А. М. Гайнетдинов. Казанның ташка язу осталары (XIX-ХХ гасыр башы)

Статья посвящена искусным казанским мастерам-резчикам, оставившим заметный след в истории и культуре татар ХIХ – начала ХХ в. Их работы более изящны, красивы, богато оформлены и выполнены в каллиграфическом стиле. Процесс написания и росписи камня был чрезвычайно сложным, требовал от мастера много сил, усердия, терпения, таланта. Автор выявил имена камнерезов путем изучения и анализа эпиграфических памятников г. Казани во время научных экспедиций. В статье даются некоторые биографические сведения и интересные факты о них самих и их родословных. Автор показывает, что казанские мастера-резчики занимались не только изготовлением и оформлением надмогильных камней, но являлись также религиозными деятелями, педагогами, художниками, фотографами, поэтами. Их работы имеют большое значение для историков, филологов и искусствоведов.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
07.11.2025
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2025
Ознакомительная часть статьи

УДК 930.27:94(470.41)

EDN WOZQEW

 

Казанның ташка язу осталары
(XIX-ХХ гасыр башы)

А. М. Гайнетдинов,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The Stone Сarvers of Kazan (XIX – the beginning
of the XXth century)

A. M. Gaynutdinov,

Sh. Mardzhani Institute of History,
the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan,
the Russian Federation

 

Аннотация

Статья посвящена искусным казанским мастерам-резчикам, оставившим заметный след в истории и культуре татар ХIХ – начала ХХ в. Их работы более изящны, красивы, богато оформлены и выполнены в каллиграфическом стиле. Процесс написания и росписи камня был чрезвычайно сложным, требовал от мастера много сил, усердия, терпения, таланта. Автор выявил имена камнерезов путем изучения и анализа эпиграфических памятников г. Казани во время научных экспедиций. В статье даются некоторые биографические сведения и интересные факты о них самих и их родословных. Автор показывает, что казанские мастера-резчики занимались не только изготовлением и оформлением надмогильных камней, но являлись также религиозными деятелями, педагогами, художниками, фотографами, поэтами. Их работы имеют большое значение для историков, филологов и искусствоведов.

Abstract

This article is devoted to the most skilled Kazan master carvers who left a significant mark on the history and culture of the Tatars in the XIXth and early XXth centuries. Their works are more elegant, beautiful, richly decorated and executed in a calligraphic style. The process of writing and painting on stone was extremely difficult, requiring a lot of effort, diligence, patience and talent from the master. The author identified the names of the stone carvers by studying and analyzing epigraphic monuments of Kazan during his scientific expeditions. This article provides some biographical information and interesting facts about them and their genealogies. The author also demonstrates that Kazan master carvers were not only engaged in the production and decoration of gravestones, but were also religious figures, educators, artists, photographers, and poets. Their works are of great significance to historians, philologists, and art historians.

 

Ключевые слова

Мастера-резчики, татарская эпиграфика, надмогильные камни, эпитафии, Казань, кладбища, эпиграфические памятники, историко-культурное наследие.

Keywords

Stone Carvers, the Tatar epigraphy, gravestones, epitaphs, Kazan, cemeteries, epigraphic monuments, historical and cultural heritage.

 

Казан зиратларында бик күп гарәп язулы эпиграфик истәлекләр сакланган. Безнең исәпләвебез буенча, хәзерге көндә 1813-1929 елларга караган гарәп язулы кабер ташларының саны хәтта мең ярымнан артып китә. Аларда урын алган эпитафияләрнең бер өлеше гаять зәвыклы, матур, купшы, бай нәкышлы итеп һәм каллиграфик стиль белән эшләгән, бер өлеше исә бераз гадирәк, примитив рәвештә уеп язылган, тик шулай да һәрберсе зур игътибарга лаек.

Казан зиратларындагы XIX-ХХ гасыр башы кабер ташларын ясау өчен материал, нигездә, якын-тирәдәге (нигездә, Казан артындагы) карьерлардан алынган. Сирәк очракларда кайбер ташбилгеләрне махсус заказ белән чит төбәкләрдән алып кайтып, каберләр өстенә урнаштырганнар. Ташка язу, бизәк төшерү процессы гаять катлаулы булган, остадан күп көч, сәләт, тырышлык, сабырлык сораган. Гадәттә, материал җир астыннан чыгарылгач та, дымлы көенчә булганда җиңел эшкәртелгәнгә күрә, эш өчен яңа чыккан ташларны сайлаганнар. Аларны җир астыннан йомшак вакытта пычкы белән кисеп чыгарганнар, катып китмәс борын кирәкле өслүбкә китереп шомартканнар. Соңыннан трафарет ярдәмендә ташлар йөзлегенә буяу белән кирәкле текст һәм бизәкләр төшергәннәр, аннан соң эзләр буенча корыч өтерге ярдәмендә язуларны уеп яки калкытып чыкканнар. Әгәр дә эш барышында материал катылана, кибә башласа, аны су сибеп йомшартканнар1.

Безнең тарафтан Казанның Бишбалта бистәсендәге зиратны өйрәнгәндә, Шакир исемле ташка язу остасы исеме ачыкланды. Ул матур каллиграфик стиль белән язган һәм эше һичшиксез игътибарга лаек. Әлеге шәхеснең тулы исеме Шакирҗан Мирхәйдәр улы. Ул Бишбалта бистәсе мәчетендә 1907 елның июленнән башлап мөәзин һәм имам ярдәмчесе вазыйфаларын үтәгән2. 1873 елның 6 ноябрендә дөньяга килгән, чыгышы белән Самара губернасы Ставрополь өязе Мусеевка авылыннан; Казанның Апанай мәдрәсәсендә Галләметдин хәзрәттә гыйлем туплап, 1907 елның 10 июлендә указ алган3. Шакир мөәзиннең бер эше Яшел Үзән районы Түбән Урысбага һәм Югары Урысбага салаларының уртак зиратында табылды. 1911 елда бакыйлыкка күчкән Хəерниса Габделхаликъ кызына куелган бу ташның алгы яктагы аскы өлешендә «Кятиб Бишбалта Шакир мөəзин» (Язучы: Бишбалтадан Шакир мөәзин) дип язылган4. Әлеге факт искә алынган оста Шакирнең нәкъ менә Шакирҗан Мирхәйдәр улы икәнлеген дәлилли, чөнки ХХ гасыр башында Бишбалтада бүтән Шакир исемле мөәзиннәр булмаган.

Казанның Дары бистәсе зиратын тикшергәндә, атаклы ташка язу остасы һәм дин эшлеклесе Габделбари Габделгани улы Мөэминовның (1860-1920) эшләре ачыкланды. Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Габделбари бине Габделгани бине Габдерәкыйб бине Габделмөэмин бине Габдерәхим бине Габдрахман5 бине Мөхәммәд6. Г. Мөэминов 1860 елның 22 декабрендә Дары бистәсендә дөньяга килгән, Казанда дамелла Сәлахетдин хәзрәттә һәм дамелла Таҗетдин хәзрәттә укып, дини белем алган7. Габделбариның атасы Дары бистәсе мәчетендә мөәзин, бабасы Габдерәкыйб (чыгышы белән хәзерге Әлмәт районы Габдрахман авылыннан) имам-хатыйб вазыйфаларын башкарганнар. Ул үзе дә 1882 елның 18 октябрендә (указ номеры: № 7523) шул бистә мәчетенә мөәзин һәм имам ярдәмчесе8, 1912 елның 16 июлендә (указ номеры: № 3360) имам-хатыйб итеп билгеләнгән9.

Г. Мөэминов ташка язу эшен атасыннан өйрәнгән булса кирәк, чөнки Габделгани хәзрәт бу эш белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән, калкытып һәм уеп язу техникаларын бик яхшы белгән. Аның имзасы торган затлы бер эпиграфик истәлек Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган, шулай ук Дары бистәсендә газиз атасы мулла Габдеррәкыйб хәзрәткә куелган ташбилгенең дә, эшләнеше һәм язу үзенчәлекләре буенча, улы Габделгани оста тарафыннан ясалганлыгы аңлашыла. Кызганычка каршы, үзенә куелган эпиграфик ядкәр табылмады, аның каравы, хатыны Миһревафа мулла Габдессаттар кызы кабере өстендә көрән гранит таш сакланган. Палеографик билгеләренә караганда, язуларын Габделбари оста төшергән, дип әйтә алабыз.

Яңа Татар бистәсе зиратында Г. Мөэминов тарафыннан эшләнгән 9 ташъязма истәлек табылды. Аларны ул «Би-каләми Габделбари әл-Баруди Мөэминеф» (Габделбари Баруди Мөэминов каләме белән (язылды. – А. Г.), «Бил-каләми Габделбари әл-Баруди» (Габделбари Баруди каләме белән), «Би-каләми Габделбари» (Габделбари каләме белән), «Би-каләмил-хәкыыйри Габделбари әл-Баруди» (Фәкыйрь Габделбари Баруди каләме белән), «Вә кәәтибүһү Габделбари» (Моны язучы: Габделбари), («Би-каләмир-рааҗии гафвә Раббиһил-Бәәрии Габделбари» (Бар итүче Аллаһ Раббысыннан гафу сораучы Габделбари каләме белән) дигән имзалар белән билгеләгән. Ташка язу остасы Дары, ягъни Барудия («баруд» сүзе гарəп телендə – «дары», ə «барудия» – «дарылы» дигәнне аңлата) бистәсендә яшәгәнлектән, үзен Баруди дип тә күрсәткән. Әйткәнебезчә, атаклы дин галиме, педагог, дин һəм җəмəгать эшлеклесе, нəшир, журналист Галимҗан Галиев (1857-1921) та үзенə Баруди псевдонимын алган, чөнки əлеге бистəдə үскəн, шəхес буларак формалашкан. Сүз уңаеннан, Г. Мөэминов Г. Барудиның ата-анасына уртак бер мәһабәт кабер ташы эшләп биргән.

Габделбари хәзрәт заказга төрле типтагы ташбилгеләр ясаган, бу турыда вакытлы матбугатта игъланнар да биргән. Мәсәлән, 1913 елда «Кояш» газетасында аның мондый бер игъланы басылып чыккан: «Кабер ташларына язабыз. Мәрмәр, гранит һәм простой кабер ташларына хуш хат (матур язу. – А. Г.) белән язамын һәм хаты тәгъликъ (тәгъликъ почеркы. – А. Г.) һәм хаты сөлес (сөлес почеркы. – А. Г.) белән һәртөрле язулар язамын. Читтән заказ сораучыларга ташларны үзебез хәзерләп бирәбез. Мәчет гөмбәзләрен алтынлау һәм җиз, бакыр нәрсәләргә электр куәте белән никель ягу кебек хезмәтләрне эшлибез. Казанның Пороховой слобода мәхәлләсендә имам: Габделбари Мөэминов. Хат кагыйдәләрен белми алдап йөрүчеләргә заказ бирмәвегезне үтенәбез. Хат белән белешер өчен адресыбыз: Казань, Порховая слобода. Абдулбари Мукминову»10. Әлеге белдерүдән аңлашылганча, Г. Мөэминов ике төрле язу рәвешен кулланган: тәгъликъ һәм сөлес. Соңгысы исә – гаять катлаулы почерк һәм бик маһир ташка язу осталары гына мондый төр язу осталыгына ия булганнар. Шулай ук Г. Мөэминов мәчет гөмбәзләрен алтынлау һәм җиз, бакыр нәрсәләргә никель ягу кебек катлаулы эшләрне дә башкарган. Димәк, ул, чыннан да, алтын куллы кеше булган. Өстәвенә, бу останың төпле дини гыйлеме булган һәм ул гарәп телен дә яхшы белгән.

Г. Мөэминовның эшләре Казанда гына түгел, Татарстанның Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән районнарында да сакланган. Мәсәлән, без аларны Акъегет, Кышкар, Казаклар, Олы Әтнә салалары зиратларында очраткан идек. Галим М. И. Әхмәтҗанов Габделбари останың бер имзалы эшен хәтта Пенза өлкәсе Кузнецк районы Пәндәлгә авылы зиратында да ачыклаган11. Димәк, аның эшләре шундый ерак җирләргә хәтле таралган. Шунысы кызык, югарыда телгә алынган саладагы эпиграфик ядкәрне Г. Мөэминов «Кятиб Габделбари әл-Баруди әл-Газани» дип имзалаган12. Борынгы эпитафияләрдә Казан атамасы кайвакыт Газан дип тә бирелгән, шуңа күрә Казани сүзе дә Газани рәвешендә язылган. Мәсәлән, Арча районы Түбән Оры авылы зиратында җирләнгән мирза Сөләйман бине Мөхәммәднәзир исеменә әл-Газани әш-Шәрифи дигән нисби исемнәр өстәлгән13, шулай ук Иске Ашыттагы бер кабер ташындагы язуларны хаҗи Фәтхулла Газани башкарган14.

Г. Мөэминов 1920 елда Казан шәһәрендә вафат булган. Дары бистәсе зиратында аның үзенә һәм газиз улына куелган уртак ташбилге сакланган һәм анда гарәп һәм кирилл графикалары катыш түбәндәге сүзләр уелган (кем тарафыннан язылганлыгы билгесез):

Алгы ягы:

1) «Мулла Габделбари

2) Габделгани углы

3) 1860-1920

4) Абдулбари

5) Ганиевич

6) Мукминов».

Арткы ягы:

1) «Солтан-

2) -мөхəммəд

3) Габделбари

4) углы

5) 1909-1921

6) Султан-

7) -мухамет

8) Абдулбариевич».

Ташның үлчәмнәре: 118×44х31.

Кызганычка каршы, газиз улы Солтанмөхәммәд буыннан буынга күчеп килә торган бу үзенчәлекле һөнәрне яки кәсепне дәвам итә алмаган – яшьли вафат булган.

Яңа Татар бистәсе зиратында безнең тарафтан 14 ташка язу остасының имзалы эшләре ачыкланды: Габделбари Мөэмин улы Баруди, Габделгани мулла Габдерәкыйб улы, Кыйваметдин Зөлфәкаров, Мостафа Чутаи, Фәтхелкадыйр Кәлмитов, Нурулла (Нури) Бортаси, хәзерге Кукмара районы Кенәбаш саласыннан Фәләхеддин Кенәбаши, хәзерге Биектау районы Олы Кавал авылыннан Гыйнәятулла Кавали, Чистай шәһәреннән Гайсә Ганиев, хәзерге Биектау районы Олы Көек саласыннан Гаязеддин Әхмәдҗан улы Нураев һәм Газизә Насыйбулла кызы, хәзерге Пенза өлкәсе Колчура авылыннан Мостафа Коләхмәдов, Фәтхулла Галиәкбәр улы, Шәрифҗан мөәзин, Рәхимов, Әбелкасыйм, Габдрахман (соңгы биш останың кайдан икәнлеге билгесез). Шулай ук тышкы сыйфатлары һәм текстлары белән кайсыдыр ташка язу остасы эшләре икәненә ишарә итеп торучы эпиграфик истәлекләр дә бар, тик, аларда язучы-оста үзенең исемен теркәп калдырмаганга, текстын нәкъ менә шул кеше язган, дип төгәл әйтеп булмый. Бер үк калып һәм стиль белән эшләүче һәм бер дәвердә яшәүче каллиграфлар да байтак булган. Кызганычка каршы, күбесе үзләренең эшләрендә исемнәрен теркәп куюны кирәк дип санамаган. Беренчедән, татар халкы электән үк тыйнак булган һәм эшләре белән мактануны сөймәгән, икенчедән, кабер ташына вафат булучы исеме белән беррәттән үз исемен язуны һәр оста өнәмәгәндер, мөгаен.

Иң маһир Казан осталарының берсе Кыйваметдин Зөлфәкаров 1870 елның 30 гыйнварында хәзерге Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында крестьян гаиләсендә туган (атасы Фәтхетдин Фәйзетдин улы, анасы Мәрфуга)15. Аның безгә билгеле булган шәҗәрәсе түбәндәгечә: Кыйваметдин бине Фәтхетдин бине Фәйзетдин бине Зөлфәкар. К. Зөлфәкаров күптөрле гарәп язу почеркларын үзләштергән таш уючы гына түгел, әле профессиональ каллиграф, рәссам, педагог, дин эшлеклесе, дәреслекләр авторы, беренче татар фотографы буларак та билгеле. Мәшһүр «Мөхәммәдиядә» укуын тәмамлаганнан соң, ул Казанның «Мәрҗани» һәм «Касыймия» мәдрәсәләрендә хезмәт куйган, 1913-1917 елларда Иске һәм Яңа Татар бистәләре арасында урнашкан зират янындагы 17нче мәчеттә мөәзин булып торган, Коръәнне яттан белгән, аны төрле мәкамнәр белән матур итеп укыган, шуңа күрә халык аны Кыйвам (Кыям) кари дип йөрткән.

Ни сәбәпледер бөек татар әдибе Г. Тукай әлеге шәхескә карата тискәре мөнәсәбәттә торган. Үзенең бер фельетонында ул К. Зөлфәкаровны Золмәтетдин ән-Ноксани дип атаган16. Гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, Золмәтетдин «диннең явызлыгы», ән-Ноксани «кимчелекле» дигәнне аңлата. Бәлки, шагыйрь аның «Бәянел-хак» газетасында чыккан мәкаләләрендәге кайбер фикерләрен ошатмагандыр, шуңа күрә Кыйвам карины шул рәвешле тасвирлаган, күрәсең. Өстәвенә, Г. Тукай бер памфлетында аны хәтта «мәймүнел-гавамиз-Зөт-Татария» («Гавам Зөттатари маймылы») дип үртәгән17. Шулай булса да, К. Зөлфәкаров әдипкә үпкәләмәгән һәм ачу тотмаган, чөнки, Тукайның үлеменнән соң, ул, Кушлавыч, Кырлай һәм Өчилегә барып, Тукайның балачагы белән бәйле урыннарны фотога төшереп йөргән18. Соңра ул фотосурәтләр төрле басмаларда дөнья күргән.

К. Зөлфәкаров 1917 елда вакытлы татар матбугатында реклама формасындагы түбәндәге белдерүләр биргән: «Казанда 17нче мәхәлләдә мөәзин Кыйвам кари Зөлфәкаров һәртөрле язуларны беренче дәрәҗәдә яздыгым кеби (язган кебек. – А. Г.) каберстан ташларын да иң әгъла (югары. – А. Г.) (сөлес, нәсех, тәгъликъ) язулары белән гранит, мәрмәр ташларын алтынлап язабыз. Мозаечный һәм цементтан һәртөрле фасонда үзем коеп эшлимен. Бәһа кыйммәт түгел. Яхшылык һәм тазалык мәсьүлиятен (җаваплылыгын. – А. Г.) өстемә аламын. Читтән җибәргән заказларны срогында өлгертәмен»19, «Һәртөрле кабер ташларын бик әгъла дәрәҗәдә язабыз. Гранит, мәрмәр ташларын заказ бирүчегә табабыз. Русча, мөселманча вывескаларны да язабыз. 15 сумнан 50 сумга кадәр цементтан, 50 сумнан 150 сумга кадәр мозаечныйдан коелган ташларны тәмам язып срогында өлгертәбез. Мастерскоебыз Печән базарында Шәриф Мусин йортына каршы Закир Апанаев йортында»20. Күргәнебезчә, ул ташбилгеләрне төрле материалдан ясаган, хәтта, кирәк булса, язуларын русча да, алтын йөгертеп тә язган. Остаханәсе башта Печән базары янындагы Закир Апанаев йортында булган, әмма 1917 елның июнь башында К. Зөлфәкаров остаханәсен үз йортына күчергән21. Әлеге ташка уючы каллиграф 1921 елда тиф авыруыннан Казанда вафат булган, тик, кызганычка каршы, үзенең иске кабер ташы сакланмаган. Кайвакыт Кыйвам хәзрәт икенче бер хәттат Фәтхелкадыйр Кәлмитов белән берлектә дә ташларга язу төшергән. Мәсәлән, Яңа Татар бистәсе зиратында төгәл ике эпиграфик ядкәрне ул берүзе ясаган булса, өченчесен Фәтхелкадыйр Кәлмитов белән бергә эшләгән, чөнки ташбилгедә икесенең дә имзасы тора.

Шунысын әйтергә кирәк, Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган иң күп эпиграфик истәлек телгә алынган Ф. Кәлмитов тарафыннан эшләнгән: 23 кабер ташында аның имзасы тора. Ф. Кәлмитов 1883 елның 3 мартында хәзерге Биектау районы Мүлмә авылында дөньяга килгән (атасы имам Әхмәд мулла Сираҗетдин улы, анасы Мәликә мулла Һибәтулла кызы)22. Аның атасы башта Түбән Сәрдә саласында23, аннан соң Мүлмәдә24 имам-хатыйб вазыйфаларын үтәгән, шулай ук Ф. Кәлмитовның бертуган абыйсы Фәйзрахман да Мүлмәнең икенче мәчетендә мулла булган25, ә үзе исә шул ук мәчеттә мөәзин вазыйфаларын башкарган һәм тирә-якка аеруча профессиональ ташка язу остасы буларак танылган. Якынча 1911 елда ул Казанга күченеп килгән булса кирәк, чөнки 1910 елга кадәр үз ташларына «Кятиб Мулла илендә (Мүлмәдә. – А. Г.) мөәзин Фәтхелкадыйр», «Мулла илендә Фәтхелкадыйр», «Кәтәбәһү (моны язды. – А. Г.) Мулла иленнән мөәзин Фәтхелкадыйр», «Кәтәбә (язды. – А. Г.) Мулла илендә Фәтхелкадыйр», «Мулла илендә мөәзин Фәтхелкадыйр», «Мулла илендә Фәтхелкадыйр», «Ташлар язгучы: Мүлмәдә мөәзин Фәтхелкадыйр» дип язса, 1912 ел башыннан «Фәтхелкадыйр Кәлмитов, Казанда», «Кятиб Кәлмитов, Казанда», «Кятиб Фәтхелкадыйр әл-Казани», «Кятиб Кәлмитов, Казан», «Кятиб Фәтхелкадыйр Кәлмитов», «Кятиб Кәлмитов», «Кятиб Фәтхелкадыйр», «Кәтәбәһү Фәтхелкадыйр», «Ракмүл-каләми (каләм белән язучы. – А. Г.) Фәтхелкадыйр», «Әл-каләмү Фәтхелкадыйр», «Ташка язучы: Кәлмити», «Фәтхелкадыйр», «Кәлмитов» дип яза башлаган. Ф. Кәлмитов эпиграфик ядкәрләрнең өске өлешләрен ярымтүгәрәк итеп эшләгән, текстларын нәсех, тәгъликъ, сөлес почерклары белән уеп башкарган һәм һәрвакыт диярлек үзенең исемен язып калдырган. Ул уйган кабер ташлары күпләп Казан шәһәрендә һәм Арча, Әтнә, Биектау районнарында сакланган.

Казанның тагын бер профессиональ ташка язу остасы – Мостафа Дауд улы Чутаи (1847-1910). Аның атасы (бәлки, үзе дә) чыгышы белән хәзерге Балтач районы Чутай авылыннан булгандыр, дип фаразлыйбыз, чөнки аны Чутай Дауд дип йөрткәннәр. Шул сала исеменнән Чутаев фамилиясе ясалгандыр, чөнки әлеге ташка язу остасының шәҗәрәсендә Чутай исемле кеше очрамый: Мостафа (икенче исеме Габдрахман) бине Дауд бине Җәгъфәр бине Биккенә бине Собхан26. М. Чутаи яки М. Чутаев бик укымышлы, тирән белемле булган, гарәп һәм фарсы телләрен белгән, нәфис итеп язган, хәтта шигырьләр иҗат иткән. Бәлки, шуңа күрәдер ул үзенең ташларына тирән эчтәлекле гарәпчә шигырьләр язарга яраткан. М. Чутаиның кайбер шигырьләре Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар» китабының ахырында китерелгән27. Сүз уңаеннан шуны искәртеп үтик, ул әлеге бөек татар галименең шәкерте булган, хәтта остазы М. Чутаиның хөрмәтле, акыллы кеше булуын һәм аның матур итеп язуын ассызыклап калдырган28. Башта М. Чутаи берара психик авыру белән чирләп, юләрләр йортында дәваланса да, соңыннан тулысынча сәламәтләнгән һәм үз кәсебе аша мәгърифәт белән шөгыльләнгән29. Казанның иң мәшһүр хәттатларыннан булып, ул хосусый сурәттә байтак кешеләрне каллиграфия сәнгатенә өйрәткән, хәтта 2-3 ел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә хөсне хат буенча дәресләр биргән30. М. Чутаи үз эшләренә «Мостафа Чутаи» яки «Ракыймүһү [язучысы] Мостафа Чутаи» дип язып куя торган булган. Яңа Татар бистәсе зиратындагы ике ташбилгедә аның шул рәвешле имзасы куелган. М. Чутаи бераз гади итеп ясалган ярымтүгәрәк башлы ташларга да, катлаулы архитектур формалы ташбилгеләргә дә нәфис итеп язган. Аның үз каберенә куелган эпиграфик истәлектә гарәп графикасында мондый сүзләр уелган:

Алгы ягы:

1) «Мулла Мостафа Дауд

2) углы Чутайыф

3) 63 йәшендә 17 нче

4) рамазан 1328 сәнә

5) 8 нче синтәбр 1910 сәнә».

Уң ягы: «Мостафа Чутайи».

Сул ягы: «Мостафа Чутайи».

Хәзерге телгә күчермәсе:

Алгы ягы:

1) «Мулла Мостафа Дауд

2) улы Чутаев

3) 63 яшендә [һиҗри] 1328

4) елның 17 рамазанында,

5) 1910 елның 8 сентябрендә [вафат]».

Уң ягы: «Мостафа Чутаи».

Сул ягы: «Мостафа Чутаи».

Таш үлчәмнәре: 64х29/34х19/24.

Метрика дәфтәрендә, Казан мещаны М. Чутаи 1910 елның 8 сентябрендә үпкә авыруы белән 60 яшендә вафат, дип күрсәтелгән31.

ХХ йөз башында Казан шәһәрендә иҗат иткән Нурулла Бортаси да бик сәләтле таш уючы буларак билгеле. Ул үзе 1881 елның 14 сентябрендә хәзерге Кама Тамагы районы Кече Бортас авылында туган (атасы мулла Кәримулла мулла Хәбибулла улы, анасы Газизә Хәбибулла кызы)32. Н. Бортаси һәрвакыт уеп язу ысулын кулланган һәм «Кятиб Нурулла Бортаси», «Нури Бортаси», «Би-каләми Нурулла», «Би-каләми Нури Бортаси» дип имза куйган, кайвакыт текстны бизәкле кысалар эченә алган. Ул уйган ядкәрләр Казанда гына түгел, Казан арты территориясендә дә сакланган. Н. Бортаси язу сәнгатен шулкадәр үстерергә теләгән, оста һәм актив булган, хәтта каллиграфия буенча дәреслек-кулланмалар язган. Шулай ук ул русча китапларны татарчага тәрҗемә итеп тә бастырган, кайчак хезмәтләрендә үз исем-шәрифләрен Нури Хәбиби дип куйган.

Шулай итеп, Казанның ташка язу осталары хакында сүз алып барганда, иң беренче чиратта, Бишбалта бистәсеннән Шакир мөәзинне, Дары бистәсеннән аталы-уллы Габделгани һәм Габделбари Мөэминовларны, Яңа Татар бистәсеннән Кыйваметдин Зөлфәкаров, Фәтхелкадыйр Кәлмитов, Мостафа Чутаи, Нурулла Бортасиларны күз алдында тотарга кирәк, чөнки алар башкалабызда бик актив рәвештә ташка язу сәнгате белән шөгыльләнгәннәр һәм аны үстергәннәр. Без аларның исемнәрен күпсандагы эпиграфик ядкәрләрне өйрәнү аша ачыкладык. Әлбәттә, XIX-ХХ гасыр башында мәркәзебездә башка осталар да яшәп иҗат иткәннәрдер, тик алар турында җитәрлек мәгълүмат юк. Күргәнебезчә, Казан таш уючылары үз остаханәләрендә генә бикләнеп ятмыйча, әле параллель рәвештә мулла, мөәзин, педагог, рәссам, фотограф, шагыйрь, тәрҗемәче буларак та халыкка хезмәт иткәннәр.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Әхмәтҗанов М. И. Татар археографиясенә сәхифәләр. Тарих пәрдәләре күтәрелгәндә: Фәнни-популяр хезмәт. – Казан, 2012. – Б. 52.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 16 эш, 333 кгз. арты.

3. Салихов Р. Р., Измайлов Б. И. Адмиралтейская слобода. – Пенза: ИП Рогожин И.В., 2013. – С. 88.

4. Гайнетдинов А. М. Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – Б. 182.

5. Фәхреддин Р. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – Б. 240.

6. Мәрҗани Ш. Әл-кыйсмес-сани мин китаби мөстәфадел-әхбари фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Казан университеты тәбгыханәсе, 1900. – Б. 298.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 11 эш, 9 кгз. арты.

8. Шунда ук, 9 кгз. арты.

9. Шунда ук, 23 эш, 99 кгз. арты.

10. Кояш. – 1913. – 19 апрель. – Б. 4.

11. Әхмәтҗанов М. И. Сайланма хезмәтләр. – Казан: ТӘҺСИ, 2019. – Б. 169.

12. Шунда ук.

13. Гайнетдинов А. М. Арча районы эпиграфик истəлеклəре. – Казан: ТР ФА Ш. Мəрҗани исемендəге Тарих институты, 2016. – Б. 247.

14. Шунда ук. – Б. 59.

15. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 177 тасв., 23 эш, 381 кгз.

16. Бик усал. Алай-болай // Фикер. – 1906. – 3 июль. – Б. 3.

17. Шүрәле [Тукай Г.]. Яшен ташлары. Беренче җөз. – Казан: «Өмид» матбагасы, 1911. – Б. 4.

18. Әхмәтҗанов М. Археографик экспедицияләр һәм Габдулла Тукай хатирәләрдә. – Казан, 2015. – Б. 115.

19. Йолдыз. – 1917. – 10 февраль. – № 1753. – Б. 4.

20. Шунда ук. – 31 май. –  № 1799. – Б. 4.

21. Шунда ук. – 5 июнь. – № 1801. – Б. 4.

22. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 177 тасв., 178 эш, 189 кгз.

23. Шунда ук, 136 эш, 157 кгз.

24. Шунда ук, 146 эш, 55 кгз.

25. Шунда ук, 1110 эш, 51 кгз. арты.

26. Мәрҗани Ш. Әл-кыйсмес-сани мин китаби мөстәфадел-әхбари фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Казан университеты тәбгыханәсе, 1900. – Б. 351.

27. Мəрҗани Ш. Əл-кыйсмел-əүвəл мин китаби мөстəфадел-əхбари фи əхвали Казан вə Болгар. – Казан: Б.Л. Домбровский типографиясе, 1897. – Б. 232-237.

28. Мәрҗани Ш. Әл-кыйсмес-сани мин китаби мөстәфадел-әхбари фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Казан университеты тәбгыханәсе, 1900. – Б. 351.

29. Шунда ук. – Б. 351.

30. Шəрəф Ш. Мəрҗанинең тəрҗемəи хəле // Мəрҗани: фəнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 125.

31. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 51 эш, 356 кгз.

32. Шунда ук, 177 тасв., 183 эш, 315 кгз.

 

Әдәбият исемлеге

Әхмәтҗанов М. Археографик экспедицияләр һәм Габдулла Тукай хатирәләрдә. – Казан, 2015. – 132 б.

Әхмәтҗанов М. И. Сайланма хезмәтләр. – Казан: ТӘҺСИ, 2019. – 336 б.

Әхмәтҗанов М. И. Татар археографиясенә сәхифәләр. Тарих пәрдәләре күтәрелгәндә: Фәнни-популяр хезмәт. – Казан, 2012. – 132 б.

Гайнетдинов А.М. Арча районы эпиграфик истəлеклəре. – Казан: ТР ФА  Ш. Мəрҗани исемендəге Тарих институты, 2016. – 456 б.

Гайнетдинов А.М. Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 226 б.

Салихов Р. Р., Измайлов Б. И. Адмиралтейская слобода. – Пенза: ИП Рогожин И. В., 2013. – 100 с.

Фәхреддин Р. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – 648 б.

Шəрəф Ш. Мəрҗанинең тəрҗемəи хəле // Мəрҗани: фəнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 16-194.

 

Referenses

Ahmatjanov M. Arheografik ekspeditciyalar һam Gabdulla Tukay hatiralarda [The Archaeological expeditions and Gabdulla Tukay in the memories]. Kazan, 2015, 132 p.

Ahmatjanov M. I. Saylanma hezmatlar [The Selected works]. Kazan: Institute of Language, Literature and Art named after G. Ibragimov of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, 2019, 336 p.

Ahmatjanov M. I. Tatar arheografiyasena sahifalar. Tarih pardalare kutarelganda: Fanni-populyar hezmat [The Pages of the Tatar archeography. When the curtains of history are lifted: the Popular scientific work]. Kazan, 2012, 132 p.

Gaynetdinov A. M. Archa rayony epigrafik istaleklare [The Epigraphic monuments of the Arsk district]. Kazan: Institute of History named after Sh. Majani of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, 2016, 456 p.

Gaynetdinov A. M. Yashel Uzan rayony epigrafik isaleklare [The Epigraphic monuments of the Zelenodolsk district]. Kazan: Institute of History named after Sh. Majani of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, 2019, 226 p.

Salihov R. R., Izmajlov B. I. Admiralteyskaya sloboda [The Admiralty settlement]. Penza: IP Rogozhin I. V. publ., 2013, 100 p.

Fahreddin R. Asar. 3 һәm 4 tomnar [The Works. Volumes 3 and 4]. Kazan: Ruhiyat, 2010, 648 p.

Sharaf Sh. Marjaninen tarjemai hale [The Biography of Marjani]. IN: Marjani: fanni-populyar jyentyk [Marjani: popular science collection]. Kazan: Jyen publ. 2010, pp. 16-194.

 

Фотолар авторның шәхси архивыннан.

The Photos from the author’s personal archive.

 

Сведения об авторе

Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, е-mail: aydargm@yandex.ru

 

About the author

Aydar M. Gaynutdinov, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 12.03.2025, опубликована:

Гайнетдинов А. М. Казанның ташка язу осталары (XIX-ХХ гасыр башы) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 2. – C. 160-169.

 

Submitted on 12.03.2025, published:

Gaynutdinov A. M. Kazannyn tashka jazu ostalary (XIX-ХХ gasyr bashy) [The Stone Сarvers of Kazan (XIX – the beginning of the XXth century)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 2, pp. 160-169.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Публикация основана на дневниковых записях, которые вел студент пятого курса исторического отделения историко-филологического факультета Казанского университета Николай Муньков в я
Данная статья призвана осветить массовый трудовой героизм и самоотверженность жителей небольшого поселка на берегу бухты Находка Приморского края в годы Великой Отечественной войны
Данное исследование ставит своей целью дополнить уже имеющиеся обобщенные данные сведениями о методах, этапах и эффективности работ по профилактике холеры в Сталинградской области
В статье рассматривается проблема сохранения полигамии в семейной практике татарского сельского населения в период 1920-х гг. по материалам Татарской АССР. Рассмотрены некоторые фа
Статья посвящена анализу текста и правоприменения Указа «Об укреплении начал веротерпимости»
В статье вводится в научный оборот неизвестная ранее фотография бывшего профессора статистики и ректора Казанского университета в 1921-1922 гг. Александра Александровича Овчинников