәләрен» аерып карарга тәкъдим итә.
Үз хуҗалыкларында сатыр өчен генә кымыз җитештерүче кәсепчеләрне кайсы группага кертергә дигән сорау куя. Иткул авылында урнашкан Кәримовның ике этажлы йортындагы алты номер, зур булмаган йортларда җиде бүлмә санитария кагыйдәләренә туры килми. Җитәкче Әхмәтгали Кормангалиев җир идарәсе куйган таләпләрне үтәми: дәваланучылар торак шартларыннан канәгәть түгел, кымызның сыйфаты түбән, хәтта табиб та юк. Тикшерүләрдән соң июль ахырында Кәримов йортындагы шифаханә ябыла6.
Л. Лисовский кымыз белән дәвалау пунктларын ике группага бүлә: санаторийлар, авыллардагы шәхси йортларда кымыз куллану.
XIX йөз ахыры ХХ йөз башында барлыгы тугыз санаторий ачыла. Бу дәвалану курортлары күбесе тимер юл станциясе янында, бары тик берничәсе генә 12 км ераклыкта урнашкан. Иң югарыда – Глухов, Аксенов, Бәләбәй-Аксаково, Приютово, Шафран һәм Дәүләкән курортлары.
1888 елдан Глухов станциясеннән биш чакрым ераклыкта Бәләбәй шәһәре җирбиләүчесе И. П. Коншин ачкан шифаханә авырулар кабул итә башлый. Санаторий тау башындагы урман эчендә урнашкан, тау астында елга ага. Кымыз хуҗа күзәтүе астында җитештерелә, шешәсе 15 тиен. Хуҗаның 40-50 баш биясе бар. Шифаханәдә Казан шәһәре клиникасы ординаторы Энохин хезмәт күрсәтә. 1902 елдан дәваланучылардан табиб ярдәме өчен акча алмый башлыйлар. Барлыгы – өч зур гаилә йортында, 14 вак йортларда елына 60-70 кымызчы дәвалана.
Йортлар нарат бүрәнәләрдән салынган. Сезонга бер бүлмә өчен 40-80 сумга кадәр, ике бүлмәле йорт өчен 100-150 сум түлиләр. Ашау өчен аена 35 сумга ризалашырга була. Бу суммага – ике аштан торган иртәнге аш, өч төрле ризыктан төшке аш, иртән – ак ипи белән чәй, кич белән – ипи, күкәй каралган. Иртәнге һәм төшке ашны чәйсез 28 сумга да алырга мөмкин. И. П. Коншин шифаханәсендә кымызның сыйфаты һәм санитар халәте бик отышлы саналган7.
1890 елда рус язучысы С. Т. Аксаковның оныгы О. Г. Аксакова, Самара шәһәреннән Бәләбәй өязе Надеждино авылына күчеп килә һәм Бәләбәй шәһәреннән 10 чакрым ераклыктагы Бәләбәй-Аксаково станциясендә санаторий төзетә. Курорт өч яктан урман белән уратып алынган, ә бер ягы тимер юл вокзалына карый. Кымыз тәҗрибәле табиб Благовидов күзәтүе астында ясала. Шешәсе 15 тиен, сыйфаты яхшы. Хуҗаның 70 баш биясе бар. Китапханә белән куллану өчен сезонга бер сум түләү каралган.
Курорт ике өлештән тора. Сезонга вокзал янындагы кечкенә йортлар (хезмәтче, самовар белән) 80 сум, уртача – 115 сум, зур йортлар – 225 сумга тапшырыла. Ярты сезонга арендалау да каралган. Шифаханәнең икенче өлеше бер чакрым ераклыкта тау башында өч йорттан тора. Барлыгы 12 бүлмә, аена бер бүлмәгә 20 сум түләү каралган. Ашау өчен аена иртәнге аш бер ризыктан, төшке аш ике төрле ризыктан – 20 сум, иртәнге аш ике төрле ризыктан һәм төшке аш ике төрле ризыктан – 25 сум һәм иртәнге аш ике төрле ризыктан, төшке аш өч ризыктан – 30 сум тора8.
С. Т. Аксаков исемендәге шифаханә Россиядә танылган кымыз берләшмәсенә әверелә, Н. В. Постников шифаханәсеннән дәрәҗәсе ягыннан калышмый.
Шафран станциясеннән ерак түгел, урманлы тау итәгендә тайный советник хатыны О. В. Шафронованың дәвалау биналары урнашкан. Аны ял итүчеләр «Рус Швецариясе» дип йөртәләр. Урыны уңайлы, корреспонденцияләр алу өчен почта-телеграф бүлеге дә бар. Нарат бүрәнәләрдән салынган сигез йорт 22 авыруны кабул итә ала. Сезонга уртача 30 кеше дәвалана. Курортны табиб Фон-Беттлингк җитәкли. Кымыз агач кисмәкләрдә җитештерелә. Бер шешә кымызның бәясе 25 тиен. Хуҗабикәнең 45 биясе бар.
Бүлмә өчен сезонга (сигез атна) 95-125 сум, ә ашау өчен атнага 20 сум түләү каралган. Курортта дәвалану кыйбатка төшә9.
Дүртенче санаторий – Уфа земство больницасы табибы А. Л. Нагибинныкы. Шифаханә белән хатыны җитәкчелек итә, үзе сирәк кенә килгәли. Курорт Шафран станциясеннән һәм татар авылы Слактан ике чакрым ераклыкта, зур булмаган тау итәгендә урнашкан. Якында гына Корсак елгасы ага. Өскәрәк менгәч А. Л. Нагибинның зур урманы. Дәваланучылар өчен берничә сатып алу лавкасы бар. Курорт 1897 елдан бирле дәваланучыларны кабул итә, сезонга 150 кеше уза. Харьков клиникасының ординаторы табиб Чернышев хезмәте авыру белән килешү нигезендә бәяләнә. Кымыз җитештерү экономка күзәтүе астында башкарыла. Шешәсе 15 тиен, кымыз җитәрлек җитештерелми. «Шафран» һәм «Андреев» санаторийлары белән чагыштырганда кымызның сыйфаты түбәнрәк.
Биналар нарат бүрәнәләреннән төзелгән. Гаилә белән яшәү өчен 10 йорт, аерым дүрт номерга бүленгән җиде бина, 11 номерлы бер барак була. Гаилә белән сезонга 80-130 сумга, аерым номерлар 30-50 сумга төшә. Көнгә өч тапкыр самовар бирү бүлмә хисабына кергән. Хуҗабикә белән килешеп айлап та яшәргә була. Ашау өчен айлап та, порция белән дә түләү каралган. Көнгә ике тапкыр ашау (өч ашамлык өчен) аена 22 сум 50 тиен, порция 40 тиен тора. Тулы пансион 70-80 сум. Соңгы елларда авырулар ашауның бертөрлелегенә, порцияләрнең кечкенә булуына зарланалар.
Шулай ук, «Кызыл крест» җәмгыятенең картоннан төзелгән барагында да авырулар яшиләр. Бу бина климатка яраклаштырылмаган. Күзәтү вакытында студент Лисовскийга, барак губернатор карамагында булу сәбәпле, тикшерергә рөхсәт бирмиләр. Бәләбәй өязе табиблар киңәшмәсе бинаны земство күзәтүе астына күчерүне сорап өяз земство җыелышына мөрәҗәгать итәргә карар кыла.
Чернышевның күрсәтүе буенча 50 авыруның шәхси кесә плевальницалары булырга тиеш. Ә Нагибина 10 данә белән генә тәэмин итә10.
1898 елдан Бәләбәй-Аксаково станциясеннән сигез чакрым ераклыкта җирбиләүче М. П. Щелкинаның ачык тау битендә зур булмаган курорты эшләп килә. Шифаханә матур табигать кочагында, тау башында урнашкан. Аста Мәләвез елгасы ага. Сезонга 35-40 авыру дәвалана. Кымыз хуҗабикә күзәтүе астында ясала, шешәсе 15 тиен. Барлыгы 13 баш биясе бар. Табиблар – Шишкин һәм Я. Н. Соколовка түләү бәясе авыру белән киңәшеп хәл ителә.
Барлыгы гаилә белән урнашу өчен биш, аерым бүлмәләргә бүленгән алты йорт бар. Фатир өчен сезонга түләү 35-150 сумга төшә. Айлап та түләргә мөмкин, сезонның беренче яртысы 5 сумга кыйбатрак. Тулы пансион аена 75 сум. Моңарга квартира, ашау (төшке аш өч төрле ризыктан, иртәнге аш ике, иртән һәм кич чәй белән ипи, көнгә алты шешә кымыз) керә. Самовар һәм хезмәтче бушлай11.
Шафран курортыннан ерак түгел генә ачыклыкта тау башында Самара мещаны И. И. Палферовның курорты урнашкан. Тау астында Корсак елгасы ага, якында гына урман. 1900 елдан сезонга (15 майдан – 15 августка кадәр) 30лап кеше ял итә. Табиб хезмәтен Слак авылында яшәүче участок табибы Н. В. Остроумов башкара. Көндәлек куллану әйберләре сатыла торган лавка бар. Үзләренең атлары юк, кирәк вакытта Шафран станциясендәге извозчикларны яллыйлар. Кымыз 14 км ераклыкта арендага алынган җәйләүдә, «Андреев» санаториенда эшләгән тәҗрибәле җитәкче тарафыннан әзерләнә. Кымызны шешәләрдә җитештерәләр, бер шешәсе 15 тиен.
Номер өчен дәвалаучы аена 15-30 сум, гаилә белән яши торганы бер йортка 100 сум түли. Бу бәягә хезмәтче һәм көнгә ике тапкыр самовар бирү дә каралган. Ике тапкыр ашау (2-3 төрле ашамлыктан торган) аена 25 сумга төшә. Прейскурант белән заказ бирергә мөмкин.
Кимчелекләрдән: җәйләү еракта булу сәбәпле кымыз җитештерүне даими күзәтү җитми. Кайбер йортлар хуҗалык биналарына якын урнашкан. Зур йортта кыш көне хуҗалар үзләре яшәгәнлектән дәваланучылар өчен барлык шартлар тудырылмаган һәм шул ук бинада сату лавкасы да урнашкан. Чагыштырмача дәвалану арзанга төшә12.
Алтынчы санаторий – табиб Н. В. Ждановның Шафран станциясеннән 12 км, базарлы татар авылы Түбән Әүрүздән ике чакрым ераклыкта урнашкан. Урыны бик үк уңышлы түгел. Искергән йортларның бер өлеше урман итәгендә, кайберләре тәбәнәк, юеш урында урнашкан. Тугыз йортның икесе генә күләме белән тиешле таләпләргә туры килә. Бу йортларга каршы тау башында яңа төзелгән 10 йорт бар. Аларның да җиһазлары иске, санитар нормалар тиешенчә сакланмаган. Пароход формасында оригиналь итеп төзелгән зур йорт кымызчылар өчен бик үк уңайлы түгел. Каюталар такта белән генә бүленгән. Табиб ярдәме яхшы оештырылган. Хуҗага Мәскәү клиникасы ординаторы табиб Струпов һәм студент-медик ярдәм итә. Кымыз җитештерүне Н. В. Жданов үзе күзәтә, бәясе 15 тиен. Барлыгы 50 баш биясе бар.
Бүлмә өчен түләү төрлечә: иске йортларда бер айга 20 сумнан башлана һәм һәр айны 5 сумга кими бара. Яңа йортларда 40 сумнан 10ар сумга кимү каралган. Пароходның зур каютасы бер айга 30 сумга, кечкенәсе 15 сумга тапшырыла. Сезонга 70 кеше дәвалана. Ашауның төрле формалары каралган: аена төшке аш өч төрле ризыктан һәм иртәнгесе ике төрле ризыктан – 30 сум, ә төшке аш ике төрле ризыктан 15 сум13.
1900 елда статист киңәшчесе М. И. Дурилинның Аксенов станциясеннән 10 чакрым ераклыкта курорты ачыла. Ул шифаханәне туберкулездан вафат булган туганы Андрей истәлегенә «Андреевский» дип атый. 1920 елдан язучы А. П. Чехов исеменә алыштыралар. Бу санаторий бөтен кымыз-дәвалау йортлары өчен санитария ягыннан үрнәк булып тора. Яшь, энергияле табиблар – С. М. и Г. М. Варавколарның тырышлыгы сизелә. Тау итәгенә урнашкан икешәр фатирга бүленгән П хәрефе формасында урнашкан 40 йорт урнашкан. Аңардан башка тагын ике зур йортта 10ар бүлмә. Барлыгы 100 кеше дәвалана.
Тулы пансион (квартира, иртәнге һәм төшке аш, иртән-кич чәй) аена 100 сумга төшә. Кымызның бер шешәсе 10 тиен. Ачылган елларда кымыз бушка бирелгән. Әмма дәваланучыларның саксыз мөнәсәбәте хуҗаны чагыштырмача зур булмаган түләү билгеләргә мәҗбүр иткән. Кымыз бертуган Варавколар күзәтүе астында эшләнә, кымызның төрле сортлары җитештерелә. Җәйләүдә 106 баш бияләре бар. Шифаханәдә табиб ярдәме сыйфатлы оештырылган. Шулай ук, ике өлкән курс студенты һәм ике шәфкать туташы хезмәт күрсәтә14.
Бәләбәй өязендәге тугызынчы санаторий О. Ф. Маковскаяның Приютово станциясеннән дүрт, Бәләбәйдән 25 чакрым ераклыкта урман аланында, калкулыкта урнашкан. Кымыз хуҗабикә күзәтүе астында кисмәкләрдә җитештерелә, 18 баш биясе бар. Дәвалау Бәләбәй шәһәре табибы Я. Н. Соколов күзәтүе астында бара.
Барлыгы нарат агачыннан эшләнгән алты йорт кулланыла. Бер бүлмә өчен аена 15 сум (хезмәтче, самовар) түлиләр. Киемнәрне чистарту, юу өчен аерым урын булдырылган. Хезмәтчегә тугыз сум түлиләр. Сезонга 25 авыру дәвалана.
Ашау өчен аена иртәнге аш бер ризыктан, төшке аш ике төрле ризыктан – 20 сум, чәй белән 25 сумга төшә. Ризыкларның гади булуына карамастан, башка шифаханәләр белән чагыштырганда сыйфаты югары бәяләнә. Иң мөһиме – дәваланучылар белән хуҗалар арасындагы мөнәсәбәт туганнарча җылы, гади. Кимчелекләрдән – яңгыр яуганда түбәдән су үтә15.
Туберкулез авыруларына саф һава, коры климат уңай тәэсир иткәнлеге билгеле факт. Санаторий төзегәндә, беренче чиратта, урынын дөрес итеп сайлау, авырулар өчен файдалы, уңайлы булуы зарур.
Шифаханә хуҗалары – җир биләүчеләр, табиблар, чиновник хатыннары. Иң зурлары – А. Л. Нагибин һәм М. И. Дурилинныкы, ә иң кечкенәсе – О. Ф. Маковская курорты. Барлыгы сезонга 25тән алып 150гә кадәр кымызчы дәваланган. Аларның күбесен урта хәлле кешеләр: врачлар, чиновниклар, укытучылар, студентлар, төрле сәүдәгәрләр, приказчиклар, тимер юл эшчеләре, авыл руханилары тәшкил иткән.
Гадәттә, дәвалану сезоны 15 майдан алып 15 августка кадәр барган. Һава торышы яхшы булса, 1 сентябрьгә кадәр дә дәвам иткән. Кымызның сыйфатына җәйләүдә үскән дала үләне, һава торышы, чиста итеп әзерләү һәм дөрес температурада саклау нык тәэсир иткән. Табиб яки хуҗа күзәтүе астында җәйләүдә берничә ысул белән мичкәләрдә яисә шешәләрдә җитештерелгән. Кымызның бер шешәсе 10-25 тиенгә сатылган. «Андреевский» санаториесе табибы С. М. Варавко фикеренчә, кымыз җитештерүнең бер шешәсе 14 тиенгә төшкән. Даруларны Уфа шәһәреннән, Бәләбәй һәм Дәүләкән станциясеннән кайтартканнар.
Югарыда санап узган шифаханәләрнең биналары күбесе нарат агачыннан салынган, бүлмәне җылыту өчен голланд миче, җиһазлардан – тимер кровать, агач урындык һәм өстәл куелган. Җирбиләүче М. П. Щелкина санаториенда хезмәтче – бушлай, И. И. Палферов һәм О. Г. Аксаковаларда – фатир бәясенә кертелгән, табиб Н. В. Жданов һәм О. Ф. Маковскаяда – аерым түләү каралган. И. П. Коншин курортында дәваланучы үзе белән өстәмә 10 сум түләп хезмәтчесен алып килә алган. Фатир өчен түләү уртача аена бүлмәгә 15-30 сумга, ашау 20-30 сумга төшкән. Үпкә чире белән авыручылар яхшы тукланырга тиеш. Шифаханәләрдә ашау начар булмаган дип әйтер идем. Күз алдына китерү өчен Шафран шифаханәсенең 1901 елның 3 май көне менюсын карап узыйк. Иртәнге аш: 1) бәрән итеннән рагу, 2) эремчек пилмәне; көндезге аш: 1) йомыркалы яшел аш, 2) кыздырган бәрән ите, 3) компот. Врач киңәше: бәрән итен иртәнге ашка 1) балык һәм дөге боткасына; көндезге ашка – сыер итенә алыштырырга16.
Нагибин, Дурилин һәм Щелкиналарның санаторийларында тулы пансион форматы каралган (фатир, өч тапкыр ашау) аена 70-100 сум. Мунча (30-50 тиен), кер юдырту өчен өстәмә түләгәннәр. Киемнәрне чистарту, юуны А. Л. Нагибин кымызчылары Слак, О. Г. Аксакова санаториесы дәваланучылары Надеждино авылларына бирү очраклары билгеле. Бу әлбәттә санитария нормаларына каршы килә.
Барлык шифаханәләрдә дә күңел ачу өчен рояль, крикет, бильярд, таган, атта йөрү каралган. «Новое время», «Русское слово», «Биржевые Ведомости», «Русские Ведомости», «Русская Мысль» һәм «Мир Божий» газета-журналларын алдыртканнар. О. Г. Аксакова курортында китапханә эшләгән.
Кимчелекләрдән: кесә плевальницалары булмау, матрасларның берничә сезон кулланылган булуын күрсәтергә кирәк.
1903-1906 елларда өяз земство идарәсе җәйге айларда табибларны яки өлкән курс студентларын чакыру юлы белән кымыз кәсебен тикшерүне, санитар күзәтүне гамәлгә ашыруны дәвам иткән. Моның өчен 1904 елда – 1 400 сум, 1905 елда – 1 020 сум, 1906 елда – 900 сум акча бүленеп бирелгән17. Бу чыгымнар өяз җир идарәсе өчен күп булып тоелган, һәм 1906 елда земство җыелышында, күзәтүнең элекке тәртибен гамәлдән чыгарып, участок табибларына йөкләгәннәр.
Җирле губернатор тарафыннан хупланган курорт җыемы (налог) алу уйлап табыла. Җыю күләме өяз земствосы тарафыннан кеше башына бер сум, гаиләдән өч сум күләмендә карала. Өч көннән артык яшәмәгән һәм 10 яшькә кадәрге балалар налогтан азат ителәләр.
Сезон беткәннән соң, табиб кымызчылар яшәгән барлык бүлмәләрнең дезинфекцияләнгән булуын күзәтергә тиеш. Аңарга ярдәмгә медицина факультетының дүртенче курсыннан ике студентны чакыру күздә тотыла. Билгеләнгән фаразларны тормышка ашыру өчен күзәтүнең бәясе түбәндәгечә билгеләнә: санитария табибына бер айга – 150 сум, дүрт айга – 600 сум; ветеринария табибына бер айга – 100 сум, ике студентка – аена 100әр сум, барлыгы дезинфекция чыгымнарын исәпләмичә 1 400 сум.
Земство идарәсе мәгълүматларына караганда, өяздә җәй дәвамында кымыз белән 100дән дә ким булмаган гаилә һәм 1 000 аерым кымызчы дәвалана. Димәк, курорт җыемы 1 300 сум, ягъни күзәтүнең бәясен каплый торган сумма булырга мөмкин18. Эчке эшләр министры бу проектны хуплый. Налог җыю, күп кенә хуҗаларның фатирларын тикшерү соңгыларының төрле рәвештә каршылык күрсәтүен китереп чыгара.
1912 елга барлыгы Уфа губернасында Россиянең барлык почмакларыннан һәм якын чит илләрдән биш меңгә якын кеше кымыз белән дәваланырга килә. Аларның бер меңгә якыны шәхси фатирларда, калганнары исә Бәләбәй һәм Уфа өязләрендәге санаторийларда дәвалана19. 1914 елгы Беренче империалистик сугыш башлангач, кымыз сезоны – гадәти вакыттан элек тәмамлана, кымызчылар июльнең икенче яртысында барысы диярлек кайтып китәләр.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Карнаухов М. Н. Кумысолечение в Башкирии. – Уфа: Башгосиздат, 1948. – С. 3-4.
2. Там же.
3. Россия дәүләт тарих архивы (РДТА), 573 ф., 16 тасв., 21383 эш, 5 кгз. икенче ягы.
4. Отчет студента-медика И. Кутлубаева командированного Уфимского Губернского Земскою Управою для надзора за исполнением обязательных постановлений на кумысных и кумысо-лечебных заведениях в Уфимском уезде летом 1902 г. – Уфа: паровая типография Ив. П. Зайкова, 1902. – 34 с.
5. Отчет студента-медика Л.Лисовского командированного Уфимским Губернским Земством в Белебеевский уезд для наблюдения за исполнением обязательных постановлений на кумысных и кумысо-лечебных заведениях летом 1902 года. Уфа: паровая типография Ив. П.Зайкова, 1902. – С. 2.
6. Там же. – С. 1.
7. Там же. – С. 13-17.
8. Там же. – С. 18-20.
9. Там же. – С. 3-4.
10. Там же. – С. 6-10.
11. Там же. – С. 17-18.
12. Там же. – С. 4-6.
13. Там же. – С. 10-13.
14. Там же. – С. 3-4.
15. Там же. – С. 20-21.
16. Цезаревский П. В. Кумысолечение и некоторые из кумысных поселений Уфимской губернии. – С.-Петербург, 1901. – С. 7.
17. РДТА, 573 ф., 16 тасв., 21383 эш, 6 кгз.
18. Шунда ук, 6-6 кгз. икенче ягы.
19. Горлов Д. Ф. Создание и развитие первых кумысолечебных учреждений на территории Самарской и Уфимской губернии в XIX – начале ХХ в. // Вестник НИИ гуманитарных наук при Правительстве Республики Мордовия. – 2022. – № 3 (63). – С. 80.
Сведения об авторе
Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ; ORCID: https://orcid.org/0009-0009-1809-8556; e-mail: halida12_61@mail.ru
About the author
Khalida Z. Bagautdinova, Researcher at the Department of Historical and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan; ORCID: https://orcid.org/0009-0009-1809-8556; e-mail: halida12_61@mail.ru
В редакцию статья поступила 28.08.2024, опубликована:
Баһаветдинова Х. З. Бәләбәй өязендә кымыз белән дәвалау шифаханәләре (Л. Лисовский отчеты нигезендә) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 3. – С. 149-156.
Submitted on 28.08.2024, published:
Bagautdinova Kh. Z. Bеlеbеi oyazende kymyz belen devalau shifakhanelere (L. Lisovskii otchety nigezende) [The Kumyz treatment centers of Belebeevs district (based on the report of L. Lisovsky)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 3, рр. 149-156.
[1] Лисовский Леонид Александрович (1878-1909) – хирург. Рус-япон сугышында катнашкан, яман шеш турында хезмәтләре бар. Уфа шәһәрендәге Тән авырулары хастаханәсендә, С. П. Знаменский белән берлектә, бөерләргә һәм корсак куышлыгы органнарына катлаулы операцияләр ясаган. 1909 елда операция вакытында йогышлы авыру йоктырып вафат була. Кабере – Уфа шәһәренең Сергиев зиратында (кара: Вспомним городового лекаря. Электронный ресурс. Режим доступа: https://journal-ufa.ru/index.php?id=4767&num=190 (дата обращения 17.02.2024); Уфимский некрополь / Сост. и ответ. ред. М. И. Роднов. – СПб.: ООО «Свое издательство», 2015. – С. 92).