Миңнуллина Ф. Х., Гарипова Л. Ш. Күләгәдә калган исемнәр: Әхмәт Таҗетдин Рәхманколый иҗатын барлап

УДК 387.1
Күләгәдә калган исемнәр: Әхмәт Таҗетдин Рәхманколый иҗатын барлап...
Ф. Х. Миңнуллина, Л. Ш. Гарипова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The names staying in the background: works by A. Rakhmankoly
F. Kh. Minnullina, L. Sh. Garipova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье рассматривается творчество, жанровое своеобразие произведений выдающегося драматурга А. Рахманколыя, трагически погибшего в годы культа личности. Писатель внес весомый вклад в развитие национальной литературы и культуры татарского народа. Особое внимание в статье уделяется киносценарию «Комета» и особенностям жанрового мышления драматурга, тяготевшего к синтезу и диалогу жанров. Проблемы духовной свободы личности, свободы любви, нравственного выбора человека в сложнейших жизненных обстоятельствах, поднятые в фильме, решаются по-новому. В статье были использованы материалы, хранящиеся в Центре письменного и музыкального наследия ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ.
Abstract
The article examines the creativity and genre originality of the works by the outstanding playwright A. Rakhmankoly who tragically died during the years of the personality cult following. The writer made a significant contribution to the development of the national literature and culture of the Tatar people. The article focuses on the script of the “Komet” film and the peculiarities of the genre thinking of the playwright who tended to use genre fusion and dialogue. The problems of the spiritual freedom of an individual, the freedom to love, and the moral choice of a person under the most trying circumstances of life, which are raised in the film, are solved in a new way. The authors used the materials kept in the Center of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan.
Ключевые слова
Ахмет Тажетдин Рахманкулов, история, кинематография, наследие.
Keywords
Akhmet Tazhetdin Rakhmankulov, history, cinematography, heritage.
Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында язучылар, галимнәр, сәнгать осталары да, сәясәтчеләр дә бар. Ләкин халкыбызның рухи-мәдәни үсешенә йогынты ясаган, лаеклы өлеш керткән шәхесләребезнең тормыш юлын өйрәнгәндә, иҗат мирасларын барлаганда «караңгы тапларның» шактый булуы, күләгәдә калулары күренә. Халык хәтереннән җуела барган каһарманнарны, заманында әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән, шәхес культы тәгәрмәче астында фаҗигале язмышка дучар булган күренекле шәхесләребезнең исемнәрен кайтару – безнең бурычыбыз. Шундый мөхтәрәм язучыларыбызның берсе ‒ заманында пьесалары татар сәхнәсендә генә түгел, рус театрларында да зур казанышлар белән барган, кино өчен сценарийлар язып, кино сәнгате үсешендә дә зур бер адым ясарга ярдәм иткән, Троицк шәһәрендә чыккан, татар милли азатлык хәрәкәте идеяләрен алга сөргән «Хөр милләт» исемле газетаның мөхәррире Әхмәт Таҗетдин Рәхманколый – абыну-сөртенүләр, иҗат юлындагы каршылыклар, фаҗигаләр аша хакыйкатькә юл алган каләм иясе. Әлеге шәхеснең тормышы күп еллар әдәбият мәйданыннан читләштерелгән, оныттырылган, күп әсәрләре белән берлектә архивы да югалган иде. Заманында «әдәбиятчыларга аның иҗатын өйрәнеп, әдәбият тарихындагы урынын билгеләргә вакыттыр инде» – дип язган иде Нил Юзиев үзенең «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» дигән хезмәтендә1. Әйтергә кирәк, Ә. Рәхманколый (1889-1940) иҗатының күләгәдә кала килүе, әлбәттә, әсәрләренең соңгы елларда бик сирәк кенә табылуы белән дә аңлатыла. Әмма язучының тәрҗемәи хәлендәге «кара тапларны» ачыклау, әсәрләрен халыкка кайтару юлында бүгенге көндә эш тукталмый дип әйтергә нигез бар. Ә. Рәхманколыйның тормышын, иҗатын өйрәнүдә драматург Ю. Сафиуллин күп көч куйды. Ул архив документлары аша да, талантлы шәхесебезнең туганнарын табып, алар белән очрашып язучы турында мәгълүматлар туплауга иреште. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә сакланган халкыбызның рухи байлыгын барлау, татар мәдәнияте тарихын өйрәнү өлкәсендә игелекле хезмәт калдырган театр белгече Хәсән Гобәйдуллин (1913-1992) архивындагы материаллар да эзләнүләр юлында зур этәргеч булып тора. Галимнең фонды искиткеч бай, кызыклы материалларны берләштерә, биредә шуларның берничәсенә генә тукталып үтәрбез. Фондта төрле авторларның моңарчы билгеле булмаган, читтә калып килгән кулъязмалары яки кайбер әсәрләрнең беренче вариантлары белән танышырга мөмкин. Алар арасында Фәтхи Бурнашның ике пьесасы бар. Беренчесе – биш пәрдәлек «Илһам» әсәренең күчермәсе. Төп нөсхә язучының шәхси фондында саклана. Пьеса зур форматта 98 битне тәшкил итә, гарәп графикасында язылган. Икенчесе – Ф. Бурнашның гарәп язуындагы дүрт пәрдәлек «Саташкан кыз» әсәре. Архивта шулай ук «Бүз егет» әсәре дә саклана. Сигез пәрдәлек бу пьесаның сакланышы әйбәт. Дәфтәр тышына Вакыйф Батталов «Казанлы» дип куелган. Ләкин Х. Гобәйдуллин әсәрнең бу авторныкы түгел, ә Гали Рәхимнеке булырга кирәк дигән искәрмәсен дә язып үткән.
Х. Гобәйдуллин фондында Ә. Рәхманколыйның «Документ» пьесасы белән дә танышырга мөмкин2. Әсәрнең сакланышы әйбәт хәлдә, ул аерым дәфтәрдә кара төстәге кара белән гарәп графикасында язылган. Пьеса биш пәрдәдә, алты картинада 156 битне тәшкил итә. Төгәлләнгән һәм ахырда авторның имзасы куелган.
Бүгенге көн эзләнүләре нәтиҗәсе буларак, Ә. Рәхманколыйның катлаулы тормыш юлы, иҗаты да ачыклана төште: 1992 елда Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан «Боз астында дулкын» драмасы сәхнәгә куелды, «Документ», «Соңгы көчәнү» әсәрләре өйрәнелде.
Ә. Рәхманкулов 1886 елның май аенда Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә дөньяга килә. 18 яшенә кадәр әтисе Мөхәммәтҗанның «Рәхманколый» мәдрәсәсендә белем ала. Шулай ук Бохарада, аннан Төркиядә укып кайта. Нәсел-нәсәбе сәүдә белән шөгыльләнгән булу сәбәпле, Ә. Таҗетдинне дә шул эшкә тарталар. Шушы сәүдә эшләре белән ул Төркиягә йөри, шунда укыган чорда газеталарда танышлык урнаштыра. Февраль инкыйлабыннан соң Троицкига кайтып, татар милли азатлык хәрәкәте идеяләрен алга сөргән «Хөр милләт» исемендә газета чыгара башлый. Февраль революциясеннән соң яңа чыга башлаган татар көндәлек матбугаты басмаларыннан беренчесе булган «Хөр милләт» газетасы Ә. Рәхманкулов мөхәррирлегендә 1917 елның сентябренә кадәр басыла (барлыгы – 35 сан). Табылган мәгълүматларга караганда, 1938 елның 7 августында Сәмәрканд өлкә УНКВДсының өченче бүлеге Кладбищенская урамының 15 йортында яшәүче контрмилләтчеләр шпион оешмасының җитәкчесе Әхмәт Таҗетдин улы Рәхманкуловны кулга алырга боерык бирә3. Ул чор өчен моннан да яман, моннан да куркыныч гаепләүне күз алдына да китереп булмас иде... Менә шулай язмышы кыл өстендә торган чакта, төгәлрәк әйткәндә 11 августта бу боерык җиренә җиткерелә. 15 августта драматургның өендә Сәмәрканд өлкә УНКВДсы сотрудниклары тарафыннан тентү үткәрелә. Тентү вакытында дүрт бит кәгазь алдык, дип теркәп куелган эш кәгазе дә бар. Ә. Рәхманколыйның вафат булган елы билгеле түгел. Аны 1940 елның февраль аена нисбәт итәләр4.
Күренекле шәхеснең бай мирасын халыкка кайтару, тормыш юлын, иҗат юнәлешен ачыклау бай булган татар әдәбиятын, язучы яшәгән чорны, әдәбиятның үсеш тенденцияләрен, төп үзенчәлекләрен билгеләүгә этәргеч булып тора. Ю. Сафиуллин язганча, Ә. Рәхманколый детектив жанрына тартым жанрда иҗат иткән. Кайберләре җиде сериядән торган (телевидение күрсәткән сериалларга тартым) сериаллары да булган. Аның пьесалары татар сәхнәләрендә генә түгел, урыс сәхнәләрендә дә шаулап барган, киносценарийлары буенча нәфис фильмнар куелган5.
«Театр тәнкыйтьчеләренә шул чор пролеткульт авыруы йоккангамы, һәр рецензияләрендә дә Рәхманколыйны сәяси хаталар җибәрүдә “фаш” итеп барганнар. Большевикларны бары тик мактап язарга өндәгәннәр. Вакыйгаларны ничек булган шулай итеп күрсәтүнең хата булуын, фәкать бөек идея таләп иткәнчә, бар нәрсәне шуңарга яраклаштырып тасвирлау кирәклеген кат-кат тукып торганнар. Боларга Рәхманколый – натуралист язучы, дигән тамга да өстәлә. Шулардан соң да үзенчә язуын дәвам иттергән драматург заманы өчен шактый куркыныч “буржуаз язучы” дигән исемгә ия була»6. Димәк, 20-30нчы еллар тәнкыйте аны бертуктаусыз диярлек «милләтчелектә», «буржуаз идеологияне әдәбиятка сөйрәп кертүдә» һәм башка шуның ише гөнаһларда гаепли булып чыга. Тамашачылар гына моңа әһәмият итмиләр, элеккечә Рәхманколый спектакльләренә меңәрләп агылалар7. Н. Юзеев искәрткәнчә: «Нәкый ага Исәнбәт, Әмирхан ага Еникиләр, Рәхманколыйның пьесалары 20 елларда Татар дәүләт академия театрында зур триумф белән баруын сөйлиләр: “Әхмәт Таҗетдин Рәхманколыйның “Боз астында дулкын”, “Упкын”, “Үлмәс ханым” исемендәге өч серияле пьесалары куелганда театрны саклар өчен атлы милиционер чакыра торган иделәр, аның пьесалары театр өчен гаҗәеп бер вакыйгага әверелә иде»8.
Ни өчен татар халкының рус дөньясында да мәгълүм булган талантлы улы каты тәнкыйтькә, эзәрлекләүләргә дучар ителгән, әсәрләре сәхнәләребездән алып ташланган, әдәби мирасын да юкка чыгарырга тырышканнар? Аерым әсәрләреннән күренгәнчә, әлбәттә, ул инкыйлабка күңеленнән ышанса да, хакимият тирәсенә оялаган түрәләргә яраклаша белмәве, яңа заман таләпләренә туры килергә теләмәве, фикер-карашларының сәясәткә, идеология туры килмәве белән аңлата алабыз. Билгеле булганча, татар әдәбиятының үсеше катлаулы, каршылыклы шартларда бара. 1920нче елларның икенче яртысында коммунистлар партиясенең язучыларга идеологик басымы көчәя, репрессияләр котырынуы язучыларның иҗатын көчсезләндерә, билгеле бер кысаларга кертә. Рәхманколыйга да нәкъ менә шул авыр елларда иҗат итәргә туры килә. Пьесалары сәхнәдә уңыш белән барса да, үз вакытында басылмыйча калганнар: 1937 елларда алар язучының архивы белән бергә юкка чыккан. Пьесалары шикелле үк, «Койрыклы йолдыздан» башка киносценарийлары да эзсез югалган. Әмма бу үзенчәлекле әдипнең мирасын әдәбият тарихыннан бөтенләй сызып ташларга нигез бирми. Киресенчә, алга таба фәнни эзләнүләргә, язучы мирасын барлауга этәргеч бирә. Язучы татар киносын үстерүгә зур өлеш кертә. Артистка Фатыйма Камалова да Рәхманколыйның 1930 елларда да сценарийлар язуын искәртә: «Мин Рәхманколыйны соңгы тапкыр 1935 елны Сәмәркандка театр белән баргач күрдем. Шәһәр бакчасында очрашып сөйләштек. Ул “Мәчет астында” исемле киносценарий язуын, “Бохара әмиренең хавызы” исемле сценарийны тәмамлап килүен сөйләде»9. Билгеле булганча, фильм төшерү учаклары Мәскәү, Петербург, Киев кебек шәһәрләрдә киң үсеш ала. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Казан губернасында Октябрь революциясенә кадәр тугыз киноустановка эшләве мәгълүм. Шундый ук киноустановкалар татарлар яши торган башка губерналарда да булган10. 1924 елда Татар кинематография берләшмәсе төзелә. 1927 елдан аның функцияләре Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсенә күчерелә. 1928 елдан башлап Казанда һәм ТАССРда кино эшен оештыру һәм җитәкләү белән «Востоккино» шөгыльләнә башлый. 1926 елда оператор К. Ф. Моткоф беренче тапкыр Сабантуй бәйрәмен төшерә. 1928 елда татарлар турында «Булат-Батыр» дигән беренче фильм дөнья күрә. Ул 1927 елда Мәскәүдәге Совкино тарафыннан төшерелсә дә, аны татар киносының башлангычы дияргә мөмкин. Татар халкы тормышыннан куелган икенче фильм — «Койрыклы йолдыз» (Комета). «Әхмәт Таҗетдин Рәхманкулов исеме астында мәгълүм драматург “Упкын”, “Боз астында дулкын”, “Үлмәс ханым”, “Җиһан тетрәгәндә”, “Килмешәк”, “Сафура”, “Аферист”, “Тигәнәк” дип аталган берничә сценарий язып тәкъдим итә. Мәскәү осталары алмагач, кайберләрен үзбәкләргә, азәрбайҗаннарга бирә. Бер әсәрен Казах театрында да уйныйлар. “Упкын” әсәре буенча “Ленфильм” студиясе нәфис фильм төшерүне планлаштыра һәм ул 1928 елда гына “Мулланың өченче хатыны” исеме астында тамашачыларга тәкъдим дә ителә. Ләкин сценарий авторы Люсиль Сквайр, режиссеры Вильямс дип күрсәтелә»11.
«Койрыклы йолдыз» картинасы Т. Рәхманколыйның «Упкын» дигән пьесасына нигезләнеп эшләнгән. Аны 1929 елны Казанда «Көнчыгыш киносы» режиссеры В. Инкижинов җитәкчелегендәге ширкәт төшерә. «Хәзерге вакытта Казанда эшләнеп яткан “Койрыклы йолдыз” картинасы “Булат батырдан” бөтенләй аерым, икенче типта. Без дә татар арасындагы иске тормыш, татар байларының, татар мулла, мөәзинләренең мөтәгассыйблеге12, халыкны төрле юл белән алдаулары комедия рәвешендә биреләчәк», ‒ ди фильмның режиссеры13. Нәфис фильм 1930 елның җәй айларында экранга чыга. Язучының әлеге әсәре турында, аның эшләнеше, тарихы шул заман матбугатында эзлекле рәвештә яктыртылып бара, кискен тәнкыйтькә дә дучар була. «Кызыл Татарстан» газетасы, мәсәлән, картинага «идеология ягыннан да, шулай ук художество ягыннан да яраксыз» дип бәя бирә. Зәки Баязитский хәлфә ролен ифрат начар уйный, татар байларының эксплуататор икәнлекләре бөтенләй күрсәтелми дигән фикер яңгыраш ала. Шулай ук, мәкаләдә фильмның сюжетына татар тормышына чит булган күренешләрнең кереп китүе дә кискен фаш ителә: мәдрәсәдә исереп, пич капкачлары кагып бии торган шәкертләр, башын күккә күтәреп дога кылу, сөйләгәндә күккә бармак белән төртеп күрсәтү. Болар картинаны куйган чагында татар тормышын яхшы белгән киңәшченең булмавыннан килеп чыккан кимчелекләр белән бәйләп аңлатыла. Язмада картинаның Казанда төшерелүенә карамастан, режиссерның татарлар тормышына хас булган сыйфатларны күрә алмавы, татар байларының кустарьларны эксплуатировать итүләре, сыйнфый якларның бөтенләй яктыртылмавы да билгеләнә14. Мондый фикерләрне шул заман таләпләре, тәнкыйтьтәге вульгар-социологик карашларның өстенлек итүе белән бәйләп карау дөресрәк булыр. Н. Юзеев билгеләгәнчә, әсәр шул еллардагы кино сәнгате югарылыгында эшләнгән һәм үзенең идея-сәнгатьчә эшләнеше белән шул заман таләпләренә җавап биргән әсәрләрнең берсе булган. «Яңалиф», «Безнең юл», «Кызыл Татарстан» кебек журналларның да бу фильмга киң урын бирүләре, аның уңышлы чыгуына танылган киноартист һәм режиссер В. Инкижиновның катнашуы, аның ярдәмчесе татар кинорежиссеры Каюм Поздняков булуы, төп рольләрне Галина Кравченко, Зәки Баязитский кебек танылган артистларның башкаруы да шул хакта сөйли. Казан кызы, Мәскәүдә француз гимназиясендә белем ала башлаган, ләкин аны тәмамламыйча балет театры мәктәпләренә кереп, иң ахырда Мәскәү кинематография техникумын бетергән, 1919 елдан кино эшенә бирелеп, кино артисты булып танылган Галина Кравченко «Койрыклы йолдыз» картинасындагы баш роль Хәятне уйный. «Мин һаман да бер генә төр, әз характерлы типларда уйныйсым килми. Теләгем – бөтен характерлы картиналарда уйнау, бердән, Инкижинов кебек культурный, сәнгать ягыннан белеме зур булган оста режиссер кул астында уйнарга теләгем булса, икенчедән, әлеге характерлы типларга омтылу мине “Койрыклы йолдызда” уйнарга мәҗбүр итте. Миндә ат өстендә йөрергә осталык бар. Мин “атта йөрү” курсларын бетердем. Менә бу нәрсә милләт картиналарында уйнаганда бик зур ярдәм итә (бигрәк тә казакъ, үзбәк кебек милләтләрдә). Хәзерге ролемне өйрәнү өчен миңа күп кенә татар өйләрендә, татар гаиләләре арасында булырга, калфак кию, шәл бөркәнү, үзеңне тота белү кебек эшләрдә байтак кына өйрәнергә туры килде, ди артистка Кравченко»15.
Вакыйгалар 1900 елларда Казанда барган, Г. Камал, К. Тинчуриннар традицияләрен дәвам иткән, көлкеле һәм гыйбрәтле конфликтларга бай булган әсәрдә режиссерның һәм авторның татар халкының элекке тормышын шактый ук нечкәләп белүе күренә. Сюжет буенча, дамелла җыйналган халыкка киләчәк афәтләр турында сөйли, тиздән заман ахыры буласын хәбәр бирә. Сәдака бирергә куша. Койрыклы йолдыз вакыйгасы шәкертләрне шатландыра гына, ачлы-туклы яшәгән шәкертләргә бәлеш, сумсалар килеп кенә тора. Базарларда, кибетләрдә, чәйханәләрдә шулай ук койрыклы йолдыз вакыйгасы зур урын тота. Галимнәр исә тыныч ‒ обсерваториядәге профессорлар, ассистентлар йолдызны атналар буе телескоплар аша күзәтәләр. Шәһәрнең атаклы хаҗие Галәмдәр хаҗи ахыр заман җитте дип, рус сәүдәгәрләре белән сыраханә, фәхешханәләрдә йөри, исерек баштан яшь, матур хатыны Хәятне аерып җибәрә16.
Аталары тарафыннан байлыкка кызыгып хаҗига сатылган тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, сынмас рухлы бу кыз, шатланып, бай йортыннан чыгып китә. Алга таба хаҗи һәм Хәят арасында яңа кызык ситуацияләр туа. Ул тормыш иптәшен яңадан кайтарырга тели, Кыз исә: «Бөтен малыңны минем исемгә яздырсаң, яңадан барам»17, ‒ дип җавап бирә. Хаҗи риза була. Талактан соң шәригать буенча хатынны берникадәр вакытка икенче берәүгә кияүгә бирергә кирәк була. Соңыннан үзе барлык йорт-җирләрен, малын хатыны исеменә күчерә. Приказчигы, бу вакыйгадан файдаланып, бай хатынына өйләнә, хаҗины үз өеннән куып чыгаралар. Әсәрнең үзәгенә хатын-кыз хокукы мәсьәләсе дә куелган. Биредә үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Хәят иске гореф-гадәтләрне инкяр итеп, үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшүче герой булып күзаллана. Аның исеменә дә киң мәгънә салына. Ул – тормыш гүзәллеге. Татар кызы бәхетле булсын өчен җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеге дәлилләнә, гаилә, социаль һәм дини богаулардан азат итү юлы күрсәтелә, аларның яңа тормыш төзүгә катнашы сурәтләнә.
Гомумән, шул чор матбугатында яктыртылганча, «реквизит, масса, тип мәсьәләләре, шулай ук картина алынганда һичбер җирдән уңайсызлык килмәве Казан халкының, шулай ук тиешле учреждениеләрнең бу эшкә чыныннан ярдәм итүләре»18 эшнең уңышлы тәмамлануына ышаныч белдерә, һәртөрле тәнкыйть-дәгъвалар исә аның нәтиҗәлелеген бары арттыралар гына.
Ничек кенә булмасын, заманында төрле бәя алган, төрлечә кабул ителгән Әхмәт Таҗетдин Рәхманколый үзенең иҗаты белән татар кино сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеш керткән, татар халкын рус һәм бөтен дөнья сәнгате белән таныштыруда көч куйган язучыларның иң алдынгысы.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Юзиев Н. Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1995. – Б. 136.
2. ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, ф. 185, 4 тасв., 54 в сакл. бер.
3. Сафиуллин Ю. Атылган йолдыз / Идел. – 2000. ‒ № 9. – Б. 71.
4. Шунда ук. ‒ Б. 75.
5. Юзиев Н. Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б. 137.
6. Сафиуллин Ю. Атылган йолдыз / Идел. – 2000. ‒ № 9. – Б. 73.
7. Шунда ук. – Б. 74.
8. Юзеев Н. Кино һәм татар әдәбияты. Электрон ресурс. Керү режимы: http://gabdullatukay.ru/tukay-science/scientists/yuziev-n-kino-hem-tatar-edebiyaty/.
9. Шунда ук.
0. Шунда ук.
11. Зарипов Ә. Кинематография, телевидение һәм Тукай // Духовное наследие: поиски и открытия. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – Вып. 1. – С. 253.
12. Мөтәгассыйблеге – фанатиклыгы.
13. Кино режиссеры Инкижинов // Кызыл Татарстан. ‒ 1929. – 18 июнь.
14. «Койрыклы йолдыз» // Кызыл Татарстан. ‒ 1929. ‒ 3 ноябрь.
15. Арат. Хәят ролендә – Галина («Койрыклы йолдыз» картинасыннан) // Кызыл Татарстан. ‒ 1929. ‒ 9 июнь.
16. «Койрыклы йолдыз» // Безнең юл. ‒ 1929. ‒ № 11.
17. Шунда ук.
18. «Койрыклы йолдыз» картинасын алу йомшак бара // Кызыл Татарстан. ‒ 1929. ‒ 4 июль.
Әдәбият исемлеге
Арат. «Койрыклы йолдыз» картинасын алу йомшак бара // Кызыл Татарстан. – 1929. – 4 июль.
Сафиуллин Ю. Атылган йолдыз // Идел. – 2000. ‒ № 9. – Б. 70-76.
Юзиев Н. Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1995. – 233 б.
References
Arat. “Koyrykly yoldyz” kartinasyn alu iomshak bara [The “Comet” film.]. IN: Kyzyl Tatarstan, July 4,1929.
Safiullin Yu. Atylgan ioldyz [Falling star]. IN: Idel, 2000, no. 9, pp. 70-76.
Yuziev N. G. Sengetche maturlyk һem ostalyk [Artistic beauty and mastery]. Kazan: Tatar.kit. neshr., 1995, 233 p.
Сведения об авторах
Миннуллина Фатыма Халиулловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: minnullina77@mail.ru
Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.com
About the authors
Fatyma Kh. Minnullina, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Department of Literature Studies, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Reublic of Tatarstan, e-mail: minnullina77@mail.ru
Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at the Centre of Written and Musical Heritage, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru
В редакцию статья поступила 17.06.2021, опубликована:
Миңнуллина Ф. Х., Гарипова Л. Ш. Күләгәдә калган исемнәр: Әхмәт Таҗетдин Рәхманколый иҗатын барлап... // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 3. ‒ С.171-178.
Submitted on 17.06.2021, published:
Minnullina F. Kh., Garipova L. Sh. Kylegede kalgan isemner: Akhmat Tazhetdin Rakhmankoly izhatyn barlap... [The names staying in the background: works by A. Rakhmankoly]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 3, рр.171-178.