Мостафин Ш. С. Ђйдаман матбага: тудыручылары џђм варислары (Мамадыш район газетасына — 95 ел)

Публикация посвящена 95-летию районной газеты «Нократ» (Вятка) Мамадышского муниципального района Республики Татарстан.
Рубрика:
Тип статьи:
Обзорная аналитическая статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
15.05.2013
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2013

Әйдаман матбага: тудыручылары һәм варислары

(Мамадыш район газетасына — 95 ел)

Борынгы, әмма көннән-көн яшәрә-матурлана баручы Мамадыш каласының уртасында — атаклы фронтовик шагыйребез һәм әдибебез Шәйхи ага Маннур һәйкәле янында басып торам. Һәр елның 15 гыйнварында биредә — Ш. Маннурның туган көнендә — әлегә республикабызда бердәнбер булган «Кышкы шигъри Сабантуй» гөрләп уза. Мәскәүдән, Ижаудан, Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарманнан һәм башка төбәкләрдән килгән мәртәбәле иҗат әһелләре белән бергә җирле авторлар катнашында үтүче әлеге тансык бәйрәмдә олуг язучыбыз исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле була, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Бу мәртәбәле премиягә Лондонда, Мәскәүдә, Самарада, Сембердә, Ижауда, Казанда һәм республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче талантлы байтак каләм ияләре дә лаек булды инде.

Каләм дигәннән, үткән елның августында Мамадышта — Ш. Маннур һәйкәленә капма-каршы якта гына — район газетасы редакция бинасы янәшәсендә тагын бер үзенчәлекле символ балкыды. Районыбыз журналистлары Татарстанда, хәтта Россия күләмендә беренче буларак, каләм әһелләренең абруен, чын талантын бәһали торган «Бәллүр Каләм»гә һәйкәл куйдылар!

Мәгълүм булганча, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең «Нократ» матбугат-мәгълүмат филиалы коллективы Халыкара, Россия күләмендәге конкурс-бәйгеләрдә, элеккеге матур традицияләрне уңышлы дәвам итеп, күп мәртәбәләр җиңеп чыкты, медальләр, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде һәм иң мөһиме — аеруча мәртәбәле «Бәллүр Каләм»гә дә лаек булды. Төрле елларда аны редакциябездән А. Смирнова, М. Миннегалиев (Вәрис Гали), А. Спиридонова (Алсу Дияр) да яулаган иде.

Филиалның хәзерге вакыттагы яшь, инициативалы яңа директоры — баш мөхәррире, талантлы журналист Светлана Ханова, район газетасының 95 еллык юбилеен (2013 елның 6 феврале) лаеклы каршылау максатыннан, Мамадышның үз «Бәллүр Каләме»н булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Һәм ул район җитәкчеләре, беренче чиратта, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Петрович Иванов тарафыннан чын күңелдән хуплау тапты.

Атаклы әдибебез Шәйхи ага Маннур һәм «Бәллүр Каләм» һәйкәлләре алдында чал чәчле башымны иеп, тере чәчәкләр салып, таныш баскычлардан район газетасы редакциясе һәм типографиясе урнашкан бинаның икенче катына күтәрелдем. Биредә мине күптәнге якын дустым-хезмәттәшем, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, талантлы шагыйрь һәм прозаик-публицист, Ш. Маннур исемендәге «Агымсу» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Вәрис Гали көтеп тора иде.

Аның белән бергәләшеп, 2005 елда Ижауда — Удмуртия республика типографиясендә татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Мамадышым — язмышым» («Мамадыш — судьба моя») дигән 732 битле энциклопедик басманы карыйбыз, район газетасының үткән тарихы турында сөйләшәбез.

Әлеге хикмәтле китапның баш мөхәррире — университет буенча сабакташ дустым, күренекле шагыйрь һәм үзенчәлекле прозаик-публицист Р. Газизов бик хаклы язганча: «Туган җиргә бурычыңны түләүдән дә изге эш юктыр. Ләкин бу эш гаять катлаулы һәм зур батырлык сорый, өстәвенә үтә җаваплы да...»

Һәммәбезнең уртак сөенеченә, редколлегия әгъзаларыннан — Мамадыш районы хакимияте башлыгының шул чордагы урынбасары Ш. Хәсәнов, «Нократ» мәгълүмат-матбугат дәүләт учреждениесе генераль директоры В. Гыйззәтуллина, баш мөхәррир урынбасары В. Гали, җаваплы сәркатип А. Дияр, тәҗрибәле каләм әһелләреннән З. Хәсәнов, Н. Михайлов, Н. Якимова әлеге үтә мөһим эшне уңышлы башкарып чыктылар.

Мамадыш энциклопедиясендә туган районыбыз газетасы «Нократ» хакында да күп кенә кызыклы материаллар тупланган. Танылган журналист һәм язучы Вәрис Гали билгеләп үткәнчә, «Нократ» — заманында Казан губернасында чыга башлаган беренче өяз газетасы. Тәүге саны дөнья күргән көнгә күз салсаң, ул хәтта «Ватаным Татарстан» газетасына караганда да өлкәнрәк икән!.. Чын мәгънәсендә, әйдаман матбага!

Газета чыгару мәсьәләсе депутатларның өяз Советы башкарма комитетының 1918 елгы гыйнвар ае утырышында ук күтәрелә. Мамадыш каласында Павел Серебряковның ХIХ гасырның 80нче елларында ук оештырылган шәхси типографиясе була. Башкарма комитет Павел Михайловичка яңа газета чыгаруда булышлык сорап мөрәҗәгать итә. Ул баштарак ризалык бирсә дә, соңыннан, төрле сәбәпләр табып, эшне озаккарак суза. Бәлки ул да, кайберәүләр кебек, илдәге яңа хакимиятнең гомере кыска булып, сәясәт тиздән үзгәрер, дип, үзенчә өметләнгәндер.

Ахыр чиктә депутатларның өяз Советы башкарма комитеты 1918 елның 6 февралендә (иске стиль белән 19ында) Серебряков типографиясен реквизацияләү турында карар кабул итә. Шул ук көнне Иван Степанов мөхәррирлегендә «Наши дни» газетасының беренче саны дөнья күрә.

Редакция үзе башта өяз җир идарәсе бинасына урнаша (соңыннан әлеге бина янгын сүндерү часте һәм пионерлар йорты буларак та файдаланыла).

Газетаны атнага өч мәртәбә чыгару бурычы куелса да, кайбер тоткарлыклар булу сәбәпле, февраль-май айларында аның 28 саны дөнья күрә. Мөхәррир Иван Романович сул эсерлар партиясе әгъзасы була. 1918 елның июлендә эсерлар восстаниесе бастырылгач, ул кулга алына. И. Степановның шуннан соңгы язмышы төгәл билгеле түгел...

1918 елның май аенда өяз Советы башкарма комитетының мөселман эшләре комиссариаты органы булган «Мамадыш тавышы» газетасы чыга башлый. Әлеге басманың тәүге мөхәррире итеп районыбызның Иске Мәкчем (хәзерге Ямаш) авылында туып-үскән Мәхмүт Бөдәйли билгеләнә.

1918 елның 6 сентябрендә ак чехлар флотилиясе Соколка пристаненә десант төшергәч, Мамадыштагы Совет учреждениеләрен Кукмарага эвакуациялиләр. Типографиядәге станоклар, шрифтларның бер өлеше шәһәрдә кала. Кызыл Армия частьләре 19 сентябрьдә Мамадышка кергәндә, типография өлешчә таланган, кәгазь запаслары алып кителгән була инде. Шуңа да карамастан, октябрь аенда «Мамадыш тавышы», М. Бөдәйли тырышлыгы белән, яңадан үз авазын ишеттерә башлый.

Ә «Наши дни» газетасы 70нче саныннан башлап үзенең исемен «Голос пролетариата» дип үзгәртә. Аның редакторы итеп А. Макеев билгеләнә. (Ул, Вәрис Гали язуынча, җирле халык судьяларының өяз Советы рәисе, юстиция бүлеге мөдире вазыйфаларын да алып барган. М. Бөдәйли исә өязнең 2нче хәрби комиссары буларак та җаваплы зур эш башкарган).

1919 ел башында Мамадыш төбәгендә яңадан җилле-давыллы тормыш башлана. Колчак армиясе Нократ белән Чулманга килеп җитә. Апрель аенда хәрби комиссариат, ревком һәм тагын кайбер учреждениеләр Әбдегә күчерелә. Типография һәм редакцияләр исә Мамадышта кала.

1919 елның июнендә «Мамадыш тавышы» газетасының мөхәррире итеп Мәхмүт Искәндәров билгеләнә. Ә М. Бөдәйли башка зуррак вазыйфага күчерелә.

1919 елның апрелендә «Голос пролетариата» газетасының исеме «Вестник» дип үзгәртелә. Ул атнаның һәр шимбәсендә чыга. Ел ахырында Мамадышта РКСМның өяз комитеты органы булган «Голос юного коммунара» газетасы үз тавышын ишеттерә башлый.

1920 елда «Мамадыш тавышы»ның исеме — «Кызыл көч» дип, 1921 елда исә «Киңәшче» дип үзгәртелә. «Киңәшче»нең мөхәррирләре — Ильяс Яһудин, Ибраһим Бобров, Хаммат Сөләйманов. Илдә акча кытлыгы булу сәбәпле, контон газеталарын финанслау туктатылса да, «Киңәшче»не алар, җәмәгать башлангычында, бушлай чыгарып киләләр.

1920 еллар азагында Мамадышта да, башка контоннардагы кебек, газета чыгу туктап тора. ВКП(б)ның өлкә комитеты карары белән, 1931 елның апрелендә, «Молодежь на севе» («Яшьләр чәчүдә») дигән район газетасын чыгару өчен, Мамадышка Казаннан күчмә типография җибәрелә. Аның карамагында «Америка» тибындагы басу машинасы, урысча-татарча шрифтлар була. Булышка республика газеталары журналистлары килә. Шулай итеп, Мамадышта яңадан газета чыга башлый. Май аенда, партия өлкә комитеты карары белән, әлеге типография Мамадышта калдырыла. Редакция коллективын туплау Галимҗан Әбделмановка йөкләнә. 1931 елның декабрендә газетага тагын яңа исем кушыла — «Колхозчы тавышы» (русчасы — «Голос колхозника»).

1918-1925 еллардагы кебек, редакцияләр баштарак аерым-аерым оештырыла. «Колхозчы тавышы»ның беренче саннары — Г. Әбделманов, «Голос колхозника» — А. Чугунов мөхәрирлегендә нәшер ителә. Бераздан алар берләштерелә. Мәскәүдә махсус институт тәмамлап кайткан Б. Корбанов исә баш мөхәррир итеп билгеләнә.

1937 елда Мәскәүдә башланган шәхес культы җилләре Мамадышка да килеп җитә. Эзтабар әдип Вәрис Гали язганча, 1937-1939 елларда гына да район газетасында җиде мөхәррир алышына. Алар, төрле сәбәпләр белән, төп вазыйфаларыннан азат ителәләр: берәүләре — сәламәтлекләре нык какшау сәбәпле, икенчеләре — «халык дошманы» буларак.

Ниһаять, 1957 елда Мамадыш район газетасына баш мөхәррир итеп Бөек Ватан сугышы каһарманы, хәрби хәбәрче Кәрим Сафинны билгеләп куялар. 1960 елның мартында газетаның исеме «Коммунистик хезмәт өчен» дип үзгәртелә. Заманында — 1968-1969 елларда — үзем дә әлеге газетада әдәби хезмәткәр булып эшләгән каләм әһеле буларак, баш мөхәрриребезнең гаҗәеп кешелекле, ярдәмчел шәхес булуы турында сөйлисем килә. Тумышы белән Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылыннан булган Кәрим Сафа улы үзенең хезмәт юлын туган ягында клуб мөдире булып эшләүдән башлый. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Аннары — дәһшәтле сугыш еллары. Алгы сызыкта берничә мәртәбә яралана. Госпитальләрдә дәвалангач, яңадан сафка баса. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен сугышчан бүләкләргә лаек була. 1943 елда партия сафларына да кабул итәләр үзен.

«Кәрим Сафин» исем-фамилиясе белән шул елларда аның беренче язмалары армия, фронт газеталарында да күренә. Татар Танае авылында туып-үскән күренекле якташы — 1943 ел февраленнән башлап, сугыш беткәнчегә кадәр хәрби газеталарның үзхәбәрчесе булып хезмәт иткән Афзал Шамов (1901-1990) белән якыннан танышу һәм дуслашу Кәрим Сафа улының иңнәренә тылсымлы канатлар куя һәм ул киләчәктә үзенең гомерен тулысынча журналистикага багышларга уйлый.

«Егет сүзе бер булыр», — дигәндәй, 1946 елда армия сафларыннан демобилизацияләнеп кайткач, К. Сафин матбугат дәрьясын иңләргә тотына. Баштарак ул Арча районындагы «Яңа тормыш» газетасында җаваплы сәркатип вазифасын башкара. Аннары, 1952-1954 елларда республика партия мәктәбен тәмамлагач, Саба районындагы «Колхоз байрагы» газетасында өч ел мөхәррирлек итә.

Шуннан соң аны журналист юллары данлыклы Мамадыш төбәгенә илтә. Биредә чирек гасыр дәвамында матбугат өлкәсендә фидакарьләрчә эшләве дәверендә Кәрим Сафа улы үзен бар яктан да талантлы Ил агасы, максатчан-булдыклы җәмәгать эшлеклесе, район тарихы елъязмачысы, ару-талуны белмәс тынгысыз йөрәкле каләмдәр буларак танытты. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртүче әлеге олпат шәхес яшь каләмдәшләренә, шул исәптән әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләргә дә гаять игътибарлы-ихтирамлы иде. Моннан ярты гасыр элек, аның турыдан-туры катнашы белән, район газетасы редакциясе каршында әдәби берләшмә оешты. Тора-бара әлеге берләшмәдән төрле җанрларда бер үк дәрәҗәдә оста иҗат итүче талантлы каләм әһелләре үсеп чыкты. Алар арасында заманында Мамадыш районы газетасы эшендә нәтиҗәле катнашып, рухи канатларын ныгыткан күренекле язучы-журналистлардан А. Хәлим, Э. Шәрифуллина, С. Сәүбанова, А. Сөнкишев, Р. Рәхмәтуллина, С. Кашапова, Т. Сабирҗанов кебек үзенчәлекле шәхесләр дә бар.

Мөхтәрәм Кәрим Сафа улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан үткән каләмен төшермәде. Һәм 74 яшендә, үзеннән соң мәңге сүнмәс нурлы балкыш калдырып, бакыйлыкка күчте.

Еллар аша үткәннәргә күз салгач, шуны ассызыклап әйтә алам: Мамадыш район газетасы редакциясендә, К. Сафин җитәкчелегендә, бик әйбәт, эшлекле иҗади коллектив тупланган иде.

Баш мөхәрриребезнең урынбасары — заманында «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән Х. Кашапов, газетаның җаваплы сәркатибе — оста балыкчы Ә. Хуҗиев, хатлар бүлеге мөдире (соңрак — филология фәннәре докторы, профессор) Р. Салихов, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире М. Хәнәфиев, партия-пропаганда бүлеге мөдире З. Хәсәнов (соңрак аларның һәр икесе дә — бер-бер артлы газетаның баш мөхәррирләре һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре булып әверелделәр), төрле бүлекләрдә эшләүче хезмәткәрләрдән Р. Мерзин, Р. Сафина, С. Исмәгыйлова, Х. Басыйров, Җ. Таҗетдинов, Г. Нигъмәтуллин, С. Сәүбанова, редакциянең машинисткасы Г. Мөхәммәтҗанова (Татарстанда туган батырлар арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинның бердәнбер кызы) һәм башкалар искиткеч кешелекле һәм ярдәмчел затлардан иделәр.

Үзебездән бер-ике яшькә генә олырак булган каләмдәшләребез арасыннан М. Хәнәфиевка аерым тукталып үтәсем килә. Мамадыш шәһәреннән биш-алты чакырым ераклыкта гына урнашкан Түбән Ушмы авылыннан, урта мәктәптә укыган чакта, дәресләр тәмамлангач, район газетасы каршында уңышлы гына эшләп килүче әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына без — сабакташларым Р. Мөхәммәдиев һәм З. Мансуров белән еш килеп йөри идек (сүз уңаеннан әйтеп үтим: хәзерге вакытта аларның беренчесе — Мәскәүдә нәшер ителүче «Татар дөньясы — Татарский мир», икенчесе Казанда чыгучы «Мәдәни җомга» газеталарының баш мөхәррирләре, һәр икесе дә — Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары).

Әдәби язмалары яшьләй район һәм республика матбугаты битләрендә күренеп, талантлы каләм әһеле буларак танылып килүче, инде олпат әдип Гомәр ага Бәшировның да хәер-фатихасын алган Мөхәммәтзәки Хәнәфиев, Татарстанда иң нәтиҗәле эшләүче әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе буларак, газетабызның баш мөхәррире Кәрим ага Сафин белән киңәшләшеп, еш кына Казаннан күренекле шагыйрьләрне, язучыларны да чакыра иде. Бездә Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, фронтовик шагыйрьләрдән Шәйхи Маннур, Мәхмүт Хөсәен һәм башкалар еш булалар иде. Татарстан Язучылар берлегенең яшь язучылар белән эшләү бүлегенең әдәби консультанты Абдулла Гомәр дә Мамадыш төбәген, аның үсеп килүче өметле каләм ияләрен бик ярата, алар янында еш була — һәрьяклап булыша иде. Тора-бара берләшмәбезгә атаклы якташыбыз Шәйхи ага Маннур шеф-консультант итеп билгеләнгәч (дөресрәге, үз теләге белән алынгач), яшь иҗади көчләр үзләрен тагын да ныграк таныта башладылар.

Менә шушы гаять игелекле-кирәкле эштә — әдәби иҗат белән шөгыльләнүче яшьүсмерләрне барлауда, каләмнәрен чарлауда, осталыкларын үстерүдә М. Хәнәфиевның иң беренче ярдәмчесе С. Хәйретдинов булды. Үзе дә шигырьләр, хикәяләр, нәсер-парчалар язучы иҗат әһеле буларак, ул «Яшь авазлар» клубын оештырып җибәрде, Мамадыш төбәге яшь язучыларының «Беренче күкрәү» дигән әдәби альманахын әзерләде (Сәмигулла дустыбызның кереш сүзе белән ачылган әлеге альманахның машинкада басылган бер нөсхәсе әле дә шәхси архивымда кадерләп саклана).

Мөхтәрәм Шәйхи ага Маннурның вафатыннан соң (1905-1980), әдипнең якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, берләшмәне «Ш. Маннур исемендәге «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе» диеп йөртә башладык. Заманында М. Хәнәфиев, С. Хәйретдинов, З. Хәсәнов, Я. Игәнәй (Ананий Малов), Ч. Хөснетдинова һәм хәзерге вакытта В. Гали кебек чын иҗатчылар, оста каләм әһелләре җитәкләгән шушы мактаулы берләшмәдән республика-ил-дөнья күләмендә танылган шагыйрьләр, прозаиклар, публицистлар, драматурглар үсеп чыкты. Алда исемнәре хөрмәтләп телгә алынган әдипләребездән Р. Мөхәммәдиев (ул — Россиянең М. Платонов, Төркиянең Халыкара, Евразия һәм Африка илләренең мәртәбәле «Лотос» бүләге, М. Шолохов исемендәге Халыкара премия лауреаты да әле), З. Мансуров (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ. Атласи исемендәге әдәби премия лауреаты), Халыкара әдәби бүләккә — Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга ия булган һәм аны Кытай Халык Республикасына барып алган күренекле шагыйрь һәм прозаик, атказанган мөгаллим һәм мәдәният хезмәткәре Р. Газизов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты — шагыйрь, прозаик, кинодраматург һәм композитор Ә. Гадел, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре В. Галиев, З. Хәсәнов, Н. Кәримова, Л. Фәршатова, В. Гали, Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Ш. Маннур исемендәге премиясе лауреатлары В. Ахунҗанов, М. Хәнәфиев, С. Шәйхи, М. Сафин, Р. Гобәй, М. Кашапов, Н. Йосыпова, З. Дәүләтшин, М. Закиров, А. Фәләхов, Р. Габдулла, Н. Мирхазова, Р. Мостафин, Россия Президенты Грантына ия булган мөгаллимә-шагыйрә Р. Галиева, республика күләмендәге «Иделем акчарлагы» яшь иҗатчылар конкурсының төрле еллардагы «Гран-при» ияләре Л. Мөгътәсимова-Гатина, Р. Әгъләметдинов, И. Юнысов, тәүге китапларын чыгарган Г. Васыйлова, М. Шәйдуллина һәм район газетасының фидакарь хәбәрчесе Дмитрий Крещенов исемендәге махсус премиясенә (ул 1974 елдан башлап бирелеп килә) лаек булган дистәләрчә якташларыбыз чын мәгънәсендә төбәгебезнең горурлыгы-мактанычы булып әверелделәр.

Яуланган үрләрнең, ирешелгән уңышларның нигезендә үзләренең иҗади ялкыннарын, Олимпиада утыдай, башкалар йөрәгенә күчерә белгән К. Сафин, С. Әхмәтов, Р. Сафина, Р. Мерзин, М. Хәнәфиев, С. Хәйретдинов, З. Хәсәнов, Я. Игәнәй, В. Гали, Т. Сабирҗанов, Н. Михайлов, А. Дияр, Р. Латыйпов, Н. Якимова, З. Әгъзамов, В. Гыйззәтуллина, А. Смирнова, Р. Хаҗиева, Г. Мөхәммәтҗанова кебек төрле буын вәкилләренең киләчәккә зур өмет-ышаныч белән сугарылган фидакарь эшчәнлеге ята.

М. Хәнәфиев белән С. Хәйретдиновны Мамадыш районы газетасында эшләгән чорымда, мөхтәрәм К. Сафиннан кала, иң беренче остазларымнан саныйм. Беренчесе — әдәби иҗатка рухландырса, икенчесе үткән тарихыбызга, дәһшәтле сугыш чорына кагылышлы эзләнүләргә этәрде мине.

Бөек Ватан сугышы батырлары белән яшьтән үк кызыксына идем. Бәлкем, моңа кадерле әтием — гвардия рядовое Әхмәтсафа Мостафа улының (1925-1982) яу кырыннан авыр яраланып, контузия алып, дөм-сукыр булып кайтуы, газиз әнием — «Герой-Ана» Гөлзәйнәп Ибраһим кызының бертуган абыйсы, гвардия өлкән сержанты, орудие командиры Миннегаян Ибраһимовның (1921-1945) фашистларга каршы батырларча көрәшеп, Германия җирендә гомере вакытсыз өзелүе дә сәбәпче булгандыр.

Беренче шигыремне Урта Кирмән авылындагы сигезьеллык мәктәпнең алтынчы сыйныфында укыганда, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, 1961 елның 20 февралендә язган булсам, җиденче сыйныфта укыганда Миннегаян абыема атап, «Үлемнән көчлерәк» дигән «поэма» иҗат иттем. Аннан соң тагын яңалары туды. Әнә шулай, хәрби-патриотик тема мине үз эченә бөтереп алып кереп китте. Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбендә укыган чорда әдәби язмаларым һәм мәкаләләрем район һәм республика газеталары битләрендә еш күренеп килә иде инде.«Яшь ленинчы» газетасы белән аеруча нык дуслаштым. 1965 елда «Яшь ленинчы» газетасы үткәргән әдәби бәйгедә шигырьләрем белән җиңү яуласам, 1966 елда «Уяна таңы илемнең...» дигән лирик хикәям өчен абруйлы жюри (бөек сәнгатькәрләребездән, әдипләребездән Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Тавил Хаҗиәхмәтов һ. б.) мине тагын беренче бүләккә лаек дип тапты...

Әйтәсе килгән тагын бер фикерем — Сәмигулла дустыбызның Мамадышта эшләгән чагында бик күпләргә (шул исәптән, бу юлларның авторына да) күрсәткән игелекле гамәлләре турында. Әйе, ул көчле рухлы кешеләрне эзләп табарга һәм алар турында илһамланып язарга яратты. Мине дә үз артыннан ияртте. Шулай бервакыт Сәмигулла белән Мамадыш шәһәрендә яшәүче Люция Губина дигән кыз янына барып чыктык. Яшьтән үк аяклары авырту сәбәпле, күбрәк өйдә генә укып, укытучы әнисе Мәүҗидә апа, бертуган сеңелесе Луиза, энесе Марсель ярдәмендә урта белем алырга өлгергән һәм хәзер Мәскәүдәге чит телләр институтында немец телен өйрәнү курсларында укучы әлеге туташ бик матур шигырьләр дә иҗат итә икән. Лирик парчалары да күңелгә ятышлы. Өй тәрәзәсе каршындагы ташта үсүче яшь каенга багышлап язылганы безгә бик тә ошады. Аның үзен дә, язмыш сынауларын җиңеп, ташны тишеп үсүче искиткеч көчле ихтыярлы шул каенкайга тиңләп, район газетасында (фоторәсеме белән) махсус сәхифә дә бирдек. Сәмигулла дустыбыз белән бергә язган «Ак юл сиңа, Люция!» дигән кереш мәкаләбез һәм Л. Губинаның шигырьләре бик күпләрдә зур кызыксыну уятты (1969 елның 29 май саны). Шуннан соң Люция туташның әдәби язмалары республика газеталары, «Совет мәктәбе» («Мәгариф»), «Казан утлары», «Казан», «Мәйдан», «Идел» журналлары битләрендә дә урын алды. Люция туташның шигырьләренә байтак кына композиторларыбыз көйләр дә яздылар. Шулай итеп, корыч ихтыярлы кызның язмышы җыр белән бергә үрелеп китте, аның җирдә балкып яшәвен тагын да мәгънәлерәк итте...

Әнә шулай, Мамадыш район газетасы (1990 елның сентябреннән ул «Нократ» (Вятка) исемен йөртә) бик күпләребез өчен тылсымлы иҗат мәйданы булды, олуг Матбага һәм Әдәбият дөньясында һәркайсыбызга үз урынын табуда ныклап булышты. Шуңа да без әйдаман газетабызга бик тә рәхмәтле.

Другие статьи
Публикация посвящена 95-летию со дня подписания В. И. Лениным декрета «О реорганизации и централизации архивного дела в Российской Советской Федеративной Социалистической Республик
Статья посвящена судьбе русского посланника в Швеции в годы Северной войны князя А. Я. Хилкова
В публикации на основе документов отдела рукописей и редких книг Научной библиотеки им. Лобачевского К(П)ФУ рассматривается развитие частного владения семьи служилых татар Асановых
Приводятся отрывки из рукописей известного казанского миссионера, просветителя, тюрколога и исламоведа Н. И. Ильминского. Они раскрывают малоизвестные аспекты материальной и духовн
В статье говорится о создании первого в Российской империи специализированного периодического издания для мусульманок «Алеми нисван» (Женский мир). Организатором и редактором журна
В статье рассматривается отношение крестьянства Казанской губернии к деятельности правительственных и местных органов власти, осуществлявших землеустроительную политику в начале ХХ