Миңнуллин Җ. С. Хәйрия җәмгыятьләре тарихыннан

Аннотация
Вследствие модернизации российского общества во второй половине ХIХ в. в стране появились многочисленные добровольные общественные организации, в том числе благотворительные. Для татарского населения организация такого вида общества не было исключением. Средства благотворительных обществ складывались из членских взносов, пожертвований, различных сборов, процентов с капиталов и доходов от недвижимого имущества. В отличие от православных приходских обществ татарские общества использовали и светские способы сбора средств: устройство благотворительных спектаклей, кинематографических сеансов, концертов, литературно-музыкальных вечеров и другие увеселительные мероприятия. В начале ХХ в., особенно в городах, благотворительные общества предприняли первые попытки использования татарского народного праздника Сабантуй для сбора пожертвований в пользу благотворительных обществ. В 1910 г. благотворительные организации Казани и Оренбурга первыми взяли в свои руки организацию народного праздника. Впоследствии это было подхвачено и в других городах компактным татарским населением (Уфа, Челябинск, Стерлитамак, Томск, Орск и др.). Если часть собранных пожертвований шла на организацию праздника, то оставшаяся часть поступала в кассу благотворительных организаций. Организация народного праздника благотворительными обществами способствовала сохранению традиций, а также обогащению проведения праздника новыми элементами и расширению географии проведения Сабантуя.
Abstract
Modern Russian researchers pay much attention to studying of social assistance issues related to the pre-October period. Due to the modernization of the Russian society in the second half of the 19th century numerous voluntary non-governmental organizations, including charitable ones, appeared in the country. Charitable societies were established among Tatars as well. Their funds included contributions of membership fees, donations, various charges, interests on capitals and real estate incomes. Unlike Orthodox parish communities, Tatar communities raised funds in a secular way, including arrangement of charity performances, cinema sessions, concerts, literary-musical programs, and other entertainment events. In the early 20th century charitable societies made the first attempts to use the Tatar national holiday Sabantuy for fundraising in aid of charity. In 1910 the charitable organizations of Kazan and Orenburg were the first to organize the national holiday. Later the initiative was taken up by other cities on the part of small Tatar population (Ufa, Chelyabinsk, Sterlitamak, Tomsk, Orsk, etc.). A certain amount of collected donations was spent for the organization of the event and the rest passed to the funds of charitable organizations. The organization of the national holiday by charitable societies helped to preserve traditions, enriched the events with new elements and expanded the geography of celebrating Sabantuy.
Kлючевые слова
Татарские благотворительные общества, народный праздник Сабантуй, пожертвования, предприниматели, духовенство.
Keywords
Tatar charitable societies, national holiday Sabantuy, donations, entrepreneurs, clergy.
Узган гасырның 90нчы елларында җәмгыятебезнең сәяси тормышында демократик үзгәрешләрнең үсүе һәм көчәюе сәбәпле, хәйрия җәмгыятьләре тарихы белән кызыксыну тагын да артты. Бу турыдан-туры Татарстан җөмһүриятендә һәм БДБ илләрендә төрле хәйрия фондлары һәм оешмалары барлыкка килү белән дә бәйле. Шулай итеп, хәйрия җәмгыятьләренең Октябрь революциясе чорына кадәрге бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү хәзерге вакытта аеруча зур әһәмияткә ия.
Россия империясендә җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган хәйрия оешмалары 1810 елларда ук пәйда була. Ә татар хәйрия җәмгыятьләре 1867 елда гына оеша башлый һәм бу эш зур кыенлыклар белән бара. Беренчедән, закон буенча хәйрия җәмгыяте ачканда, 1862 елга кадәр рөхсәтне Министрлар комитеты аша патшаның үзеннән сорарга кирәк була. Мондый бюрократик киртәләрне үтү русларның үзләренә дә кыенга туры килгән. 1862 елга кадәр гаять зур Россия империясе территориясендә бары тик сигез хәйрия җәмгыяте эшләвен 1917 елга кадәр үк рус галимнәре әнә шуның белән аңлатканнар. 1862 елда хәл үзгәрә, хәйрия җәмгыяте ачу мәсьәләсен эчке эшләр министры хәл итә башлый. Ләкин яңа тәртипләр буенча да җәмгыять ачу юлында шактый күп бюрократик киртәләрне узарга туры килгән. Бу өлкәдә хәлләр уңай якка 1897 елларда үзгәрә, җәмгыять ачу процедурасы тагын да ансатлаштырыла, үрнәк уставлар дөнья күрә, губернатор уставны раслап, аны җәмәгать оешмалары реестрына керткәндә, хәйрия оешмасы рәсми сурәттә эшли башларга хокук ала1. Шулай итеп, бу мәсьәлә Россиядә бик акрынлык белән булса да, демократик институтларның тернәкләнүе, бигрәк тә гражданлык җәмгыяте нигезләренең кайбер элементлары барлыкка килә башлавы кебек катлаулы һәм озакка сузылган процесс белән тыгыз бәйләнгән. Икенчедән, хәйрия оешмасы ачу өчен җәмгыятьнең өлгергәнлеге, ягъни җәмгыятьләрне ачу зарурлыгын аңлавы һәм икътисадый яктан да моңа азмы-күпме әзер булуы таләп ителгән. Нәкъ менә шушы дәвердә татар сәүдәгәр һәм эшкуарлар катлавы икътисадый яктан аякка баса. 1880 елларда татар акционерлык җәмгыятьләре оешу әнә шул хакта сөйли. Сәүдәгәр һәм эшкуар катлавының сан ягыннан үсеше дә татар җәмгыятенең яңа дәвергә, индустриаль яки капиталистик үсеш дәверенә аяк басуын раслый. Хәйрия җәмгыятьләре ачылу һәм андагы әгъзаларның абсолют күпчелеген шушы катлау вәкилләре тәшкил итү шуның ачык мисалы2.
Р. Фәхретдинов фикеренчә, «Европаның мәктәп вә мәдрәсәләре, хастахәнә вә тәрбия йортлары, шәкерт вә мөдәррисләре, көтебханә вә дин таратучылары бу көндә җәмгыяте хәйрияләр иҗтирады берлә эшлиләр, Тимерлән вә Чыңгыз, Искәндәр вә Наполеон кулларыннан килмәслек эшләрне шушы җәмгыятьләр башкарып торалар»3. Мөселман дөньясының артталыгын да автор җәмгыятьләр корып эшләмәүдән күрә. Җәмгыятьләр төзеп хәрәкәт итүне мөселманнар, шул җөмләдән Русия мөселманнары да, французлар һәм руслардан үрнәк итеп алуларын искәртеп автор: «...Бүгенге җәмгыятьләребезнең үз җенестәшләребезнең балаларын укыту, гаҗиз вә фәкыйрьләрне тәрбия кылу турысындагы хезмәтләреннән күрелгән нәтиҗәләр Дәште Кыпчак вә Казан хөкүмәтләре заманындагы көчле мөселманнарның төшләренә кермәгән дәрәҗәдә олугътыр»4, дигән фикерне алга сөрә.
Хәйрия оешмалары җәмгыятьнең аерым әгъзалары кулында тупланган капиталны тәртипсез рәвештә исраф итүгә каршы чыгалар. Тупланган байлыкның бер өлешен иҗтимагый, социаль-икътисадый тормышның аерым тармакларын заман таләпләре дәрәҗәсенә җиткереп юлга салу өчен бер урынга туплау һәм җыелган акчаларны шушы юнәлештә системалы рәвештә сарыф итүне дә хәйрия җәмгыятьләре оештыра. Әлбәттә, бу җиңел генә башкарыла торган эш булмаган. Бу оешмалар милли консолидация һәм социаль партнерлыкны җайга салуга да мәгълүм өлеш керткәннәр. Эшчәнлекләрен ХIХ йөз ахыры ‒ ХХ йөз башы татар чынбарлыгы шартларында иҗтимагый, мәдәни һәм өлешчә дини тормышны тәэмин итүче структураларны теге яки бу дәрәҗәдә оештырып, әйдәп баручы оешма рәвешен ала.
Җәмгыятьләр губернатор тарафыннан расланган устав нигезендә генә эшчәнлекләрен башлап җибәрә алганнар. Һәм үз эшчәнлекләрендә уставтан читкә чыгарга хаклары булмаган. Уставны төзү һәм раслау, әлбәттә, шома гына бармаган. Бер яктан хакимият әһелләре төрле бюрократик киртәләр корсалар, икенче яктан хәйриячелек эшен Европа ысуллары кулланып, яңа формада оештыру шулай ук татар җәмгыятендә консерваторларның каршылыгына очрый. Һәр яңа эшнең теге яки бу дәрәҗәдә каршылыкка очравы табигый хәл, әлбәттә. Җәмгыять төзү өчен устав тикшерү һәм шуңа бәйле трагикомик хәлләрне үз заманында күренекле язучы Г. Исхакый «Җәмгыять» исемле драмасында бик оста сурәтли.
Төзелеше һәм эш тәртибе ягыннан караганда хәйрия җәмгыятьләрен чын мәгънәсендәге демократик оешмалар дип атарга тулы нигез бар. Закон һәм устав буенча җенесе, милләте, дини ышануларына һәм социаль чыгышына карамастан, балигъ булган, җәмгыятнең максатларын таныган, взнос түләгән теләсә кем анда әгъза булып керә алган.
Эшне алып бару өчен устав нигезендә гомуми җыелышта җәмгыятьнең идарәсе, аның рәисе, урынбасарлары һәм казначее сайлана. Җәмгыятьнең финанс һәм башка эшчәнлеген тикшерү өчен һәр ел саен ревизия комиссиясе (һәйәте) сайланып куела.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, атаклы мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринский һәм аның «Тәрҗеман» газетасы хәйрия оешмаларының барлыкка килүендә зур роль уйный. И. Гаспринский аларның эшчәнлегенә зур игътибар бирә, көн кадагындагы мәсьәләләрне газета битләрендә яктырта, укучыларның күп санлы сорауларын искә алып хәйрия җәмгыятенең үрнәк уставын бастырып чыгара5.
ХIХ гасыр азагында мондый оешмалар, татарлар яшәгән Казан, Санкт-Петербург, Троицк, Касыйм, Әстерхан шәһәрләрендә эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Шунысы игътибарга лаек, татар хәйрия оешмалары Архангельск, Вологда, Ростов-Дон кебек беренче карашка чиста урыс шәһәрләрендә дә, шулай ук чит илләрдә дә (Төркия, Кытай һ. б.) ачыла6.
Эшчәнлекләренә карап хәйрия җәмгыятьләрен берничә төргә бүләргә була: гомуми, хатын-кызлар өчен, махсус.
Тәрбиячесез калган фәкыйрь балалар һәм картлар өчен ятимханәләр ачу, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, халык мәгарифенә хезмәт итү, җәмәгать китапханәләре ачу, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында яралы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм башка бик күп мөһим өлкәләрдә хәйрия җәмгыятьләре нәтиҗәле эш алып барганнар. Әлбәттә, боларның барысы да күп көч һәм финанс чыгымнарны таләп иткән.
Хәйрия җәмгыятьләренең төп яшәү чыганагы булып взнослардан, төрле салымнардан, күчемсез милекнең табыш процентларыннан кергән акчалардан тора. Хосусый иганәләр, төрле җыемнар хәйрия җәмгыяте кассасын тулыландыруда зур әһәмияткә ия булуны аңлаган җәмгыять җитәкчелеге алардан нәтиҗәле файдаланырга омтылган. Шуңа күрә православие хәйрия җәмгыятьләреннән аермалы буларак, татар оешмалары төрле хәйрия спектакльләреннән, кинематография сеансларыннан, концертлардан, әдәби-музыкаль кичәләрдән, дини салым ‒ зәкяттән7 һәм башка күңел ачу чараларыннан тупланган керемнәрдән дә файдаланганнар. Хәйрия җәмгыятьләре файдасына лотерея уйнату, туйларда иганә җыю, ипподромнарда бәйге уздыру, пароходларда күңел ачулар да акрынлап гадәткә керә башлый. Гасырлар төпкеленнән килгән халык бәйрәме ‒ Сабан туен да хәйрия җәмгыятьләре файдасына уздыру ‒ бу өлкәдәге яңалыкларның иң үзенчәлеклесе булып тора.
Сабан туйларын хәйрия җәмгыятьләре файдасына оештыру эшен 1910 елда Казан һәм Оренбург8 мөселман хәйрия җәмгыятьләре башлап җибәрә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу эш бик авырлык белән башланып китә. ХХ йөз башында ук Казан мөселман хәйрия җәмгыятендә Сабан туен оештыруны җәмгыять кулына алу мәсьәләсе күтәрелә. Әмма ул вакытта моңа бик нык каршы чыгалар. Акчалы булгач, халык андый Сабан туена бармас, барса да, фетнә чыгарачак, исереп чуалучылар да күп булачак һәм башка шундый шөбһәләр белән бу мәсьәләне тормышка ашыруны кичектереп торалар9.
Казан хәйрия җәмгыяте тарафыннан Сабан туен уздыруга 1910 елда түбәндәге яңалыклар кертелә: бәйрәмне уздыру өчен хәйрия җәмгыяте тарафыннан махсус комиссияләр төзелә, Сабан туеның программасы булдырыла, бәйрәмнең кайда, кайчан һәм нинди ярышлар буласы хакында матбугатта хәбәр ителә. Сабан туен уздыру буенча махсус кагыйдәләр дә булдырыла. Анда, мәсәлән, шундый пунктлар бар: аракы һәм сыра сату тыелачак, аяк чалып көрәшүчеләр мәйданнан чыгарылачак, сүз берләшеп акча җыяр өчен көрәшүчеләр дә мәйданга кертелмәячәк, көрәштә һәм йөгерештә, шулай ук ат чабышында җиңүчеләргә акчалата бүләкләр билгеләнә. Сабан туена кертелгән яңалыклар болар белән генә тәмамланмый әле. Борынгыдан килгән ярышлар, уеннарга яңалары да өстәлә: әйтик велосипедларда узышу, француз, рус-швейцария көрәше, төрле уен коралларыннан төзелгән оркестрлар чыгышы һ. б.10
1913 елның 25-26 май көннәрендә Орски шәһәрендә узган милли бәйрәм татар хатын-кызларының актив катнашуы белән аерылып тора. Мөгаллимә К. Фәйзуллина, З. Маликова, К. Әдһәмова, М. Абдуллова, М. Ураевалар бәйрәмнең уңышлы үтүенә аеруча күп көч куялар. Бәйрәм файдасына гаять оригиналь иганә ‒ «бер ел эчендә кияүгә чыккан яшь киленнәрдән» 31 сум 50 тиен акча тапшырыла11.
1915 елның май аенда Екатеринбургта уздырылган Сабан туе да хәйрия җәмгыяте файдасына оештырыла. Бәйрәм шәһәрнең атаклы татар эшкуарлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Агафуровлар (Гафуровлар) һәм Богатиевларның актив катнашулары белән уңышлы уза. Алар үзләре генә түгел хәләл җефетләрен, кыз туганнарын да бу изге эшкә җәлеп итәләр. 586 сум 87 тиенлек саф файда хәйрия җәмгыяте кассасына тапшырыла12. Орскида Мөселман хәйрия җәмгыяте файдасына оештырылган Сабан туе җәмгыятьнең рәисе Г. Искәндәрев җитәкчелегендә уза13.
«Уфада әүвәл Сабан туе юк иде», ‒ дип яза күренекле журналист, әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Ш. Әхмәдиев һәм хәйрия җәмгыяте файдасына узган бәйрәм тамашасына югары бәя бирә14. Шул ук шәһәрдә 1916 елның 29-30 маенда узган Сабан туенда Чиләбе өязеннән Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтшакир улы Ильясов дигән мөәзиннең көрәштә икенче бүләккә лаек булуы бәйрәмнең төрле катлау кешеләре арасында тарала баруы хакында сөйләүче гыйбрәтле факт15. Чиләбе, Томск, Стәрлетамак һәм башка шәһәрләрдә дә хәйрия җәмгыятьләре файдасына Сабан туе уздыру матур традициягә әверелә бара16.
Акрынлап хәйрия җәмгыятьләре булган кайбер авылларда да Сабан туйлары җәмгыятьләр тарафыннан уздырыла башлый. Оренбург янындагы атаклы Каргалы авылында, Пермь губернасы Оса өязе Колбайчун авылында Сабан туен хәйрия җәмгыятьләре файдасына уздыру хакында мәгълүматлар бар17. Әлбәттә, мондый авыллар күп булмаган.
Сабан туйларын уздыру һәрвакытта да шома гына бармаган. Милли бәйрәмебезгә бер яктан миссионерлар һәм концерватив динчеләр каршы төшсәләр18, икенче яктан хакимият әһелләре дә һәрвакыт хәерхаһлы булмаганнар. Мәсәлән, 1912-1913 елларда Чиләбе татар яшьләре шәһәрдәге Мөселман музыка-драма җәмгыяте һәм мөселман (татар) китапханәсенә ярдәм итү максатыннан Сабан туе уздыруны сорап губернаторга мөрәҗәгать итсәләр дә, уңышка ирешмиләр19. Хәйрия җәмгыяте файдасына Сабан туе уздыру кайбер очракларда гаилә эчендә каршылыклар китереп чыгарган. 1913 елда Томскта Сабан туе уздырыр алдыннан Шаһи хаҗи шәһәрнең «Тәрәкъкыюне ислам җәмгыяте» рәисенә «1912 елда бу эш артыннан йөргән өчен җәһәннәм төбенә» китәчәген белдереп бәддога укый, улларын бәйрәмгә барудан тыя. Әмма, моңа карамыйча, хаҗиның зур улы Шәһидулла гаиләсе белән Сабан туена барып ял итеп кайта20. 1912 елда Красноярск шәһәрендә, «Сибирия» газетасы хәбәрчесе язуынча, «Карт мулланың белер – белмәс надан башы илә хәрам булган эшне ясыйлар», дип фәтва бирүенә карамастан, хәйрия җәмгыяте файдасына беренче мәртәбә Сабан туе уздырыла. Шулай да мулланың каршы торуы нәтиҗәсендә бәйрәмдә оркестрга чыгыш ясау тыела. Губернатор да көрәштә татарлардан башка милләт кешеләренә катнашырга рөхсәт бирми21. Шулай итеп, нинди генә каршылыкларга очраса да, яңалык үзенә юл яра, хәйрия җәмгыятьләре тарафыннан халык бәйрәмен уздыру җәелгәннән-җәелә бара.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: хәйрия җәмгыятьләренең Сабан туен оештыруга алынулары төрле яктан әһәмиятле. Беренчедән, хәйрия җәмгыятьләре милли бәйрәмебез традицияләрен саклап калу гына түгел, аның эчтәлеген баетып тәртипкә салу һәм киңрәк даирәгә җәелдерүгә зур өлеш керткәннәр. Икенчедән, Сабан туен уздырудан калган саф файданың җәмгыятьләр кассасына керүе хәйрия эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерергә ярдәм иткән.
Хәйрия җәмгыятьләре файдасына Сабан туе уздыруны хуплап һәм югары бәя биреп, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм журналист З. Кадыйри болай дип билгеләп уза: «Милли бу җоламыз үстерелеп, аның хәйрат юлына васита булуына, әлбәттә, без бик шатланабыз»22. «Йолдыз» газетасының милли бәйрәмебезгә багышланган редакцион мәкаләсе дә бик мәгънәле сүзләр белән тәмамлана: «Милләтемез яшәдекчә җәмгыяте хәйриямез яшәячәк, аның илә берлектә милли Сабан туемыз да дәвам вә тәрәкъкый итәчәк»23.
ИСКӘРМӘЛӘР:
- Браудо А. Благотворительность // Россия в конце ХIХ века. – СПб., 1900. ‒ С. 940.
2. Салихов Р. Р. Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины ХIХ – начала ХХ века. ‒ Казань: Изд-во «Фән», 2004. ‒ 260 с.
3. Фәхретдинов Р. Аурупа мәдәниятенең файдасы вә зарары // Шура. ‒ 1917. ‒ № 9. ‒ Б. 200-202.
- Шунда ук.
5. Миннуллин З. С. И. Гаспринский и татарские общественные организации второй половины ХIХ ‒ нач. ХХ в. // Ислам и благотворительность: материалы всероссийского семинара, Казань, январь 2005 г. ‒ Казань, 2006. ‒ С. 103-114.
6. Миннуллин З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине ХIХ ‒ начале ХХ вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. – СПб.: Лики России, 2003. – С. 215-229.
7. Миннуллин З. Благотворительные общества и проблема закята у татар (конец ХIХ ‒ нач. ХХ вв.) // Татарские мусульманские приходы в Российской империи. Материалы научно-практической конференции (27-28 сентября 2005 г., г. Казань). – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. ‒ С. 30-41.
8. Сабан туеның хисабы // Вакыт. ‒ 1910. ‒ 15 май.
9. Сабан туе хакында // Йолдыз. ‒ 1914. ‒ 27 май.
10. Сабан туе // Йолдыз. ‒ 1910. ‒ 26 май; 30 май; 3 июнь; 6 июнь.
11. Галиәкбәров Г. Орски Сабан туе // Вакыт. ‒ 1913. ‒ 18 июнь.
12. Әмиров М. Екатеринбург // Кояш. ‒ 1915. ‒3 июнь.
13. Галиәкбәров Г. Орски Сабан туе // Йолдыз. ‒ 1915. ‒ 20 май.
14. Әхмәдиев Ш. Уфада Сабан туе // Йолдыз. ‒ 1915.‒ 20 май.
15. Самат. 29 вә 30нчы майларда Уфа җәмгыяте хәйриясе файдасына булган Сабан туе // Тормыш. ‒ 1916. ‒ 1 июнь.
16. Сәлимов Ш. Чиләбедә Сабан туе // Вакыт. ‒ 1914. ‒ 21 июнь; Госманов Г. Стәрлетамакта Сабан туе // Тормыш. ‒ 1916. ‒ 15 май; Троицки Сабан туе // Вакыт. ‒ 1915. ‒ 22 апрель; Томски хәбәрләре // Сибирия. ‒ 1912. ‒ 1 июль.
17. Каргалы Сабан туе // Вакыт. ‒ 1912. ‒ 18 май; Сабан туе // Тормыш. ‒ 1915. ‒ 26 июнь.
18. Әхмәров Г. Сабан туе // Казан мөхбире. ‒ 1906. ‒ 7 май.
19. Сабан туена рөхсәт бирелмәү // Вакыт. ‒ 1913. ‒ 29 май.
20. Томскида Сабан туе // Сибирия. ‒ 1913. ‒ 26 май.
21. Сибиряк. Краснояр хәбәрләре // Сибирия. ‒ 1912. ‒ 27 май.
22. Закир Кадыйри. Җыеннар // Тормыш. ‒ 1916. ‒ 29 май.
23. Сабан туе хакында // Йолдыз. ‒ 1914. ‒ 27 май.
№ 1. Чиләбе шәһәрендә хәйрия җәмгыяте файдасына ясалган Сабан туеның хисабы
1914 ел.
Чиләбедә 26нчы майда җәмгыяте хәйрия файдасына ясалган Сабан туеның хисабы.
Приход: билетлар сатудан хасил булган ‒ 1 630 сум; программнан, атлар, велосипедлар язылудан 66 сум 85 тиен; буфет сәүдәсеннән файда 63 сум 91 тиен; Сабан туе ясау өчен төрле кешеләрдән акчалата иганә – 530 сум 50 тиен. Барлыгы – 2 290 сум 26 тиен.
Расхуд: Сабан туеның ихата сыны ясаган өчен счет буенча – 190 сум 26 тиен; билетларга благотворительный маркалар – 107 сум 59 тиен; музыка оркестрына түләнде ‒ 25 сум; матбага эшләре, газеталарда игъланнар өчен ‒ 61 сум 23 тиен; приз өчен нәрсәләр алынган һәм акчалата бирелгән (көрәшләргә, йөгергәннәргә вә башкаларга) ‒ 281 сум 72 тиен; һәртөрле вак расхудлар счетлар буенча ‒ 71 сум 37 тиен; барлыгы – 737 сум 17 тиен; саф файда – 1 553 сум 9 тиен.
Сабан туе ясау өчен акчалата иганә бирүчеләр: Закир, Ибраһим Галиевләр ‒ 50 сум; Мөхәммәтҗан Вәлиев ‒ 41 сум 50 тиен; Закир Ахунов – 30 сум; Покровский, Соединенный банк, Русский торговый банк, чәйче Высотский, Камское общество, Кубкин Кузнецов ‒ 25 сумнан; борадәран Гафуровлар, Сафиуллиннар ‒ 20 сумнан; Русско ‒ для внешний банк – 15 сум, Габдулла Вәлиуллин, нәмәгълүм, Максудбаев, братья Толстых, Караван, Высотски-Поляков, Габдерахман Хәбибуллин, Закир Тумашев ‒ 10 сумнан; Бугров, Мюллер, Катков, Агаянец, Дмитрий Кузнецов, Первушин, Зариф Әхтәмов, Хөсәен Батыров, братья Нобель ‒ 5 сумнан, нәмәгълүм, Мехельсон, Бернштейн, Медник, Меньшиков, Мөхәррәм Исхаков, Зариф Исмәгыйлев, Шаһзадә Вәлидов, Попов, нәмәгълүм, Ибраһимов, Шәйхетдин Баязитов ‒ 3 сумнан; И. К. Поляков, Губер, Первое Челябинское товарищество, Габделгани Хәсәнов, Елкин, нәмәгълүм – 2 сумнан; нәмәгълүм бер кеше бер сум.
Нәрсәләтә иганә кылучылар: борадәран Яушевлар ‒ 59 сумлык; Шакир Әхмәтов ‒ 50 сумлык; Шакир Сәлимов ‒ 13 сумлык, Мәүлетов – 10 сумлык, Мөхәммәтҗан Вәлиев ‒ 8 сум 50 тиенлек, Каюм Хәбибуллин ‒ 8 сумлык, Кәримовлар ‒ 7 сумлык, Шакир Ниязов ‒ 4 сумлык, Габдрахман Хәбибуллин ‒ 3 сум 60 тиенлек. Шакирҗан Яушев, Әхмәт Сәйфетдинов, Хуҗа Мусин, Хисаметдин Низаметдинов 3әр сумлык, Габдулла Хәбиров – 2 сумлык.
Почетный билетлардан: Ново-Николаевскидан Габдерахман Бикколов аркылы ‒ 10 сум, Мөхәммәтгали Нигъмәтуллиннан – 10 сум, Галимулла Төхфәтуллиннан – 10 сум. Сабан туе өчен иганә биргән әфәнделәргә вә шул эштә ярдәме тигән һәммә кешеләргә җәмгыяте хәйрия идарәсе самими тәшәккер итәдер. Сабан туеның беренче мәртәбә ясалуы сәбәпле бәгъзе бер җитешмәгән җирләре булса, Сабан туена килүче затлардан гафу итүләрене риҗаэ итеп, киләчәк сәнәләрдә мөкәммәләрәк, тәртиплерәк итеп ясауны җәмгыяте хәйрия идарәсе вәгъдә итәдер.
Сабан туе председателе ‒ Шакир Сәлимов.
Вакыт. ‒ 1914. ‒ 21 июнь.
№ 2. 10-11нче майларда Уфа җәмгыяте хәйриясе файдасына ясалган Сабан туеның хисабы
1915 ел.
Килере:
Билетлардан: 2 342 сум 10 тиен;
Программадан: 38 сум 14 тиен;
Буфеттан: 153 сум 90 тиен;
Велосипедчылардан: 9 сум 65 тиен;
Төрле кешедән акча белән иганә: 395 сум 52 тиен;
Товар белән: 588 сум 29 тиен;
Барысы: 3 530 сум 60 тиен.
Чыгымы:
Көрәшчеләр белән чапкан атларга һәдия 656 сум 69 тиен;
Музыкага 80 сум;
Урын ясаган кешегә 200 сум;
Маркаларга 152 сум 67 тиен;
Буфет өчен хәраҗат 28 сум 50 тиен;
Такталар өчен түләнде 90 сум;
Жетоннарга (алтын һәм көмеш) 30 сум 46 тиен;
Телефонга 15 сум;
Афишаларга түләнде 92 сум;
Прокатка алынган урындыклар өчен 25 сум;
Һәртөрле вак хәраҗат 619 сум 40 тиен;
Барысы 1 579 сум 72 тиен.
Саф файда булган 1 950 сум 88 тиен җәмгыятенең хәзинәдарына тапшырылды. Сабан туен тәртип итешкән мөхтәрәм комитет әгъзаларына, Сабан туен идарә итешеп тәртип саклаучыларга акча вә һәртөрле маллар белән ярдәм итүчеләргә вә башка ярдәмнәре белән Сабан туеның муаффәкыйтьлере чыгуына сәбәп булган ханым вә әфәнделәргә, хосусан, алмый-талмый бик күп хезмәт иткән: Әхмәтсолтан Терегулов, Садретдин Нәзиров, Гыйсмәтулла Гайнуллин, Бәдретдин Нәзиров, Мостафа Габдерахманов, Мөхәммәтзариф Сафиуллин, Габделҗәббар Ваһапов, Гәлалетдин Әхмәтҗанов, Гариф Хәмитов, Хәбибулла Әхтәмов, Галәметдин Мостафин, Имаметдин Бәхтизин, Нургали Алмаев, Мәхмүт Йосыпов, Мөхәррәм Әүлияров, Хәмидулла Зәйнуллин, Шәрифҗан Әхмәтханов, Вәлиулла Гобәйдуллин, Гомәр Гайнуллин, Хәммәт Йосыпов, Борһан Габидов, Фәтхелислам Шәмгулов, Хәбибрахман Гыйбадуллин, Хөсәен Булгаков, Нәбиулла Гыйбадуллин, Сабирҗан Мәхмүтов, Әхмәтзариф Әхтәмов, Низаметдин Баһаветдинов, Гатаулла Халидов, Гайфулла Мәҗитов, Нургали Әминов, Закир Фәтхуллин, Мәхмүдшәриф Шәрипов, Хәлим Рәхмәтуллин, Фазылҗан Ахунов, Гыйбадулла Мангушев, Мортаза Мостафин, Мортаза Арсланов, Әхмәтсадыйк Якупов, Нәҗип Габдрәшитов, Сафиулла Еникиев, Нуриәхмәт Камалетдинов, Сәед Галиев, Миңлемулла Хәсәнов, Шәһит Калметьев, Әхмәтсафа Габидуллин, Заһидулла Зәйнуллин, Габдрахман Кирәев, Зиннәтулла Хәмитов, Гариф Сәфәров, Ахунҗанов әфәнделәргә җәмгыять идарәсе чын күңелдән рәхмәтләр укый, тәшәккер итә, моннан соң да бу мөхтәрәм затларның зур ярдәмләренә ышанып кала.
Җәмгыятьнең рәисе: Мәхмүтнәҗип Хәкимов; хәзинәдары: Сабирҗан Шәмгулов, әгъзалар: Хәсән Кәримов, Гыйбадулла Госманов, Госман Фәезханов, Касыйм Садыйков.
Тормыш. ‒ 1915. ‒ 24 июнь.
№ 3. 1917нче елда ясалган Сабан туе хисабы
Варидәт: төрле иганәләр ‒ 1 664 [сум] 90 [тиен];
Буфет өчен Аблиевтән ‒ 100 [сум];
Сәүдәгәрләрдән урын хаклары алынган ‒ 205 [сум] 50 [тиен];
4 көнгә пачутный буфеттан – 467 [сум ] 73 [тиен];
Программалар сатудан ‒ 174 [сум] 6 [тиен];
Велосипед ярышына язылудан ‒ 42 [сум];
4 көнгә билетлар сатудан ‒ 432 [сум] 73 [тиен];
Калган нәрсәләрне сатудан – 28 [сум ] 55 [тиен];
Аркадия бакчасы арендага бирелде – 200 [сум];
[Барысы] 7219 сум 47 тиен.
Мәсъраф:
Аркадия бакчасына аренда һәм нотариус хәраҗаты түләнде – 691 [сум];
Мәйдан ясату һәм коймалар төзәтүгә ‒ 408 [сум];
Воскресенье авылына йир өчен ‒ 75 [сум];
Матбага расходы: афиша, программа һәм билетлар баскан өчен ‒ 250 [сум];
Билетларга благотворительный маркалар өчен ‒ 563 [сум] 60 [тиен];
Витринага афишалар ябыштырганга ‒ 15 [сум] 55 [тиен];
4 көнгә военный музыкага ‒ 200 [ сум];
Призлар бирелде – 463 [сум] 60 [тиен];
Хезмәтчеләргә һәм ямщикларга ‒ 107 [cум] 40 [тиен];
Пароход хадимнәренә чәйлек ‒ 25 [сум];
Буфет мәсърафы ‒ 276 [ сум] 24 [тиен];
Вак мәсърафлар ‒ 34 [сум] 5 [тиен];
Барысы ‒ 3 109 [сум] 44 [тиен];
Җәмгыяте хәйрия исламия файдасына калган саф файда – 4 100 [сум] [3 тиен];
Сабан туеның комиссиясенең рәисе: Исхак Карташов.
Хәзинәдар: Габдрахман Үтәгәнов.
Сабан туеның комиссия әгъзалары мөхтәрәм иптәшләренә, үз эшләрен ташлап армый-талмый эшләп, Сабан туеның күркәм чыгуына тырышулары өчен һәм милиционер әфәнделәргә үзләренә тапшырылган тынычлык, тәртип саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен һәм, гомумән, Сабан туе ясауга матди вә мәгънәви ярдәм иткән башка мөселманнарга, һәр кайсына тәшәккер кылам.
Сабан туе комиссиясенең рәисе: Исхак Карташов.
Кояш. ‒ 1917. ‒ 22 июнь.
Сүзлек:
Варидәт ‒ керемнәр.
Борадәран ‒ бертуган.
Мәсъраф – чыгым, тотылган акча.
Муаффәкыять – уңыш.
Риҗаэ ‒ сорау, үтенү, өмет итү.
Хәраҗат ‒ чыгымнар.
Хадим ‒ хезмәтче.
Список литературы
Миннуллин З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине ХIХ ‒ начале ХХ вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. – СПб.: Лики России, 2003. – С. 215-229.
Миннуллин З. Благотворительные общества и проблема закята у татар (конец ХIХ ‒ нач. ХХ вв.) // Татарские мусульманские приходы в Российской империи. Материалы научно-практической конференции (27-28 сентября 2005 г., г. Казань). – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. ‒ С. 30-41.
Салихов Р. Р. Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины ХIХ ‒ начала ХХ века. ‒ Казань: Изд- во «Фән», 2004. ‒ 260 с.
References
Minnullin Z. S. Tatarskiye blagotvoritelnye obshchestva vo vtoroy polovine ХIХ ‒ nachale ХХ vv. [Tatar charitable associations in the late 19th - early 20th century] IN: Blagotvoritelnost v Rossii. Istoricheskiye i sotsialno-ekonomicheskiye issledovaniya [Charity in Russia. Historical and socio-economic studies]. St. Petersburg, Liki Rossii publ., 2003, рр. 215-229.
Minnullin Z. Blagotvoritelnye obshchestva i problema zakyata u tatar (konets ХIХ ‒ nach. ХХ vv.) [Charitable societies and the issue of zakat at Tatars (the late 19th ‒ early 20th century)]. IN: Tatarskiye musulmanskiye prihody v Rossiyskoy imperii. Materialy nauchno-prakticheskoy konferentsii (27-28 sentyabrya 2005 g., g. Kazan) [Tatar Muslim parishes in the Russian Empire. Materials of a scientific and practical conference (September 27-28, 2005, Kazan)]. Institute of History of the Academy of Sciences RT, 2006, р. 30-41.
Salikhov R. R. Uchastiye tatarskogo predprinimatelstva Rossii v obshchestvenno-politicheskih protsessah vtoroy poloviny ХIХ ‒ nachala ХХ veka [Participation of the Tatar entrepreneurial business of Russia in socio-political processes in the second half of 19th- early 20th century]. Kazan, “Fen” publishing house, 2004, p. 206.
Сведения об авторе
Миннуллин Завдат Салимович, кандидат исторических наук, доцент Института международных отношений, истории и востоковедения Казанского федерального университета, e-mail: zminnullin@mail.ru.
About the author
Zavdat S. Minnullin, Candidate of Historical Sciences, Associate Professor at Institute of International Relations, History and Oriental Studies of Kazan Federal University, e-mail: zminnullin@mail.ru.
В редакцию статья поступила 20.04.2018, опубликована:
Миңнуллин Җ. С. Хәйрия җәмгыятьләре тарихыннан // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 2. ‒ С. 196-207.
Submitted on 20.04.2018, published:
Minnullin Z. S. Heyriya zhemgyyatlere tarihynnan [Excerpts on the history of charitable societies]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 2, pp. 196-207.