Л. Хәмидуллин, В. Хамидуллина, Д. Шарафутдинов. Милләтем дип янып яшәде

Рубрика:
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
20.05.2011
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2011

Милләтем дип янып яшәде

Татар халкының милли рухлы, көрәшче улларыннан берсе булган әдип Тәүфыйк Рамазан улы Әйделдиновның тууына быел 1нче майда 70 ел тулыр иде. Нәкъ ун ел элек, апрель аенда без аның белән мәңгегә хушлаштык. Аның алай иртә китүенә заман чирләре дә, «зәхмәтле күңел юаткычлар белән мавыгу» да сәбәпче булмады. Фәкать үзе теләп үз өстенә алган авыр йөк аны шулай арабыздан иртәрәк алып китте. Чама белән кыска гомерендә ул күпләребез икеләтә озынрак яшәп тә эшли алмастайны эшләп китте. Узган гасырның соңгы утыз-утыз биш елында Тәүфыйк үз-үзен аямыйча күп эшләде. Татар милләтенең киләчәген, язмышын кайгыртып, «җан атып» яшәде. Күп йөрде, күпне күрде.

Тәүфыйк Әйди (әдәбият-мәдәният дөньясына ул шул исем белән мәгълүм) белән беренче танышуым хәзергедәй истә калган. Язучылар оешмасында эшли башлавымның тәүге айлары иде. Шагыйрь Салих Батталдан кергән гаризаны тотып өйләренә киттем. «Егерме елдан артыграк хәрби очучы булдым, японнарга каршы сугыштым. Бер бүлмәле көтәктә яшим, иркенрәк фатир бирегез», дигәнрәк сүзләр язылган иде ул гаризада. Шул «көтәк» һәм анда яшәүчеләр турында тасвирлама язу өчен җибәрелгән идем. Октябрь урамындагы гадәти бер бүлмәле фатирга килеп керсәм — түрдә өч кеше тәмләп чәй эчеп утыра. Салих аганы, әлбәттә, танып белә идем. Сөйкемле генә ханымның аның җәмәгате икәнлегендә шик юк. Ә кем соң ул кызып-кызып нидер сөйләп утыручы яшь ир? Ишетеп тә, укып та белә идем — Салих аганың беренче хатыныннан, атаклы парашютисткадан туган улы да бар. Тик ул бит Мәскәүдә яши. Татарча белүе дә икеледер. Кем булыр бу? — дип, табын читенә килеп утырдым. Шунда гына Салих ага: «Бу Тәүфыйк була, яшь язучы», — дип таныштырды.

Табындашлар әңгәмәне дәвам итте. Әңгәмә, нигездә, Совет илендә төрки халыклар мәнфәгатенә әһәмият бирелмәве, бигрәк тә татар халкына карата ниндидер чикләүләр яшәп килүе турында барды. Ара-тирә Мәдинә ханым да сүзгә кушылып куйгалый: «Безнең опера театрында да әнә милли репертуарны кысалар», — дип, үз дөньясына бәйле мохиттан мисаллар китергәләр иде. Халкыбызның киләчәк язмышына бәйле борчулар белән яшәгән бу гаиләдән киткәч тә әле без тиз генә аерылышмадык. Уртак уй-фикерләр, уртак язмышлар хакында сөйләшә-сөйләшә озак йөрдек.

Икебез дә казакъ, үзбәк әдәбиятларын башка чордашларыбызга караганда якынрак кабул итәбез икән. Соңыннан очрашкан саен шул хакта да гәпләшеп алыр идек. Илленче-алтмышынчы елларда әле безнең кайбер әдәбият әһелләре дә «казакъның революциягә кадәр язма әдәбияты булмаган» дип, үзен белдеклегә санаган кайберәүләр исә «надан үзбәкләрне без белемле иттек» дип, революциядән соңгы чорларда ачылган ликбезларны искә алып сөйләр иде. Әйе, ул елларда әле безнең чордашлардан күпчелеге «надан сартлар» иленә — Бохара, Сәмәркандларга барып белем өстәп йөргән «муллаларыбызны» искә алмаска тырыша, матбугатта ул хакта бик аз языла иде шул.

Ә Тәүфыйк белән икебезнең язмышлар исә ул кардәш халыклар иле белән бәйле булып чыкты. Аларның әдәбият үрнәкләре белән дә бераз таныш, телләре дә безгә якын иде. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң мин дүрт кыш Казакъстанда укыдым. Рус телле уку йортында укысам да, төрле телләр белән балачактан кызыксынуым сәбәпле, казакъ кардәшләр сөйләме дә колакка әз-мәз кергән иде. Үзбәк сөйләме белән мавыгып алуым да шул чорга туры килә. Э. Войничның «Овод» китабын укыган язда ук кулыма шул романның үзбәкчә чыкканы эләгүе ул телне өйрәнүгә бер этәргеч булган иде. Армия хезмәтен үтәгәндә дә без, йөзләгән рус милләте вәкилләре арасындагы ике-өч татар, ике-өч казакъ һәм Ташкенттан килгән бер детдом баласы еш кына аерым бер почмакта үзара гәпләшеп алгаларга ярата идек.

Тәүфыйк Әйди исә казакъча бик иркен сөйләшә иде. Бала чагында ул ике-өч кыш, улы тугач та сугышка китеп һәлак булган атасының туган авылында, казакъ мәктәбендә укыган. Үзбәк, әзәрбайҗан кебек кардәш төрки телләрне исә соңрак үзлегеннән өйрәнгән иде. (Китапханәсендә шул телләрдә нәшер ителгән китапларның, белешмәлекләрнең күп булуын да еш искә алдылар өенә барып йөрүчеләр.) Ара-тирә очрашып аралашканда инде без үзбәк, казакъ, кыргыз, әзәрбайҗан кардәшләрнең әдәбиятының һәм сәнгатенең һаман саен үргә күтәрелә баруын, безнең мәдәният үсешенең исә нык тоткарлануын, төрле мисаллар китерә-китерә сөйләшеп алгалар идек. Нәкъ шул елларда икебез дә казакъ, үзбәк әдәбияты үрнәкләрен тәрҗемә итәргә дә керештек. Тәүфыйк казакъча һәм үзбәкчәдән ике-өч повесть, берничә хикәя тәрҗемә итеп бастырды. Мин исә алты повесть, бер калын роман һәм дистәләгән хикәя, очеркны тәрҗемә итеп, татар укучысы хөкеменә тапшырган идем.

1970 елларда шагыйрь Зәки Нури студент Тәүфыйкны «Казан утлары» журналына эшкә алды. (Нәкъ шул елларда кайбер җитәкче даирәләрдә Тәүфыйкның «милләтче» дигән даны тарала башлаган була. Аны милли матбугат тирәсенә якын китермәскә тырышалар. Соңрак матбугатта бәян ителгән КГБ оешмасы документларында Т. Әйдинең 1960 еллар урталарыннан ук бу оешма тарафыннан исәпкә алынганлыгы ачыкланды.) Ләкин башкаларга баш бирмәскә күнеккән «партизан Зәки» мәсьәләне үзенчә хәл итә. Университетның кичке бүлегендә укып йөрүче Т. Әйдине журналга эшкә чакыра. Тәүфыйк аңа чаклы төрле хуҗалык, төзелеш эшләрендә эшләгән, тормыш тәҗрибәсе зур иде.

Тәүфыйк эшли башлаган елда «Казан утлары» журналына язылучылар саны кинәт кенә күпкә артып китте. Яңарак кына, Рафаэль Мостафин баш мөхәррир булып эшләгәндә генә ун меңнән илле-алтмыш мең данәгә менгән сан кинәт яңа сикереш ясады. Йөз ун мең чамасы әбүнәче киләсе елгы «Казан утлары»н алдырырга язылган иде. Бу эшне оештыруда башлап йөрүче тынгысыз җан Зәки Нури булса, йөкнең зур бер өлешен үз җилкәсенә алучы исә яшь әдәби хезмәткәр Тәүфыйк Әйди булды. Дөрес, бу эштән журналның башка хезмәткәрләре — җаваплы сәркәтип Ләбибә Ихсанова, мөхәррирләр Нури Арслан, Вакыйф Нуруллин, Фәрваз Миңнуллин да читтә калмагандыр. Әбүнәчеләрне туплау чорында Әлмәттән чакырып кайтарылган шагыйрь Равил Фәйзуллин да төрле тарафларга хатлар язуда, журналга багышланган радиотапшырулар оештыруда актив катнаша. Әмма барлык Союздаш Республикаларда һәм күрше-тирә өлкәләрдә чыгучы газеталарда махсус мәкаләләр бастыруда, республика һәм өлкә җитәкчеләренә «сездә фәлән мең татар милләте вәкиле яши» дип, төгәл саннар белән эш йөртүдә Тәүфыйкка тиңнәр булмады. Һәрбер өлкәдә һәм андагы һәр районда күпме татар яшәгәнлеген ул вакытта фәкать Тәүфыйк кына иренмичә санап-барлап чыккан иде. Аңарда гына андый төгәл белешмәләр бар иде. Шул ук көздә ул татарлар күпләп яшәгән Әстерхан, Волгоград өлкәләренә барып та кайтты әле.

Шушы уңайдан соңгы елларда матбугатта дөнья күргән бер документка да мөрәҗәгать итик. КГБ генералы Абдулла Бичурин 1966 елның 17 ноябрендә партиянең Татарстан өлкә комитеты 1нче секретаре Фикрәт Табеев исеменә язган хатында кайбер мәгълүм шәхесләрнең милләтчелеккә бәйле эшләре турында әләкли. Ул хатта Т. Әйди фамилиясе дә еш телгә алына1.

Журнал редакциясенең ул елдагы активлыгы Мәскәү түрәләренә бик ошап бетмәде. Татарстан Өлкә комитеты җитәкчелеге, алар әләгенә нигезләнеп, милләт өчен артык тырышкан Зәки Нурига язма рәвештә шелтә белдерде. Әбүнәчеләр санын йөз меңнән артыкка күтәрмәскә боерды. Милләт күзлегеннән караганда мактауга тиң бу шелтәдә Тәүфыйк каләмдәшебезнең өлеше дә зур иде.

Ул соңрак, Мәскәүдәге Әдәбият институтының ике еллык махсус курсын тәмамлап кайткач, 1985-1997 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлеге җитәкчесе булды. Нәкъ шул елларда журналда тугандаш әдәбиятлар вәкилләренең әсәрләрен бастыру тагын да җанлана төште. Тәүфыйкның унтугызынчы йөз төрек әдәбиятына һәм төрек-татар әдәбиятлары багланышына багышланган җитди, зур хезмәте дә шул вакытта «Казан утлары»нда дөнья күрде. Аның бай мәгълүматлы ул хезмәте кимендә фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булырдай бер фәнни ачышка тиң дип бәяләнде2.

Бу вакытта инде Тәүфыйк Әйдинең берничә әдәби һәм мәдәни-җәмгыяви эчтәлекле китабы басылып чыккан иде. «Кайда да кадерле», «Йөртә безне язмышлар», «Тылсымлы көч», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Оҗмах утравы» кебек китаплары төрле тарафларга сәяхәт итү, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар нәтиҗәсендә туган очерк һәм юлъязма, истәлекләрдән тора. Шул китапларны укып без халкыбызның бик күп күренекле шәхесләре белән очрашабыз, танышабыз. Шулар исәбеннән бер-ике генә мисалга тукталып үтәсе килә. Кытай иленә Т. Әйди аяк басканчыга чаклы без ул илнең көнбатыш өлешендә, борынгы Уйгырстан ханлыгына кергән шәһәрләрдә яшәгән һәм данлы-шанлы гомер юлын үткән якташларыбызның барлыгын бәлки белмәс тә идек. Анда исә Кытай Халык Республикасы армиясендә хезмәт итеп дан казанган берничә татар генералы да (бертуган Исхаковлар, Ф. Мөслимов һ. б.), галимнәр һәм күренекле дәүләт эшлеклеләре дә бар икән. Чит-ят җирдә дан казанган шушындый милләттәшләребез хакында беренче булып хәбәр җиткерүче Тәүфыйк Әйди булды. Шулар хакында ул сиксәненче елларда ук язып чыкты.

Әйе, безгә чит-ят телдә сөйләшүче кытайлар белән тиң рәвештә олуг галим буларак танылган, 1956 елда Кытай Халык Республикасы Фәннәр академиясенең академигы дәрәҗәсенә ирешкән Борһан Шаһидине Татарстандагы якташлары белән әүвәл Т. Әйди таныштырды. Аның «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкаләсеннән укып, без Борһан аганың чит бер мәмләкәттә галим генә булмыйча, зур дәүләт эшлеклесе, зур түрә булганлыгын да белдек. Якташыбыз Борһан Шаһиди, татар, уйгыр, рус, кытай, япон телләреннән тыш немец телен дә Германиянең үзенә барып үзләштергән, шунда югары уку йортында белем алган бөек шәхес, кытай халкының бөек җитәкчеләре Мао Цзе Дун, Дэн Сяопин кебекләр белән бер бина, бер коридорларда йөргән. Кытай иле күләмендәге зур җыен һәм комитетларның рәис урынбасарлары, рәисләре булган икән. Шул ук вакытта Татарстанда гомер кичергән кайбер кардәшләре белән дә элемтәне бөтенләй үк өзмәгән — вакыт-вакыт алар белән хәбәрләшкәләп торган. Тынгысыз җан Тәүфыйк алар белән дә элемтәгә керә. Борһан Шаһидинең Казанда яшәүче кардәше белән әңгәмәсеннән ул түбәндәге хәбәрләрне укучыга җиткерә: «Әминә Булатова аның (Борһан түрәнең) үтенече буенча Г. Ибраһимов, Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка китапларын җибәрүен хәтерли», дип яза2.

Төркиягә, Көнбатыш Германиягә барган сәяхәтләреннән соң Т. Әйди Төркиядә яшәүче олуг зыялыларыбыз Гали Акыш, Надир Дәүләт һәм Көнбатыш Германиядә яшәп, «Азатлык» радиосында татарча тапшырулар оештыручы милләтпәрвәр шәхесләребез турындагы беренчел мәгълүматларны иң башлап үзенең мәкалә, очеркларында хәбәр итте. Алар белән якыннанрак таныштырды. Һәм соңыннан Тәүфыйкның андый язмалары алда санап үтелгән китапларына туплап чыгарылды.

* * *

Шул ук елларда иҗат юлында бер-беребезгә ярдәмләшкән очраклар да еш булды. Тәүфыйкның казакъ теленнән тәрҗемә иткән ике кызыклы повестен, мәсәлән, «Ак дөя», «Әрем исе» исемнәре белән басылган ике күләмле җыентыкка мин тәкъдим иттем. Ул исә 1981 елда минем тарафтан туплап һәм өлешчә тәрҗемә итеп чыгарган Абай китабына («Сайланма әсәрләр. Хикмәтле сүз») күләмле хуплау мәкаләсен язып бастырды. Бераз соңрак ул мәкаләне Алма-Атада нәшер ителүче «Казакъ әдәбияты» газетасына да җибәреп, Татарстанда Абайга карата тагын бер изгелек эшләнүе турында да хәбәр иткән иде. Ә 1980 еллар ахырында «Елан угы» романын язып төгәлләгәч, ул әсәрен минем тарафтан редакцияләнүен үтенде. «Романда Бохара ханлыгы җимерелгәннән соң башланган чуалыш вакыйгалары тасвирлана. Ул дәверне син чамалыйсың. Мөхәррире бул әле», — дип әйтте. Мавыктыргыч эчтәлекле, вакыйгаларга бай ул әсәр 1991 елда калын бер китап булып басылып та чыкты. Тагын берничә елдан әдипнең «Иблискә ришвәт» (2000) исемле романы дөнья күрде. Шулай ук маҗаралы эчтәлекле, җиңел укыла торган әсәр. Туксанынчы еллар ахырына табарак Т. Әйди «Аваз» исемендәге үз нәшриятын оештырып җибәргән иде. Анда үзе мөхәррир, үзе директор булды. Кызганычка, өч-дүрт ел калган гомерендә аның нәшрияты фәкать үзенең — Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булырлык — унике томлык әсәрләрен генә бастырып чыгара алды. Хыялында йөргән эшен — татар дөньясының фаҗигале вакыйгаларын эченә алган башка тарихи хезмәтләрне бастырып таратырга Тәүфыйк дустыбыз өлгермичә калды.

* * *

Татар тарихын, татар дөньясын тирәнтен белүче шәхес буларак, 1997 елда Тәүфыйкны «Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары итеп куйдылар. Татар җанлы күпчелек язучылар һәм үзара хәбәрләшкән кайбер галимнәр фикеренчә, 1990 елларда язучылар Дамир Шәрәфетдинов, Рафаэль Мостафин мөхәррирлегендә басылган «Татарстан» журналы чын милли рухлы, милли эчтәлекле хезмәтләргә күп урын бирде. Начар гына газета кәгазен кулланып нәшер ителгән ул журнал соңгы елларда купшы кәгазь битләрен тутырып, купшы фотолар басып тараткан дәвамчысыннан күпкә эчтәлеклерәк иде. Бай рухи эчтәлекле, әбүнәчеләре түземсезләнеп көтеп алган «Татарстан» урынына ялтыравык кәгазьле бер нәрсә чыга башлагач, язучылар арасында иске журналны сагынып сөйләүчеләр байтак булды. «Милләтебезнең үткән чорын барлауда киң карашлы, җитди белемле милләтпәрвәр затлардан Тәүфыйк Әйди, Рәис Даутов, Солтан Шәмси ишеләр юк шул инде анда хәзер», — дип уфтанулар еш кабатланды.

* * *

Чордашым Тәүфыйк Әйдинең йөрәге һәм каләме аша үткән тагын бер язманы телгә алып китәсем килә. Цензура тикшерүләре юкка чыгарылган, «совершенно секретно» тыюлары вакытлыча алып ташланган бер вакытта язучы «Казан утлары» журналының 1992 елгы беренче санында элек яшерен сейфларда гына сакланган бер документны җәмәгатьчелеккә җиткергән иде. Ул дуамал яугир Петр Беренче императорның варисларына дип язып калдырган «Васыятьнамәсе». Васыятьнамәдә, әлбәттә, Россиянең киләчәктә кайсы илләрне яулап алырга, буйсындырырга тиешлеге бәян ителә. Көньяк-көнчыгыш тарафта Һиндстанга барып җитү, ә көньякта исә кичекмәстән мөселманнар биләмәсе булган Төркияне яулап алу — беренче шарт итеп куела. Т. Әйди ул басманың кереш өлешендә: «Дәверләр үзгәрүгә карамастан, бу тарихи документның әһәмияте әлегә кимеми», — дип язып куйган.

* * *

Тәүфыйк Рамазан улы Әйделдинов үз заманында рәсми рәвештә танылган әйдәп баручы әдипләр исәбендә йөрмәсә дә, үз милләте язмышы өчен борчылып яшәгән язучыларның бер өлеше арасында үрнәк шәхесләр рәтендә булды. Ул татар теленең, татар әдәбияты һәм сәнгате торышының киләчәге өчен күп тырышты. Байтак кына очерк һәм мәкаләләре фәкать халкыбызның киләчәк язмышын кайгыртып язылган хезмәтләр иде. Яшүсмер елларында ук әдәби парча һәм хикәя үрнәкләрен «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә бастырып, беренче сынауларны үтүенә карамастан, киләчәктә ул әдәби эшчәнлеген беркадәр кичектерә килде. Төп әһәмиятен милләт язмышына бәйле эзләнүләренә юнәлдерде. Милләттәшләребез күпләп яшәгән өлкә һәм республикаларга үз хисабына сәяхәтләр кылып, анда яшәүчеләрнең көнкүрешен, киләчәккә өмет-багланышларын өйрәнде. Шул төбәкләрдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, милли ихтыяҗлары турында кискен фикерле очерк-мәкаләләр язды. Күп очракта ул язмалар республика түрәләренә ошамый, матбугат вәкилләренә аларны мөмкин кадәр «чәнечкеләрсезрәк» бастырып чыгару таләбе куелыр иде.

Ул безнең ил күләмендә булгалап торган тискәре күренешләрне тасвирлап язып кына да калмады. Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез яки безгә кардәш башка төрки халыкларның язмышы белән дә тирәнтен кызыксына иде. Туган җирләреннән читләштерелгән Кырым татарлары, үз төрки телләрендә газета нәшер итүдән дә мәхрүм ителгән гагаузлар (тарихи бәҗәнәкләр берләшмәсенә кергән бер ыруг) турында ачынып сөйләр иде. СССР таркалгач, ул кабат гагаузлар яшәгән Молдавиягә бара, гагауз мәктәпләре өчен дәреслекләр басыла башлавына, ярым мөстәкыйль булса да бу төркиләрнең үзидарә кебек оешмалары барлыкка килүенә сөенә. Шуннан кайткач, «Исәнме, Гагаузстан» мәкаләсен язып бастыра.

Җитмешенче, сиксәненче елларда Болгария белән Румыния илләрендә борын-борыннан бирле шунда яшәп ятучы тел кардәшләребезне кысрыклау, татар илен Иван Грозный яулап алганнан соңгы еллардагы кебек диннәреннән, телләреннән яздыру, чукындыру гамәлләре көчәеп киткән иде. Тәүфыйк Әйди авыр сиксәненче елларда ук ул илләргә тәвәккәлләп бара алды. Күргән-белгәннәре турында соңрак ачынып язып та чыкты. Аның «Дунай буендагы кардәшләр» язмасын укыганда бүген дә күңел сыкрый, күзләргә яшь килә. Замандашларыбыз һәм милләттәшләребездән андый батырлыкны башка берәү дә эшләргә базмады. Шушы илләрдә кыерсытылган кан кардәшләребез турындагы язмалары өчен генә дә Тәүфыйк каләмдәшебезгә һәйкәл куярлык. Әлегә ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак кына мәгълүм (1991 елдан).

Дөрес, күренекле замандашларыннан байтагы аның эшчәнлеген мактап хуплау сүзләрен һәм аңа багышланган истәлек-мәкаләләрен яздылар. Шул рәвешле Тәүфыйк Әйдигә лаеклы бәянең бер өлеше бирелде, язма һәйкәлнең нигезе салынды кебек. Аның иҗатын һәм җәмгыяви эшчәнлеген барлап һәм мактап матбугат битләрендә үз сүзләрен әйтүчеләрнең иң асылларын гына булса да санап китик. Әдһәд Синугыл («Канлы тарих эзләреннән», 1991), Нурихан Фәттах («Үзе булып калды», 1991), Алма-Атадан Хәмит Төхфи («Язмышлар һәм ялгышлар», 1991), Гурий Тавлин («Биек дуваллар артында, 1992), Гариф Ахунов. («Мәгълүматлар дөньясы, яки Безгә ни булды», 1992), Истанбулдан Надир Дәүләт («Халыкларны якынайта», 1995), Аяз Гыйлаҗев («Күңел яктылыгын раслау», 1996; «Татарның асыл улларының берсе», 2001), Миркасыйм Госманов («Жанрның язмышы һәм яңаруы», 2001), Мәхмүт Әхмәтҗанов («Халкым сине онытмас, Тәүфыйк туган», 2001), Бикә Рәхимова («Ул беренче иде», 2004), Рафаэль Мостафин («Неизвестный известный писатель», 2001).

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, 15 ф., 7 тасв., 85 эш, 11-19, 135-139 кгз.

2. Социалистик Татарстан. – 1988. – 2 октябрь.

3. Әйди Т. Хәзинәләр уртак // Казан утлары. – 1993. – № 11. – Б. 156-170; Шул ук. Төрек-татар багланышлары // Казан утлары. – 1993. – № 12. – Б. 160-167.

Лирон Хәмидуллин

 

РЕЗЮМЕ

В статье Л. Хамидуллина описывается многосторонняя творческая деятельность татарского журналиста, публициста и писателя Тауфика Айди (1941-2001).

 

 

1. Из докладной записки Председателя Комитета государственной безопасности при Совете министров ТАССР А. Х. Бичурина первому секретарю Татарского обкома КПСС Ф. А. Табееву о проявлениях националистического характера среди татарской молодежи

Секретно

3 февраля 1966 г.

В августе-сентябре 1964 года в Комитет госбезопасности при С[овете] м[инистров] Татарской АССР поступили сигналы о том, что аппаратчик завода Оргсинтез Айдельдинов, член ВЛКСМ, распространяет письма-обращения националистического характера среди татар, проживающих в других областях. Как было выяснено, Айдельдинов от имени татарской молодежи писал им: «[...] Разобщенность татарского народа и то, что Татарстан не является Союзной республикой, сегодня, при сравнении с культурой равных и меньших национальностей — узбеков, казахов, азербайджанцев и др. — нас очень тревожит то, что вышеуказанные нации в этой области оставляют нас позади».

В письмах-обращениях также утверждал, что существуют и являются «тревожными» следующие проблемы, как-то: мало передач Казанской радиостанции на татарском языке, не выпускается татарских художественных фильмов, нет татарского симфонического оркестра, не издается газета общетатарской культуры, мало опубликовывается оригинальных татарских произведений. […]

Изучением Айдельдинова было установлено его общение с инженером ЦКБ предприятия п/я 157 Зайнуллиным и его связями, также националистически настроенными.

Зайнуллин, беспартийный, в 1959 году окончил КГУ, женат, проживает в пос. Дербышки […].

Мухамеджанов, член ВЛКСМ, в 1962 году окончил КГУ, инженер ЦКБ предприятия п/я 157, прожив[ает] в пос. Дербышки […].

Хасибуллин, беспартийный, с высшим образованием, инженер ЦКБ предприятия п/я 157, прожив[ает] в пос. Дербышки […].

Зайнуллин и его приятели, выступая на встречах с писателями и читательских конференциях, с националистических позиций излагали вопросы, касающиеся татарской нации, ее языка и культуры. […]

11 марта 1965 года на организованной республиканской библиотекой им. Ленина читательской конференции по обсуждению романа Касимова «Жизнь дважды не дается» выступили Айдельдинов и Зайнуллин. Айдельдинов высказал недовольство тем, что Касимов в романе употребил много русских слов. Также резко критиковал проф[ессора] Закиева, заявляя, что предлагаемая им «руссификация» приведет к «гибели татарского языка». Утверждал, что преподавание в вузах предметов на русском языке служит прямым барьером для татар и закрывает им доступ в учебные заведения. […]

24 апреля 1965 года Айдельдинов был приглашен в Ленинский райком КПСС, где с участием работников райкома КПСС, ВЛКСМ, представителей завода Оргсинтез и старых коммунистов была проведена профилактическая беседа с ним. Излагая свои взгляды, Айдельдинов заявил, что, возможно, нет оснований для утверждения об ограничении и притеснении татарской культуры. «Однако, если сравнивать состояние культуры татар и… среднеазиатских народов, можно сделать вывод, что татарская культура начала отставать. Раньше татарская культура была выше, чем в этих республиках… В подтверждение своего тезиса он заявил, что раньше у татар издавалось больше газет и книг, чем сейчас у казах и туркмен, что у нас нет киностудии, литературной газеты, симфонического оркестра, мало издается оригинальных татарских произведений. Все это, по его мнению, происходит от того, что Татария не является союзной республикой. В беседе Айдельдинов также говорил, что в г. Казани мало татарских школ и в вузах предметы преподаются только на русском языке, что это не способствует развитию татарского языка. По его словам, если бы в вузах учились на татарском языке, то люди старались бы отдавать детей в татарские школы.

По высказываниям Айдельдинова участники беседы дали убедительные разъяснения, указали на его ошибки, посоветовали не допускать подобных ошибок. Айдельдинов ответил, что в своих действиях он не преследовал политических целей, руководствовался лишь желанием сообща обсудить изложенные вопросы и обещал как следует подумать обо всем.

В июне 1965 года в КГБ при С[овете] м[инистров] ТАССР были проведены также профилактические беседы с Зайнуллиным и Мухамеджановым. Зайнуллину было сказано о поступлении сигналов о его националистических, политически ошибочных выступлениях и предложено рассказать о их причинах и целях. Объясняя свои поступки, Зайнуллин высказался о своем несогласии с теоретическими положениями проф[ессора] Закиева по вопросам состояния и развития татарского языка. Заявил, что он болеет душой за развитие татарского языка, культуры, искусства и не доволен тем, что мало татарских школ, нет татарских отделений в вузах, ограничен доступ в высшие учебные заведения татарской молодежи, плохо знающей русский язык. Выразил неудовлетворение тем, что татарская школа в пос. Дербышки размещается в старом бараке, и несмотря на его ходатайства, вопрос о новом школьном помещении не решается. Сетовал на отсутствие татарской газеты на заводе, случаи срыва афиши на татарском языке и «притеснений» директора Дворца культуры Зуева и т. д. […]

Летом 1965 года Айдельдинов и Мухамеджанов совершили поездки в другие области в качестве общественных распространителей татарских газет и журналов. В ноябре-декабре 1965 года Мухамеджанов, будучи в Москве, несколько раз посещал Московскую мечеть и в беседах активно обрабатывал в националистическом духе ее служителей. Утверждал, что «…русские покорили татар, насильственно сгоняли с плодородных земель, подвергали крепощению и русификации, не давали учиться на родном языке, репрессировали интеллигенцию. Эта политика продолжается и ныне, только тоньше и более завуалированно. Продажных татар типа Чомбе вынуждают отказываться от национальных интересов и просить о проведении русификаторских и кабальных мер». Заявил, что «…70 % татарского населения, проживающего в сельской местности и обучающегося на татарском языке, не может учиться дальше, так как преподавание в вузах ведется на русском языке…» Мухамеджанов призывал служителей московской мечети продолжать действия, направленные на защиту татарской культуры и ее развитие.

В числе их связей выявлены:

Якупов, беспартийный, со средним образованием, главный художник Дворца культуры (пос. Дербышки), по агентурным данным, среди близкого окружения высказывает националистические суждения, ведет дневник с изложением взглядов по национальному вопросу. В его записях утверждается о «подавленном положении татар», проповедуется идея, что «…пока существует данное государство татарам свободы не может быть…»

Гаскаров, член ВЛКСМ, студент 5 курса КГПИ, разделяет их взгляды.

Вагизов, электромонтажник предприятия п/я 157, активно поддерживает неправильные действия и взгляды Зайнуллина.

Докладываю на Ваше усмотрение.

Комитетом госбезопасности при Совете министров Татарской АССР Зайнуллин, Мухамеджанов, Айдельдинов и их близкие связи изучаются, о результатах будет доложено.

Председатель Комитета государственной безопасности при Совете министров Татарской АССР А. Бичурин (подпись).

ЦГА ИПД РТ, ф. 15, оп. 7, д. 85, л. 11-19.

 

№ 2. Из докладной записки Председателя Комитета государственной безопасности при Совете министров ТАССР А. Х. Бичурина Первому секретарю Татарского обкома КПСС Ф. А. Табееву

Секретно

17 ноября 1966 г.

В дополнение к № 3/2-529

от 3 февраля 1966 г.

За истекшее время чекистская работа по изучению Зайнуллина, Айдельдинова, Мухамеджанова и Якупова проводилась в направлении выяснения их замыслов и пресечения возможных враждебных действий.

В связи с поступлением сигналов о наличии на квартире Айдельдинова документов (рукописей), представляющих оперативный интерес, был проведен негласный осмотр его квартиры. В результате обнаружено и сфотографировано много рукописей и копии писем-обращений к разным инстанциям, в которых он, ссылаясь на многочисленные статистические и справочные данные, пытается доказывать [утверждения] о «приниженном» положении татарской нации, об «отсутствии» условий для роста и развития национального языка и культуры.

Эти рукописные материалы, хотя и не могут служить основанием для привлечения Айдельдинова к уголовной ответственности, но ввиду насыщенности их умело подобранными цифровыми данными и сопровождаемые тенденциозными, ошибочными выводами, носят, безусловно, политически вредный характер и способны оказывать на неосведомленного читателя определенное отрицательное влияние.

Как видно, Айдельдинов неплохо эрудирован, очень усидчив и трудолюбив. Систематически и много читает разнообразную литературу, начиная от партийных документов и периодической печати национальных республик, кончая произведениями Г. Исхаки и религиозными изданиями о «пророке» Мухаммеде. Возможно по этим причинам Айдельдинов среди известной ему части татарской молодежи пользуется репутацией «теоретика» и поборника «за интересы» национальной культуры. Основной метод деятельности Айдельдинова — это сбор, обобщение официальных цифровых данных, якобы подкрепляющих его демагогические утверждения, составление и отправление как анонимно, так и от имени группы лиц писем-обращений в партийно-государственные инстанции, стремление выявлять единомышленников среди татар в других областях и склонять их к направлению в инстанции аналогичных «обращений».

Отрицательные взгляды и действия Айдельдинова в некоторой степени обусловлены, возможно, нездоровым влиянием на него со стороны жителя г. Баку Манеева. Согласно материалам их переписки, обнаруженным при негласном осмотре квартиры Айдельдинова и документам «ПК», Манеев настроен националистически. В каждом письме дает Айдельдинову советы по составлению и распространению тенденциозных писем, искаженно изображающих вопросы национальной политики.

О материалах на Манеева нами ориентирован местный орган КГБ. Одновременно приняты меры к срыву их переписки и согласованных действий в будущем. […]

Мухамеджанов, Айдельдинов и Зайнуллин предпринимали некоторые попытки практиковать встречи татарской молодежи, интересующейся историей и культурой своего народа, в таких местах, которые бы обеспечивали бесконтрольность их «мероприятий» со стороны общественности.

Именно с таким расчетом и была организована ими в июне с[его] г[ода] коллективная поездка в Булгары. В группу подбирались люди по национальному признаку и хорошо известные друг другу. По замыслам организаторов поездки данное «мероприятие» намечалось использовать в качестве предлога для ведения нездоровых разговоров вокруг истории Булгар и подогревания национальных чувств участников группы. В этом деле определенная роль отводилась ими научному сотруднику КИЯЛИ АН СССР Ф. Валееву, как единомышленнику и сведущему человеку по истории Булгар. Валеев, хотя внешне и не проявлял активной инициативы по организации поездки в Булгары, но сам готовился к выступлению в роли гида в Булгарах. Валеев в прошлом подвергался профилактической беседе за националистические взгляды, и его поездка во главе группы татар в Булгары была крайне нежелательной. Тем более, что, по имеющимся данным, он после профилактики, хотя и прекратил высказывать открыто националистические суждения, но в узком кругу лиц продолжает иногда выражать недовольство по поводу «приниженного положения» татарского языка и культуры. Кроме того, Валеев иногда снабжает Мухамеджанова разного рода литературой, доказывающей, по его мнению, «неравноправное» положение татарской нации.

С учетом изложенного, Валеев через дирекцию КИЯЛИ от поездки в Булгары был отведен.

В пути следования группы в Булгары и при осмотре исторических памятников в роли гидов-экскурсоводов выступили писатель Н. Фаттахов и артист Г. Шамуков. Последние в своих объяснениях допустили ряд политически вредных, националистического характера высказываний.

По поступившим данным, писатель Н. Фаттахов, несмотря на проведенные с ним в прошлом в КГБ при СМ ТАССР профилактические беседы, продолжает вынашивать националистического характера настроения. Допускает высказывания о якобы неравноправном положении татарской нации и артист Г. Шамуков. По просьбе Мухамеджанова и его товарищей он корректировал отдельные их письма по национальным вопросам в инстанции.

С учетом складывающейся обстановки считаем целесообразным провести с Зайнуллиным, Айдельдиновым, Мухамеджановым, Фаттаховым и Валеевым повторные профилактические беседы путем вызова в КГБ при СМ ТАССР. Одновременно с этим оказывать на Айдельдинова, Мухамеджанова, Зайнуллина выгодное нам влияние через наши возможности.

В целях оказания на них дополнительного положительного влияния осуществить соответствующие беседы (в парткоме завода п/я 157) также с женами Мухамеджанова (член КПСС) и Зайнуллина.

Также полагаем нужным провести профилактику Шамукова через партийные органы.

Председатель Комитета Госбезопасности при Совете министров Татарской АССР А. Бичурин (подпись).

ЦГА ИПД РТ, ф. 15, оп. 7, д. 85, л. 135-139.

 

Документы и публикации подготовили

Венера Хамидуллина,

директор ЦГА ИПД РТ,

Дамир Шарафутдинов,

доктор исторических наук

Другие статьи
Стихотворение. Перевод с татарского языка Веры Хамидуллиной
В работе дается подробный эпиграфический, лингвистический анализ татарских эпитафий 1550 и 1553 гг. сохранившихся в с. Карино Слободского района Кировской области.
Статья знакомит с вновь выявленным списком родословной Кара бека, хранившимся у профессора Рустама Байкеева.
В публикации проводится источниковедческий анализ газеты «Новая деревня»
Журнал продолжает публикацию показаний Мирсаида Султан-Галиева, начатую в прошлом номере (начало см. в № 3/4 за 2010 г., с. 113-130)
Рассматривается история мобилизации трудовых резервов в промышленности Татарской республики в 1941-1945 гг.