Р. И. Маликов. Гарифулла ишан Гайнуллин: тормышы һәм эшчәнлеге

УДК 94 (571)
Гарифулла ишан Гайнуллин: тормышы һәм эшчәнлеге
Р. И. Маликов,
Казан федераль университеты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Life and activities of Garifulla Ishan Gaynullin
R. I. Malikov,
Kazan Federal University,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье приводится подробная биография известного татарского суфийского ишана Гарифуллы Гайнулловича Гайнуллина – последнего из восходящей к Зайнулле Расулеву цепочки ишанов ветви Накшбандия-Халидия, который в сложный период антирелигиозной политики СССР сохранил и продолжил суфийские традиции в Среднем Поволжье. Гарифулла Гайнуллин родился в 1894 г., получил классическое религиозное образование, работал на шахте, в сельском хозяйстве, строительстве, занимался рыболовством, служил в охране. Он участвовал в трех войнах и прошел много испытаний. На путь суфизма его наставил в г. Махачкале ишан Баязид Хайруллин. От него же Гарифулла Гайнуллин получил иджазу (разрешение) на наставничество в накшбандийском тарикате. Много сил вложил Г. Гайнуллин в сохранение ислама в послевоенное время и в исцеление людей от болезней. Он дожил до 90 лет и умер в 1984 г.
Abstract
The article provides a detailed biography of the famous Tatar Ishan Garifulla Gaynullovich Gaynullin. He was the last Kazan Ishan from the chain (silsil) of Zaynulla Rasulev of Naqshbandiyya Khalidiyya, who preserved and continued the Sufi traditions in the Middle Volga region during the difficult period of the anti-religious policy of the USSR. Garifulla Gaynullin was born in 1894 and got classic religious education. He worked in the mine, agricultural facilities, construction sites, was engaged in fishing and served as a guard. He participated in three wars and went through many experiences. He was set on the path of Sufism by Ishan Bayazid Khayrullin in Makhachkala. He got the Ijazah (authorization to teach) on mentoring in the Naqshbandiyya tariqa. He put a lot of effort into the preservation of Islam during the postwar period and healing people from many diseases. He lived for 90 years and died in 1984. As an illustration, the article is amended by archival documents relating to the life of Ishan Garifulla drawn up by him during the period of obtaining permission to perform the hajj in 1957 and his private photos.
Ключевые слова
Ислам, суфизм, Советское время, ишан, мурид, Буинск, Казань.
Keywords
Islam, Sufism, the Soviet period, Ishan, murid, Buinsk, Kazan.
Россия территориясендә 1000 елдан артык Ислам дине таралган. Аның аерылгысыз өлеше булып суфыйчылык – әхлакый камилләшү һәм Аллаһыга якынаю юлы тора. Ул диннең өченче нигезе ихсан (ихтаслык) белән бәйләнгән. Бу юлда рухи остазларны – ишаннар, ә аларның укучыларын – мөридләр дип атыйлар. Ишаннар – татар халкы тарихында, Ислам дине үсешендә, дини гыйлем таралуында, әхлакый тәрбия, дөрес нәсыйхәт бирүдә, кешеләрне җан һәм тән авыруларыннан өшкереп дәвалауда бик мөһим роль уйнаганнар. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы дәүләте чорларында Урта Идел буенда алар суфыйчылыкның ясәвия тарикатендә (юнәлешендә) булганнар, ә соңрак Дагыстан, Урта Азиядә дин әһелләренең укулары сәбәпле, нәкшбәндия тарикате таралган1. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң 200 елдан артык барган көчләп чукындыру сәясәте, басым вакытында, илдә дин тотарга ирек бирелгәнче, ишан-абызлар халыкның җитәкчеләре булып татар милләтен берләштерүдә, саклап калуда бәяләп бетергесез мөһим роль уйнаганнар2. Революциягә кадәр ХIХ-ХХ гасыр башларында безнең җирлектә күп суфый шәехләр булган. Алар барсыда диярлек рәсми дини вазыйфаларда имам, мәдрәсә җитәкчеләре, ахуннар булып эшләгәннәр һәм татар халкында бик зур абруйга ия булганнар3.
Рухи яктан камилләшү өчен дүрт баскыч аша үтәргә кирәк булган. 1) Шәригать – бөтен ислам дине кушканнарын үтәү, динне яхшы белү; 2) Тәрикать – силсилә (чылбыр) аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташкан, рухый камиллеккә ирешкән чын ишаннан (шәйхтан) гыйлем, тәрбия алырга, аның кушканнарын үтәп, үз өстендә эшләп төрле мәкамнәрне (баскычларны) үтү, нәфсене (эго, хайвани теләкләр) җиңү; 3) Мәгърифәт – Аллаһны чынлап торып тану, яшәешнең асыл мәгънәсенә ирешү; 4) Хакыйкать – тулысынча хакыйкатьне аңлау. Бу дәрәҗәгә ирешә алганнар Аллаһны күргән кебек яши, гамәл итә. Аларның күңелендә бары Аллаһ, аны һәм аның бөтен барлыкларын ярату, мәхәббәт була. Ул кешедә мактану, көнчелек, тәкәбберлек, рия (кеше күрсен өчен эшләү), ялкаулык кебек начар сыйфатлар булмый. Аңа җирдә яткан алтын, балчык белән бер дәрәҗәдә була. Дөнья малы, дан, шөһрәт һич кызыктырмый. Бары Аллаһ һәм Аллаһ ризалыгы аның асыл максаты була4.
Шулай итеп рухи остазы ярдәмендә санап үткән баскычлар аша үтеп суфыйлар Аллага якынайганнар, ишан, шәех булырга рөхсәт (иҗәзә) алганнар. Аларда күп мөмкинлекләр, зур сәләтләр (кәрамәтләр) ачылган. Мәсәлән, догалары тиз кабул булуы, кешеләрне дәвалау, вакыйгаларны алдан сизү, кешенең эчке дөньясын белү, хакыйкатьне күрә алу сыйфатлары барлыкка килә5. Бу мөмкинлекләре белән алар тулысынча Аллаһның рәхмәте, ризалыгы өчен, кешеләрнең дөнья-ахирәттә бәхетле булуы өчен гомер буе хезмәт итәләр, дини гыйлем тараталар, дәвалыйлар, авыр хәлдә калганнарга булышалар, нәсыйхәт-киңәшләрен бирәләр, тәрбиялиләр, изге юлларда бөтен көчен, малын сарыф итәләр. Мондый кешеләр «караңгы төндә бер шәм, яктырткыч мисалы» кебек булганлыктан гомер гомергә татар халыкы аларны бик яраткан, хөрмәт иткән, хәерле догасын, нәсыйхәтен алырга тырышкан. Үлгәч тә андый кешеләрнең каберләрен караганнар, барып догалар кылганнар һәм «изге кеше иде» дип онытмаганнар6.
Революциягә кадәр татарлар арасында суфыйчылык юлында камилләшеп ишан булган кешеләр, этнографларда, миссионерларда зур кызыксыну уяткан. Аларның тормышларын, эшчәнлекләрен өйрәнеп кызыклы аңлатмалар язып калдырганнар. Православ миссионер ишаннарның төбәктә ислам динен таратуда, халыкның дингә ихласлы, аң-белемле булуына зур этәргеч булуларын бәяләгәннәр7. Этногрофлар, белгечләр ишаннарның татар халкының дини, милли үзенчәлеген, мәдәниятен саклауда мөһим роль уйнаганнарын язганнар8. Танылган дин галимнәре, тарихчылар Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Мурад Рәмзи дә үзләренең библиографик язмаларында Урта Идел буенда яшәгән күп кенә танылган ишаннарның тормыш юлларын китерәләр. Мәсәлән, ХIХ-ХХ гасыр башларында халыкка бик күп файда китергән, күп мөридләр тәрбияләгән иң мәшһүрләре: Ор авылында Хабибулла Оруви (Хөсәенов), Казан өязе Шекә авылында Яхъя бине Сәфәр, Түнтәр авылында Гали ибн Сәйфулла, Буада Габделвахид ибн Габдрахман, Нургали Хәсән, Буа өязе Толымбай авылында Әхмәр Юныс, Норлат авылында Фәхретдин Мостаев, Иске Задур авылында Әхмәд-Сафа Биккулов, Тәтеш өязе Олы Тархан авылында Нуретдин Мостаев, Чистай өязе Кизләү авылында Гөбәйдуллиннар-Алишевлар династиясе ишаннары, Бөгелмә өязе Иске Әлмәт авылында Нигмәтулла бине Гөбәйдулла һәм Хәйрулла бине Нигмәтулла, Чистайда Закир Камалов, Троицкийда Зәйнулла Рәсүлев, Казанда шәех Галимҗан Баруди, Габдессаттар Худжаев, Гали Таһиров һ. б.9
1917 елны илдә Совет хөкүмәте урнашып, Гражданнар сугышы беткәч, ислам диненә каршы сәясәт башланган. ОГПУ хезмәткәрләре динне бетерер өчен, 1930 елларда дин әһелләреннән иң беренче ишаннарны юк иткән. Халыкны алардан ерагайтыр өчен «Зәңгәр шәл» кебек спектакльләр күрсәтеп, газета-журналлар, китаплар аша аларны төрлечә мыскыл иткәннәр. Инде ул елларда исән калган 5-6 ишан бик көчле күзәтү астында торганнар. 1980 елларда алар картаеп, бу дөньядан киткәннәр, укучылары-мөридләре дә калмаган, электән килгән суфыйчылык чылбыры өзелгән. Шулай итеп, татарларда суфыйчылык юлында камилләшкән ишаннар, рухи остазлар калмаган. Ә Урта Азия, Дагыстан якларында алар азмы-күпме бүгенгәчә сакланган. Бу уңайдан ул елларда яшәгән ТАССРда иң танылган ишаны Гарифулла Гайнуллинның тормыш юлы бик гыйбрәтле. Шуңа аны укучыларга тәкъдим итәбез10.
Совет чорындагы иң атаклы татар ишаннарның берсе Гарифулла хәзрәт Гайнуллин була. Ул 1894 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Аксу авылында дөньяга килә11. Авылда мәчет каршындагы дини мәктәпне, аннан Буа мәдрәсәсен тәмамлый12. Дини гыйлемнән тыш гарәп һәм фарсы телләрен яхшы өйрәнә.
20 яшендә ул Аксудан Донбассның күмер шахталарында эшкә чыгып китә. Аннан 1915 елны патша армиясенә чакырыла. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Варшава астындагы бәрелешләрдә каты яралана һәм 1917 елда туган авылына кайта13.
Илдә совет хөкүмәте урнашкач, Кызыл армия сафларына алына. Гражданнар сугышында катнаша. Аклар белән канкойгыч бәрелешләрдә, авыр яралана, әсирлеккә эләгә. Азат ителгәч, фронтта Буденый армиясендә телефонист булып хезмәт итә. 1921 елны гына авылына әйләнеп кайта14.
27 яшендә Разыя Нурмөхәммәт кызына өйләнә. Белемле, укымышлы Гарифулланы авылдашлары бик хөрмәт итәләр, 1923 елда ул авыл советы әгъзасы, 1924 елны Аксу авылының кооперация идарәсе әгъзасы, аннары Аксу кредит ширкәте идарәсе әгъзасы булып сайлана15.
Коллективлаштыру елларында Гарифулла Гайнуллинның җирләре тартып алына. Ул акча эшләү нияте белән Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Анда төрле төзелешләрдә хезмәт итә. Өч ел үткәннән соң авылына кайта һәм шәхси хуҗалыгында эшли, йорт сала16.
1933 елны Гарифулла Гайнуллинга зур сынау килә. Аның һәм күршеләренең йорты, бөтен мал мөлкәте тулысынча яна. Ул гаиләсе белән Үзбәкстан якларына чыгып китә. Ташкент шәһәрендә төпләнеп тимер юллар каравылчысы булып урнаша. Күпмедер вакыттан соң хатыны ягыннан туганы Махачкала шәһәре имамы, күренекле дин эшлеклесе, Баязит ишан Хәйруллин чакыруы белән Махачкалага күчеп китәләр. Дагыстанда ул балык тоту трестында бригадир вазыйфасында эшли һәм Баязит ишанның мөриде булып суфыйчылыкны өйрәнә. Тормыш иптәше Разия ханым да күп балалы ана булуына, вакыт тыгызлыгына карамастан, Баязид ишан кушуы буенча тарикат юлына баса – фарызлардан тыш өстәмә дини гыйбадәтләр үти, зикерләр әйтә башлый һәм бу юлда гомер буе иренә терәк була17.
1937 елны Гарифулла хәзрәт туган ягын сагынып кабат Аксуга кайта, колхозда эшли. Йортын торгыза. Суфыйчылык юлында үзен камилләштерүен дәвам итә. Бу елны илдә аеруча зур күләмдә барган Сталин терроры – дин әһелләрен, «ил дошманнарын» кулга алу, үтерү, ГУЛАГ лагерьларга озату, аны да читләтеп үтми, ул чак кына репрессиягә эләкми кала. Аксуның күршесендәге Бик-Үти авылындагы зур авторитетлы, зур гыйлем иясе булган, олы яшьтәге Мөҗип мулланы кулга алганнан соң аны да Буага НКВДга допроска чакыралар. Гарифулла хәзрәт бу авыр хәлдән котылу өчен мөмкин кадәр үзен дини кеше булмаганча тотарга һәм ул имам белән таныш булмаганын күрсәтергә тырыша. Моның өчен күп догалар кылып, шәһәргә начаррак киенеп килә, килүгә папирос сатып ала. Чекистлар янына кергәч тартып җибәрә үзен тәртипсез кеше кебек тота, оста итеп аларның сорауларына, гаепләүләренә җавап бирә һәм аларда дини кеше түгел икәнлеге һәм Мөҗип мулла белән берничек бәйле түгел икән дигән фикер калдыра. Шулай итеп репрессиягә эләгүдән могҗизалы рәвештә котылып кала18.
1941 елның 22 июнендә илгә зур сынау килә – Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның апрелендә Гарифулла хәзрәт кабат армиягә чакырыла. Казанда хәрби әзерлек үткәннән соң Сталинградны дошманнан саклауда катнаша. Канкойгыч сугышларның берсендә аның кулы яралана, озак вакыт госпитальләрдә ята. Фронттан инвалид булып кайта19.
Авылда колхозда эшли. Рухи остазы Баязит ишан Хәйруллин белән элемтәсен өзми. Сугыштан соң аның янына Махачкалага барып йөри, гыйлемен арттыра. Бер баруында ул рухи яктан камилләшеп, нәкшебәнди тәрикатендәге ишан дәрәҗәсенә ирешә. Әмма Гарифулла хәзрәт бу эш Аллаһ каршында бик җаваплы дип иҗәзәне алудан баш тарта. Баязид ишан ачуланып: «Бу Аллаһның әмере, әле сиңа хаҗ да насыйп булачак», – дип аңа бу вазыйфаны тапшыра. Шул вакыттан соң ул туган ягына кайткач авылында яшерен рәвештә дини эшчәнлек алып бара, атна саен мөридләрен җыеп зикер мәҗлесләре оештыра, рухи яктан тәрбияли, авыру кешеләрне догалар укып өшкереп дәвалый башлый. Билгеле аның бу хәрәкәтләре дәүләтнең эчке органнары тарафыннан сизелмичә калмый. Аның янына авылга һәрдаим тикшерүче агентлар җибәрелә, әмма бу «чакырылмаган кунакларны» килүен Гарифулла ишан алдан сизеп каршы ала, чәйләр эчереп, ачык сөйләшеп озата торган була. «Дини эшчәнлек алып бара» дип аңа җинаять эше берничек ача алмый калалар20.
1947 елның ахыры 1948 елның башында Гарифулла ишан янына Дагыстаннан Аксуга рухи остазы Баязид ишан Хайруллин килә. Ул бер атна анда яши, укучысының мөридләре белән очраша, нәсыйхәтләрен бирә. Аннан Казанга китә, үзенең туганнары, якын мөридләре белән күрешә. ТАССРның КГБ хезмәткәрләре аны эзли башлаганын сизеп шундук аэропорттан Уфага оча, аннан Махачкалага. Шулай итеп, аны кулга алалмыйлар, ә аны озатып йөргән Әглям абзыйны кулга алалар, озак вакыт допроста тоталар, җәзалыйлар, аннан гына җибәрәләр21.
1951 елны Гарифулла ишан Гайнуллин гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. «Химчистка» артелендә һәм башка оешмаларда каравылчы булып эшли. 1956 елның октябрендә пенсиягә чыга22.
Казанда да Гарифулла ишан атна саен үз укучыларын яшерен рәвештә җыя, тәрбияли, җәмәгать белән зикерләр әйтә. Исән калган Габделханнан Сафиуллин, Әхмәдзәки Сафиуллин кебек өлкән ишаннар белән якыннан аралаша. Ул даими рәвештә Казан шәһәрендә бердәнбер Мәрҗани мәчетенә намазларга йөри, авыру кешеләрне өшкереп дәвалау белән шөгыльләнә. Аның янына еш кына илнең төрле төбәкләреннән күп кешеләр дәваланырга, киңәшләрен алырга, дога кылдырырга киләләр23.
Әлбәттә, СССРда дингә каршы сәясәт булганга Гарифулла хәзрәтнең эшчәнлеге дәүләтнең эчке органнары тарафыннан даими катгый күзәтүе астында була. Әмма ул тикшерүче агентларның килүен алдан белүе, өч сугыш ветераны буларак намуслы хезмәт итүе, зирәклеге, сөйкемлелеге аркасында эзәрлекләүләргә эләкмичә Ислам диненең үсешенә яшерен рәвештә хезмәт итүен дәвам итә.
Гарифулла ишан сәяхәт кылырга ярата. Ул еш кына Буа шәһәренә кайтып йөри. Биредә аның дуслары, шәкертләре күп була. Бигрәктә ул дин активисты Габделмалик Мөлеков (1923-2005) һәм имам Камил Бикмөхәммәтов (1922-2000) белән якыннан аралаша. Буа мөселманнары аның һәр кайтуын шатланып каршы алалар, күп дини мәҗлесләр, Коръән ашлары оештыралар. Ул кайткан саен иске татар зиратына барып, анда күмелгән ишаннарга, күренекле шәхесләргә догалар кыла торган була24.
Гарифулла ишан гомере буе хезмәт итеп үз кәсебенә яши. Төрле урыннарда гади хезмәтче булып эшли, базарда орлыклар сата. Хәтта хаҗ кылу өчен кирәк булган акчаны җыя. Аннан берничә ел буе Совет хөкүмәттән рөхсәт алу өчен йөри. Күп тапкыр тикшерүләрдән соң, өч сугышта Ватан өчен көрәшкәнен, намуслы хезмәтен, үрнәк гаиләсен исәпкә алып, 1957 елны хаҗга барырга аңа рөхсәт бирелә. Шулай итеп СССРда бик сирәк кеше бара алган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге җирләргә (63 яшендә) хаҗ кылу бәхете аңа насыйп була25.
Хатыны Разия абстай белән бергә Гарифулла ишан 63 ел гомер кичерә. 13 бала (Хәмзә, Мәсхүт, Исламия, Суфия, Камил, Әхмәтҗан, Кәүсәр, Әминә, Җәүһәрия, Оркоя, Зөбәрҗәт, Җәүһәрия, Кәүсәр) тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, күп баласы яшь чакта ук вафат була. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә аның ике кызы: Зөбәрҗәт (1928 елгы) һәм Жаухария (1937 елгы) абыстайлар яши26.
Гарифулла ишан һәрвакыт вакытны файдалы итеп үткәрә. Эштән тыш вакытта көн саен өстәмә гыйбадәтләр кыла, зикерләр әйтә, Коръән һәм дини китаплар укый, килгән кешеләрне кабул итә. Һәрвакыт илдәге сәяси вәзгыять белән кызыксынып бара, гарәп телле чит ил радиоканаллары тапшыруларын тыңларга ярата27.
Ул беркайчан да акчага, малга, кешеләр мактавына, дөнья дәрәҗәсенә кызыкмый. Эшләп алган акчаларыннан һәм аңа бирелгән сәдакаларыннан мохтаҗларга, бигрәк тә үз укучыларына һәм яшьләргә ярдәм итәргә юмарт була. Классик татар киемнәре киергә тырыша, дөрес туклануга бик игътибарлы була28.
Гарифулла ишан гаиләсен һәм якыннарын бик ярата, күркәм рәвештә тәрбияли. Мөридләренә аерым игътибарын бирә. Алар белән һәрвакыт очраша, гомере буе төрле яклап ярдәм итә. Аның танышлары һәм дуслары бик күп була. Ул шул ук вакытта ышанычсыз кешеләрдән саклана белә. Сөйләшкәндә шаяртырга, кешеләрнең кәефен күтәрергә ярата, ошамаган нәрсәне күрсә туры әйтә торган була29.
Танылган татар ишаны – Гарифулла хәзрәт Гайнуллин илдә дин тыелган елларда да Исламны саклап калуга шактый өлеш кертә. Ул үз заманының рухи авторитеты була. Гарифулла ишанны замандашлары гади, кешелекле, тирән белемле, югары әхлаклы, юмарт, киң күңелле, нурлы йөзле, матур сөйләмле, шаян табигатьле итеп тасвирлыйлар. Аеруча аңарда чын ишаннарга, Аллаһка якын булган кешеләргә хас сыйфатлар була. Ул кешеләрнең эчке дөньясын сизә, тиешле киңәшләрен бирә. Аның күп догалары кабул була, авырулардан кешеләр терелә. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, ул һәрдаим булыша, чын күңелдән ярдәм итә торган булган. Шуңа да аны дин тотучылар да, гади кешеләр дә бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр30.
Гарифулла ишан 1984 елның 6 апрелендә 90 яшендә вафат була. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе мөселман зиратында бик күп кеше катнашында җирләнә. Аның остазлык юлын Буа шәһәре имамы Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов дәвам итә. Әмма барын да үтәп бетерә алмый. Ул вафат булганнан соң 2000 елны татар ишаннарының борынгы силсиләсе (Зәйнулла ишан Расулидан килгән рухи чылбыры) һәм Татарстанда суфыйчылык традицияләре вакытлыча туктала31.
Гарифулла ишан Гайнуллин Совет чоры елларында Урта Идел буенда суфыйчылык традицияләрен саклап кала һәм аны дәвам итә алган иң күренекле дин әһелләренең берсе була. Ул үз тормышында бик күп язмыш сынауларын, илдә барган сәясәтнең авыр тәэсирләрен һәм сугышларны үз башыннан кичерә. Нинди генә хәлләргә очраса да ул гомер буе ихластан дин кушканнарны үтәп, кешелекле булып яши. Илне яклап Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышларында катнаша, гаиләсен иң күркәм рәвештә тәрбияли, кешеләргә бик изгелекле була. Милли җанлы булып ул һәрдаим татар халкының электән килгән матур гореф-гадәтләрен, дини традицияләрен үтәп яши. Аның ярдәмендә күп кешеләр дин юлына баса. Ул халык хәтерендә ислам диненә яшерен рәвештә хезмәт итеп, иман нурын саклап калуга зур өлеш керткән шәхес булып истә кала.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Хабутдинов А. Ю. Суфизм в Поволжье и Приуралье // Ислам на Европейском Востоке. Энциклопедический словарь. – Казань: Магариф, 2004. – С. 311-312.
2. Шунда ук.
3. Маликов Р. И. Социальное положение мусульманского духовенства Казанской губернии в конце XIX – начале XX вв. – Казань: РИУ, 2013. – С. 140-142.
4. Юсуф Хаттар. Суфийская энциклопедия. – Дамаск: изд-во «Надр», 1999. – С. 281; Саид-афанди ал-Чиркави. Сокровищница благодатных знаний. – Казань: изд. «Иман», 2006. – С. 219.
5. Гусева Ю. Н. Ишанизм как суфийская традиция Средней Волги в XX веке: формы, смыслы, значение. – М.: ИД «Медина», 2013. – С. 21.
6. Шин П. А. (Пашино П. А.). Волжские татары // Современник. – 1860. – Т. 81. – С. 285-287.
7. Малов Е. А. История мусульманства в России, курсовое сочинение студента Казанской духовной академии. – Казань, 1862. – С. 185.
8. Штейнфельд Н. П. Малмыжские татары, их быт и современное положение // Календарь и памятная книжка Вятской губернии за 1894 год. – Вятка, 1893. – С. 277.
9. Марджани Ш. Мустафад ал-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – С. 294, 301, 336, 339; Мурад Р. Талфик ал-ахбар ва талких ал-асар фи вакаи Казан ва Булгар ва ал-мулук ат-татар (Собрание сведений из прошлых событий Казани, Булгара и татарских царей). Т. 2 (на арабском языке). – Оренбург, 1908. – С. 452; Фахрутдин Р. Асар. 3, 4 т. – Казань: Рухият, 2011. – С. 136, 207, 413, 444, 606; Саматов Г. Г. Милләтебездә Ислам дине. – Казан: Иман, 1998. – С. 151-154.
10. Миннуллин И. Р., Минвалеев А. М. Суфизм в советском Татарстане: к постановке проблемы // Суфизм как социокультурное явление в российской умме: материалы Всерос. науч.-практ. конф. (Казань, 21 ноября 2006 г.). – Н. Новгород, 2007. – С. 250.
11. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-873 ф., 1 тасв., 7 эш, 2 кгз.
12. Шунда ук.
13. Шунда ук.
14. Шунда ук.
15. Гарифулла ишанның кызы Җ. Сабитова белән әңгәмә. 15 гыйнвар 2010 ел.
16. Гарифулла ишанның кызы З. Мөхәммәтҗәнова белән әңгәмә. 10 гыйнвар 2019 ел.
17. Шунда ук; Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-873 ф., 1 тасв., 7 эш, 3 кгз.
18. Гарифулла ишанның кызы З. Мөхәммәтҗәнова белән әңгәмә. 10 гыйнвар 2019 ел.
19. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-873 ф., 1 тасв., 7 эш, 6-7 кгз.
20. Гарифулла ишанның кызы З. Мөхәммәтҗәнова белән әңгәмә. 10 гыйнвар 2019 ел.
21. Шунда ук.
22. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-873 ф., 1 тасв., 7 эш, 7 кгз.
23. Гарифулла ишанның кызы Җ. Сабитова белән әңгәмә. 15 гыйнвар 2010 ел.
24. Шунда ук.
25. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-873 ф., 1 тасв., 7 эш, 17 кгз.
26. Гарифулла ишанның кызы Җ. Сабитова белән әңгәмә. 15 гыйнвар 2010 ел.
27. Шунда ук.
28. Шунда ук.
29. Гарифулла ишанның мөриде Самара өлкәсенең 1991-2012 елдагы мөфтие Вәгиз хәзрәт Яруллин белән әңгәмә. 26 июнь 2020 ел.
30. Ханты-Мансийск автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән әңгәмә. 26 июль 2019 ел.
31. Миннуллин И. Р., Минвалеев А. М. Суфизм в советском Татарстане... – С. 250.
Список литературы
Гусева Ю. Н. Ишанизм как суфийская традиция Средней Волги в XX веке: формы, смыслы, значение. – М.: ИД «Медина», 2013. – 214 с.
Ислам на Европейском Востоке. Энциклопедический словарь. – Казань: Магариф, 2004. – 383 с.
Миннуллин И. Р. Мусульманское духовенство и власть в Татарстане (1920-1930 гг.). – Казань, 2006. – 214 с.
References
Guseva Yu. N. Ishanism kak sufiyskaya traditsiya Sredney Volgi v XX veke: formy, smysly, znacheniye. [Ishanism as a Sufi tradition of the Middle Volga region in the 20th century: forms, meanings, significance]. Moscow, ID “Medina” publ., 2013, 214 p.
Minnullin I. R. Musulmanskoe duhovenstvo i vlast v Tatarstane (1920-1930 gg.) [Muslim clergy and authorities in Tatarstan (1920-1930ss)]. Kazan, 2006, 214 p.
Islam na Yevropeyskom Vostoke. Entsiklopedicheskiy slovar [Islam in the European East. Encyclopaedic dictionary]. Kazan, Magarif publ., 2004, 383 p.
Сведения об авторе
Маликов Рашид Ильязович, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института международных отношений Казанского федерального университета, e-mail: rashidbua@mail.ru
Аbout the author
Rashid I. Malikov, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Institute of International Relations, Kazan Federal University, e-mail: rashidbua@mail.ru
В редакцию статья поступила 28.05.2020, опубликована:
Маликов Р. И. Гарифулла ишан Гайнуллин: тормышы һәм эшчәнлеге // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 3. – С. 100-108.
Submitted on 28.05.2020, published:
Malikov R. I. Garifulla ishan Gaynullin: tormyshy һem eshchenlege [Life and activities of Garifulla Ishan Gaynullin]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 3, pp. 100-108.