Мөхәммәтҗанова Л. Х. Татар дастанында тарих, миф һәм эпик контаминацияләр гармониясе

История татар уходит в глубокую древность, что отчетливо запечатлено в татароязычном эпосе. «Кахарман Катил» – образец дастанного эпоса, сформировавшийся в более позднее время, хранивший в себе исторические сведения о большой миграции населения, о некоторых причинах расселения этноса на разных территориях земли, о взаимовлияниях генетически родственных и соседних культур, о ранних взаимосвязях народов и традиций. Созданная в дастане эпическая картина отражает крупные исторические события и большие идеологические воззрения, совмещает социально-экономические и исторические контакты этнически разных народов  – иранцев и тюрков. История, мифы и эпические коллизии, находясь в удивительной гармонии в сюжете дастана, с легкостью переносятся через века в период активного распространения «Кахарман Катил» среди населения. Начиная с рукописей, относящихся к XVIII в., и до многократных и многотиражных изданий в начале XX в. дастан «Кахарман Катил» в жизни народа был не только духовной пищей, но и на решающем этапе исторического развития народа выполнял своеобразную идеологическую функцию. Дастан на татарском языке повествует о героических похождениях исламских войск в исповедующей языческую религию стране. Здесь обнаруживаются и древнетюркские, и древнеиранские компоненты идейно-структурного характера, пронизанные мусульманской идеологией и более поздними инновациями. Образная система, имена персонажей, обычаи, деяния героев, топонимика, мифология, упоминаемая в дастане, созвучны с жизнедеятельностью дисперсно расселенного татарского народа. Главное внимание в произведении направлено к художественной эпичности, именно это качество делает дастан увлекательным и живым.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
29.06.2018
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2018

Аннотация

История татар уходит в глубокую древность, что отчетливо запечатлено в татароязычном эпосе. «Кахарман Катил» – образец дастанного эпоса, сформировавшийся в более позднее время, хранивший в себе исторические сведения о большой миграции населения, о некоторых причинах расселения этноса на разных территориях земли, о взаимовлияниях генетически родственных и соседних культур, о ранних взаимосвязях народов и традиций. Созданная в дастане эпическая картина отражает крупные исторические события и большие идеологические воззрения, совмещает социально-экономические и исторические контакты этнически разных народов – иранцев и тюрков. История, мифы и эпические коллизии, находясь в удивительной гармонии в сюжете дастана, с легкостью переносятся через века в период активного распространения «Кахарман Катил» среди населения. Начиная с рукописей, относящихся к XVIII в., и до многократных и многотиражных изданий в начале XX в. дастан «Кахарман Катил» в жизни народа был не только духовной пищей, но и на решающем этапе исторического развития народа выполнял своеобразную идеологическую функцию. Дастан на татарском языке повествует о героических похождениях исламских войск в исповедующей языческую религию стране. Здесь обнаруживаются и древнетюркские, и древнеиранские компоненты идейно-структурного характера, пронизанные мусульманской идеологией и более поздними инновациями. Образная система, имена персонажей, обычаи, деяния героев, топонимика, мифология, упоминаемая в дастане, созвучны с жизнедеятельностью дисперсно расселенного татарского народа. Главное внимание в произведении направлено к художественной эпичности, именно это качество делает дастан увлекательным и живым.

 

Abstract

This work is devoted to the study of the folklore and the epic heritage item of the Tatar people named “Kakharman Katil”. The author's interest in the study of the epic of the Volga region Tatars, dedicated to the heroic deeds of the rulers and batyrs, is not accidental due to a number of reasons. The history of the Tatars goes back to the high antiquity, which is vividly captured in the Tatar epic. “Kakharman Katil” is a sample of the dastan epic which was formed during a further period and contained historical information on mass migration of the population, some reasons for the settlement of the ethnic group in different territories of the Earth, mutual interaction of the cognate and neighboring cultures and early interconnections of peoples and traditions. The epic picture created in the dastan reflects major historical events and great ideological views, combines socio-economic and historical contacts of ethnically different peoples ‒ the Iranians and Turks. The worldview of ancient ancestors is integrated into the folklore material representing a picture of the real world and enriching it with mythical images of the people. The long way starting from the creation, formation, and spread of the epic dastan was influenced by different periods. History, myths, and epic collisions, being in surprising harmony in the dastan’s plot, can easily be transferred through the centuries to the period of the active spread of “Kakharaman Katil” among the population. Starting with the manuscripts relating to the 18th century and up to multiple and large-circulation editions in the early 20th century, the dastan “Kakharman Katil” was not only spiritual food in the life of people, but also fulfilled a kind of ideological function during the crucial stage of the historical development of the nation. The dastan in Tatar narrates the heroic adventures of Islamic troops in the country with pagan religion. Here, Old Turkic and Iranian components of ideological and structural nature, steeped in Muslim ideology and further innovations, can be found. The imagery, character names, customs, deeds of the heroes, toponymy and mythology, mentioned in the dastan, are in tune with the life activity of the dispersely settled Tatar people. The main focus of the work is on the artistic epicism, which makes the dastan fascinating and vivid.

 

Ключевые слова

Национальное наследие, Поволжский регион, рукопись, дастан, эпос, источники, сюжет, татарский, исторический, миф, культура, древний, ислам, тюркский, персидский, героический, мировосприятие.

 

Keywords

National heritage, Volga region, manuscript, dastan, epic, sources, plot, Tatar, historical, myth, culture, ancient, Islam, Turkic, Persian, heroic, world view.

 

«Каһарман Катил» дастаны – Идел буе регионында стадиаль җәһәттән караганда шактый соң формалашкан эпос. Билгеле вариантларын чагыштырып тикшерү күрсәткәнчә[1], географик һәм хронологик яктан төрле тарихи катламнарга хас этник һәм мәдәни үзенчәлекләрне берләштергән бу ядкарь Казан татарларына XVIII гасырдан (иртәрәк булуы да ихтимал) мәгълүм булган. Әсәр әүвәл кулъязма нөсхәләр булып таралган (дастан кулъязмалары Казан фәнни яисә мәдәни үзәкләреннән Казан федераль университеты[2], Татарстан фәннәр академиясе[3] архивларында, Милли китапханәдә[4] саклана), соңрак – 1912[5], 1913[6], 1914[7], 1915[8], 1918[9] елларда – китаплар рәвешендә нәшер ителгән. Шул рәвешле кимендә ике гасыр аралыгында дастан милли мирасыбызда ныклы урын алган.

Татарларның «Каһарман Катил» дастаны үзенең тамырлары белән Борынгы Иран мәдәниятенә барып тоташа. Борынгы фарсы истәлеге «Каһарманнамә» – XI-XIII йөзләргә караган, бик борынгы фарсы эпосы йогынтысында барлыкка килгән авторсыз әсәр[10]. Татар дастанының чишмә башы булган фарсы «Каһарманнамә»сенең архаик тамырларына мөрәҗәгать итсәк, биредә борынгы Иран эпик традицияләренә Авеста диненең зур йогынты ясаганлыгы сизелә. Авестаның эчтәлеген тәшкил иткән Караңгылык рухы (Ангра-Майнью) белән Яктылык рухы (Ахура-Мазда), аларның һәркайсына туры килгән мифологик, фәлсәфи, космогоник, физик, әхлакый һәм башка затлар, сыйфатлар, атрибутлар арасындагы көрәш билгеле бер этапта борынгы Иран эпосында киң чагылыш тапкан. Төрки эпосы белгече галим Х. Короглы Авестада телгә алынган күп кенә мәгълүматларның үзләрен үк эпик һәм фольклор материаллары буларак карарга кирәклеген искәрткән иде. Чөнки борынгы Авеста – әсәрнең стиле буенча фикер йөрткән тикшеренүчеләр фикеренчә, «Аллаһыдан иңгән китап түгел, ә автор әсәре»[11]. Биредә персонажлар катгый рәвештә Яхшылык һәм Явызлык башлангычларына бүленәләр (Ахура-Мазда һәм Ангра-Майнью капма-каршылыгы). Дөньяны мондый бүленештә күрү кешеләрнең борынгы фикерләү рәвеше белән бәйле. Борынгы Иран эпосында Яхшылык башлангычы ролендәге шаһлар һәм аларның тугрылыклы батырлары Явызлык башлангычы вәкилләре булган гадәттән тыш көчкә ия мифик затлар, мәсәлән, диюләр һәм башкалар белән көрәш алып баралар. Әмма басып алу яулары, миграцияләнү, ассимиляция һәм соңрак тарих аренасына төрки телле кабиләләрнең чыгуы һәм борынгы иранлыларның алар белән турыдан-туры мөнәсәбәте архаик Иран эпосының, Авеста йогынтысыннан чыгып, башка юнәлеш алуына китергән[12].

Әмма Иран эпосында әлеге бик иртә чор сюжетын чагылдырган кайбер моментлар сакланып калган үрнәкләр дә бар. Фарсы «Каһарманнамә»сендә һәм татар «Каһарман Катил»ендә шактый зур урын алып тора торган акыллы һәм гадел Һушән шаһ образы, мәсәлән, шул ук Авестада сурәтләнгән Хушанга (Хаошйангха) исемле персонаж белән гаять дәрәҗәдә охшаш. Бу охшашлык дастандагы Һушән шаһ исеме белән Авестада тасвирланган падишаһларның берсе Хушанганың исем аваздашлыгына гына кайтып калмый. Авеста Хушангасы, Ахура-Мазда кушуы буенча, җиде ил белән тугрылыклы хакимлек иткән. «Җиде ил» төшенчәсе соңрак иран һәм көнбатыш төркиләр иҗатында «бөтен дөнья» буларак аңлашыла һәм фольклор белән әдәбиятка шул мәгънәдә керә. Монголларның Гесер турындагы атаклы китаби эпосында да шуңа охшаш момент бар – Гесер ун ил белән, ягъни дөнья белән идарә итә, әсәрдә ул «Якты дөньядагы ун илнең әмире» («Десяти стран света владыка») буларак кат-кат телгә алына[13]. Хушанга кешеләрнең генә түгел, дию, җаду (җасус, сихерче) кебек гадәттән тыш көч ияләренең дә патшасы, Ахура-Маздага тугрылыклы хезмәт итә, скиф мифик шәхесе Паралат (Геродотта – Паралатас) белән бер тамырдан булган гаҗәп күп мәгънәле сүз – Парадхата титулына ия була. Авестада бу титул фәкать Хушанга падишаһка карата гына кулланылган[14]. Авестада тасвирланганча, кырык ел буе гаделлек белән хакимлек итү дәверендә Хушанга Хакыйкатькә каршы тора торган тискәре көчләрне – Друджга (борынгы фарсы сүзе – «доруг», ялган дигәнне аңлата) хезмәт итүчеләрне һәм мазан диюләрен (Каспийның көньягындагы Мазендеран территориясенең һәм биредә яшәгән диюләргә табына торган кабиләләрнең Авестадагы чагылышы) күпләп юк итә. Күп кенә текстларда Хушанганың кешеләр өстеннән падишаһ хакимлеген канунлаштыруы, ягъни идарә системасын урнаштыруы турында сөйләнә[15]. Хушанга Пишдадид исемле персонажның «Шаһнамә» әсәрендә дә булуы мәгълүм. Биредә дә ул, Авеста Хушангасы кебек үк, кырык ел хакимлек итә, ул падишаһлык иткән чор әлеге героик эпоста «кешелекнең алтын гасыры» дип сурәтләнә. Фирдәүсигә нисбәт ителә торган «Шаһнамә»нең Авеста һәм борынгы Иран эпосы җирлегендә иҗат ителгән әсәр булуы мәгълүм[16].

«Каһарман Катил»дәге Һушән шаһка килсәк, чыгышы белән ул – Синҗак дигән мәмләкәттән, шул мәмләкәтнең данлыклы падишаһы. Гаделлеге, акыллылыгы һәм дә бик баһадир булуы белән күп шөһрәт казанган. Һиндстаннан кала җир йөзенең барлык падишаһлары моңа буйсынган. «Хәтта моның мөһаятеннән (хәзерлекле булуыннан. – Л. М.) куркып, күп падишаһлар җирләрен ташлап, әллә кайларга, дөньяның бер почмагына качканнар». (Биредә һәм алга таба тексттан өзекләр «Каһарман Катил» дастанының М. Әхмәтҗанов тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән басмасыннан[17] алына). Фарсыларның махсус чакыруы буенча, үз урынына улы Һайланны калдырып, Һушән шаһ Фарсы тәхетенә килә. Дастанда Синҗак җире Фарсы җиреннән берничә көнлек юл буларак сурәтләнгән. Фарсы тәхетендә Һушән шаһның күп яхшы гамәлләр кылып идарә итүе турында сөйләнә. Әмма төп максат – һиндләрне җиңеп, биредә ислам урнаштыру. Һушән шаһ, «Аллаһының һидаяте» (дөрес юлы) ярдәмендә, Фарсы иленең искиткеч батырлары һәм «куәтле, кырмыскадан күп» гаскәре белән, бу көрәштә дә җиңү яулый, озак еллар гаделлек белән хакимлек итеп, дөнья куя.

Димәк, Хушанга да, Һушән шаһ та – бөтен дөнья белән идарә итүчеләр. Авеста герое моны Ахура-Мазда кушуы белән башкарса, Һушән шаһ идарәсе – исә Аллаһының язганын үтәүче. Ахура-Мазда тарафдары буларак, Хушангага барлык уңай сыйфатлар хас. Моңа бәрабәр Һушән шаһ та – идеаль патша. Борынгы Шәрекътән килә торган идея буларак, төркиләр әдәбиятында да тугрылыклы идеаль идарәче образының гаять популяр булуы мәгълүм. «Каһарман Катил» дастанында Һушән шаһка хас барлык билгеләрнең Авеста герое билгеләренә барып тоташуы һәм хәтта исемнәренең дә бер төрле яңгырашта булуы һич тә очраклы гына була алмый. Татар дастаны белән Авестадагы бу параллельләр борынгы Иран эпосыннан үсеп чыккан фарсы «Каһарманнамә»сендә сакланып калган архаик персонажлардан килә. Бу исә әсәрнең нигезендә берничә мең еллар элек булган эпик сюжетлар катламының да булуын дәлилли. Татар версиясе чыганак текстка тугрылык саклаган. Әмма Һушән шаһның төп чыгышы нәрсәгә һәм кемгә барып тоташуга татар дастаны артык әһәмият бирми, татар җирлегендә бу персонаж бөтенләй башка кыйммәтләр күзлегеннән тасвирлана. Шуңа күрә «Каһарман Катил» дастанында очрый торган төрле катламнарның фольклор контаминациясен бик нык кичергән, кайбер очракларда хәтта символик дәрәҗәдә генә сакланып калган булуын искәртү зарур.

Дастанда сурәтләнгән Һушән шаһ мәсьәләсендә тарихта янә бер гаҗәеп охшашлык үзенә җәлеп итә. Аңа беренчеләрдән булып М. Әхмәтҗанов игътибар иткән иде. Галим атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучысы Әүлия Чәләбинең (XVII йөз урталары) Һушән шаһ мәсьәләсенә бик якын мөнәсәбәте булган хәбәрләр язып калдыруына әһәмият бирә. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаптан алынган әлеге мөһим хәбәрләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим, во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда и прочих пророков находятся вне города, в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенг-шаха, находящуюся к югу от города, в земляном холмике, в отдалении от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим – других мусульман. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы – 70 шагов. В том конце, где голова, поставлен вертикально столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги, – колонна из белого мрамора. На этой колонне имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изложены все обстоятельства жизни покойного: “Я был падишахом, который правил 40 лет, благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову”»[18].

Бу каберлекне күргән һәм аның хакында тарихи риваять характерындагы хәбәрләр язып калдырган Әүлия Чәләбинең Дәште Кыпчак далаларына сәяхәте 1641-1642 һәм 1666-1667 елларда булганлыгы мәгълүм[19]. Риваятьләрдә хәбәр ителгән мәгълүматлар «Каһарман Катил» дастаны рухына һәм андагы вакыйгаларны үз тирәсенә туплаган Һушән шаһ образына гаять дәрәҗәдә туры килә. Бу борынгы хәбәрләр үз эченә төрки кабиләләрнең борынгы чорда бик киң географик таралышы мәсьәләләренә үк барып тоташа торган үтә кызыклы һәм бәхәсле тарихи проблемаларны кузгата.

Хәзер әлеге ике фикерне бер ноктага туплыйк: Авеста Хушангасының да, Дәште Кыпчак далалары Хушан шаһының да бер үк шәхес булулары әлегә тарихчылар тарафыннан исбатланган факт булмаса да, моны игътибарсыз калдырып яисә инкарь итеп булмый. Дастанның әкияти-мифологик өлешендә Һиһатия далалары турында телгә алына. Шул ук Әүлия Чәләби исә Һиһатиянең Дәште Кыпчакның синонимы булуын күрсәтеп уза: «А во времена Чингис-хана во всех концах Дешти Кыпчака – то есть Хейхат имелось 170 крупных городов. Ныне среди их руин разбивают свои стоянки и кочуют калмыцкие шахи – Тайша шах и Мончак шах с двумястами тысячами кочевых стойбищ. Все упомянутые города разрушил могучий Тимур-хан»[20]. Үз заманында Дәште Кыпчак гаять киң территорияне биләгән. Дәште Кыпчак – Иртеш елгасыннан Дунай елгасына чаклы, Балхаш күленнән Сыр-Дәрьяның түбән агымына, аннан Кырымга хәтле сузылган, Идел буе Болгары белән рус кенәзлекләре чигенә кадәр булган кыпчаклар яшәгән җир-далаларның XI-XV йөзләрдә гарәп-фарсы тарихи язмаларында кулланылган атамасы, 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе[21]. IX-X һәм хәтта аңа кадәрге үк Иран – Урта Азия территорияләре картасында да Сыр-Дәрья тирәсеннән башланган шактый зур күрше территорияләрнең Хихат сүзе белән күрсәтелгән булуы игътибарга лаек. «Каһарман Катил»нең иң төп персонажы Һушән шаһның әүвәл Авестада сурәтләнеп, соңрак Дәште Кыпчакның легендар падишаһы прототибы булуы бик ихтимал. Дастанның географик ареалы һәм хронологик тирәнлеге үз эчтәлегенә мондый бәйләнешне иркен сыйдыра. Һушән шаһның Фарсы җиренә читтән китерелгән шөһрәтле падишаһ булу факты исә моны янә бер кат раслый.

Алда каралган мәсьәләгә нәтиҗә ясап әйткәндә, «Каһарман Катил» Һушән шаһының Авеста персонажы Хушанга падишаһ белән дә, кабере Кыпчак далаларында табылуы турында мәгълүматлар сакланган Хушан шаһ белән дә зур уртаклыкка ия булуы дастанның тарихи һәм географик масштабын тагын да ачыграк күзалларга мөмкинлек тудыра. Әмма биредә дан-шөһрәтле, җиңүче Һушән шаһның исламны берләштерү идеясен тормышка ашыру өчен кулланылган дастани персонаж булуын да истән чыгарырга ярамый. Борынгы язма чыганакларга яисә реаль тарих вакыйгаларына никадәр якынайган булуына карамастан, дастандагы Һушән шаһ ул – гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән тамырлы шартлы образ.

Дастанның әкияти-мифологик сюжеты исламгача борынгы Иран мифологиясен шактый актив тасвирлавы белән татар халкының тылсымлы әкиятләр дип классификацияләнә торган төркеменә караган жанр персонажлары белән дә зур уртаклыкка ия. Татар халык әкиятләрендә һәм кайбер дастаннарында гаять популяр диюләр, пәриләр, хәтта дию пәриләре, Сәмруг кош, сихерче-җадулар һәм алар белән тыгыз мөнәсәбәттә тасвирланган көрәшче-батыр образы катнашындагы сюжет бик еш кына борынгы Иран мифологиясенә барып тоташа. Биредә дә, ягъни борынгы Иранда да явыз рухлар белән көрәшеп, аларны җиңүче батыр үзәк урыннарның берсен алып торган. Мәсәлән, Иран героик эпосында атаклы Рөстәм батырның диюләр белән көрәше тасвирлана. Яхшылык белән Явызлык конфликтын чагылдырган бу көрәш Иран архаик эпосында пәһләви әдәбияты буларак мәгълүм. Пәһләви әдәбияты – исламгача булган пәһләви һәм урта фарсы телле әсәрләр. Иран әдәбияты белгечләре Зәрдөштлек китабы Авестаның (ул үзе биш китаптан тора) үзен дә шушы чор истәлеге итеп карыйлар[22]. Иранның мөселманлык чорына кадәрге язма истәлекләреннән гыйбарәт бу ядкарьләр, әлбәттә, барлык тулылыгы белән сакланып кала алмаганнар. Әмма Яхшы белән Яман көрәше темасы, шуңа бәйле рәвештә һәм шуннан килеп чыга торган гадел патша, патшаны саклаучы баһадир, баһадирның явыз мифик затлар белән сугышып җиңүе һәм башка күп кенә идеяләр халык иҗатында һәм аерым алганда аның эпосында килеп җиткәннәр. «Каһарман Катил» дастанындагы Әквал дию образы, әйтик, фарсы халык дастаннарындагы («Мәлик Җәмшид», «Шаһнамә» һәм башкалар) Акван-див исемле дию образы белән исемнәр яңгырашы ягыннан да, индивидуаль персонаж буларак холык-фигыленең тасвирланышы белән дә бер-берсен кабатлыйлар. Әквалнең дә, Акван-дивның да таштан салынган затлы сарайлары, гөл-чәчәк бакчалары бар. Алар үзләре әллә ничә тел беләләр (диюләрнең бу сыйфаты дастанда тасвирланган башка дию образларына да хас), яманлык яклы образ буларак гәүдәләнгәннәр. «Каһарман Катил»дә Әквал дию һәм аның белән бәйле вакыйгалар дастанның борынгы Иран мифологиясе белән тыгыз бәйләнеше хакында сөйли.

Сюжет традицияләре архаик Ираннан ук килә торган урыннар «Каһарман Катил» дастанында, чыннан да, шактый урын алып тора. Образ-персонажлары, аларның үзара мөнәсәбәте җәһәтеннән әсәрнең зур бер сюжет сызыгын тәшкил иткән әкияти-мифологик өлеше дә борынгы Иранның язмача теркәлеп калган иң зур истәлеге – Авеста белән зур уртаклыкка ия. Биредә Авестаның үзенең дә архаик Иран эпосы белән тыгыз бәйләнештә булуы әһәмиятле. Төрки-татар дастан-әкиятләренең архаик Иран эпосы белән охшашлыгының тамырлары һич кенә дә Авеста яисә борынгы һәм урта фарсы телле чыганаклардан турыдан-туры калька түгел. Монда генетик бәйләнеш юк, шуңа күрә генетик якынлык һәм аның аша әдәби истәлекләрдәге охшашлык турында да сүз була алмый. Шул ук вакытта мифик образлардагы, идея-мотивлардагы уртаклыкның һәркайсын халыкара типологик бертөрлелек дип кенә дә бәяләү дөрес булмас иде. Гаять дәрәҗәдә зур охшашлыкның төп нигезе бик борынгы заманнардан – Иран территориясенең Дәште Кыпчак территорияләре белән тарихи һәм географик якынлык чорыннан ук килә. Шул ук вакытта Иранга үтеп кергән төрки кабиләләрнең дә үз әдәби-мәдәни кыйммәтләре аша биредәге мәдәнияткә көчле тәэсир ясаган булуын истән чыгарырга ярамый.

Архаик Иран эпик образлары белән татар дастаннары һәм әкиятләре арасындагы уртаклыкның тамырлары төрки-иран якынлыгыннан килә булса кирәк. Бу якынлыкның иҗтимагый-тарихи сәбәпләре халыкның рухи таләпләре һәм территориаль бергәлек принципларына барып тоташа, аның тәэсире милли үткәнебезнең берничә гасырны берьюлы колачлаган әһәмиятле этабын тулаем иңли. Дию, әллә ничә башлы аждаһа, пәриләр, Сәмруг кош, акыллы патшаның гадел хакимлеге, патшага тугрылык, диюләрне җиңүче батыр, хәтта хәйлә-мәкер интригалары, ахырда явыз көчләрнең уңай каһарманнар, гадәттән тыш батыр тарафыннан юк ителүе – болар бар да безгә татар халык әкиятләреннән үк таныш мотивлар. Нәкъ шушындый бергәлектә алар борынгы Иран эпосында да урын алганнар. Мондый гаҗәеп охшашлыкны, тематик һәм фикер якынлыгын асылда бик борынгы чорлардан алып шушы ареалга мөнәсәбәтле халыкларның рухи берлеге белән генә аңлатырга мөмкин.

Алда санап үтелгән образ-персонажлар, мотивлар «Каһарман Катил» дастанында үтә катлаулы эзлеклелектә гаҗәеп бай гәүдәләнеш тапканнар. Каһарман Катилне өч яшьлек вакытында ук диюләр урлап китә. Дастанда мифик затлар дөньясы белән кешеләр яши торган дөнья арасында бәйләнеш бик зур булуга карамастан, дастанда алар икесе ике дөнья буларак бирелгән. Мифик затлар дөньясы турындагы тасвир әсәрнең маҗаралылыгын бик нык арттырса да, бу ике дөнья затлары арасында кайвакыт хәтта никах җепләре сузылып, пәри заты һәм адәм заты кушылудан туган кешеләр тасвирланса да, кешеләр, пәриләр һәм диюләр дөньясы иҗтимагый мәсьәләләрдә берничек тә бер-берсенә керешеп китми. Мәсәлән, ислам гаскәре үз максатларына тылсым, сихер белән түгел, ә кешеләр җәмгыятенә хас рәвештә генә – ике як сугышчылары арасындагы каты сугышларда җиңү яулау аша гына ирешә. Ә пәриләр һәм диюләр мәсьәләсе дастанда аерым-аерым күләмле хикәятләр рәвешендә хәл ителә бара. Биредә дә шул ук батырлар, аларның, аерым алганда Каһарманның, искиткеч зур батырлыклары турында сүз бара, әмма мифик затлар дөньясының үзләренә генә хас үзенчәлекләре дә шактый (сихерче-җадулар аша эш йөртү, хәйлә-мәкер юлына басу һ. б.). Боларның дөньясы икенче бер чит дөнья характерында булып, кешеләр дөньясына хас проблемаларны хәл итүдә алар катнашмый.

Дастанда реаль дөнья белән мифик дөнья аерып куелса да, алар арасында каршылык юк, ә менә гадәти адәм көче белән үтеп булмаслык чик һәм әлеге ике дөнья затлары арасындагы мәңгелек көрәш бар. Бу ике дөнья үзләренә генә хас булган образ-персонажлар системасы белән бер-берсеннән аерыла да, шул ук вакытта бик тыгыз бергәлектә дә тора. Биредә дөньяны исламча аңлау ике төрле дөньяга да үтеп кергән булып аңлашыла, чөнки биредә мифик дөнья персонажлары да Аллаһ исемен телгә алып сөйли, пәриләр исламның җиңүе белән кызыксыналар һ. б. Дөньяны ике төрле күзаллау шул рәвешле бер әсәргә берләшә, алай гына да түгел, әсәрне бербөтен итә. Мондый берләшүгә мисал «Түләк китабы»нда (Түләкнең су асты дөньясына килеп эләгүе), «Таһир белән Зөһрә» сюжетлы дастаннарда (Таһирны сандыкка салып суга агызу эпизоды), «Йосыф кыйссасы»нда (кое образын һәм аның сыйфатларын тасвирлау) һәм башка эпос-дастаннарда очрый.

«Каһарман Катил»дә борынгы төрки һәм төрки-иран фольклоры һәм язма поэзиясе образлары – Сәмруг кош, кое, кайчандыр атаклы җадудан сабак алган, хәйлә-мәкергә оста, пәриләр телен белүче Кердан Кешан, тылсым көче һәм башкалар – болар ике дөньяны, «теге» һәм «бу» дөньяларны, үзара тоташтыра торган буын ролен үтиләр. Мифик дөнья персонажы Шаһбал шаһ, авыр хәлдә калгач, кешеләр дөньясына пәриләрен җибәреп, алар аша хат тапшырта. Эчтәлеге Каһарманнан ярдәм сораудан гыйбарәт бу язуны Кердан Кешан укып, тәрҗемәләп биргәч, Каһарман, Әквал дию белән көрәшеп, аны җиңәргә, Шаһбалның хатыны Камәррухны коткарырга дип, кылычын алып, юлга кузгала.

Иң әүвәл Каһарман, пәриләргә атланып, Мохит тавы аша Һиһатия далаларына килә. Бик матур бер бакчадагы гаҗәеп гөмбәздәге язуны укый. Биредә батырга күрсәтмәләр бәйнә-бәйнә язылган була, бу язудан аңлашылганча, Каһарманның бирегә киләчәге күптән мәгълүм эш икән. Алга таба Каһарман һәрвакыт шул күрсәтмәләрдә әйтелгәнне исендә тотып гамәл кыла. Пәриләр атавы булган бу урыннар – беренче кат мифик дөнья булса, алга таба Каһарман икенче бер мифик дөньяга килеп чыга. Монысы кое аша башкарыла. Бу дөньяда ул катлаулыдан-катлаулы һәм гаять дәрәҗәдә маҗаралы вакыйгаларда катнаша, гаҗәеп тылсымнар ярдәмендә, әмма шул ук вакытта Аллаһка тапшырып һәм Каһарманның шәхси батырлыклар кылуы аркасында (ул үзе белән һәрвакыт Гамгам исемле кылычын йөртә) явызлык иясе Шәгъбан диюне үтерә, Карун шаһның дәверләр йозагына бикләнеп, Каһарман исемле пәһлеванның килүен көтеп яткан сихер-тылсымнарын ача. Монда ирексездән дастан белән халыкның «Ак бүре» әкияте арасында параллельләр үткәрү ихтыяҗы барлыкка килә, чөнки сюжет һәм образ охшашлыклары бик күп. Күргәнебезчә, «Каһарман Катил»дәге мифик дөнья үзе дә гаять катлаулы һәм тармаклы. Каһарман биредә әллә ничә кое аша үтә. Кое гадәти генә түгел. Ул бик тар, тирән – Каһарман аңа таш атып карый, ташның төшеп җиткән тавышы ишетелми. Шуннан биленә бау бәйләп, бауны кое читендәге кадакка эләктереп, төшеп китә, алай да төпкә җитә алмый, кадак Каһарман авырлыгына түзмичә ычкынып китә һәм батыр, бик озак очканның соңында, ниһаять, төпкә килеп төшә һәм сәгатьләр буена исенә килә алмый ята. Каһарман Катил, язуда күрсәтелгән эшләрнең барысын да җиренә җиткереп, әкият баһадирларына хас батырлыклар кылып, маҗараларны уңай чишеп, Бәллүр тавына китеп, Камәррухны коткара. Мифик дөньяда Каһарман Катил бердәнбер уңай персонаж түгел, биредә диюләрнең яхшылык тарафдарлары да бар, аңа пәриләр дә ярдәмгә килә, шулай ук адәми затлардан да кайберәүләр бу маҗараларда актив катнаша. Шуларның берсе – Каһарманның никахлы хатыны, һиндләр ягыннан ислам гаскәре ягына чыккан акыллы сылу – Сәрви Хораман. Төрки эпосындагыча, баһадирның хатын-кыз юлдашы аңа күптөрле ярдәмнәр күрсәтә.

Кабат «үз» дөньяларына адәмнәрнең бер төркеме пәриләр ярдәмендә әйләнеп кайта. Ә Каһарман, эшләп бетерәсе эшләре булганга, Һиһатия сәхрәсе ягындагы Каф тавы итәгендә урнашкан Кечкенә Бәллүр тауга килә, биредә Сәмруг кошның балаларын үлемнән коткара. Сәмруг кош балаларына янаган куркыныч – аларның Кечкенә Бәллүр тауда үскән агач башындагы ояларына үрмәләп менеп килә торган аждаһа. Билгеле булганча, аждаһа – кешегә зыянлы мифик зат һәм әлеге образ үзенең тамырлары белән әлеге дә баягы Иран мифологиясенә барып тоташа[23]. Биредә аждаһа күп башлы түгел, ә бер генә башлы. Бу яктан һәм дастанда аңа чагыштырмача аз функция йөкләтелгән булуы белән ул Иран традициясендәге күп башлы аждаһадан күпмедер аерылып тора һәм төрки халыклар арасында киң таралган, Кытай мифологиясе белән уртаклыгы зур булган бер башлы канатлы еланга якынаеп китә кебек. Татар халык әкиятләрендәгечә үк, Каһарман аждаһаны үтерә.

Рәхмәт йөзеннән Сәмруг кош батырга кире «үз» ягына кайтара торган юлның бер өлешен үтәргә булыша. Каһарман, Сәмруг кошка утырып, җиде көн оча – җиде айлык юл үтәләр, чөнки «Сәмруг гаять каты оча иде». Шул рәвешле Каһарман Әквал дию яши торган Бәллүр тавына җитә, биредәге исәп-хисаптан соң, Сөһман дию ярдәмендә Каһарман кабат «үз» дөньясына кайтып җитә, биредә аны зурлап каршы алалар, аны каршыларга дип Һушән шаһ үзе юлга чыга. Соңыннан барысы бергә Һинд иленнән кире фарсы мәмләкәтенә кайтып, бәхетле гомер кичерәләр.

Игътибар итсәк, дастанның реаль дөнья белән бәйле өлешендә генә түгел, мифик дөнья өлешендә дә исламгача булган төрки-иран пластын да, мөселман традицияләре йогынтысы катламын да табарга мөмкин. Дию, пәриләр, аждаһа – болар бар да бер тирәдә, ягъни бер дөньяда яшиләр. Аларның биләмәсенә барып җитү адәми зат кулыннан килә торган гамәл түгел, шулай да бу бөтенләй үк мөмкин булмаган эш дип тә әйтеп булмый. Дастанда бу дөнья һәм теге дөнья гәүдәләнешен күрәбез. Исән адәми зат «теге» дөньяда кала алмый, маҗаралар аша, үлем белән көрәшә-көрәшә, кире «бу» дөньяга әйләнеп кайта. Ике төрле дөнья арасы елларга торырлык ерак, әмма шул ук вакытта теге дөнья образ-персонажлары бу дөньяда да һәрвакыт янәшәдә генә. Болар – борынгы фикерләү рәвешенең татар эпосындагы чагылышы, яшәү-үлем фәлсәфәсенең татар дастанына хас чишелеше.

Монда реаль дөнья сурәтен исламча дөньяга караш дип билгеләсәк, диюләр, пәриләр, җадулар белән тулы, әлеге мифик затлар тормышын сурәтләгән икенче бер дөнья исә бик борынгы, исламгача ук булган дөньяга карашның традицион картинасын өлешчә торгызу булып аңлашыла. Дастан персонажлары бу дөньядан тегесенә һәм киресенчә бик актив хәрәкәт итәләр, кире үз урыннарына әйләнеп кайталар. Бу – дөньяны, борынгы мифологиягә хас булганча, «тереләр» һәм «үлеләр», «үземнеке» һәм «чит» дип бүлү мотивына якын тора. «Каһарман Катил»дә бу дөньяның мифик дөнья белән янәшәлеге берничә катлам традицияләренең бер әсәргә тупланган булуыннан килә. Әсәр дөньяга чорына хас төрки катыш исламча караш белән сугарылган. Шул ук вакытта биредә бик борынгы төрки һәм иран субстратыннан гыйбарәт дөнья картинасы да чагылыш тапкан. Шунысы мөһим: әсәр тукымасында «бу» һәм «теге», «үз» һәм «чит» дөньялар бер-берсе белән гаять дәрәҗәдә ярашкан.

Мифик дөньяда йөргәндә Каһарман мәрмәр таштан эшләнгән мәһабәт гөмбәзләр янына килеп чыга. Гөмбәз дигәндә биредә ишеген ачып кереп була торган зур бина – сарай күздә тотыла. Сарай каршындагы юан таш баганага Каһарманга атап язулар язылган. Каһарман, анда язылганнарга буйсынып, сарайның эченә үтә. Биредә сарайны һәм аның эчендәгеләрне тасвирлауда архитектура, скульптура, рәсем сәнгатенә мөнәсәбәт бик кызыклы. Ислам гаскәренең җиңүе идеясен алга сөрә торган дастанда төрле җанвар – арыслан, фил, крокодил сурәтләре, стенадагы сурәтләрнең авыз ачып бик каты кычкырулары, кычкырган саен сурәтләрнең авызларыннан коелып торган еланнар, чаяннар, таш сыннар һәм башкалар турында сөйләнә. Моннан тыш та әле дастан сюжетында Бәһрам Җәбали исемле пәһлеван белән аның мәгъшукасы Диларәмне Әквал диюнең Азрык җаду сихере ярдәмендә таш сынга әйләндергән булуы хакында сүз бара. Сын ясау, сурәт тудыру, бигрәк тә кешенең йөзен ясау – мөселман традициясенә капма-каршы гамәл. Кеше йөзен ясау һәм гомумән сәнгать Коръәндә ачыктан-ачык тыелмаса да, хәдисләрдә сурәт тудыру каты тәнкыйтьләнә: «В день страшного суда Бог накажет художников, творцов образов, потребовав от них невозможного: оживить свои творения»[24]. «Каһарман Катил»гә килеп кергән мондый зооморфик элементлар әсәрдә берничә катлам традицияләренең тәртипсез буталуыннан килеп чыккан күренеш. Болар – борынгы төрки фольклор традицияләре катламы. Биредә дөньяга карашның борынгы мифологик атрибутлары урын алган.

Сынчылык, таш сурәтләр – эпитафик истәлекләр буларак борынгы төркиләрнең реаль тарихында да булган фактлар. Кыпчак далаларында Җаектан алып хәзерге Молдавия җирләренә кадәрге территориядә XI-XII гасырларда ук угыз һәм кыпчак кабиләләре тарафыннан куелган ир һәм хатын-кыз таш сыннары саклана. Боларның куелу тарихы шактый бәхәсле булып, рус тарихында алар «болван» термины белән аталалар. М. Әхмәтҗанов әлеге терминның төрки героик эпосында «батыр» мәгънәсендә кулланыла торган «пәһлеван» сүзенә аваздашлыгына игътибар итә[25]. «Каһарман Катил»дә дә батырларга карата пәһлеван сүзе кулланылган. Уйгыр, үзбәк һәм башка төркиләрдә «пәһлеван» сүзе «палван» рәвешендә үзгәреш кичергән. Димәк, чынбарлыкта бүгенгәчә сакланып калган болваннарның төрки палван – пәһлеван булу ихтималы юк түгел. «Каһарман Катил» дастанында үз урынын тапкан таш сыннар, сынга әверелдерү кебек элементлар да мифик дөнья сурәтендә борынгы төркиләр чалымына ишарә итә дип уйларга җирлек юк түгел. Таш сыннар, таштагы җанлы сурәтләр – төркиләрнең каһарманлык дастаны образлары.

Дастанда каһарманның батырлык сыйфатларын тасвирлау, сугыш-орыш картиналарының гаять җентекле бирелеше, әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйгалар уңаеннан сөенче алу, төп каһарманга гашыйк булып, аңа ярдәмгә килүче дошман ягы гүзәл заты, төрки эпос өчен типик саннарның популярлыгы, реаль дөньяда да, мифик дөньяда да пәһлеванның махсус сугыш киеме, үзенә генә аталган сугыш коралы, төрки этикет кагыйдәләре, аларның үтәлү-үтәлмәвенә бәя бирелү, батырның дошман ягы кызы белән никахлашуы һәм башкалар – болар бар да дастан сюжетында традицион борынгы төрки эпик пластын тәшкил итә торган мөһим элементлар.

Шулай итеп, татарларның «Каһарман Катил» дастанында борынгы иран һәм борынгы төрки, шулай ук соңгырак чор мөселманлык катламы, төрки эпик традицияләре, Идел буе татарлары яшәү рәвешенә хас үзенчәлекләр – бары бергә бербөтен булып чагылыш тапкан. Заманында Урта Идел мөселман татарлары тарафыннан яратып кабул ителгән дастан төрки фольклор традицияләренең архаик иран һәм төрки-иран мөселманлык дәверләре традицияләре белән эмоциональ-фикри бергәлеген тәшкил итә. Тарихи вакыйгалар, шәхесләр, идеология әсәрдә фольклор-әдәби контаминацияләр, мифик күзаллаулар аша бирелеп, боларның барысы бергә күләмле эпик бөтен формалашуны тәэмин иткән. Зур тарихи чорны, мәдәни һәм милли-иҗтимагый тормыш вакыйгаларын үзара гармониядә чагылдырган «Каһарман Катил» Урта Идел территориясендә тарихи һәм әдәби бәйләнешләрнең бик борынгы чорларга ук китүен дәлилли. «Каһарман Катил» – борынгы төрки-иран этносара бәйләнешләрен һәм әлеге халыклар фольклорында һәм әдәбиятында үзара йогынтыны күзәтеп ачыклауда бәһасез бай чыганак, халкыбызның героикага нигезләнгән күренекле һәм кыйммәтле дастаннарыннан берсе.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

 


[1]. Мухаметзянова Л. Х. Татарский эпос: книжные дастаны. ‒ Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2014. ‒ С. 129-179.

[2]. Казан федераль университеты Н. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге, Т 141, Т 518, Т 519, Т 646, Т 741, Т 762, Т 2262.

[3]. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының музыкаль һәм язма мирас үзәге, 39 колл., 52, 3497, 6121, 6026 сакл. бер.

[4]. Татарстан Республикасы Милли музееның әдәбият фонды. Л. 3027.

[5]. Кыйссаи пәһлеван Каһарман Катил. ‒ Казан: Бр. Кәримовлар нәшере, 1912. ‒ 116 б.

[6]. Кыйссаи Каһарман. ‒ Казан: Ун-т тип., Ш. Хөсәенов варислары нәшере, 1913. ‒ 14 б.

[7]. Кыйссаи пәһлеван Каһарман Катил. Саф татар телендә, һәркемгә аңлап укырга бик кызыклы. ‒ Казан: Матбагаи «Кәримия», 1914. ‒ 116 б.

[8]. Каһарман Катил. ‒ Казан: Милләт, 1915. ‒ 16 б.

[9]. Кыйссаи пәһлеван. Каһарман Катил. Саф татар телендә, һәркемгә алып укырга бик кызыклы. ‒ Казан: Матбагаи «Кәримия», 1918. ‒ 87 б.

[10]. Брагинский И. С. Литература Ирана и Средней Азии // История всемирной литературы. В девяти томах. ‒ М.: Наука, 1984. ‒ Т. 2. ‒ С. 266.

[11]. Короглы Х. Г. Взаимосвязи эпоса народов Средней Азии, Ирана и Азербайджана. ‒ М.: Наука, 1983. ‒ С. 54.

[12]. Там же. ‒ С. 103.

[13]. Неклюдов С. Ю., Тумурцерен Ж. Монгольское сказание о Гесере. Новые записи. ‒ М.: Наука. гл. ред. восточной лит-ры, 1982. ‒ С. 129, 138, 141.

[14]. Короглы Х. Г. Указ. соч. ‒ С. 54-56.

[15]. Авеста в русских переводах (1861-1996) / Сост., общ. ред., примеч., справ. разд. И. В. Рака. ‒ СПб.: Журнал «Нева» РХГИ, 1997. ‒ С. 466.

[16]. Бакиров М. Шигърият бишеге: Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. ‒ Казан: Мәгариф, 2001. ‒ Б. 227.

[17]. Каһарман Катил дастаны. М. Әхмәтҗанов эшкәртүендә. ‒ Казан: Татар. китап нәшр., 1998. ‒ 221 б.

[18]. Шунда ук.

[19]. Челеби Эвлия. Книга путешествия. Извлечения из сочинения турецкого путешественника XVII в. ‒ М., 1979. ‒ Вып. 2. ‒ С. 17.

[20]. Каһарман Катил дастаны. Күрс. хез. ‒ 221 б.

[21]. Татар энциклопедия сүзлеге. ‒ Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002. ‒ Б. 197.

[22]. Брагинский И. С. Указ. соч. ‒ С. 248.

[23]. Бакиров М. Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. ‒ Казан: Мәгариф, 2008. ‒ Б. 28.

[24]. Ганиева Р. К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. ‒ Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1988. ‒ С. 111-112.

[25]. Каһарман Катил дастаны. Күрс. хез. ‒ 221 б.

 

Әдәбият исемлеге

Мухаметзянова Л. Х. Татарский эпос: книжные дастаны. ‒ Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2014. ‒ С. 129-179.

Кыйссаи пәһлеван Каһарман Катил. ‒ Казан: Бр. Кәримовлар нәшере, 1912. ‒ 116 б.

Кыйссаи Каһарман. ‒ Казан: Ун-т тип., Ш. Хөсәенов варислары нәшере, 1913. ‒ 14 б.

Кыйссаи пәһлеван Каһарман Катил. Саф татар телендә, һәркемгә аңлап укырга бик кызыклы. ‒ Казан: Матбагаи «Кәримия», 1914. ‒ 116 б.

Каһарман Катил. ‒ Казан: Милләт, 1915. ‒ 16 б.

Кыйссаи пәһлеван. Каһарман Катил. Саф татар телендә, һәркемгә алып укырга бик кызыклы. ‒ Казан: Матбагаи «Кәримия», 1918. ‒ 87 б.

Брагинский И. С. Литература Ирана и Средней Азии // История всемирной литературы. В девяти томах. ‒ М.: Наука, 1984. ‒ Т. 2. ‒ С. 266.

Короглы Х. Г. Взаимосвязи эпоса народов Средней Азии, Ирана и Азербайджана. ‒ М.: Наука, 1983. ‒ С. 54.

Неклюдов С. Ю., Тумурцерен Ж. Монгольское сказание о Гесере. Новые записи. ‒ М.: Наука, гл. ред. восточной лит-ры, 1982. ‒ С. 129, 138, 141.

Авеста в русских переводах (1861-1996) / Сост., общ. ред., примеч., справ. разд. И. В. Рака. ‒ СПб.: Журнал «Нева» РХГИ, 1997. ‒ С. 466.

Бакиров М. Шигърият бишеге: Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. ‒ Казан: Мәгариф, 2001. ‒ Б. 227.

Каһарман Катил дастаны / М. Әхмәтҗанов эшкәртүендә. ‒ Казан: Татар. китап нәшр., 1998. ‒ 221 б.

Челеби Эвлия. Книга путешествия. Извлечения из сочинения турецкого путешественника XVII в. ‒ М., 1979. ‒ Вып. 2. ‒ 117 с.

Бакиров М. Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. ‒ Казан: Мәгариф, 2008. ‒ Б. 28.

Ганиева Р. К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. ‒ Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1988. ‒ С. 111-112.

 

References

Muhametzyanova L. H. Tatarskiy epos: knizhnye dastany [The Tatar epic: dastan books]. Kazan, G. Ibragimov ILLA AN RT publ., 2014, pp. 129-179.

Kiyssay peһlevan Kaһarman Katil [An epic about the bogatyr Kakharman Katil]. Kazan, Br. Kerimovlar neshere publ., 1912, 116 p.

Kiyssay Kaһarman. [An epic about Kakharman]. Kazan, Un-t tip., Sh. Khosaenov varislary nashere publ., 1913, 14 p.

Kiyssay peһlevan Kaһarman Katil. Saf tatar telende, һerkemge anlap ukyrga bik kyzykly [A Bogatyr epic about Kakharman Katil. Being in pure Tatar, it is very interesting to understand and read]. Kazan, Matbagai “Kerimiya” publ., 1914, 116 p.

Kaһarman Katil. [Kakharman Katil]. Kazan, Millet publ., 1915, 16 p.

Kiyssay peһlevan. Kaһarman Katil. Saf tatar telende, һerkemge anlap ukyrga bik kyzykly [A Bogatyr epic about Kakharman Katil. Being in pure Tatar, it is very interesting to understand and read]. Kazan, Matbagai “Kerimiya” publ., 1918, 87 p.

Braginsky I. S. Literatura Irana i Sredney Azii [Literature of Iran and Central Asia]. IN: Istoriya vsemirnoy literatury. V devyati tomah [History of the World Literature. In nine volumes]. Moscow, Nauka publ., 1984, vol. 2, pp. 266.

Korogly Kh. G. Vzaimosvyazi eposa narodov Sredney Azii, Irana i Azerbaydzhana [Interrelations of the epic of the peoples of Central Asia, Iran and Azerbaijan]. Moscow, Nauka publ., 1983, pp. 54.

Neklyudov S. Yu., Tumurtseren Zh. Mongolskoe skazanie o Gesere. Novye zapisi [A Mongolian legend about Gesar. New entries]. Moscow, Nauka. gl. red. vostochnoy lit-ry publ., 1982, pp. 129, 138, 141.

Avesta v russkih perevodah (1861-1996). Sost., obshch. red., primech., sprav. razd. I. V. Raka [Avesta in Russian translations (1861-1996). Comp. by I. V. Rack]. St. Petersburg, Zhurnal “Neva” RKhGI publ., 1997, pp. 466.

Bakirov M. Shigriyat bishege: Gomumtorki poeziyanen yaraluy һem in boryngy formalary [Cradle of poetry. The origin of common Turkic poetry and its early forms]. Kazan, Megarif publ., 2001, pp. 227.

Kaһarman Katil dastany. M. Akhmetjanov eshkertyende [A dastan of Kaharman Katil. Processed by M. Akhmetzyanov]. Kazan, Tatar. kitap neshr. publ., 1998, 221 p.

Chelebi Evliya. Kniga puteshestviya. Izvlecheniya iz sochineniya turetskogo puteshestvennika XVII vv. [Book of travel. Extracts from the work of the 17th-century Turkish traveler. Issue 2]. Moscow, 1979, p. 117.

Bakirov M. Kh. Tatar folklory: Yugary uku yortlary оchen dуreslek [Tatar folklore. A textbook for higher educational institutions]. Kazan, Megarif publ., 2008, pp. 28.

Ganieva R. K. Vostochniy Renessans i poet Kul Gali [The Eastern Renaissance and the poet Kul Gali]. Kazan, Izd-vo Kazanskogo un-ta publ., 1988, pp. 111-112.

 

Сведения об авторе

Мухаметзянова Лилия Хатиповна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела народного творчества Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: lilmuhat@mail.ru.

 

About the author

Liliya Kh. Mukhametzyanova, Doctor of Philological Sciences, Chief Researcher at G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lilmuhat@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 06.03.2018 г., опубликована:

Мөхәммәтҗанова Л. Х. Татар дастанында тарих, миф һәм эпик контаминацияләр гармониясе // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 2. ‒ Б. 159-172.

 

Submitted on 06.03.2018, published:

Mukhametzyanova L. Kh. Tatar dastanynda tarih, mif һem epik kontaminatsiyaler garmoniyase [Harmony of historic, mythic and epic blends in Tatar dastans]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 2, pp. 159-172.

Другие статьи
В статье анализируется содержание сборника документов «Архив рода Толстых-Милославских в Государственном архиве Республики Татарстан и Национальном музее Республики Татарстан», вып
Статья знакомит читателя с городской усадьбой первой половины XIX в. П. П. Дедевой – И. К. Горталова, в которой в 1841-1845 гг. жил с сестрой, братьями, семьей тетушки Юшковой писа
Статья посвящена работе Международной научно-практической конференции «От пергамена к цифре», прошедшей 18-20 апреля 2018 г. в г. Казани.
The article presents the text of speech delivered by Professor Luciana Duranti, the School of Library, Archival and Information Studies, University of British Columbia, at the Inte
В публикации освещается выставочная деятельность Государственного архива Республики Татарстан
В статье затронута проблема профессиональной подготовки кадров для архивной отрасли.