Л. Хамидуллин. Бөек Ватан сугышының беренче каһарманы (Герой Советского Союза Федор Баталов)

Бөек Ватан сугышының беренче каһарманы
Бөек Ватан сугышы дәвере миллионлаган кешенең язмышын ботарлап ташлаган, гомерен өзгән фаҗигале еллар, көннәр. Сугыш барган һәр көндә, һәр сәгатьтә дистә меңнәрчә кеше юкка чыккан. Мәңгелеккә күчкән. Шуларның бик азларының гына исеме хәзер безнең күңелләрдә саклана. Без аларны онытмаска тырышабыз. Дөресрәге, яу кырында алар кылган батырлыкларны үзебезгә үрнәк итеп күңелләрдә саклыйбыз.
Шундый үрнәк шәхесләр исемлегендә якташыбыз Федор Баталов та бар. Ул Казанның Иске Татар бистәсендә 1900 елда туган. Хезмәт юлын сәүдәгәр Крестовниковларның сабын заводында башлап җибәргән. Гражданнар сугышында катнашып, Сембер, Самара, Царицын шәһәрләрен аклардан азат итешкән. 1929 елда Казанда махсус командирлар мәктәбен тәмамлаганнан соң Урта Азия тарафларында кече командир вазыйфаларын үти. Өметле командир буларак аны 1939 елда Мәскәүдәге Югары «Выстрел» курсларына укырга җибәрәләр. Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышында полк, дивизия, армияләр белән командалык иткән күпчелек командирлар шушы курсларда хәрби осталык серләрен үзләштергәннәр. Сугыш алды елларында ул курсларда данлыклы генералларыбыздан Зәки Котлин, Фатих Булатов һәм Гани Сафиуллин да укыганнар.
«Выстрел» курсын тәмамлагач Ф. Баталов батальон командиры итеп билгеләнә. Ул елларда тулы комплектлы укчы батальон биш-алты йөзләп сугышчыны берләштерә. 1939 елның көзендә Финляндиягә каршы сугыш башлана. Капитан Баталов хезмәт иткән дивизия дә бу сугышта катнаша. Аның батальоны сугышның алгы сызыгында була. Совет-фин сугышындагы хәрби осталыгы һәм батырлыгы өчен капитан Федор Баталов 1940 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә1.
Финнар белән сугыш тәмамлангач, 1940 елның җәй башында, аларның 154 нче укчы дивизиясе Ульяновск шәһәре янәшәсендәге лагерена кайтып урнаша. Бер ел узмастан Бөек Ватан сугышы башлана.
1941 елның июнь ахырларында 154 нче дивизия сугышчылары ашыгыч рәвештә Днепр елгасы буйларына китереп җиткерелә. Дивизиягә Белоруссиянең Бобруйск, Рогачев, Жлобин шәһәрләре тарафыннан һөҗүм итеп килүче дошман көчләрен елганың көнчыгыш ярына үткәрмәү бурычы куела. Сугышчылар ашыгыч рәвештә окоплар казырга, блиндажлар төзергә керешәләр. Немецларның 24 нче механикалаштырган корпусы һәм танк дивизияләре бу вакытта инде Днепрның көнбатыш ярына килеп терәлгән була. Аеруча каты сугышлар Днепр елгасы буенда, Белоруссиянең Орша, Могилев, Гомель шәһәрләре юнәлешендә бара. Дошман көчләре Днепрны кичеп чыккан очракта Смоленск шәһәренең язмышы да кыл өстендә калачагы мәгълүм. Ә аннан инде Мәскәүгә дә ерак түгел.
Сугыш башлануның беренче атнасында ук Көнбатыш фронт штабы Минскидан Могилевка күчерелә. Бобруйск шәһәрен дошман 28 июньдә яулап ала.
Могилев шәһәре тирәсендә безнең 61 нче укчы корпус сугышчылары, ә алардан көньяктарак, Днепрның көнбатыш ярындагы Быхов белән Жлобин шәһәрләренә каршы ярда 63 нче корпус сугышчылары оборона тота. (Бер корпус өч дивизияне берләштерә.) Июль аеның беренче көннәрендә Көнбатыш фронт штабы ашыгыч рәвештә Могилевтан Смоленскига күчерелә. (Сугыш башлануга ун көн дигәндә өченче урынга күчү!) Дошман Могилев каласын ике яклап урап үтеп, Смоленскига таба ташлана.
Сугышның беренче елында фашистлар безнең гаскәрләрнең эзлексез оборона сызыгын булдыра алмавыннан, кайбер командирларның йомшаклыгыннан һәм куркаклыгыннан бик оста файдаланган. Дошман, осталык һәм танклар куәтен кулланып, аз көч белән җиңүгә ирешә.
Ә безнең танклар, самолетлар сугышның беренче көннәрендә үк күпләп юк ителгән...
Нәтиҗәдә йөз меңләгән сугышчыларыбыз һәлак булган яисә әсир ителгән. Днепр буендагы оборона сызыгының нык булмавы тиздән Смоленск шәһәре тирәсендә кабатланган мәхшәргә китергән. Кайбер галимнәр анда безнең юкка чыккан дивизияләр санын чик буеннан башлап чигенә-чигенә сугышып юкка чыккан дивизияләр саннарына тиң дип белдерәләр. Ә инде ил күләмендә 1941 елның җәйге айларында яу кырында булган дивизияләрдән егерме сигезе юк ителә, җитмешләбендә сугышчылар һәм хәрби техника, корал саны яртылаш кими, дип әйтелә2. Әлбәттә, кулына корал тоткан өч сугышчының кимендә икесе яу кырында батырларча сугышып һәлак булган яисә бик авыр хәлдә әсир ителгән. Бу зур югалтуларда гади сугышчы белән урта буын командирларның гаебе юк.
Якташыбыз Федор Баталовтан беразга аерылып, сугыш барышын тасвирлавыбыз — аның фаҗигале язмышына бәйле киләчәк шартларны күз алдына китерү максатыннан чыгып үтәлде. Батальон командиры Федор Баталовка һәм аның полкы буйсынган 154 нче дивизиягә нинди шартларда сугышырга туры килгәнен хөрмәтле укучым алдан ук белеп торсын. Шунысын да өстәп әйтергә кирәктер — бу дивизия сугышчылары арасында безнең бик күп якташларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән. Шуларның күбесе яу кырында батырларча сугышып һәлак булган. Сугыш алдыннан Ульяновскида тупланган 154 нче дивизиягә Чүпрәле, Буа, Тәтеш төбәгеннән, республиканың кайбер башка көньяк районнарыннан күп кенә солдат һәм кече командирлар мобилизацияләнә. Ульянов өлкәсенең татар, чуаш, мукшы авыллары кешеләре дә шул каһәрләнгән язмышлы гаскәри берәмлектә авыр сынау үтә. Мәсәлән, үземнең туган авылымнан гына да ул дивизиянең рота һәм батальоннарында егермедән артык кеше катнаша. Шуларның икесе, әсирлек фаҗигаләрен кичереп, туган туфрагына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.
Сугыш башланганда Ф. Баталов бу дивизиянең 437 нче укчы полкында икенче батальон командиры була. Аның батальонындагы өч рота командирларыннан берсе лейтенант Шәрәфетдинов булган. Ф. Баталовның хатыны Александра белән улы Эдик һәм кызы Маяга язган хатларында тагын берничә татар фамилиясенең теркәлгән булуы хакында миңа Белоруссия язучысы Александр Капустин сөйләгән иде... Әсирлектән исән-сау котылып кайткан авылдашым Миңлегали ага Әхмәтев сугышка кергәндә шул дивизиянең 77 нче тупчы полкында була. «Камалышта калганнан соң якташыбыз Баталов туплаган отрядта сугыштым» дигән иде. Димәк, бу очракта без үз якыннарыбызның да ни рәвешле сугыш мәйданына барып керүләрен, нинди шартларда дошман көчләренә каршы торганлыкларын күзалдына китерә алачакбыз.
Капитан Баталовның сугышчан язмышы төнге күкне балкытып узган сирәк метеорны хәтерләтә. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә капитан Баталов бер балкып, батырлыгы белән дан-шөһрәт казана да, ярсу метеордай күздән югала. Ут өермәсе уйнаган яу кырында аның нибары өч ай чамасы гына сугышканлыгы мәгълүм. Ләкин шул кыска вакыт эчендә ул оста командир буларак дан казанып өлгерә. Ул командалык иткән укчы батальон дошманга каршы махсус оештырылган беренче зур контрһөҗүмнең алгы сафында бара.
Әйе, 154 нче укчы дивизия 1941 елның июнь ахырларында Днепр яры буендагы урман читенә килеп урнашып, окоплар казырга керешә. Ул вакытта елганың аръягындагы Бобруйск шәһәренең кем кулында булганлыгы әле ачыкланып та бетмәгән була. Дивизияне 63 нче корпуска буйсындыралар. Аның командующие итеп Л. Г. Петровский билгеләнгән була. Хәрби корреспондент Константин Симонов аны бик тәҗрибәле командир дип таныта. Ләкин ул әле яңарак кына төрмәдән котылып, фин сугышыннан соң кабул ителгән тәртип буенча генерал исемен дә алып өлгермәгән, киемен, хәрби дәрәҗә билгеләрен дә алыштырмаган иде, ди3. Бу корпус исә 21 нче армиягә (командующие Ф. И. Кузнецов) буйсына.
63 нче корпус дивизияләре Могилев шәһәре тирәлегендә тиңсез көрәш алып баручы 61 нче корпус дивизияләренә терәк булырга тиеш саналгандыр. Ләкин тегеләр Днепрның аръягында кан коеп сугыша, ә 63 нчеләрнең дивизияләре әлегә бирге якта «дошманны елга аша үткәрмәскә» дигән бурычны үтәргә хәстәрләнә.
Дошман, июль башында яңарак кына фронт штабы урнашкан Могилев шәһәрен камалышта калдырып, алга, Смоленскига таба юнәлә.
Шуннан соң 63 нче укчы корпус дивизияләре алдына яңа бурыч куела: кичекмәстән Днепрны кичеп чыгып, дошманның Жлобин һәм Рогачев шәһәрләре тирәсендә тупланган көчләренә һөҗүм итәргә! Ягъни, әлегәчә дары исе татымаган яңа көчләр ярдәме белән дошманның алга һөҗүм итеп баруыннан туктатырга. 63 нче корпусның өч дивизиясенә ярдәмгә тагын берничә гаскәри берәмлек, шул исәптән 102 нче укчы дивизия дә билгеләнә.
154 нче дивизиягә Жлобин шәһәрен яулап алу һәм шуннан соң тимер юл буйлап Бобруйск юнәлешендә хәрәкәт итәргә боерык бирелә.
1941 елның 13 июль таңында 437 нче полк сугышчылары Днепр елгасын кичә, көнбатыш ярдагы дошман өстенә ябырыла. Аларга ярдәмгә 77 нче артиллерия полкының бер дивизионы беркетелгән була. 63 нче корпус сугышчыларының мондый кискен чара күрүен көтмәгән фашистлар югалып калалар. Бу корпусның 154 нче дивизиясе сугышчылары шул ук көндә Жлобин шәһәрен дошманнан тартып ала. Күрше дивизия дә тиздән якындагы Рогачев шәһәрен азат итә. 154 нче дивизия җитәкчелеге бу һөҗүм барышында аеруча Ф. Баталов батальонының оста хәрәкәт итүен, аның сугышчылары сафында югалтуларның аз булуын билгеләп үтә. Бу батальон сугышчылары шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә барган бәрелешләрдә дошманның күп кенә солдатын һәм берничә танкын юк итәләр. Яхшы беркетелгән объектлар исемлегендә торган тимер юл депосын һәм тагын берничә бинаны зур осталык белән сугышып алалар. Бу очракта Ф. Баталовка Гражданнар сугышында алган тәҗрибәсе дә, финнәр белән сугышуда кулланган осталыклары да нык ярдәм итә. Шәһәрдә озак тоткарланмастан, 14 июль кичендә үк бу батальон һөҗүмен дәвам иттерә һәм Бобруйскига баручы тимер юл белән шоссе юлы аралыгында урнашкан Заградье авылына якынлаша. Дошманның ике юл хәрәкәтен тәэмин итүче гарнизоны шәһәрдән чигенгән гаскәри берәмлекләр белән дә ныгытылган була. Батальон сугышчыларын алар көчле ут ачып каршы алалар. Бу хәлгә юлыккач та Баталов роталарга алга барудан тукталып торырга боера. Дошман гарнизонын кичәге кебек хәйлә корып кына җиңеп буласын аңлый. Кичә дә бит ул депоның берничә бина диварлары сагында утыручы дошман көчләренә каршы берничә төрле ысул кулланып кына уңышка ирешә алган иде. Дошман тылына кыю егетләрдән зур бер төркем җибәреп, көтмәстән өч яклап һөҗүм итү аеруча отышлы була.
Япан кырдагы Заградье авылында тупланган дошман, әлбәттә, аларның туктаусыз һөҗүм итүен көтә. Шушы кырда батальон сугышчыларын берәм-берәм юк итәргә хыяллана. Димәк, һөҗүмне туктатып торырга, кара төн килүен көтәргә кирәктер. Шулчак бәлки дошман үзе, болар көчсез икән дип, һөҗүмгә ташланыр? Минометлар барлыгын да алдан ук сиздермәскә!..
Баталов батальоны бу төндә, шулай дошманны алдап-йолдап, Заградье авылын яулауга да ирешә. Батальон сугышчылары яулап аласы чираттагы Заводная авылы тимер юлдан уң тарафтарак була. Алда, Заградьедан бер читтәрәк, Придорожье исемле кечерәк авыл да күренә. Аңа өченче батальон сугышчылары һөҗүм итәргә тиеш. Ләкин алар әле артта калган шул. Нишләптер соңлыйлар. Шул сәбәпле Баталов киләсе төндә алга барырга комачаулап торган шул авылга да, Заводнаяга да бер-бер артлы һөҗүм оештырырга план кора. Һәм аның планы уңышлы башкарылып чыга.
Ләкин шушы өч-дүрт көндә инде дошман 63 нче корпус дивизияләренә каршы тору өчен өстәмә көчләр туплап өлгерә. Җиңел туплар һәм минометлар белән генә «куәтләндерелгән» укчы полк һәм дивизияләргә каршы танк төркемнәрен җибәрә. Һөҗүм итү туктатыла. Безнең гаскәрләр оборонага күчә.
К. Симонов Көнбатыш фронт язмышы өчен зур әһәмияте булган бу контрһөҗүм турында: «Петровский корпусы дивизияләре 13 июль таңында Днепрны кичеп контрһөҗүмгә күчте. Гаскәрләр Жлобин һәм Рогачев шәһәрләрен азат иттеләр, Бобруйск юнәлешендә хәрәкәт итә башладылар. 13-еннән 14-енә каршы төндә 102 нче дивизия сугышчылары да бераз төньяктанрак Днепр елгасын кичтеләр» дип яза. Ләкин фашистлар көчләрен арттырып, безнекеләрне тар-мар итәләр. 17 август — 63 нче корпус гаскәрләренең камалыштан чыгарга беренче зур талпыныш ясаган көне булса кирәк. Кайбер язмаларда Федор Баталовның да шул көндә вафат булуы турында мәгълүмат урнаштырылган. Ләкин әле ул көрәшүен дәвам иткән.
Ф. А. Баталов батальоны оборона сугышларын да ярыйсы ук оста оештыра. Яуланган позицияләрдән аның батальоны иң соңгы чиккә җиткән очракларда гына чигенә. Батальон сугышчыларының уңышлары корпус җитәкчелегенә дә мәгълүм була. Корпус һәм армия штабы җитәкчеләре исеменнән Мәскәүгә бу контрһөҗүмдә батырларча сугышкан солдат һәм командирларны бүләкләү кирәклеге турында махсус юллама хатлары җибәрелә. Анда капитан Федор Баталов Советлар Союзы Герое исеменә лаек диелә, дәлилләр китерелә.
1941 елның 10 августында чыккан «Правда» газетасының дүрт битендә сугышчан батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләрнең зур исемлеге бирелгән. Ул исемлектә, әлбәттә, 63 нче укчы корпус сугышчыларының, шул исәптән 154 нче дивизия солдат һәм офицерларының исем-фамилияләре дә ишле итеп теркәлгән. Ә газетаның беренче битендә, баш мәкалә янәшәсендә батыр якташыбыз Федор Баталовның фоторәсеме урнаштырылган. Аңа СССР Верховный Советы Президиумының 9 августта чыгарылган карары белән Советлар Союзы Герое исеме бирелүе, аның Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнүе турындагы хәбәр китерелә. Бөек Ватан сугышы барышында Татарстан вәкилләреннән шундый зур данлауга иң беренче ия булучы Федор Баталов иде. Ә милләттәшләребез арасыннан икенче булып Советлар Союзы Каһарманы исемен алучы, Казанда туып үскән очучы, истребительләр эскадрильясе командиры Фәрит Фәткуллин булды. Аңа ул дәрәҗәле исем шул ук елның ноябрь аенда бирелә.
СССР хөкүмәтенең иң югары бүләкләре, билгеле инде, камалышта хәрәкәт итүче батырларның үзләренә тапшырылмагандыр. Ул вакытта кабул ителгән тәртип буенча, бүләкләнүче ул бүләкне Мәскәүгә килеп алырга тиеш була. Соңрак кына андый чараны үтәүне урындагы дәрәҗәле командирлар карамагына тапшыралар. Ә менә бүләкләү карары чыккан газета саннарын, мөгаен, самолетлар белән 63 нче корпус дивизияләренә илтеп тапшыра алганнардыр.
Ничек кенә булмасын, якташларыбызның батырлыгын ил башлыклары белгән, хуплаган. Ләкин камалыштан чыгарга булыша алмаган. Чөнки нәкъ шушы көннәрдә башкала үзе дә бик мөшкел хәлләр кичерә башлый.
Күренекле хәрби җитәкче, маршал Георгий Константинович Жуков соңыннан бу вакыйгаларны түбәндәгечә тасвирлаячак. «Дошман гаскәрләре Днепрдан көнчыгышка карап атлыгып һөҗүм иткән бер вакытта генерал Ф. И. Кузнецовка буйсынган 21 нче армия дивизияләре 13 июль таңында Днепр елгасын кире кичтеләр. Рогачев һәм Жлобин шәһәрләрен яулап алганның соңында, сугыша-сугыша төньяк-көнбатыш тарафтагы Бобруйск шәһәренә таба хәрәкәт иттеләр...
Дошман өстенә беренче булып ябырылучы төп удар көч — 63 нче укчы корпус иде. Аның белән генерал Л. Г. Петровский командалык итте... Кызганычка, яу кырында ул озакламыйча батырларча һәлак булды... 21 нче армиянең ябырылып килүче дошман гаскәрләренә каршы оештырылган шушы һөҗүме нәтиҗәсендә немецларның сигез дивизиясе шул тирәдә тоткарланды. Аның тоткарлануы ул көннәрдә безгә бик файдага булды...»4
Сугыш башлануның өченче атнасында ук 63 нче укчы дивизия сугышчыларының контрһөҗүмгә ташлануы, Брест кальгасында милләттәшебез Петр Гаврилов җитәкчелегендәге гарнизонның дошманга бирелмичә өч-дүрт атна дәвамында көрәшүе кебек вакыйгалар гитлерчыларның башкалабыз Мәскәү тирәсенә шактый соңга калып килүенең нәтиҗәсе була. Ләкин яу кырында хөкемлек иткән башбаштаклык, хаос аркасында ул нәтиҗәнең безнең халыкка никадәр кыйммәткә төшкәнлеген бүген югалтуларның чамасыз күп булганлыгыннан беләбез.
Әйе, кыска вакытлы, ләкин дәһшәтле Совет-фин сугышы кырында сугышчан чыныгу алган, орден белән бүләкләнгән батальон командиры Федор Баталов соңгы зур көрәш мәйданында да үзен сынатмый. Июль аендагы контрһөҗүмдә катнашкан йөз меңләгән сугышчы арасыннан Советлар Союзы Герое исеменә аның гына тәкъдим ителүе шуны раслый.
1941 елның август башларында, зур югалтуларга да карамастан, 63 нче корпус сугышчылары әле бер тирәдәрәк тупланып сугышалар. Шул сәбәпле аларга фронт штабы һәм Мәскәүдән әмерләр һәм хәбәрләр килеп торгандыр. Димәк, корпусның бер урта буын командирына хөкүмәтнең иң зур батырлык билгесе бирелүен дә вакытында хәбәр итә алганнардыр. Ул хәбәр, мөгаен, Ф. А. Баталовның үзенә дә барып ирешкәндер.
Һәм нәкъ шул көннәр тирәсендә ул үз полкының командиры итеп тә билгеләнә. Аңа чаклы 437 нче полк белән җитәкчелек иткән майор Б. Вайнтраубның үз вазыйфасын ни өчен калдырып китүе миңа мәгълүм түгел. Мөгаен, аны дивизия штабына күчергән булганнардыр. Һәрхәлдә, бу катлаулы вакыйгалардан ул исән-сау котылып чыга алган, Бөек Ватан сугышын да исән-имин тәмамлап, генерал-майор дәрәҗәсендә отставкага киткән. А. Капустинның кайчандыр мин тәрҗемә иткән «Беренче җиңүләр» китабында Б. Вайнтраубның истәлегеннән бер өзек китерелә5. Анда ул Баталовка август көннәрендә майор дәрәҗәсе бирелүен искә алмый. Аның һәлак булу датасы да дөрес күрсәтелмәгән. Ягъни, алар август башларыннан соң очрашмаганнар булса кирәк.
Безнең гаскәрләр тирәсендә дошман боҗраны һаман кыса бара. 63 нче корпус бик авыр хәлдә кала — көнчыгыш тарафка чигенер мөмкинлек юк диярлек. Чигенер өчен Днепрны яңадан кичеп чыгарга кирәк. Дошман исә андый мөмкинлекне бирмәскә тырыша. Шулай да корпус командирлары 17 августка каршы төндә елганы берничә урыннан кичеп чыгу карарына киләләр. Бу вакыйганың үз дивизиясенә бәйле өлешен Б. Вайнтрауб түбәндәгечә тасвир итә. «Бу вакытта дошман безнең тулы булмаган дивизияләргә каршы үзенең җиде дивизиясен контрһөҗүмгә ташлады... Безнең гаскәрне кабат Днепр ярына китереп кысты. Баталов полкы, башкаларны күкрәге белән каплап, арьергардта барды. 17 август таңында ул полк сугышчылары, кысылып килгән дошман боҗрасына тоташырга ирек бирмәс өчен, соңгы контрһөҗүмгә күтәрелделәр. Дошман көчләре көньяк тарафка, Скепня-Первая һәм Скепня-Вторая авылларына таба алып ташланды. Шуның нәтиҗәсендә бу полк безнең дивизия сугышчыларына 3 нче армия гаскәрләре белән кушылырга мөмкинлек тудырды. Ләкин, үкенечкә каршы, шул бәрелешләр барышында ватаныбызның лаеклы улы капитан Федор Баталов батырларча һәлак булды...»6
Бу очракта Б. Вайнтраубның үзебезнең гаскәрләр белән кабат кушылганда чолганыштан исән-имин чыгучылар арасында Баталовның булмавына сылтап кына «әлеге авылларга һөҗүм барышында һәлак булды» диюенә ышанмауның ике сәбәбе бар. Бердән, ул аның һәлак булуын күрмәгән. Икенчедән, сугыш тәмамланганнан соң байтак еллар үткәч язылган бу истәлек авторының үзен, дивизия җитәкчелегенә мөнәсәбәтле кеше буларак, акларга тырышуын да чамалап була: ни өчен алар Советлар Союзы Героен саклап кала алмаганнар? Нишләп ул полк сугышчыларына чолганыштан чыгардай мөмкинлек тудырмаганнар?
1941 елның көз айларында шул ук тирәләрдә хәрәкәт итә башлаган партизан отрядларына элекке капитан Баталов сугышчыларының әле тагын айдан артык дошман гарнизоннарына һөҗүм итеп, аны даими тынычсызлап торганлыгы мәгълүм була. Шул көннәрдәге афәтне үз җилкәсендә татыган авылдашым Миңлегали ага Әхмәтев тә Баталовның сентябрь ахырларынача исән булуын сөйләгән иде. Ул абзый белән мин ике мәртәбә очрашып сөйләштем. 1972 елның җәендә сөйләшкәндә аның әле хәтере бик яхшы иде. Ул 1912 елда туган. Яшьтәш буларак безнең Шакир җизни Алиев белән (әтиемнең сеңлесенең ире) фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да бер дивизиядә сугышалар. Совет-фин сугышында бер ротада булалар. 154 нче дивизия Жлобин шәһәрен яулап алган вакытта Миңлегали абый, тупчы буларак, урам сугышларында катнаша. Әмма пехотачы авылдашларыннан аерым була. Сентябрь башларында, үз дивизияләреннән аерылып калган сугышчыларны бер отрядка туплаганда, тагын берничә авылдашы, шул исәптән Шакир Алиев белән дә очраша. Беренче очрашып сөйләшкәдә Миңлегали абый: «Чолганышта вакытта безне бергә җыеп туплаучы татар командиры, Баталов фамилияле кеше иде», — дип әйткән булган. Ул вакытта әле бу исем миңа билгесез иде. Шуңа күрә аның турында төпченеп сорашмаганмын. «Якыннанрак күреп белүчеләр әйтте, ул раненный, арбадан төшми дип. Ул вакытта күпчелегебез яралы иде. Шакир җизнәң көчкә атлап йөрде. Бобруйски лагерена, аннан соң Варшавага барып җиткәнче аны Гомәр Вәлиуллин белән култыклап йөрттек. Варшава лагерена җиткәч җизнәң озак яшәмәде, гыйнвар ахырларында шунда җирләдек үзен», дигән иде. Алар, утызлап кеше, 13 октябрь иртәсендә дошманга әсир булып төшкәннәр. Ул вакытта өч йөзләп кешене берләштергән Баталов отряды таркала башлаган була инде. Командирлар арасында аерым төркемнәргә бүленеп хәрәкәт итү фикере өстенлек ала.
Капустинның Федор Баталов батырлыгына, шул исәптән 154 нче дивизия сугышчылары язмышына багышланган документаль повестен тәрҗемә иткәннән соң элек Миңлегали абыйдан язып алган дәфтәр исемә төште. Анда да сүз 154 нче дивизия сугышчылары турында барган икән ләбаса. Өстәвенә «якташ командир Баталов» та телгә алынган. 1998 елның җәендә без Миңлегали абый белән кабат очраштык. Ләкин инде аның хәтере бик «сизрәгән» иде. Тупчы буларак кайсы частьтә хезмәт иттегез дип сорагач та хәтердән әйтә алмады. «Килен, китер әле минем военный книжканы», дип сорап алып, ул книжканы һәм аның эчендәге белешмәләрне миңа тоттырды. Дөрес, 1941 елда ул «77 нче арт. полкта рядовой-ездовой» булып хезмәт иткән. Ягъни «пехотный полковой» тупларны атка атланып тарттырып йөртүче булган. «Соңгы командирыбыз бик таләпчән Баталов фамилияле бер татар иде», дип кабатлады соңгы очрашу барышында да. Һәм инде немецларның лагерьларында күргән авырлыкларын җентекләбрәк сөйләргә кереште.
1970-1980 елларда Белоруссиядә ике мәртәбә нәшер ителгән, якташыбыз Ф. А. Баталов һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Беренче җиңүләр» китабы авторы Александр Капустин да 1941 елның көзендә Гомель өлкәсе авыл-урманнарында хәрәкәт итүче бер партизан отрядына килгән7. Ул отряд Речицк-Жлобин шәһәрләре тирәләрендә тупланган була. Шул отрядта элек камалышта калган гаскәри берәмлекләрдән килеп кушылган берничә кеше дә була. Тора-бара бу отряд Беренче Бобруйск партизаннар бригадасы белән берләштерелә. «1942 елда бу бригада сугышчылары арасында бер җыр бик популяр булып китте» дип искә ала А. Капустин. «Слушайте отряды!» («Отрядлар, тыңлагыз!») дип башланган бу җырның безнең бригадада гына түгел, башка тарафларда да бик таралган булуына соңыннан, шушы повестька материал туплаганда ышандым. Шул хакта миңа бик күп кеше хәбәр итте. Бу җырны һәм вакыйгаларны сезнең якташыгыз, Белоруссия партизанкасы Рита Гали кызы Заһирова да белә» дип язды ул. Ританың атасы, өлкән политрук Миңлегали Сәгъди улы Заһиров та шушы тирәләрдә камалышта калучы 63 нче корпус сугышчылары арасында сугышкан, шунда һәлак булган икән. (1995 елда «Беренче җиңүләр» китабы минем тәрҗемәдә чыккач, берара мин ул Рита ханымны эзләп тә караган идем. Хәтерем ялгышмаса, сугыш каһарманнары турында байтак материал туплаган каләмдәшем Нургали Булатов ул ханымның телефонын да биргән иде. Ләкин, ни сәбәпледер, аның белән хәбәрләшә алмадык).
А. Капустин хәбәр итүенчә, Бобруйск бригадасы партизаннары арасында капитан Баталов һәм аның көрәштәшләре батырлыгына багышланган бу җырны иң элек «Зур җирдән» җибәрелгән махсус бер отряд сугышчылары җырлый башлаган. Ул отряд белән партизан бригадасына шартлаткыч корал да китерелгән.
«Җырның көе дә, сүзләре дә безнең барыбызның да күңеленә хуш килде. Тиздән аны подрывниклар төркеме генә түгел, башка партизаннар да отып алдылар һәм җырлап йөри башладылар, — дип искә ала Александр Капустин. Отряд комиссары Дмитрий Лепешкин җитәкчелегендә үзешчән сәнгать түгәрәге дә оештырылды. Алар еш кына авылларга баралар, халык алдында шул җырны да җырлыйлар иде... Ул җырның башка урыннарда да киң таралган булуын соңрак үземә юлланган хатлардан да укып белдем».
Әйе, сугышчыларның рухын күтәрүче, көн кадагына сугучы бер җыр буларак ул фронттан-фронтка таралган була. Җырның кемгә багышлануын ачыклык кертә торган юллар да бар анда. Җырның мәгънәсенә зыян китермәс өчен аны рус телендә бирәбез:
Слушают отряды песню фронтовую;
Сдвинутые брови, твердые сердца.
Родина послала в бурю огневую —
К бою снарядила бойца.
На прощанье сына мать поцеловала,
На прощанье мужа обняла жена,
Долго не сходила с мостика вокзала,
Взглядом провожала милого она.
Вот они в дороге, в зареве тревоги.
У бойца на сердце спрятано письмо:
«Лучше смерть на поле, чем позор в неволе,
Лучше злая пуля, чем раба клеймо».
Бомба разорвется, почва затрясется,
Но трястись от бомбы смелым не к лицу.
Бомба разорвется, облако взобьется,
Перейдет винтовка к новому бойцу...
Но пока что пуля мимо пролетела,
Но пока что смерти подступ отдален.
И опять в атаку капитан Баталов
На геройский подвиг поднял батальон...8
1942 елда бу җыр башта Белоруссиянең Гомель, Могилев, Орша төбәкләрендә хәрәкәт итүче партизаннар арасында киң тарала. Нәкъ менә 1941 елның җәендә Баталов һәм Баталовчылар дошманның яхшы коралланган гаскәрләре белән аяусыз көрәш алып барган төбәкләрдә. Бәлки әле ул җырны Федор Баталов полкы сугышчылары тудырган булгандыр...
Исеме җырда сакланса да батыр якташыбызның яу кырында кылган гамәлләре үз туган җирендә байтак еллар буе билгесез калды. Чөнки фронтка ул Татарстан җиреннән түгел, республикабызга чиктәш Ульяновск төбәгеннән озатылган. Байтак кына якташларыбыз хезмәт иткән 154 нче укчы дивизия полклары шул шәһәрдә һәм аңа якын тирәлектәге төрле милләт вәкилләреннән берләштерелә. Ул полклар сугышчылары арасында Татарстаннан тыш Ульяновск, Куйбышев, Оренбург өлкәләреннән мобилизацияләнүчеләр дә күп була. Мәсәлән, 1971 елның кыш көннәрендә, сугыш башлануның утыз еллыгын билгеләргә җыенганда, Оренбург шәһәрендә миңа алда тасвирланган вакыйгаларда катнашкан тагын бер кеше белән очрашырга туры килде. Муса Җәлилнең язмышынамы, мирасынамы кагылышлы бер эш белән мине ул вакытта Татарстан язучылар берлеге идарәсе шул шәһәргә җибәргән иде. Ул елларда анда җирле язучылар берлеге оешмасын сугыш ветераны Анатолий Гаврилович Рыбин җитәкләде. Билгеле, ул көнне без аның белән сугыш вакыйгалары турында, Муса Җәлил, Петр Гаврилов кебек Советлар Союзы Геройлары язмышы турында сөйләштек. Шунда Анатолий Гаврилович якташыбыз Баталов фамилиясен телгә алды. «Мин хезмәт иткән дивизиянең бер полкында Баталов фамилияле бер командир бар иде. Аның подразделениесе сугыш барышында беренчеләрдән булып контрһөҗүмгә күтәрелде, Жлобин шәһәрен сугышып алды. Бик оста, батыр командир иде. Үзен Казаннан дип, сезнең милләт кешесе дип сөйләделәр. Герой исемен бирү турындагы указда гына рус исеме язылган иде шикелле», — диде әңгәмәдәшем.
Ул елларда кайсы татар сугышчысы рус исемен йөртмәгән, Иван яки Федя булып йөрмәгән. Бүген дә әле ул чорга караган документларда безнең телгә ятышмаган исемнәр белән аталучылар даими очрап тора. Яңарак басылып чыккан Татар энциклопедия сүзлегендә генә дә андый буталган исемле йөзләгән кешене очратырга була. Рота писаре аларны ничек теркәгән, шул килеш ул исем җитди документларга да күчереп язылган. Әңгәмәдәшемә дә мин шундыйрак фикерләр әйттем шикелле. Ул да аның белән килеште. Аннары Рыбин иптәш миннән ул кешенең язмышын ачыклап кара әле, дип үтенде. «Указда ул Федор Баталов буларак теркәлгән иде сыман. Сугыштан исән-имин чыга алдымы икән? Белеп хәбәр ит әле. Сугышның башлангыч айларын искә алып очерк язарга ниятлим. Сез миңа аның язмышын хәбәр итә алсагыз, Баталовка багышланган өлешне дә кертер идем», — диде.
Ул елларда мин аның үтенечен башкара алмадым. Советлар Союзы каһарманнарына багышлап Казанда нәшер ителгән бер генә китапта да Баталов фамилиясе теркәлмәгән иде. Бөек Ватан сугышы темасын җитди өйрәнгән, аңа багышлап байтак кына фәнни һәм популяр хезмәтләр язган авылдашым Җәмил ага Гыйльмановка да мөрәҗәгать иттем. «Андый каһарман командир турында әле ишеткәнем булмады», — дип җавап бирде ул. Ниһаять, 1979 елның кыш башында булса кирәк, Казанда Белоруссия язучысы, элекке партизан Александр Петрович Капустин пәйда булды. Федор Алексей улы Баталов биографиясен ачыклап йөрүе икән. «Казанда туып-үскән Советлар Союзы Героен нишләп монда белмиләр? Бер китапта да аның исеме теркәлмәгән. Ә бездә аны белмәгән кеше юк. Жлобин шәһәренең кайчандыр ул азат иткән урамы хәзер аның исемен йөртә», — диде.
Ул еллардагы Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Белоруссиянең атаклы партизаны Зәки Нури кунак белән икебезне язучы Шамил Рәкыйпов янына, Татарстан китап нәшриятына җибәрде. «Шамил дә шул ук темага әсәрләр яза. Кайдан нәрсә эзлисен белә. Кунак кая тели — шунда алып барсын, таныштырсын», — диде. Ул вакытта А. Капустин кулында батыр якташыбызга һәм аның сугышчыларына багышланган юкарак бер китапчык та бар иде. Соңрак Ш. Рәкыйпов, шул китапчыктагы мәгълүматка нигезләнеп, Ф. А. Баталовка багышланган кыскарак бер мәкалә дә язды. Һәм ул хезмәт өлешчә 1982 елда нәшер ителә башлаган өч томлык геройлар китабының 1 нче томында да урын алды9. Ул томнарны төзүчеләр Җәмил Гыйльманов белән Альберт Айнетдинев иде. Ләкин ул китаптагы якташыбызга багышланган мәкаләнең таныштыру өлешендә берничә төгәлсезлек бар. Анда Баталовның полк командиры итеп билгеләнүе, майор дәрәҗәсендә һәлак булуы әйтелмәгән. Һәлак булу датасы да Б. Вайнтрауб истәлегендә китерелгәнчә — 21 август дип язылган. Геройларга багышланган китапларда аның милләте «русский» диелә. Ләкин ул батырның Баттал исемле бер милләттәшебез нәселеннән икәнлеге фамилиясеннән үк күренеп тора. Хәер, үзен кем дип кенә атамасын, ул батыр йөрәкле командир барыбер безнең кеше, безнең якташ ич. Һәм аның язмышын без белергә, батырлыгын онытмаска тиешбез!
Аңа багышланган җыр да күңелләрдә мәңге саклансын!
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Герои Советского Союза. – М., 1987. – Т. 1. – С. 126.
2. Великая Отечественная война. – М., 1984. – С. 74.
3. Симонов К. М. Собрание сочинений. Разные дни войны. – М., 1982. – Т. 8. – С. 71.
4. Жуков Г. К. Воспоминания и размышления. – М., 1979.
5. Капустин А. П. Беренче җиңүләр. – Казан, 1995.
6. Вайнтрауб Б. Честь, отвага, мужество. – Саратов, 1979.
7. Капустин А. П. Күрс. хез. – Б. 5.
8. Шунда ук. – Б. 68.
9. Герои Советского Союза — наши земляки. – Казань, 1982. – Т. 1. – С. 54-56.
Лирон Хамидуллин