А. М. Гайнетдинов. Казанның Яңа бистә зираты ташъязма истәлекләре

Статья посвящена изучению эпиграфических памятников, сохранившихся на Новотатарском кладбище в г. Казани. Как исторический источник они играют важную роль в изучении истории, культуры и языка татарского народа, поскольку содержат информацию, которую невозможно получить из других исторических источников. Новотатарское кладбище – место упокоения многих видных, сынов и дочерей татарского народа. Здесь похоронены видные педагоги, просветители, купцы, общественные деятели, внесшие значительный вклад в развитие татарской нации. Это кладбище в разное время становилось объектом внимания исследователей. Непосредственно арабографичные памятники изучали известные ученые-археографы М. Ахметзянов, И. Хадиев и др. Но никому не удавалось изучить все памятники, имеющие историческое значение. Всего во время обследования данного некрополя автором было выявлено 1 430 памятников, с начала ХIX в. по 1929 г., включительно. Анализ собранных материалов позволил установить имена 1 330 человек, похороненных в этот период. Еще около 100 памятников не удалось идентифировать, т. к. они сохранились лишь фрагментарно. В статье анализируются и описываются некоторые эпиграфические памятники, приводятся имена мастеров-резчиков. Новизна исследования заключается в том, что эпиграфические памятники, сохранившиеся на кладбище Новотатарской слободы Казани, представляют собой большую научную ценность, и некоторые примеры этого эпиграфического наследия впервые вводятся в научный оборот.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
05.11.2020
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2020
Ознакомительная часть статьи

Татар халкының иң мәшһүр, төп зираты башкалабыз Казанда урнашкан. Яңа бистә зиратында милләтебез үсешенә өлеш керткән иң атаклы, абруйлы шәхесләр җирләнгәнлектән, эпиграфист галимнәр өчен андагы эпиграфик истәлекләр иң кыйммәтле өйрәнү объектлары булырга тиеш.

Хәзерге көндә каберстанның мәйданы 26,4 гектар тәшкил итә. Безнең уйлавыбызча, ул ХVIII гасыр ахырында барлыкка килгән. Зиратның беренче попечителе итеп 1875 елда атаклы Казан сәүдәгәре, сәнәгатьче, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтҗан Ибнеямин улы Галиев (Г. Барудиның атасы) сайланган. Аннан соң 1909 елдан алып 1917 елга кадәр бу изге эшне Мөхәммәтҗанның улы Газизҗан Галиев башкарган1.

Казан шәһәрендә борынгы эпиграфик истәлекләрнең берникадәр өлешен галимнәр өйрәнгән һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән. Яңа бистә зираты ташъязма истәлекләрен мәшһүр татар галиме М. Әхмәтҗанов 1983, 1984, 2003 елларда эпиграфик экспедицияләр вакытында өлешчә өйрәнгән һәм барлыгы 136 кабер ташының текстларының укылышларын биргән2. Гомумән, ул татар эпиграфикасын өйрәнүгә саллы өлеш керткән, төрле мәкаләләрендә үзе тарафыннан табылган илебезнең төрле почмакларындагы бик күп ташъязма истәлекләрне анализлаган һәм кызыклы күзәтүләр ясаган.

Тарихчылар Р. Р. Салихов һәм Р. Р. Хәйретдинов Яңа бистә зиратында җирләнгән 198 мәшһүр шәхеснең каберләрен ачыклаганнар3. Аларның күбесе инкыйлабтан соң вафат булган кешеләр булганлыктан, берничәсен санамаганда, кабер ташлары борынгы түгел.

Эпиграфист И. Һадиев Яңа бистә зиратындагы кайбер ташбилгеләрне өйрәнгәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Заманында ул зираттагы иң борынгы эпиграфик истәлекне ачыклаган булган: 1803 елда бакыйлыкка күчкән Мөхиббә Гайсә кызына куелган ташны4. Кызганычка каршы, хәзерге көндә бу истәлек сакланмаган, җимерелеп, юкка чыккан булса кирәк. И. Һадиев анда түбәндәге сүзләр язылганлыгын хәбәр иткән:

«Мин һиҗратин-нәбии галәйһис-сәләәм

меңдә ике йөз ун йитенче йылда мәрхүм

Мостафа хәләле Мөхиббә Гайсә кызы

утуз биш йәшендә маһе зөлхиҗҗәнең ун берендә

дарел-фәнадан дарел-бәкайә күчде нәүвәраллааһү Тәгааләә кабраһ».

Хәзерге татар теленә күчермәсе:

«Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын) һиҗрәтеннән соң

мең ике йөз унҗиденче елның унберенче

зөлхиҗҗәсендә мәрхүм Мостафа хәләле – Мөхиббә

Гайсә кызы – утыз биш яшендә

фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһ Тәгалә аның каберен нурландырсын».

Ни өчендер әлеге ташъязмада ахыргы сүз ир-атка карата кулланыла торган кушымча белән язылган. Әгәр дә бу таш дөрес укылган булса, чыннан да иң борынгы таш булып саналырга хаклы иде, тик, кызганычка каршы, бүгенге көнгә хәтле сакланмаган.

Казан шәһәренең Яңа бистә зиратының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнгә, без хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча, сакланып калган андагы бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү максатын куйдык. Без көчебездән килгәнчә, бөтен ташъязмаларны да эзләп табарга, берсен дә калдырмаска тырыштык. Карурманга охшаган зиратта эпиграфик истәлекләрне эзләү эшенең никадәр авыр һәм читен икәнлеген моны фәкать үз җилкәсендә татыган эпиграфистлар гына белә.

Яңа бистә зиратында без ачыклый алган иң борынгы кабер ташы 1813 елга карый, ул Йосыф Бикбау улына куелган. Аның текстының укылышы түбәндәгечә:

«Кааләллааһү Тәбәәракә вә Тәгааләә күллү мән галәйһәә

фәән вә йәбкаа вәҗһү Раббикә зүл-җәләәли вәл-икраам

күллү нәфсиң зәәикатүл-мәүүт каалән-нәбии галәйһ –

ис-сәләәм әд-дүнйәә мәзрагатүл-әәхыйраһ меңдә ике йөздә

йегерме тукызынчы йылда маһи мөхәррәмнең тукызынчы көнендә Йосыф Бикбау

углы илле алты йәшидә дарел-бәкайә нәкыль итде рахмәтүллааһи галәйһи рахмәтән вәәсигаһ».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

«Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгалә әйтте: Анда [җир йөзендә] булучы һәркем, һәрнәрсә

фани, фәкать Раббыңның Олуглык һәм хөрмәт иясе булган Йөзе генә калачак.

Һәр җан иясе үлемне татыячак. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын)

әйтте: «Дөнья – ахирәт басуы». [Һиҗри] мең дә ике йөз дә

егерме тугызынчы ел мөхәррәме­нең тугызынчы көнендә Йосыф Бикбау

улы илле алты яшендә мәңгелек дөньяга күчте. Аңа Аллаһның киң рәхмәте булсын».

Әлеге кабер иясе хакында мәгълү­матыбыз юк, шулай да берәр төрле бай яки сәүдәгәр булгандыр, дип фаразлыйбыз, чөнки ул заманда болай зәвыклы итеп эшләнгән ташбилгеләрне бай югары катлау вәкилләре генә куйган. Элекке заманнарда бер таш яздыру ат бәясенә тиң булган, шуңа күрә гади халыкның фәкать тамгасы төшерелгән кечкенә агач багана яки эшкәртелмәгән примитив бер таш кына куярга хәле җиткән.

Яңа бистә зиратында бик күп атаклы шәхесләргә куелган истәлекләр табылды. Мәсәлән, олуг галимнәребез Ш. Мәрҗани, Г. Баруди белән бәйле кабер ташлары, шулай ук Аитовлар, Апаковлар, Апанаевлар, Әҗемовлар, Борнаевлар, Замановлар, Субаевлар, Үтәмешевләр, Юнусовлар, Яушевлар һәм башка атаклы династияләргә нисбәт ителгән затларның ташбилгеләре сакланган.

Әйткәнебезчә, без 1929 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы бөтен кабер ташларын исәпкә алып, барысын да өйрәндек. 1940 елдан соң куелганнарын инде тикшермәдек, чөнки, беренчедән, таш чагыштырмача яңарак булган саен аның тарихи әһәмияте кими, икенчедән, барысын да өйрәнеп бетерү мөмкин эш түгел. Яңа бистә зиратында гарәп графикасында язылган ташлар хәтта ХХ йөзнең икенче яртысында да очрый, хәзерге көндә дә гарәпчә язылган кабер ташы кую очраклары юк түгел. Шулай да, тарихта тирән эз калдырган берничә шәхеснең ташбилгеләрен, үткән гасырның 30‑40 нчы елларында вафат булсалар да, игътибарсыз калдырмадык. Мәсәлән, шундыйлардан шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр Ибраһим Идрис кабер ташы. Ул 1944 елның 31 мартында вафат булып, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән. Өстән караганда өчпочмак формасында ясалган кабер ташында түбәндәге сүзләр язылган:

 

Беренче ягы (уеп язылган):

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе, беренче ягы:

1. «Әл-хүкмү лилләәһи Тәгааләә

«Хөкем Аллаһ Тәгаләдә

2. Милләт

«Милләт»

3. көтебханәсенең

китапханәсенең

4. сахиб вә нәшире

иясе һәм нәшире

5. Ибраһим

Ибраһим

6. бине Сөләйман

бине Сөләйман

7. Идрис

Идрис

8. Наласа авылында

(Наласа авылында

9. туган

туган)

10. 87 йәшендә вафат

87 яшендә 1944

11. 31 март 1944 сәнәдә

елның 31 мартында вафат.

12. рахимәһүллааһү Тәгааләә

Аллаһ Тәгалә аны киң

13. рахмәтән вәәсигаһ».

рәхмәте белән рәхим кылсын».

 

Икенче ягы (уеп язылган):

Икенче ягы:

1. «Йөрдем атсыз талмады айакларым

«Йөрдем атсыз – талмады аякларым,

2. эшләдем эш тынмады бармакларым

Эшләдем эш – тынмады бармакларым.

3. мәхрүм итмәңез догадан

Мәхрүм итмәгез догадан,

4. дустларым тармакларым

Дусларым, тармакларым.

5. Ибраһим Идрис».

Ибраһим Идрис».

 

 

Зираттагы XIX гасыр – ХХ гасыр башы кабер ташларын ясау өчен материал, нигездә, якын-тирәдәге карьерлардан алынган. Күп очракта, Казан арты, Кама алды, Кама аръягы, хәзерге Мари Эл Республикасының таш чыгару карьерларыннан китерелгән. Сирәк очракларда кайбер ташбилгеләрне махсус заказ белән Оренбург якларыннан, Урта Азиядән алып кайтып, каберләр өстенә урнаштырганнар.

Эш барышында без 14 ташка язу остасының исемнәрен ачыкладык: Габделбари Мөэмин улы Баруди (Казанның Дары бистәсеннән), Фәтхелкадыйр Кәлмитев, Кавамеддин Зөлфәкаров, Габделгани мулла Габдеррәкыйб улы, Фәләхеддин Кенәбаши, Шәрифҗан мөәзин, Нурулла (Нури) Бортаси, Гайсә Ганиев (Чистайдан), Гаязеддин Әхмәдҗан улы Нураев һәм Газизә Насыйбулла кызы, Мостафа Чутаи, Фәтхулла Галиәкбәр улы, Гыйнәятулла Кавали, Мостафа Коләхмәдов, Рәхимов, Әбелкасыйм, Габдрахман. Аларның кайберләре ташбилгеләрне бик зәвыклы, матур, купшы, бай орнаментлы итеп һәм каллиграфик стиль белән эшләгән, кайберләре бераз гадирәк, примитив рәвештә уеп язган, тик шулай да һәрберсенең эшләре игътибарга лаек.

Яңа бистә зираты, ниһаять, эпиграфик планда өйрәнелде, дип санарга тулы нигез бар. Хәзер инде безнең максат – барлык истәлекләрнең текстларын фәнни әйләнешкә кертү һәм эпиграфик мирасыбызны халыкка кайтару. Моның өчен тарихи кыйммәткә ия булган барлык ташбилгеләрнең текстларын чагылдырган каталог төзү өстендә эшлибез. Шунысы кызганыч, алар өйрәнелсә дә, саклау, консервация, реставрация эшләре һаман тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган, хәтта милләтебезнең йөзек кашлары булган шәхесләрнең кабер ташлары да дәүләт тарафыннан саклауга куелмаган. Шул сәбәпле, вакыт узган саен эпиграфик истәлекләребезнең саннары кимегәннән-кими һәм без табып өйрәнгән ташларның кайберләре берничә елдан инде бөтенләй табылмаска мөмкин.

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Липаков Е. В., Афонина Е. В. История татарских кладбищ: Специальное издание к 1000‑летию основания города Казани. – Казань. 2005. – С. 46‑48.

2. Әхмәтҗанов М. И. Татарстандагы татар зиратлары ташбилгеләре язмалары. 1 кисәк. – Казан, 2016. – Б. 7‑32.

3. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). – Казан: Изд-во «Фест», 1994. – С. 140‑148.

4. Һадиев И. Үткәннәрнең хатирәсен ике гасыр саклый бу таш // Идел. – 1994. – № 4. – Б. 57.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Документальный материал позволяет представить особенности женской фронтовой судьбы, выделить трудности, которые выпали на долю фронтовичек, специфику адаптации в послевоенный перио
Воскресить память о войне помогают письма с фронта. На основе хранящихся в фондах Госархива Республики Татарстан военных писем от женщин-фронтовичек, адресованных Председателю През
В статье представлены документы из фонда Ш. З. Ракипова, хранящегося в Государственном архиве Республики Татарстан - переписка писателя с ветеранами Великой Отечественной вой­ны и
В статье рассматривается история образования и деятельность казанского ОКБ № 16 (Особого конструкторского бюро на авиационном заводе № 16) в сфере разработки отдельных видов вооруж
На примере театральных коллективов Среднего Поволжья, изучен вклад работников культуры в становление общественного мнения местного населения в годы ВОВ. Выявлены как единообразие,
В статье приведены сведения об особенностях вербовки военнопленных тюркских национальностей в легион «Идель-Урал», сведения о структуре, вооружении и личном составе 825‑го батальон