Р. Исламов. Музыкаль мәдәниятебез тарихында эзле ул (Калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Г. Г. Сәйфуллин)

Музыкаль мәдәниятебез тарихында эзле ул
(Калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Г. Г. Сәйфуллин)
Татар халкының гасырлар буе тупланган бай музыкаль мәдәнияте бар. Аны барлау-туплау, өйрәнү, профессиональ дәрәҗәдә үстерү-камилләштерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру барыннан да элек аерым шәхесләр, белгечләр исеме белән бәйле. Әнә шундый могтәбәр затларның берсе, әрҗәле уен кораллары өчен калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Гыйләҗетдин Гайнетдин улы Сәйфуллин.
Г. Сәйфуллин 1873 елның июль аенда элекке Казан губернасының Казан өязе, Суыксу волостендагы (хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районы) Кече Рәч авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аңа ун яшь тулганда әнисе Бибигайшә өч баласын ятим калдырып вафат була.
1883 елда әтисе Гайнетдин абзый Казанга килә, урамда су сату белән шөгыльләнә башлый. Шул рәвешле бераз акча туплагач һәм сыеныр почмак булдыргач, авылга кайтып балаларын да шәһәргә алып килә. Икенче елда улы Гыйләҗетдинне Йосыф хәзрәт мәдрәсәсенә укырга бирә. Малай анда бер ел сабак алганнан соң, матди якның үтә авыр булуы сәбәпле, аңа укуын дәвам иттерү мөмкинлеге чикләнә.
Озакламый Габдрахман исемле кибетче үзенең таныш-белешләре аркылы Гыйләҗетдинне Татар укытучылар мәктәбенә урнаштыра. Әмма Гайнетдин абзый «улым урыс була» дип, малаен аннан ала.
Гыйләҗетдин 1885 елда Галиәхмәт Зәбиров исемле кешенең Печән базарындагы чәйханәсенә эшкә урнаша. Анда өч ел эшләгәннән соң, аяклары ревматизм белән авырый башлый һәм ул аннан китәргә мәҗбүр була.
1889 елда ул музыка кораллары остасы һәм татар халык көйләрен калай тәлинкәләргә яздыручы Гариф Минкин остаханәсенә эшкә урнаша. Анда өч ел дәвамында шактый тәҗрибә туплагач, Габдулла Сабирҗанов исемле дусты белән 1893 елның август аенда Г. Зәбиров чәйханәсендә арендага бер номер алып, үзләренең эшләрен оештырып җибәрәләр. Алар «Ariston», «Mira», «Stella» һәм башка музыкаль тараклар ярдәмендә уйный торган әрҗәле уен коралларын төзәтү белән шөгыльләнәләр.
1897 елда Шәмси исемле бер байның приказчигы Мәскәүдән «Ariston» музыка уен коралы алып кайта һәм Гыйләҗетдин янына килеп, шуны татарча көйләр уйнарлык хәлгә китерүен сорый. Бәхеткә күрә, тәҗрибә бик уңышлы чыга: «Тәфтиләү» көе ясала. Приказчик шундук янә егерме төрле татар көенә заказ бирә.
Дөрес, Гыйләҗетдингә ул вакытларда ноталар белән эш итүне ныклап төшенү кирәк була. Шуңа күрә ул Ашлык һәм Агач базарында эшләүче бер танышы аркылы әлеге өлкәдә белгеч табып, аңардан ноталар өйрәнә башлый. Тырышлык үзенең бәрәкәтле нәтиҗәләрен озак көттерми: тиздән аңа төрле төбәкләрдән күпләп заказлар килә башлый.
Калай тәлинкәләрне кисү өчен Г. Сәйфуллин үзе биш төрле җайланма ясый: икесе — кырыйдагы тишекләрне, өчесе — 60-70 үлчәмдәге көйләрне уяр өчен.
1909 елда Казанда авыл хуҗалыгы казанышларының Халыкара күргәзмәсе оештырыла. Инде исеме шактый киң тарала башлаган оста анда үзе ясаган әрҗәле уен кораллары һәм аларда уйнатыла торган калай тәлинкәләр белән катнашып, Зур көмеш медальгә лаек була.
Ул үзе ясаган тәлинкәләрне номерлап, аларның кайсы елда, ничәнче айда һәм көндә эшләнгәнен махсус дәфтәргә теркәп барган. Мәсәлән, «Тәфтиләү» — № 1, 1893 елның 9 декабре, «Ончы Фәхри» — № 10, 1897 елның 31 гыйнвары, «Казан сөлгесе» — № 47, 1907 елның 7 апреле һ. б.1
1913-1914 елларда Г. Сәйфуллин рояль һәм пианино уйнау өчен унҗиде татар көенең нотасын, мандолина өчен цифрлы һәм ноталы өйрәткечләр дә бастырып чыгара. Шундыйларның берсе, ягъни «Кара урман» көе язылганының тышлыгында бер фото да урнаштырылган. Анда 20-25 яшьләрдәге бер егетнең скрипкада, ә аңардан яшьрәк бер кызның пианинода уйнаулары сурәтләнгән2. Ул егет, бәлки, Г. Сәйфуллин үзедер. Ләкин аның яшь вакытында алдырылган рәсемнәре әлегә карамагыбызда булмау сәбәпле, бу мәсьәләгә ачыклык кертү киләчәккә калдырыла.
«Кояш» газетасының 1914 елгы 20 август санында Г. Сәйфуллин тарафыннан егермедән артык көйнең бик грамоталы итеп нотага салынган җыентыгын бастырырга кабул ителүе турында мәгълүмат китерелә.
Ул үзенең эшчәнлеген пропагандалау һәм заказлар кабул итү максатында татар һәм рус телләрендә язылган махсус реклама кәгазьләре бастырып тараткан, вакытлы матбугат битләрендә белдерүләр биргән.
Октябрь түнтәрелешеннән соң Г. Сәйфуллин 1920-1926 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карамагындагы мәктәпләрдә музыка уены коралларын төзәтүче-көйләүче булып эшли, 1935-1936 елларда Татарстан АССР радиокомитетында хезмәттәшлек итә. Гыйльми Үзәккә татар халык көйләренең ике йөз алтмышының нотасын язып тапшыра. Кызганыч ки, җыентык булып нәшер ителергә тиешле әлеге тупламның язмышы билгесез.
1936 елның 10 октябрендә Г. Сәйфуллинның эшчәнлеге турында киножурнал төшерелә һәм ул Мәскәү кинотеатрларында күрсәтелә. Шуннан соң аның белән «Правда», «Известия» газеталары кызыксына башлый. Озакламый әлеге матбугат органнарыннан корреспондентлар килеп, аның белән якыннан танышалар.
ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе кушуы буенча әлеге идарәнең фольклор кабинеты директоры А. С. Ключарев (1906-1972), кабинетның фәнни хезмәткәре В. И. Виноградов (1874-1948), идарәнең үзешчәннәр секторы инспекторы З. Шаһиморатов 1938 елның 31 августында Г. Сәйфуллинның остаханәсендә булып, аның эшчәнлегенә югары бәяләмә бирәләр һәм ул персональ пенсиягә лаеклы дигән фикергә киләләр. Бу мәсьәләне хәл итүне сорап Татарстан АССР Югары Советына мөрәҗәгать итүне урынлы дип билгелиләр.
1940 елда сәнгать әһелләренең Татарстан өлкә профсоюз комитеты Г. Сәйфуллинга Хезмәт Герое дигән мәртәбәле исем бирергә кирәклеге турында тәкъдим белән чыга. Ләкин, ни сәбәпледер, ул гамәлгә ашырылмый.
Татарстанның 20 еллык бәйрәме уңаеннан 1940 елның 29 июнендә ТАССР Совет композиторлары союзы һәм ТАССР Совет язучылары союзы язучыларның Г. Тукай исемендәге кабинетында Г. Сәйфуллинның эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышлап тантаналы кичә үткәрәләр. Әлеге кичәне Татарстан АССР Совет язучылары союзының җаваплы сәркятибе М. Җәлил (1906-1944) ача. Төп докладчы композитор А. С. Ключарев халык музыкасы хәзинәсен саклау һәм туплау, аны пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен республиканың музыкаль җәмәгатьчелеге исеменнән аңа рәхмәт белдерә.
Чыгыш ясаучылардан шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм драматург Ф. Бурнаш (1898-1946), композитор Җ. Фәйзи (1910-1973) һәм башкалар Г. Сәйфуллин хезмәтләрен тиешенчә бәяләү буенча конкрет тәкъдимнәрен әйтәләр3.
Г. Сәйфуллин драматург Г. Камал (1879-1933), скрипкачы Х. Әхмәдуллин (1875-1942), гармунчылар Ф. Туишев (1884-1958), Ф. Биккинин (1898-1968), композитор А. Ключарев һәм башкалар белән якыннан аралашкан, мәдәният күренеклеләре аның остаханәсенә еш килә торган булганнар.
Ул 1915 елда Казанның атаклы бае Гайнетдин Сабитовның* асрау кызы Бәдернисага өйләнә. Алар шәһәрнең Яңа Бистәсендәге Урал (хәзерге Зайцев) урамындагы 15 санлы бер катлы агач өй сатып алып, яшәргә шунда күчәләр. Бу гаиләдә туып-үскән алты бала үзләре дә төрле һөнәр ияләре булып җитешәләр. Кызлары Рәшидә озак еллар Киев шәһәрендә Довженко исемендәге киностудиядә рәссам, Мөршидә 1946-1971 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче була; уллары Тәлгать Ленинград җиңел промышленность институтын тәмамлап, Казандагы фәнни-тикшеренү институтларының берсендә, Әнвәр заводта, Шамил Тольятти шәһәрендә автотранспорт белгече, Рафаэль Казанда шофер булып эшлиләр.
Г. Сәйфуллин үтә тыйнак һәм төгәл кеше була. Танылган журналист һәм матбугат белгече И. Рәмиев аның турында үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Уртадан кайтышрак буйлы бу оста һәрвакыт җыйнак һәм пөхтә, Европача ук булмаса да, заманча киенеп йөри иде. [...] Эшләгән урынында үрнәк булырлык тәртип һәм пөхтәлек күзгә бәрелә. Йортның ишек алды күкрәп һәм җәйрәп үскән аланны хәтерләтә»4.
Г. Сәйфуллин «Mira» һәм «Stella» музыка уен коралларында уйнату өчен халык көйләренең 400гә якын исемдәгесен калай тәлинкәләргә уеп ясый. Шуларның 307се хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды тупланмасында саклана. Ә тираж мәсьәләсенә килгәндә исә, моны исәпләп чыгару хәзер мөмкин эш түгел. Чөнки алар, мәгълүм булганча, элекке Россия төбәкләреннән тыш, чит илләргә дә таралганнар.
Ул Уйлап табучылар җәмгыятенең республика комитеты әгъзасы була. 1940 елда Татарстан АССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Г. Сәйфуллин 1946 елның 6 июлендә вафат була.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге: 118 ф., 1 тасв., 349 сакл. бер.
2. Шунда ук.
3. Гомәр А. Гыйлаҗеттин Сәйфуллин кичәсе // Кызыл Татарстан. – 1940. – 10 июль.
4. Рәмиев И. Истәлекләр. Татарча басма сүз. – Казан, 1965. – Б. 52.
Рәмил Исламов,
филология фәннәре докторы
* 1868 елда Казанда сђњдђ фирмасы џђм мануфактура ачкан, њзлђре ќитештергђн тљрле баш киемнђре белђн сату иткђн эре сђњдђгђрлђрнећ берсе.