О. Р. Хисамов, И. Г. Гомәров. Иркутск татарлары тарихында Шәйхулла Шәфигуллин (фәнни экспедиция һәм архив материаллары нигезендә

Статья посвящена истории татар Иркутска, благотворительности семьи Шафигуллиных, а также проблемам воспитания и образования татарских детей в Иркутске в конце XIX – начале XX в. Братья Шафигуллины – известные купцы-предприниматели того времени, интересы которых были направлены не только на личное обогащение, но и на служение народу. Мечеть и медресе в городе были открыты по инициативе и при самом деятельном участии братьев. Основное внимание в статье уделяется исследованию благотворительной и просветительской деятельности старшего из братьев Шафигуллиных – Шайхуллы, который, в отличие от Загидуллы, до сих пор не получил должного внимания со стороны исследователей. Источником для работы послужила рукопись, материалы которой впервые вводятся в научный оборот.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
05.11.2020
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2020

УДК 394

 

Иркутск татарлары тарихында Шәйхулла Шәфигуллин (фәнни экспедиция һәм архив материаллары нигезендә)

О. Р. Хисамов, И. Г. Гомәров,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

Shaykhullah Shafigullin in the history of Irkutsk Tatars (based on a scientific expedition and archival materials)

O. R. Khisamov, I. G. Gumerov,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

Статья посвящена истории татар Иркутска, благотворительности семьи Шафигуллиных, а также проблемам воспитания и образования татарских детей в Иркутске в конце XIX – начале XX в. Братья Шафигуллины – известные купцы-предприниматели того времени, интересы которых были направлены не только на личное обогащение, но и на служение народу. Мечеть и медресе в городе были открыты по инициативе и при самом деятельном участии братьев. Основное внимание в статье уделяется исследованию благотворительной и просветительской деятельности старшего из братьев Шафигуллиных – Шайхуллы, который, в отличие от Загидуллы, до сих пор не получил должного внимания со стороны исследователей. Источником для работы послужила рукопись, материалы которой впервые вводятся в научный оборот.

Abstract

The article is devoted to the history of Irkutsk Tatars, the charity of the Shafigullins family, as well as the problems of upbringing and education of Tatar children in Irkutsk in the late 19th – early 20th century. The Shafigullin brothers were famous merchant entrepreneurs of that time who were interested not only in personal wealth but also serving people. The mosque and madrasah in the city were opened upon the initiative and with the meaningful participation of the brothers. The paper focuses on the study of the charity and educational activities of the eldest Shafigullin brother, Shaykhullah, who unlike Zagidullah, has not received appropriate attention on the part of researchers yet. The source for the work was a manuscript, the materials of which are introduced into scientific discourse for the first time.

Ключевые слова

Иркутск, Шайхулла Шафигуллин, меценат, открытие мечети, образование.

Keywords

Irkutsk, Shaykhullah Shafigullin, benefactor, the mosque opening, education.

 

Шәйхулла Шәфигуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән кызыксыну 2018 елның июнь аенда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан халыкның милли мәдәниятен һәм рухи байлыгын өйрәнү һәм барлау максаты белән Иркутск өлкәсенә оештырган комплекслы экспедиция вакытында башлады. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге мәкаләне язарга экспедиция вакытында табылган бер фоторәсем этәргеч бирде. Экспедиция Иркутски өлкәсенең Усолье шәһәрендә эшләгән вакытта бу фотоны шушы шәһәрдә яшәүче Мөхәммәдиева Мәүлидә апа алып килде. Мәүлидә апада Иркутск татарларының тормышын чагылдырган фотолар тагын да бар, әмма бу фото үзенең сыйфаты белән дә, сурәттә тасвирланган кешеләр, вакыйга белән дә игътибарны тартты.

Фоторәсемдә 1926 елда Иркутск мәчете бинасында имтихан биргән укучылар һәм имтихан алган укытучылар сурәтләнгән. Ысулы җәдит мәктәбендә һәр яз имтихан бирү, бер еллык алган белемне тикшерү кабул ителгән була. Фотода укучылар да, укытучылар да ярым түгәрәк ясап тезелгән өстәлләр артында утырган. Уртада имтиханның датасы һәм имтихан алучыларның исем-фамилиясе язылган плакат эленгән. Бу язма түбәндәгедән гыйбарәт: «1926 сәнә 16 май. Имтихан комиссиясе әгъзалары: Iнче комиссиянең рәисе Вафа Вәлишев, IIнче милләт хадиме Исмәгыйль Мөфтизадә, IIIнче дини мөгаллим Нурылгаян Закири, IVнче Шәйхелислам Әхмәтҗанов, Vнче Әгъмәл Җәлалетдинов, VIнчы икенче сафта мәхәллә идарәсе әгъзалары». Фотога кергән тагын бер плакатта Коръәннең «Аль Гыймрән» сүрәсеннән Мәрьям ана искә алынган 37 аятьтән өзек язылган.

Фото Иркутск мәчетенең эчке күренешен саклый, һәр кешенең йөзе ачык күренә, кием-салым турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Укучы кызларының башында энҗе белән чиккән затлы калфаклар, калфак өстеннән ефәк шәл салынган. Ир балаларның башларында хәтфә кәләпүш. Өлкәннәр нигездә европача киенгән. Һәр кешенең, һәр баланың йөзе җитди, шул ук вакытта йөз төзелешләре камил, үз-үзләренең тотышларында затлылык бар.

Шушы фотога бәйле рәвештә Иркутск мәчете тарихы, мәдрәсәләр белән кызыксына башладык. Иркутск шәһәрендә яшәүче информантларыбыз шәһәр мәчетен тумышлары белән Казан губернасының Акъегет авылыннан (хәзерге Зеленодольск районы) булган Шәйхулла һәм Заһидулла Шәфигуллиннар салдыруын, аларның Иркутскида сәүдә белән шөгыльләнүен, «Бертуган Шәфигуллиннар» дигән сәүдә йорты тотулары, баштарак җиләк-җимеш, төгәлрәге алма, соңрак мехлар, кием-салым белән сату итүләре турында сөйләделәр.

Татар халкының бөтен уку-укыту системасы аерым фидакарьләр җилкәсендә булган, Октябрь революциясенә кадәрге чорда бар гомерен халыкны агартуга багышлаган шәхесләр тормышы аеруча игътибарга лаек. Шундый шәхесләрнең берсе – фабрикант, беренче гильдия купец Шәйхулла Шәфигуллин. Әлеге олпат затның исеме үз чорында татар дөньясында яхшы мәгълүм була. Аның бертуганы Заһидулла Шәфигуллин турында хәзерге вакытта да язмалар шактый булса да, бүгенге көндә Шәйхулла Шәфигуллин турында бик азлар гына белә. Бу мәкаләдә әлеге шәхес турында табылган мәгълүматларны бергә туплап, аның тормышы һәм эшчәнлеге белән укучыны таныштыруны максат итеп куйдык. Чыганак буларак аның хатлары, прошениеләре, Иркутск елъязмалары, истәлекләр, замандашларының хезмәтләре һәм экспедиция вакытында тупланган материаллар алынды.

Татарлар Иркутск шәһәрен Өркет дип атаганнар. Бу атаманы хәзерге вакытта хәтерләмиләр. Иркутск шәһәре Ангара елгасының ике ярына урнашкан. Сүз уңаеннан, Ангараның да татарча Әнгәр дигән атамасы булган. Иркутск өлкәсенә татарларның күпләп килә башлавы XIX йөз башларына карый. 1835 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Иркутскида 350 татар кешесе яшәгән. Идел буендагы корылык һәм ачлык елларында крестьян семьялары гаиләсе, нәсел-нәсәбе белән генә түгел, хәтта авыл-авыл белән Себергә күченәләр. Себер тимер юлы салына башлану белән татар халкының Себергә, шул исәптән Иркутск якларына күченүе тагын да җанланып китә. «Аграр мәсьәләләрне» хәл итүгә юнәлтелгән Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә XX гасыр башында крестьяннарны Себергә күчерү планлы төс ала. Иркутск өлкәсендәге татар авылларның күпчелегенә шул елларда нигез салына.

Себер үзләштерелә башлау белән бу якларга сөргенгә җибәрелгән татарлар да күп була. Алар да Иркутск җирләрендә төпләнеп кала. Сөрелгән татарлар арасында җинаять юлына баскан кешеләр дә, баш күтәрүчеләр дә, сәяси тоткыннар да шактый була. Мәсәлән, 1878-1879 һәм 1885 елларда Казан губернасындагы крестьян хәрәкәтләрендә катнашучыларны Иркутск якларына да сөрәләр. Каторжаннарны Иркутск шәһәрендә урнашкан төрмәгә, Александровск авылындагы «Александровский централ» дип тарихка кергән төрмәгә, Черемховода урнашкан копь-рудникларга, Заларига поселениегә һәм башка җирләргә җибәрәләр. Сөрелгәннәр артыннан аларның гаиләләре дә күченгән очраклар да булган. Каторжаннар төрмәләр булган шәһәр-поселоклар тирәсендә урнашып калган.

XX гасыр башларыннан Иркутск губернасына тайга төпләп җирләрне үзләштерү, шахта-рудникларда эшләр өчен «вербовка» белән дә татарлар күпләп килә. Вербовка гасыр башында башланып XX йөзнең 70 елларына кадәр дәвам итә.

Бер гаилә бәхет эзләп үзе чыгып китсә, икенчеләре алдарак күчеп киткән туганнары, якташлары янына барып урнашкан. Урман төпләп, җир ачып, авыр хезмәт белән интексәләр дә, биредә кешене рәнҗетү, түбәнсетү азрак булган. Татарлар берләшеп, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә омтылган. Илгә язылган хатлар, килеп җиткән хәбәрләр аша, Иркутск якларында яшәгән туганнарының, таныш-белешләренең тормышлары көйләнүен ишетеп, халык килә тора. Татар халкы өчен туган җир, кендек каны тамган туфрак – сакраль урыннар. Нинди сәбәпләр белән күчеп китүләренә карамастан, шулай ук ничек кенә яшәүләренә карамастан, халык озак еллар туган авылларын, туган җирен сагынып, кире кайту турында уйлап яши.

Иркутск татарларыннан экспедиция вакытында язып алган җырларда аларның каннарына-геннарына күчкән сагышы, җирсүе чагыла, күңел халәте, тел белән әйтеп бирә алмаган уй-кичерешләре ачыла, бу халәт җырларында сакланып, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Экспедиция вакытында язып алынган җырлар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана:

Безнең авыл борма-борма,

Бер бормасы зирексез.

Туган-үскән, торган җирдән

Без китәбез ирексез.

Сандугачлар су эчәләр

Күлнең тирән җиреннән.

Кемнең китәсе килсен соң,

Үзе туган җиреннән.

Без барасы илләргә,

Бодай чәчкән җирләргә.

Бодай түгел, алтын булсын,

Җитми туган илләргә.

Иркутск өлкәсендә татарлар югалып калмый, алар бер яктан чисталыгы, эшчәнлеге белән башкаларга үрнәк булса, икенче яктан динле булуы, белемгә омтылып яшәве белән дә күпләрне сокландырган, ихтирам казанганнар. Һәр авыл, төзелүенең беренче елында булмаса да, икенче яки өченче елында мәчет салырга һәм мәдрәсә ачарга тырышкан.

Г. И. Бобкова туплаган мәгълүматлар буенча Иркутск губернасында Октябрь революциясенә кадәр 23 мәчет булган1. Иркутск өлкәсендә беренче мәчетләр XIX йөзнең беренче яртысында ачылган. В. П. Паршин үзенең сәяхәтнамәсендә шушы вакытта Биликтуйда 120 йортның өчтән берендә татарлар яшәгәнен, авылда агачтан салынган мәчет булуы турында яза2.

Иркутскиның үзендә мәчет ачылу тарихы исә турыдан-туры бертуган Шәфигуллиннар исеме белән бәйле, ул XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында Иркутскида яшәгән беренче гильдия купец, безнең мәкаләбезнең герое Шәйхулла Шәфигуллин тырышлыгы белән ачыла.

Шәйхулла Шәфигуллин турындагы беренче, иң кызыклы һәм әлегә кадәр фәндә билгеле булмаган чыганагыбыз – Акъегет авылы мәдрәсәсендә укыткан Гарифулла Хәйрулла улының 1948 елда язылган кулъязма истәлекләре3. Гарифулла Хәйрулла улы 1896 елда Заһидулла Шәфигуллин чакыру буенча Акъегет мәктәбенә җәдитчә, ягъни яңа ысул белән укытырга килгән мөгаллим. Акъегет авылы мәдрәсәсе Тау ягында гына түгел, бөтен Казан губернасына танылган җәдиди мәдрәсәләрдән була. Кулъязма авторы аның үз чорында күз уңында булган мәдрәсәләрдән булуын искәртеп: «Бер елны имтиханга Казандан Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре һәм дә Борһанеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләре һәм “Йолдыз” мөхәррире Һади Максуди кебек олугъ галимләр килеб, үзләре теләгәнчә укытыб караб тәхсин вә әфаринләр кылдылар. Бер кышны Габдеррәшид Ибраһимов белән Гобәйдулла Буби килеб, шәкертләрне үзләре сайлаб алыб имтихан кылыб зур рәхмәтләр укыб китделәр», – дип яза.

Акъегеттән киткәннән соң да Гарифулла Хәйрулла улы Шәфигуллиннар белән арасын өзми, ул Шәйхулла Шәфигуллинга якынрак, Иркутск губернасына күченә «1909нчы ел Забайкалга Верхний Удин каласында имам вә мөгаллим була».

Автор, бертуган Шәфигуллиннар белән аралашып яши, истәлекләрендә үзе күргәннәрен яза, алар турында ишеткәннәрен дә файдалана. Истәлекләрдә игътибар күбрәк гаиләдәге олы бала Заһидулла Шәфигуллинга бирелә. Автор Заһидулла Шәфигуллинның туган-үлгән елын һәм туган урынын төгәл күрсәтеп: «Заһидулла хаҗи Тау ягында Акъегет авылында 1840нчы елда туган. Вафат 1919нчы елда 28нче майда, 15нче рамазан шәрифдә», – дип яза. Истәлек бертуган Шәфигуллиннарның гаиләсе, матди хәле турында язмадан башлана: «Заһидулла хаҗи белән Шәйхулла хаҗи бертуганнар. Аталарындан ятим булыб бик фәкыйрь хәлдә калганлар. Аталары Шәфигулла бабай вафат булган көндән ашарларына икмәкләре булмагач аталарындан мирас булып калган читекләрне күршеләренә закладка салыб ярты икмәк алыб чыгыб тукланганлар. Аналары Сафура әби бик уңган, бик пакъ, тормышны ярата торган булган. Шәфигулла бабадан бик кечкенә генә өе калган, шул өйне Сафура әби эчдән дә, тышдан да балчык белән сылаб ап-пак итдереб акбур белән бик матур идеб агарта торган булган».

Автор юклыктан иза чиккән гаиләнең хәлен, уллары Заһидулланың сәүдә дөньясына кереп китүен бәян итә. Кулъязмага караганда, ул сәүдә эшенә 17-18 яшьләрендә керешә, «анасы Сафура әбидән сораб бик зур фатиха алыб» беренче тапкыр Акъегеттән чыгып китә, башта Казанга, аннан Пермьгә, соңрак Барнаулга барып җитә. Барнаулда шырпыга кытлык булганын белеп, йорттан-йортка кереп шырпы сата. Ягъни бик кечкенәдән башлап, үзе көче белән аякка баса. Барнаулда ничек сатуга керешкәнен Заһидулла хаҗи үзе сөйли торган булган: «Шырпы предлагать идеп кергән йортдан аягымда оек-чабата булганга күрә куыб чыгаралар иде. Шуның өчен иң әүвәлге файдама ике сумга аягымга күн итек алыб кидем. Шундан соң йортларга кереб шырпы белән сату итәргә бик уңгай булды». Шырпыдан соң нәрсә сатканы, капиталны ничек туплаганы турында әлеге истәлектә төгәл мәгълүмат юк. Беренче капиталны туплаганнан соң, Омск, Томск якларына барып пушнина белән сату итергә керешә. Аннан соң Иркутскига барып йөри башлый. Бертуган энесе Шәйхулла да сәүдә эшенә кушыла. Шәйхулла Шәфигуллинның туган елы төгәл билгеле түгел, якынча 1857 ел4 күрсәтелә. Иркутскига килгәндә Шәйхуллага да 17 яшьләр була (1874 ел). Гарифулла Хәйрулла улы истәлекләрендәге һәр эпизод бертуган Шәфигуллиннар турында яхшырак белергә, аларны аңларга ярдәм итә.

Бертуганнар Иркутскига алма, лимон китерәләр, Себердән пушнина алып кайталар. Гарифулла Хәйрулла улы кулъязмасында Шәфигуллиннарның сәүдәсе турында болай дип язылган: «Төб мәркәз сәүдәләре Иркутскидә булган. Иркутскидә фруктовый подвал ачканлар. Бу тарафдан бик зур возокларга төяб бик күб фрукта итә торган булганлар. Возокларына сигезәр-унар ат җикдерә торган булганлар. Возоклары үзләренеке булган. Атларны ыстансә саен алышдырыб җикдерә торган булганлар. Соңа таба үзе белән бергә борадәре Шәйхулла хаҗины алыб йөри башлаган. Ерак Сибириянең һәр шәһәрләренә барыб Байкал күле артында Верхний Удин, Чита, Хабаровски кебек һәм Амур, Лена буйларына барыб сәүдә итә торган булганлар. Кытайлар белән бик зур эш эшләгәнләр. Бу Иркутскидә йорт алганлар. Шәйхулла хаҗи җәмәгате белән Иркутскидә тора башлаган. Заһидулла хаҗи үзе көз китеб, яз көнләрендә Акъегеткә кайта торган булган. Дәүләткә ирешә башлагач да мәсҗедләр сала башлаганлар, фәкыйрь-фукарага, ятим-ятимәгә ярдәмләр итә башлаганлар».

1907 елда Иркутскиның Большой урамында (хәзерге Карл Маркс урамы, 37) өч катлы таш йорт салдыралар һәм ул 1908 елда «Торговый дом братьев Шафигуллиных» дигән исем белән ачыла. «В магазине все приказчики были мужчины-татары, одетые в европейский тип одежды, но головы их были покрыты тюбетейками. Другие же работники набирались исключительно из русских: кассирами были только женщины, а бухгалтерами, в основном, мужчины. Здесь же работала скорняжная мастерская»5.

Шәфигуллиннарның сәүдәгәр буларак дәрәҗәләре бик зур була, аларны Мәскәү, Казан, Себер сәүдәгәрләре яхшы белә. Гарифулла Хәйрулла улы истәлегендә Шәфигуллиннарга булган ихтирамның, аларның намуслылыгын раслаган бер вакыйга тасвирланган. 1895 елда Шәфигуллиннарның товарын сатырга алган сәүдәгәрләр, аларга булган 60 мең сум бурычларын түләмиләр. Шәфигуллиннарга банкротлыкка чыгу яный. Бертуганнар бурычларын түләү өчен Иркутскидагы да, Акъегеттәге дә йорт-җирләрен сату турында карарга киләләр. Шулвакыт Шәфигуллиннарга Россиядә «Меховой король» булып танылган купец Сорокоумов ярдәмгә килә: «Заһидулла бай Воскресенский хәзер Чернышевский урам буйлаб бик уйланыб кына каядыр бара икән. Шул урамда бик зур меховой магазин белән сату итүче Суракумов карт очраган да магазинларына алыб кергән дә: “Эшләрегез ничек сезнең? Эшегез бозыла икән диеб хәбәрләр таралган”, – диб сорашкан. Билгеле, Заһидулла бай да дөрестне сөйләгән. Иркутскидан килгән телеграммны чыгарыб күрсәткән. Суракумов карт әйткән: “Бер нәрсәгезне дә сатмагыз, Иркутка да телеграмм бир, анда да сатмасын. Менә сезгә эшегезне төзәтергә 40 мең сум акча бирәм. Вакытыгыз белән түләрсез”, – дигән». Сурәтләнгән вакыйга чынбарлыкта булган хәл дип уйлыйбыз. Бу сәүдәгәрләр икесе дә затлы мех белән эш итүче купецлар буларак, аларның аралашып яшәве, мех сәүдәсендә партнерлар булуы бәхәссез. Икесе дә бер үк ярминкәләргә мех алып килә.

Шәйхулла Шәфигуллин солдатка алынып, 1877-1878 елгы Рус-төрек сугышында катнашкан. Аның сугышта катнашуы турында төгәл мәгълүматыбыз юк, ул алган хәрби наградалардан чыгып кына фикер йөртәбез: «Был награжден знаком отличия Святого Георгия 4-й ст., медалью участника Русско-турецкой вой­ны, светло-бронзовой медалью в память 300-летия царствования дома Романовых»6. Сүз уңаеннан шуны да искәртү урынлы булыр: беренче награда «Знак отличия Святого Георгия 4-й ст.» бары 1877-1878 елгы Рус-төрек сугышында турыдан-туры катнашып, яу вакытында күрсәтелгән зур батырлык өчен солдатларга һәм унтер-офицерларга бирелгән. 1844 елдан әлеге награданың иноверецлар өчен махсус коелган медальоны барлыкка килгән, православный динендә булмаганнар өчен медальонның ике ягына да Россия гербы сурәте төшкән үзенчәлекле билге бирелә башлаган. Икенче награда – Рус-төрек сугышында катнашучы медале, ул өч төрле булып, ачык төстәге бронза медаль сугышта турыдан-туры катнашкан кешегә генә бирелгән. Романовлар нәселенең 300 еллыгына чыккан медаль бер генә материалдан коелган, шуңа күрә аның бронза булуын күрсәтү урынсыз булуны искә алып, материал турындагы искәртмә нәкъ икенче медальне ачыклап килә дип фараз итәбез. Романовлар нәселенең 300 еллыгына чыккан медаль Хәрби орденның отличие билгесен алганнарга да бирелгән.

Шәйхулла Шәфигуллин 1890 елда Иркутск губернаторына тапшырылган прошениедә үзе турында «Уволенный в запас армии Канонир Шайхулла Шафигуллин»7 дигән мәгълүмат бирә. Димәк, Шәйхулла Шәфигуллин сугышта артеллерия сугышчысы, тупчы булган.

Шәйхулла Шәфигуллин 1887 елда Иркутскига әйләнеп кайткан. Чөнки шушы вакыттан аның исеме Иркутск мәчете белән бәйле рәвештә телгә алына башлый. Бертуган Шәфигуллиннар 1887 елда Иркутскиның Саломат урамында ике мең сумга бер катлы бина сатып ала һәм ул бина мәчет, дөресрәге намаз йорты буларак файдаланыла башлый. Бертуган Шәфигуллиннар 1890 елда Иркутск губернаторына шәһәрдә мәчет ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр.

Беренче үтенеч кәнәгатьләндеререлми, аннан соң да кат-кат прошениеләр язып мөрәҗәгать итү алты ел дәвам итә. Бары 1896 елда гына Шәйхулла Шәфигуллинга, ул сатып алган йортны, яңа бина төзелгәнгә кадәр, мәчет буларак файдаланырга мөмкин дигән рөхсәт бирелә8. Яңа җәмигъ мәчетенең беренче бинасы 1897 елның декабрь аенда ачыла. Бу турыда Иркутск шул чорын тасвирлаган елъязма авторы Н. С. Романов болай дип яза: «На Саломатовской улице достроена магометанская мечеть, до сего времени мечетью служил обыкновенный дом. Теперь магометане будут созываться на молитву пять раз в день громкими возгласами муэдзина»9.

Иркутск шәһәрендә яшәүче информантларыбыз биргән мәгълүмат буенча Иркутскиның үзендә мәчет ачылганга кадәр дә татарлар дин кануннарын үтәп яшәгәннәр, алар гаетләргә һәм җомга намазына Пивовариха (хәзерге Новоямское) авылында төзелгән мәчеткә йөргәннәр. 1901 елда агач мәчет белән янәшә таш мәчеткә нигез салына һәм ул 1905 елның декабрь аенда сафка баса. Шунысын да әйтү урынлы булыр, бу биналар барысы да нигездә Шәфигуллиннар акчасына төзелә10. Димәк, Иркутск шәһәрендә махсус төзелгән беренче мәчет 1897 елда ачылса да, ул «намаз йорты» исеме астында 1887 елдан эшли. Хәзергә кадәр сафта булган бина 1905 елда сафка баса (кайбер чыганаклар мәчетнең 1902 елда ачылуын сөйли).

1908 елның ноябрь аенда Иркутск шәһәрендә узып барышлый Габдрәшит Ибраһимов туктала. Ул Иркутск мәчете турында болай дип язган: «Иркутски мәчете Шәфигуллиннар тырышлыгы белән төзелгән, гаять мөкәммәл, Сибириядә генә түгел, бәлки Русиядә моның мисалы сирәк табылыр гали бер мәчеттер. Мәчетнең эчке күренеше гадәти Истамбул җәмигъ мәчетләренә охшыйдыр»11.

Шәйхулла Шәфигуллин бер яктан Иркутскида мәчет ачылу өчен тырышса, икенче яктан, балаларга җәдитчә, ягъни яңача белем бирүнең башында да шушы шәхес тора. Мәчет янындагы мәдрәсә дә, кызлар өчен мәктәп тә була. Г. И. Бобкова Иркутскида кызларның да мәдрәсәдә укуын биредә белем бирерлек хатын-кызларның булмавы белән аңлата: «Интересно, что вплоть до начала XX в. медресе были предназначены только для мальчиков и юношей. Девочки, как правило, обучались элементарной грамоте у жены или дочери местного муллы. Однако за неимением грамотных женщин, Гарыф Беймуратов обучал грамоте. Таким образом, иркутским татарам никогда не было чуждо образование девочек, что соответствовало общей татарской традиции»12. Шәфигуллиннар мәктәп-мәдрәсәләрне һәр бала тиешле белем алуны күздә тотып ачалар. Әлеге шәхесләрнең иң зур максаты – татар халкын мөмкин кадәр тәрбияле, белемле итеп күрү булганлыгы аңлашыла.

Шәйхулла Шәфигуллин турында кызыклы бер истәлек режиссер Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Тумашева язган «Җилгә каршы» (Против ветра) документаль романында урын алган. Кәшифә Тумашеваның җитезлеге һәм зирәклеге, белемгә омтылышы турында ишетеп, фабрикант Шәфигуллинның кызлар өчен 1912 елда ачылган җәдит ысулы белән укыта торган мәдрәсәгә укырга чакырып өенә килүләре, кызны киләчәктә югары белем алырга Төркиягә җибәрергә ниятләре булу турында сүз бара13.

Ш. Шәфигуллин бу мәктәп-мәдрәсәләрне «ысулы җәдит» системасы белән белем бирелә торган уку йортлары буларак ача. Г. И. Бобкова аның бу мәсьәләдә Иркутск мулласы белән каршылыкка керүен дә яза: «Судя по малочисленным, но выразительным фактам, сильной личностью был и мулла Беймуратов, имевший немало сторонников в татарской общине. Он занимал твердые позиции по поводу следования традициям, нормам морали, устоявшейся системы религиозного образования, противодействовал возможному “обрусению” татар, которое связывал с развитием новой школьной системы»14. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китү урынлы булыр, бу ике кеше арасы беркайчан да яхшырмый, Бәймуратов доносы белән, сәяси гаеп ташланып, Шәйхулла Шәфигуллин 1916 елда сигез ай утырып та чыга15. Габдерәшит Ибраһимовның «Дәүре галәм» китабында сүз нәкъ шушы мулла турында бара: «Имамның күзләре май ашаган мәче күзләренә ошыйдыр. Хәрәкәт вә тынычлыгы, бөтен барлыгы мөбин дин сатлыгы – хаин булуына ишарә итә иде. Без бу адәм белән яхшы гына аралаштык, авызыннан чыккан сүзләре һәммәсе сүз саен икейөзлек вә вә хыянәттән гыйбарәт иде. Сөйләгән сүзләренең һәрбер кәлимәсе бу адәмнең ахмаклыгы вә аңгыралыгын күрсәтәләр иде»16. Гәбдерәшит бу мулладан сакланырга кирәклеген, аның белән аралашуның куркыныч булуын, имамның мәкерле асылын тиз аңлап ала: «Акыллы һәм эшмәкәр һәр кешегә моның явызлыгыннан саклану кирәклеге күренә вә ачык иде. Үзе асыл иманын бер тиен көмешкә саткан булганлыгына күрә дә, саклану вә читләшү кирәк иде. Боларны истә тотып, мин зур саклык белән генә сөйләштем»17. Бу юллардан Гәбдерәшит Ибраһимовның никадәр алдан күрүче кеше булуын күрәбез. Иркутск татарлары өчен дә, гомумән татар халкы өчен дә шулкадәр эш эшләгән кешене юк итү өчен, мулла доноска кадәр барып җитә.

Шәфигуллиннар керемнәренең күпчелек өлешен мәктәп-мәдрәсәләр һәм мәчетләр ачуга, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтүгә тоталар. Иркутск шәһәрендә сакланган йортлары буенча фикер йөрткәндә дә, Шәйхулла Шәфигуллинның шактый тыйнак яшәү рәвеше күзаллана. Любарский переулок (хәзерге Ударник) һәм Перфильевский переулок (хәзерге Пугачев) урамнары кисешкән җирдә урнашкан бер катлы йортның, Г. И. Бобкова язуынча, телефонлы йортның18, зәвыкъ белән эшләнгәнлеге күренә, әмма ул Иркутскидагы йөзләрчә йортлардан аерылып тормый. Чагыштыру өчен, Иркутскида «Кружевной дом» дип атала торган купец Шастин йорты кебек биналар да күп булган. Сүз уңаеннан, Иркутскида хәзерге вакытка кадәр бер яки ике катлы агач йортлар күп сакланган булуга игътибар иттек. В. П. Паршин үзенең сәяхәтнәмәсендә бу турыда: «Иркутск халкы таш йортлар сәламәтлеккә зыянлы дип саный, чөнки аларда һәрвакыт дым тора», – дип яза19.

Ш. Шәйхуллин тарихка беренче гильдия купец кына түгел, нәкъ менә җәдитчелек хәрәкәтенең башында торучы шәхес буларак та кереп калган. Ул җәмгыять эшләреннән дә читләшми, Иркутск мөселман җәмгыятенең мәнфәгатьләрен яклап өч тапкыр (1906-1909, 1910-1913, 1914-1917) шәһәр думасы әгъзасы булып тора.

Шәйхулла Шәфигуллинның язмышы ахырына кадәр билгеле түгел. Н. С. Романов елъязмасында 1918 елның 5 июлендә Шәфигуллинның кулга алынганлыгы хәбәр ителә: «Вчера был обыск у Шафигулина, он арестован, лошадь отобрана»20. Бөтен гомерен татар халкына багышланган шәхеснең гомере дә шул вакытта өзелгән дип уйлыйбыз. Шушы ук елъязмадан аның йорты тартып алынганлыгы да аңлашыла. Автор төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә Шәфигуллин йортын искә ала. Әмма ул йортта Шәфигуллиннарның яшәмәгәнлеге аңлашыла: «Видел в соборе американских сестер милосердия, с 7 авг[уста] помещен[ных] в доме Шафигули[на]» (1919 ел); 1920 елда Шәфигуллин йортында китапханә эшли: «7 марта в д[оме] Шафигулина на Большой ул[ице] открыта изба-читальня Политотдела 30[-й] стрелковой дивизии» (1920)21.

Шәйхулла Шәфигуллин турында эзләнүләр дәвам итә. Аның сәясәт өлкәсендәге эшчәнлегенә кагылмадык, Төркия җөмһүрияте һәм төрекләр белән багланышлары да мәкаләдән читтә калды. Бу шәхеснең һәр эшчәнлеге үз вакытында вакытлы матбугатта яктыртылган, Иркуск архивында да әлеге шәхес турында шактый материал саклана. Бу мәкаләдә әлеге шәхеснең тормыш юлын, эшчәнлеген тулысынча ачу максатын куймадык. Төп максатыбыз, укучыны уйландыру, уятып җибәрү, икенче максатыбыз, мәкаләбез киләсе тикшеренү-эзләнүләргә дә этәргеч булсын иде.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.). – Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. – С. 134.

2. Паршин В. П. Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г. – М., 1851. – С. 14.

3. Авторларның шәхси архивы. Кулъязмадан алынган өзекләрдә оригиналның тел үзенчәлекләре саклана.

4. Городские головы, гласные и депутаты Иркутской думы 1872-2011: биогр. справочник / Авт.-сост. А. В. Петров, М. М. Плотникова; отв. ред. Л. М. Дамешек. – Иркутск: Оттиск, 2011. – С. 310.

5. Иркутские повествования. 1661-1917 годы. В 2 т. / Авт.-сост. А. К. Чернигов. – Иркутск: «Оттиск», 2003. – Т. 1. – С. 145.

6. Городские головы, гласные… – С. 310.

7. Бу документлар Г. И. Бобкованың Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.) монографиясендә өстәмә буларак бирелгән (кара: Иркутск өлкәсенең дәүләт архивы, 32 ф., 1 тасв., 3146 эш, 1 кгз.

8. Бобкова Г. И. Указ. соч. – С. 140.

9. Романов Н. С. Летопись города Иркутска за 1881-1901 гг. – Иркутск, 1993. – С. 378.

10. Иркутская летопись 1661-1940 гг. / Сост., автор предисл. и примеч. Ю. П. Колмаков. – Иркутск, 2003. – С. 181.

11. Ибраһимов Габдерәшит. Дәүре галәм. – Казан: Иман, 2001. – Б. 64.

12. Бобкова Г. И. Указ. соч. – С. 166.

13. Казанские истории. – 2003. – № 21-22, 23-24.

14. Там же.

15. Городские головы, гласные… – С. 310.

16. Ибраһимов Габдерәшит. Күрс. хез. – Б. 64.

17. Шунда ук.

18. Бобкова Г. И. Указ. соч. – С. 85.

19. Паршин В. П. Указ. соч. – С. 14.

20. Романов Н. С. Указ. соч. – С. 378.

21. Там же.

 

Әдәбият исемлеге

Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.). – Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. – 219 с.

Городские головы, гласные и депутаты Иркутской думы 1872-2011: биогр. справочник / Авт.-сост. А. В. Петров, М. М. Плотникова, отв. ред. Л. М. Дамешек. – Иркутск: Оттиск, 2011. – 396 с.

Ибраһимов Габдерәшит. Дәүре галәм. – Казан: Иман, 2001. – 136 б.

Иркутская летопись 1661-1940 гг. / Сост., автор предисл. и примеч. Ю. П. Колмаков. – Иркутск, 2003. – 848 с.

Иркутские повествования, 1661-1917 годы: в 2 т. / Авт.-сост. А. К. Чернигов. – Иркутск: Оттиск, 2003. – Т. 1. – 463 с.; Т. 2. – 432 с.

Паршин В. П. Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г. – М.: Тип. Александра Семена, 1851. – 230 с.

Романов Н. С. Летопись города Иркутска за 1881-1901 гг. – Иркутск, 1993. – 542 с.

 

References

Bobkova G. I. Tatarskie obshchiny Irkutskoy gubernii (konets XIX nachalo XX v.) [Tatar communities of Irkutsk province (late 19th – early 20th century)]. Irkutsk: Izd-vo Irkut. gos. un-ta publ., 2009, 219 p.

Gorodskie golovy, glasnye i deputaty Irkutskoy dumy 1872-2011: biogr. spravochnik. Avt.-sost. A. V. Petrov, M. M. Plotnikova; otv. red. L. M. Dameshek [Petrov A. V., Plotnikova M. M. (comp.); Dameshek L. M. (ed.) Mayors, councilors and deputies of Irkutsk Duma in 1872-2011: biogr. ref.]. Irkutsk: Ottisk publ., 2011, 396 р.

Ibraһimov Gabderеshit. Dеүre galеm [Globe trotting]. Kazan: Iman publ., 2001, 136 р.

Irkutskaya letopis 1661-1940 gg. Sost., avtor predisl. i primech. Yu. P. Kolmakov [Kolmakov Yu. P. (comp., auth.) Irkutsk chronicle of 1661-1940]. Irkutsk, 2003, 848 р.

Irkutskie povestvovaniya, 1661-1917 gody: v 2 t. Avt.-sost. A. K. Chernigov [Chernigov A. K. (comp., auth.) Irkutsk narrations, 1661-1917: in 2 vol.]. Irkutsk: Ottisk publ., 2003, vol. 1, 463 p.; vol. 2, 432 р.

Parshin V. P. Opisanie puti ot Irkutska do Moskvy, sostavlennoe v 1849 g. [Description of the route from Irkutsk to Moscow compiled in 1849]. Moscow: Tip. Aleksandra Semena publ., 1851, 230 p.

Romanov N. S. Letopis goroda Irkutska za 1881-1901 gg. [A chronicle of Irkutsk city for 1881-1901]. Irkutsk, 1993, 542 p.

 

Фотосурәтләр, күрсәтелгәннән кала, авторлар тарафыннан бирелде.

The photos except as the mentioned ones are submitted by the authors of the article.

 

Сведения об авторах

Хисамов Олег Ришатович, кандидат филологических наук, заместитель директора по научной работе Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: ohisamov@mail.ru.

 

Гумеров Ильгам Гусманович, кандидат филологических наук, заведующий Центром письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: ilham05@bk.ru.

 

About the authors

Oleg R. Khisamov, Candidate of Philological Sciences, Deputy Director for Research, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ohisamov@mail.ru.

 

Ilgam G. Gumerov, Candidate of Philological Sciences, Head of the Center for Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ilham05@bk.ru.

 

В редакцию статья поступила 18.12.2019, опубликована:

Хисамов О. Р., Гомәров И. Г. Иркутск татарлары тарихында Шәйхулла Шәфигуллин (фәнни экспедиция һәм архив материаллары нигезендә) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 1. – Б. 159-169.

 

Submitted on 18.12.2019, published:

Khisamov O. R., Gumerov I. G. Irkutsk tatarlary tarikhynda Shaikhulla Shafigullin (fenni ekspeditsiya һem arkhiv materiallary nigezende) [Shaykhullah Shafigullin in the history of Irkutsk Tatars (based on a scientific expedition and archival materials)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 1, pp. 159-169.

 

Другие статьи
Документальный материал позволяет представить особенности женской фронтовой судьбы, выделить трудности, которые выпали на долю фронтовичек, специфику адаптации в послевоенный перио
Воскресить память о войне помогают письма с фронта. На основе хранящихся в фондах Госархива Республики Татарстан военных писем от женщин-фронтовичек, адресованных Председателю През
В статье представлены документы из фонда Ш. З. Ракипова, хранящегося в Государственном архиве Республики Татарстан - переписка писателя с ветеранами Великой Отечественной вой­ны и
В статье рассматривается история образования и деятельность казанского ОКБ № 16 (Особого конструкторского бюро на авиационном заводе № 16) в сфере разработки отдельных видов вооруж
На примере театральных коллективов Среднего Поволжья, изучен вклад работников культуры в становление общественного мнения местного населения в годы ВОВ. Выявлены как единообразие,
В статье приведены сведения об особенностях вербовки военнопленных тюркских национальностей в легион «Идель-Урал», сведения о структуре, вооружении и личном составе 825‑го батальон