Габдрахманов И. Г. Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре төзелү тарихыннан

Духовно-нравственное воспитание и образование всегда были и будут фундаментом общества. До революции 1917 г. в этом большую роль в России играли религиозные организации и духовентво, у татар-мусульман это, естественно, возлагалось на мечеть и муллу. В работе читатель знакомится с историей мечетей и жизнью мусульманского духовенства с. Верхний Тимерлек, с тем какой путь проходили мои односельчане, чтобы открыть мечети для сохранения традиций и человеческих ценностей, для передачи этого богатства подрастающему поколению.
Рубрика:
Тип статьи:
Обзорная аналитическая статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
28.09.2021
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3 2021
Ознакомительная часть статьи

УДК 28:94(470.41)

 

Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре төзелү тарихыннан

 

И. Г. Габдрахманов,

 

Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбе,

Югары Тегермәнлек авылы, Балык Бистәсе муниципаль районы,

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

 

The history of the construction of mosques in Verkhny Timerlek village

 

I. G. Gabdrakhmanov,

 

Verkhny Timerlek secondary school,

Verkhny Timerlek village, Rybnaya Sloboda municipal district

the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

Духовно-нравственное воспитание и образование всегда были и будут фундаментом общества. До революции 1917 г. в этом большую роль в России играли религиозные организации и духовентво, у татар-мусульман это, естественно, возлагалось на мечеть и муллу. В работе читатель знакомится с историей мечетей и жизнью мусульманского духовенства с. Верхний Тимерлек, с тем какой путь проходили мои односельчане, чтобы открыть мечети для сохранения традиций и человеческих ценностей, для передачи этого богатства подрастающему поколению.

 

Abstract

Spiritual and moral upbringing and education have always been and will be the pillar of society. Before the Revolution of 1917 in Russia, the major part of those was played by faith-based organizations and clergy, among Tatars, it was naturally entrusted to mullahs and the mosque. The article provides insight into the history of mosques and the life of the Muslim clergy of Verkny Timerlek village and the long way the villagers came to open mosques for preserving traditions and human values and transmit these treasures to the younger generation.

 

 

Ключевые слова

Село Верхний Тимерлек, религиозная жизнь, мечеть, обычаи, татарские школы, мулла, имам.

 

Keywords

Verkny Timerlek village, religious life, mosque, traditions, Tatars schools, mullah, imam.

 

Татар авылларында дини тормыш һәм гореф-гадәтләр, әхлакый тәрбия  нигездә мәчет һәм мәктәптә руханилар җитәкчелегендә һәм катнашында тормышка ашырылган. Россия кануннары буенча мәктәпләр мәчет янында ачылган, муллалар һәм мөәзиннәр мәчеткә беркетелеп сайланган. Шуңа күрә дини-тәрбия институтларын өйрәнгәндә мәчетләр төзү тарихы үзәк урынны алып тора.

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылындагы мәчетнең барлыкка килү тарихын Татарстан Республикасы дәүләт архивы фондлары документларыннан белергә мөмкин. Казан губерна идарәсе фондында сакланучы 1904 елга караган документа мәчетнең ничәнче елда ачылганлыгы турында мәгълүмат сакланган. Югары Тегермәнлектә беренче мәчет ачылу датасы турысында 1675 ел тора[1]. Димәк, шул елда ачылган булып чыга безнең авылда беренче мәчет. Аңа кадәр дини йорт булганмы, юкмы икәнлеген ачыклаучы документлар табылмаган, әлегә. Шул ук вакытта, бу дата кайбер тарихчыларда, укучыларда шик тудырырга мөмкин. Ул очракта бу датаның дөрес булуын икенче тарихи чыганак раслый.

1742 елгы «Экстрат в Правительствующий сенат ис Казанской губернии о татарских мечетях» исемле документа: «В деревне Темерлек (Югары Тегермәнлек. – Г. И.) одна мечеть при тридцати двух дворах, которая не сломана. Расстоянием она имеет от Кугарчинской мечети в восьми, от новокрещенной деревни Казаклар в трех, от села Урахчи в восемнадцати верстах. А по сказке той деревни татар показано: оная мечеть построена тому семьдесят лет. А новокрещен во оной деревне Темерлек не имеется»[2], дип язылган.

1742 елдан 70не алгач, 1672 ел чыга. Шулай булгач, бу ике документ буенча, Югары Тегермәнлек авылында мәчетнең якынча 1675 елда салынганлыгы хакында сүз алып бара алабыз. Кайберәүләр Темерлек авылын Түбән Тегермәнлек авылы дип әйтергә мөмкиннәр. Аларга каршы да дәлил китерергә була. Беренчедән, Түбән Тегермәнлек авылында мәчет 1812 елда төзелүе турында архив документы бар. Икенчедән, элеккеге мәчет урыны Урахча авылыннан, якынча, 18 чакрымда.

Беренче искә алынган чыганактан тагын шуларны белергә була: 1904 елда Югары Тегермәнлектә ике мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә 752 ир-ат һәм 709 хатын-кыз, һәммәсе 190 хуҗалык исәпләнә. Мәктәпкә 60 малай, ә абыстайга 30 кыз йөргәнлеге билгеле. Хәзерге кибет урынындарак булган бу мәчеттә беренче имам булып 1904 елның 12 мартыннан Мөхәммәт Лотфуллин Фәзлуллин исемле кеше торган. Аның эш хакы елга 100 сум булуы турында мәгълүмат китерелә. Икенче имам ‒ Ярулла Фазлуллин (Фәйзуллин булырга мөмкин). Ул 1873 елның 21 апрелендә имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп билгеләнгән. Эш хакы – 96 сум. Азанчы вазыйфасын 1903 елның 20 декабреннән Габделхәким Баһаветдинов башкарган. Эш хакы – 60 сум[3].

1872 елда авылда 432 ир-ар һәм 448 хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле[4]. Мәктәп бинасы әле бу вакытта булмаган, димәк малайлар мулла йортында укыган. Имам ‒ Латыйф Фәзлуллин, азанчы булып Баһаветдин Хәсәнов исемле руханилар торган. 1972 елның 15 ноябрендә кул куелган икенче документта искергән мәчет урынына яңасын төзергә рөхсәт алу турында әйтелә[5]. Булачак агач гыйбадәтханә бинасының сызымы да китерелә[6].

Бу вакытта авылда 435 ир-ат, 440 хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле. Мәктәптә 32 малай, 11 кыз укыган. Димәк, Югары Тегермәнлектә мәктәп бинасы 1872-1883 еллар арасында төзелгән булып чыга. Дини саналса да, иң беренче чиратта укырга-язарга өйрәнү булган бу уку йорты авылда башлангыч белемне арттыруда мөһим урын алып торган. Беренче имам Латыйфулла Фәзлуллин мөгаллим вазыйфасын башкара, икенчесе имам булып Ярулла Фәзуллин, азанчы булып Баһаветдин Хәсәнов хезмәт иткән.

1817 елгы торак пункты планында авылда бары тик бер урам булганлыгы күренә. Ул хәзерге Титов урамы ‒ Ат чишмәсеннән башланып Галәветдинов Фәнисләр торган урынга җитеп тәмамлана. XIX гасырның 60-70 елларында Александр II үткәргән реформалар нәтиҗәсендә Россия төрле тармаклар буенча алга китә башлый. Икътисадның күтәрелүе халыкның тормыш шартларын азмы-күпме яхшырта. Шул еллардан башлап халык саны артканнан арта. Бу күренеш Югары Тегермәнлектә яшәүчеләр санында да ачык чагыла. 1897 елда авылда 1455 кеше яшәгәнлеге билгеле. Халык саны арту сәбәпле мәчетнең барлык кешеләрне сыендыру мөмкинлеге бетә. Шуңа күрә дә инде авыл халкы (түбән оч хуҗалыклары) икенче мәчет төзү турында сүз кузгата. Казан губернасы идарәсенә 1896 елның 21 сентябрендә авыл җәмгыяте вәкилләре Гимадетдин Исхаков һәм Мөхәммәтрәхим Надыров болай дип язалар: «В нашем обществе население наросло до 698 душ мужского пола и деревня расположена по одной улице более чем на версту. Мечеть в нашей деревне одна, ближе к одному концу не в состоянии вместить в себе всех желающих молится, так что в зимние время приходится стоять около мечети на морозе, это [ - ] первая и главная невозможность посещать мечеть, вторая [‒] это большое расстояние препятствует ходить престарелым вовсе, тогда как которые очень бы желали помолится. Место под постройку мечети тотчас же по разрешении наши доверители приготовят безопасное в пожарном отношении для мечети, вследствие сего имеем покорнейшие просить Губернское правление соблаговолить разрешить нашим доверителям произвести постройку мечети, очень будем ожидать зависящего распоряжения при сем представляем приговор о желании общества построить мечеть и избрании нас доверенными на право ходатайствования о том»[7].

Бу кәгазъ нигезендә Казан губерна идарәсе 1896 елның 30 сентябрендә 240 номерлы «эш» ача[8]. Димәк, 21 сентябрендә авыл җәмгыяте вәкилләре тарафыннан язылган гариза тугыз көннән хакимият тарафыннан карала. Озак та үтми, 2 ноябрь көнне, губерна идарәсе мәхәллә халкының мәчетне карап тору һәм аның руханиларын матди яктан тәэмин итү хакында ризалык булмау сәбәпле, гаризаны кире кайтарырга. Кабат гариза биргәндә мәчетнең планы һәм фасадын, шулай ук беренче мәхәлләдә калачак һәм яңа мәчеткә беркетеләчәк ир-атлар исемлеген җибәрү кирәклеген искәртә, яңа мәчет булачак урынның төзелеш өчен яраклыгы хакында җирле хакимиятьнең кагәзен сората. Шушылар хакында 1896 елның 5 ноябрендә Казан губерна идарәсеннән Лаеш өязе полиция идарәсенә язу җибәрелә. 7 ноябрь көнне өяз шәһәрендә бу хат алынгач, 20 декабрьдә югарыда китерелгән таләпләрне аңлатып авыл старостасы Ситдыйк Ибраевка һәм җәмгыять вәкиле Мөхетдин Нигмәтуллин кул куйган язу да әлеге, архивта сакланган, эшкә беркетелгән. Бу кәгазьгә авыл старостасы мөһере сугылган.

1901 елның 4 маенда хакимият куйган таләпләрне үтәргә вәгъдә биреп, икенче мәхәлләгә аерылып чыгарга теләгән 86 йорт хуҗалары (210 ир-ат) җыенда мәчет төзү кирәклеге турында яңа карар чыгаралар. Бу язудан күренгәнчә мәчет салу өчен акчаны Санкт-Петербург шәһәрендә яшәгән сәүдәгәр Хисаметдин Бәйсаров бирә. Мулла булырга беренче мәчеттә озак еллар буе азанчы булган Казан өязе Арбаш авылы крестьяны Баһаветдин Хәсәновның улы Габделгазиз ризалык бирә.

Янгын куркынычсызлыгы максатыннан гыйбадәтханә әйләнәсендә 20 сажень ачык урын таләп ителә. Шуның өчен берничә хуҗалык икенче урынга күчәргә мәҗбүр була, аларның күченү чыгымнарын авыл җәмгыяте үз өстенә ала. Шул сәбәпле гариза бирү кичектерелгән, күрәсең. Күмәк гариза астында икенче мәчеткә аерылып чыгарга теләгән 86 йорт хуҗалары исемлеге бирелгән. Алар сайлаган вәкилләр Дәүләтгәрәй Тубакиров, Мөхәммәтрәхим Нәзиров, Кәримулла Хисмәтуллин кул куйган. Иң азакта авыл старостасы Садыйк Хәмзинның мөһере сугылган. Бу карарга ике исемлек теркәлгән. Беренчесе ‒ яңа мәчеткә аерылып чыгарга теләүче 210 ир-ат, икенчесе ‒ иске гыйбадәтханәдә калучылар исемлеге. Бу кәгазьләрне раслап Урахча волосте старшинасы Андрейчев кул куйган.

Бу документларның икенче нөсхәсе бишенче земский участок начальнигы мәчет кирәклеген раслаган рәсми кәгазе белән бергә Уфага, Мәхкәмәи Шәргыягә җибәрелә.

Уфадан килгән уңай җавапны да исәпкә алып, 1902 елның 29 маенда Югары Тегермәнлек авылында икенче мәчет төзергә рөхсәт бирелә. Рөхсәт алыну белән үк түбән очның хәзерге мәчет урынында гыйбадәтханә бинасы бурасы түбә астына кертелә. Шул рәвешле алты ел йөри торгач, икенче мәчеттә азан тавышы яңгырый башлый.

Озак та үтми, 1903 елда беренче мәчетнең бинасы искерү сәбәпле, яңасын төзү өчен рөхсәт кирәклеге ачыклана. Алдарак әйтеп киткәнчә, ул бина 1872 елда төзелгән була. 1903 елның 1 апрелендә Губерна идарәсе рөхсәт биргән карарда 1 мәчет каршында 513 ир заты исәпләнгәне әйтелә. Бу бер мәхәллә өчен бик зур сан. Хакимият гаризаны канәгатьләндерә.

1906 елның 13 январенда беренче мәчеткә йөрүче 217 кеше (78 хуҗалык) җыелып, авылда өченче мәчет ачарга кирәклеге хакында карар чыгаралар[9]; үзләренең беренче мәчеткә бер чакрым ераклыкта, авыл очында, яшәүләрен искәртеп, өлкәннәр өчен туган кыенлыкларны тасвирлап, яңа гыйбадәтханәне төзү урынын әзерләү өчен өч хуҗалыкны күчерү чыгымнарын үзләре каплаячагын ассызыклыйлар; яңа мәчетне Казан бае Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтҗанов төзиячәге, ә авылдашлары Миргазиз Мөхәммәтгалиевның мулла итеп сайлаячаклары турында язалар[10].

Карарда 78 йорт хуҗасының (217 ир-ат) исем-фамилиясе китерелгән. Авыл старостасы Зыятдин Мөхетдинов суккан мөһер тора. Бу карарны волость старшинасы урынбасары Нигъмәтуллин имзасын салып раслый.

Ә беренче ике мәчет каршында ничә хуҗалык калган соң? Бу документта аларның да саны һәм ир-атлар исемлеге китерелә. Беренче мәчет каршында 108 хуҗалыкта 344 ир-ат, икенче, түбән оч мәчетендә 85 йортта яшәгән 210 ир заты теркәлә.

1906 елның 23 маенда Уфадан Мәхкәмәи Шәргыядән рөхсәт килгәч тә, мәчет төзү кагыйдәләрен үтәү дәвам итә. Хакимият яңа гыйбадәтханәнең кирәклеген ачыклый, полиция, төзеләчәк өченче мәчет урынын карап, акт төзи.

Төрле актлар, рапортлар язылганнан соң, ниһаять, шул ук 1906 елда мәчет ачырга рөхсәт алына. Әйткәнебезчә, түбән оч мәчетен ачу өчен алты ел кирәк булган. Ә югары оч мәчетен төзү мәсьәләсен хәл итү өчен ярты ел вакыт китә. Күрәсең, авыл халкы икенче мәчет төзү кыенлыкларын исәпкә алып эш иткән. Хәкимиятнең эшне тиз тотуына беренче рус инкыйлабы йогынтысында урнашкан демократик вәзгыять тә, бәлки тәэсир иткәндер.

Югарыдагы материаллардан күргәнебезчә, төрле авырлыклар, киртәләр булуга карамастан, безнең бабайларыбыз үзләренең дини үзәкләрен сакларга тырышканнар, алай гына түгел халык саны арту сәбәпле үз хисапларына яңа мәчетләр, балалары белемле булсын дип мәктәпләр төзегәннәр. Шул рәвешле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне буыннан-буынга тапшыруга ирешкәннәр.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

 


[1]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, 2 ф., 2 тасв., 7100 эш.

[2]. Ислаев Ф., Галлямов Р. «Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях» // Гасырлыр авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2005. ‒ № 2. ‒ С. 310.

[3]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, 2 ф., 2 тасв., 7100 эш.

[4]. Шунда ук, 273 эш.

[5]. Шунда ук, 7 тасв., 90 эш.

[6]. Шунда ук, 14 тасв., 452 эш.

[7]. Шунда ук, 2 тасв., 5376 эш.

[8]. Шунда ук.

[9]. Шунда ук, 7616 эш.

[10]. Шунда ук.

 

Сведения об авторе

Габдрахманов Ильфар Габделхаевич, учитель истории Верхне-Тимерлековской средней общеобразовательной школы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан, e-mail: ilfar1@yandex.ru

 

About the author

Ilfar G. Gabdrakhmanov, teacher of history at Verkhny Timerlek secondary school, Rybnaya Sloboda municipal district of the Republic of Tatarstan, e-mail: ilfar1@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 22.04.2021, опубликована:

Габдрахманов И. Г. Мәчетләр ачылу тарихыннан // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 3. ‒ С.151-157.

 

Submitted on 22.04.2021, published:

Gabdrakhmanov I. G. Mеchetlеr achylu tarihynnan [The history of the construction of mosques in Verkhny Timerlek village]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 3, рр.151-157.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Первая Всеобщая перепись населения Российской Империи была проведена в 1897 г. по указу императора Николая II. Всеобщей переписи подлежали все жители страны независимо от пола, воз
В статье рассматривается правотвоpческая и религиозно-просветительская деятельность члена Оренбургского магометанского духовного собрания Ризаэтдина Фахретдина в 1891-1906 гг. по р
Статья посвящена рассмотрению деятельности Первого всероссийского мусульманского съезда, собравшегося в Москве 1 мая 1917 г.
На основе архивных материалов автор обосновывает вынужденность и безальтернативность перевода трудовых отношений в плоскость уголовного права в условиях предстоящей войны.
Документы из фондов Госархива современной истории Чувашской Республики являются свидетелями особой роли отраслей связи Чувашской АССР в годы Великой Отечественной войны. Рассматрив
Влияние политических установок на ход развития исторической науки в Татарской АССР на примере работы Хайри Гимади, заведующего сектором истории Института языка, литературы и истори