Ф. Салимова. Өзелгән җыр... (Воспоминания о поэте-фронтовике Шамиле Гарае)

Өзелгән җыр...
1941 елның 22 июне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Илебез халкы тыныч тормышыбызга явызларча басып кергән фашист илбасарларына каршы изге көрәшкә күтәрелә. Бу көрәштән сәнгать вәкилләре — язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, композиторлар да читтә калмый. Аларның коралы — публицистика, очерк, хикәяләр, повесть һәм драма әсәрләре, җырлар — бер яктан сугышчыларда патриотик хисләр, Җиңүгә өмет уятса, икенче яктан дошманга каршы нәфрәт тәрбияли. Шулай итеп, алар Ватаныбыз азатлыгы өчен мылтык белән генә түгел, ә каләмнәре белән дә көрәшәләр.
Сугышның беренче көннәрендә 53 әгъзадан торган Татарстан Язучылар берлегеннән 25 кеше фронтка китә: М. Җәлил, Ф. Кәрим, С. Хәким, Ә. Исхак, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи, Т. Хуҗиев, С. Баттал, Н. Дәүли, Г. Әпсәләмов һ. б. Татарстан язучылары кырыс сугыш елларын намус белән үттеләр, күбесе сугыш кырында ятып калды.
Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бинада мемориаль такта куелган. Анда сугыш кырларында ятып калган 30 язучының исемнәре ташка чокып язылган. Һәлак булган язучылар арасында Шамил Гәрәй дә бар. Ә кем соң ул Шамил Гәрәй?
Ул — татар әдәбияты күгендә яшендәй атылып, якты эз калдырган шәхес, заманында укучыларның күңелен яулаган шагыйрь. Туган илен яраткан, татар телен, шушы телдә сөйләшеп үскән балаларны сөйгән, үз иткән. Аның бөтен тормышы, иҗаты шушы хакта сөйли.
Ш. Гәрәй Казанда 1916 елның 31 декабрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Аларның гаиләсе башта Татарстан (элеккеге Евангелистская) урамындагы, 66 нчы йортта торган. Аннары К. Маркс урамындагы 8 нче йортка күчкәннәр.
Әтисе Мөхәммәтгали — М. Вахитов исемендәге сабын заводында, ә әнисе Рабига тегү фабрикасында эшләгәннәр. Гаиләдә Шамилдән кала янә ике кыз бала булган: Рәисә һәм Ләлә. Ләлә театр техникумын тәмамлый, соңыннан ул — завод эшчесе. Рәисә исә хезмәт юлын хисапчы һөнәре белән бәйли.
Ш. Гәрәй Тукай урамында урнашкан Гаспринский исемендәге мәктәптә укый. Бу мәктәп үз чоры өчен көчле мәктәпләрдән санала. Мәктәптә укыган чагында ук Шамил яшьтәшләреннән тырыш һәм сәләтле булуы белән аерылып тора. Күп укый, музыка белән кызыксына, гармунда һәм пианинода уйный, рәсемнәр ясый. Аның архивында рәсем альбомнары сакланган. Һәм, әлбәттә, аның иң зур кызыксынуы — шигърият булган. Ул үзенең беренче шигырен 10 яшендә иҗат итә.
Рәссам М. Рәхимов үзенең балачак хатирәләрендә болай дип искә ала: «Әкияттәге кебек өч дус үстек без. Аның берсе — балалар язучысы, фронтовик шагыйрь Шамил Гәрәй. Икенчесе — Балтыйк диңгезендә хезмәт иткән фронтовик Әнвәр Сабирҗанов. Уку еллары, егетлек чоры мәңге хәтердә. Һәрберебез тормышта үз юлын, үз кыйбласын табарга тырышты.
Шамил Гәрәй шигырьләр язарга ярата иде. Мәктәп елларында ук аның шигырьләре “Яшь ленинчы” газетасында даими басылып килде. Эшкә дә шушы газета редакциясенә урнашты.
Әнвәр укырга елга техникумына китте. Соңыннан хәрби диңгезче булды.
Мин мехчылар училищесына кердем. Рәсем ясарга ярата идем һәм тормышымны да шушы үзем яраткан һөнәргә багышладым. К. Якуб исемендәге китап фабрикасының литография цехында рәсем төшерүче булып эшли башладым. 1938 нче елдан Татарстан китап нәшриятына рәссам итеп алдылар.
Илдә авыр еллар булса да, әтисез калсам да, балачак еллары күңелдә матур бер хатирә булып саклана. Без Евангелистская урамында тордык. Ике бистә арасындагы язгы ташу вакытлары истә калган. Язгы ташуны карарга бөтен бистә халкы килә иде. Ташулар узгач, без — малайлар — ташу вакытында кереп калган суда сал агызып уйныйбыз, ә кызлар үз уеннары белән мәшгуль. Зурлар кебек, бөтен шартларын китереп, Сабантуйлары уздыра идек. И-и, балачак мизгелләре...»
Балачактан ук Ш. Гәрәй укырга яраткан, шәһәр китапханәсендә еш булган. Бигрәк тә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ әсәрләрен яратып укыган. Бу язучыларның иҗатын өйрәнү Ш. Гәрәйгә шагыйрь булып формалашуда зур йогынты ясый.
1932 елда аның әтисе вафат була. Аларның гаиләсе бик авыр тормышта яши, 7 сыйныфта укучы Шамилнең хәтта язу өстәле дә булмый. Ул төннәрен аш өстәле астына кереп, шигырьләрен керосин лампасы яктысында иҗат иткән.
Ш. Гәрәй исеме матбугат битләрендә 30 нчы елларда күренә башлый. 15 яше тулгач ул шигырьләрен «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә алып килә. Балалар язучысы Абдулла Алиш аның шигырьләрен бик ошата. 1931 елда «Октябрятлар җыры» дигән беренче шигыре газета битләрендә басылып та чыга. Мәшһүр әдип фатыйхасы белән, Ш. Гәрәй шушы газетаның балалар хәбәрчесе булып китә. Әнә шул көннәрдә аның әдәбиятка юлы ачыла. Бер ел узуга яшь шагыйрьнең «Сигналчы җыры» исемле беренче китабы дөнья күрә. Бу вакытта аңа нибарысы 16 яшь була. Берничә елдан ул «Яшь ленинчы» газетасының әдәби бүлеген җитәкли. «Пионер каләме», «Техника» журналлары һәм башка вакытлы матбугат битләрендә дә даими рәвештә шигырьләре, хикәяләре, хәбәр язмалары басыла башлый.
Шул вакытта «Азат хатын» журналы редакциясендә эшләгән журналист Мәрьям Дибаева шагыйрьне болай дип искә ала: «Шамил Гәрәй дигәч, минем күз алдыма урта буйлы, базык гәүдәле, түгәрәк йөзле егет килеп баса. Күпмедер вакыт ул “Яшь ленинчы” газетасы, “Пионер каләме” журналы редакцияләрендә эшләп алды. Аннары китап нәшриятындамы, башка газета-журналлар редакцияләрендәме, анысын анык белмим, эшләп йөрде. Әмма безнең редакциягә Шамил бик еш килә иде. Яңа язган шигырьләрен укып, басып чыгарырга калдыра, хәбәрчеләребездән килгән шигырьләргә күз йөртеп ала, кайчагында аларга үзенең киңәшләрен әйтеп хатлар да яза. Мин аны бик еш Абдулла Алиш янында очрата идем. Бик күп еллар — ярты гасырдан артык вакыт үткән бит инде. Күп нәрсәләр онытылган. Шулай да Шамил минем хәтеремдә ничектер бик аз сүзле, артык дәрәҗәдә тыйнак бер шәхес булып калган. Әгәр ул әсирлек һәм тоткынлык газапларын күрмичә, сугыштан исән-имин кайтса, Сибгать Хәкимнәр дәрәҗәсендәге күренекле шагыйрь булыр иде. Без аны бик яшьли югалттык шул...»
Аның һәр шигырен, һәр хикәясен, һәр мәкаләсен балалар көтеп ала. Чөнки шагыйрь алар белән үз итеп, дус итеп сөйләшә. Ул чын иҗат ялкыны белән яна. А. Алиш кебек асыл осталар янында каләме чарланганнан-чарлана бара. Шагыйрь шигъри осталык биеклекләрен яулый. Аның бер-бер артлы яңа җырлары, яңа китаплары дөнья күрә.
Язучы, галим Җәвад Тәрҗеманов үзенең «Очрашулар, сәяхәтнамәләр, истәлекләр, эзләнүләр һәм әдәби портретлар» дигән китабында түбәндәге юлларны яза: «1934 нче елда мин, ниһаять, “Пионер каләме” журналына һәм “Яшь ленинчы” газетасына язылдым һәм, үзем дә сизмәстән, әдәби иҗат мәктәбенә килеп кердем. Газета битләрендә Муса Җәлилнең бер-бер артлы басыла барган җырлары, Фатыйх Кәримнең “Аучы” поэмасы, Г. Мөхәммәтшин һәм Ш. Гәрәй шигырьләре минем өчен шатлыклы яңалык булды»1.
1935 елның сентябрь азакларында Казан Үзәк балалар китапханәсендә «Яшь каләмнәр» берләшмәсе оештырыла. Берләшмәнең җитәкчесе итеп Татарстан Язучылар берлегеннән шагыйрь Г. Мөхәммәтшин билгеләнә. Утырышларга ул бервакытта да үзе генә килми, язучылардан кемне дә булса алып килә. Анда С. Гыйльфан, С. Хәким, А. Алиш, Ш. Гәрәй, Ф. Хөсни, И. Туктаров үзләренең әдәбияттагы беренче адымнары турында сөйләгәннәр, яңа әсәрләрен укыганнар.
Казан Үзәк балалар китапханәсе каршында оештырылган «Яшь каләмнәр» берләшмәсе түгәрәгенең эш дәфтәреннән: «1935 ел, 24 ноябрь. Тугызынчы утырыш. Бүген түгәрәккә Шамил Гәрәй һәм Сибгать Хәким килделәр. [...]
Шамил Гәрәй үзенең яшь чагында ничек яза башлавын һәм язган әйберләрен редакциягә ничек илтүен сөйли. Язучы һәм шагыйрь булу өчен үзең алган өлкәне сөя белергә кирәклеген әйтә. Үз китапханәсе булуын һәм рус классикларын күп укуын сөйли. Аннан лирик шигырьләргә күчеп, аларның нинди мәгънә белдерүен аңлата [...]»2.
1933 елда Ш. Гәрәйнең «Флюра», 1934 елда «Звено җыры», 1937 елда «Тормыш иртәсе», 1941 елда «Тормыш чәчәкләре» исемдәге китаплары басылып чыга. Ш. Гәрәйнең әсәрләре күренекле язучылар тарафыннан да хуплана. Шагыйрьнең архивында аларның автографлары язылган китаплар да күп. Язучы С. Шакир: «Шамил Гәрәй шигырь техникасын Г. Тукайдан өйрәнә. Аның шигырьләре сәнгатьчә оста эшләнеше, рифмаларының яңа булуы, ритмнарының төзеклеге белән аерылып торалар», — дип яза*.
Татарстан Республикасының Милли архивында Ш. Гәрәйнең шул еллардагы әдәби хәрәкәттә дә бик актив катнашуын күрсәтә торган документлар саклана3. Ул язучылар белән бергә Урал якларына һәм Харьковка бара.
Ш. Гәрәй үзен тәрҗемә эшендә дә сынап карый. Ул А. Барто шигырьләрен, Л. Квитко, М. Лермонтов, А. Чехов әсәрләрен тәрҗемә итә, бастырып чыгара.
1933-1936 елларда, А. Алиш татар телендә чыгып килгән «Техника» журналында җаваплы секретарь булып эшләгәндә, яшь иҗат көчләрен, хәтта балаларны-үсмерләрне дә техник темаларга язмалар белән катнаштыра килгән. Шушы журналда Ш. Гәрәйнең дә мәкаләләре еш басылган. Менә шуларның кайберләре: «Серле җәдвәл» (Техника, 1933, № 8); «Яшь техниклар күргәзмәсендә» (Техника, 1933, № 9), «Колхозлардагы техник ударниклар» (Техника, 1933, № 10) һ. б.
Ш. Гәрәйнең берничә шигыре язучы С. Шакир туплаган «Алар сафта» дигән җыентыкка кертелгән. Ул китапта Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының (М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Н. Баян, Ш. Хәйри, Ш. Гәрәй) әсәрләре тупланган4.
Талантлы каләм иясенең иҗаты чәчәк аткан вакытта, илебезгә немец-фашист илбасарлары бәреп керә. Сугышның беренче көннәреннән үк шагыйрь фронтка китә. Аны А. Алиш һәм туганнары озатып кала. Алгы сызыкта дошманны мылтык һәм каләм белән кыйный. Каты сугышлардан соң, ял вакытларында ул шигырьләр яза. Мәскәү янындагы сугышларда «Дошман җиңелер!» дигән шигырен язып, фронт газетасында бастыра.
Кече командир Ш. Гәрәй ифрат кыен хәлләргә, күп михнәтләргә тарый. Мәскәү янындагы рәхимсез сугышларның берсендә чолганышта кала, контузия ала, фашистлар кулына әсирлеккә төшә. Ул тимерчыбык киртә эчендә дә үзенең башлаган җырын дәвам итә, фашистларга каршы сатирик шигырьләр яза. Шамил Гәрәйнең туган илне сагынып язган шигырьләре дә булган, ләкин алар югалган. Биш елга сузылган тоткынлык чоры эзсез узмый — аның сәламәтлеген какшата. Шагыйрь Польшаның Гливице шәһәрендәге госпитальдә дәвалана.
Шагыйрьнең туганнары бөтен сугыш дәвамында Шамилдән хат-хәбәр көтә. Фәкать Җиңү көннәреннән соң гына аннан хәбәр килә. Бу аның 1946 нчы елның 15 мартында Польшадан язган соңгы хаты була: «Кадерле әни, туганнарым Рәисә һәм Лалә! Мин, әле сугыш беткәндә, үземне исән-сау кеше итеп сизә идем. Ләкин сугыш елларында күрергә туры килгән газаплар, җәфалар, кайгы-хәсрәтле кичерешләр, нәләт төшкән фашизм Германиясендәге коточкыч авыр шартлар минем организмга да үзләренең төзәлмәслек печатьләрен салганнар. Авыруымның шулай каты икәнен белгән булсам, беренче хатымны сезгә язмаган булыр идем. Нәләт төшкән Германия җирендә торасы килми, Туган илгә кайтасы килә».
Шагыйрь Ш. Гәрәй 1946 елның 22 нче мартында дөнья куя. Аны Польшадагы хәрбиләр зиратына күмәләр.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Тәрҗеманов Җ. Очрашулар, сәяхәтнамәләр, истәлекләр, эзләнүләр һәм әдәби портретлар. – Казан, 1999. – Б. 15.
2. Шунда ук. – Б. 362.
3. ТР МА, 7083 ф. 2 тасв., 11 эш.
4. Алар сафта / Төз. С. Шакир. – Казан, 1961. – Б. 129-130.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.
Фәридә Сәлимова
* Бу истәлекләр Ф. Сәлимованың шәхси архивында саклана.