А. Я. Хөсәинова. Татар күчмә сөйләшләренең формалашу тарихы һәм үзенчәлекләре

УДК 811.512.145
Татар күчмә сөйләшләренең формалашу тарихы һәм үзенчәлекләре
А. Я. Хөсәинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
History and peculiarities of formation of Tatar nomadic dialects
A. Ya. Khusainova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В данной статье рассматриваются исторические аспекты переселения носителей татарских говоров в Иркутскую область. Поскольку история народа и история языка взаимосвязаны, формирование того или иного говора должно рассматриваться в связи с историей его носителей. Это особенно актуально при исследовании языковых особенностей населения, живущего изолированно от территории проживания основной массы носителей языка. История татарского народа включает в себя важнейший вопрос миграции народов Среднего Поволжья и Приуралья, а также вопросы формирования различных этнических групп татарского народа, которые расселились в прошлом за пределами современной территории Республики Татарстан. В данной статье описываются некоторые аспекты, связанные с этническим формированием татарского населения Иркутской области. Системно-структурные особенности и экстралингвистические факторы переселенческих говоров позволяют раскрыть особенности жизни носителей в разные периоды их существования, в том числе самые древние. Так, анализ фонетической системы татарских говоров Иркутской области свидетельствует о сохранении исходной основы материнских говоров. Новизна исследования обусловлена обращением к истории переселения носителей татарских говоров на исследуемую территорию и изучению особенностей татарских переселенческих говоров, введением в научный оборот новых сведений об истории переселения иркутских татар и о территориальной дистрибуции диалектных особенностей, зафиксированных в ходе комплексных экспедиций. Проводится историко-сравнительный анализ языкового материала с учетом сведений истории, культуры, социального устройства рассматриваемого языкового сообщества в диахронном аспекте. Обосновывается единство татарской диасистемы.
Abstract
This article deals with the historical aspects of the migration of the Tatar dialects users of Irkutsk region. Since the history of people and their language is interrelated, the formation of a particular dialect should be considered in connection with the history of its speakers. This is especially important when studying the language characteristics of the population living outside the territory inhabited by the main body of native speakers. The history of the Tatar people includes the most important issue of migration of the peoples of the Middle Volga and the Urals, as well as the formation of various ethnic groups of the Tatar people who in the past settled outside the modern territory of the Republic of Tatarstan. This article aims to describe some aspects related to the ethnic formation of the Tatar population in Irkutsk region. The systemic and structural features and extralinguistic factors of the migration dialects allow us to provide insight into the peculiarities of the life of native speakers in different periods of their existence, including the most ancient ones. Thus, the analysis of the phonetic system of Tatar dialects in Irkutsk region shows that the original basis of mother dialects is preserved. The novelty of the research is due to the reference to the history of migration of Tatar dialects’ speakers to the territory under study and the study of the peculiarities of Tatar migrant dialects, the introduction into the scientific discourse of new information on the history of the migration of Irkutsk Tatars and the territorial distribution of dialect features recorded during complex expeditions. A historical and comparative analysis of the language material is carried out, taking into account the information about the history, culture, and social structure of the studied language community in the diachronic aspect. The unity of the Tatar diasystem is proved.
Ключевые слова
История переселения иркутских татар, татарские общины, переселенческие говоры, материнские говоры, говоры вторичного формирования, исторические факторы, классификация переселенческих говоров, татарские говоры Иркутской области.
Keywords
History of migration of Irkutsk Tatars, Tatar communities, migration dialects, mother dialects, secondary formation dialects, historical factors, classification of migration dialects, Tatar dialects of the Irkutsk region.
Благодарность
Статья подготовлена при финансовой поддержке молодежных научных Грантов Республики Татарстан № 18-32-шГ/202.
Acknowledgements
The article was prepared with the financial support of the youth scientific grants of the Republic of Tatarstan no. 18-32-shG/202.
Җирле сөйләшләр, гомумән, тел кебек үк, тарихи-лингвистик тикшеренүләр өчен мөһим тарихи чыганак булып кына калмый, ә халык тарихын өйрәнүгә дә ярдәм итә. Татарлар соңрак урнашкан Себер, Иркутск җирләре сөйләшләрен элегрәк урнашкан территория сөйләшләре белән чагыштыру, татарларның соңрак яши башлаган өлкәләргә күченү юлларын күзәтергә мөмкинлек бирә. Татар сөйләшләрендә чит тел алынмалары барлыкка килүе татар һәм чит телле халыкның теге яки бу территориядәге озак вакыт барган контактлары турында сөйли. Шулай итеп, диалекталь мәгълүматлар тарихка татар халкының тарихи юлларын торгызырга ярдәм итә.
Татар теленең сөйләшләрен өйрәнү хәзерге диалектологиянең актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу мәсьәләдә күчмә сөйләшләр аеруча әһәмиятле. Төрле территориядә таралган сөйләшләр буенча материаллар шактый җыелса да, аерым сөйләшләрнең телара контаклары нәтиҗәләре, тирәлек йогынтысындагы үзгәрешләр һәм ана сөйләшләре белән чагыштырма анализ аспектындагы тикшеренүләр бик аз. Әлеге тикшеренүләр бик мөһим, чөнки кайбер күчмә сөйләшләргә тулы нивелировка процессы яный. Шул сәбәпле җирле материал җыю, анализлау, классификацияләү мәсьәләләре хәл итүне сорый.
Татар халык сөйләшләре бик киң территорияләргә таралган. Әлеге территорияләрнең күбесенә татар халкы төрле вакытта һәм төрле юллар белән күчеп килгән. Алар төрле яклардан чыккан кешеләр һәм яңа җирләрдә бер төрле шартларда булмый. Боларның барысы да яңа территориядә формалашкан сөйләшләр үсешендә төрлелеккә китерә. Шул ук вакытта сөйләшләрнең барлыкка килүендә һәм үсешендә бер үк закончалыклар бар.
Иң беренче чиратта бу, икенчел, соңрак барлыкка килгән сөйләшләр, ягъни күчмә сөйләшләр, алар инде формалашкан диалекталь төрләргә нигезләнә. Икенчедән, яңа урында формалашкан сөйләшләрнең нигезе беренчел сөйләшләрнең нигезеннән шактый аерылып тора. Ул, я төрле диалекталь нигез, я монодиалекталь нигез, ләкин ул изоляцияләнгән һәм башка сөйләшләр чолганышында. Өченчедән, соңрак формалашкан диалектлар үсеше көчле диалектара, еш кына телара контактлар шартларында бара. Дүртенчедән, соңрак күчеп утырган территорияләр сөйләшләренең формалашуына йогынты ясаган экстралингвистик факторлар төрлелеге белән аерыла, һәм күпчелек очракларда, сөйләшләр формалашуына, беренчел территорияләргә көчлерәк йогынты ясый. Бишенчедән, икенчел сөйләшләрнең формалашуы чагыштырмача соңрак чорда була, шулай булгач, әдәби теленең йогынтысы күбрәк чагыла1.
Әлегә соңрак күчкән территорияләрдән сөйләшләрнең нигезле классификациясе юк, чөнки фәндә аларның бердәм принципларга нигезләнгән тулы тасвирламасы юк.
Соңрак урнашкан территорияләрдәге күчмә сөйләшләр формалашу үзенчәлекләрен классификацияләгәндә ике аспектны да истә тотарга кирәк. Сөйләш төрләрен аерып чыгарганда аларның система-структур үзенчәлекләрен генә түгел, экстралингвистик факторларны да исәпкә алырга кирәк. Нигездә әлеге факторлар, тарихи аспектка нигезләнә.
Түбәндәге экстралингвистик факторлар иң әһәмиятлеләре:
Сөйләш вәкилләренең күчү вакыты. Бу фактор ике аспектта мөһим: сөйләшнең яңа шартларда үсешен һәм күчеп утыручылар сөйләшенең үзенчәлекләрен, аның тотрыклылык дәрәҗәсен, башка сөйләшләрдән аермасын билгеләргә мөмкинлек бирә. Кайбер очракларда күченү вакытын белү күчеп килүчеләр китергән диалекталь үзенчәлекләрне аерып чыгарырга мөмкинлек бирә.
Күчү характеры. Бу төр классификациядә, беренчедән, күчешнең бер вакытта яки төрле вакытта булуын һәм күчешнең киң таралуы яки сирәклеген аерырга кирәк. Күләмле күчешләр, гадәттә, чагыштырмача бер вакытта булалар; соңрак аларга берешәрләп күчүчеләр кушыла. Әмма бу күчмә сөйләшләр формалашуына зур йогынты ясамый.
Тирә-як территориядәге яшәүче кешеләр белән мөнәсәбәт. Күчү гадәттә буш урыннарга гына булмый, ә инде кешеләр күптәннән торган, яисә алданрак күчеп утырган кешеләр янына була. Һәм шул халык белән төрле мөнәсәбәтләр барлыкка килергә мөмкин. Бу мөнәсәбәтләрнең ике чик төрләре: тулы (өлешчә) изоляция яки, киресенчә, тыгыз элемтә.
Югарыда әйтелгән классификацион билгеләрдән тыш, турыдан-туры лингвистик билгеләр дә бар2.
Әлеге хезмәттә татар теленең күчмә сөйләшләре арасыннан, без Иркутск өлкәсе татар сөйләшләрен тикшерәбез. Аларның бу территориягә күченүләренең тарихи алшартларын, сөйләшләрнең диалекталь үзенчәлекләрен һәм ана сөйләшләре белән элемтәләрен ачыклыйбыз. Фәндә моңа кадәр бу территориядәге татар сөйләшләрен өйрәнгән хезмәт юк.
Диалектологиядә башка телләр һәм аларның сөйләшләре булган тирәлектәге, ягъни чит телле тирәлектәге сөйләшләр утрау яки анклав сөйләшләр дип атала3. Димәк, без тикшергән татар күчмә сөйләшләрен дә анклав сөйләшләр дип атау хаклы.
Әлеге мәкаләдә без татар күчмә анклав сөйләшләр барлыкка килү һәм үсеш аспектында югарыда әйтелгән экстралингвистик, тарихи факторларны тикшерәбез.
Көнбатыштан кала, Себернең башка төбәкләре бик аз өйрәнелгән. Ләкин Көнбатыш Себер татарлары, нигездә, себер аборигеннары буларак карала, Россиянең башка төбәкләреннән күченеп килгән татарлар исәпкә алынмый. Моннан тыш, тикшеренүчеләр, ешрак Көнбатыш Себер татарларның этнографиясенә, көнкүрешенә игътибар бирәләр, ә иҗтимагый-сәяси тарихка кагылмыйлар диярлек.
Барлык хезмәтләр, нигездә демографиягә бәйле. Ф. Т. Валеев үз хезмәтендә иҗтимагый тормышка кагыла һәм себер татарларының башка регион татарлары белән тарихи-мәдәни элемтәләрен яктырта. Беренче тапкыр XIX гасыр ахыры себер татарлары – абориген татарлар һәм Идел-Урал буеннан күчеп утырган татарлар бергәлеге буларак карала4.
Залари өлкәне өйрәнү музее директоры Г. Н. Макагон этник аспектны исәпкә алып, күчеп утыру турында материаллар җыя. Ул «Земля Иркутская» фәнни журналында Идел буе татарларының күчеп утыруы турында мәкалә һәм җирле вакытлы матбугатта берничә мәкалә бастыра. Г. Н. Макагон үзе дә күчеп килгән татар гаиләсеннән, ул районның милли авыллары, билгеле гаиләләр, электән яшәүчеләрнең хәтирәләре турында уникаль материаллар китерә5.
Гомумән, Иркутск өлкәсендәге татарлар тарихын Г. И. Бобкова өйрәнә. Ул «Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX)» монографиясендә Иркутск өлкәсе территориясендә этнос саны динамикасын карый; Россиядә демографик, социаль хәлнең торышы контекстында татарларның иҗтимагый-сәяси, мәдәни-мәгърифәтчелек активлыгын өйрәнә. Әлеге хезмәт Иркутск регионындагы татар һәм татар тарихына багышланган беренче басма6.
Өйрәнелгән районнарның хуҗалык үзләштерүе Көнбатыш Себердән 500 крестьян гаиләсен күчерү турында 1688 елгы указдан башлана. Крестьяннарның күчеше XIX гасыр ахырына кадәр бара. Бу Никольский чиркәве (Залари) метрик китапларындагы язмалар белән дәлилләнә. Әлеге христиан динендәге крестьяннар белән бергә Көнбатыш Себердә Себер ханлыгы вакытында ук утырган татарлар күчкән дә булырга мөмкин. Бу фикерне региондагы топонимик материаллар да дәлилли. Өйрәнелгән территория топонимикасы, татарлар торган Себер регионындагы башка төбәкләр белән бергә, комплекслы экспедицияләр вакытында өйрәнелә һәм анализлана7. Мәсәлән, Залари районының 1798 елгы торак пунктлар исемлегендә Минусинский хуторы исәпләнә. Заларидан ерак түгел беренче заимканы – Сейфуллин заимкасын, татар нигезләгән булырга тиеш. Шуннан соң, шул тирәдә, Мәскәү трактыннан ерак түгел, 1905 елгы карталарда Фахардитов, Каптигулов, Апсолямов заимкалары билгеләнгән8.
Әлеге фамилияле кешеләрне сөргенгә җибәрү күренешен читкә куярга ярамый. Нәкъ XIX гасырда Залари авылында беренче сөргендәге татарлар була, алар фамилияләрен югалтып, яңа кушаматлар ала – Непомнящие, Сантяповы һ. б. Алар Себердә яши башлыйлар, мәчет төзиләр. Әлеге фамилияләр күптән яшәгән кешеләрнеке, ягъни Столыпин реформаларына кадәрге, булып саналалар. XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башында Көнчыгыш Себердә торучылар 2,5 тапкырга арта. 1863 елда 1 269,4 мең кеше булса, 1897 елны 2 026,3 мең, 1917 елда – 3 113,4 мең кешегә җитә9.
Әлбәттә, Көнбатыш Себер регионнары арасында бу аспектта төрлелек күзәтелгән. XIX гасыр ахырында XX гасыр башында илнең көньяк һәм көнбатыш европа ягындагы җирләр алынып беткән диярлек булганда, күпсанлы күчүчеләр Урал артына юнәләләр, Көнбатыш Себердә яшәүчеләр саны 6,5 % процентка арта. Реформадан соңгы күчеш хәрәкәтләре, аеруча революциягә кадәрге егерме-утыз ел эчендә, берничә төрле агымда була. Иң зурысы, әлбәттә, крестьяннарның яңа җирләргә күченүе, әмма алардан тыш, шәһәрләргә дә күченү күзәтелә, транспорт төзелешләренә (Транссебер тимер юлына һ. б.). Шушы агымда Урта Идел буе һәм Урал буе татарлары да күчеп утырган. Моны 1897 елны үткәрелгән беренче гомумхалык санын алу вакытындагы, Байкал буенда яшәүче татарларның һөнәрләре турында мәгълүматлар һәм башка материаллар дәлилли10. Мәсәлән, XX гасыр башында Балаганск өязенең иң яхшы җирләре таратылган була. Хөкүмәт шәһәр читен үзләштерү турында борчыла, нәкъ менә анда яңа җирләргә күченеп утырган участоклар, тарлаулар, хуторлар барлыкка килә. Столыпин реформасы елларында әлеге территорияләрдә берничә чиста татар авыллары була. Бу Харагун, Хорско-Бутырский, Федоровка, Чирмешән, Чернореченск участоклары. Әлеге авылларга бер үк вакытта диярлек Уфа губернасы татарлары нигез сала11.
Югарыда күрсәтелгән тарихи шартларда формалашкан татар күчмә сөйләшләрен, каралган лингвистик һәм экстралингвистик факторларга нигезләнеп, түбәндәгечә бәяләп була. Күчү характерыннан чыгып, әлеге сөйләшләр төрле вакытта күчкән вәкилләр тарафыннан формалашкан. Сөйләш вәкилләре тирә-як территориядә яшәүче халыклар белән тыгыз элемтәдә. Диалекталь нигез полидиалекталь характерда. Һәм сөйләшләрнең диалекталь төрлелеге күзәтелә.
Шундый шартларда барлыкка килгән Иркутск өлкәсендәге татар күчмә сөйләшләрдә ярашлы, һәм барлык анклав сөйләшләргә дә хас үзгәрешләр була. Күчмә сөйләшләрдә ана сөйләшләрдә юка чыккан, яки сирәк кулланган архаик лексик яки грамматик үзенчәлекләр саклана. Ә икенче яктан чит телле тирәлек сөйләшләрнең лексик, фонетик аспектта телен баета. Шушы шартлар тикшерелгән сөйләшләрнең лексик, фонетик төрлелегенең бер сәбәбе булып тора. Түбәндә без Иркутск өлкәсендәге татар сөйләшләренең кайбер фонетик үзенчәлекләрен карап үтик.
Фонетик яктан Иркутск өлкәсендәге сөйләшләрдә авазлар ясалышы һәм составы әдәби телгә якын. Шулай да кайбер үзенчәлекләр күзәтелә һәм аларны кыскача гына билгеләп үтәбез. Сузыкларда а авазына иренләшү белән беррәттән ачык сузык әйтелеше дә күзәтелә: алты, бара, кара һ. б.
Авазлар тәңгәллеге өйрәнелгән территорияләрдә таралган сөйләшләрдә еш очрый торган күренешләрдән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, әдәби ө урынына э авазы: эченче – өченче. Кайбер сүзләрдә әдәби о авазына ы сузыгы тәңгәл килә: тырмыш – тормыш, хыдай – ходай, кыймак – коймак. Әдәби телдәге э/е урынына и авазы кулланыла: ичмәй – эчми, пичән – печән, ич – эч, биз – без. Билгеле бер төркем сүзләрдә о ~ у, ө ~ ү, у ~ ы авазларының тәңгәллеге дә күзәтелә: күреш – көрәш, төшәм – түшәм, орлыйлар – урлыйлар, бутқа – ботка, шылай-шулай, шыларны – шуларны, турмышта – тормышта, ырламаска – урламаска. Кайбер сүзләрдә ы сузыгы әдәби а авазына тәңгәл килә: кыстабай – кыстыбый һ. б.
Тартык авазларның әйтелеше ягыннан өйрәнелгән сөйләшләр әдәби телдән аерылмый. Сөйләшкә хас булган диалекталь үзенчәлекләр дә бар. Мәсәлән, әдәби тел увуляр қ, ғ тартыклары белән беррәттән тел арты к, г тартыкларын да куллану күзәтелә.
Тикшерелгән сөйләшләрдә сүз башындагы позициядә нигездә җ-лаштыру хас: җук – юк, җәшем – яшем, җәшел – яшел, җаз – яз, җегеременче – егерменче. Ләкин, кайбер торак пунктларда, киресенчә й-лаштыру да күзәтелә: йомга көн – җомга көн, ерлар ерлый – җырлар җырлый.
Бер төркем сүзләрдә әдәби б авазына п авазы туры килә: пишь, пер, пардым, кәпестә.
Түбәндәге мисалларда ике сузык арасындагы д авазы урынына Иркутск сөйләшләрендә з тартыгы кулланыла: бозай – бодай, изән – идән.
Өйрәнелгән сөйләшләрнең үзенчәлеге булып, әдәби телдәге ч авазына с авазы тәңгәл килүне һәм кире күренешне дә күрсәтергә кирәк: бачкыч – баскыч, кескенә – кечкенә.
Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тәңгәллекләр: к/т икмәк – итмәк, с/з сигзян – сиксән, р/з үткәзәләр – үткәрәләр, з/с сес – сез, бес – без, с/ц цукыр – сукыр, җ/з кәзә – кәҗә, ч/тч этчәм – эчәм, к/г биг – бик, бүтәгә – бүтәкә, х/к якшы – яхшы, р/р, кур,ам – күрәм, л/л, бел,ан – белән, н/н, ән,иләр – әниләр, т/т, ирт,а – иртә, әт,миләр – әйтмиләр.
Бер төркем сүзләрдә тел очы с тартыгы үзеннән соң килгән ч авазына тулысынча охшашлана: чөйөнче – сөенче, бачқыч – баскыч.
Кайбер сүзләрдә түбәндәге тартыклар төшеп кала: элкеге – элекеге, муча – мунча, йалында – өйалдында.
Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, кыскарып, үзенчәлекле яңгырыйлар: аппарды – алып барды, апкайтты – алып кайтты, мәйтәм – мин әйтәм.
Метатеза (янәшә яки арадаш торган авазларның урыны алышу) күренеше түбәндәге мисалларда күзәтелә: җегеременче – егерменче, азбар иясе – абзар иясе.
Китерелгән материаллар Иркутск өлкәсендәге татар сөйләшләрнең фонетик системасының күпкырлы һәм кызыклы булуы турында сөйли. Өйрәнелгән сөйләшләр татар теле диалектлар системасында мөстәкыйль урын алырга тиеш, алар татар теле тарихы, диалектология фәне өчен әһәмиятле сөйләшләр булып тора.
Өйрәнелгән сөйләшләр әдәби телгә якын булган сөйләшләр арасында, булса да, аларның үзенә генә хас фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләр системасы формалашкан. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, без караган сөйләшләр вәкилләренең күпчелеге Казан, Уфа губерналарыннан күчеп килгәннәр, нигездә алар урта диалект вәкилләре, шулай да Пенза өязеннән дә күчеп килгән мишәр сөйләшләре вәкилләре дә бар. Үзенчәлекле үсеш алган керәшен сөйләшләре вәкилләре дә бирегә Казан арты территорияләреннән һәм Башкортстанның Бакалы районыннан күчеп утырганнар. Димәк, иркутск татарлары сөйләшләре өчен нигез, ана сөйләш булып казан арты сөйләшләре төркеме, шулай ук Идел буе һәм Урал буе төбәкләрендә таралган урта һәм көнбатыш диалект сөйләшләре булып тора. Югарыда каралган үзенчәлекләрдән чыгып, мәсәлән, параллель рәвештә кулланылган к/қ, г/ғ, й/җ һәм башкаларны атарга мөмкин. Аерым сөйләшләргә килгәндә, мәсәлән, казан арты сөйләшләре төркеме үзенчәлекләре саклана. Шуларның берсе – анысы, монысы, кайсы, шунысы алмашлыкларында 3 зат берлек санда икеләтелгән тартым кушымчалары ялгану (қайсысы, шунсысын), -дагын/-тагын һ. б. Систематик рәвештә мишәр диалектына хас тел алды т, д, с, ц, н, л алдында -ай/-әй, -уй/-үй, -ый дифтонгларның монофтонгизациясе күзәтелә: әтәбез – әйтәбез, сүлиләр – сөйлиләр, бәли – бәйли һ. б.
Тикшерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, күчмә сөйләшләрдә төрле сөйләшләр, диалектлар арасында элемтәләр булырга мөмкин, шулай ук аларның тирәлегендәге башка телләр белән дә. Аларның баштагы нигезен саклап (лексик фонд, фонетик, морфологик системалар), сөйләшләр актив рәвештә тирәлектәге телләрдән алынмалар ярдәмендә байый. Шул ук вакытта, изоляцияләнү сәбәпле, күпчелек диалектизмнар сакланып кала. Тикшерелгән сөйләшләр югалу юлында, чөнки күчеп килгән халыкның яшь буыны татар телен белми диярлек, яисә бик аз белә. Күчеп килү тарихына бәйле фактларны белгән кешеләр саны да кими. Әлеге территориядә яшәүче татарларның теле, күченү тарихы өйрәнелмәгән хәлдә диярлек. Шуңа күрә дә Иркутск өлкәсендәге күчмә сөйләшләрне өйрәнү диалектология, этнография, гомумән, тел һәм тарих өчен бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә булып тора.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Баранникова Л. И. Говоры территорий позднего заселения и проблема их классификации // Вопросы языкознания. – 1975. – № 2. – С. 22.
2. Там же. – С. 28-29.
3. Теркулов В. И. О методологии исследования анклавного говора // Філологічні трактати. – Суми-Харків. – 2009. – № 2. – Т. 1. – С. 155-159.
4. Валеев Ф. Т. К этнической истории тарских татар // Из истории Сибири. – Томск, 1975. – Вып. 16. – С. 215-220.
5. Макогон Г. Н. Это нашей истории строки // Сельская новь. – 1994. – 15 апреля.
6. Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.): монография. – Иркутск : Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. – 219 с.
7. Хисамов О. Р. Тюрко-татарская топонимия Томской области // Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казань: АН РТ, 2016. – С. 11-52; Хисамов О. Р., Гомәров И. Г. Иркутск татарлары тарихында Шәйхулла Шафигуллин (фәнни экспедиция һәм архив материаллары нигезендә) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 1. – С. 159-169.
8. Фонд письменных источников Заларинского районного краеведческого музея. По материалам экспедиций.
9. Воробьев В. В. Формирование населения Восточной Сибири. Географические особенности и проблемы. – Новосибирск, Наука. Сиб. отд., 1975 – С. 146.
10. Бобкова Г. И. Указ. соч. – С. 66.
11. Галеткина Н. Г. Черемшанка: динамика развития татарской переселенческой деревни // Россия и Восток: Взгляд из Сибири: материалы и тез. докл. к XI Междунар. науч.-практ. конф. (Иркутск, 13-16 мая 1998 г.). – Иркутск, 1998. – Т. 1. – С. 208.
Список литературы
Арсланов Ф. А. К истории татарской диаспоры в Иркутской области // Диаспоры в историческом времени и пространстве. Национальная ситуация в Восточной Сибири: тез. докл. междунар. науч.-практ. конф. 6-8 октября 1994 г. – Иркутск: Изд-во Иркут. ун-та, 1994. – С. 157-160.
Баранникова Л. И. Говоры территорий позднего заселения и проблема их классификации // Вопросы языкознания. – 1975. – № 2. – С. 22-31.
Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.): монография. – Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. – 219 с.
История Татарской АССР: (С древнейших времен до наших дней): Указ. сов. лит. (1960-1967). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1970. – 160 с.
Миллер Г. Ф. История Сибири / Институт этнологии и антропологии РАН. – М.: Восточная литература РАН. – 2005. – Т. III. – 598 с.
Ушницкий В. В. Теория татарского происхождения якутов // Золотоордынское обозрение. – 2014. – № 1. – С. 43-63.
References
Arslanov F. A. K istorii tatarskoy diaspory v Irkutskoy oblasti [The history of the Tatar diaspora in Irkutsk region]. IN: Diaspory v istoricheskom vremeni i prostranstve. Natsionalnaya situatsiya v Vostochnoy Sibiri: tez. dokl. mezhdunar. nauch.-prakt. konf. 6-8 okt. 1994 g. [Diasporas in historical time and space. The national situation in Eastern Siberia: mat. Sc.-Pract. Conf., October 6-8, 1994]. Irkutsk, Izd-vo Irkut. un-ta publ., 1994, pp. 157-160.
Barannikova L. I. Govory territoriy pozdnego zaseleniya i problema ih klassifikatsii [Dialects of the territories of late settlement and problem of their classification]. IN: Voprosy yazykoznaniya [Questions of linguistics], 1975, no. 2, pp. 22-31.
Bobkova G. I. Tatarskie obshchiny Irkutskoy gubernii (konets XIX – nachalo XX v.): monografiya [Tatar communities in Irkutsk province (late 19th – early 20th century): a monography]. Irkutsk, Izd-vo Irkut. gos. un-ta publ., 2009, 219 p.
Istoriya Tatarskoy ASSR: (S drevneyshih vremen do nashih dney). Ukaz. sov. lit. (1960-1967) [History of the Tatar ASSR (through the ages)]. Kazan, Izd-vo Kazan. un-ta publ., 1970, 160 p.
Miller G. F. Istoriya Sibiri [History of Siberia]. IN: Institut etnologii i antropologii RAN [The Institute of Ethnology and Anthropology, the Russian Academy of Sciences]. Moscow, Vostochnaya literatura RAN publ., 2005, vol. III, 598 p.
Ushnitsky V. V. Teoriya tatarskogo proishozhdeniya yakutov [Theory of the Tatar origin of the Yakuts]. IN: Zolotoordynskoe obozrenie [The Golden Hord review], 2014, no. 1, pp. 43-63.
Сведения об авторе
Хусаинова Алина Ямилевна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: Husainova_Alina@mail.ru
About the author
Alina Ya. Khusainova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: Husainova_Alina@mail.ru
В редакцию статья поступила 10.06.2020, опубликована:
Хөсәинова А. Я. Татар күчмә сөйләшләренең формалашу тарихы һәм үзенчәлекләре // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 3. – С. 176-183.
Submitted on 10.06.2020, published:
Khusainova A. Ya. Tatar kychme soileshlerenen formalashu tarihy һem yzencheleklere [History and peculiarities of formation of Tatar nomadic dialects]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 3, pp. 176-183.