Хаҗиева Г. С. Татар ономастиконында борынгы төрки исемнәр

Татар теле үзенең үсешендә озын һәм катлаулы юл үткән. Аның үсеше төрки халыкларның үсеше белән тыгыз карала. Төркиләрнең безнең эрага кадәр III‑II меңьеллыкта яшәгәнлекләре билгеле. Аларның үзләренә генә хас теле, мәдәнияте, яшәү рәвеше булуы мәгълүм. Төркиләр күккә, кояшка, айга табынып яшәгәннәр. Аларның бердәнбер Алласы – Тәңре булган. Борынгы төркиләр тәңречелек культына буйсынганнар. Борынгы төркиләрнең тирә-юнь чынбарлыгына булган күзаллаулары, табигый ки аларның антропонимик системаларына тәэсир итми калмый. Борынгы төрки исемнәр катламы формалашканда, һәм телнең тарихи үсеш үзенчәлекләрен төрле субстрат, адстрат элементларның бәйләнешен үз эченә туплап, төрки халыкларының дәүләтчелекләрен барлыкка китергән һәм аларның үсеш этапларын да чагылдырган катлаулы бер системасын булдырган. Борынгы төрки катлам исемнәре төрле дәрәҗәләрдәге, бердәм комплекстагы төрки этник төркемнәрнең (болгар, кыпчак, угыз, карлук, уйгыр-угыз, кыргыз-кыпчак) үзара бәйләнеше белән үзенчәлекле. Татар антропонимикасының төрки катламы төрки телләр үсеше чорларында (Борынгы төрки чорда, ягъни (V‑Х гасырлар), Урта төрки чорда (X‑XV гасырлар), Яңа төрки чорда (XV‑XX гасырлар) формалашкан һәм, шул нигездә, халыкның рухи һәм матди мәдәниятен тулы итеп чагылдырган. Төрки халыкларда антропонимнарның беренче үрнәкләре орхон-енисей, уйгыр язмаларында билгеләнә. Безнең эрага кадәр VIII‑VI гасырларда Үзәк Азияне, Төньяк Кытай, Монголия, Себер, Казахстан, өлешчә Иран җирләрен үз эченә алган Төрки каганлык – төрки халыкларның дәүләте төзелә. Төрки каганлык чоры – гомумтөрки мәдәниятнең оешып бетеп, үзенә күрә бер борынгы классик үсешкә ирешкән вакыты. Шул чорда тәмам оешып җиткән тәңречелек төрки халыкларда ислам дине кабул ителгәнче гамәлдә була. Татар исемнәренең борынгы төрки катламы тәңречелек концепциясендә кеше һәм табигать стихиясе бәйләнешен характерлый. Кеше һәм табигать бәйләнеше турыдан-туры Күк-тәңре атрибутларыннан саналган кояш, ай, йолдызлар культы атамаларыннан ясалган борынгы төрки ир-ат исемнәрендә чагыла. Мәсәлән, бүгенге көндә дә татарларда, башкортларда, төрекләрдә, үзбәкләрдә, казакъларда ай, күк-гөк, офык, көн, таң кебек антропокомпонентлардан ясалган ир-ат исемнәре борынгы төрки катлам ир-ат исемнәренә карыйлар. Шулай ук космонимия, төрле табигать күренешләре атамалары нигезендә ясалган ир-ат исемнәре борынгы катлам исемнәрен тәшкил итәләр.