Ш. Мостафин. Хәтер уты дөрли йөрәктә... (Воспоминания партизанки Ч. Загировой)

Хәтер уты дөрли йөрәктә...
Әлеге язмабыз үзәгендәге тынгысыз зат гадәти кеше генә түгел, ул — «Сугыш!» дигән дәһшәтле зилзиләнең эчендә кайнап та, көчле рухы сынмаган, мәкерле-явыз дошманны җиңәчәгенә тирәнтен инанган, эчке вә тышкы матурлыгын җуймаган гаҗәеп бер хатын-кыз! Ташны тишеп үскән гөлгә генә тиңләп була мондый шәхесләрне!
...Чәчкә Заһирова турында миңа моннан байтак еллар элек Мәскәүдә яшәүче атаклы якташым — Кукмара, Мамадыш, Саба районнарының уртак каһарманы, сугыш елларында 9903 нче санлы разведка-диверсия частенең разведчиклар төркеме җитәкчесе булган Фәрид Фазлыйәхмәтов сөйләгән иде. Үзе дә сугыш вакытында дошман тылында «Александр Матросов» тәхәллүсе (псевдонимы) астында актив хәрәкәт итеп, Көнбатыш фронт, аннары II Белоруссия фронты командованиеләренең үтә мөһим заданиеләрен җиренә җиткереп үтәгән, Советлар Союзы маршаллары А. М. Василевский, К. К. Рокоссовскийларны да сокландырган, аларның хәрби мемуарларында зурлап телгә алынган легендар разведчик, сугышчан биш орден кавалеры Ф. М. Фазлыйәхмәтов бер әңгәмәбез барышында болай дигән иде: «Казанның үзендә дә искиткеч батыр хатын-кыз разведчик, партизанка Рита Миңнегалиевна Заһирова яши бит! Татарча чын исеме Чәчкә аның. Дошман тылында хәрәкәт иткәндә «Рита» диеп йөрттек үзен. Атаклы партизанка, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның сугышчан дусларының берсе, яшьтәше иде ул. Заманында без икәү — Чәчкә Миңнегалиевна белән Мәскәүдә, авиация институтында бергә укыган идек...»
Ходай кодрәте белән, тиешле сәгать суккач, Ч. Заһирова белән якыннан танышу-аралашу бәхетенә ирештем. Чыннан да, Фәрид ага бик хөрмәт иткән әлеге ханым кызыклы әңгәмәдәш, гыйбрәтле язмыш иясе булып чыкты...
Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова 1923 елның 21 июлендә Татарстанның Сарман районындагы Анак авылында туа. 1940 елда Чистайның икенче санлы татар урта мәктәбен тәмамлый. Мәскәүдә авиация институтында укыган җиреннән‚ үзе теләп‚ фронтка китә. Разведчик-диверсант буларак‚ 1941 елның 15 октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Аннары‚ сугыш тәмамланганчы‚ Совет Армиясе сафларында була. Күрсәткән батырлыклары өчен Ч. Заһирова Кызыл Йолдыз‚ II дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары‚ I дәрәҗәле «Ватан сугышы партизаны»‚ «Мәскәү оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Тыныч тормыш елларында Чәчкә Миңнегали кызы‚ Мәскәү авиация институтын тәмамлап‚ үз һөнәре буенча самолетлар төзү заводында‚ аннары Төрекмәнстан каналы төзелешендә‚ Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының Казандагы филиалында җаваплы вазыйфалар башкара. Диссертациясен уңышлы яклагач, икътисад фәннәре кандидаты‚ доцент Ч. Заһирова озак еллар дәвамында Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укыта‚ җәмәгать эшләре белән ныклап шөгыльләнә‚ әлеге уку йортында эзтабарлык хәрәкәтенә җан өрә.
Әле хәзер дә Казан каласы үзәгендә кайнап яшәүче искиткеч тырыш, тиктормас, биниһая олы җанлы галимә-мөгаллимәнең үз гомерендә кылган изге гамәлләре бик күпләрдә тирән соклану, горурлану хисләре уята. Аның турында күренекле каләм әһелләреннән Ә. Әдиятуллина, Н. Булатов, Ю. Колчанова, Т. Устиновская һәм башкалар матбугатта күләмле язмаларын бастырдылар.
Үзе дә кулыннан йөгерек каләмен төшерми Чәчкә ханым. Аның байтак кына язмалары — тезмә һәм чәчмә әсәрләре — республикабыз матбугаты битләрендә түрдән урын алдылар.
Эзтабар Чәчкә Миңнегали кызының изге зур хезмәте — татарча «Реквием» тудыруы. Әлеге җитди-зур эшкә озак еллар буе әзерләнә ул. Әтисенең каберен эзләп тапканнан соң, шул өлкәдә ныклап эшкә керешә. Иң элек ул Моцартның «Реквием»ы белән җентекләп таныша. Аннары, шуңа ияреп, төп текстны догалар рәвешендә язарга була. Әлеге догаларны ул халкыбызның сугышта иң зур югалтулар кичергән төркемнәре исеменнән яза һәм аларны «Ялвару» дип атый.
Ч. Заһированың «Реквием»ы — меңъюллык шигъри әсәре — «Ләгънәт сугышка!» дип аталган бүлек белән башлана. Бу бөтен «Реквием»ның сугышка каршы юнәлтелгән булуы белән бәйле. Әлеге бүлек һәм дүрт дога-ялвару (ятим балалар, тол хатыннар, ялгыз кызлар, ялгыз аналар ялваруы) «Реквием»ның үзәк темасын тәшкил итә.
«Реквием»да һәр дога-ялвару алдыннан дога укучыларның зарлары бирелә. Әлеге бүлекләрдә шәһит киткәннәрнең үз якыннарына юату сүзләре дә әйтелә. Бу зарлар һәм юатулар дүрт бүлекне тәшкил итә. «Реквием» гомуми хор белән тәмамлана. Аның тексты дүрт доганың сүзләрен берләштереп ясала.
Ч. Заһирова үзенең «Реквием»ын 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызга һәм аларның гомер буена кайгы-хәсрәт утында янган ятим балаларына, тол хатыннарына, газиз аналарына, сөйгән ярларына, туганнарына, якыннарына һәм, әлбәттә инде, дошманга каршы соңгы тамчы кайнар каны тамганчыга кадәр батырларча көрәшеп, яу кырында шәһит киткән сөекле әтисенең якты рухына да багышлады.
Әлеге «Реквием» «Татар иле» газетасының 2003 елгы 15 апрель санында басылып чыкты. Аннары ул Ч. Заһированың 2005 елда Казанда нәшер ителгән «Шәһитләр авазы» дигән китабы аша да укучыларыбызга барып иреште.
Бәлкем, хәзер композиторларыбыздан берәрсе бу «Реквием»гә көй дә язар һәм ул — Бөек Ватан сугышы башлануның 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә — яу кырыннан кайтмый калганнарның һәм тылдагыларның рухи батырлыгына һәм эчке матурлыгына үзенчәлекле гимн булып яңгырар!..
Тынгысыз җанлы Ч. Заһирова туып-үскән төбәгенең табигый байлыкларын барлау, бигрәк тә чишмәләрен саклау буенча да үзеннән биниһая зур өлеш кертте. Сарман җиренең гаҗәеп гүзәл табигате һәйкәлләренең берсе булган атаклы «Кырык чишмә»не янәдән тергезүдә дә башлап йөрүче булды ул. Бу өлкәдә аңа Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, НГДУ «Җәлилнефть» хезмәткәрләре һәм якташ-авылдашлары бик теләп ярдәм иттеләр.
Чәчкә ханымның җаны һәрвакыт, Хәтер учагы кебек, дөрләп-ялкынланып тора. Анак авылында үзләренең әби-бабалары 300 ел буе яшәгән төп нигезгә Истәлек ташы да куйдырды ул. Бу өлкәдә аңа НГДУ «Җәлилнефть» җитәкчесе урынбасары Р. М. Гарипов, участок начальнигы Р. А. Харисов ярдәм кулларын суздылар. Авылдашларыннан Р. Вәлиуллин, Н. Ихсанов, Р. Абзалова, К. Абдуллина, ирле-хатынлы Фәрхетдиновлар да бик теләп булыштылар.
Бер үк вакытта Ч. Заһирова танылган рәссам — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаштан нәсел тамырының башы булган Заһир бабайның күп тармаклы шәҗәрәсен дә бик матур итеп эшләтеп алды. Киләчәк буыннар өчен искитмәле яхшы бер истәлек булыр ул!
Истәлек дигәннән, Анак авылыннан сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмаган 45 каһарманның якты исемнәрен барлап, Иске Кәшер авылындагы мемориаль үзәктә мәрмәр такталарга яздыруда да зур тырышлык күрсәтте Ч. Заһирова. Аңа бу өлкәдә Р. Минһаҗев, Җ. Фәрхетдинов, әниле-кызлы Мадьяровалар да ихластан булышты. Хәзер исә Ч. Заһирова үзенең үткән тормыш юлын чагылдырган, партизан дусларына багышланган әдәби-документаль китабын дөньяга чыгарырга әзерләнә. Сокланырлык та шул: Чәчкә ханым Хәтер сагында һаман да уяу тора! Аның Иҗат уты, Хәтер утына кушылып, тагын да көчлерәк дөрли!
Әтисе Миңнегали ага, әгәр исән булса, сөекле кызының чал чәчләреннән, тормыш йөген төпкә җигелеп тартып барган чыдам-таза иңбашларыннан назлап сыйпап: «Минем гомеремнең матур бер дәвамы булып яшисең, Синең белән чын күңелдән горурланам!» — диеп әйтер иде кебек...
Без хәзер Ч. Заһированың истәлек дәфтәрләре битләрендәге кайбер сәхифәләрне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Аларда — гомере буе эзләнү‚ юксыну‚ сагыш утларында янучы ханымның тетрәндергеч уй-кичерешләре, йөрәк утының кайнарлыгы, җанының тынгысызлыгы, замандашларыбызга әйтер хак сүзләре!..
Ч. Заһированың «Хәтер җәрәхәтләре» дип исемләнгән истәлек дәфтәреннән
[…] Сугышта һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында ялгызым басып торам. Хәбәрсез югалган әтиемнең каберен озак еллар буе эзләгәндәге сагыш, хәсрәт гәүдәләнә бу һәйкәлдә.
Биредә тирән тынлык. Колагымда сугышта әтиләре үлгән ятим балаларның җан өзгеч әрнүле тавышлары яңгырый.
Үзем һәйкәл янында басып торам, үзем төзүче энем Азат (1929-1967) белән мөгаллимә сеңелем Йолдызның (1931-1975) шулай ук ерак еллар аша әтиебез турында сөйләшкәннәрен ишеткәндәй булам. Мәрхәмәтсез язмышның бәла-казаларына очрап, икегезнең дә дөньядан иртә китүегез бәгыремне өзә. Һәйкәл янында мин, яшьли киселгән гомерләрегезне кызганып, сезне сагынып елыйм. Йөрәгемдәге хәтер җәрәхәтләре, яралары сызлый.
Өстебезгә килә торган бәла-казалардан саклаучы, тормышта иң олы терәк булучы кадерле әтиләребезне фәкать төшләребездә генә күрергә калды. Якты дөньяда кавышу насыйп булмады, шуңа күрә йөрәк сызлануы да гомер буена бездән аерылмады.
Менә шундый газаплы авыр уйларыма чумып, һәйкәл янында басып торам. Бу һәйкәл, ничектер, минем һәм минем кебекләрнең күңелләрен аз гына булса да юата һәм тынычландыра. Хәтер җәрәхәтләренең сызлавын бераз баса да төшкән сыман ул. Шуңа күрә дә без аны әтиләр истәлеген туплаган җан иясе кебек яратабыз, аңа баш иябез. Аның турында иң изге сүзләрне әйтәсе, тарихын бәян итәсе килә.
Әйе, дөньяда меңләгән һәйкәлләр бар. Алар арасында дөньякүләм танылганнары да күп. Ә шулай да Казанның 70 нче урта мәктәбе янына куелган һәйкәлнең үзенә генә хас үзенчәлеге һәм нәфислеге бар. Биш метр ярым биеклектәге бу һәйкәлнең үзәге почмаклары уелып торган мәһабәт ак шәмдәлне хәтерләтә. Ул кешеләрнең мәңгегә биеклеккә, матур тормышка омтылуын чагылдыра сыман.
Бу һәйкәл минем өчен бик тә газиз! Аңа гомеремнең дистәләрчә еллары салынган. Күпьеллык эзләнүләрем дә, хәтер җәрәхәтләрем дә шуңа бәйле. Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлим әле.
...Бу тарих 1941 елны башланды. Әтием — өлкән политрук Миңнегали Сәгъди улы Заһиров, сугышның беренче елында ук, Белоруссиянең Гомель өлкәсендә хәбәрсез югала. Мин — аның кызы — немец-фашист басып алучыларына каршы көрәшергә дип‚ әтием эзеннән дошман тылына — партизан отрядына үзем теләп киттем.
1941 елда Мәскәү тирәсендә дошман тылында хәрәкәт иттек. 1942 елда‚ үзем теләп‚ бер группа белән‚ партизан хәрәкәтен активлаштыру өчен‚ Белоруссиягә киттем. Әтиемнең эзләре шунда югала иде бит (әтием 1941 елның июль башында Гомель шәһәреннән әниемә акча җибәргән булган). Анда без партизан отряды оештырдык. Мин шул отрядта ике елдан артык разведка-диверсия заданиеләрен үтәдем. Бер үк вакытта партизан берләшмәләренең‚ бригадаларының штабларына: «Партизаннар арасында политрук М. С. Заһиров юкмы?» — дип мөрәҗәгать иттем. Ләкин уңай җавап ала алмадым. […]
Сугыш бетте‚ әтием кайтмады. Мин‚ сугышның эчендә кайнаган кеше буларак‚ яхшы аңладым: әтием һәлак булган‚ аның каберен эзләргә һәм хәрби язмышын ачыкларга кирәк! Һәм мин‚ кичекмәстән‚ шул изге эшкә тотындым.
1941-1942 елларда хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклау бигрәкләр дә авыр. Аларның күбесе чолганышта калып һәлак булганнар. Ул чордагы хәрби частьләрнең архивлары да шунда юкка чыгарылган. Мин исә чолганыштан чыгып исән калган ветераннарны эзләдем. Беренче чиратта — Гомель өлкәсендә көрәшкәннәрне. Бу эш хатлар алышу һәм очрашулардан торды. Әлбәттә‚ архивларга‚ музейларга һәм башка органнарга да мөрәҗәгать иттем. Эзләнүләр нәтиҗәсендә‚ әтиемнең 66 нчы укчы корпусның ветлазаретына алынганы ачыкланды.
Әле шуннан соң да эзләнүләр берничә елга сузылды. Чөнки Татарстан республика хәрби комиссариатында да, район хәрби комиссариатларында да ветлазаретлар турында мәгълүматлар сакланмаган. Эзләнүләремнең иң актыккы елларына гына тукталам.
Миңа бу изге эштә Гомель өлкәсенең крайны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Н. С. Царьков зур булышлык күрсәтте. 1971 елны ул миңа үзе мөрәҗәгать итте. Безнең партизан отрядының һәлак булган батыр командиры Е. И. Лизюков Гомельдән икән. Николай Семенович командирыбыз турында истәлекләр язуымны үтенде. Мин, әлбәттә, язып җибәрдем һәм, үз чиратымда, аннан әтиемнең язмышын ачыклауда ярдәм итүен үтендем. Шуннан башлап безнең арада озак елларга сузылган эшлекле элемтә урнашты. Ул миңа Гомель өлкәсендә сугышта катнашкан ветераннарның адресларын табуда ныклап булышты. 1974 елда Николай Семенович элек 66 нчы укчы корпусның штабында оператив бүлекнең җитәкчесе булып хезмәт иткән, хәзер исә Воронежда яшәүче Г. С. Здановичның адресын җибәрде. Мин аңа тиз арада хат яздым. Җавап хатында ул минем әтием һәм ветлазарет хакында белмәвен язган. Шулай да әлеге ветеран 66 нчы корпусның элемтә батальоны офицерының тол хатыны Т. С. Строкинаның адресын (ул Казанда яши икән) җибәрде.
1973 елда мин сугыш ветераннарының Казан секциясе рәисе С. Ә. Таһиров белән якыннан таныштым. Сәлман Әхмәтович гаҗәеп яхшы кеше булып чыкты һәм минем өчен 66 нчы укчы корпусның ветераннарын эзли башлады. Эзләнүләре вакытында ул да Т. С. Строкинага килеп чыккан. Шулай итеп, мин, әлеге мөхтәрәм ветераннарның ике яклап булышулары нәтиҗәсендә, Т. С. Строкина белән танышу бәхетенә ирештем. […]
Татьяна Семеновна да ярдәмчел кеше булып чыкты, миңа исән калган корпус ветераннарының адресларын бирде. Мин аларның һәркайсы янында булырга, үзләрен күреп сөйләшергә карар иттем.
Ни кызганыч, аларның берсе дә әтиемнең фронтта булуы турында белмиләр иде, корпус ветлазареты турында да исләренә төшерә алмадылар. Кыр почтасының номерлары да туры килми икән: корпусныкы — 438, әтинеке — 244. «Фронтка барып төшкәннән соң, ветлазаретны башка частька биргәннәрдер», — дигән уй туды. Ләкин кайсы частька икәнен ничек белергә?
Инде уңышка ирешәчәгемә өмет итмәстән, ветврач И. С. Пронинга хат яздым, аның адресын шул ук Т. С. Строкина биргән иде. Ул аны сугышка кадәр үк белгән икән.
Озакламый мин И. С. Прониннан хат алдым. «Сезнең әтиегез М. С. Заһировны фронтта чакта яхшы белә идем. Ул 154 нче дивизиянең ветлазаретында комиссар булып хезмәт итте, ә мин шул дивизиянең ветеринария хезмәте начальнигы идем. М. С. Заһиров яхшы кеше һәм эшлекле комиссар иде», — дип язган иде Иван Сергеевич.
Ниһаять, ничә еллар эзләгәч, әтиемне сугыш чорында яхшы белгән кеше табылды. Бу исә миңа һәм безнең гаиләгә зур сөенеч китерде. Хатлар алышу дәвам итте. Әтиемнең һәм ветлазаретның Неговка авылы янындагы урманчыкта тиңдәшсез сугышта һәлак булганын И. С. Пронин ишеткән. Ләкин бу турыда тәфсилләбрәк сөйли алмавын үзенең әлеге сугышта катнашмавы белән аңлатты. Ул миңа дивизиянең медицина хезмәте начальнигы Булатовны эзләргә тәкъдим итте. «Бәлки, ул шул сугышта катнашкан медсанбат командирының адресын беләдер», — диде Иван Сергеевич.
Эзләнүләр нәтиҗәсендә мин, чыннан да, М. Е. Булатовны эзләп таптым һәм ул миңа элекке дивизиянең медсанбат командиры Ф. М. Величконың адресын бирде. Кичекмәстән, Краснодар краенда яшәүче Ф. М. Величкога хат яздым. Мине монда да уңыш көтә иде. Чыннан да, Федор Матвеевич өлкән политрук М. С. Заһировны яхшы белгәнен һәм ветлазарет белән медсанбатның Неговка авылы янында немецларның куәтле техника белән коралланган хәрби часте белән сугышканнарын һәм әтиемнең дә шул сугышта һәлак булганын язды. Ул беренче хатында ук бу сугышта ветлазаретның аерым ролен күрсәтеп, аның сугышчыларының батырлыгына югары бәя биреп, түбәндәгеләрне язды: «Ветлазарет (аның бөтен составы) шоссе юл өчен көрәште һәм дошманны пулемет уты белән туктатты».
1975 елның җәендә Львовка И. С. Пронин янына һәм Краснодар краеның Выселки станицасында яшәүче Ф. М. Величко янына бардым. Алар миңа әтием һәм ветлазарет турында үзләренең истәлекләрен сөйләделәр, соңыннан шул хакта язып та җибәрделәр. Ф. М. Величко тиңдәшсез сугыш турында аеруча тәфсилләп сурәтләгән иде.
Шул ук елны мин Гомель өлкәсенең Буда-Кошелово районында урнашкан Неговка авылына юл тоттым. Анда Неговка авылының элеккеге колхоз рәисе А. Н. Гавриленко һәм авылның башка кешеләре белән очраштым. Алар барысы да Неговка янындагы урманда 1941 елның 15 августында каты сугыш булганын һәм авыл халкының яу кырында һәлак булган Кызыл Армия солдатларын күмгәнлекләрен расладылар. Шәһитләрнең медальоннарын А. Н. Гавриленко җыеп алган һәм аларны 1943 елда госпиталь начальнигы Бердебаевка биргән. […] Соңыннан әлеге шәһитләрнең җәсәдләрен 1947 елда Буда-Люшево авылындагы туганнар каберлегенә җыйнап күмгәннәр. […]
Менә шулай итеп, әтиемнең каберен эзләп таптым. Бер ел эчендә миңа төрле транспортларда — автобусларда, поездларда һәм самолетларда 7 мең чакрымнан артык юл йөрергә туры килде. Мин исә бу изге сәфәремне хаҗга баруга тиңләдем. […]
Соңрак мин лазаретның бердәнбер исән калган ветсанитары А. Н. Тихоновны эзләп таптым һәм аның янына барып кайттым. Александр Николаевич та әтиемнең һәм ветлазаретның язмышы турында Ф. М. Величко белән И. С. Пронин сөйләгәннәрне раслады.
Бу очрашулар миңа әтиемнең һәм ветлазаретның язмышларын ачыкларга ярдәм иттеләр. […]
Әтием хезмәт иткән 175 нче ветлазарет (аның номерын, озак эзләнүләрдән соң, 1982 елда гына ачыклый алдым), сугыш башлангач та, Татарстанның көнбатыш районнарында яшәгән ветеринария хезмәткәрләреннән Казанда төзелеп, 66 нчы укчы корпус өчен оештырыла. Бу ветлазарет 1941 елның 27 июнендә фронтка җибәрелә һәм ул 29 июньдә Гомель шәһәре янындагы урманга килеп урнаша. 21 нче армиянең ветеринария хезмәте начальнигы С. А. Боровков 175 нче ветлазаретны 63 нче корпус карамагына бирә, соңрак бу ветлазарет шул ук корпусның 154 нче дивизиясенә күчерелә.
Ветлазарет 1941 елның июль башында фронтка килеп җитүгә, Жлобин шәһәреннән ерак түгел генә Днепр буендагы урманга урнаштырыла. Июль урталарында 21 нче армия контрһөҗүмгә күчә. Шул армия составында булган 154 нче дивизия Жлобинны немецлардан азат итә. Әлеге сугышта безнең якташларыбыз зур батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Шулар арасыннан Ф. А. Баталовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. З. Ш. Шәрәфетдинов исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. […]
Ветлазарет биредә үзенең төп бурычын үти башлый. Лазаретның ветеринария хезмәткәрләре, сугыш кырына барып, яраланган атларга ярдәм күрсәтәләр, аларны машинага төяп, ут эченнән алып чыгалар һәм тимер юл станциясенә илтеп, тылга озаталар.
Яраланган атлар бигрәк тә 21 нче армиянең контрһөҗүме вакытында күп була. Дивизияләрдә ике мең ярымга якын ат исәпләнә. Ул вакытта артиллериядәге пушкаларны ат җигеп йөртә торган булалар. Бер караганда, барысы да гади генә бара шикелле. Ләкин сугыш — сугыш инде ул. 11 августта немецлар, өстен көчләр белән, 21 нче армиянең подразделениеләренә удар ясаганнар. Бу шартларда И. С. Пронин, дивизия штабы кушуы буенча, ветлазаретны алгы сызыктан 25 км ераклыктагы Неговка авылы янындагы урманчыкка күчереп куя. Үзе, ветлазаретны ут эченнән коткардым, дип уйлап, тынычланып, штабка кайтып киткән.
Ләкин дошман 13-15 август көннәрендә 21 нче армияне бөтенләй чорнап ала һәм ул Неговка авылына көнчыгыштан килеп чыга. 14 августта начальник урынына калган М. С. Заһиров (лазарет начальнигы Б. К. Фабриков 13 августта Гомельгә киткән була) һәм шул ук урманчыкта урнашкан 183 нче медсанбат командиры Ф. М. Величко дивизиянең штабыннан приказ алалар: «Дошманны, ничек кенә булса да, тоткарларга!»
Бу приказның урынлымы һәм дөресме икәнен әйтүе бик кыен. Чөнки бу урманчыкта дивизиянең начар коралланган ярдәмче подразделениеләре генә була. Ветлазарет хезмәткәрләре винтовкалар һәм гранаталар белән генә коралланган; хәер, ветлазаретның бер станоклы пулеметы була. Медсанбаттагыларның күпчелеге хатын-кыз һәм алар бөтенләй коралсыз булалар; ир врачларга — пистолет, рядовойларга исә гранаталар бирелә. [...]
14 августта кич белән Ф. М. Величко һәм М. С. Заһиров дошманны тиешенчә каршы алыр өчен позицияләрне билгелиләр. Бу урманчык аша көнчыгыштан Неговкага бер генә юл үтә. Өстәвенә, урманчыкны сазлык чорнап алган. Шуңа күрә дә безнекеләрнең позицияләре көчле булган дияргә кала.
15 августта иртәнге якта немецлар урман аша Неговка авылына үтәргә телиләр. Безнекеләр дошман разведкасын тыныч кына үткәреп җибәрәләр. Төп көчләр якынлашкач, барлык булган кораллардан ут ачалар, ремонтчылар төзәткән 45 миллиметрлы пушка да ярап куя. Дошман шактый югалтулар белән чигенә. Дошман, берничә мәртәбә урман аша үтәргә омтылса да, аннан үтә алмый.
Немецлар, бу урманда зур көчләр урнашкан дип уйлап, сугышка танклар, самолетлар һәм минометлар кертәләр. Менә шунда яралы сугышчылар белән тулы машиналар яна башлыйлар. Бу урманчык тәмугка әйләнә. Безнең сугышчыларның саны кимегәннән-кими.
Сугыш кичкә генә бетә. Бу тиңдәшсез бәрелештә минем әтием, аның белән фронтка киткән якташларыбызның барысы да диярлек һәлак булалар.
Ф. М. Величко үзенең истәлекләрендә әтиемнең, авыр яраланган килеш, бу сугыш белән идарә иткәнен язды. Бу — хәрбиләр арасында зур батырлык, дип санала. Мин моның белән горурланам. Ә шулай да кайтсын иде әтиебез сугыштан!.. Юк, кайтмады, ерак җирләрдә ятып калды шул кадерле-газиз кешебез...
Шушы урманчыкта урнашкан ярдәмче подразделениеләрнең сугышчылары үзләренең гомерләре бәрабәренә дошманны бер көнгә тоткарлаганнар һәм шуның белән 154 нче дивизиянең төп көчләренә чолганыштан чыгарга ярдәм иткәннәр. «Әлеге дивизия соңрак “Гвардияче” дигән мактаулы исем ала. Берлинга кадәр барып җитә һәм Җиңү көнен шунда каршы ала», — дип язды үзенең истәлекләрендә Ф. М. Величко. […]
Камалышта барган бу сугыш турында архив мәгълүматлары сакланмаган. Шулай да, озак эзләнүләр нәтиҗәсендә, әлеге сугышта Татарстанда туган һәм яшәгән кешеләрдән А. И. Абмаев, Г. А. Әхмәтов, З. В. Вәлиев, А. Е. Васин, Ш. Г. Гыймадиев, Г. Л. Гордеев, М. С. Заһиров, Г. К. Константинов, Г. Г. Котмаков, К. Г. Морага, К. Г. Мәһдиев, А. К. Николаев, Г. В. Пронин, И. С. Сивелькин, М. И. Сиренев, И. В. Терехин, П. Г. Титов, И. Ф. Фәхертдинов, Х. Ф. Фатыйхов, Г. М. Чувашловлар һәлак булганлыгы ачыкланды. Краснодар краеннан ветлазарет башлыгы Б. К. Фабриков, Украинадан дәвалау часте башлыгы Элькони да (исеме билгесез) бар алар арасында. Гомумән, әлеге бәрелештә 175 нче ветлазареттан — иллеләп, Ульяновск өлкәсендә оешкан 183 нче медсанбаттан алтмышлап кеше һәлак булган. Мин шактый сугышчыларның балаларын, якыннарын эзләп таба алдым.
Менә шул чакларда Белоруссия җирендә дошманга каршы изге көрәштә шәһит киткән 175 нче ветлазарет сугышчыларына һәйкәл салу уе туды. Әлбәттә, һәйкәлнең урыны әтиләр һәлак булган Неговка авылында булырга тиеш! Бу максатка ирешү юлында күргән кыенлыкларны, кичергән мәшәкатьләрне әйтеп-язып бетерерлек түгел. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерү өчен күп тырышырга туры килде.
Меңләгән мәшәкатьләрне артта калдырып, Неговка авылында һәйкәл салырга килешенде. Моның өчен мин анда ике тапкыр бардым, бик күп очрашулар үткәрдем.
Бу мәсьәләдә миңа генерал Ф. Г. Булатов, полковник С. Ә. Таһиров зур булышлык күрсәттеләр.
«Красная звезда» газетасында журналист А. П. Хоревның «Хәбәрсез һәлак булганнар» («Без вести павшие») дигән очеркы (1985 ел, 2 март саны) Неговкада куеласы һәйкәл язмышын уңай хәл итүдә шулай ук зур роль уйнады.
Ниһаять, Бөек Җиңүнең 40 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә авылда һәйкәл ачу тантанасы булды. Мәрмәр пьедестал өстендә бронзадан эшләнгән яшь кенә хатын-кыз басып тора. Башын игән, кулында чәчәкләр, йөзендә олы кайгы билгеләре. Һәйкәлнең уң ягына «154 нче дивизиягә караган 175 нче ветлазаретның һәлак булган сугышчылары хөрмәтенә» дип язылган. Бу, мөгаен, безнең якташларыбызның хәрби подразделениесе исеме язылган бердәнбер һәйкәлдер әле. Аны республиканың «Хәтер Китабы»на да кертергә кирәктер, дип уйлыйм. [...]
Аннары, 175 нче ветлазаретның һәлак булган сугышчыларына атап, Казанда да һәйкәл торгызырга кирәк, дигән карар кабул иттек. Шушы уңайдан мин янә баш-аягым белән мәшәкатьләр диңгезенә кереп чумдым.
Аннан соң күпме гомерләр узды, әмма ул чакта җилкәмә салынган йөкнең авырлыгы әле дә булса үзен сиздерә. Авыр сугыш шартларында какшаган сәламәтлегем көннән-көн начарлана, өстәвенә кулымда авыру хәлдәге фронтовик-ирем — Фәиз Фатих улы Садыйков (1920-1991) белән олы яшьтәге әнием — Бибимиңнесорур Муллагали кызы да (1900-1994) бар бит әле. (Сүз уңаенда шунысын да әйтим: аларның һәр икесе дә минем ышанычлы рухи таянычларым һәм булышучыларым иде. Шуңа да бирешмәдем).
«Минем әтием һәм аның сугышчан иптәшләре, игътибардан мәхрүм калып, онытылачак бит!» — дигән уй да һич тынгы бирмәде миңа. Әйтерсең лә, шушы һәйкәл үземнең һәм, минем кебек, әтиләрен югалткан башка ятим балаларның йөрәк әрнешен баса төшәр кебек тоела иде.
Һәйкәлне, 175 нче ветлазарет белән бергә, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган 66 нчы укчы корпус һәм 18 нче укчы дивизия сугышчыларына да багышларга булдылар.
66 нчы укчы корпусны минем тәкъдимем буенча керттеләр. Эш шунда ки, 1975 елдан башлап мин Казан финанс-икътисад институтында әлеге берләшмәнең сугышчан юлын өйрәнүче эзләнү төркемен җитәкләдем. Эзләнү төркемен студентлар үзләре оештырды. Шуннан соң алар миннән үзләренең җитәкчесе булуымны үтенделәр. 66 нчы укчы корпус — эзләнү эшләренең объекты буларак, офицерның тол хатыны Татьяна Семеновна Строкина тәкъдиме буенча алынды. Югарыда әйтелгәнчә, әлеге ханым миңа әтиемнең сугышчан язмышын ачыклауда да ярдәм күрсәткән иде. [...] Татьяна Семеновнага рәхмәтем чиксез зур булганга, аның теләсә нинди гозерен үтәргә әзер идем. Ул исә иренең каберен эзли иде.
Дистә елдан артыкка сузылган эзләнүләребез бик катлаулы һәм авыр булды. Беренчедән, безгә республикада 66 нчы укчы корпусның сугышчан подразделениеләре ветераннарын эзләп табу насыйп булмады. Баксаң, берләшмәнең сугышчан подразделениеләре (дивизияләр, полклар) Украинада оештырылган икән. Казанда исә корпусның штабы, аерым элемтә батальоны һәм медицина подразделениеләре генә төзелеп, фронтка озатыла. […] Икенчедән, чолганышка эләккәч, әлеге корпусның архивлары да юкка чыгарылган. […]
Шулай булса да, эзләнү төркеменең тир түгеп эшләве нәтиҗәсендә, исән ветераннарны һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларын эзләп табуга, 66 нчы укчы корпусның фронт биографиясен булдыруга ирештек. [...]
66 нчы укчы корпус сугышчылары 1941 елның июль уртасында 21 нче армия составында Белоруссиянең Гомель өлкәсендә алып барган контрһөҗүмдә катнашалар, август аенда шул ук Гомель өлкәсендә оборона тоталар. Алга таба алар Украинаның Чернигов һәм Полтава өлкәләрендә — 1941 елның 21 августыннан 19 сентябренә хәтле — коточкыч авыр оборона сугышлары алып баралар. Камалышта калган әлеге корпустагылар немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә тулысынча диярлек һәлак булалар. Казаннан китеп һәлак булган сугышчыларның исемнәре: И. Е. Афанасьев, В. А. Беккер, И. К. Гринько, А. П. Зубарева, В. Ф. Иванов, А. Г. Моисейчев, Н. С. Пиказин, П. Г. Смирнов, М. Ф. Строкин, М. И. Субботин, В. И. Ухов, И. Ш. Фәйзуллин, И. Г. Шир. […]
Без ун ел буена әлеге берләшмәнең сугышчан юлын өйрәндек һәм бик күп материал тупланды. Бу материалларның күп өлеше, «Эзләнү» группасының командиры — студентка И. Саркеева ярдәмендә, 70 нче мәктәпнең «Сугышчан дан» музеена бирелде һәм ул музей һәйкәл белән бер көнне ачылды.
Алда искә алып үтелгән 18 нче укчы дивизия Казанда оештырыла һәм сугышның башында ук Көнбатыш фронтка озатыла. 1941 елда, июльнең беренче яртысында, дивизия сугышчылары Витебск, Смоленск өлкәләрендә канкойгыч оборона сугышлары алып баралар. Аларның актив хәрәкәтләре дошманның удар төркемнәрен тоткарлап торып, аны зур югалтуларга дучар итә һәм Мәскәү тирәсендә ныгытмалар кору өчен вакытны арттыру мөмкинлеге тудыра.
Камалышта калган дивизия немец-фашист илбасарлары белән тиңдәшсез көрәштә тулысынча диярлек тар-мар ителә. Һәлак булган сугышчыларның күбесе бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып санала.
Мин 18 нче укчы дивизия буенча эзләнүләр алып бармадым. Ә шулай да түбәндә үземә билгеле булган, Татарстаннан фронтка китеп һәлак булган сугышчыларның исемнәрен китерәм: В. Л. Васильев, В. С. Галиев, Б. Х. Кадыйрмәтов, Н. Ф. Катаргин, Г. В. Ларионов, Д. П. Максимцев, В. Л. Нурминский, И. Е. Прокопенко, Ш. Х. Садыйков…
66 нчы укчы корпус, 18 нче укчы дивизия һәм 175 нче ветлазаретларның һәлак булган сугышчыларына һәйкәлне Казан шәһәренең Киров районындагы 70 нче мәктәп янында торгызырга карар кылынды. Һәм бу — очраклы түгел иде. Миңа берничә мәртәбә әлеге мәктәп укучылары алдында, 66 нчы укчы корпусның һәлак булган офицеры кызы, шушы мәктәп укытучысы Э. М. Березюк үтенече буенча, партизан отрядында үткәргән сугышчан юлым хакындагы хатирәләр белән уртаклашырга туры килгән иде. Энгелина Михайловна белән безне аның әнисе Т. С. Строкина таныштырды. Һәйкәл куясы урынны билгеләгәндә мәктәп директоры И. Н. Староверованың да теләк-ризалыгы исәпкә алынды. Ул әлеге һәйкәл тирәсендә хәрби-патриотик эш җәелдереп җибәрү ниятен белдергән иде.
Югары оешмаларга йөри-йөри, һәйкәл салырга рөхсәт алдык. Ләкин эшләр бик күп иде әле. Мин Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенә барып, гранит плитәләрне барлап, аларга языласы текстны хәзерләргә керештем.
Югарыда әйткәнчә, алдагы иң зур плитәгә 175 нче ветлазарет белән бергә Казанда төзелгән 18 нче укчы дивизия һәм 66 нчы укчы корпус турында да язарга булдык. Менә аның эчтәлеге: «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган 66 нчы укчы корпус, 18 нче укчы дивизия, 175 нче ветлазарет сугышчыларына». Бу язманың русча дәвамы урнаны каплаган плитәләрдә һәлак булганнарга мәдхия булып яңгырый: «Вечная слава», «Благодарность потомков».
Һәйкәлне төзүдә безнең республикабызның дистәләрчә кешеләре һәм оешмалары катнашты. Шуңа күрә аның алгы плитәсенә «Татарстан халкыннан» дип тә язарга иде. Моны төзәтергә әле соң түгел.
Арткы плитәдә: «Һәйкәлнең урнасына һәлак булганнарның күмелгән җирләреннән алынган изге туфрак салынган», — дип язылган. Бу язма астында туганнар каберлекләре булган шәһәрләр һәм авыллар исемнәре күрсәтелгән.
Плитәләрнең сул ягына — урысча, уң ягына татарчалатып һәлак булган сугышчыларга — безнең әтиләргә багышланган хат-васыятьнамә төзедем. Озак еллар күңелләрдә йөрткән газаплы уйларны, күңел сыкравын, йөрәк яраларының сызлавын шушы язмага салырга тырыштым:
Ватаныбыз хакына күрсәткән
батырлыгыгыз,
Гүзәл киләчәк турындагы якты хыялларыгыз
һәм уйларыгыз,
нурлы йөзләрегез
безнең күңелләрдә
мәңгегә сакланыр.
Без аларны киләчәк
буыннарга васыять итеп
тапшырырбыз!
Ант итәбез!
Газиз Ватаныбызны
Сез яраткан кебек яратырга,
Сез саклаган кебек сакларга
Ант итәбез!
Хат-васыятьнамә өстенә өчпочмаклы солдат хаты конвертларын ясадым. Алар эченә кыр почтасы номерларын язып куйдым. Әйтерсең лә, бу конвертлар мәңгелеккә — безнең һәлак булган әтиләребез янына очалар. Бу сүзләрне гравер мастерскоенда плитәләргә бик матур итеп яздылар.
1984 елның октябрь аенда барлык гранит плитәләрне һәм Горбунов исемендәге берләшмәдә ясатылган зур күләмле, бишкырлы йолдызны мәктәпкә китерттем. Бөтен кичергән кыенлыкларны язып та һәм сөйләп тә бетереп булмас. Ә шулай да шәфкатьлелек йөзеннән миңа ярдәм иткән Горбунов исемендәге берләшмәнең хезмәткәрләре Н. А. Савосинга, П. В. Карабановка, В. Г. Карповка, Н. Н. Черницынга зур рәхмәтләремне белдерәм.
Алда яңа этап — һәйкәлне урнаштыру һәм бетон эшләрен башкару бар иде. Бу этапта Киров районы җитәкчеләре һәйкәл урнаштыру өчен бетон эшләрен башкарырга бишенче төзү трестын, Мәскәү вертолет заводы филиалын һәм икенче тимер-бетон эшләнмәләр комбинатын эшкә тарттылар.
Төзелеш вакытында проектны үзгәртү тәкъдимнәре дә булмады түгел. Эшне башкаручылар әле бетоннан коелган бишкырлы йолдызны пластмасска алыштырырга, әле һәйкәл колоннасын тутыкмый торган корычтан ясарга кирәк дип, төрледән-төрле тәкъдимнәрен әйтеп кенә торалар иде. Проектны үзгәртүсез саклап калыр өчен, күп көч куярга туры килде. Бу җәһәттән безгә архитекторлар И. Д. Галанин һәм С. С. Айдаров эшлекле ярдәм күрсәттеләр. Һәйкәлне урнаштыру эшләрендә, сугышта һәлак булган әтисен хөрмәт итеп, 175 нче ветлазарет ветфельдшеры улы Р. Ш. Гыймадиев керткән лаеклы өлеш турында да әйтмичә китеп булмый.
Ниһаять, төзүче оешмалар 1985 елның март-апрель айларында һәйкәл урнаштыру өчен кирәк булган бетон эшләрен төгәлләде. [...]
Һәйкәл ачу тантанасы 1985 елның 8 май көнендә булды. Онытылмас, тетрәндергеч көн иде бу! Әлеге тантанада мин Хәтер йоласын үткәрдем. Һәлак булган сугышчыларның исемнәрен әйтеп, һәйкәл янына аларның балаларын һәм хатыннарын чакырдым. Һәлак булганнарның күмелгән урыннарыннан алып кайтылган уч-уч туфрак һәйкәлнең урнасына салынды. Мылтыклардан залп бирү дә, изге мизгелләр буларак, күңелләрдә калды. Безнең күзләрдә яшь иде. Бу — безнең өчен Олы Хәтер Көне булды!..
Менә шушы вакыттан һәйкәлнең җирдәге тормышы башланды. Аның тирәсендә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә тантаналы митинглар үткәрә башладылар.
18 нче укчы дивизиянең полк командиры кызы С. Д. Дубограева башлап йөрүе нәтиҗәсендә, 18 нче укчы дивизия һәм 175 нче ветлазаретның һәлак булган сугышчыларының балалары һәм оныклары 1990 елның 6 маенда шушы һәйкәл янына җыелып, Хәтер көнен үткәрдек. Безне ил өчен гомерләрен биргән әтиләр хәсрәте, без кичергән авыр еллар, ятимнәр язмышы берләштерде. Йөрәкләрдәге хәтер җәрәхәтләре теләктәшләр итте безне.
Безнең янга данлыклы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының танылган артистлары килде. Алар атаклы драматург Туфан Миңнуллинның Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре язмышын чагылдырган «Моңлы бер җыр» спектакленнән «Сибелә чәчәк» җырын башкардылар. Ирләр хоры башкаруындагы бу җыр әтиләребезнең якты рухына хөрмәт булып яңгырады! Ул безнең күңелләрне беразга тынычландырды шикелле. Без әлеге артистларга ихластан рәхмәтлебез!..
Сугыш башланган көнне — ягъни 22 июньдә — бу һәйкәл янына тагын җыелдык, чәчәкләр куйдык, әтиләрне, сугышта һәлак булганнарны искә алдык. Без, ятимнәр, һәр елны бу йоланы кабатларга кирәк, дигән уйга килдек. [...]
Югарыда тасвирланган матур һәйкәл безнең әтиләребез, бабаларыбыз һәм якыннарыбыз хөрмәтенә куелган һәм аның урнасына туганнар каберлекләреннән алып кайтылган җир салынган. Сез дә бу һәйкәлне якыннарыгызның туганнар каберенә тиң итеп, аның янына елына бер генә мәртәбә булса да килегез. Аңа башыгызны иегез, чәчәкләр куегыз. Бәлки, бу йоланы үтәү сезнең йөрәк җәрәхәтләрегезгә дәва булыр, күңел сызлануларыгызны киметер. Бу һәйкәлгә юлны онытмагыз! Ул бит безгә дөньяда иң кадерле һәйкәл, аның турында оныкларыгызга, оныкларыгызның балаларына сөйләгез. Алар да бу һәйкәлне онытмасыннар! Бу — минем сезгә васыятем!
Киләчәк буын кешеләре, сезгә дәшәм мин: сугышта һәлак булган безнең әтиләрне онытмагыз! Аларның изге исемнәрен һәрвакыт хөрмәт белән искә алыгыз! Мин Хәтер чаңнарына сугам! Безнең һәлак булган әтиләрне онытмагыз!..
Ч. Заһированың шәхси архивы.
Фотолар Ч. Заһированың шәхси архивыннан.
Шаһинур Мостафин,
язучы-публицист