Р. Марданов, И. Хадиев. Нократның борынгы ташъязмалары

Нократның борынгы ташъязмалары
Киров өлкәсендәге Нократ исемле татар авылының тарихы бай һәм гаять үзенчәлекле. Чүпче (Чепца) елгасы буенда урнашкан, урта гасырларда татар ханлыкларының төньяктагы бер үзәге булган Нократ авылы һәм аның тирәсендәге башка татар авылларының нәсел шәҗәрәләре турыдан-туры Кара бик нәселенә тоташа. Идел-Урал буйларының күп төбәкләренә тармакланган Кара бик шәҗәрәсе, Нократның шөһрәтле тарихи үткәне һәм хәзерге аянычлы хәле турында күп язылганлыктан, аларга тукталып тормыйбыз. Мәкаләбез Нократ (Карино) авылында сакланган, XVI гасырның беренче яртысына нисбәтле эпиграфик истәлекләрнең икесенә багышлана. Икесенә дибез, чөнки моңарчы Нократ авылындагы өч таш турында языла иде, ә без аларның борынгы зираттагы икесенә тукталабыз.
Хәзерге Киров өлкәсенең Слободск районына керә торган Нократ авылындагы ташъязмалар ХIХ гасырдан башлап һәвәскәр тарихчылар һәм галимнәрнең игътибар үзәгендә булган. Алар турында беренче мәртәбә Вятка губерна земствосы статисты Петр Матвеевич Сорокин Нократ татарларына багышланган, 1897 елда басылып чыккан күләмле һәм кызыклы мәкаләсендә мәгълүмат биреп үткән. Ул болай дип яза: «[...] В Нижнем Карине на кладбище близ деревни Митюковской (в 2 верстах от селения) имеются 2 надгробия с надписями. Н. А. Голубев любезно передал мне список с этих надписей, полученный им от местного муллы, который мог перевесть только существенную часть надписи, сообщил имя покойников и год смерти: один — Саид (бен-?) сын Тумбек-Оглы, умер в 1509 году, второй — Саид-бек Гали Суфуев умер в 1543 году (в 1542 году вятчане «все города» побили казанцев на Моломе. В этом должны были участвовать и каринцы). Оба пали в битвах, как гласят надписи, по словам муллы»1.
Сорокин мәкаләсендә исеме күрсәтелмәгән мулла ахун Ишмөхәммәт Габдулла улы Шәфиев булгандыр дип фаразлыйбыз. Ул ахун 1866 елда Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган һәм озак еллар Югары Нократта имамлык иткән.
Нократ ташъязмалары турында тулырак мәгълүмат 1910 елда «Шура» журналында чыккан2. Анда Габделбәр Атавыйның хаты басылган. «Шура»дагы бу язмада журналның редакторы — Ризаэтдин Фәхретдин борынгы кулъязма һәм ташъязма истәлекләрне саклауның әһәмиятен «безнең өчен әдәби һәм гыйльми бер бурычтыр» дигән сүзләр белән белдергән. Ул Г. Атавыйның иске кабер ташлары фоторәсемнәрен дә җибәргәнлеген әйтеп, аның хатыннан өзек бирә: «Ошбу мәктүбем илә бәрабәр Вятка губернасы Ыслабудский өяздә Нократ мәкъбәрәсендә «Әүлия каберләре» дия йөртелмәктә улан кабер ташларының фотограф илә алынмыш рәсемнәрене җибәрдем. Иске язулар вә халык арасында ихтирам ителдекләре сәбәбеннән, бәлки, тарихи бер әһәмиятләре улыр дип өмид итмәкдәем».
Ләкин Р. Фәхретдин, үз тарафыннан, фоторәсемнәрнең ачык чыкмаганлыгын әйтеп, журналда Г. Атавыйның ташъязмалардан күчереп җибәргән текстларын бирү белән чикләнә.
Г. Атавый каберташлардагы язуларны шактый төгәл укыган һәм кайбер сүзләрнең укылыш вариантларын тәкъдим иткән.
Казан галимнәре Н. И. Воробьев белән Җамал Вәлиди 1929 елның июнь аенда Нократ һәм Глазов татарлары яшәгән төбәккә махсус фәнни экспедиция ясаганнар. Алар үзләре фотога төшереп кайткан ташъязма рәсемнәрен танылган эпиграфист галим Гали Рәхимгә биргәннәр. Г. Рәхим фоторәсемнәр нигезендә ташъязмаларның текстларын җентекләп өйрәнгән һәм Вятка төбәгендәге болгар-татар эпиграфик истәлекләренә багышланган тәфсыйльле мәкаләсен бастырган3.
Г. Рәхим, Нократтагы ташлар турында беренче мәртәбә 1910 елда Г. Атавый язган иде һәм аның кайбер төгәлсезлекләре бар, дип искәрткән.
Эпиграфист галим Һарун Йосыпов үз китабында Нократ ташларының алга таба сүз барачак берсендәге (безнең тарафтан беренче таш дип тасвирлана торганындагы) шигъри текстны Шакир Абилов белән берлектәге укылышын тәкъдим иткән һәм ташъязманың фоторәсемен бастырган4.
Безгә, бу юлларның авторларына, 2007 елның 18 августында Нократка барып, ташъязмаларны табып укырга насыйп булды. Анда сәфәр чыгуыбызга, беренчедән, шушы ташлардагы язуларны уку һәм, икенчедән, беребезнең (Р. Мәрдановның) бабасының бабасы Мөхәммәтшакир Гыйззәтулла мулла улының (1833-1898) Нократ авылында 1877-1888 елларда сөрген вакытын уздырган урыны булганга* барып күрү нияте этәргеч биргән иде.
Калын урманнар эчендәге калкурак бер җирдә урнашкан борынгы Нократ авылы шактый бетәшкән инде. Элекке бай һәм сәүдәгәрләрдән калган икешәр катлы таш һәм агачтан төзелгән йортлар гына авылның әүвәлге шәүкәтен сиздереп тора. Совет заманында төзелгән ике-өч катлы шәһәрчә берничә йорт күренде. Ләкин яңа төзелгән өйләр юк диярлек. Шул авыл китапханәсендә эшләгән Венера Касыймова белән танышып, бераз мәгълүмат алдык. Нократ атамасы — электән үк бер-беренә кушылган һәм янәшә урнашкан өч авылга гомуми исем буларак кулланылган: Олы ил (Югары авыл), Түбән ил, Ильяс иле. Югары авыл үзе Дәүләтъяр һәм Митюк авылларына, Түбән авыл Арслан, Касыйм, Абаш һәм Юач авылларына бүленгән булган. Бу авыллар хәзер дә шул исемнәре белән йөртелә. Нократта 550 тирәсе кеше яши икән. (Җ. Вәлиди 1929 елгы мәкаләсендә 7-8 мең чамасы халык, Г. Рәхим 1930 елгы мәкаләсендә биш мең кеше яши дип язган булганнар5). Авылда яшьләр калмый: Киров һәм Кирово-Чепецк шәһәрләренә китеп баралар. 1944 елда Нократ авылында Киров өлкәсенең психоневрологик диспансеры оештырылган**. «Татарстаннан элек тә әлләни ярдәм күрмәдек, хәзер бөтенләй юк. Мәктәптә татарча укыту 1953 елда бетте, китапханәгә татарча китаплар килми, искеләре бар да — аларны укучы юк», — диде Венера ханым уфтанып. Нократта хәзерге вакытта да ХVI гасырдан ук килгән Касыймов, Җанчурин, Арсланов, Девятьяров, Долгоаршинный фамилияләрен йөртүче татарлар гомер итә***. Анда руслар да яши икән. Бу авыл халкы гади һәм ачык йөзле, итагатьле һәм мөлаем.
Нократ авылыннан бер чакрым чамасы читтәрәк, кара урман кебек бик зур зират халык телендә «Мазар зират» дип тә, шушы төбәк сөйләшенә хас булганча, «Мазар хәберлеге» дип тә йөртелә. Бу зиратның озынлыгы бер чакрымлап булыр. Анда хәзер дә мәрхүмнәр аймаклап, ягъни бер нәселдәгеләр бер тирәгә җирләнә икән. Безне кызыксындырган борынгы ташларның икесе шул зиратның авылга якын башында урнашкан. Сүз уңаеннан искәртик, бу зиратта ХIХ гасыр һәм ХХ гасыр башындагы нәфис гарәп язулы һәм матур бизәлешле ташъязмалар шактый күп. Имам һәм мөдәррисләргә, хаҗиларга куелган ташлар бар, әүвәлгерәкләреннән 1850, 1860нчы елгыларын күрдек.
ХVI гасырга караган ике зур таш бер-берсенә якын җирдә һәм аларга соңгы заманда тимердән чардуган ясап куелган.
Беренче ташның биеклеге бер метр 25 сантиметр, киңлеге 67 сантиметр, калынлыгы 12 сантиметрны тәшкил итә. Аның алгы ягындагы тексты безнең укылышта түбәндәгечә (юл тәртибен белдерү өчен саннар һәм тыныш билгеләре безнең тарафтан өстәлде).
1) Йа, Мөхәммәд!
2) Йад кыйл Сәйд-
3) -тәк угылы Җумашны!
4) Бисмилләһи рахмани рахим.
5) Көлли Хәйи сәйәмүд вә Һуа Хәйи
6) ля йәмүд. Көлли нәфсин за-
7) [и]къ әл-мәүт, сүммә иннә иләйнә
8) түрҗәгун. Тарих тукуз йөз
9) йеңерме алтыда, рәҗәб айда
10) Сәйдтәкнең угылы Җумаш
11) Каранда шәһид киҗде.
Бу ташның икенче һәм өченче юлларын Г. Атавый «Гали йад кыйл бик әҗәл кумас сине» дип, ә Г. Рәхим «Гали йад кыйлсаң әҗәл ку[й]мамышны» дип укыганнар.
Унынчы юлдагы сүзләр Атавыйда «Сәйд бикнең угылы Җиһанша» дип, Г. Рәхимдә «Сәйдтәк угылы Җиһанша» рәвешендә бирелгән.
Ә соңгы — унберенче — юлдагы сүзләрне Г. Атавый «Казанда шәһид кичде» дип бирә һәм «бу соң җөмләне «Суаш кыранда шәһид кичде» дип укырга да мөмкин. Чөнки ошбу зират якынында «Чуаш кыры» исемендә урын бар» дип яза. Г. Атавыйның «Җиһанша» дип үзе укыган исемне «Суаш» булуы да ихтимал дип язуы — башкача укылыш мөмкинлекләренә урын калдыруы — игътибарга лаек. Ә «Чуаш кыры» дигән сүзендә Нократтагы «Җуач» (Юач) атамасы күздә тотылган. Г. Рәхим үзе эш иткән фоторосемдә ташның соңгы юлы бөтенләй чыкмаган ди һәм «шәһид кичде» дигән юлларны Г. Атавыйга нигезләнеп бирә. Ташъязманың шушы соңгы юлы хәзерге вакытта җир астына күмелеп беткән хәлдә иде. Туфрагын алып укырга тырышуыбыз бушка булмады, анда «Каранда шәһид киҗде» дигән юлларны тәгаен укыдык. Биредә «Казанда» дигән сүздәге «з» хәрефе өстендә ноктасы куелмау сәбәпле, ул «р» буларак укыла. (Алдарак бу мәсьәләгә тагын кайтырбыз).
Ташка уелган текстта грамматик хаталар бар һәм аларны искәртеп китү зарур. Бишенче юлдагы «сәйәмүт» сүзенең соңгы хәрефе «д» белән хаталы язылган. Шул ук юлдагы «вә» теркәгечендә «әлиф» хәрефе булырга тиеш түгел. 6-7нче юллардагы «заикъ» дип язылган сүзнең дөресе «заикъәт» булырга тиеш. 7нче юлдагы «иләйна» сүзе дә хаталы итеп уелган.
Ләкин 9нчы юлдагы «йеңерме» сүзе хата дип саналырга тиеш түгел. Чөнки төрки-татар һәм фарсы сүзләрендәге йомшак «г» авазын белдерә торган хәреф элек еш кына «ң» хәрефе белән белдерелгән.
Текстка борынгы ташъязмаларда кайвакытта кулланылган диакритик билгеләр, ягъни «дәл» һәм «ра» хәрефләре астына берәр, «йа» хәрефе астына ике, «син» хәрефе астына өч нокта кую күренеше хас. Бу палеографик үзенчәлек Г. Атавый һәм Г. Рәхимдә игътибарга алынмаган. Һ. Йосыповта өлешчә генә күрсәтелгән.
Бу ташның датасы һиҗри ел исәбеннән миладига күчергәндә П. Сорокинда 1509 дип, ә Г. Рәхимдә 1522 елның сентябре дип бирелгән. Безнең исәпләү буенча, һиҗри 926 елның рәҗәп ае григориан (милади) календаре буенча 1520 елның июнь-июль айларына туры килә.
Ташның икенче (арткы) ягындагы тексты:
1) Йади Җумаш
2) Үлүм куныҗысы
3) йитте. Безем куныҗымыз
4) китте. Мәгәр шонкар булуб
5) оҗты. Табулмас истәкән-
6) -емез. Атларымыз берлә өмүтләр-
7) -не узуб китте. Дәхи дәрд бер-
8) -лә хәсрәтдә йанмай да кит-
9) -кән йекет. Җанум куан-
10) -май, тилмерүб көткән
11) йекет җанум алгаты.
Бу юлларның хәзерге татар телендә яңгырашын бу рәвешле күзаллыйбыз:
Җумаш истәлеге
Үлем куанычы җитте,
Безнең куанычыбыз китте.
Мәгәр шоңкар булып очты,
Табылмас теләгәнебез.
Атларыбыз белән өметләрне узып китте.
Шулай ук дәрт белән хәсрәттә янмыйча да
Киткән егет. Җаным куанмый,
Тилмереп көткән егет җанымны ала.
Ташъязманың икенче ягындагы өлешчә шигъри калыптагы зар-моң сүзләре күп тарихчы һәм әдәбият галимнәренең игътибарын җәлеп итте. Ләкин моңарчы андагы иң беренче юлдагы «Йади Җумаш» дигән сүзләр бөтенләй укылмаган. Ташка уелган сыктау сүзләренең башы (исеме) рәвешендәге, «Җумаш истәлеге», «Җумашны искә алу» яисә «Җумашка куелган истәлек-таш» мәгънәләрен белдергән (Нократ татарларында «йаз (йад) итү» дип аталган гореф-гадәт — мәрхүмнәрне искә алу гадәте — хәзер дә сакланган) бу гыйбарә Г. Атавый, Г. Рәхим һәм Һ. Йосыпов текстларында юк. Моның сәбәбе — ташъязманың ул тарафындагы сүзләрнең кара буяуга буялганлыгы. Ул, ихтимал, Г. Атавый заманында яки 1929 елда Н. И. Воробьев һәм Ж. Вәлиди экспедициясе вакытында фоторәсемгә төшергәндә язулар контрастлы, яхшы күренсен өчен махсус буялгандыр. Буяу пумаласы белән сүзләр һәм хәрефләр шактый дөрес һәм төгәл итеп йөртелгән булса да, бөтенләй буяу тимәгән хәреф элементлары һәм сүзләр, шулай ук ялгыш буяп җибәргән урыннары да бар. Шунлыктан, фоторәсемдә кап-кара булып күренеп торган сүзләрне укыган хәлдә, буяу тимәгән сүзләр бөтенләй юк кебек, аксыл фонны гына тәшкил итеп, күз карашын алдый. Ә ташның үзеннән укыганда төшеп калган сүзләр һәм хәреф элементларын танып була. Сыктау такмагының исеменнән тыш, 6 нчы юлдагы «өмүтләр» сүзендәге «р» хәрефе ташта буялмыйча калган һәм ул бу ташның басылып чыккан фотоларында бөтенләй күренми. Шул сәбәптән, Г. Рәхим дә бу хәрефне язылмый калганга исәпләп, җәяләр эчендә биргән. Хакыйкатьтә, ташның үзендә бу хәреф бар.
11 нче юлдагы соңгы сүз аерымачык «алгаты» дип язылган. Г. Атавый белән Г. Рәхим бу сүзне «алгай» дип, киләчәк заман фигыль формасында (ягъни, «алыр» мәгънәсендә) укыганнар. Шул сәбәпле Г. Рәхим, мантыйкый фикерләп, «алгай» сүзеннән соң тагын бер юл булырга тиеш дип фаразлаган. Әмма тексттагы ул сүз «алгай» түгел, ә «алгаты» дип уелган һәм аннан соң бүтән бер сүз дә юк.
Әлеге сүзнең соңгы хәрефе «й»ның астында булырга тиешле ике ноктасы өскә куелгандыр (андый язылыш татар эпиграфикасында очрый) дигән шик бу очракта урынсыз. Чөнки «й» хәрефенең өстендә һәм астында да икешәр ноктасы бар.
«Алгаты» сүзендәге -ты кушымчасы борынгы төрки телдәге «торур» сүзенең кыскарган варианты. Ул хәзерге заман хикәя фигыльнең өченче затын белдерә торган кушымча буларак, себер татарларында хәзер дә кулланыла. Димәк, «алгаты» сүзе «ала» дигән мәгънәне белдерә булса кирәк. Шул сәбәпле гыйбарә «тилмереп көткән егет җанымны ала» дип аңланырга тиештер. Бу очракта ташны куйдырган әти-әнисе яшьләй һәлак булган улларының чиксез сагышка салып, аның хәсрәте җан-бәгырьләрне биләп алуын белдергән.
Эпитафиянең бу ягында уелган текстның хаталарына килгәндә, 2 һәм 3 нче юллардагы «куаныч» сүзендә «а» хәрефе язылмыйча калган. Ә «ч» хәрефе урынына «җ» язу — орфографик тотрыксызлык сәбәбеннән һәм ул заман өчен әһәмиятле хата дип саналырлык түгел. «Истәкән», ягъни «эстәгән» (теләгән) сүзенең язылышында «к» һәм «ә» хәрефләре тоташтырылмаган. «Атларымыз» сүзендә «ла» иҗегеннән соң бер «әлиф» хәрефе артык куелган.
Текстның бу ягындагы язылышында да диакритик билгеләр бар.
Нократ зиратындагы Җумаш Сәйдтәк улының кабере янәшәсендәге икенче ташның биеклеге бер метр 39 сантиметр, киңлеге 65 сантиметр һәм калынлыгы 11 сантиметрдан гыйбарәт. Монысы алда тасвирланган Җумашның әтисенә куелган ташъязма. Тексты түбәндәгечә:
1) Йа, Мөхәммәд!
2) Йа, Гали!
3) Бисмилләһи рахмани рахим.
4) Көлли Хәйи сәйәмүд вә Һуа
5) Хәйи ля йәмүд. Көлли нәфсин
6) заикъәтел-мәүт. Сүммә иләйнә
7) түрҗәгун. Тарих тукуз
8) йөз алтмышда, рәҗәб ай-
9) -нуң ахырында Галисуфыйның
10) угылы Сәйдтәк алтмыш йә-
11) -шендә ирде. Казанда шәхид
12) киҗде. Рәҗәб ай.
Бу ташның датасы милади ел исәбе белән П. Сорокинда 1543 ел дип, Г. Рәхимдә 1555 елның февраль ае дип бирелгән, ягъни һижри ел исәбе миладига ялгыш күчерелгән. Г. Рәхимдәге хата (ике елга) фәнни басмаларда хәзергәчә кабаталана6. Безнең исәпләү буенча 960 елның рәҗәп ае 1553 елның июненә туры килә.
Тарихчылар язуынча, 1553 елның җәендә Казан ханлыгын тәмам буйсындыру максаты белән рус хөкүмәте масштаблы сугыш хәрәкәтләре ачканлыгы мәгълүм. Михаил Худяков ул җәйдә Д. Ф. Адашев җитәкчелегендәге «оккупацион» отрядлар Идел, Кама һәм Нократ елгалары буенча йөргәннәр дип яза7. Менә шул җәза отрядларына Нократ татарлары да җәлеп ителгән булып, Сәйдтәк шул яуларның берсендә һәлак булган дип фаразлау дөреслеккә туры килерлек.
Әлеге таш текстындагы хаталарны күрсәтеп китик. Дүртенче юлдагы «сәйәмүд» сүзе дөреслектә «син» хәрефе һәм ахырында «т» хәрефе белән язылырга тиеш. 5нче юлдагы «йәмүд» сүзендә дә ахырда «т» булырга тиешле иде. 6 нчы юлындагы «иләйна» сүзе, беренче таштагы кебек үк хаталы уелган. 11нче юлдагы «шәхид» сүзендәге «х» хәрефе урынына «һ» булырга тиеш иде.
Бу таш текстында да диакритик билгеләр һәм башка палеографик үзенчәлекләр бар.
11нче юлдагы «Казанда» дигән сүзнең «з» хәрефеннән соң булырга тиешле «а» хәрефе язылмыйча калган һәм аны «кызында» дип тә укырга мөмкин булыр иде. Тик ул сүздән соңгы «шәһид» гыйбарәсе (бу сүз дә хаталы итеп, «х» белән уелган) «кызында» дигән укылышның мәгънәгә туры килмәвен күрсәтә. Билгеле булганча, «шәһид» сүзе нинди дә булса яуда һәлак булуны белдергән. Ләкин бу ташлардагы текстларның хаталары фонында «һ» белән «х» хәрефләренең буталышы зур кимчелек дип исәпләнерлек түгел. «Казанда шәһид» дигән сүзтезмә беренче ташта да бар һәм анда да хаталы язылган иде. Беренче ташта ике мәртәбә язылган «куаныч» сүзендә шулай ук «а» хәрефе уелмаган.
Таштагы икенче юлда уелган «Йа, Гали!» дигән мөрәҗәгать сүзендә Г. Рәхим Гали хәлифә күздә тотылган дип һәм, ул дәвер татар кабер ташларының бүтән берсендә дә андый язуның булмавын искәрткән8. Бу фикерне М. Әхмәтҗанов та куәтләп язган9. Әмма без бу карашны шик астына алабыз. Безнең уебызча, ташны уйган кеше беренче тасвирлаган таштагы гыйбарә үрнәгендәгечә, «Йад кыйл Галисуфый угылы Сәйдтәкне» дип язарга карар кылып, берничә хәрефне язганнан соң, никтер (бәлки, «йад» сүзенең ахыргы хәрефе белән «кыйл» сүзен төшереп калдыруы сәбәпле) тәмамламыйча калган. Бу ике ташъязмадагы хаталарның шактый булуы шушылай уйларга нигез бирә. Югыйсә, Нократ татарларында, шигый мәзһәбендәге мөселманнарга хас булганча, Гали хәлифәне аеруча олылау һәм шулай ук шигыйларча бүтән гамәл-гадәтләрнең чалымнары булганлыгы турында башка авторларда телгә алынмаган.
Ташъязма текстындагы «Казанда шәһид киҗде» дигән сүзләрне Г. Атавый «кырында кичде» дип укыган. Моның хикмәте «з» хәрефенең өстендәге ноктасын күрмичә, ул хәрефне «р» дип кабул итүдән. Г. Рәхим әлеге сүзләрне язганда Г. Атавыйга ияргәнгә охшый. Чөнки ташның ахыргы юллары җир астына күмелгән булу сәбәпле, Г. Рәхим эш иткән фоторәсемдә танып укырлык язу юлы чыкканлыгы шикле. Ул бары тик Г. Атавыйдагы «кырында» сүзен «шунда» дип үзгәрткән һәм «шәһид» сүзен язмыйча, «кичде» дип биргән. «Кичде» сүзе Г. Рәхимдә шулай ук Г. Атавый текстындагыча өч нокталы «ч» хәрефе белән басылган. Югыйсә, ташның үзендә ул бер нокталы «җ» хәрефе белән уелган. Дөрес, Г. Рәхим Г. Атавыйның укылышына ияргәнлеген үзе дә искәрткән.
Икенче ташта исеме язылган Сәйдтәк Галисуфый улының* беренче ташта исеме язылган Җумашның әтисе икәнлеге аңлашыла. Г. Рәхим дә шундый фикер белдергән һәм шулай булганлыгына шик яки бәхәс тудырырлык сәбәп юк. Сәйдтәкнең исеме мәшһүр Кара бик шәҗәрәсендә теркәлгән**. Галим Марсель Әхмәтҗанов туплап һәм өйрәнеп бастырган шәҗәрә текстларының төрле вариантларында Кара бикнең улы Гали бик, ә Гали бикнең улы Әлсуфый бик, Әлсуфыйның улы Сәйтәк бик булуы язылган10. М. Әхмәтҗанов Галисуфый исеменең, сөйләм кануннарына яраклашып, Әлсуфый булып киткәнлеген аңлатып яза11.
Нократ авылында (Түбән ил) яшәгән Сәйтәковлар һәм Арслановлар үзләренең князь һәм морзалык хокукларын белдерү өчен 1784 елда Вятка губерна идарәсенә рус телендә язып тапшырган, Кара биктән башланган шәҗәрәләрендә Сәйтәк Галисуфый улы исеме теркәлгән. Ул документта нәселнең башы «От Карабия дети: Галиби, Мухаметби, Токчимурт. У Галибия дети: Алыш, Алсуфи. У Алсуфия дети: Сайтяк, Чюваш, Суфьян. У Сейтяка дети: Зянсеит, Шайсуп, Юсуп, Султан» рәвешендә язылган12. Рус телендәге бу язма документта һәм Кара бик шәҗәрәсенең татарлар арасында сакланган нөсхәләрендә Сәйтәкнең Җумаш исемле улы булганлыгы язылмаган. Тик бу гаҗәп түгел, чөнки ул яшь егет чагында һәлак булу сәбәпле, үзеннән соң балалары калмаган. Ә шәҗәрә текстларында, гадәттә, ир балалары булган нәсел тармаклары язылган.
Ташларда күрсәтелгән даталарга, ягъни 1520 һәм 1553 елларның җәй айларында улы һәм атасы «Казанда шәһид» булу мәсьәләсендәге фикеребезне белдереп китик. «Казанда шәһид» гыйбарәсе Казан шәһәренең нәкъ үзендә дип кенә кабул ителергә тиеш түгелдер. Ихтимал, Казан ханлыгы территориясендәге сугышларда, казанлыларга каршы бәрелешләрдә һәлак булулары күздә тотылгандыр. Тарихтан мәгълүм булганча, Нократ татарлары руслар тарафында казанлыларга каршы сугышканнар. Бу хакта тарихчы Гайнетдин Әхмәров (1864-1911) болай дип язган: «Нократ мөселманнарының бәгъзеләре ХV, ХVI гасырларда Мәскәү падишаһларыннан бирелгән ярлыг-грамоталарда “ар кенәзләре” дип аталганнар. [...] “Ар кенәзләре” ХV гасырда язылган вакаигъларның хәбәре буенча, 1486нчы елда Мәскәү падишаһысы Иван III Вятканы алып, шул вилайәттәге халыктан мәгълүмрәк кешеләрне (шул җөмләдән, ар кенәзләрен дә) Мәскәүгә чакырып үзенә йәмин (ант) иттергән. Ар кенәзләре Казан ханнарына мәхәббәт тоткан сәбәпле, Мәскәүгә барып йәмин итсәләр дә, русларга бик ышанычлы булмаганнар имеш. Шулай булса да, русларның куәтеннән куркыпмы, яки үзләренең файдалары өченме, руслар белән бергә Казанга күп мәртәбә килгәннәр (ягъни, рус гаскәрендә һаман булганнар). Мәсәлән, 1524нче елдагы походларында булганнары мәгълүм, Казанның ике мәртәбә (1545, 1552нче еллардагы) алынуында ар кенәзләре кенәз Серебряныйның Вяткадан килгән алдагы гаскәрендә булганнар. [...] Нократ кенәзләре Мәскәү падишаһларына атлы гаскәр булып хезмәт итәргә бурычлы булганнар, падишаһтан хәбәр булгач та, үзләренең атлары, кораллары берлән сугышка барырга хәзер булганнар»13.
Әлеге ике ташъязма мисалыннан күренгәнчә, инде өйрәнелгән дип саналучы тарихи чыганакларга кабат мөрәҗәгать итеп, аларны яңадан җентекләп анализлау тагын да төгәлрәк нәтиҗәләргә китерә. Барлык сораулар ачыкланып бетмәсә дә, күбесенә җавап табыла.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Сорокин П. Арские князья в Карине // Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1897 год / Сост. под ред. Н. Спасского. – Вятка, 1896. – С. 57-58.
2. Асаре кадимә (Нократ каръясендә улан кабер ташлары) // Шура. – 1910. – № 20. – Б. 619-621.
3. Рахим А. Болгаро-татарские эпиграфические памятники в Вятском крае // Материалы по охране, ремонту и реставрации памятников ТССР. – Казань, 1930. – Вып. IV. – С. 49-57+1 приложение.
4. Юсупов Г. В. Ввведение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960. – Табл. 61.
5. Вәлидов Җ. Нократ һәм Глазов татарлары арасында // Татарстан. – 1929. – № 5-6. – Б. 40; Рәхим Г. Күрс. хез. – Б. 49.
6. Юсупов Г. В. Указ. соч. – Табл. 61; Татар әдәбияты тарихы. Урта гасырлар дәвере. – Казан, 1984. – Т. 1. – Б. 285; Татар поэзиясе антологиясе. – Казан, 1992. – 1 к. – Б. 151; Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан, 2002. – Б. 194.
7. Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Репринтное воспроизведение издания 1923 г. – Казань, 1990. – С. 157.
8. Рәхим Г. Күрс. хез. – Б. 57.
9. Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар... – Б. 196.
10. Шул ук. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995. – Б. 12, 16, 22.
11. Шул ук. Нугай Урдасы: татар... – Б. 194.
12. Киров өлкәсенең дәүләт архивы, 583 ф., 4 тасв., 344 эш, 56 кгз.
13. Әхмәров Г. Нократ болгарлары // Казан мөхбире. – 1906. – 20 июнь.
Фотолар авторларныкы.
Раиф Мәрданов,
филология фәннәре кандидаты,
Ирек Һадиев,
Татарстан Милли китапханәсе
директоры урынбасары
РЕЗЮМЕ
В статье исследователей Р. Марданова и И. Хадиева дается подробный эпиграфический, лингвистический и палеографический анализ текстов двух татарских эпитафий 1520 и 1553 гг., сохранившихся в с. Карино Слободского района Кировской области. Информация, содержащаяся в памятниках, дополнена сведениями из архивных документов, а также другими источниками.
* Бу хакта кара: Мәрданов Р. Гыйбрәт, яки чукындыру чукмары // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2000. – № 1/2. – Б. 104-111; Шул ук. Ватан газабы // Казан утлары. – 2007. – № 5. – Б. 116-121.
** Татар халкының тарихи әһәмияткә ия булган мәшһүр үзәкләрендә совет чорында моңа охшаш дәва-тәрбия урыннары оештыру очраклары аз булмаган. Мәсәлән, Мәчкәрә авылында — акылга зәгыйфь балалар мәктәбе, Иж-Бубыйда — балалар туберкулез диспансеры һ. б.
*** Девятьяровларның ХVI гасырда яшәгән токымнары турында язганда П. Сорокин теркәп калдырган бер кызыклы мәгълүмат фәнебез өчен хәзер дә әһәмиятле. Ул болай дип язган: «[...] Родоначальником фамилии должно считать Деветьяра, отца князей: Семёна, Матвея и Ивана, живших в середине ХVI века. О Семене известно из грамот, что он умер до марта месяца 1553 года. [...] Каринцы отрицают крещение Деветьяровых. По их, весьма правдоподобному объяснению, имена христианские, похожие на свои мухамеданские, приняли Деветьяровы на тот случай, если бы попались в плен к казанцам. Воевать против мусульман мусульманину грех, и перемена имени доставляла возможность обойти его. Настоящие имена Деветьяровых были: Матвей — Мадъяр, Семён — Хисметулла, Иван — Зиган». (См.: Сорокин П. Арские князья в Карине // Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1897 год / Сост. под редакцией члена-секретаря Н. Спасского. – Вятка, 1896. – С. 59). Татар тарихындагы бу күренешкә галимнәр игътибар бирергә тиеш. Чөнки үзләре ислам динендә булган хәлдә рус исемнәре кулланган бүтән тарихи шәхесләр дә билгеле. Мәсәлән, ХVIII гасырда башкортлар һәм казакъларны яулап, рус дәүләтенә буйсындыру сугышлары башында торган Котлыгмөхәммәт Тәфкилевне, рус исеме белән йөргәнлегенә карап, «чукынган татар морзасы» дип хаталанып язучы тарихчылар һәм әдипләр бар. Әлеге хата рәсми белешмә хезмәтләрдә дә дәвам итеп килә. (Бу турыда тулырак кара: Мәрданов Р. Ф., Һадиев И. Г. Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре. – Казан, 2008. – Б. 13-14).
* Бу очракта «Галисуфый» исеменең «суфый» компоненты дини титул булмыйча, кушма кеше исеменең бер өлеше дип уйлыйбыз, чөнки мөселман татарларда атасының да, улының да бер үк исемне йөртүе гадәткә кермәгән. Шәҗәрәләрдән күренгәнчә, Галисуфый — Гали бикнең улы. Галисуфыйга охшаш кушма исемнәрдән Аксуфый, Янсуфый (Җансуфый), Байсуфый кебекләренең кулланылганлыгы билгеле.
** Р. Фәхретдин Кара бик шәҗәрәсенең 1794-1797 еллардагы күчермәсенә карата фикерен белдереп, Нократ авылындагы эпиграфик истәлекләрнең Кара бик нәселенә нисбәтле булуларын искәрткән. М. Әхмәтҗанов «шәҗәрәдәге мәгълүматлар белән ХVI гасыр Карино эпитафиясе арасында мәгънәви бәйлелек бәхәссез» дип, моны Г. Рәхимнең тикшеренү нәтиҗәләре раславын яза (кара: Әхмәтҗанов М. Нугай урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан, 2002. – Б. 193).