Мортазина Л. Р. Мөгаллим Гариф Богданов

Мөгаллим Гариф Богданов
Татар мәгарифе йолдызлыгында балкып торучы йолдызлар арасында үзенең гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, күпсанлы дәреслекләр язып бастырган Гариф Богданов та бар.
Татарлар арасында бик сирәк очрый торган Богданов фамилиясе кайдан килеп чыккан соң? Г. Богданов нәселе дәвамчыларын да бу сорау күптән кызыксындыра. Заманында Гариф Богданов төзеп калдырган нәсел шәҗәрәсе аңа беркадәр җавап бирә дә кебек. Шәҗәрәнең башы борын заманнардан ук Богдановлар гаиләсендә сакланып килгән бер риваятькә барып тоташа. Әлеге риваять буенча, икенче буын вәкиле Богдан (Багдан) атаклы тылмач була. Һ. Атласиның «Себер тарихы»нда искә алынган Богдан тылмач безнең ерак бабабыз түгелме икән, дигән ышану яши әлеге нәселдә. Богдановлар бу мәгълүматның Гариф абый төзегән шәҗәрәдә дә искә алынуын әйтәләр. Алар нәселләрендәге соңрак буын вәкиле Богдан Мөрсәлимовка исемне ерак бабасы хөрмәтенә кушкан булулары мөмкин дип саныйлар. Шулай ук фамилиянең Мөхәммәтбәгъдән исеменә барып тоташу мөмкинлеген дә кире какмыйлар. Ничек кенә булса да, Богдановларның борынгы һәм затлы төрки-татар нәселенә каравы шиксез*. Әлеге сорауга җентекләп җавап бирүне белгечләргә калдырыйк һәм максатыбызга — мөгаллим Гариф Богдановның педагогик эшчәнлеген ачыклауга әйләнеп кайтыйк.
Менә шундый атаклы, мәртәбәле нәсел дәвамчысы булган Гариф 1889 елның 24 декабрендә Казан губернасы Спас өязе (Татарстанның хәзерге Алексеев районы) Зур Тигәнәле авылында Мөхәммәтвагыйзь ахун гаиләсендә дөньяга килә**. Гарифның бабасы, ягъни Мөхәммәтвагыйзьнең атасы да ахун булуы билгеле. Гариф башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң әтисе аны Казанга китерә. 1897-1906 елларда Гариф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, 1906-1910 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укый1.
Укытучы таныклыгы алганнан соң, Уфа губернасы Златоуст өязе Нәсибаш авылында балаларга белем бирә. 1911 елда Гариф Богдановның туган авылы Зур Тигәнәледә Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңаеннан рус-татар мәктәбе ачыла. Әлеге мәктәпне оештыруда Гариф зур эш башкара. Авылдашлары һәм укучыларының истәлекләре буенча, Гариф укыту эшенә бик җаваплы караган, укучыларга карата үтә таләпчән булган, бигрәк тә балаларның язуларына нык игътибар иткән, аларны һәрвакыт тикшереп торган, матур, чиста һәм дөрес язуларын таләп иткән2. 1917 елда мәктәп ябылганнан соң, Гариф Казанга күченеп килә.
Казан чоры Г. Богдановны чын мәгънәсендә педагог итеп таныткан чор. Башта ул 18нче һәм укытучылар семинариясе каршындагы мәктәпләрдә мөгаллимлек итә. 1918-1934 елларда татар педтехникумында укыта3, бер үк вакытта үзе дә белем ала — читтән торып Казан көнчыгыш педагогия институтының биология факультетында укый4. 1934-1935 елларда Богданов Казандагы 13нче мәктәптә укыта. Нәкъ шул вакытта заманының явыз җилләре аңа да килеп ирешә.
«Красная Татария» газетасының 1935 елның 10 февраль санында «Укытучы ролендә солтангалиевче» дигән мәкалә басылып чыга5. Автор В. Владимирский Казандагы 13нче татар мәктәбендә биология укытучы Гариф Богдановны укучылар арасында контрреволюцион эшчәнлек алып баруда гаепли. Мөгаллим республикада татар теле, әдәбияты, татар мәктәбен кысулары турында сөйләүдә, татар телендә әдәбият булмауны сылтау итеп, уразага каршы агитацион эш алып бармауда гаепләнә. Шушы мәкалә чыкканнан соң, 1935 елның 13 февралендә дөнья күргән приказ нигезендә, Г. Богданов биология укытуда сыйнфый дошманчыл теорияләрне уздыручы чит элемент дип табыла һәм укыту эшчәнлегеннән дә, биология кабинетын җитәкләү эшеннән дә читләштерелә. Ләкин озакламый бу гаепләүләрнең хаксызлыгы ачыклана. Гаилә архивында сакланган, 1935 елның 23 февраленә караган бер белешмәдә (аның һәрбер документтан копия алып куя торган гадәте була) Гариф Богдановның 1934 елның 13 декабрендә 13нче мәктәпкә уразаның зарары турында доклад сөйләргә дип килүе, беренчесендә балалар җыелмау сәбәпле, икенче юлы мәктәпнең укыту бүлеге гаебе белән әңгәмәнең барып чыкмавы турындагы мәгълүмат сакланган. 1935 елның 30 июнендә комиссия икенче тапкыр тикшерү үткәрә һәм аның нәтиҗәләре нигезендә Гариф Богданов гаепсез дип табыла. Педагогның барлык хокуклары кире торгызыла. Шул елның 7 августында Г. Богдановны 13нче мәктәпкә кире эшкә алу, эштән мәҗбүри читләтелеп торылган вакыт өчен акча түләү турындагы эш карала һәм аны, әлеге мәктәптә эшләү өчен тиешле шартлар булмауны сәбәп итеп, Казанның башка бер мәктәбенә күчерү турындагы карар кабул ителә. Г. Богданов Медицина институты клиникасы каршындагы икееллык шәфкать туташлары мәктәбенә эшкә урнаша һәм биредә биология укытучысы булып эшли башлый. 1942 ел белән билгеләнгән бер белешмәдә Богдановның 1нче балалар поликлиникасы каршындагы шәфкать туташлары мәктәбендә мөгаллимлек итүе турындагы мәгълүмат сакланган.
Хезмәт кенәгәсендәге язуларга караганда, Гариф Богдановның Казан педагогия училищесында кабул итү бүлеге ассистенты, уку-укыту бүлеге мөдире (1946-1954), медицина училищесында татар теле укытучысы булып эшләве билгеле. Әмма ул кайсы өлкәдә генә хезмәт куйса да, үз эшенә намус белән караган. Хәтта заманында Г. Ибраһимов та Богдановның эш алымнарына бәя биреп, аны новаторлыкта мактап яза6.
Г. Богданов — үзеннән соң байтак педагогик мирас калдырган шәхес. Аның күренекле галим Мөхетдин Корбангалиев белән берлектә язган математика дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары, шулай ук олылар (ликбез мәктәпләре) өчен язган кулланмасы7 үзләренең оригинальлекләре ягыннан бүген дә кызыксыну уята, рус чыганакларына нигезләнеп, фәнни татар телендә язылган булулары, фәнни терминогик аппаратның эшләнеше белән аерылып тора. Алар озак еллар дәвамында татар мәктәпләрендә кулланылып килә.
Бу дәреслек һәм кулланмаларның дөньяга килүләре педагогның егерменче елларда бердәм имля һәм терминнар булдыру, шул нигездә бердәм дәреслекләр төзү буенча оештырылган комиссиядә эшләве (1923-1929) белән аңлатыла. Г. Богданов, М. Корбангалиев белән берлектә, риязият (математика) комиссиясенә кертелә. Шул чор өчен иң мөһим булган олыларны укырга-язарга өйрәтү, аз укый-яза белүчеләрнең белем һәм күнекмәләрен, дөньяга карашын киңәйтүдә Богданов тарафыннан язылган әсбапларның роле дә, һичшиксез, зур.
Шулай итеп, Г. Богданов үзен яхшы әзерлекле методист буларак таныта. Аның зурлар мәктәпләре өчен язылган дәреслекләре шул заманның таләпләренә һәм дәүләт стандартларына туры китереп, методик яктан камил итеп, шул ук вакытта олы яшьтәге кешеләрнең психологиясен, теләк-омтылышларын искә алып язылган булулары белән башка дәреслекләрдән аерылып тора. «Бераз укый-яза белүче зурлар өчен хисап дәреслеге»ндә, мәсәлән, бүгенге мәктәп дәреслекләреннән аермалы буларак, төп материал итеп Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы, икътисадый җәгърәфия, сәнгать өлкәләреннән мәгълүматлар алынган. Бу дәреслек чиста математика дәреслеге генә булып калмыйча, башка бик күп тармаклар буенча да шактый тулы белемнәр бирә. Чөнки аның максаты — моңарчы белем алудан мәхрүм калган, әмма илдә барган хәлләр белән кызыксынучы, күп нәрсәләрдән хәбәрдар, аларны «үзенчә» белгән хәлдә фәнни нигездә аңларга теләүче кешеләр өчен махсус атап язылган. Бу әсбап татар мәгарифе тарихын өйрәнүчеләрдә бүген дә кызыксыну уята.
Математика өлкәсендә эшләве — аның фәнни-педагогик эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе генә. 1930 елда биология белгечлеге буенча югары белем алганнан соң, ул бөтен тырышлыгын һәм көчен шул өлкәгә юнәлтә, һәрберсе аерым бер темага багышланган «Халык хуҗалыгының биология нигезләре» дигән дәрес конспектлары циклын, «Табигатьтән эш китабы»н язып бастыра8. Татар мәктәпләрендә шулай ук Г. Богдановның хайваннар тормышына багышланган, әдәбиләштереп язылган кечкенә китапчыклары актив кулланылышта булуы билгеле9. Бу басмаларда автор табигатьтәге төрле җан ияләренең биологик үзенчәлекләре, аларның яшәү һәм үрчү шартлары, үз-үзләрен тотышлары турында сөйли, аларны күз алдына китерү максаты белән җанлы итеп портретларын сурәтли. Тере табигатьтә барган яшәү өчен көрәш һәм бу көрәштә күпчелек хайваннарның көчсезлеген ачып салу аша балаларда тере җан ияләренә карата миһербанлылык, түбәнчелек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Г. Богданов бу төр китапларны төзегәндә балаларның белем дәрәҗәсен күтәрүне генә түгел, бәлки тәрбия бирүне дә максат итеп куйган. Җиңел шома тел, нечкә образлар белән баетылган бу китапчыкларны бүген дә файдалану мөмкинлеге бар. Әмма аларның әлегә рус графикасына күчерелмәве киртә булып тора.
Гариф Богданов, заманының күп зыялы кешеләре кебек үк, үзен әдәби иҗатта да сынап карый, әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. Аның А. Н. Островскийның «Бедность не порок», «Хуҗа һәм приказчик», В. Ф. Рутковскийның «Ревнивый мужчина» (Көнче ир) комедияләрен тәрҗемә итүе билгеле. Ул әсәрләрне вакытында «Сәйәр» труппасы сәхнәгә куйган10. Әлбәттә, бу әсәрләрнең әдәби кыйммәте хакында сөйләүне максат итеп куймадык, фикерләрнең төрле булганлыгын гына әйтеп китәсе килә11.
Гариф Богданов үзе исән вакытта зур исемнәр, бүләкләр алуга ирешмәгән. Бүген исә аның исеме галимнәргә, татар мәгарифе белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Г. Богданов һәм аның педагогик эшчәнлеге турындагы турындагы мәгълүмат ТФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тарафыннан төзелүче ике томлык «Татар педагогик фикере антологиясе»нә кертелгән. Аның турындагы материаллар республика матбугатында дөнья күрә. Мөгаллимнең исеме һәм хезмәте онытылмый.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг.: Сб. документов и материалов / Отв. сост. Л. В. Горохова. – Казань, 2005. – С. 241.
2. Шәйхетдинов Б. Г. Олы юлда — Олы Тигәнәле. – Казан, 2006. – Б. 172, 268.
3. ТР МА, Р-264 ф., 1 тасв., 1 а эш, 5 кгз. а. я.; 2 тасв., 3 эш, 3 кгз.
4. Шунда ук, 2 тасв., 27 эш, 1-2 кгз.
5. Владимирский В. Султангалеевец в роли преподавателя // Красная Татария. – 1935. – 10 февраля.
6. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1978. – 5 т. – 280 б.
7. Корбангалиев М., Богданов Г. Риязият дәреслекләре. 1 баскыч мәктәпләре өчен. – Казан, 1 кис. – 140 б.; 2 кис. – 87 б.; 3 кис. – 95 б.; 4 кис. – 108 б.; Шулар ук. Математика дәресләре. – Казан, 1929. – 1 кис. – 171 б.; 2 кис. – 124 б.; 3 кис. – 120 б.; 4 кис. – 140 б.; Шулар ук. Бераз укый-яза белүче зурлар өчен хисап дәреслеге. – Казан, 1926. – 132 б.
8. Богданов Г. Халык хуҗалыгының биология нигезләре. – Казан, 1931. – 23нче дәрес. – 30 б.; 26нче дәрес. – 40 б.; Богданов Г., Фәйзуллин С. Табигатьтән эш китабы. Колхоз яшьләре мәктәпләренең II уку елы өчен. – Казан, 1931. – 221 б.
9. Богданов Г. Кыр тычканы, сусар, бурсык (Балалар әдәбияты. Табигать бүлеге). – Казан, 1926. – 20 б.; Шул ук. Кыр үрдәге, кыр тавыгы (Балалар әдәбияты. Табигать бүлеге). – Казан, 1926. – 16 б.; Шул ук. Унике кыз: (Коңгызлар тормышыннан). – Казан, 1926. – 18 б.
10. Әмирхан Ф. Әсәрләр. – Казан, 1989. – 3 т. – Б. 181, 473-474.
11. Шунда ук. – Б. 181; Тукай Г. Татарча театр: Әсәрләр. – Казан, 1985. – 4 т. – 100 б.
Фотолар Богдановлар гаиләсе архивыннан.
* Богдановлар нәселенең килеп чыгышы турында Д. Гарифуллинның «Роду Богдановых — 750 лет» дигән мәкаләсендә тәфсилләп языла (кара: Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – № 1. – Б. 124-128).
** Г. Богдановның тәрҗемәи хәле, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар ТР МАның Р-264 фондындагы 2 тасвирламадан (3, 27 эшләр) һәм педагогның гаилә архивында сакланган документлардан алынды.