Адыгамов Р. К. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә ислам хокукы мәсьәләләре (тууына 200 ел тулуга багышлана)

Болгарлар тарафыннан әле X гасырда ук рәсми рәвештә кабул ителгән ислам дине тәгълиматы киләчәк буынның дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен билгеләгән идеологиягә әверелә. Идел буена үтеп кергән чордан алып, ул мөселманнарның көндәлек эш-гамәлләренә, иҗтимагый фикеренә тәэсир итә, төбәктәге иҗтимагый һәм сәяси тормышны билгели башлый. Әлбәттә, Казан ханлыгы яулап алыну татарларның этноконфессиональ үсешенә тоткарлык ясый, аларны идея һәм иҗтимагый-икътисади торгынлыкка дучар итә.
Әмма XVIII гасыр ахырыннан башлап, татар дин белгечләре һәм фикер ияләре татар җәмгыяте тормышында яңарыш һәм үзгәртеп кору юлларын эзли башлый. Бу процесска Г. Утыз-Имәни, Г. Курсави һәм башка дин белгечләренең хезмәтләре этәргеч кенә биргән булсалар, Ш. Мәрҗани, Г. Баруди, М. Бигиев, Р. Фәхретдин һәм башка атаклы галимнәрнең дини мирасы исә, аның иң югары ноктасы буларак саналырга хаклы. Аларның хезмәтләрен өйрәнү шул чордагы татар җәмгыятендә барган иҗтимагый процессларны аңларга мөмкинлек бирә.