И. Г. Закирова, С. Г. Сәмитова. Татар халкының иҗтимагый аңында һәм традицион культурасында «кот/кут» феномены

В статье прослеживается эволюция феномена «кут/кот» в хронологически структурированном лингвоисторическом пространстве от древнетюркской эпохи до наших дней. Анализируются мифологические верования и представления татарского народа и его предков, связанные с фенонимом «кут/кот»; рассматривается роль последнего в создании картины мира. В результате предпринятого исследования были выявлены многочисленные поверия и обряды, связанные с феноменом «кут/кот», определен семантический ареал его употребления в современном татарском языке.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
07.11.2020
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2020

УДК 811.512-145

 

Татар халкының иҗтимагый аңында һәм традицион культурасында «кот/кут» феномены

И. Г. Закирова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

С. Г. Сәмитова,

Республика традицион мәдәнияте үстерү үзәге,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The “kut/kot” phenomenon in the social conscience and traditional culture of Tatars

I. G. Zakirova,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

S. G. Samitova,

The Republican Centre for Development of Traditional Culture,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

В статье прослеживается эволюция феномена «кут/кот» в хронологически структурированном лингвоисторическом пространстве от древнетюркской эпохи до наших дней. Анализируются мифологические верования и представления татарского народа и его предков, связанные с фенонимом «кут/кот»; рассматривается роль последнего в создании картины мира. В результате предпринятого исследования были выявлены многочисленные поверия и обряды, связанные с феноменом «кут/кот», определен семантический ареал его употребления в современном татарском языке.

Abstract

The article traces the evolution of the “kut/kot” phenomenon in a chronologically structured lingo-historical space from the Old Turkic period up to this day. The paper analyzes mythological ideas and beliefs of Tatar people and their ancestors associated with the “kut/kot” phenomenon and considers the role of the latter in the creation of worldview. As a result of the research, numerous beliefs and ceremonies associated with the “kut/kot” phenomenon are identified and the semantic field of its usage in the modern Tatar language is defined.

Ключевые слова

Татарский народ, феномен «кут/кот», традиционная культура, тюркский фольклор, поверия и обряды.

Keywords

Tatar people, the “kut/kot” phenomenon, traditional culture, Turkic folklore, beliefs and ceremonies.

 

Үзенең мәгънәсендә татар халкы тарихына бәйле шактый сәхифәләрне саклаган кот, яки борынгы варианты кут булган төшенчә аерым игътибарга ия.

Кот төшенчәсенең төрки телләрдәге мәгънәләренә багышланган күп санлы хезмәтләр булуга карамастан, аның феномен буларак татар халкының иҗтимагый аңында һәм код буларак дөнья картинасын тудыруда тоткан роле әлегә кадәр тикшерүчеләрнең игътибарыннан читтә калып килә. Бу хезмәтнең актуальлеге шуның белән аңлатыла. Кот/кут сүзе төрки халыкларның барсына да мәгълүм. Сүзнең этимологиясен Л. Н. Гумилев кытай телендәге бәхет мәгънәсендә кулланылган «гу ду» сүзе белән бәйли. Күпчелек төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, кот/кут сүзенең бәхет мәгънәсе дә саклана. Кот/кут сүзе борынгы төрки телле чыганаклардан башлап күп санлы әдәби әсәрләр телендә саклана, хәзерге вакытта да бу сүз тотрыклы гыйбарәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә еш очрый. Татар халкының кот/кут төшенчәсенең иҗтимагый тормышта, яшәештәге урынын билгеләү өчен ышануларга, йолаларга да мөрәҗәгать итәбез.

Хәзерге вакытта татар телендә кот берничә мәгънәдә кулланыла. Беренче карашка бер-берсеннән ераклашкан мәгънә төсмерләре арасында эзлекле бәйләнеш күзәтелә. Кот феномены белән бәйле йола-ышанулар борынгы чыганакларда – Орхон-Енисей буенда сакланган эпитафик истәлекләр (VI-VIII йөзләр), төркиләрнең «Ырк битиг» исеме белән фәнгә кергән юрау китабы (X йөз), Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» сүзлеге (XI йөз) һәм башка истәлекләрдә бәян ителә.

Кот сүзенең язма чыганакларда сакланган мәгънәсе җан төшенчәсенә якын мәгънәне аңлата. Төгәлрәге ул жанның матди чагылышын – эмбрионны, яшәү көчен аңлаткан. Татар телендә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән «кот очу», «кот очкыч», «котым ботка төште», «котым аяк табанына китте», «котым ярылды» кебек сүзтезмәләрдә кот сүзе нәкъ шушы мәгънәдә кулланылып, кешенең рухи сәламәтлеге өчен җаваплы субстанция, кешенең сәламәтлеген саклаучы рух буларак аңлашыла. Коты чыккан кешенең яшәү көче бетә, ул тормышның ямен югалта, авырый башлый, ягъни кот чыгу көчле куркуны белдерә. Кот сүзенең борынгы төрки телләрдә җан, яшәү көче, рух мәгънәсен белдерүенә Н. А. Баскаков та игътибар итә1.

Р. Н. Мухамедова күрсәткәнчә, кот Ислам диненә кадәр булган чорда татарлар тарафыннан ниндидер бер канатлы җан иясе буларак кабул ителгән булырга тиеш2. Шунлыктан ул оча һәм бүгенге көнгә кадәр үлгән кешенең җаны күбәләк булып кырык көнгәчә туган йортына, туганнары янына кайтып йөри дигән ышану бар3.

Мәҗүсилектә кешенең рухын, икенче җанын гәүдәләндергән кургаштан коелган кечкенә курчакларны да кот дип атаганнар. Бу курчакларны ясаучы, ягъни кот коючыларны котанай/кот ана дип йөрткәннәр4. Бу кечкенә кургаш курчакларны саклый торган тартмачык – котый яки котыйчык булган, ул сүз кечкенә тартманы аңлатып, безнең көннәргә кадәр аерым диалектларда саклана. Шул ук тамырдан ясалган котлык сүзе кешене бәла-казалардан саклый торган амулетны (саклагыч бөти) аңлата. Кот курчаклары кою традициясе вакыт узу белән трансформация кичереп, шактый үзгәргән хәлдә хәзерге вакытка кадәр саклана һәм «кот кою» яки «кот ярылу», «кот кайтару» һәм «куркулык койдыру» исемнәре белән мәгълүм. Әлеге йола кешенең курыккан вакытта «очкан» котын кире кайтаруны яки «ярылган» котын имләүне күздә тота, сүз им-том йоласы аша җаны-рухы имгәнгән, бик каты курыккан, авырган кешеләрне дәвалау турында бара.

Татарстан Республикасы районнарында һәм Россиянең Омск, Томск, Новосибирск, Төмән, Иркутск, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсендә узган комплекслы экспедицияләр вакытында «кот кою» йоласын һәм шушы йола вакытында башкарыла торган күп санлы текстлар язып алынды. Кагыйдә буларак, һәр авылда куркулык/кот коя торган әбиләр булган. Дөрес, соңгы елларда, имче вазыйфасын башкарган кешеләр китү белән, бу йола онытыла бара. Йола турында үзләре бу имләүдә катнашкан кешеләр яки өлкән буыннары имче булган кешеләр мәгълүмат бирә. Кот коючылар, гадәттә, хатын-кыз булган, бер генә кот койган ир кеше турында мәгълүмат очрамады. Бу эш белән өлкән яшьтәге хатын-кызлар гына шөгыльләнү кот-курчакларны коючы котанайлардан ук килгән.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының һәм Республика традицион мәдәниятен саклау үзәге фольклор фондларында сакланган һәм экспедиция вакытында язып алынган материаллар нигезендә әлеге йола белән тирәнрәк таныштырып китәбез.

Котны курыккан, курку нәтиҗәсе буларак авырып киткән кешегә койганнар. Балаларның коты ярылганны йоклаганда саташуларыннан, сөйләшкәндә тотлыгуыннан белгәннәр. Имләнәчәк кешене бүлмә уртасына матча астына туры китереп урындыкка утыртканнар. Аның баш түбәсенә салкын су салынган тоткалы савыт, гадәттә, чүмеч куйганнар, ул аны бер кулы белән тоткасыннан тотып торган. Имләүче икенче савытта кургаш эретеп, эрегән кургашны баш түбәсендә торган салкын сулы савытка койган.

Койган вакытта ук имче кургашның салкын суга төшкәндә нинди тавыш чыгаруына игътибар итә. Каты шартласа, куркуның никадәр көчле булуын, яки имченең дөрес юлда булуын, имнең файдасы булуына юрыйлар. Салкын суга агып төшкән кургаш төрле сурәтләр ясап ката. Шушы кургаштан ясалган сурәткә карап, кешенең нәрсәдән курыкканын, нәрсәдән куркып коты чыкканын табалар. Мәсәлән, эттән курыкса, кот эт сурәте булып төшә. Котны өчтән башлап, 41 көнгә кадәр коялар.

Икенче төр кот кою кеше авыр кайгыдан авырып киткәндә башкарыла. Бу очракта кайгыдан кешенең йөрәге ярылган, дип саныйлар. Суга йөрәк сурәте төшкәнче кот коялар. Имче курыккан вакытта чыккан котны кире кайтырга чакыра. Имләү процессы вакытында «Курыккан чыксын, кот керсен», «котым кил, котым кайт», «кот чыккан, кот керсен» дигән ырым текстлары кабатлана5. Бүгенге көндә кот кою барышында Коръәннән сүрәләр укыла (нигездә, ул «Аятел Көрси» догасы), Аллага мөрәҗәгать итеп: «Име-томы шул булсын, шуны көтеп торган булсын, Ярабби Ходаем!» яки «Име-томы шул булсын, име-томы шул булсын, теләгәнең, көшәгәнең шул икән, шуны көтеп торасың икән. Менә бездән дога шул сиңа»6, – дип җиде тапкыр кабатлыйлар.

Татарстан төбәкләрендә булган фольклор-этнографик экспедиция барышында чыккан котны «чакыра торган» эндәшләрнең шактый күп төрле вариантлары язып алынды.

(Куркулык коярга тиешле кешенең исеме атала).

Фәләннең коты чыккан,

Кил коты, кил коты!

Күгәрчен күк гөрләп кил!

Яки, мәсәлән болай:

Кер, котым, кер, котым,

Ишектән дә кер, котым,

Тишектән дә кер, котым.

Ат күк кешнәп кил,

Сыер күк мөгрәп кер,

Кыр казы күк тезелеп кил!

Кил коты, кил коты!

Каз күк какылдап кер,

Үрдәк булып бакылдап кер,

Энҗе күк тезелеп кер,

Ефәк булып сузылып кер,

Кер, котым, кер!7

Мәҗүсилек чорында кот курчакларны кеше үзе белән йөрткән, алар аны бәла-казалардан саклавына ышанганнар дип фараз итәбез. Кот кою процессында кургаштан ясалган фигураларны да чүпрәккә төреп кешенең чәченә бәйләгәннәр, ә бүген исә аларны мендәр астына салып йоклау, муенга асып яки йөрәк ягындагы кесәгә салып йөртү кебек мәгълүматлар теркәлде.

Татар халык мәкаль-әйтемнәреннән котның тән буенча күчеп йөрүе, яки аның йөрәктә урнашуы аңлашыла. Кот кою процессында кешенең коты йөрәгенә кайта, дип тә ышану бар. Кот ярылу, йөрәк ярылу бер үк мәгънәне аңлата. «Огуз хан» дастанында кот баш белән бергә телгә алына, синонимнар яки, котның саклануы урыны булып баш аңлашыла: Men senä bašumni gutumni berämen (Мин сиңа башымны котымны бирәмен)8.

Кут сүзенең язмада теркәлеп, безнең көннәргә килeп җиткән беренче үрнәкләре VIII гасырга карый. Сүз Орхон-Енисей елгалары буенда табылган стелаларга язылган эпитафик истәлекләр турында бара. Элеге язмаларда кут сүзенең мәгънәсе җан-рухка да, бәхеткә дә туры килми. Ул кешенең алла тарафыннан сайланган, башкалардан аерылып торуын аңлата. Мәсәлән, Күлтәгин истәлегенә куелган ташъязмадан әлеге шәхеснең котлы булуы аркасында тәхеткә утыруы, бу хокук аңа тәңре тарафыннан бирелүе аңлашыла. «Тәңри ярлыка дукын үчүн, өзим кутым бар үчүн, каган олуртым» («Тәңренең ярлыкавы буенча, үземнең котлы булуым хакына мин каган булдым»)9. Л. П. Потапов та кут сүзенең нәкъ шушы мәгънәсенә игътибар итә, әлеге сүзне алла тарафыннан тәхеткә утырырга бирелгән хокук, дип аңлата10.

Кот сүзе шушы ук мәгънәдә Алтын Урда чоры истәлеге «Идегәй» дастанының татар вариантларында да кат-кат кулланыла. Сүз Кобогыл булып йөргән Идегәйнең коты турында бара. Туктамыш ханның хатыны Йәникә ханның Идегәй кергәндә үзе дә сизмәстән аякка калкуына игътибар итә. Ул ханга шул турыда бәян итә:

Түрәң булган Кобогыл

Өрәге каты икән;

Килбәте синнән киң икән,

Коты синнән котлы икән11.

Орхон-Енисей ташъязмалары чорында бары илаһият тарафыннан сайланган шәхесләргә, хөкемдарларга карата гына кулланылган «кут» сүзе гадәти кешеләргә карата кулланыла башлагач, аның мәгънәсе киңәя, ул «бәхет», «эшнең уңайга китүе» кебек мәгънәләрдә кулланыла башлый12.

Караханлылар чорының безнең көннәргә килеп җиткән күренекле әдәби истәлекләренең берсе – Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгатет төрк» сүзлегендә кот сүзе нәкъ шушы мәгънәдә кулланыла. Әлеге хезмәттә вариантлары безнең көннәргә килеп җиткән мәкаль-әйтемнәрдә котлы, ягъни бәхетле булу турында сүз бара:

Улугны улугласа кут болур (Олыны олыласа, котлы/бәхетле булыр);

Кут бәлгиси билик (Кот/бәхет билгесе – белемле булу);

Кутлугка коша ягар (Котлыга/бәхетлегә куш/ике өлеш тияр);

Кутсуз кудугка кирсә, кум ягар (Котсыз/бәхетсез коега керсә дә, өстенә ком ишелер).

М. Кашгарый шунда ук кут сүзенә дә аңлатма биргән:

Кут суз – иши оркасига кеткан одам (котсыз/бәхетсез эше кирегә киткән адәм)13.

Бу мәкальләрдән аңлашылганча «кут» сүзе бәхетне аңлата. Әмма мәкальләрдән кут сүзенең мәгънәсе төрле булуын күрәбез. Кут, беренче очракта, кеше үз тырышлыгы аша ирешергә мөмкин булган бәхетне аңлата. Ягъни тәрбия, өлкәннәргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу, гыйлемгә омтылу кешегә бәхетле булырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле бу мәкальләрдә кот кешенең ихтыяры белән бәйле төшенчә булып күзаллана. Соңгы мәкальләр исә, котлы яки котсыз булуның кешенең үз ихтыярында булмавы, котның язмыш белән бәйле төшенчә булуы, кешенең үз-үзен тотышына бәйсез булуы аңлашыла.

Борынгы төркиләрнең IX гасырга караган «Ырк битиг» («Юрау китабы») язма истәлегендә дә кут/кот төшенчәсе очрый. Ул нәкъ бәхетле язмыш, бәхет мәгънәсендә кулланылган. Бу истәлектә борынгы төркиләрнең юл алласы, язмыш алласы турында сүз бара. Язмада ул кешеләргә бәхет бирүче: «Аlа аtlуj jоl tаņri män» (Ала атлы юл тәңрисемен). Юл тәңресе ике айлык кеше баласын очрата. Курыккан балага үзенең кем булуын түбәндәгечә аңлата: Qоrgmа – timiš, gut birgäĭ män (Курыкма диде, кот/бәхет бирүчемен)14.

Шушы ук язмада ул икенче тапкыр «Qаrа jоl tаņri män» («Кара юл тәңресе») дип бирелә. Бу язмада да юл тәңресеннән бәхет, бәхетле язмыш өләшүче булуы бәян ителә. Каршына очраган ир тәңредән кот, яки бәхетле язмыш сорый15.

XI йөздә иҗат иткән Йосыф Баласагунлының «Кутадгу белег»16 поэмасының исемендә үк кут сүзе бар. Бу китапның исемен «бәхет турында белем» яки «бәхетле булу турында белем», «бәхетле булу юлларын өйрәтүче белем» дип аңларга мөмкин, ягъни китапның исемендә үк кут сүзе бәхет мәгънәсендә кулланыла. Әдип бәхетле булуның шартларыннан: белемле булу, кешеләр белән яхшы мөгалләмәдә булу, тәмле телле булу hәм башка сыйфатларны билгеләп үтә.

Кут – барлык төркиләр өчен уртак сүз. Казакъ hәм каракалпак телләрендә ул – яшәү көче, җан; хайваннарны саклаучы амулет; бәхет мәгънәләрендә кулланыла. «Кот качу» – эшнең кирегә китүен аңлата. Тува телендә кут – җан, яшәү көче, хакасларда – жан, рух, яшәү көче. Шушы ук тамырдан ясалган сүзләр монгол hәм тунгус-маньчжур телләрендә дә очрый, бәхет мәгънәсен белдерә.

Хәзерге татар әдәби телендә дә кот сүзе булган сүзтезмәләр һәм гыйбарәләр күп сакланган. Әйтергә кирәк, бу сүзтезмәләрдә кот сүзе алдан карап киткән мәгънәләрне дә бирә, яңа мәгънәләрдә дә кулланыла. Кот сүзенең хәзерге татар телендәге мәгънәләрен барлыйбыз.

«Котлы булсын», «котлау», «котлы» сүзләрендә кот тамыры бәхет мәгънәсендә кулланылган һәм изге теләкне, бәхет теләүне аңлата. Алтын Урда чорына караган оним көмеш тәңкәләрдә уйгыр хәрефләре белән «котлуг булсын» дигән сүзләр язылган17. «Кунаклы йортка кот куна»18 дигән мәкальдә дә кот сүзе бәхетне аңлата. Татар телендәге «кот куну» гыйбарәсе контексттан чыгып исә яхшыруны, сәламәтләнүне, баюны белдерә ала. «Котаю», «котайту» сүзләре дә шушы ук мәгънәдә кулланыла. Савыгуына, яхшыруына яки баеп, хәлләнеп китүенә өмет булмаганда бу халәтне «котаймас» дигән сүз белән бирәләр.

Карап үтелгән мисаллардан күренгәнчә, кот сүзенең ерак үткәннәргә киткән тарихы, күп мәгънәләре бар. Борынгы язма чыганакларда теркәлгән булуы аның серләренә төшенергә ярдәм итә. Ул җан, эмбрион, яшәү көче, рух, бәхет, уңыш, харизма, ямь, матурлык, байлык, сәламәтлек мәгънәләрендә хәзерге көнгә кадәр татар телендә актив кулланылышта. Гади генә бу сүздә халык тарихының шактый сәхифәләре сыйган, аны тирәнрәк казыган саен, яңача ачырга мөмкин.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Баскаков Н. А. Душа в древних верованиях тюрков Алтая. (Термины, их значения и этимология) // Советская этнография. – 1973. – № 5. – С. 109.

2. Мухамедова Р. Г. Татары-мишари: историко-этнографическое исследование. 2-е издание. – Казань: Магариф – Вакыт, 2016. – С. 132.

3. Сәмитова С. Г. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында И. М. Усмановадан язып алган // Республика традицион мәдәнияте үстерү үзәге (РТМҮҮ) фонды.

4. Потапов Л. П. Умай – божество древних тюрков в свете этнографических данных // Тюркологический сборник. – М., 1973. – С. 285.

5. Сәмитова С. Г. Татарстан Республикасы Чирмешән районы Әмир авылында А. Х. Сафинадан язып алган // РТМҮҮ фонды.

6. Сәмитова С. Г. Татарстан Республикасының Спас районы Әҗмәр авылында Ф. Г. Сибагатуллинадан язып алган // РТМҮҮ фонды.

7. Сәмитова С. Г. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Шахмай авылында В. К. Гатауллинадан язып алган // РТМҮҮ фонды.

8. Древний тюркский словарь. – Л.: «Наука», 1969. – C. 471.

9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияте, 2005. – Б. 28.

10. Потапов Л. П. Умай – божество древних тюрков в свете этнографических данных // Тюркологический сборник. 1972. – М., 1973. – С. 196.

11. Идегәй. Татар халык дастаны. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – Б. 40.

12. Закирова И. Г. Мотив «написанной» судьбы в тюркском фольклоре // Вестник Адыгейского государственного университета. Серия 2: филология и искусствоведения. – 2010. – № 4. – С. 17.

13. Кошгарий М. Туркий сузлар девони (Девону луготит турк). – Тошкент: Узбек. ССР ФА нашр., 1960. – Т. 1. – 498 б.; 1961. – Т. II. – 427 б.; 1963. – Т. III. –297 б.

14. Малов С. Е. Енисейская письменность тюрков. – M.-Л.: Изд-во АН СССР, 1952. – С. 85.

15. Шунда ук. – Б. 90.

16. Юсуф Хос Хожиб. Котадгу билиг. – Тошкент: Фан, 1971.

17. Бартольд В. В. Сочинение. – Т. 5. Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов. – М.: «Наука», Гл. ред. вост. литературы, 1968. – С. 130.

18. Сәмитова С. Г. Татарстан Республика Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында М. Л. Яруллинадан язып алган // РТМҮҮ фонды.

 

Әдәбият исемлеге

Бартольд В. В. Сочинение. – Т. 5: Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов. – М.: «Наука», 1968. – С. 757.

Баскаков Н. А. Душа в древних верованиях тюрков Алтая. (Термины, их значения этимология) // Советская этнография. – 1973. – № 5. – С. 108-113.

Потапов Л. П. Умай – божество древних тюрков в свете этнографических данных // Тюркологический сборник. – М., 1973. – С. 196.

 

References

Bartold V. V. Sochinenie. T. 5: Raboty po istorii i filologii tyurkskih i mongolskih narodov [An essay. Vol. 5: Works on the history and philology of Mongolian peoples]. Moscow, “Nauka” publ., 1968, 757 p.

Baskakov N. A. Dusha v drevnih verovaniyah tyurkov Altaya. (Terminy, ih znacheniya i etimologiya) [Soul in ancient beliefs of the Turks of Altai. (Terms, their meanings and ethymology)]. IN: Sovetskaya etnografiya [Soviet ethnography], 1973, no. 5, pp. 108-113.

Potapov L. P. Umay – bozhestvo drevnih tyurkov v svete etnograficheskih dannyh [Umay, the god of Ancient Turks in the context of ethnographic data]. IN: Tyurkologicheskiy sbornik [A Turkologic collection]. Moscow, 1973, 196 p.

 

Сведения об авторах

Закирова Ильсеяр Гамиловна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела народного творчества Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, е-mail: ilzakirova@mail.ru

 

Самитова Савия Гималтыновна, кандидат филологических наук, научный сотрудник Республиканского центра развития традиционной культуры, е-mail: savilas@yandex.ru

 

About the authors

Ilseyar G. Zakirova, Doctor of Philological Sciences, Chief Researcher at Department of Folk Art, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, е-mail: ilzakirova@mail.ru

 

Saviya G. Samitova, Candidate of Philological Sciences, Researcher at the Republican Centre for Development of Traditional Culture, e-mail: savilas@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 25.02.2020, опубликована:

Закирова И. Г., Сәмитова С. Г. Татар халкының иҗтимагый аңында һәм традицион культурасында “кот/кут” феномены // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 2. – С. 164-170.

 

Submitted on 25.02.2020, published:

Zakirova I. G., Samitova S. G. Tatar halkynyn ijtimagy anynda һem traditsion kulturasynda «kot/kut» fenomeny [The “kut/kot” phenomenon in the social conscience and traditional culture of Tatars]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 2, pp. 164-170.

 

Другие статьи
В начале 1920-х гг. Советскую Татарию пора­зил небывалый голод. Большое значение для преодоления бедствия имели их контакты с Американской администрацией помощи – иностранной благо
Между тем, к началу 1920-х гг. наследие Гражданской войны, массового голода и миграционных процессов существенно осложнило общую эпидемиологическую ситуацию. Республику накрыли вол
Рассмотрены предпосылки образования Научного общества татароведения (1923-1925 гг.), цели его создания, возложенные на него задачи, структура членства и формирование личного состав
Спектакль «Соңгы каракош» (Последняя черная птица) по пьесе драматургов А. Багаутдинова и Ф. Бикчентаевой был поставлен на сцене ДК имени 10-летия ТАССР в 1965 г.
Публикация основана на письмах красноармейца А. М. Ременникова, принимавшего участие в Восточно-Прусской операции 1945 г. в составе 927-го стрелкового полка 251-й Витебской стрелко
В данной статье прослеживается эволюция самого подхода к осмыслению в татарской художественной литературе 1940-1960-х гг. темы Великой Отечественной войны.