Х. Туфан. Иртәләр җитте исә

Хәсән Туфан
Иртәләр җитте исә
Иртәләр җитте исә
Аклысын кия ярың:
Юлларда күзе аның,
Ә юлда — жилләр исә,
Иртәләр җитте исә...
Аклысын кия ярың,
Карасын кими әле:
Белми ул, белми әле
Сугышта ниләр барын,
Аклысын кия ярың...
Юлларда күзе аның,
Ә юлда — куе тузан,
Син килеп чыгарсыман
Тузанга батып тагын,
Юлларда күзе аның...
Ә юлда җилләр исә,
Җил йөгреп килеп кереп
Сөенечләр бирер кебек...
Күзләре — юлда гизә,
Ә юлда — жилләр исә...
Иртәләр җитте исә
Уяна кайгым тагын:
— Кем белә кабрен аның?
Кем чәчәк китереп китә
Иртәләр җитте исә?
1944.
Хәсән Туфан. Җырлар, шигырьләр. – Казан, 1958. – Б. 21-22.