Надыршина Л. Р., Гарипова Л. Ш. Безләр – татармыз... (К. Насыйриның татар әдәби телен нигезләү юнәлешендәге эшчәнлеге турында)

Известно, что веками продолжающиеся письменно-традиционные нормы старо-татарского литературного языка в корне отличались от общеразговорной формы, и литературный язык представлял собой сложную корреляцию различных генетических пластов – общетюркского, арабско-персидского, османского, собственно татарского и др. Несмотря на то, что такое разграничение литературного и народного языков наблюдалось вплоть до начала ХХ в., уже во второй половине XIX в. некоторые татарские мыслители-просветители ставят вопрос о сближения старо-татарского литературного языка с разговорной речью. Как отмечает в своем труде «История татарской литературы» (1926) известный татарский литературовед Г. Сагди, одним из первых, кто отстаивал идею о целесообразности употребления (как в литературе, так и в науке) собственно татарских лексических и грамматических форм, был татарский просветитель, языковед, писатель, историк, этнограф Каюм Насыри (1825-1902). Вниманию читателей предлагается отрывок из данного труда, где Г. Сагди раскрывает роль Каюма Насыри как основоположника письменного литературного языка, обогащенного общенародно-разговорными формами.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.11.2024
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2024
Ознакомительная часть статьи

 

УДК 94(470,41)

 

Безләр – татармыз... (К. Насыйриның татар әдәби телен нигезләү юнәлешендәге эшчәнлеге турында)

Л. Р. Надыршина, Л. Ш. Гарипова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

Our name is Tatars… (On the activities of Kayum Nasyri as the founder of the Tatar literary language)

L. R. Nadyrshina, L. Sh. Garipova,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

Известно, что веками продолжающиеся письменно-традиционные нормы старо-татарского литературного языка в корне отличались от общеразговорной формы, и литературный язык представлял собой сложную корреляцию различных генетических пластов – общетюркского, арабско-персидского, османского, собственно татарского и др.  Несмотря на то, что такое разграничение литературного и народного языков наблюдалось вплоть до начала ХХ в., уже во второй половине XIX в. некоторые татарские мыслители-просветители ставят вопрос о сближения старо-татарского литературного языка с разговорной речью. Как отмечает в своем труде «История татарской литературы» (1926) известный татарский литературовед Г. Сагди, одним из первых, кто отстаивал идею о целесообразности употребления (как в литературе, так и в науке) собственно татарских лексических и грамматических форм, был татарский просветитель, языковед, писатель, историк, этнограф Каюм Насыри (1825-1902). Вниманию читателей предлагается отрывок из данного труда, где Г. Сагди раскрывает роль Каюма Насыри как основоположника письменного литературного языка, обогащенного общенародно-разговорными формами.

Abstract

It is known that the centuries-long written and traditional norms of the Old Tatar literary language fundamentally differed from the common spoken form, and the literary language was a complex correlation of different genetic layers – Common Turkic, Arabic-Persian, Ottoman, Tatar proper and others. Despite the fact that such a distinction between literary and folk languages was observed until the beginning of the XXth century, already in the second half of the XIXth century some Tatar enlightenment thinkers raised the question of the convergence the Old Tatar literary language closer to the spoken language. As the famous Tatar literary scholar G. Sagdi notes in his work “The History of Tatar Literature” (1926), one of the first who defended the idea of the expediency of using (both in literature and in science) the Tatar lexical and grammatical forms proper was the Tatar educator, linguist, writer, historian, ethnographer Kayum Nasyri (1825-1902). The excerpt from this work is offered to the readers’, where G. Sagdi reveals the role of Kayum Nasiri as the founder of the Tatar written literary language enriched with common colloquial forms.

Ключевые слова

Каюм Насыри, Габдрахман Сагди, история татарского литературного языка, татарские просветители, биография, научное наследие.

Keywords

Kayum Nasiri, Gabdrakhman Sagdi, the history of the Tatar literary language, the Tatar enlighteners, biography, scientific heritage.

 

Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри (Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйри) – тел һәм әдәбият, фольклор, этнография, гомумән, милли фән тарихында гаять тирән эз калдырган олуг шәхесләрнең берсе. Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә белем алган, үзлегеннән рус телен өйрәнгән, Казан руханилар училищесында, соңрак руханилар семинариясендә татар теле укыткан, 1871 елда Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ачкан һәм 1876 елга кадәр шунда мөгаллимлек иткән. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хокукый әгъзасы булып торган бу фикер иясе татар лексикологиясе, фонетикасы һәм грамматикасы, тарих һәм этнография, фольклор һәм әдәбият буенча һәм башка күпсанлы хезмәтләр яза. Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге (ике томлык «Ләһҗәи татар», 1895-1896), энциклопедик характердагы «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» (1884) хезмәте, табигать фәннәре, математика буенча дәреслекләр һәм яшәешнең төрле өлкәләрен иңләп алган фәнни-популяр басмалар авторы буларак татар фәнен һәм татар фәнни телен үстерүгә үзеннән гаять зур өлеш кертә. 1871 елдан башлап, чирек гасыр дәвәмында нәшер итеп килгән календарьларында әдәбият һәм фәнне популярлаштыру юнәлешендә хезмәт куя.

Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри фән һәм әдәби иҗат мәйданына килгән дәвердә татар әдәби теле төрле генетик катламнар кушылган, бигрәк тә гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган формада яши. Г. Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, «XIX йөзнең соңгы ярымынача телдә төркилек хөкем сөрде һәм “төрки теле” дигән исем татар әдәби теленең исеме булып килде. Ул әдәби телнең исеме генә “төрки” түгел иде. Аның, төбендә, әдәби ясалышы ук “төрки” иде. Югарыда әйтелгәнчә, ул сарфи1 һәм нәхәви2 төзелешендә, тезмә һәм чәчмә формасында кыпчак + болгар + уйгур + чыгтай + госманлы + бераз татарча телләрнең укмашыннан гыйбарәт бер татар әдәби теле иде»3.

Бу синтетик әдәби телдә язылган хезмәтләрнең гавамга аңлаешсыз булуы табигый. XIX йөзнең икенче яртысына чор-вазгыять үзгәреше, мәгърифәтчелек хәрәкәте, татар халкының милләт буларак формалашу, милли үзаңы үсү процессы белән бәйле рәвештә, әдәби телнең дә, шушы чуарлыктан арындырылып, асыл татар сөйләме нигезенә утыртылырга тиешлеге турындагы фикерләр яңгырый, «гарәп-фарсы алынмалары белән туендырылган классик-абруйлы төркидә языла торган әсәрләр янәшәсендә әдәбиләштерелгән сөйләмә сүз һәм сүз формалары мул кулланыла торган халыкчан иске татар телендәге әсәрләрнең дә эзлекле рәвештә параллель баруы күзәтелә»4 башлый, «хәзерге мәгънәсе белән чын татар әдәби теле тудыру хәрәкәте кузгала»5.

Һәркемгә аңлаешлы, адәм баласының «анасыннан сөт имгән мөддәтдә үгрәнгән теленә» нигезләнгән татар әдәби телен булдыру мәсьәләсен беренчеләрдән булып нәкъ менә К. Насыйри күтәреп чыга, үзенең ярты гасырны иңләп алган фəнни һəм əдəби эшчəнлегендə, белем һәм тәрбия мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләрендә әдәби телнең халыкчан булырга тиешлеген, башка телләр кебек үк, татар теленең дә фән теле буларак яшәргә икәнлеген раслый, саф татар телендә язылган хезмәтләре аша татар телен гамәли яктан куллану чикләрен киңәйтә.

Г. Сәгъди үзенең 1926 елда басылып чыккан «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтендә, турыдан-туры әдәби барышка тарихи күзәтүдән тыш, татар сүз сәнгате үсешендә әһәмияткә ия башка якларга: иҗтимагый фикер үзгәреше, матбугат тарихы, XIX йөзнең икенче яртысында – ХХ йөз башында татар әдәби теленең торышы һәм башка күренешләргә дә шактый тәфсилле тукталып үтә. Күрсәтелгән чорда әдәби телдә ике агым – «татарчылык» һәм «төркчелек» яшәвен билгеләп, әдәби телне гавами телгә якынайту юлында «татар дөньясында беренче төпле гомуми баш хәрәкәт тә Каюм Насыйри белән башланды»6 дип ассызыклый. Гомумән, К. Насыйри нигезләгән шушы хәрәкәтнең әһәмиятен калкытып, Г. Сәгъди күренекле мәгърифәтченең хезмәтләренә, милли белем һәм тәрбия өлкәсендә куйган тырышлыгына зур бәя бирә. Әдип «татар дөньясында беренче мәртәбә башлап үзенең календарьлары аркылы һәм шуларга аерым рисаләләрен куша барып, табигыят, җәгърафия, һәйәт7, тарих, этнография, тәрбия-педагогия белемнәреннән, статистикадан мәгълүмат биреп тору өстенә, шул ук фәннәрдән тәрҗемә һәм оригиналь юллы төрле аерым мәкаләләр, китаплар яза; хисаптан, һәндәсәдән8 дәреслекләр; җәгърафиядән, игенчелек, аш пешерү белемнәреннән, үсемлекләрдән, анотомия һәм физиологиядән, этнография һәм тарихтан мәкаләләр яза, кулланмалар тудыра,.. кыскасы, шул фәннәрне җиңел татар теле аркылы татар халкы арасына башлап китереп кертә»9.

Мәкаләдә Г. Сәгъдинең шушы хезмәтеннән «Татарчылык хәрәкәте һәм Каюм Насыйри» дигән бүлекчәсе укучыга тәкъдим ителә. Әлеге өземтә мәгърифәтче әдипнең күп тармаклы эшчәнлегенең бер юнәлеше хакында күзаллауларны киңәйтү, аның мирасына бәйле чыганакларны барлау юлында бер адым булыр дип ышанабыз. Шулай ук бу язма быел тууына 135 ел тулган күренекле әдәбият белгече, татар әдәбияты һәм тарихы, педагогика һәм методика һәм башка юнәлешләрдә бүген дә актуальлеген җуймаган олы хезмәтләр калдырган, гомумән, ХХ йөз башы татар яңарышы хәрәкәтендә әйдәп барган алдынгы фикерле шәхесләрдән булган Габдрахман Гайнан улы Сәгъдинең (1889-1956) фәнни мирасын укучыга танытуда да әһәмияткә ия булыр дип өметләнәбез.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Сарфи – морфологик.

2. Нәхәви – синтаксик.

3. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. – Казан: Татарстан дәүләт нәшрияты, 1926. – Б. 36-37.

4. Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр – XX йөз башы) / И. Б. Бәширова, Ф. Ш. Нуриева, Э. Х. Кадыйрова; фәнни ред. Ф. М. Хисамова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – Б. 74.

5. Сәгъди Г. Күрс. хез. – Б. 42.

6. Шунда ук.

7. Һәйәт – астрономия

8. Һәндәсә – геометрия.

9. Сәгъди Г. Күрс. хез. – Б. 57-58, 60.

 

Татарчылык хәрәкәте һәм Каюм Насыйри

Бу юлда татар дөньясында беренче төпле гомуми баш хәрәкәт тә Каюм Насыйри белән башланды. «Каюм баба борынгы әдәби – төрки теленнән ерып чыгып, яңа әдәби татар теленә башлап юл ачты»1.

Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Ул сәүдәгәр һәм руханилар нәселеннән булып2, 1824 ел дөньяга килә. Вафаты 1902 елда. Әүвәл атасыннан укып, соңра Казан мәдрәсәләреннән берсендә (Әхмәд хәзрәт мәдрәсәсендә) тәхсил күрә3. Анда дини белемнәр өстенә гарәп һәм фарсы телләре өйрәнә. Шуның өстенә шул мәдрәсәдә чагында ук яшерен рәвештә русча укырга тотына. Татар буржуазиясе арасында сәүдә эшләре өчен дип русча өйрәнүнең кирәклеге аның әтиләре заманында ук нык сизелгән, һәм аның әтисе үзе ук русчаны, аның язуын әзме-күпме өйрәнеп алырга мәҗбүр булган иде. Каюм исә шул телне татарның яңаруы, яңа мәдәни хәрәкәте, аны яңа гыйлем дөньясына тартып чыгару өчен беренче корал икәнен аңлаучыларның да беренчеләреннән, юлбашчыларыннан булды. Насыйри, 1850 елда башлангыч дини рус мәктәпләрендә (Духовное училищеда), шулай ук Духовная семинариядә татар телен укытырга чакырылып, рус гыйлем дөньясына барып керә. Һәм мәшһүр Радлов4 кебек галим, Яуропа тюркологлары белән якыннан таныша башлый. Соңыннан, 1873 елда, татарлар өчен ачылган Учительская школа янындагы (бу школа 1872 елда ачыла) рус-татар башлангыч мәктәбенә рус теле укытучысы, ягъни татарлар арасыннан чыккан беренче учитель булып хезмәткә керешә; татар балаларына русча укыта башлый.

Шуның өстенә, үз фатирына җыйнап, мәдрәсә шәкертләрен русча укыта. Менә шулай итеп Насыйри, рус дөньясы аркылы үзе яуропалашу белән бергә, татар балаларына, татар мәдрәсә шәкертләренә дә рус һәм татар теле аркылы яуропа белемнәрен биреп, аларны яуропа методы белән тәрбияли башлый.

Ниһаять Насыйри, Казан университетында сәмигъ5 булып йөреп, үзенә югары мәгълүмат казана һәм шул ук университет янындагы Археология җәмгыятенә6 хакыйкый әгъза булып сайланып (1885 ел), чынлап та, Яуропа фән мохитенә кереп китә.

Шул рәвешчә, яуропа белемнәре казанып, ми-фикере яуропалашкан Насыйри 1859 елда үзенең беренче мөхәррирлек адымнарын башлый. Шул вакыттан алып та, үлгәнче 42 еллык гомерен татар телендә китаплар язу эшенә багышлый. Төн-көн шул юлда тырыша, казына, эзләнә. Татар телен һәм аның халык әдәбиятын, мифологиясен нык тикшерүгә тотына. Татар теленең грамматикасыннан, лөгатеннән, бәлягатеннән (әдәбият нәзариясенең өслүб бүлеменнән), татарлар өчен рус теленең грамматикасы һәм рус лөгатеннән, риязият7, табигыят8, тарих, җәгърафия, саулыкны саклау, анатомия-физиология, педагогия кебек фәннәрдән татар телендә оригиналь әсәрләр яза. Шуның белән бергә татар теленә гарәпчә, төрекчә, русчадан тәрҗемәләр ясый. Шулай ук үзенең гыйльми мәкаләләре белән рус матбугат дөньясына чыга. Шулай итеп анда да татар буржуазиясенең уяну тавышларын бирә. Татарча гәзит чыгарырга йөреп тә9, рөхсәт ала алмавы сәбәбеннән, ул эшне булдырып чыгара алмаса да, ул, ахырда, вакытында татарлар өчен һәм гәзит, һәм журнал урынын тоткан үзенең «Календар»ен чыгара башлый. Шуның ахырына кушып, үзенең төрле фәнни мәкалә һәм брошюраларын тарата10.

Татар халкының беренче яуропеист һәм энциклопедист идеологы булган Каюмгача татар дөньясында хәзерге мәгънәсе белән татар телен тудыручы, аны татар теле дип күтәреп чыгып, шул турыда юл яручы да юк иде. Менә шул зур эшне [18]60 еллардан ук Каюм Насыйри башлады. «Борынгыдан килгән төрки телебез бөтенләй чыгтай тәэсирендә барып, яртыдан күбе гарәпчә, фарсыча сүзләр белән тулы булганга, халык һич бернәрсә аңламый иде. Насыйри башлап менә шуңар сугыш ачкан, татарчалык нигезендә телне җиңеләйтү юлында тырышкан»11 беренче каһарман булды. Гәрчә Хөсәен Фәезхани12 «Насыйри белән Мәрҗанигә караганда сулрак» булса да, ул Каюм Насыйри шикелле татар халкы, татар теле дип күтәрелеп чыгуга, ул вакытта бу суллыкны эшләүгә батырчылык итә алмаган иде. Әнә шул зур батырлык, шушы иң читен тарихи бер хезмәтне без беренче мәртәбә Насыйрида күрдек.

Ул ачыктан-ачык иң әүвәл үз халкын – татар халкы, телне дә «татар теле» дип шаулатып күтәреп чыгучы һәм Фәезханның остазы Мәрҗани «Лисане төрки мин әкъсарил-әлсинә вә әбгадиһа ган истыйлахатил-голум»13 дип, төрк-татар теленең ярлылыгын ачыктан-ачык сөйләп торган вакытта, татар теленең башка телләрдән бер дә ким түгел, бәлки артык яклары булганын кычкыручы, шуны дәлилләр белән исбат итүче булды. Ул үзенең «Кавагыйде китабәте»14 аркылы 1892 елда ук матбугатка: «Безләр – татармыз; үземезгә кирәк сүзләрне, тапсак, гарәбтән аламыз, тапсак, фарсыдан аламыз, тапсак, төректән аламыз, ләкин үз телемезнең нәхү кагыйдәсенә саламыз, үземезгә йитәрлек нәхүемез бар!»15 – дип, уртага татарлык тимер казыгын ныгытып утыртып куйды. Ул безне гарәп, фарсы теле әсирлегеннән коткару өчен көрәшкә чыкты. Бигрәк тә «борынгы хаким-диктатор гарәпчәдән татарга әйләнүдә Насыйри бездә беренче ачык кискен революционер» булды16.

Кыскасы, ул үзенәчә булмаган бер әдәби тел тудырып бирде. Ул иң әүвәл татарларга үзләренең бер телләре бар икәнен белдертү өчен «“Ләһҗә”17 вә “Фәвакиһел-җөләса”18 тәэлиф итүче19 вә ул ук, иң әүвәл әсәрләрен татарча яза башлап, һәр язу таныган кеше өчен истифадә итәрлек20 тарыз21 да ясаучы»22 булды.

«Кавагыйде китабәт»еннән соң, ул шушы ике әсәрендә ачыктан-ачык түбәндәге фикерләрне язды һәм шуларны гамәлгә ашырды:

I. «Имди телемезне игътибар кыйлыб, яхшы тәфтиш итеб карасак, мәгълүмдер ки: телемездә булган әбъят вә әшгар вә мәкаләт вә могаммат, ягъни әлфаз гаять мәүзүн вә мөсәҗҗәгъ тәсниф кыйлынадыр. Вә гарәб вә фарсы әлфазының иганәте белән бәлягатьтә вә ифадәи мәгънәдә гайре телләрдән ким түгелдер. Бәлки бәгъзе хосусда хасияте күбрәк булган урынлары һәм бардыр. Хосусан, фигыль бабында. Ләкин бары шул кадәресе бардыр ки: бер дә кузгалмыйча утырып калмышдыр. Хәлбуки, заманымызда гайре әҗнасеннән булган халыкның гарызы тел төзәтмәк вә тел ислах кыйлмакдыр23.

II. Татар теле мөстәкыйль бер тел булса, әлбәттә, үзенә махсус кавагыйде нәхвиясе бардыр. Вә кәзалик рәсем, хат, бәян, мәсаил – нәхвиянең фөругате булмак хасиятендән гаять игътибар кылыначак шәйдер. Ләкин буны фәһем итәр кеше кем бар? Әмма өмиддер ки: бу кыйтгада бер данишмәнд вөҗүдкә кадим басып, ушбу өслүб үзрә әүкатын сарыф итеп, бу дәрәҗәгә итсә, мөәллифнең дә бәһасен фәһем итәр. Гәһа бәгъзе әрбабе гыйнаддан ишетерсең ки, татар телен телгә хисапламаслар. Сөбханаллаһил-Газыйм, хәтта гыйлем тәварих белмәгәнлекләрендән наши, татар ләфызын тәхмил кыйлмага тәкатьләре юкдыр24.

Татар вә магул – кадим заманда икесе ике кавем вә телләре дәхи ике төрле тел иде. Озак заманлардан бирле бер-беренә катыша-катыша, халән25 мәшһүррәге татар теле дип калмышдыр. Ләкин мәзкүр тарихтан та26 бу заманамызга кадәр татар телемезгә хезмәтчеләр була килмәгәнлек сәбәпле, татар телемез артта, гаять бәгыйд27 йоклаб калмышдыр. Әмма татар телемезгә хезмәтче мин булаем дип, утыз биш ел уздырдым. Ләкин күп мәгънә чыкмады. Төн-көн никадәр иҗтиһад кылсам, шул кадәр җәфа чикдем. Милләтемез халкын «татар» тәсмия кылсам28, яратмадылар. «Татар теле», дисәм, яратмадылар» («Ләһҗәи татар», 3 нче бит, 1895 ел басылган).

Ул үзенең югарыдагы әсәрендә:

1. «Безләр – татармыз» дип кырт кисеп, халкыбызны «татар» иттереп күтәреп мәйданга чыга. Телебезне «татар теле» дип атый һәм аны “мөстәкыйль бер тел” дип дәгъва кыла: үзебезгә җитәрлек нәхүебез бар, чит сүзләрне дә “телебезнең үз нәхү кагыйдәсенә салабыз. Аның үзенең нәхү кагыйдәләре, имлясы бар”, ди. Ләкин моны аңлый торган кем бар соң бездә? дип кайгыра, кайсыбер тискәре кешеләрнең (әрбабе гыйнадның) татар телен телгә исәпләмәүләрен һәм үзләрен татар дип атауны күтәрә алмауларын наданлыкларыннан, тарих белмәүләреннән саный.

2. Телебездә бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар, такмаклар бик вәзенле29, гармонияле, ди.

3. Кирәк урыннарда гарәпчә һәм фарсыча сүзләрнең ярдәме белән бәлягатьтә һәм мәгънәне аңлатуда башка телләрдән бер дә ким түгел, ди.

4. Кайсыбер нокталарда, мәсәлән, фигыльләрдә башка телләрдән артык бай булган бер тел, ди.

5. Телебез, озак заманнардан башлап хәзергәчә үзен эшләүчеләр була килмәгәнлектән, эшләнмичә артта, бик артта, йоклап, бер дә кузгалмыйча утырып калган; шуның өчен аны уятырга, эшләргә, төзәтергә кирәк, ди. Моның өчен дә башка халыклардан гыйбрәт алырга чакыра: алар “тел төзәтмәк, тел ислах кыйлмак” теләгендәдер, бер дә булмаса, шуннан үрнәк алырга кирәк, ди.

6. Утыз биш елдан, ягъни [18]60 елдан бирле (чөнки ул бу сүзне 1895 елда әйтә), татар телебезгә хезмәтче булыйм дип, көн-төн бертуктаусыз никадәр тырышсам, шулкадәр дә шушы халыктан җәфа күрдем. Халыкның үзен “татар” диюемне дә, телен “татар теле” диюемне яратмадылар, ди.

Менә бу сүзләр, бу фикерләр – вакытында татар дөньясында да иң ят, иң яңа сүзләр, үзләрен гамәлгә ашыру бик кыен булган бер фикерләр иде. Шундый бер вакытта калкып килеп чыга да: ул “татар халкы, татар милләте” дип атый. Бу ноктада аңарчы әдәби тел хакында һичкем тарафыннан кузгатылмаган бер нәрсә иде. Насыйри боларны аңлап, кирәксенеп кузгата да, “шул юлда бер хезмәтче булам” дип, 35-40 еллар эшли, «камил сафлык бөтен көенчә булмаса да, шул татарчалыкка, сафлыкка, гавамлыкка баруны төп нигез итеп алганлык аның сүзендә генә түгел, бөтен әсәрендә күренә»30.

Кыскасы, Каюм Насыйри каләме аркылы татар дөньясында хәзерге мәгънәсе белән булган татар әдәби теле дөньяга туып чыгып, үзенең аерым бер тел икәнен күрсәтте. Тагын да ачык иттереп әйткәндә, Насыйри татар әдәби телен генә түгел, бәлки шуның белән бергә яңа татар әдәбиятын тудыручы беренче татар әдибе булды31.

«Каюм Насыйри – татар әдибе. Ул, дөрес, һичбер хикәя, һичбер роман, һичбер шигырь язмады. Ләкин шулай дә татар әдибе. Әдипнең мәгънәсе киң. Әдип булу өчен даһи (гениальный) бер шагыйрь яки бер драматург, хәтта оста бер хикәяче булу да лязем түгел. Әдип, ягъни каләме белән әдәбиятка хезмәт итүче»32.

Үзенең әсәрләренең тел-өслүбендә, язуында да Насыйрины башка чыгтайчы, «төрки»че татар мөхәррирләре белән каршы көрәшүче дип аңларга кирәк. «Насыйриның теле асла вә асла33 чыгтай теле түгел. Ул бик аңлап һәм бик кагыйдәле рәвештә татар телен алга сөрә»34.

Насыйри беренче мәртәбә татар балаларына мәктәптә дә, аларны өенә җыйнап та, аларның үз телләрен укытты. Аның грамматикасын, әдәбиятын өйрәтте. Шул телдә, әлифбасыннан башлап, бөтен фәннән беренче мәртәбә (татар грамматикасы, риязият, табигыят, тарих, җәгърафия, анатомия-физиология, тәрбия, саулыкны саклау, аш пешерү гыйлеме һәм башкалардан) дәреслекләр, кулланмалар язып, киң рәвештә шул телне татар дөньясына чыгарып, мөстәкыйль бер тел иттереп утыртып куйды. Үзе әйткәнчә, аны бу эше өчен татар халкының күп өлеше, бигрәк тә рухани феодаллар, мөселман «төркиче»ләр яратмадылар. Моның өчен аннан көлделәр, аны хурладылар35. Ләкин ул, ахыр гомеренәчә һаман шул үз юлында булып, кабергә кергәнче шул үз идеалы өчен көрәшеп килеп, шул көрәшенең соңгы галәбә36 өлешен XX йөзнең татар яшьләренә китереп тапшырып китте. XX йөзнең беренче уны эчендә инде татарның яшь әдипләре, бу галәбәне гамәли яктан дә, гыйльми яктан да төгәлләп, эшне тәмам иттеләр (бу турыда сүз соңыннан килә).

Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. – Казан, 1926. – Б. 42-48.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Галимҗан Ибраһимов «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» (122 бит) һәм «Татарлар арасында революция хәрәкәте» (223 бит). (Г. Сәгъди искәрмәсе).

2. К. Насыйриның әтисе русчадан мәгълүматлы бер сәүдәгәр (читкә йөреп һәм Мәкәрҗә ярминкәсенә йөреп сәүдә итә) һәм шуның белән бергә «Җәмәгать хадиме» бер мулла булган кебек, Насыйриның туган агасы Габделхәй дә – Мәскәүдә торып сабын һәм шәм эшләп, шуларны Русиядәге күп ярминкәләрдә сатып йөргән һәм соңра, шулай итеп, зур сәүдә ясаган, бик баеган, зур капитал иясе. (Ул соңыннан Казанга кайтып тора башлый.) Насыйриның энесе Габделгани дә – Себергә барып, алтын юган, ниһаять, үзенә бер прииска алган бер кеше. (Насыйриның тәфсилле тәрҗемәи хәле турында «Каюм Насыйри» мәҗмугасында Г. Рәхим мәкаләсенә каралсын. 18-76 бит). (Г. Сәгъди искәрмәсе).

3. Тәхсил күрә – гыйлем ала.

4. Радлов Василий Васильевич (Фридрих Вильгельм Радлов, 1837-1918) – күренекле шәрыкшинас һәм тюрколог, этнограф, археолог, төрки телләрне һәм халыкларны чагыштырма-тарихи планда өйрәнә башлаучыларның беренчеләреннән.

5. Сәмигъ – тыңлаучы.

6. Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» 1878 елда оеша һәм 1931 елга кадәр эшләп килә. Җәмгыятьнең максаты – «элеккеге Болгар-Хәзәр һәм Казан-Әстерхан патшалыклары җирлегендәге рус һәм башка халыкларның үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү». 1897 һәм 1917 елларда Уставка өйрәнү өлкәсен киңәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр кертелә: Себер һәм Урта Азия территорияләрен өйрәнү, гомуми тарих мәсьәләләре өстәлә. Шул ук вакытта төп максаты булып Казан төбәген һәм Көнчыгыш Россияне өйрәнү мәсьәләләре кала.

7. Риязият – математика.

8. Табигыят – табигать турындагы фән.

9. 1871 елда чыга башлаган беренче елгы календаренда ул: «Бу календарь шаять 72 нче елга һәм чыкса кирәк. Аллаһы Тәгалә әҗәлгә мөһләт (кичектерү. Авт.) бирсә, моңа охшаш дәхи татар телендә гәзит бастырырга ният бар. Ләкин халыкның рәгъбәте (теләге, кызыксынуы. Авт.) ничек булыр. Укырга зәвыкланып, кул куючылар табылса, тәмам хәзерләнеп җиткәч, ул гәзит чыгар алдыннан мәгълүм ителер иде», – дип игълан итә. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

10. Аның бөтен гомерендә язган әсәре (календареннан башка) 40 булып, барысы 4 мең биттән арта, әмма шуларга 1228 битләр чамасында булган календарьларын да кушсак (календаре 1871 елда чыга башлап, 1897 елгача һәр ел чыгып, тик 1886, [18]95, [18]97 елларда гына чыга алмый кала. 24 ел дәвам итеп килә), аның бөтен язганы биш мең ике йөз егерме сигез битләр чамасында була. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

11. Галимҗан Ибраһимов. «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», 223 б. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

12. Фәезхан  Хөсәен улы Фәезханов (1823-1866) – тарихчы, филолог, педагог, Ш. Мәрҗанинең укучысы.

13. «Мостәфадел-әхбар», икенче бүлем, 46 нчы бит («Төрк теле – телләрнең дә иң ярлысы, җитешсез һәм гыйльми атамалардан ерак булганы» дигән сүз). (Г. Сәгъди искәрмәсе).

14. Сүз К. Насыйриның фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйде китабәт, ягъни тасниф вә имля кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892) дигән хезмәте турында бара.

15. Кавагыйде китабәт, 5 бит. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

16. Галимҗан Ибраһимов. «Каюм Насыйри мәҗмугасы», 11 бит. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

17. Сүз К. Насыйри тарафыннан төзелгән ике томлык «Ләһҗәи татар» – татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге турында бара (1895-1896).

18. Сүз К. Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре») (1884) хезмәте турында бара. Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән тора һәм, асылда, беренче татар энциклопедиясе дип аталырлык әлеге фундаменталь хезмәт татар тарихында зур яңалык була.

19. Тәэлиф итүче – төзүче.

20. Истифадә итәрлек – файдаланырлык.

21. Тарыз – үрнәк.

22. Ф. Әмирхан. «Әл- ислах», 1908 нче ел, 47 нче сан. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

23. Өзекнең тәрҗемәсе: «Инде телебезне игътибар белән яхшылап тикшереп карасак, шул мәгълүм булыр: телемездә булган шигырьләр һәм мәкальләр һәм табышмаклар, ягъни сүзләр гаять ритмик һәм рифмалы тезеләдер. Гарәп һәм фарсы сүзләренең ярдәме белән, ул сөйләм төзеклеге һәм мәгънәне аңлатып бирү ягыннан башка телләрдән ким түгел. Бәлки аерым очрак­ларда үзенә генә хас үзенчәлекләре дә бар. Аерым алганда, фигыльләрдә. Хәлбуки, заманыбызда башка нәселдән булган халыкның максаты – тел төзәтү һәм тел яңартудыр».

24. «Фәвакиһ әл-җөләса», 593-594 бит, 1884 елда басылган. (Г. Сәгъди искәрмәсе). Өзекнең тәрҗемәсе: «Татар теле мөстәкыйль тел булса, әлбәттә, үзенең махсус грамматик кагыйдәләре бардыр. Һәм шулай ук орфрография грамматик мәсьәләләрнең бер тармагы буларак гаять игътибарга алынырга тиешле әйбер. Әмма моны аңлаучы кем бар? Әмма өметләнәм ки: җирдә бер галим дөньяга килеп, бу өлкәдә вакытын сарыф итеп, бу дәрәҗәгә җитсә, төзүченең дә бәясен аңлар. Кайчак тискәреләрдән татар телен телгә санамауларын ишетересең. Сөбханаллаһил-Газыйм, хәтта тарих фәнен белмәгәнлекләреннән татар сүзен күтәрергә теләкләре юк».

25. Халән – хәзер.

26. Мәзкүр тарихтан та – ерак тарихтан башлап.

27. Бәгыйд – ерак.

28. Тәсмия кылсам – атасам.

29. Вәзенле – ритмлы.

30. Галимҗан Ибраһимов. «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», 223 б. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

31. Җ. Вәлиди үзенең 1923 елда чыккан русча «Очерк истории образованности и литературы волжских татар» дигән әсәрендә (41 нче бит) Каюм Насыйрины «Переводно-Календарная литература» кешесе итеп күрсәтә, бу – Каюм турында хата бер фикердер. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

32. Җ. Вәлиди. «Татар әдәбиятының барышы», 56-64 нче битләр, 1912 елда басылган. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

33. Асла вә асла – һичбер вакытта да, һич кенә дә.

34. «Каюм Насыйри» мәҗмугасы, Җ. Вәлиди мәкаләсе, 139-145 битләргә каралсын. (Г. Сәгъди искәрмәсе).

35. Бу турыда бу хәл хәтта XX йөз башларында да дәвам итә иде әле. Шушы сүзләребезгә куәт өчен Фатих Әмирханнан бу урында кирәкле вакыйганы күчереп үтик. Ф. Әмирхан әйтә: «Мәдрәсәдә торган заманларымның соңында, бервакыт базардан «Ләһҗәи татария» алып кереп карарга тотынган идем. Шәрикләремдән озын гына буйлы бик дәгъва, таза бер мишәр яныма килеп, нәрсә моталәга итдекемне (өйрәнүемне. – Авт.) сорашды. Мин дә бәян итдем. Ул китапны ачты да иттифакый (очраклы рәвештә. – Авт.) «йодрык» дигән сүзгә күзен төшерде. Тәрҗемәсен укып карагач, күзләрен челәйтеп вә вәхшиянә (кыргыйлык белән. Авт.) йодрыгын йомарлап: «Менә, аны китапдан укып беләсе юк, белмисең икән, күреп кал!» – дип, күз төбемә үк китереп һәм минем гомеремнең юкка заигъ (әрәм. – Авт.) булуына тәэссеф иткәнлеген (кайгыруын. – Авт.) һәм «Дамелла» булса, бу эш өчен миңа җәза биргән булыр иде икәнчелеген бәян итде. Менә татар шәкертләре татар әдәбияты белән нинди мөнәсәбәттәге заманлары бар иде». «Әл-ислах», 47 нче сан, 1908 ел, «Әдәбиятка гаид» дигән мәкаләсе, 4 нче бит). (Г. Сәгъди искәрмәсе).

36. Галәбә – җиңү.

 

Сведения об авторах

Надыршина Лейсан Радифовна, доктор филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leysan_tatar@mail.ru

 

Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

 

About the authors

Leysan R. Nadyrshina, Doctor of Philological Sciences, Senior Researcher of the Center of Written Heritage of  G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leysan_tatar@mail.ru

 

Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Leading Researcher of the Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 29.05.2024, опубликована:

Надыршина Л. Р., Гарипова Л. Ш. Безләр – татармыз... (К. Насыйриның татар әдәби телен нигезләү юнәлешендәге эшчәнлеге турында) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 4. – C. 124-133.

 

Submitted on 29.05.2024, published:

Nadyrshina L. R., Garipova L. Sh. Bezler – tatarmyz... (K. Nasyirinyn tatar edebi telen nigezleү yune­leshendege eshchenlege turynda) [Our name is Tatars… (On the activities of Kayum Nasyri as the founder of the Tatar literary language)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 4, pp. 124-133.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В данной статье рассматривается вопрос об информативной ценности делопроизводственных материалов, приложенных к донесению руководителя Казанского адмиралтейства вице-губернатора Н.
В статье исследуется состав документов архивного фонда Московского областного бюро Советов (МОБЮС) по формированию и организации деятельности местных советских органов в ряде губер
В статье представлены материалы периодического издания Казанского педагогического института «За педагогические кадры» относящиеся к началу периода Большого террора
Статья посвящена исследованию взаимодействия Казанской и Средне-Волжской контор Всесоюзного объединения по торговле с иностранцами (Торгсин) и органов ОГПУ в 1932-1936-х гг.
Целью исследования является определение социально-экономического развития колхоза «Кряш» Бикмуразовского сельского совета Буинского района ТАССР в годы Великой Отечественной войны