Мортазина Л. Р. Бәйрәкә авылында мәгариф тарихының кайбер сәхифәләре

УДК 37
Бәйрәкә авылында мәгариф тарихының кайбер сәхифәләре
Л. Р. Мортазина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Chapters of history of the education development in Bayryakа village
L. R. Мurtazina,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Медресе «Губайдия» в д. Байряка Бугульминского уезда Самарской губернии (ныне Ютазинского района Республики Татарстан), основанное в начале XIX в., было одним из признанных и крупных центров мусульманского образования России XIX – первой четверти ХХ вв. Руководителями медресе являлись представители династии Губайдуллиных – Губайдулла бине Ибрагим бине Ишкуат, Габдельгали бине Губайдулла и братья Масгут и Мухсин Губайдуллины. Последние сыграли огромную роль в превращении медресе в джадидское учебное заведение, в котором преподавались, кроме религиозных дисциплин, также русский язык, география, астрономия, физика, история и другие светские предметы. Силами братьев Губайдуллиных в деревне были организованы «Байрякинское общество мусульман-прогрессистов», библиотека при медресе, школа для девочек и ремесленная школа. В работе использованы и впервые вводятся в научный оборот публикации дореволюционной газеты «Вакыт» (Время), посвященные отдельным страницам развития просвещения в деревне, также материалы семейного архива Р. Яхина, дед которого, Ильяс Яхин, преподавал в медресе деревни Байряка. Среди использованных при написании статьи источников также есть рукопись «Материалы по истории деревни Байряка» (на татарском языке), написанная Р. Яхиным по воспоминаниям своего отца в 2000 г., фотоматериалы и другие иллюстрации из семейного архива.
Abstract
The madrasah “Gubaydiya” was founded in the early 19th century in Bayryaka village of Bugulminsky county of Samarskaya province. The madrasah was one of the major centers of religious education in Russia before the October Revolution. The leaders of the madrasah were the members of the Gubaydullin dynasty – the son of Ibrahim Ishkuat Gubaydulla, his son Gabdelgali, brothers Masgut and Mukhsin Gubaydullins. Masgut and Mukhsin Gubaydullins carried out a reform of the madrasah. Religious disciplines and secular subjects were taught in the madrasah: the Russian language, geography, astronomy, physics, history and others. The Gubaydullins established “The Bayryaka Society of Progressive Muslims”, a library under the madrasah, a girls’ school and a craft school in the village. The author used the publications of the newspaper “Vakyt” published before 1918 and dedicated to the history of education in the village of Bayryaka, as well as materials from the family archive of R. Yakhin. His grandfather Ilyas Yakhin was a teacher in the madrasah of Bayryaka. R. Yakhin’s manuscript “Materials on the history of Bayryaka village” (in Tatar) was written based on the reminiscences of his father Anvar Yakhin in 2000. The work also contains photographs from the family archive. Many sources are introduced into scientific discourse for the first time.
Ключевые слова
Байряка, татарское просвещение, медресе «Губайдия», Масгут Губайдуллин, Мухсин Губайдуллин, газета «Вакыт», семейный архив.
Keywords
Bayryaka, Tatar education, Gubaydiya madrasah, Masgut Gubaydullin, Mukhsin Gubaydullin, “Vakyt” newspaper, family archive.
XVIII-XIX йөзләрдә Бәйрәкә шул тирәдәге авыллардан үзенең эрелеге һәм борынгылыгы белән генә түгел, үзенчәлекле милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре, халкының белем дәрәҗәсе югары булу белән дә аерылып торган. Бакуда чыгып килгән «Каспий» газетасы хәбәр итүенчә, Октябрь революциясенә кадәр Бәйрәкә авылында яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы мөселманча укый-яза белгән, шактый өлеше, авылда рус-татар мәктәбе булу сәбәпле, рус язуы белән дә таныш булган1. Авылда мәгарифнең алга китүе, иң беренче чиратта анда алдынгы мәктәп-мәдрәсәләрнең һәм укымышлы галим-мөгаллимнәр, муллаларның булуы белән бәйле.
Бәйрәкәдә мәчет-мәдрәсә тарихына караган кызыклы мәгълүматлар сакланган. Шушы авылда яшəгән һәм вафат булган язучы, педагог Кəшиф Рəхимнең (1905-1989) «Бəйрəкə авылы» дигəн кулъязма дəфтəрендә2 Бəйрəкəдəге мәчет-мәдрәсәләр барлыкка килүнең башлангыч чоры хакында мондый мәгълүматлар бирелгән: «1785нче елга кадəр Бəйрəкəдə законлы мəчет салырга рөхсəт ителми. Югары очтагы куе каен урманы эченə мəчетне кабыклардан оештыралар да, тикшерү килə башласа, сүтеп өя торган булганнар. Шуның өчен ул мəчет урнашкан мəхəллəне “Кабык мəчет мəхəллəсе” дип йөрткəннəр. 1785нче елны “Әби патша” татар авылларында мəчет салырга рөхсəт биреп указ чыгаргач, кабык мəчет урынына агач мəчет салына һəм беренче мəхəллə дип атала»3. Риза Фәхретдин үзенең «Асар» хезмәтендә искә алган, «гыйлем әһелләре арасында белемле вә камил дигән исеме таралган» имам һәм мөдәррис Мөхәммәдкол бине Табай (1786 елда вафат)4, мөгаен, әлеге мәчеттә хезмәт иткәндер.
Р. Фәхретдин Бәйрәкәдәге олуг имам һәм мөдәррисләрдән 1832 елда 75 яшендә вафат булган Искәндәр бине Галине (кабере Бәйрәкәдә)5, Мостафа бине Әхмәрне (1836 елда 60 яшендә вафат, кабере Бәйрәкәдә6) һәм Мөхәммәдшәриф бине Ибраһимны (1841 елда вафат, Үргәнеч тирәсендәге Чекә атлы урында күмелгән7) атый. Аларның һәрберсенең үз мәдрәсәсе булган. Мөхәммәдшәриф хәзрәт8 Өченче мәчет каршындагы мәдрәсәгә җитәкчелек итә, 1815 елда Бохарага күченеп киткәннән соң (ахырда Үргәнеч тирәсендә төпләнеп кала), аның урынына шәкерте һәм тарафдары Гобәйдулла бине Ибраһим әл-Бәйрәкәви кала9. Соңрак мәдрәсә аның исемен йөртә башлый.
«Гобәйдия» мәдрәсәсе10 Бәйрәкәне тирә-як авылларда гына түгел, татар-мөселманнар яшәгән төбәкләрдә таныткан иң эре уку йортларының берсе булган. Ул 1812 елда ачылган, 1912 елда киң җәмәгатьчелек тарафыннан мәдрәсәнең 100 еллыгы билгеләп үтелә.
Мәдрәсәнең 1815 елдан соңгы җитәкчесе дин галиме Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуат (1785-1845) була. Өченче мәчеткә билгеләнгәнче, Гобәйдулла тугыз елга якын Сәгыйдь бистәсендә яши11. Айдар Хәбетдинов мәгълүматлары буенча, Гобәйдулла бине Ибраһим Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң Бохарада да белем алган12. Соңрак, 1833 елда указ ала, мөселман даирәсендә фикъһне яхшы белүе белән мәшһүр була13. Галимнәр Гобәйдулла әл-Бәйрәкәвине әлеге мәшһүр авылдан чыккан атаклы ишаннар Искәндәр әл-Бәйрәкәви, Мөхәммәдшәриф әл-Бәйрәкәви (1785-1841) белән бер рәткә куялар14. Гобәйдулла хәзрәт вафат булганнан соң, аның эшен улы, Казанда белем алып, 1841 елда Бәйрәкәгә кайткан Габделгали дәвам итә15. Габделгали бине Гобәйдулла тарихта уннарча мөриде булган атаклы ишан буларак билгеле16.
ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы «Гобәйдия» мәдрәсәсе тарихында хәлиткеч үзгәрешләр белән билгеләнгән яңа чор була. Бу вакытта мәдрәсә белән Гобәйдулла хәзрәтнең варислары Мөхсин (1870-1930)17 һәм Мәсгуд (1874-1921)18 Габделгали уллары җитәкчелек итә. Мәсгуд хәзрәт (1902 елдан соң) мәдрәсә тарихына аны җитди рәвештә ислах иттерүче буларак кереп кала19. Бу шәхеснең эшчәнлегенә һәм шәхси сыйфатларына зур бәя биреп, Р. Фәхретдин аны «гакыллы вә тәдбирле иде, гыйлем бабында йад20 тулы сахибы21 иде», – дип язып калдыра, хәтта Галимҗан Барудидан соң мөфти булыр өчен беренче дәрәҗәдә лаеклы кеше дип санавы турында хәбәр итә22.
Бу дәвердә мәдрәсә Россиядәге иң алдынгы мөселман уку йортларының берсе була. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәр – география, хисап, Россия тарихы, рус һәм татар телләре укытыла башлый23, рус классы ачыла. Шулай ук анда кул һөнәрләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә24. Мәдрәсәгә пианино кайтарыла, җыр дәресләре кертелә25. Шәкертләр сыйныфларга аерылып, һәр сыйныфка икешәр мөгаллим билгеләнә. Һәр фәнне аерым мөгаллим укыта. Хәллерәк шәкертләрне Россиянең башка уку йортларына, чит мәмләкәтләргә җибәрү карала26. Мөгаллимнәре арасында соңрак бөтен татар-мөселман дөньясында танылу алачак Габдрахман Сәгъди, ә шәкертләре арасында күренекле педагог, тарихчы һәм әдәбиятчылар Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар, шагыйрьләр һәм язучылар Хәйретдин Мөҗәй, Сәхаветдин Миңлекәй, Сирин Батыршин, Гариф Галиев, Абдулла Вәлиев һәм башкалар була.
ХХ гасыр башында Бәйрәкә мәдрәсәсе бинасының зурлыгы (барлыгы сигез бинадан гыйбарәт булган27) белән генә түгел, шәкертләр саны буенча да иң эре мәдрәсәләрнең берсе рәтенә керә. 1909 елда, мәсәлән, «Гобәйдия» мәдрәсәсендә барлыгы 700 шәкерт белем алган. Моннан тыш, авылдагы башка белем учакларында да чагыштырмача күп бала укыган. Әйтик, Мөнир мөдәррис мәдрәсәсендә 200, Фәттах мулла мәктәбендә 60 шәкерткә белем бирелгән, 220 кыз бала сигез остазбикә хозурында белем алган28. Мәсгуд хәзрәт җитәкчелеге чорында мәдрәсә биналарының төзеклегенә зур игътибар бирелә. Гигиена таләпләренә туры килмәгән биналар төзекләндерелә, таштан зур яңа бина торгызыла29. 1905-1922 елларда «Гобәйдия» мәдрәсәсе каршында кызлар сыйныфлары эшли30.
1920 еллар башына кадәр Бәйрәкә мәдрәсәсе Казан һәм Самара губерналарындагы иң эре һәм популяр дини уку йортларының берсе булып кала31. 1924 елда ул, илдәге башка мәдрәсәләр кебек үк, эшләүдән туктый. Совет чорында бина төрле максатларда файдаланыла, 1995 елда реставрацияләнә32.
Бәйрәкә мәдрәсәсе мөдәррисләре һәм мөгаллимнәре, шәкертләр укыту, авыл халкының белем дәрәҗәсен арттыру белән беррәттән, аларның тормыш-яшәеш шартларын яхшырту өчен дә тырышканнар. 1907 елның май аенда Бәйрәкәдә төзелгән «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте», ягъни Бәйрәкә мөселман тәрәккыйпәрвәрләр33 җәмгыятенең, оештыручылары да Мәсгут Гобәйдуллин (рәисе), Мөхсин Гобәйдуллин (секретаре), мулла Әхмәтҗан Мөхәммәтҗановлар була34. Җәмгыятьнең төп максаты – ярлыларга ярдәм итү, мөселман мәктәпләренә булышлык итүдән гыйбарәт була35.
ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә мөгаллимнәр һәм бигрәк тә мөгаллимәләр әзерләү мәсьәләсе бик актуаль була. Яңа җәдиди уку йортлары өчен яңача, яңа ысул нигезендә укыта торган, белемле, дөньяви фәннәрдән мәгълүматлы укытучыларга ихтыяҗ зур була. Яңа ачылган мәктәпләргә укытучылар сорап, татар газеталарында күпсанлы белдерүләр басыла. Ләкин, кызганычка каршы, татар укытучыларын әзерли торган махсус уку йортлары булмау сәбәпле, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик түбән дәрәҗәдә тора. Укытучылык эшенә күп очракта үзләре яңа гына мәктәп-мәдрәсә тәмамлаган татар яшьләре алына. Педагогика, методика фәннәренең нигезләрен яхшы белмәү сәбәпле, бик күпләре билгеләнгән эш урыннарында эшләп китә алмый.
Педагогик уку йортларын – дарелмөгаллимин36 һәм дарелмөгаллиматларны37 оештыруда уку-укыту эше җайга салынган җәдиди мәдрәсәләр тәҗрибәсе нигез итеп карала. 1908 елда «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» әгъзалары ибтидаи38 мәктәпләргә мөгаллимнәр әзерләү өчен Бәйрәкәдә дарелмөгаллимин ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. «Вакыт» газетасы хәбәр иткәнчә, ул шул ук елның май аенда ачылырга, 9 мартка кадәр гаризалар биргән кешеләр укырга кабул ителергә тиеш була39.
Җәмгыятьнең секретаре Мөхсин Гобәйдуллин мәгълүматларына караганда, ачылуы күз алдында тотылган дарелмөгаллиминдә ашау-эчү мәшәкатьләрен хәл итү шәкертләрнең үзләрендә булачак, дәреслекләрне җәмгыять әгъзалары хәзерләп, шәкертләргә сатып бирәчәк. «Уку йорты ике сыйныфтан гыйбарәт булып, аның беренче сыйныфында “кәлям шәриф”40 укый алып, төркичә яхшы укырга-язарга белгән кешеләр кабул ителер. Икенче сыйныфка, болар өстенә, хисаптан дүрт әрбаганы41 белеп, мәсьәлә хәл итәргә икътидары булган, сарыф вә нәхү гарәбидән42 беркадәр хаиз улган43 кемсәләр44 имтихан илә кабул ителәчәк»45. Автор, рөхсәт алыну белән, бу хакта газета аша хәбәр итәргә вәгъдә бирә. Тик, кызганыч, мөгаллимнәр курсы ачарга рөхсәт бирелми46. Бары тик 1910 елда гына авылда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укытучы мөгаллимнәр өчен курслар оештырыла. Аларны үткәрүдә «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» әгъзалары катнаша47.
«Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» дини һәм дөньяви белемнәр бирү белән беррәттән, авыл яшьләренә һөнәр өйрәтүгә дә зур игътибар биргән. Җәмгыятьнең биш еллык хисабына караганда, ул Бәйрәкә мәдрәсәсе шәкертләрен кул һөнәрләренә өйрәтү эшенә матди ядрәм күрсәтү белән беррәттән, 1911 елда авылда ачылган һөнәр мәктәбенә бина салуга һәм кораллар алуга да акча бүлеп биргән48.
38 хакыйкый һәм 76 ярдәмче әгъзасы булган (1912 ел башына) әлеге җәмгыять авылдан читтә яшәүче мөселманнарның мәнфәгатьләрен дә кайгырткан. «Вакыт» газетасы хәбәр итүенчә, ул Бөгелмә өязендәге 36 мәктәп һәм мәдрәсәгә иганә буларак 787 сум тараткан, моннан тыш Җидесудагы зилзиләдән зыян күрүче мөселманнар файдасына 25 сум күләмендә акча җибәргән49. Җәмгыять әгъзалары гына түгел, мөмкинлеге булган башка авыл кешеләре дә мәгарифне үстерү белән бәйле эшләрдә үз өлешен кертергә тырышканнар. 1915 елда шул төбәктәге Кәрәкәшле авылында танылган мөгаллимә, вакытсыз дөньядан киткән Фатыйма-Фәридә ханым Нәүрузова рухын мәңгеләштерү өчен аның исемендә кызлар мәктәбе салуга матди ярдәм күрсәткән кешеләр арасында Бәйрәкә муллалары – ахун һәм мөдәррис Мәсгуд Гобәйдуллин, Мөхсин хәзрәт Гобәйдуллин, мулла Закир Мусин (10ар сум), Закир Мусинның җәмәгате Мәсрүрә ханым (5 сум), Бәйрәкәдә Вак бурыч банкы рәисе Мөҗавир Гобәйдуллин (3 сум), Ильяс мөәзин (1 сум), Мирзаһид мөәзин (1 сум) һәм башкалар бар50. «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» Октябрь революциясеннән соң ябыла51.
Мәгърифәтчелек традицияләре ныклап урнашкан Бәйрәкәдә халыкның китапка, белемгә булган ихтирамы, мәхәббәте көчле булуын 1910нчы еллар башында «Гобәйдия» мәдрәсәсе шәкертләренең үз тырышлыклары белән кечерәк кенә китапханә ачу вакыйгасы да сөйли. Бу эшне башкарып чыгуга аеруча Мөхәммәдшакир Хәкимов, Хәбибрахман Ишмөхәммәдовлар зур ярдәм итәләр. Әмма шәкертләрнең саны күп булу, ә китапханәнең шактый ярлы булуы барлык теләүчеләрнең китап-дәреслекләр белән тәэмин ителешенә комачаулык итә52. Шул сәбәпле 1916 елда Бәйрәкә халкы үзләренең муллалары белән берлектә авылда югары типтагы китапханә (кыйраәтханә, ягъни уку залы белән бергә) ачарга рөхсәт сорап, Губерна земство идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. Анда татар һәм рус телләрендәге китаплар һәм вакытлы матбугат басмаларын туплау күз алдында тотыла. Китаплар сатып алу өчен авыл кешеләре үз көчләре белән 50 сум акча туплыйлар. Губерна земство идарәсе Бәйрәкәдә кыйраәтханә ачу эшен хуплый һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирә53.
Татар мәгарифе, татар мәдрәсәләре һәрчак патша хөкүмәтенең күзәтүе астында яши. Җәдит мәктәп-мәдрәсәләре барлыкка килү, дөньяви предметлар укытыла башлау белән бу күзәтчелек, мәгариф эшенә тыкшыну тагын да арта. Билгеле булганча, 1911 елда Буби мәдрәсәсендә үткәрелгән тентү нәтиҗәсендә андагы педагоглар кулга алына, дәреслек һәм кулъязмалар яндырып юк ителә. Шул ук елның язында Бәйрәкә мәдрәсәсенә дә шундый куркыныч яный. Бу турыда дуслары аша алдан белеп алган Мәсгуд Гобәйдуллин үз кул астындагы ышанычлы кешеләре ярдәмендә әлеге тентүгә «әзерләнә»: мәдрәсәдәге дөньяви предметлар буенча дәреслекләрне, китапларны Ильяс хәлфә Яхинның54 авыл читендәге яңа гына әзер булган, әмма күченергә өлгермәгән йортының базына алып барып тутыралар, өстен бик әйбәтләп каплыйлар. Мәдрәсә мөгаллимнәре, хәлләреннән килгәнчә, үзләренең китапларын яшерәләр. Бөгелмәдән һәм Самарадан килгән тикшерүчеләр мәдрәсә биналарын, мөгаллим һәм хәлфәләрнең йортларын тентиләр, тик эзләгән китапларын тапмыйлар. Ильяс хәлфәнең яңа йортын, анда бер кеше дә яшәмәү сәбәпле, тентергә кирәк дип тапмыйлар. Шулай итеп, китаплар да, мөгаллимнәр дә исән-имин кала55.
Татар мәгарифенең, татар китабының тагын да куркынычрак көннәре, кызганычка каршы, алдарак булып чыга. Совет чорында, башка бик күп татар китапханәләре кебек үк, Бәйрәкә мәдрәсәсе китапханәсе дә аянычлы язмышка дучар була: 1933 елда советлар кушуы буенча китапханәдәге һәм авылдагы барлык гарәп язулы китаплар җыеп алына һәм урам уртасында яндырыла. Китаплары белән саубуллашырга теләмәүчеләрне шул ук төндә кулга алып, төрмәгә озаталар. Шулай да кайбер кешеләр төрле юллар белән яшереп үз китапларының бер өлешен саклап кала алганнар, ләкин гомерләре буе аларны кеше күзенә күрсәтүдән куркып яшәгәннәр. Бәйрәкә авылының Ильяс хәлфә җәмәгате Сәйдә абыстай әлеге фаҗигале төндә, «ерткычлар» таралганнан соң, янып бетмәгән китап битләрен җыеп алып яшерүе турында балаларына сөйләп калдырган. Аларның кайберләре абыстайның улы Әнвәр Яхинның шәхси китапханәсендә сакланып калган. Сәйдә абыстай үз китапларын алдан ук җыеп куя һәм Сталин заманнары үткәнче аларны базда яшереп саклый. Соңыннан баздан чыккан рухи байлыкның шактый өлеше (алар арасында кулъязма китаплар да, мәдрәсә дәреслекләре дә байтак була) Ташкент университетының китап җыю экспедициясе тарафыннан Ташкентка алып кителә. Күпмедер өлеше Казан университеты китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенә тапшырыла56.
Бәйрәкәдә революциягә кадәр үк китап кибете булу да халыкның китапка карата булган мөнәсәбәте, укымышлылык дәрәҗәсе югары булу турында сөйли. Кибетнең хуҗасы Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлаган язучы Кәшиф Рәхимовның әтисе була. Совет чорында әлеге кибет ябыла. Кибет хуҗасы кибеткә кайткан китаплардан үз өендә шактый зур гына китапханә туплый. Шул китапханәдән «Шура» журналы төпләнмәсе «Гобәйдия» мәдрәсәсе хәлфәсе Ильяс Яхъяның улы Әнвәр Яхинның шәхси китапханәсенә тапшырыла57. Хәзерге көндә ул әлеге нәселнең дәвамчысы, Казан шәһәрендә яшәүче Рәмзил Әнвәр улы Яхинның йортында ата-бабалар ядкәре һәм ХХ гасыр башында Бәйрәкәдә мәгариф тарихы сәхифәләренең шаһите буларак кадерләп саклана.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Из жизни и прессы мусульман // Каспий. – 1916. – 3 сентября.
2. Кара: Шәрипов А. М. Бәйрәкә мәдрәсәсе тарихына яңа материаллар // Роль ислама в стабилизации социальных процессов: сборник статей и тезисов I Международной научно-практической конференции, 14 марта 2015 г. / Под ред. Р. И. Хазиева. – Набережные Челны: Ак мечеть, 2015. – С. 74-79.
3. Шунда ук. – Б. 75.
4. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2006. – 1 т. – Б. 48.
5. Кызганычка каршы, совет чорында (1965 елда) авыл тарихының данлы сәхифәләрен саклаган борынгы зираттагы кабер ташларының күпмедер өлеше җыеп алына һәм төзелеш кулланылышына кертелә (кара: Яхин Р. Ә. Бәйрәкә авылы тарихына әсәрләр, б. 18. Кулъязма // Р. Ә. Яхинның гаилә архивыннан). Шул сәбәпле теге яки бу шәхеснең каберен билгеләүдә Р. Фәхретдин мәгълүматларына таяндык.
6. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2006. – 1 т. – Б. 145.
7. Шунда ук. – Б. 178.
8. Р. Фәхретдин, үзенә килгән хатларга нигезләнеп, Мөхәммәдшәриф хәзрәтнең атасы ягыннан Бикчура ханга мөнәсәбәтле булуын яза. Атаклы Мирсалих Бикчурин да бу нәселгә тоташа дип күрсәтә (Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2006. – 1 т. – Б. 180).
9. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2006. – 1 т. – Б. 178-179.
10. Бәйрәкә мәдрәсәсе буларак та билгеле.
11. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2009. – 2 т. – Б. 23.
12. Хабутдинов А. Ю. Этапы развития образования у мусульман Оренбургского магометанского духовного собрания в XVIII – начале XX вв.: региональный аспект. Электронный ресурс. Режим доступа: http://www.idmedina.ru/books/materials/faizhanov/2/plenary_habutdinov.htm.
13. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2009. – 2 т. – Б. 23.
14. Гусева Ю. Н. Исламская традиция на самарской земле в ХVII – нач. ХХ вв. // Известия Самарского научного центра Российской академии наук. – Т. 18. – № 3. – 2016. – С. 166.
15. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2010. – 3, 4 т. – Б. 265.
16. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2005. – Т. 2. – С. 203.
17. Нигматуллин Р. Ф. История семьи Губайдуллиных в истории родного края (О происхождении рода композитора С. А. Губайдуллиной // Ютазинский район: проблемы истории и культуры. – Казань, 2012. – С. 284.
18. Там же. – С. 284.
19. Исмәгыйлев С. Бәйрәкәдә «Мәдрәсәи Гобәйдия» // Вакыт. – 1915. – 11 гыйнвар.
20. Йад, яд – хәтергә алу, истә тоту.
21. Сахиб – ия, дус.
22. Фәхреддин Ризаэддин. Асар. – Казан: Рухият, 2010. – 3, 4 т. – Б. 267.
23. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2005. – Т. 2. – С. 203.
24. Бәйрәкә «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» // Вакыт. – 1912. – 27 гыйнвар.
25. Яхин Р. Ә. Күрс. хез. – Б. 9.
26. Исмәгыйлев С. Күрс. хез.
27. Яхин Р. Ә. Күрс. хез. – Б. 5.
28. [Бөгелмә өязе Бәйрәкә карьясендән...] // Вакыт. – 1909. – 26 май.
29. Исмәгыйлев С. Күрс. хез.
30. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2005. – Т. 2. – С. 203.
31. Гусева Ю. Н. Указ. соч. – С. 166.
32. Нигматуллин Р. Ф. Указ. соч. – С. 284.
33. Тәрәккыйпәрвәр – алгарыш, прогресс яклы кеше.
34. Сальников В. Г. Бугульминское земство. – Бугульма, 2005. – С. 132-133.
35. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2002. – Т. 1. – С. 281.
36. Дарелмөгаллимин – ир-атлар өчен педагогик уку йорты.
37. Дарелмөгаллимат – хатын-кызлар өчен педагогик уку йорты.
38. Ибтидаи – башлангыч.
39. Гобәйдуллин Мөхсин. Идарәгә мәктүбләр // Вакыт. – 1908. – 29 март.
40. Кәлям шәриф – Коръән сүрәләренең мәгънәсе.
41. Хисаптан әгъмаль әрбага – хисапның дүрт гамәле.
42. Сарыф вә нәхү гарәби – гарәп теленең морфологиясе һәм синтаксисы.
43. Хаиз – ия булу.
44. Кемсә – зат, кеше.
45. Гобәйдуллин Мөхсин. Күрс. хез.
46. Мөгаллим вә мөгаллимәләр // Вакыт. – 1909. – 20 август.
47. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2002. – Т. 1. – С. 281.
48. Бәйрәкә «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» // Вакыт. – 1912. – 27 гыйнвар.
49. Шунда ук.
50. Батыршин Г. Фатыйма-Фәридә ханым наменә корылган мәктәпкә нигез кору мәрасиме // Сөембикә. – 1915. – № 3. – Б. 55-56.
51. Татарская энциклопедия. – Казан: ИТЭ, 2002. – Т. 1. – С. 281.
52. Идарәгә мәктүб // Вакыт. – 1912. – 4 февраль.
53. Из жизни и прессы мусульман // Каспий. – 1916. – 3 сентября.
54. Яхин Ильяс Яхъя улы – Бәйрәкә авылы мөәзине (1870-1926), 1888-1926 елларда мәдрәсәдә укыткан.
55. Яхин Р. Ә. Күрс. хез. – Б. 8.
56. Шунда ук. – Б. 16-17.
57. Шунда ук. – Б. 17-18.
№ 1. С. Исмәгыйлев. Бәйрәкәдә «Мәдрәсәи Гобәйдия»
Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылындагы бу мәдрәсә бер гасырдан бирле дәвам итә вә шул мөддәтендә1 үзенең дәрәҗәсенә лаек күп имам вә мөәзиннәр йитештереп, әтрафындагы2 өязләргә дини, гыйльми остазлык урынын тотдыгы кеби, хәзерендә дә шул вазыйфасын муаффәкыять3 белән сакламактадыр. Мөдәррислек мәнсабенә4 мәхдүм5 Мәсгуд хәзрәт утыру белән, мәдрәсәне ислахка6 җитди рәвештә кереште.
Мәдрәсәләрнең хифзысыйххәт7 өчен бигүк муафикъ булмавын игътибарга алып, таштан зур бер мәдрәсә торгызырга муафикъ булды. Мөхтәрәм хәзрәттән калган 7-8 гадәд8 мәдрәсәләрнең хифзысыйххәт өчен муафикъ булганнары гына калды. Соңра шәкертләрне сыйныфка аерып, һәр сыйныфка икешәр мөгаллим тәгаен кылып, берничә ел шул тарийкъ9 илә укулар дәвам итте. Мәдрәсәнең матди җәһәттән зәгыйфь идеген игътибарга алып (мәдрәсә шәкерт башына салынган акча белән генә идарә ителә, башка варидәт10 юк хөкемендә аз), мөгаллимнәрне киметте. Мөгаллимнәрне һәр фәнгә тәхсыйс итеп11, мөгаллим саен беркадәр вазыйфа билгеләде. Хәллерәк шәкертләрне мәмалик әҗнәбиягә12 барып укуга тәргыйб13 вә тәшвикъ итте14. Ниһаять, хәзрәтнең дим-дәлаилләре15 буенча чит мәмләкәткә барып укыган әфәнделәр моннан 3-4 ел элек кайтып, зур хезмәт иттеләр. Мәдрәсәнең мәгънәви җәһәтеннән тәрәккый итүенә16 сәбәпче булдылар.
Затән17, иҗтиһад вә гайрәт ителсә, нәтиҗәсе күреләчәгендә һич шөбһә юктыр. Хәзрәтнең мөдәррислек урынына утыруына 13 ел гына булса да, гаҗәп дәрәҗә иҗтиһад белән дәрес итеп, ошбу мөддәт эчендә 70 кадәр шәкерт мөдәррислек, 40 кадәр шәкерт хатыйблык шәһадәтнамәсе алырга муафикъ булды.
Бу көндә чит авыл вә яки шәһәрләрдә 45 кадәр Бәйрәкә шәкертләре мөгаллимлек кылалар. Айга 15 сумнан 45 сумга кадәр вазыйфа алганнары бар. Хәзрәтнең иҗтиһад18 вә гайрәте сайясендә19 ачылган «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» 8 елдан бирле дәвам итә. «Тәрәккыюнь ислам җәмгыяте» тарафыннан мөфти юбилейсына ядкяран20 ачылган һөнәр мәктәбендә осталарның әйберләре һәрвакыт эшләнеп, сатылып тора.
Аннан башка, бу авылда «Вак бурыч җәмгыяте», умарта ширкәте, кымыз ширкәте бар. Бөйлә хәзрәт илә мөгаллимнәр үзара зур бер ширкәт төзеп, сәүдә кибете ачканнар. Сәүдә эшләрен башкарырга гомуми эшләрдә яхшы хезмәте белән танылган ачык фикерле мөгаллимнәрдән Гази әфәнде Камалов билгеләнгән.
Менә бу эшләр авылда түгел, шәһәрләрдә булганда да күңелгә яхшы ук зур тәэсир кыла торган нәрсәләрдер. Инде гади бер авылда бу кадәр нәрсәләрне вөҗүдкә чыгару21 байтак кына фидакарьлекләр күрсәтүне иҗаби22 итдекене мөлахәзә ителсә23, аеруча шаян24 тәшәккер25 идегене шуннан аңлашылыр. Бондан үрнәк улып, башкалар да иҗтиһад26 вә гайрәт итмәледер27.
С. Исмәгыйлев. Бәйрәкәдә «Мәдрәсәи Гобәйдия» //
Вакыт. – 1915. – 11 гыйнвар.
№ 2. «Гобәйдия» мәдрәсәсенең мөгаллим вә мөгаллимәләре
1. Харис хәлфә (Галимов Харис). Мәдрәсә эшләүдән туктагач, Таллы бүләк авылына мулла булып китә. Бәйрәкәдә кызы Хәбипова Мәкъмунә апа яши. Күп еллар сатучы булып эшләп, хәзер пенсиядә. Авылдашлары тарафыннан бик хөрмәтләнә[1].
2. Газизулла хәлфә (Габидин Газизулла). Уллары бар.
3. Гәрәйша хәлфә (мөәзин).
4. Локман хәлфә (хәзрәт). Мәдрәсәдә эшләүдән туктагач, гади колхозчы булып эшли, Бәйрәкәдә муллалык итә. Сугыштан соң 1945-1946 елларда кулга алынып, Бөгелмә төрмәсенә ябыла. Соңрак, сак астында, аны поезд вагонына хәлсезлектән менә алмаганга, милиция хезмәткәрләре кыйнап үтерә.
5. Шәриф хәлфә (Халиков Шәриф).
6. Әхмәдиша хәлфә (Әсгадуллин Әхмәдиша). Революциядән соң Бөгелмәдә зур урында эшли. Ныклы эзәрлекләнүләр башлангач, Урта Азиягә чыгып китеп, шунда үлә. Бөгелмәдә эшләгән вакытта Сәйдә абыстай (Яхина) гаиләсен раскулачиваниедән коткара.
7. Вахитов [...][2] хәлфә (Вахитов ...). 1917 елгы революциядән соң Бәйрәкәтамак авылына мулла булып китә. Кызы Ибраһимова Мөхлисә апа гомере буе Бәйрәкә мәктәбендә биология, ботаника, зоология фәннәрен укытып, шуннан пенсиягә чыга. Укучылары тарафыннан бик хөрмәтләнә[3].
8. Ильяс хәлфә (Яхъя Ильяс, Яхин). Ильясның әтисе Яхъя Авыл-Урыссуы (Зур Урыссу) авылының мулласы булган. Ильяс хәлфә «Гобәйдия» мәдрәсәсендә 40 ел, 55 яшенә кадәр укытып, аның эчке эшләрендә төп кеше була. 1926 елда 55 яшендә үлеп китә. Мәдрәсәдә хисап, җәгърафия, тарих, гарәп теле, урыс теле, төрки телдән укыткан. Муллалыкка Бәйрәкә мәдрәсәсендә укып, имтиханнарны Уфага барып тапшырган һәм шуннан муллалыкка таныклык (указ) алып кайткан. Хәзер ул таныклык Казан университеты китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә, ә таныклыктагы мөһер сугылган фотосурәте Бәйрәкәдә Яхин Әнвәрнең гаилә альбомында саклана. Ильяс хәлфәнең өч улы һәм бер кызы булып, шуның икесе Бөек Ватан сугышында вафат булалар. Кече улы Әнвәр сугыштан кайтып, күп еллар МТСта инженер булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга; кызы Мөхәммәтҗанова Мөздәләфә күп еллар Бәйрәкә больницасында шәфкать туташы булып эшләп, шуннан пенсиягә чыга һәм 1991 елда авыр чирдән үлеп китә.
9. Сәйдә мөгаллимә (Сәйдә абыстай, Яхина), Ильяс хәлфәнең хатыны. Мәдрәсәдә 1918 елга кадәр укыткан. 18 яшендә Ильяс хәлфәгә кияүгә чыгып, өч ир бала һәм бер кыз таба, ире үлгәч, гомере буе тол яши. Сугыштан соң кече улы гаиләсендә яши. 1957 елда Бәйрәкәдә вафат була. Кияүгә чыкканда укый-яза белмәгән була. Боларга һәм башка фәннәргә ире Ильяс хәлфә өйрәтә. Тагын (Сәйдә абыстай үзе сөйләп калдырган) укырга-язарга өйрәтү буенча аңа Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар да нык ярдәм иткәннәр. Яңа гына кияүгә чыккан Сәйдәгә Ильяс хәлфә: «Менә шуларны, менә боларны өйрәнә тор», – дип, китап битләрен күрсәтеп мәдрәсәгә кереп китә торган булган. Ул вакытта Ильяс хәлфәнең йорт-җире мәдрәсә кырыенда була. Шулай бер көнне, Сәйдә көндәлек дәресен укып утырганда, өсләренә иске тун кигән, кулларына капчык тоткан 12-13 яшьлек ике яшүсмер кара малай килеп керә. Бу 1898нче еллар була. Алар Ильяс хәзрәт турында сорашалар һәм мәдрәсәгә укырга килүләрен әйтәләр. Үзләрен Кәбир һәм Фазыл дип таныштыралар һәм Ильяс хәлфәне өйдә көтәргә булып, шунда ук Сәйдә абыстайга уку-язуны үзләштерергә ярдәм итә башлыйлар. Яшүсмерләр Ильяс хәлфә йортында торып, өч ел мәдрәсәдә укыйлар, үзләренең белемнәрен тагын да күтәрәләр. Шул ук вакытта Сәйдә абыстайга да укырга-язарга ныклап өйрәнергә булышлык итәләр.
10. Абдулла хәлфә (Гайнаншин Абдулла). Совет хөкүмәте чыккач, Уба авылына (Хәзерге Октябрьский шәһәренә керә) мулла булып киткән. Соңрак мәктәптә дә укыта.
11. Таһир хәлфә (Мусин Таһир). Совет власте вакытында мулла булып йөри. Совет власте аңа Алла юк, дип әйттерткән. Әмма андый сүзне көчләп әйттерсәләр дә, гомере буе ул Аллага ышанып яши. Аның ике кызы – Гөлсем һәм Гайшә, хәзер Бәйрәкәдә яшиләр. Гөлсем апа гомере буе Бәйрәкә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, хәзер лаеклы ялда. Гайшә апа бухгалтер булып эшләп, ул да хәзер пенсиядә[4].
12. Сөмгатулла хәлфә.
13. Фатыйх мулла (Сираҗиев Фатыйх).
14. Салихҗан хәлфә (Вахитов Салихҗан). Яссы-Тугай авылында колхоз рәисе булып та эшли.
Яхин Р. Ә. Бәйрәкә авылы тарихына әсәрләр, б. 10-11. Кулъязма //
Р. Ә. Яхинның гаилә архивыннан.
СҮЗЛЕК:
1. Мөддәт – ара, срок.
2. Әтраф – тарафлар.
3. Муаффәкыять – уңыш, осталык, булдыра алу.
4. Мәнсаб – хезмәт урыны.
5. Мәхдүм – хөрмәткә ия кеше, дин башлыгының ир баласы.
6. Ислах – яңалык, яңарту, үзгәртеп кору.
7. Хифзысыйххәт – гигиена таләпләре.
8. Гадәд – санда, кадәр.
9. Тарикъ – юл.
10. Варидәт – керем.
11. Тәхсыйс – билгеләү, бер нәрсәгә хаслау.
12. Мәмалик әҗнәбия – чит ил.
13. Тәргыйб – кызыксындыру.
14. Тәшвикъ – өндәү.
15. Дим, дәлаил – димләү, юл күрсәтү.
16. Тәрәккый итү – алга китү.
17. Затән – нигездә, үзе.
18. Иҗтиһад – тырышлык.
19. Сайя – күләгә, ышык.
20. Ядкяран – ядкәр буларак.
21. Вөҗүдкә чыгару – барлыкка китерү.
22. Иҗаби – уңышлы, уңайлы.
23. Мөляхәзә итү – игътибарга алу.
24. Шаян – лаек, яраклы, тиешле.
25. Тәшәккер – рәхмәт.
26. Иҗтиһад итү – тырышу.
27. Гайрәт итү – тырышу.
Әдәбият исемлеге
Гусева Ю. Н. Исламская традиция на самарской земле в ХVII – нач. ХХ вв. // Известия Самарского научного ционального центра Российской академии наук. – 2016. – Т. 18. – № 3. – С. 161-169.
Нигматуллин Р. Ф. История семьи Губайдуллиных в истории родного края (О происхождении рода композитора С. А. Губайдуллиной) // Ютазинский район: проблемы истории и культуры. – Казань, 2012. – С. 283-285.
Сальников В. Г. Бугульминское земство. – Бугульма, 2005. – 383 с.
Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 1 т. – Казан: Рухият, 2006. – 360 б.
Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 2 т. – Казан: Рухият, 2009. – 304 б.
Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 3, 4 т. – Казан: Рухият, 2010. – 648 б.
Хабутдинов А. Ю. Этапы развития образования у мусульман Оренбургского магометанского духовного собрания в XVIII – начале XX вв.: региональный аспект. Электронный ресурс. Режим доступа: www.idmedina.ru/books/materials/faizhanov/2/plenary_habutdinov.htm. (дата обращения 20.08.2020).
Шәрипов А. М. Бәйрәкә мәдрәсәсе тарихына яңа материаллар // Роль ислама в стабилизации социальных процессов. – Набережные Челны: Ак мечеть, 2015. – С. 74-79.
References
Fakhreddin Rizaeddin. Asar [Asar]. Kazan, Rukhiyat publ., 2009, vol. 2, 304 p.
Fakhreddin Rizaeddin. Asar [Asar]. Kazan, Rukhiyat publ., 2010, vol. 3, 4, 648 p.
Fаkhreddin Rizaeddin. Asar [Asar]. Kazan, Rukhiyat publ., 2006, vol. 1, 360 p.
Guseva Yu. N. Islamskaya traditsiya na samarskoy zemle v ХVII – nach. ХХ vv. [Islamic tradition in Samara region (the 17th – early 20th century)]. IN: Izvestiya Samarskogo nauchnogo tsentra Rossiiskoy akademii nauk [Bulletin of Samara Scientific Center of the Russian Academy of Sciences], 2016, vol. 18, no. 3, pp. 161-169.
Khabutdinov A. Yu. Etapy razvitiya obrazovaniya u musulman Orenburgskogo magometanskogo duhovnogo sobraniya v XVIII – nachale XX vv.: regionalniy aspekt [Stages of education development among Muslims of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly in the 18th – early 20th century: a regional aspect]. IN: On-line. Available at: www.idmedina.ru/books/materials/faizhanov/2/plenary_habutdinov.htm (access date 20.08.2020).
Nigmatullin R. F. Istoriya semyi Gubaydullinyh v istorii rodnogo kraya (O proishozhdenii roda kompozitora S. A. Gubaydullinoy [The history of the Gubaydullin family in the history of the native land (Origin of the dynasty of the composer S. A. Gubaydullina)]. IN: Yutazinskiy raion: problemy istorii i kultury [Yutazinsky district: problems of history and culture]. Kazan, 2012, рр. 283-285.
Salnikov V. G. Bugulminskoe zemstvo [Bugulma Zemstvo]. Bugul’ma, 2005, 383 р.
Shаripov A. M. Byirаkа mеdrеsеse tarihyna yana materiallar [New materials on the history of Bayryak madrasah]. IN: Rol islama v stabilizatsii sotsialnyh protsessov [The role of Islam in stabilizing social processes]. Naberezhnye Chelny, Ak mechet publ., 2015, pp. 74-79.
Сведения об авторе
Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru
About the author
Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru
В редакцию статья поступила 27.08.2020, опубликована:
Мортазина Л. Р. Бәйрәкә авылында мәгариф тарихының кайбер сәхифәләре // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 1. – C. 140-152.
Submitted on 27.08.2020, published:
Мurtazina L. R. Bayraka avylynda magarif tarihynyn kaiber sahifelere [Chapters of history of the education development in Bayryakа village]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2021, no. 1, pp. 140-152.