УДК 398.54
EDN UXTMUO
Татар халкында традицион булмаган дәвалау ысулларының тарихи һәм мәдәни асылы
С. Г. Сәмитова,
Казан милли тикшеренү технология университеты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Historical and Cultural Essence of Non-Traditional Healing Methods among the Tatar People
S. G. Samitova,
Kazan National Research Technological University,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation
Аннотация
Статья посвящена комплексному анализу методов народной медицины в контексте их роли как неотъемлемого элемента культурного наследия татарского народа. В работе исследуются исторические корни и символическое значение лечебных обрядов, а также влияние традиционных верований на психоэмоциональное состояние пациентов и их восприятие терапевтических процедур. Особое внимание уделяется анализу физиологических механизмов воздействия заговоров, что подчеркивает целостный подход к взаимосвязи тела и души. Эмпирическую основу исследования составляют уникальные материалы записей фольклорных экспедиций и прямые этнографические наблюдения автора. Работа имеет значительную историческую ценность, выступая источником информации о культурных практиках и специфических представлениях о здоровье у татарского народа. Публикация способствует сохранению и передаче знаний предков, а также углублению изучения традиций и обычаев в современной науке.
Abstract
The article is devoted to a comprehensive analysis of folk medicine methods in the context of their role as an integral element of the cultural heritage of the Tatar people. The work explores the historical roots and symbolic significance of healing rituals, as well as the influence of traditional beliefs on the psycho-emotional state of patients and their perception of therapeutic procedures. Particular attention is given to the analysis of the physiological mechanisms of incantations, which emphasizes a holistic approach to the interconnection of body and soul. The empirical basis of the research consists of unique materials from folklore expedition records and direct ethnographic observations by the author. The work holds significant historical value, serving as a source of information about cultural practices and specific notions of health among the Tatar people. The publication contributes to the preservation and transmission of ancestral knowledge, as well as to the deepening of the study of traditions and customs in contemporary science.
Ключевые слова
Обряды татарского народа, этномедицина, психологически аспекты, традиционные практики, историческое значение, фольклор.
Keywords
Tatar rituals, ethnomedicine, psychological aspects, traditional practices, historical significance, folklore.
Этнографик яктан халык медицинасы белән кызыксыну күп гасырлар дәвамында бара һәм бу өлкәдә дөнья халыкларының күптөрле тәҗрибәсе бар. Мәгълүм булганча, физиологик һәм психологик дәвалауның күп кенә заманча гамәли методлары һәм дару ясау ысуллары халык тәҗрибәсеннән башлангыч ала. Кешелек дөньясының иң мөһим ихтыяҗларыннан саналган сәламәтлек саклау, гомерне озынайту һәм яшәү сыйфатын күтәрү кебек мәсьәләләргә игътибар ХIХ гасырның икенче яртысында тагын да көчәеп китә. Галимнәр халык тәҗрибәсен үзләштерә; аны тәнкыйть күзлеге аша үткәреп, анатомия, физиология һәм психология ягыннан комплекслы рәвештә тикшерәләр һәм фәнни бәя бирәләр.
Бу теманың өйрәнелү тарихын бик тирәннән, антик фәлсәфә чорыннан ук башларга кирәк. Дәлилне бүгенге көнгәчә актуальлеген югалтмаган грек философы Аристотельнең «Җан турында» (безнең эрага кадәр 350нче еллар) трактатыннан, күренекле фарсы табибы Әбугалисинаның «Табиблык гыйлеме кануннарынан» (1025 ел) табарга мөмкин.
Дәвалау-дәвалану – кешелек дөньясындагы иң борынгы традицияләрнең берсе. Дәвалау кайда гына барлыкка килмәсен, соңыннан ул бөтен дөньяга тарала. Бер-берсеннән бик ерак булган континентларда яшәгән халыкларның яшәү тирәлегенә бәйле булмаган авыруларны дәвалау ысуллары тәңгәллеге, бу охшашлыкның кайдан килүе галимнәрдә сорау тудыра. Бу уртак коллектив үзаңсызлыкның (коллективное бессознательное)1 барлыгы, я булмаса, Homo sapiensның2 бөек күчешенә бәйле булуы ихтимал. Шулай ук төрле регионнарда дәвалауның үзеннән-үзе барлыкка килүе, күрәсең, көнүзәк ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан башкарылган сукыр сынаулар һәм хаталар методы ярдәмендә, тормышта булган көндәлек ихтыяҗларны кеше үзенең эчке тоемлавыннан чыгып хәл итәргә тырышуы нәтиҗәсе дияргә дә була. Чөнки һәм халык яшәешендә бер үк иҗтимагый һәм табигый комбинацияләр кабатлана.
Бу максаттан М. М. Добротворскийның табиблык эшен этнографик эзләнүләр белән янәшә алып баруы игътибарга лаек. Ул үзенең хезмәтендә ХIХ гасырның икенче яртысында рус халкының сәламәтлек саклау өлкәсендәге этник үзенчәлекләренә кыскача бәяләмә бирә: халык медицинасының объектив (патофизиологик) һәм субъектив (тоемлау симптомнарын) сәбәпләрне аермавын; авыруларны ярдәмчел симптомнардан чыгып билгеләүнең диагноз куюда, соңрак аларны дәвалауда хилафлык китерүен; табибларның дәвалау ысулларын һәм методларын башкалардан яшерен алып баруын; халык медицинасының холистик методка, ягъни авыруны рациональ (эмпирик) һәм иррациональ (тылсым һәм дин) белемнәрне берләштереп, бербөтен итеп дәвалауга нигезләвен ассызыклый3.
Татар халык медицинасы тарихына күз салсак, һичшиксез, Каюм Насыйри (1825-1902) эшчәнлеген күрсәтү зарур. Шулай ук мәкаләбезне язу барышында М. И. Әхмәтҗанов, М. Х. Бакиров, Ф. С. Баязитова, Ф. Г. Хисамитдинова, И. И. Хөснуллина һәм башка галимнәрнең дисциплинаара тикшеренүләренә игътибар ителде һәм авторның шәхси архив материалларына таянып язылды. Хезмәтебезнең максаты – татар халкының һәм, гомумән, төрки халыкларының традицион булмаган дәвалау ысулларын (баш авыртуларын дәвалау мисалында) өйрәнү, нигездә, бу ысулларның кешегә физиологик һәм психологик тәэсирен билгеләү, ырым барышында кулланылган сүзләрнең тылсым көчен ачыклау.
Ырым, им-том – ул борынгы ышанулар буенча халыкның сүз һәм йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле йола жанры, хыялый көчләргә, ияләргә тәэсир итү өчен чыгарылган һәм шул максаттан кулланылган тылсымлы сүз формуласы. Татар халкында им-том ярдәмендә бик күп төрле авыру-сырхаудан дәвалап булуы билгеле. Баш һәм эч авыртуыннан, бил һәм башка әгъзалар сызлаудан, шеш яки чуан чыгу кебе төрле зәхмәтләрдән котылу өчен халык әллә никадәр чаралар һәм ысуллар тапкан һәм алардан бүгенге көнгәчә актив файдалана. Бу хезмәтебездә Кама арты районнарында булган фольклор экспедициясендә язып алган һәм шәхси архивта сакланган материаллардан файдаланырбыз.
Борынгы философлар чорыннан башлап бүгенгәчә килеп җиткән җирдәге бөтен нәрсәнең: табигать күренешләренең, географик җисемнәрнең, хис-кичерешләрнең, тойгыларның, авыруларның да үз җисми формасы барлыгы идеясе нигезендә һәр дәвалаучы шул җисемгә тәэсир итәргә тырышкан. Тәэсир берничә аспектта булган: үлән-җимешләрдән төнәтмә (биологик), физик күнегүләр (анатомия) һәм тылсымлы сүзләр (психологик).
Безнең игътибарны тылсым көченә ия булган сүзләр, фольклор текстлары кызыксындыра. Тылсымлы сүз куллану практикасы явыз көчләргә каршы тору ысулы буларак кабул ителгән, тик ритуал бары тылсым көче белән генә эш итми. Ул тылсымлы әфсенне конкрет авыруга карата ясалган махсус тылсымлы дару-төнәтмә яки табигый тукымадан (йон, киҗе, киндер) ясалган саклану амулеты ярдәмендә башкарган. Әлбәттә, им-томда кулланыла торган барлык предметлар көнкүрештән алынган. Информантлар сөйләгәннәрдән чыгып, дәвалау өчен ут, су, йон-җеп, ат кыллары һәм калак сөякләре, дага, имән гөмбәсе, төрле бөртекле культуралар һәм башкалар кулланылган. Мисаллардан космогоник һәм зоолатрик мотивлар ачык күренә. Татар халкында рациональ алымнар белән янәшә һәр төрле бозым-зыяннардан саклану өчен талисман һәм амулетларны куллану күренеше күзгә ташлана. Мисалны, һичшиксез, халкыбызның «Кот кою»4 традициясеннән табабыз.
Халык медицинасына синкретизм хас. Ул беркайчан да тәнне генә дәвалау белән чикләнмәгән. Халык тән белән җанның аерылгысыз булуын күптән белгән. Кешенең сәламәтлеге бары шушы ике субстрактның гармониясендә булуын исәпкә алып, авыруның анатомик әгъзаларга тәэсир итү барышында, аның физиологиясен һәм психологик халәтен дә игътибардан читтә калдырмаган. Югыйсә, гади им-томнарның кешегә тәэсирен ничек аңлатырга мөмкин!? Бу очракта ярдәмгә бүгенге көндә бик актуаль булган психосоматика килә. Психологлар фикеренчә, күзаллаулар һәм аларга тирән ышану, кешенең эчке физиологик механизмнарын кирәкле тарафка бора ала, ягъни фикерләү ярдәмендә кешенең эчке халәтенә тәэсир итәргә мөмкин.
Татар халкында кешенең төрле әгъзаларын дәвалау ысуллары сакланып калган. Мәсәлән, эч авыртканны басу өчен – «өч ян тибү», куркуны һәм эчке киеренкелекне басу өчен – «куркулык кою», тәнгә чыккан төрле сөял кебек әйберләрне бетерү өчен – аларны кызыл җеп белән бәйләү, авыру сәбәпләрен ачыклау өчен – «ипи тәгәрәтү». Бу ысуллар бүген дә халык практикасында кулланыла. Бу халык дәвалау ысулларын авылдагы әбиләр генә куллана дип әйтү дә бик үк дөрес булмас. Кайберләре традицион медицина булыша алмаган очракта, соңгы ышаныч буларак кулланса, икенчеләре әби-бабалары тәҗрибәсенә таяна, чөнки шифа күргән бик күп кешеләрне үзләре үк күреп белә. Әле шунысын да әйтергә мөмкин: балачактан телгә кергән һәм яшәү рәвешендә сакланган кайбер ырымнарны барыбыз да хәтерли. Кечкенәдән елак сабыйларны имән гөмбәсе белән «төсәү», тәпи йөрмәгән сабыйларның «тышавын кисү»5 безнең әби-бабаларыбыз тарафыннан башкарылган.
Бүген дә күп очракта олы яшьтәге кешеләр кайбер авыруларны җиңел итеп кенә – имчегә барып дәвалыйлар. Мәсәлән, баш авыртуның сәбәбен ачыклау һәм дәвалау өчен имче карчыкларга мөрәҗәгать итәләр. Халык телендә бу ырым «баш үлчәү» дип атала (бу мәгълүмат Спас районында язып алынды). Шунысы кызык: традицион медицина да бу феноменга аңлатма бирә, тик ни дәрәҗәдә ул фәнни яктан тикшерелгән, без әйтә алмыйбыз.
Бу ысул системалы рәвештә баш авыртуыннан интеккән кешеләргә ярдәм итү йөзеннән үтәлә һәм ул кешенең башында урнашкан «сөякләр урыныннан тайпылган» очракта башкарыла. Дөрес диагностика үткәрү бик мөһим чара булганлыктан, авыруны унайлы итеп матча астына туры китереп утырталар. Татар халкында матчаның бу дөнья белән чит дөнья арасында чик булуын да исәпкә алсак, бу дәвалау ысулында ниндидер «ят» көчләр катнашу ихтималы күренә. Имче карчык башны нинди дә булса нечкә бау яки җепләр, кайбер очракларда кытыршы сөлге ярдәмендә үлчи. Ул бау-җепнең тартылмавы-сузылмавы шарт булып тора. Шулай ук җепнең төсе дә мөһим. Гадәттә, ул кызыл төстәге йон тукымадан булырга тиеш.
Җеп колак өстеннән каш сызыгы буенча баш тирәли әйләндереп алына, һәм бу бауның ике очы да башның нәкъ уртасында – баш артында, баш арты чокыры башланган урынга җыела. Бау хәрәкәтләнмәсен өчен нык итеп кысыла һәм бау очларын арттан тоткан бармаклар үлчәү беткәнче ачылмыйлар. Күмер (фломастер, ручка һ. б.) белән бу бауга тамга, кайбер очракларда төенчек нәкъ маңгай уртасында салына. Аннары уңнан һәм сулдан, колакларның баш белән тоташкан өске өлешендә янә тигез итеп ике якка тамгалар куела. Аннан соң бауны җайлы гына салдырып, бармакларны башның артыннан һаман да ычкындырмыйча гына, икенче кул белән тамгалы «маңгай сызыгыннан» тотып, бау тартып аерыла. Баш аумаган очракта, колак өсләренә салган ян сызыклар, бер озынлыкта булып, тәңгәл килергә тиеш. Алар бер-берсе белән кушылмаса (кайбер очракта аерма хәтта бер-ике сантиметр да булырга мөмкин), бу кешенең башы ауган икәнен аңлата. Бауның кайсы ягы озынрак булса, баш шул якка авыш була (информант: Гарәфетдинов Гыймалтдин Гарафетдин улы, 1933 елда Спас районы Ярдәм авылында туган).
Башның кайсы якка һәм күпме ауганын ачыклаганнан соң, имче карчыклар бу ассиметрияне дәвалау яки башны үз урынына утырту ысулларын да беләләр. Бу ысулларның гамәлдә йөри торганнары берничә. Башны урынына утыртуның иң гади ысулларыннан башка массаж ясауны күрсәтеп була. Массаж авышкан яктан бер-берсен алыштырып килгән салмак һәм җиңелчә басым ясау хәрәкәтләреннән тора. Бу хәрәкәтләр авышкан баш пластинасын тиешле урынына «этеп-төртеп» чыгаралар. Массаж барышында эшнең нәтиҗәлеген тикшерү, я булмаса, башны урынына утырканнан соң, икенче якка «төртеп чыгармас» өчен башны һәрдаим үлчәп торалар. Бу хәрәкәтләрдән соң башны яңадан сөлге кебек тукыма белән кысып тоталар һәм сулдан-уңнан, алдан-арттан башка җиңелчә генә итеп сугалар һәм селкиләр. Башы сөлге белән тартылган килеш, авыру, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына барып, мендәрсез ятакта ярты сәгать дәвамында тыныч кына ятып тора. Инде ял итеп ятканда ук баш авыртуы басыла башлый, ә яткан җиреннән торганда бөтенләй үткән була (информант: Закирова Халимә, 1931 елда Спас районы Көек авылында туган).
Башы ауган яки селкенгән кешенең башына йөзен каплап агачтан ясалган иләк кигертәләр, иләкнең бер ягын авыру җиңелчә генә тешләре белән кыса. Башы туры тора, күзләре йомык. Дәвалаучы кеше арттан килеп, җиңелчә генә иләкнең уң ягына бәрә. Иләк бер яктан икенче якка таба тәгәри башлый. Ул тулысынча туктагач, арттан килгән кеше инде иләкнең сул ягына суга, үзе туктаганны көтә. Шул рәвешле, алмашынып уңнан өч һәм сулдан өч мәртәбә иләккә суканнан соң, башны каты итеп тарттырып бәйләп куялар (информант: Г. Г. Гарәфетдинов).
Башны үлчәүнең янә бер ысулы – ак тасма тукыманың очлары маңгай уртасына урнаштырылырлык итеп башны урарга кирәк. Аннары тукымага карандаш белән муен артында һәм колаклар урынында тамгалар ясыйлар. Аннары бәйләвечне салдыралар һәм бу тамгаларны чагыштыралар, әгәр дә баш селкенмәгән булса, карандаш тамгалары туры килергә тиеш. Әгәр дә баш селкенгән булса, аны дөрес итеп урынына куя алучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, гадәттә, массаж хәрәкәтләре белән. (информант: Гарәфетдинова Мәрхәбә Мөхәммәтвәли кызы, 1930 елда Балык Бистәсе районында туган).
Тормышта баш төрле хәлләр аркасында авыртырга мөмкин. Тик бөтен очракта да башны үлчәп төзәтү кирәк түгел. Кеше егылып, башы белән каты бәрелгәннән соң, баш авырту, баш әйләнү һәм күңел болгану кебек билгеләрдән интексә, баш үлчәүнең кирәге юк. Бераз гына анатомияне белгән имче дә бу очракта дәвалауны диагностикадан башка гына алып бара.
Башны урынына утыртуның алдагы ысулы – физиология һәм анатомия өлкәсендә бераз гына белеме булган кешеләр күзлегеннән иң шиклесе. Ләкин аның өчен имче карчык та, ярдәмче дә кирәкми. Авыру кеше бу ритуалны үзе генә дә башкара ала. Моның өчен кеше, бусаганы аяклары арасында калдырып, ишек уемына баса; маңгаен ишек тупсасына каты итеп тери һәм басымны киметмичә, өстән аска таба шудырып төшә. Аннан соң башын як-якка селкеп ала. Шул хәрәкәтләр берничә мәртәбә кабатлана. (Бу очракта да халкыбыз «чит» көчләр ярдәменә ышана дияргә була. Чөнки бусага да халыкта үз һәм чит территориянең чиген билгели.)
Халык медицинасын кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала торган элексир дияргә була. Чөнки аның нигезендә фәнни медицина тарафыннан хупланган, гасырлар дәвамында сыналган эмпирик фикер, практик тәҗрибә туплаган cаекмас «чишмә» ята.
Д. Д. Фрезер теориясен искә алсак, кешелек рухи үсешендә өч баскыч үтә: тылсым, дин һәм фән. Аның фикеренчә, тылсым диннән алда бара. Шулай булуына дәлилне халыкның борынгы чорлардагы фәлсәфәсеннән һәм примитив дәвалау ысулларыннан табабыз. Ләкин бу тылсымга ышану чорының, галим әйткәнчә, тулысынча юкка чыгуы белән килешеп бетмибез. Чөнки ул бүгенге көнгәчә, бер яктан, төрле ритуалларда сакланса, икенче яктан, психосоматиканың асылында ята. Икенче баскычта торган дин тәэсиренә килсәк, ул бүгенге көнгәчә халык тормышында әйдәп баручы позициядә тора. Фән ачышлары стадиясе исә дөнья төзелеше, кешеләр яшәеше «табигать законнары» белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлата, фәнни кануннар ярдәмендә, дөнья белән идарә итәргә мөмкин ди6.
Татар халкы ислам динен кабул иткәннән соң, халык традицияләре зур үзгәреш кичерә. Кайбер ырымнар бөтенләй гамәлдән чыкмаса да, аларның нигезенә шәригать кануннары салына, тылсымлы сүзләр вазифасын Коръән аятләре алыштыра. Дини тәгълиматның тылсым көченә ия булуы хакында П. Ш. Алиева искәртеп үтә: «Мөхәммәд пәйгамбәр, әгәр мөселман кешесенең берәр нәрсәсе, шул исәптән башы авырта икән, кулын авырту сизелә торган урынга куеп, өч тапкыр: “Бисмилләхи” дип әйтергә, ә аннары түбәндәге текстны җиде тапкыр укырга киңәш итә: “Аллаһының кодрәтен һәм аның кодрәтен үзем тойган һәм курыккан нәрсәләрнең явызлыгыннан саклыйм!”»7.
Тылсымлы хәрәкәтләр һәм сүзләр белән татарлар авыруга турыдан-туры йогынты ясарга тырышканнар, авыруны кеше организмнан куып чыгару максатыннан катартик (травматик вакыйгаларны хасил иткән хис-кичерешләрдән азат итү, эмоциональ чистарыну халәтенә (катарсис) ирешүне күздә тоткан психоаналитик метод), гомеопатия (кеше тәне көчле дарулар тәэсиреннән башка үзен-үзе дәваларга сәләтле дигән ышану фәлсәфәсе), апотропеик (куркыныч илаһлар, җәнлекләр һәм әйберләрне эчке амулетлар итеп киеп йөрү) кебек чистарту чараларына мөрәҗәгать иткәннәр. Боларның барысыннан да бигрәк татарлар Коръән аятләренә ныграк ышанганнар. Шуңа да бүгенге көндә бу ритуаллар элеккеге формада баралар, тик аларның сихри көчкә ия булган сүзләре сакланып калмаган дияргә була. Әллә никадәр информант белән аралашуга карамастан, берсе дә мондый текстны атап бирә алмады. Иң беренче чиратта, текст югалуның сәбәбе итеп ислам дине канунын күрсәтер идек. Шунысы мәгълүм: имчелек яки дәвалау ысуллары буыннан-буынга тапшырылып килгән. Текстны гадәти кешеләрнең белмәвен, бу сүзләрне бары имчеләр генә белеп, кәсепне бер нәсел кысаларында гына саклап калу бурычы белән аңлатырга мөмкин.
Әфсен-төфсенләү текстын куллану вакытында – вербализация, ягъни авыруны күзаллау бара, бу, үз чиратында, тайпылышларны сүз ярдәмендә психиканың тирән аңсызлык катламында эшкәртергә мөмкинлек бирә. Юнг фикеренчә, күренеш барлык кешелек өчен уртак психик структураларда – коллектив аңсызлыкта тупланган архетипларга барып тоташа. Алар, үз чиратында, кешенең дөньяны кабул итүен формалаштыралар һәм нәсел-ыру, этнос, дөнья күләмендә барган вакыйгаларга, ситуацияләргә бәйле реакцияне аңларга ярдәм итәләр. Шәхеснең бөтенлегенә һәм эчке гармониягә туры килә торган «самость» архетибы шулай ук тылсымга ышаныч күрсәтү өчен мәйданчыкка әверелә. Һәм хәзерге вакытта коллектив аңсызлык чынбарлыкны кабул итүгә йогынты ясавын дәвам итә. Бу тылсымлы эчтәлек белән тулган күпсанлы мифларда, фольклор традицияләрендә күзәтелә, алар кешеләрнең элеккеге тәэсирен югалтмыйлар, әйләнә-тирәне, эчке халәтне танып белүдә кешелек өчен махсус ысул булып кала бирәләр.
Фәнни дәлилләр һәм аргументлар, рациональ фикер алга китүгә карамастан, үз традицияләрен, ырым-ритуалларын һәм халыкның ышануларын саклап, бүгенге көнгәчә шул белемнәрдән файдаланып, кешенең физиологик һәм психологик сәламәтлегендәге тайпылышларны дәвалыйлар икән, бернигә дә карамастан, бу ырымнарның кирәклеген дәлилли.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Юнг К.-Г. Архетипы к коллективное бессознательное. – М.: АСТ, 2023. – С. 149.
2. Юваль Ной Харари. Sapiens. Краткая история человечества. – М.: Синдбад, 2016. – С. 603.
3. Добротворский М. М. Русская простонародная медицина сравнительно с народной медицин сахалинских айнов. – Казань: Универ. тип., 1874. – 48 с.
4. Бортулева А. А. Представления о головной боли в древнем Египте и способы ее лечения (по материалам медицинских и магических папирусов) // Исторические науки и археология. – 2020. – № 6-1 (45). – С. 24-28.
5. Баязитова Ф. С. Им-томнар, ырымнар, тылсымлы сүзләр: җирле сөйләшләр һәм фольклор текстлары яссылыгында. – Казан: Магариф-Вакыт, 2017. – 790 с.
6. Фрезер Д. Д. Золотая ветвь. Исследование магии и религии. В 2 т. Т. 1: Гл. I-XXXIX / Пер. с англ. М. Рыклина. – М.: ТЕРРА «Книжный клуб», 2001 – С. 140.
7. Алиева П. Ш. Народная медицина аварцев: Этнографический аспект. Автореф. дис. ... канд. ист. наук. – Махачкала, 2007. – С. 11.
Кулланылган әдәбият
Алиева П. Ш. Народная медицина аварцев: Этнографический аспект. Автореф. дис. канд. ист. наук. – Махачкала, 2007. – 23 с.
Баязитова Ф. С. Им-томнар, ырымнар, тылсымлы сүзләр: җирле сөйләшләр һәм фольклор текстлары яссылыгында. – Казан: Магариф-Вакыт, 2017. – 790 с.
Бортулева А. А. Представления о головной боли в древнем Египте и способы ее лечения (по материалам медицинских и магических папирусов) // Исторические науки и археология. – 2020. – № 6-1 (45). – С. 24-28.
Сәмитова С. Г. Обряд татарского народа «Кот кою»: трансформация и современное бытование // Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика. IV Международный научно-практический семинар, посвященный 85-летию Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова (9-10 октября 2024 года). – Казань, 2024. – С. 233-237.
Фрезер Д. Д. Золотая ветвь. Исследование магии и религии. В 2 т.: Т. 1: Гл. I-XXXIX / Пер. с англ. М. Рыклина. – М.: ТЕРРА «Книжный клуб», 2001 – 528 с.
Юваль Ной Харари. Sapiens. Краткая история человечества. – М.: Синдбад, 2016. – С. 603.
Юнг К.-Г. Архетипы и коллективное бессознательное. – М.: АСТ. – 2023. – С. 149.
References
Alieva P. Sh. Narodnaya medicina avarcev: Etnograficheskij aspekt. Avtoreferat dissertacii na soiskanie uchenoj stepeni kandidata istoricheskih nauk [Folk Medicine of the Avars: An Ethnographic Aspect]. Mahachkala, 2007, 23 р.
Bayazitova F. S. Im-tomnar, yrymnar, tylsymly sүzler: jirle sojleshler һem fol’klor tekstlary yassylygynda [Healing Rituals, Charms, and Magical Words: From the Perspective of Local Dialects and Folklore Texts]. Kazan: Magarif-Vakyt publ., 2017, 790 p.
Bortuleva A. A. Predstavleniya o golovnoj boli v drevnem Egipte i sposoby ee lecheniya (po materialam medicinskih i magicheskih papirusov) [Perceptions of Headache in Ancient Egypt and Methods of Its Treatment (Based on Medical and Magical Papyri]. IN: Istoricheskie nauki i arheologiya [Historical Sciences and Archaeology], 2020, no. 6-1 (45), pp. 24-28.
Samitova S. G. Obryad tatarskogo naroda “Kot koyu”: transformaciya i sovremennoe bytovanie [The Tatar Ritual “Kot Koyu”: Transformation and Contemporary Existence]. IN: Tatarovedenie v situacii smeny paradigm: teoriya, metodologiya, praktika. IV Mezhdunarodnyj nauchno-prakticheskij seminar, posvyashchennyj 85-letiyu Instituta yazyka, literatury i iskusstva im. G. Ibragimova (9-10 oktyabrya 2024 goda [Tatar Studies in the Context of Paradigm Shifts: Theory, Methodology, Practice. IV International Scientific and Practical Seminar dedicated to the 85th Anniversary of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art (October 9-10, 2024)]. Kazan, 2024, pp. 233-237.
Frezer D. D. Zolotaya vetv’. Issledovanie magii i religii. V 2 tomah. Tom. 1: Glava I-XXXIX. Per. s angl. M. Ryklina [The Golden Bough: A Study in Magic and Religion]. Moscow: TERRA “Knizhnyj klub” publ., 2001, 528 p.
Yuval’ Noj Harari. Sapiens. Kratkaya istoriya chelovechestva [Sapiens: A Brief History of Humankind]. Moscow: Sindbad publ., 2016, p. 603.
Yung K.-G. Arhetipy i kollektivnoe bessoznatel’noe [Archetypes and the Collective Unconscious]. Moscow: AST publ., 2023, p. 149.
Сведения об авторе
Самитова Савия Гималтыновна, кандидат филологических наук, доцент Казанского национального исследовательского технологического университета, е-mail: savilas@yandex.ru
About the author
Saviya G. Sаmitova, Candidate of Philology, Associate Professor at Kazan National Research Technological University, е-mail: savilas@yandex.ru
В редакцию статья поступила 18.01.2026, опубликована:
Сәмитова С. Г. Татар халкында традицион булмаган дәвалау ысулларының тарихи һәм мәдәни асылы // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2026. – № 2. – С. 187-194.
Submitted on 18.01.2026, published:
Sаmitova S. G. Tatar halkynda tradicion bulmagan dаvalau ysullarynyn tarihi һem medeni asyly [Historical and Cultural Essence of Non-Traditional Healing Methods among the Tatar People] IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2026, no. 2, pp. 187-194.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.