Маликов Р. И. Буа шәһәрендә ислам дине тарихы

Буа Татарстанның көньяк-көнбатышында Карлы елгасы буенда (Зөя елгасы кисешендә) Казаннан 137 км, Ульяннан 80 км ераклыкта урнашкан зур булмаган шәһәр. Шәһәрнең исеме «Буа», плотина сүзеннән алынган. Тарихтан мәгълүм булганча Идел буе Болгар дәүләте чорында болгар авыллары Буа җирлегендә дә булган, ә соңрак Казан ханлыгы вакытында бу урында зур булмаган шәһәр барлыкка килгән.
Революциягә кадәрге чорда ислам дине
Буа шәһәре гомер-гомергә аеруча дини төбәк буларак башка төбәкләрдән аерылып торган. Бигрәк тә революциягә кадәр бу мәчетләрнең, мәктәп-мәдрәсәләрнең күплегендә, халыкның дини булуында, гыйлемле, көчле дин әһелләренең фидакарь эшчәнлегендә күренгән.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Рус дәүләтнең 250 ел барган көчләп чукындыру сәясәте туктатылгач 1788 елны Оренбург өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте төзелә һәм мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Шул вакытларда Буада да, ниhаять, агач мәчет төзелә. 1805 елны аның каршында мәдрәсә ачыла. Ул вакыттагы мәдрәсә җитәкчеләре, имамнары Фазыл бине Нигмәтулла әл-Буави, Хөсәен бин Хөснетдин әл-Буавый, 1836-1852 елларда Габделвахид бине Габдеррахман бине Колый әл-Буавый (1808-1852) була.
1852-1886 елларда Буа мәдрәсәсен Габдуннасыйр хәзрәт Мөхәммәтәминов (1806-1886) җитәкли. Бу кеше галим кешеләрдән булып күп гомерен ислам дине үсешенә, гыйлем бирүгә, күркәм шәкертләр, имамнар тәрбияләүгә сарыф итә. Аның вакытында мәдрәсәнең даны еракларга тарала. Ул мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗани белән дус булып, кызы Зөһрәне аңа кияүгә бирә. Замандашлары аның хакында ошбу сүзләрне язып калдырганнар: «Габденнасыр хәзрәт фәкыйрьлек белән Исәк, Бәрәскә, Бохара мәдрәсәләрендә укып, тырышлык сәбәпле зур гыйлемнәр алды. Һәрвакыт гади тормыш алып барды кайбер галимнәр, шәйхләр кебек байлык җыймады. Бу дөнья малына бәйле түгел иде. Күпме акча килсә, шуны куллана, булганына канәгать булып яши иде. Вафат булганда бар акчасы 100 сумнан артык булмады. Суфый һәм захид иде. Күркәм холыклы булып телен гөнаһлардан мөмкин кадәр саклый иде, теле белән, язуы белән бер кешенең хәтерен калдырмады. Бөтен вакытын шәкертләргә гыйлем бирүгә һәм күркәм әхлаклы шәхесләр тәрбияләүгә сарыф итте».