Мортазина Л. Р. Педагог, журналист һәм мәгърифәтче Фәүзия Габдрәшит кызы Ибраһим эшчәнлеге

Fauziya Gabdrashitovna Ibragim, female education, religious upbringing, ABC book, “Sibiriya” newspaper, Turkey, “Asar-i Nisvan”, “Kadın Yazıları”.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.12.2022
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 1 2022
Ознакомительная часть статьи

УДК 929

Педагог, журналист һәм мәгърифәтче Фәүзия Габдрәшит кызы Ибраһим эшчәнлеге
Л. Р. Мортазина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге
Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Activities of a teacher, journalist and educator Fauziya Gabdrashitovna Ibragim
L. R. Мurtazina,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Аннотация
Статья посвящена жизни и деятельности Фаузии Габдрашитовны Ибрагимовой (1887-1985), одной из ярких представительниц татарской эмиграции в Турции. В начале ХХ в. она была известна в России как просветительница и журналистка, поднимавшая в своих публикациях проблемы мусульманок. В статьях, опубликованных на страницах газеты «Сибирия» и журнала «Шура» в 1912-1914 гг., ею освещались вопросы организации женского просвещения, воспитания и т. д. Она также приобрела известность как автор книги на татарском языке, посвященной кулинарии, где также представлены рецепты европейской и русской кухонь. Книга, вышедшая в 1909 г., является вторым после книги К. Насыри изданием на татарском языке, обратившим пристальное внимание на описание и способы приготовления блюд. Книга примечательна тем, что дает возможность воссоздать картину и особенности развития национальной кулинарии, культуры питания татар в начале ХХ в. Турецкий период жизни Ф. Габдрашит является наиболее продолжительным и ярким, насыщенным в творческом плане. Фаузия ханум известна в Турции как редактор одного из первых женских журналов «Asar-i Nisvan», как автор публикаций, посвященных роли и месту мусульманских женщин в обществе и семье, проблемам обучения и воспитания женщин и детей, а также вопросам обустройства быта и т. д. В формировании концепции данного издания сыграл определенную роль ее опыт в качестве автора статей на женскую тематику в татарских газетах и журналах начала ХХ в. Фаузия Габдрашит внесла свой вклад и в развитие методической науки. В 1918 г. она написала и издала в Берлине букварь для татарских детей на арабской графике, позже – книги, посвященные жизни пророков, на разных европейских языках. Кроме всего этого, Ф. Габдрашит известна в Турции как опытный педагог-практик, которая в своей педагогической деятельности много внимания уделяла вопросам обучения и воспитания на основе исламских ценностей.
Abstract
The paper deals with the life and activities of Fauziya Gabdrashitovna Ibragimova (1887-1985), one of the prominent representatives of the Tatar emigration in Turkey. In the early 20th century, she was known as an educator and journalist who raised the problems of Muslim women in her publications. Her articles published in “Sibiriya” and “Shura” journals in 1912-1914 covered the issues of organizing women’s education, personal development and others. Besides, she became famous as the author of a Tatar cookbook which contained recipes of European and Russian cuisines. The book published in 1909 is the second publication in Tatar after K. Nasyri’s book that focused on descriptions and ways of dish cooking. Remarkably, the book allows us to recreate the picture and peculiarities of the national cuisine development and the food culture of Tatars in the early 20th century. The Turkish period of F. Gabdrashit’s life is the longest, brightest, and the most eventful one in terms of work. Fauziya khanum is known in Turkey as the editor of one of the first journals for women called “Asar-i Nisvan” and the author of publications devoted to the role and place of Muslim women in society and family, the problems of education and personal development of women and children, as well as issues of daily life arrangement, etc. Her experience as the author of women-related articles in Tatar newspapers and journals in the early 20th century played a certain role in the formation of the journal’s concept. Besides, Fauziya Gabdrashit made her contribution to the development of methodical science. In 1918 in Berlin, she wrote and published her ABC book for Tatar children in Arabic script and then the books in various European languages devoted to the life of prophets. Apart from all that, F. Gabdrashit is renowned in Turkey for her being an experienced practitioner teacher. In her pedagogical activities, she focused extensively on issues of education and upbringing based on Muslim values.
Ключевые слова
Фаузия Габдрашитовна Ибрагим, женское образование, религиозное воспитание, букварь, газета «Сибирия», Турция, «Asar-i Nisvan», «Kadın Yazıları».
Keywords
Fauziya Gabdrashitovna Ibragim, female education, religious upbringing, ABC book, “Sibiriya” newspaper, Turkey, “Asar-i Nisvan”, “Kadın Yazıları”.

ХХ гасыр татар мөһаҗирәтенең иң күренекле вәкилләре арасында исеме соңгы вакытларда киң җәмәгатьчелеккә кайтарылган Фәүзия Ибраһим да бар. Ул – милләт һәм дин өчен көрәшкән татар каһарманы, җәмәгать эшлеклесе, дин галиме, сәяхәтче, журналист һәм язучы Габдрәшит Ибраһимовның кызы. Фәүзия Ибраһим (шулай ук Фәүзия Габдрәшит, Фәүзия Истанбул, Фәүзия Габдрәшит Догрул (ире фамилиясе буенча) буларак та билгеле) – Төркиядә яшәп, гомерен халыкны мәгърифәтле итүгә багышлаган татарларның берсе. Россиядә, ХХ гасыр башы татар җәмәгатьчелеге арасында, Фәүзия ханымның исеме тирән белемле, киң фикерле журналист, аш-су әзерләү серләре һәм хуҗалык алып бару үзенчәлекләренә багышланган китаплар авторы буларак яхшы билгеле булган.
Фәүзия Ибраһим 1887 елда дөньяга килә1. Гаиләсе белән бергә, Петербургны калдырып, чит илгә китәргә мәҗбүр була2. Шуннан соңгы тормышы нигездә Төркия мәмләкәте белән бәйле булса да, әтисе кебек үк кызыксынучан, сәях җанлы Ф. Ибраһим үз гомерендә дөньяның күп илләрендә була. Кайбер мәгълүматларга караганда, Фәүзия Берлин университетында белем алган3. 1917 елда Берлин шәһәреннән Төркиягә күченеп килә, 1920 елда Топкапыда әтисе төзегән мәктәптә укыта һәм озак еллар дәвамында мөдирлек итә4. Кызганычка каршы, Төркиядәге нәсел дәвамчылары, аерым алганда, энесенең оныгы Нәслихан Арул Аксой хәбәр итүенчә, Ф. Ибраһимның вафатыннан соң, аның үзенең тормышына һәм гаиләсенә караган күп кенә фото һәм документлар юк ителә. Ләкин Фәүзия Габдрәшитнең Төркиядәге журналистлык эшчәнлеге, аерым алганда, «Asar-i Nisvan» («Kadın Yazıları») журналын чыгарудагы хезмәте төрек тикшеренүчеләре тарафыннан шактый тәфсилле өйрәнелгән5. Әлеге мәкалә кысаларында без Ф. Ибраһимның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, карашлары турында авторның басылып чыккан китапларына һәм татар матбугатында дөнья күргән язмаларына, шулай ук төрек телендәге хезмәтләргә таянып фикер йөртәбез.
Фәүзия Ибраһимның 1909 елда Казан шәһәрендә дөнья күргән «Аш остасы. Ханымнарга һәдия» китабы татарларны ХХ гасыр башы рус һәм Европа халыкларының аш пешерү традицияләре белән таныштыручы беренче татар китабы булып тора6. 1915 елда ул кабат басыла7. Каюм Насыйриның 1893 елда язылган, нигездә татар, шулай ук төрек, фарсы, үзбәк милли ашларын туплаган «Иршад әл-Әтбиха» китабыннан аермалы буларак8, Ф. Ибраһим татар халкының ашчылык өлкәсендәге гадәтләрендә моңарчы киң урын алмаган ризыкларны, мөселман булмаган халыкларның ашларын да тәкъдим итә. Ләкин әлеге рецептларны урнаштырганда, ул аларның татарлар тарафыннан кулланыла алу мөмкинлекләрен истә тотып эш итә, «Ошбу китапта мөселман вә Яурупа ашларының иң мәшһүр вә мәкъбульләре (кабул ителгән, яхшы дип табылган. – Л. М.) җыелып, ахырда госманлы-төрек ашларын пешерү тарикы (юл, ысул. – Л. М.) дәхый гыйлавә ителде (тагын да өстәмә, кушымта итеп бирелде. – Л. М.)», – дип белдерә9. Шул рәвешле, автор башка диндәге халыкларның иң яхшы, кулай дип тапкан аш-суларын ислам дине кануннары күзлегеннән чыгып барлый һәм тәкъдим итә. Китапның беренче басмасын әзерләүдә ул татарлар өчен артык билгеле булмаган Е. Молоховец, И. Уварова, Е. Новикова, шулай ук төрек авторларының китапларыннан файдалана10.
Ф. Ибраһим милләттәшләребезне башка халыкларның аш-сулары һәм аларны әзерләү серләре белән якыннан таныштыру белән бергә, аларның туклануларында төрлелекне арттыруны да максат иткән. Авторның билгеләп үтүенчә, ул «кешенең сихәте өчен иң зур ярдәмче булган ашау һәм эчү мәсьәләсендә бик күп кимчелекләр, исраф итүләр» күп булу сәбәпле, әлеге китапны язуга алына11. «Аш остасы» китабы турында шул заманның татар газеталарында байтак мәгълүмат табарга мөмкин. Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасы аны «бик күп төрле ашларны хәзерләү вә пешерүне ачык татарча телдә үгрәтмештер. Аш пешерү эше илә шөгыльләнергә яраткан ханымнарга вә кызларга», дип тәкъдим итә12. Бу китап, ХХ гасыр башында татар милли аш-су әзерләүнең үзенчәлекләрен, әлеге тармакның торышын һәм үсешен, татарларның нинди ризыкларга өстенлек бирүләрен, аш пешерүдә нинди компонентлардан файдалануларын, гомумән алганда, татар аш-су традицияләренең байлыгын, туклану культурасын күз алдына китерергә, шул ук вакытта бүгенге көндә мөселман ашларын яратучылар өчен аерым рецептларны куллану мөмкинлеген дә бирә. Әлеге китапның хәзерге графикага күчерелеп, татар һәм рус телләрендә кабат басылып чыгуы Ф. Ибраһимның исемен киң җәмәгатьчелеккә танытуда мөһим эшләрнең берсе булды.
Ф. Ибраһим, хатын-кызларны хуҗалык эшләренә өйрәтү, җиңеләйтү максатын күздә тотып, 1911 елда «Кер юу һәм аларны саклау» дигән китапны әзерләп бастыра13. Ул да халык арасында киң таралган дип әйтсәк, һич тә ялгыш булмас, чөнки хатын-кызны төрле һөнәрләргә, кул эшләренә, хуҗалык эшләренә өйрәтү, аларны башкаруга заманча якын килү, мөмкин кадәр яңа технологияләр куллану һәм шул рәвешле аның гаиләдәге хезмәтен һәм хәл-әхвәлен җиңеләйтү ХХ гасыр мәгърифәтчеләре алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрдән саналган. Шуны да ассызыклап үтү мөһим: аш-су һәм аны әзерләү ысуллары, дөрес туклану серләре һәм хуҗалык эшләрен тәртипле башкару турында язу Фәүзия Ибраһим эшчәнлегенең бер ягы гына. Беренче чиратта ул хатын-кыз мәгарифе, мөселман хатыннарының җәмгыятьтә урыны кебек мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр авторы буларак билгеле. Бу язмаларны Фәүзия ханым Истанбулдан җибәреп торган. Томск шәһәрендә дөнья күргән «Сибирия» газетасында, мәсәлән, аның бу темаларга багышланган берничә мәкаләсе урын алган.
«Истанбулдан мәктүб» (1912 ел) дигән мәкаләдә Ф. Истанбул (имзасын шулай күрсәтә) нигездә хатын-кызларның проблемаларын яктырткан һәм ханымнар мәнфәгатен кайгырткан «Сибирия» газетасы чыга башлауга үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Мондый басманың, аның фикеренчә, аеруча ватаннарыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган ханымнар өчен әһәмиятле, чөнки газета аша илдәге хатын-кызларның хәл-әхвәле белән танышырга, тормышларын күзәтеп барырга мөмкин. Автор кыз балаларны укыту турында фикерләре белән дә уртаклаша. Аныңча, татар кызлары өчен гадәти мәктәпләр ачу бик әһәмиятле: «безнең өчен хәзергә бәләкәй шәһәрләрдә вә авылларда иттифак берлән армый-талмый тырышучылар гимназия вә курсларда укучылардан да әһәмиятлерәк дип беләмез; чөнки ибтидаи тәхсил күргәннән (башлангыч белем. – Л. М.) соң, аръягына үзләре үк тырмаша башлаячакларына әминмен (ышанычлы. – Л. М.)»14.
1913 елда «Шура» журналында басылып чыккан «Мөслимәләр өчен мәктәп» исемле мәкаләсендә Ф. Ибраһим хатын-кыз мәгарифе үсешенең нәтиҗәлелеген тәэмин итүнең иң мөһим шартларыннан берсе булган гыйлемле укытучылар әзерләү мәсьәләсенә туктала һәм 1913 елның мартында үзе ачкан шундый мәктәпнең эчтәлеге белән журнал укучыларын таныштыра. Бу мәктәптә төп гыйлемнәрдән тыш, балалар тәрбиясе, мөгаллимәлек һәм йорт эчендә табибәлек, аш пешерү, тегү-чигү кебек гаиләдә бик кирәк булган һөнәрләр дә өйрәтелә. Мәктәпкә чит илләрдән дә укучылар килүе көтелә. Укучыларга ихтыяри рәвештә татар, гарәп, инглиз һәм рус телләре, музыка дәресләре укытыла. Төп максаты «галәм исламга тәрбияле вә мәгълүматлы аналар бирүдән гыйбарәт» булган бу мәктәпнең идарәсендә Истанбулның могътәбәр ханымнары була15. Шул рәвешле, автор бу мәкаләсе белән «Шура» журналы укучыларын төрле җирләрдә яшәүче мөселман хатын-кызларының хәле, проблемалары, мәгариф үсешенең торышы белән дә таныштыра.
Фәүзия Ибраһим, педагог буларак, мәктәпләрнең эшен оештыру белән генә түгел, уку-укыту барышын методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнгән. Аның 1918 елда Берлинда татарларны гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәтү өчен «Әлифба» китабы басылып чыга16. Автор үзе билгеләп үткәнчә, әлеге әлифбаны әзерләүдә ике максат күздә тотылган: «мөмкин кадәр яшүсмерләрнең беренче дәресләрен җиңеләйтү вә дәресләрне күңел ачарлык рәвештә үткәрү; мәктәп дәресләренең беренче көнендә үк шәкертләрдә ана телен тәрәккыйсенә гайрәт итү»17. Ф. Ибраһим әле яңа гына мәктәптә укырга-язарга өйрәнә башлаган сабыйларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү мөһим, шуңа да мәктәп дәреслекләре шатлык тудырырлык итеп эшләнергә, авыр йөк булмаска тиеш дип саный һәм шул принципны үз әлифбасын төзегәндә дә күз алдында тота. Дәреслекнең теленә килгәндә, автор аны «мөмкин кадәр саф халык телендә булуына» тырышкан18.
Әлифба зәвык белән, заманча, төсле рәсемнәр кертеп төзелгән. Әлбәттә, рәсемнәрнең бирелешендә төрлелек күзәтелә: кайбер рәсемнәр чын татар тормышын яктыртса (мәсәлән, 68нче биттә сурәтләнгән Сөембикә манарасы, 60нчы биттәге «Мәктәп» текстына бирелгән рәсем), күпчелеге европача яңгыраш алганнар. Биредә китапның басылган урынын, аны әзерләүдә катнашкан рәссам һәм башка факторларны истә тотарга кирәк. Әсбапта әлифбалар алдына куела торган төп методик таләпләр үтәлгән, автор үзе билгеләгәнчә, материал җиңелдән авырга таба урнаштырылган. Әлифбаның беренче өлеше хәрефләрне танырга һәм укырга өйрәтүгә багышланса, икенче өлеше уку күнекмәләрен ныгытуны максат иткән уку китабы рәвешендә төзелгән: анда балаларның психологиясен, кызыксынуларын истә тоткан шигырь һәм кечкенә хикәяләр, бу яшьтәге балалар белергә тиешле кайбер догалар, дини эчтәлекле текстлар, бәйрәмнәргә багышланган мәгълүматлар бирелгән. Бу әсбапны бүген дә, беркадәр заманга яраклаштырып, татар балаларын гарәп язуына өйрәтүдә файдалану мөмкинлеген карау дөрес булыр.
Фәүзия Ибраһим гомере буена нәшрият эше белән шөгыльләнгән, публицистик хезмәтләр язган. Ул Төркиядә яшәү чорында да заманы өчен иң актуаль булган хатын-кыз мәсьәләләренә битараф кала алмаган. Аның төрек ханымнары өчен беренчеләрдән булып 1925 елда «Asar-i Nisvan» дип аталган махсус журнал ачуы билгеле. Ул 1926 елда «Kadın Yazılari» итеп үзгәртелә, Фәүзия Габдрәшит аның хуҗасы була һәм җаваплы директор вазыйфасын үти. Барлыгы 28 саны басылып чыга. Бу басманың төп максаты хатын-кызларны укуга, белем алырга әзерләү һәм мәгърифәтле итүдән гыйбарәт була. Журналның беренче өлешендә сәяси, әдәби, тарихи, әхлакый һәм социаль мәсьәләләргә караган язмаларга урын бирелсә, икенче өлеше йорт эшләре, бала тәрбиясе, хатын-кызның сәламәтлеге һәм матурлык серләре, мода, спорт, аш-су рецептлары, рекламага багышлана була19. Гомумән алганда, бу журналның дөньяга килүендә ХХ гасыр башы татар матбугатының йогынтысы зур булган дип уйларга тулы җирлек бар. Моңа Ф. Габдрәшитнең хатын-кыз проблемаларын яктырткан татар газета һәм журналлары, аерым алганда, «Сибирия» газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итүен сәбәп итеп күрсәтергә мөмкин. Шулай итеп, төрек ханымнары өчен тәгаенләнгән «Asar-i Nisvan» журналын чыгаруда татар матбагачылык традицияләре нигез итеп алынган, Фәүзия ханым татар җәмгыяте шартларында формалашкан модельне төрек мохитенә яраклаштырып кулланган.
Фәүзия Габдрәшит кызының мәкаләләре журналның һәр санында диярлек басылып килгән20. Автор хатын-кызның төп вазыйфасын милли рухта балалар тәрбияләүдә күрә. Мондый бала киләчәктә үзе яшәгән мәмләкәтнең мәгарифе, икътисады үсешенә өлеш кертергә тиеш. Моның өчен хатын-кыз белемле, алдынгы карашлы, заманча фикерләүче ана һәм бик яхшы хуҗабикә булырга тиеш, шуңа күрә кызлар тәрбиясендә төп игътибарны шуңа бирергә кирәк. Журнал ханымнарга әлеге юнәлештә юл күрсәткән21. Шулай итеп, Ф. Ибраһим мөселман хатын-кызын заманча, белемле, ир-атлар белән бер дәрәҗәдә хокуклы, сәнгатьтә, әдәбиятта, мәгарифтә үз сүзен әйтә ала торган, акыл дәрәҗәсе белән башкалардан калышмаган зат итеп күрергә теләгән.
Төркия мәмләкәте җитәкчесе Мостафа Кәмал Ататөрек, идарәсенең беренче елларында ук, төрек ханымнарының җәмгыятьтәге урынына, аларның хокуклары мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Шуңа да, төрек галимнәре бәяләвенчә, бу чорның иң әһәмиятле матбугат чараларының берсе булган «Asar-i Nisvan» журналының барлыкка килүе беренче чиратта илдәге вазгыять белән бәйле була22. Чынлыкта ул биредә Россиядәге татар хатын-кыз җәмәгать эшлеклеләренең традицияләрен дәвам итә.
Журнал битләрендә Ф. Габ­дрә­шит­нең хатын-кыз әдәбияты турындагы фикерләре дә чагылыш таба. Хатын-кыз әдәбияты дигәндә, без алар тарафыннан язылган әдәби әсәрләрне күздә тотабыз, ди ул, тик Көнбатышта бу атама белән ханымнарга файда китерә алган һәрбер әдәби текстка әйтәләр. Автор, чагыштырып, илнең төп нигезен аның икътисады, медицинасы һәм мәгарифе алып тора, дип яза. Гаиләдә бу вазыйфалар өчен хатын-кыз җавап бирә. Димәк, ул – гаиләнең иң әһәмиятле әгъзасы булып тора23.
Журналда Фәүзия ханымның сеңлесе Кадрия Габдрәшит кызы мәкаләләре дә дөнья күрә. Моннан тыш, Фәүзия Габдрәшитнең төрек телендә башка басмалар әзерләүдә катнашуы мәгълүм24.
Фәүзия ханым чит телләр өйрәнүгә дә зур тырышлык күрәткән, татар, төрек телләреннән тыш, француз, рус һәм инглиз телләрен бик яхшы белгән. Әлеге белемнәрен ул дини-мәдәни мирасны саклау һәм таныту максатында уңышлы файдаланган. Мәсәлән, аның инглиз һәм француз телләрендә балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр тормышын сурәтләгән китапчыклар язуы, 1949 елда Каһирәдә француз телендә дөнья күргән китабының25 шактый ыгы-зыгы тудыруы билгеле26. Мәгърифәтче ханым Америка һәм Европа хатын-кыз матбугаты белән даими танышып барган, киң фикерле зат буларак, әтисе кебек, дөньядагы сәяси мәсьәләләр белән дә кызыксынган. Күп мәсьәләләрдә әтисенең фикерләрен куәтләгән.
Ул Төркия белән Италия арасындагы сугышка мөнәсәбәтле язылган бер мәкаләсендә максаты сугышның төрек хатыннарына тәэсирен сурәтләү булса да, аерым сәяси моментларга тукталып китә. Мәсәлән, аларның бик актив булуларын, төрле юллар белән ирләренә ярдәм итәргә тырышуларын, фидакарьлекләрен ассызыклый; ә Төркиядә яшәүче татар ханымнарын, аның фикеренчә, бу яктан артык мактап булмый: «төрекләрнең бик күп гадәтләрен вә телләрен кабул итсәләр дә, мондый баһадирлык сыйфатларын ала алмаганнар. Ирләр арасында ару гына уяулары булса да, хатыннары һаман йоклыйлар. Русиядәге татар хатыннары кебек үк, ашап-эчеп, гайбәт сөйләп йөрүдән бушамыйлар. Алар төрек дөньясына да кермәгәннәр, татар дөньясында ни булып ятканын да белмиләр. Исламияткә бер тиенлек файда китермичә, балаларын яхшылап укытмыйча, хәтта арурак бер нәсел дә калдырмыйча, фәкать мөһаҗирлек илә генә, әллә ни алдап, җәннәткә кермәкче булып йөриләр. Җитмәсә, ысул җәдит укуы, рус мәктәпләренә керү, эшләпә кию илә гаепләп, Русия татарларын диннән дә чыгарып ташлыйлар». Автор мәгърифәтче буларак, бу мәсьәләне хәл итүнең иң мөһим юлларыннан берсе итеп хатын-кызларга белем бирүне күрә: «Моның сәбәбе наданлык икәнен аңлап, карчыклары да хәзер укырга тиеш булганын кат-кат сөйлиләр. Вә балаларымызны укытмыйча, дошманнан саклану мөмкин түгел, диләр. Язу таныган кешедән газета хәбәрләре сорашып, итальяннарны каргый-каргый тыңлыйлар»27. Әлбәттә, шундый ук фидакарьлекне ул татар ханымнарында да күрергә тели.
Әтисе белән сәяхәт иткән вакытында, Ф. Ибраһим төрле илләрдәге җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге белән танышырга омтылган28, читтә яшәгән татарларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Мәсәлән, 1947-1949 елларда аның Каһирәдә Галимҗан Идриси29 белән берлектә дусты, авыр хәлдәге Муса Бигиевны йортсыз-җирсез фәкыйрьләр йортына урнаштыруы билгеле30. Әлеге фактка төгәллек кертеп, М. Бигиевның тормыш юлын һәм эшчәнлеген җентекләп өйрәнгән А. Хәйретдинов аның 1949 елның июнь аенда «Өммел-Мөхсин гаҗизләр ханәсенә» билгеләнүе, гомеренең соңгы айларын шунда үткәрүе турында яза31. Бигиевнең бай шәхси китапханәсе, Фәүзия Габдрәшит тәкъдиме белән, Төркиянең Каһирәдәге дипломатик хезмәтенә тапшырыла32. Галимнең васыяте буенча, Фәүзия ханым әлеге кыйммәтле мирасны Финляндиягә алып килә, соңыннан ул Төркиянең Милли китапханәсендә урын ала33.
Ф. Ибраһимга озын һәм бәрәкәтле гомер кичерү насыйп була. Озак еллар буена ул матбагачылык эше белән шөгыльләнә, мөселман хатын-кызларының тормышын сурәтли, проблемаларын яктырта. Шактый олыгаеп, әмма ачык акыл һәм фикерләү сәләтен саклаган хәлдә, 1985 елда 98 яшендә вафат була. Төрки-татар дөньясын, мөселман ханымнарының мәнфәгатьләрен кайгырткан, аларның хокук һәм ирекләрен саклау һәм яклауны максаты итеп куйган олуг мәгърифәтче үзеннән соң зур рухи байлык калдыра. Аның тормышы, фикерләре, язган күпсанлы хезмәтләре, төрки-татар мәгарифе, журналистикасы, китапчылыгы үсешенә керткән өлеше тулаем, төрле яклап өйрәнүне көтә. Фәүзия Габдрәшит Ибраһим – ватаннан читтә яшәп, миллилекне, татар халкының гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәни традицияләрен гомере буенча саклап калган, үз милләтенә хезмәт иткән, ислам динен танытуга, төрек-мөселман мәдәнияте үсешенә сизелерлек зур өлеш керткән могътәбәр затларыбызның берсе буларак каралырга, һичшиксез, лаеклы.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Neslihan Arul Aksoy. Abdürreşit İbrahim’in Kızı FevziyeAbdürreşit ve Asar-ı Nisvan Mecmuası // Japonya Seyyahı Abdürreşit İbrahim’in İzinde. – İstanbul: Doğu Kütüphanesi, 2020. – S. 127.
2. Неслихан Арул Аксой. Точка пересечения народов: Урало-Поволжье и пример изучения исторической судьбы урало-волжских народов с точки зрения интеллигенции: Абдуррашид Ибрагим, его семья и тоска по Родине // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2017. – № 7. – С. 224.
3. Ибраһимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казан: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. – Б. 7.
4. Neslihan Arul Aksoy. Күрс. хезм. – Б. 128.
5. Mehtap Kaya. Atatürk dönemi magazin dergiciliği ve sosyo kültürel dönüşüme etkisi. Doktora Tezi. – Ankara, 2014. – 268 s.; Müzeyyen Altunbay. Cumhuriyetin ilk yillarinda kadin mecmualarininrolü ve Âsâr-i nisvân mecmuasi // Turkish Studies. International Periodical For the Languages, Literature and History of Turkish or Turkic. – Vol. 8/13 Fall. – 2013. – S. 455-467; Neslihan Arul Aksoy. Күрс. хез. – Б. 125-152; Uludağ Karabacak, Elif. Erken Cumhuriyet Dönemi Kadın Dergilerinden Asar-ı Nisvan'da Kadının Sunumu. – İstanbul: Mimar Sinan Güzel Sanatlar Üniversitesi, 2012.
6. Ибраһимова Ф. Аш остасы. Ханымнарга һәдия. – Казан: Әхмәдгәрәй Хәсәни вә ширкәсе, 1909. – 246 б.
7. Ибраһимова Ф. Аш остасы. Ханымнарга һәдия. – Казан: Әхмәдгәрәй Хәсәни вә ширкәсе, 1915. – 152 б.
8. 2015 елда К. Насыйриның «Иршад әл-Әтбиха илә Истихзар әл-Әтгыйма, ягъни кагыйдәчә тәгам әзерләмәк бәянында бер фәндер» (Казан, 1893, 30 б.) дигән китабы хәзерге татар язуына күчереп, кабат бастырылып чыгарылды: Насыйри К. Иршад әл-Әтбиха. – Казан: Познание, 2015. – 48 б.
9. Ибраһимова Ф. Аш остасы. Ханымнарга һәдия. – Казан: Әхмәдгәрәй Хәсәни вә ширкәсе, 1915. – Т. б.
10. Ибраһимова Ф. Аш остасы. Ханымнарга һәдия. – Казан: 1909. – Б. 5.
11. Шунда ук.
12. Бәянелхак. – 1909. – 20 октябрь.
13. Ибраһимова Ф. Кер юу һәм аларны саклау. – Казан, 1911. – 20 б.
14. Истанбул Фәүзия. Истанбулдан мәктүб // Сибирия. – 1912. – 13 май.
15. Габдрәшит Ф. Мөслимәләр өчен мәктәп // Шура. – 1913. – № 15. – Б. 3.
16. Шмельцер, Ибраһим Ф. Г. Әлифба. – Берлин: 1918. – 100 б.
17. Шунда ук. – Б. 2.
18. Шунда ук. – Б. 2.
19. Mehtap Kaya. Күрс. хезм. – Б. 109.
20. İstanbul Kütüphanelerindeki Eski Harfli Türkçe Kadın Dergileri Bibliyografyası. 1869-1927. – İstanbul, 1993. – 390 s.
21. Mehtap Kaya. Күрс. хезм. – Б. 110.
22. Müzeyyen Altunbay. Күрс. хезм. – Б. 458.
23. Шунда ук. – Б. 461.
24. Ибраһимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казан: Познание, 2017. – Б. 8, 13.
25. Fawzie Abdel Rechid. La Vie Du Prophète Mohammed. – Le Caire, 1949.
26. Neslihan Arul Aksoy. Күрс. хезм. – Б. 129.
27. Истанбул Фәүзия. Төркия-Италия сугышы вә төрек ханымнары // Сибирия. – 1912. – 29 июль.
28. Ибраһимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казан: Познание, 2017. – Б. 12-13.
29. Галимҗан Идриси (1887-1959) – җәмәгать эшлеклесе, журналист, татар мөһаҗире.
30. Үтәбай-Кәрими Р. Исламиятнең бөек газизе. Электронный ресурс. Режим доступа: http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_5018.html.
31. Хəйретдинов А. Г. Муса Бигиев тормышының соңгы еллары. Япония-Һиндыстан-Төркия-Мисыр // Научное наследие и общественная деятельность братьев Максуди. Материалы Международной научной конференции, приуроченной к 150-летию А. Максуди и 140-летию С. Максуди (Казань, 7 декабря 2018 г.). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – С. 398, 400.
32. Шунда ук. – Б. 399.
33. Хайрутдинов А. Г. Хаджнаме Мусы Бигиева. «Из России, можно сказать, я один...» // Ислам в современном мире. – 2016. – Т. 12. – № 3. – С. 27-28.

Әдәбият исемлеге
Ибраһимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия. – Казань: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. – 234 с.
Неслихан Арул Аксой. Точка пересечения народов: Урало-Поволжье и пример изучения исторической судьбы урало-волжских народов с точки зрения интеллигенции: Абдуррашид Ибрагим, его семья и тоска по Родине // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2017. – № 7. – С. 216-226.
Үтәбай-Кәрими Р. Исламиятнең бөек газизе. Электронный ресурс. Режим доступа: http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_5018.html.
Хəйретдинов А. Г. Муса Бигиев тормышының соңгы еллары. Япония-Һиндыстан-Төркия-Мисыр // Научное наследие и общественная деятельность братьев Максуди. Материалы Международной научной конференции, приуроченной к 150-летию А. Максуди и 140-летию С. Максуди (Казань, 7 декабря 2018 г.). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – С. 376-403.
Хайрутдинов А. Г. Хаджнаме Мусы Бигиева. «Из России, можно сказать, я один...» // Ислам в современном мире. – 2016. – Т. 12. – № 3. – С. 25-50.

References
İstanbul Kütüphanelerindeki Eski Harfli Türkçe Kadın Dergileri Bibliyografyası. 1869-1927 [Bibliography of Old Turkish Women's Magazines in Istanbul Libraries. 1869-1927]. Istanbul, 1993, 390 p.
Mehtap Kaya. Atatürk dönemi magazin dergiciliği ve sosyo kültürel dönüşüme etkisi. Doktora Tezi [Journalism of the Ataturk period and its impact on socio-cultural transformations. Doctoral dissertation]. Ankara, 2014, 268 p.
Müzeyyen Altunbay. Cumhuriyetin ilk yillarinda kadin mecmualarininrolü ve Âsâr-i nisvân mecmuasi [The role of women's magazines in the early years of the republic and the Âsâr-i nisvân magazine]. IN: Turkish Studies. International Periodical For the Languages, Literature and History of Turkish or Turkic. Vol. 8/13 Fall, 2013, 455-467.
Neslihan Arul Aksoy. Abdürreşit İbrahim’in Kızı Fevziye Abdürreşit ve Asar-ı Nisvan Mecmuası [Abdurreshit Ibrahim's daughter Fevzie Abdurreshit and Asar-ı Nisvan magazine]. IN: Japonya Seyyahı Abdürreşit İbrahim’in İzinde [In the footsteps of the Japanese traveler Abdurreshit Ibrahim]. İstanbul: Doğu Kütüphanesi publ., 2020, pp. 125-152.
Uludağ Karabacak, Elif. Erken Cumhuriyet Dönemi Kadın Dergilerinden Asar-ı Nisvan'da Kadının Sunumu [Representation of women in Asar-ı Nisvan, one of the women's magazines of the early republican period]. Istanbul: Mimar Sinan Güzel Sanatlar Üniversitesi publ., 2012.
Ibragimova F. Master kulinarii: podarok dlya dam = Ash ostasy: hanymnarga һediya [Cooking Master: Gift for Ladies]. Kazan: Izd-vo “Poznanie” Kazanskogo innovatsionnogo universiteta publ., 2017, 234 p.
Neslihan Arul Aksoy. Tochka peresecheniya narodov: Uralo-Povolzhye i primer izucheniya istoricheskoy sudby uralo-volzhskih narodov s tochki zreniya intelligentsii: Abdurrashid Ibragim, ego semya i toska po Rodine [Meeting point of the peoples of the Ural-Volga region and a case study of historical fate of the Ural-Volga peoples in regard to the intelligentsia: Abdurrashid Ibragim, his family and homesickness]. IN: Iz istorii i kultury narodov Srednego Povolzhya [Excerpts on the history and сulture of peoples of the Middle Volga region], 2017, no. 7, pp. 216-226.
Utebay-Kerimi R. Islamiyatnen beek gazize [Great representative of the Muslim world]. On-line. Available at: http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_5018.html.
Khayrutdinov А. G. Poslednie gody zhizni Musy Bigieva. Yaponiya-Indiya-Turtsiya-Yegipet [The last years of Musa Bigiev’s life. Japan-India-Turkey-Egypt]. IN: Nauchnoe nasledie i obshchestvennaya deyatelnost bratyev Maksudi. Materialy Mezhdunarodnoy nauchnoy konferentsii, priurochennoy k 150-letiyu A.Maksudi i 140-letiyu S. Maksudi (Kazan, 7 dekabrya 2018 g.) [Scientific heritage and social activities of Maksudi brothers. Materials of the International Scientific Conference dedicated to the 150th anniversary of A. Maksudi’s birth and the 140th anniversary of S. Maksudi’s birth (Kazan, December 7, 2018)]. Kazan: Institut istorii im. Sh. Mardzhani AN RT publ., 2019, pp. 376-403.
Khayrutdinov А. G. Hadzhname Musy Bigieva. “Iz Rossii, mozhno skazat, ya odin...” [Khayrutdinov А. G. Musa Bigеev’s Haj story. “I may be said to be the only one from Russia…”]. IN: Islam v sovremennom mire [Islam in the modern world], 2016, vol. 12, no. 3, pp. 25-50.

Сведения об авторе
Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru

About the author
Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru

В редакцию статья поступила 24.09.2021, опубликована:
Мортазина Л. Р. Педагог, журналист һәм мәгърифәтче Фәүзия Габдрәшит кызы Ибраһим эшчәнлеге // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 1. – С. 177-186.

Submitted on 24.09.2021, published:
Murtazina L. R. Pedagog, zhurnalist һуm mуgrifуtche Fаuziya Gabdrashit Ibraһim eshchenlege [Activities of a teacher, journalist and educator Fauziya Gabdrashitovna Ibragim]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 1, pp. 177-186.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Цель статьи – изучить факторы, под воздействием которых формировался репертуар музыкальных театров Южного Урала в 1946-1956 гг. Территориальные рамки исследования определяются гран
Целью данной статьи является анализ развития системы здравоохранения в период становления советской власти на территории Казахстана.
Изучить деятельность сельских школ Чкаловской (Оренбургской) области по выполнению закона о всеобщем обязательном обучении детей школьного возраста в годы Великой Отечественной вой
Две заметки по изучению этнокультурной ситуации в золотоордынском городе Маджаре и на его периферии
В статье предпринимается попытка рассмотреть особенности участия представительниц правящих династий тюрко-монгольских государств XIII-XVII вв. в суде.
Статья посвящена публикации документов русско-ногайских отношений за 1583-1585 гг.