Л. Ш. Гарипова, Л. Р. Надыршина. Каюм Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәте хакында Г. Гобәйдуллин (К. Насыйриның тууына 200

УДК 94 (470,41)
EDN XPMSPN
Каюм Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәте хакында Г. Гобәйдуллин
(К. Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан)
Л. Ш. Гарипова, Л. Р. Надыршина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
- G. Gubaidullin on the scientific value of Kayum Nasyiri’s manuscripts
(on the 200th anniversary of K. Nasyiri's birth)
L. Sh. Garipova, L. R. Nadyrshina,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art,
the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan,
the Russian Federation
Аннотация
В нынешнем году отмечается 200-летие со дня рождения известного татарского просветителя Каюма Насыри, оставившего после себя огромное научное наследие. Труды Каюма Насыри охватывают многие сферы татарской гуманитарной науки – языкознание, историю, этнографию, а самого мыслителя справедливо называют основоположником современного литературного языка. Значительную часть его научных изысканий составляют и книги по естествознанию, также под руководством К. Насыри издавался ежегодный календарь («Казан календаре»), содержащий научно-популярный и литературный материал. Вниманию читателей предлагается статья Газиза Губайдуллина «О научной ценности рукописей Каюма Насыри», где дается аналитический обзор рукописных трудов татарского просветителя по истории татарского народа, сохранившихся в фондах Казанского университета. В частности, высокой оценки удостаивается исследование К. Насыри по археологии, которое, по мнению Г. Губайдуллина, является первым научным трудом по изучению истории региона. Особо выделяется вклад К. Насыри в исследование татарских эпиграфических памятников и истории древнего Булгара, отмечается значимость его трудов в создании социального портрета татарского духовенства XVI-XVII вв. и др.
Abstract
This year marks the 200th anniversary of the birth of the famous Tatar educator Kayum Nasyiri, who left behind a huge scientific legacy. Kayum Nasyiri’s works cover many areas of Tatar humanities – linguistics, history, ethnography – and the thinker himself is rightly called the founder of the modern literary language. A significant part of his scientific research includes the books on natural science. Under the guidance of K. Nasyiri, an annual calendar (“Kazan Calendar”) was also published, containing popular science and literary material. Readers are invited to read Gaziz Gubaidullin’s article “On the Scientific Value of Kayum Nasyri’s Manuscripts”, which provides an analytical overview of the Tatar educator’s manuscripts on the history of the Tatar people, preserved in the archives of Kazan University. In particular, K. Nasyiri’s research on archaeology is highly regarded, which, according to G. Gubaidullin, is the first scientific work on the study of the region’s history. K. Nasyiri’s contribution to the study of the Tatar epigraphic monuments and the history of ancient Bulgar stands out in particular, and the significance of his works in creating a social portrait of the Tatar clergy of the XVIth-XVIIth centuries, among other things, is noted.
Ключевые слова
Каюм Насыри, Газиз Губайдуллин, биография, научное наследие, история татар, Лука Канашевич, Пугачев, татарская эпиграфика.
Keywords
Kayum Nasyiri, Gaziz Gubaidullin, biography, scientific heritage, history of the Tatars, Luka Kanashevich, Pugachev, the Tatar epigraphy.
Быел татар җәмәгатьчелеге күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны билгеләп үтә. Чын мәгънәсендә энциклопедик гыйлемгә ия булган бу шәхеснең тел һәм әдәбият, археология һәм тарих, фольклор һәм этнография, гомумән, фәннең төрле тармакларына караган хезмәтләре татар фәне тарихында тирән эз калдырган. Ул татар балаларына рус теле укыткан мөгаллим, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хокукый әгъзасы, күпсанлы дәреслекләр һәм фәнни-популяр басмалар, татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге (ике томлык «Ләһҗәи татар», 1895-1896), энциклопедик характердагы «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» (1884) хезмәте авторы, беренче татар календарьларын чыгаручы буларак әдәбият һәм фәнне популярлаштыру юнәлешендә зур хезмәт куя; беренчеләрдән булып татар әдәби телен нигезләү мәсьәләсен күтәреп чыга, «әдәби телнең халыкчан нигездә булырга тиешлеген, башка телләр кебек үк, татар теленең дә фән теле буларак яшәргә тиеш икәнлеген раслый, саф татар телендә язылган хезмәтләре аша аның аны гамәли яктан куллану чикләрен киңәйтә»1, гомумән, «татарлардан беренче буларак бердәм татар этносы турындагы идеяне нигезли»2.
Каюм Насыйри хезмәтләре һәрвакыт ныклы фәнни нигезгә утыртылган булуы, яңа мәгълүматларга байлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Газиз Гобәйдуллинның укучы хөкеменә тәкъдим ителгән бу мәкаләсендә дә сүз шул хакта бара3. Мәкаләдә күзәтү-анализ объекты буларак, күренекле мәгърифәтченең Казан университеты китапханәсендә сакланган дүрт кулъязма җыентыгы4 –
татар тарихының төрле сәхифләрен ачкан ядкәрләре алынган һәм аларның
фәнни кыйммәте күрсәтелгән.
Язмада билгеләнеп үтелгәнчә, археология материаллары тупланган кулъязма – арада иң мөһиме, фәнни яктан иң кыйммәтлесе. Аерым алганда, мәкалә авторы бу хезмәттә татар каберташларын өйрәнү өчен әһәмиятле мәгълүматлар урын алуын күрсәтә. Болгар чоры эпиграфик истәлекләре фәндә шактый яктыртылса да, Казан ханлыгы чорына кагылышлы ядкәрләр К. Насыйрига кадәр тикшерүчеләр игътибарыннан читтә калган була. Татарның XVI-XVII гасырга кагылышлы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тарихын саклаган шушы каберташлар энциклопедист мәгърифәтче тарафыннан беренче кат укыла, аерым берләренең, схематик булса да, рәсеме алына. Г. Гобәйдуллин тарафыннан китапның Болгар тарихы һәм XVII-XVIII йөз татар руханилар катлавына караган, шулай ук татар теленә госманлы теле тәэсиренең алшартларын ачыклау буенча кыйммәтле мәгълүматлар чыганагы булуы да ассызыклана, К. Насыйри язып алганнарның моңа кадәр фәнни әйләнешкә кертелмәгән өр-яңа материал булуы раслана. Гомумән, калган өч кулъязма да – Аксак Каратун һәм Пугачев хакындагы хезмәт, Казан тарихы буенча халык арасында йөргән риваятьләргә таянып язылган материаллар, имамнар турындагы язма – болар барысы да Г. Гобәйдуллин тарафыннан югары бәяләнә, аерым бер очракларда төгәлләштерү соралса да, тулаем алганда моңарчы тикшерүчеләр тарафыннан читтә калган фактларны туплаган мәнбәгъ-чыганак буларак тәкъдим ителә.
Мәкалә авторы мәгърифәтче галимнең татар тарихы буенча материаллар җыюда төгәллеген, эзләнүчәнлеген билгели. Чыганакларга тәнкыйди күзлектән карап, халыктан җыйган һәм башка тарихчылардан алган мәгълүматларны җентекләп тикшергәч һәм әдәби эшкәрткәч кенә үзенең хезмәтләренә урнаштыруын ассызыклый. К. Насыри, язмада билгеләп үтелгәнчә, һәрвакыт чыганакны күрсәтеп бара, миф белән тарихи фактны төгәл аерып, беренчеләрен үз хезмәтләренә фәкать этнографик материал буларак кына кертә.
Рәсми галимнәрдән аермалы буларак, К. Насыйри бу эшне бары тик шәхси фидакарьлеге хисабына гына башкара, мәгълүматны «бер җәмгыятьнең субсидиесе, командировкасы, мандаты белән җыймый»5, җәй көннәрендә үзенең дусты Габделкави мулла белән авылдан-авылга йөреп, халыктан сорашып туплый. Г. Гобәйдуллин югары бәя биргән дүрт кулъязма – зур тырышлык белән бөртекләп җыелган кыйммәтле тарихи ядкәрләр.
Гарәп графикасыннан гамәлдәге алфавитка беренче кат күчерелеп тәкъдим ителгән бу мәкалә олуг татар мәгърифәтчесенең татар тарихына караган фәнни мирасын барлау юлында бер адым булыр, аның шәхес һәм галим буларак портретын төгәлләштерүгә хезмәт итәр. Шулай ук күренекле язучы, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Газиз Салих улы Гобәйдуллинның (1887-1937) киңкырлы эшчәнлегенең бер өлешен укучыга кайтаруга да өлеш кертер.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Надыршина Л. Р., Гарипова Л. Ш. Безләр – татармыз... (К. Насыйриның татар әдәби телен нигезләү юнәлешендәге эшчәнлеге турында) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 4. – Б. 124-133.
2. Загидуллин И. К. Каюм Насыйри – первый идеолог и практик татарского нациестроительства // Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика: материалы IV Международного научно-практического семинара, посвященного 85-летию Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, 9-10 октября 2024 года. – Казань: Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2024. – С. 37.
3. Ногман М. Н. И. Лобачевский исем. Фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары. – Казан, 1958. – 49 б.
4. Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәтләре турында // Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм 100 еллык бәйрәм материаллары. – Казан, 1926. – 135 б.
5. Шунда ук.
Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәтләре турында
Казан университетының фундаменталь көтепханәсенә мәгълүм мөстәшрикъ вә заманында цензор булып торган профессор Готвальд һәдия итеп1 калдырган кулъязма шәрык вә гареб әсәрләре эчендә Насыйриның 4 кулъязма әсәре сакланып калган. Бу әсәрләрнең күбрәк кәгазьләренең кырыйлары янган. Шуның өчен әсәрләрнең Насыйрида булган зур ут казасыннан алда язылган булуы ихтимал. Бу кулъязмаларының ничек итеп Готвальд кулына кергәннәр икәненә даир2 бер мәгълүмат юк. Ләкин бу әсәрләрнең басарга хәзерләнгән булуларына, матур, ачык язу белән язылган булуларына караганда, аларның цензорга карарга бирелеп тә, сәяси бер сәбәптән басылмый, Готвальд кулында калган булулары бик ихтимал. Ләкин Готвальд цензор булса да, соңгы цензорлар шикелле татар галәменнән ерак торган, якын килсә дә, шымчылык өчен бәгъзы провокаторлар белән генә аралашкан кеше булмаган. Ул – заманында татар язучылары вә галимнәре белән гыйльми сөхбәтләрдә булып торган бер галим. Мәсәлән, Готвальд Мәрҗани белән дә бик сөхбәт итә вә аралашырга ярата торган булган. Шуның өчен кулъязмаларны Готвальд карап чыгып та, бәгъзы сәяси «зарарлы» фикерләр тапкач, кулында көчләп саклап калдырган дип әйтеп булмый. Бәлки берничә мәртәбә ут казасына очраган Каюм абзый Готвальдка үзе сакларга биргәндер дип уйлана.
Беренче вә иң мөһим булган кулъязма 32 кәгазьдә булып, аның тышына нашире каләме белән «Материалы археологические3» дип язылган. Бу кулъязманың битләренең саны 63, арада бер үк мәсьәләне икенче мәртәбә язылган кәгазьләре бар. Аларны санамаганда 56 (бәлки алары акка күчерелгән нөсхәләрнекеләрдер). Бу кулъязмага көтепханәдә 65 номер куелган.
Икенче 64 номер кулъязмасының өстенә урысча янә мөхәррирнең үзенең каләме белән – О Луке Каратуне или о Луке Канашевиче, Пугачеве, об Ишбулат-Мулле4 дип язылган. Бу кулъязмасы бер тарихи мәҗмуга булып, шушы мәкаләләрне эченә алган:
1) «Аксак Каратун архирей хакында риваятьләр».
2) «Пугачев хакында әткәй мәрхүм сөйләде».
3) «Әткәйнең үзе күргән эшләре».
4) «Ишбулат мулла хакында Аитов бабасыннан риваять».
Өченче кулъязмасы 63 нче номерда, өстенә дә урысчалап, Исторические заметки о Казани по устному преданию (отчасти помещены были в календаре 1882 г.)5 дип язылган.
Бу әсәрдә телдән-телгә күчеп сөйләнеп йөри торган Казан хакындагы мифология җыелган һәм боларның күбесе Насыйриның календарьларында һәм Катанов тарафыннан тәрҗемә кылынып, Изв[естия] О[бщест]ва Арх[еологии]6да
басылган, әмма шул ук мәсьәләдә профессор Катанов соңыннан «Деятель» исемле журнал сәхифәләрендә дә кемнән алганын сөйләмичә мәгълүмат биреп барган. Бу Казан тарихы хакында Хөсәен Әмирханов шикелле, хәзердә онытылган вә исеме дә әдәбиятыбызда югалган, иске бер тарих белән шөгыльләнүченең «Тәварихе Болгариясендә» бик күп мәгълүмат бар7. Шуның өстенә профессор Шпилевский да әсәрләрендә бу Казан хакындагы миф вә ганганәләр хакында сөйләгән. Шул сәбәпле, Насыйриның бу әсәре бер яңа әйбер түгел.
Дүртенче кулъязма 62 нче номерлы булып, тышына русчалап шулай язылган: Некоторые ученые имамы бывшие в Казани и других местах8.
Насыйриның археология турындагы әсәрен язудан Максуди «Зөя өязе яки Тау ягы хакында бер тәварих язмактыр». Чынлап та, бу әсәр шулай булып чыккан да. Элек Насыйри мөкаддимәсеннән гомум Зөя өязе һәм Зөя каласы хакында мөһим вә яңа мәгълүмат биреп үткән, соңында өяздәге аерым-аерым авылларның тарихын язарга керешә. Бу мәҗмугага Зөя, Чабаксар һәм Чуел өязләреннән шушы авылларның тарихлары кергәннәр: Түбән һәм Югары Шырдан, Норлат, Шүшермә, Наратлы, Үтәк, Әҗәл, Панау, Мамадыш, Мулла Иле, Бакырчы, Тау иле, Бәчек, Рысбуга (Урысбага), Ачасыр, Сәлам, Борындык, Шигали, Борнаш, Күгеш, Әлмән, Кармыш, Җамаш, Кошман, Тутаркасы, Кавал. Бу авылларның тарихын сөйләгәндә Насыйри шундый бер тәртип белән бәян кыла: авылның килеп чыгуы, андагы мәшһүр кешеләр, андагы искедән калган кабер ташлары шикелле истәлекләр.
Бу мәгълүматны Насыйри, рәсми галимнәр шикелле, бер җәмгыятьнең субсидиесе, командировкасы, мандаты белән җыймый. Бәлки җәй көннәрендә, үзенең авылы Югары Шырданны мәркәз база итеп алып, үзенең борадәре, галим бер мулла Габделкави белән атка утыра да, әһәмият биргән бер авылына китә. Анда халыктан сорашырга тотына. Шунда ишетелгән бөтен мәгълүматны җыеп, язып ала. Мин революция башында Насыйриның туган-үскән авылы Югары Шырданда бер мәктәп ачтырышып, шунда мөдир булып тәгаен кылынгач, анда бик еш барадыр идем. Бу вакыт шундагы картлардан Насыйри хакында сораштым. Миңа бер карт: «Беләбез, ник белмәскә! Каюм агай безнең картлар янына килеп, юк сүзләр сорашып, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, борынгы заман турында сорашып, йөдәтеп бетерәдер иде, әмма үзе шутник иде соң!» дигән иде. Димәк, аның тарихе ганганәне9 җыюда тоткан юлы мулла-мөәзиннән генә сорашу түгел, бәлки халыкның эченә кереп, мәгълүматны шул халыкның үз-үзеннән сөйләттереп язып алу булган. Аның мәгълүмат җыюының икенче бер юлы булса, ул да рус вә Яурупа галимнәре булдыра алмый торган бер эш иде ки, Насыйри һәрбер тикшерә торган авылындагы кулъязма китапларга тотына торган булган. Шул китапларның кырыйларына язылган хәбәрләрне күчереп алып, фәнни оборотка бик оста кертеп җибәргән. Моны күрсәтү өчен Насыйриның бу материалларындагы мөкаддимәсеннән бер мисал алабыз. Насыйри Зөя өязе халкының бер төрлесенең Болгардан килеп утырулары хакында сөйләргә ярата вә бу хакта шулай яза: «Моннан элгәре йөз ел, йөз илле ел мөкаддәм язылган китапларда күренәдер, ул заман халкы без Болгар кешесе дип йөргәннәр, нәселдән-нәселгә чаклы болгардан килгәнлекләре онытылмагандыр. Мәсәлән, «тәм “Шәрхел-фәраиз әш-Шәриф” фи вакыт әл-гасри фи шәһре рәҗәб кәнә минһү 23 йәүмән фи тарихи 1195 галә яди әхкар әл-гыйбад Әмир Гали бине Габделкәрим әл-Болгари...»10 (9 сәхифә).
Шунысы кызык: Насыйри бу әсәрен язган чакта гомумән бөтен тарихи әсәрләрендә үз кулы белән җыйган мәнбәгъләр белән генә канәгатьләнеп, башка шул мәсьәлә хакындагы фәнни әсәрләр, башка мәнбәгъләр белән файдаланмый. Чөнки шул үзе тарих өчен мәнбәгъ-материал бирә. Шуның өчен дә без Зәки Вәлидинең Насыйрины Мәрҗани белән чагыштырып, Насыйрины надан дип гаепләвен зур әдәпсезлек вә шул сүз үзе аңламаучылык дип беләбез11. Ләкин Насыйри бу әсәрендә вә башка тарихи әсәрләрендә үзе җыйган мәнбәгъләрне тәнкыйтьсез-нисез генә кабул итми. Беренчеләй, Насыйри ишеткән сүзләрен фән теләгән рәвештә язып ала. Кемнән ишеткәнен вә ул кеше кайдан белгәнен һәрвакытта әйтеп китә. Хәтта бу мәсьәләдә борынгы гарәп галимнәре шикелле эчпошырлык рәвештә риваятьләрне тезеп китә. Бер урында болгарларның тормышын сөйләгән чакта, мәсәлән, Насыйри шулай башлый: «мәрхүм Мөхәммәд хәзрәт атасыннан – Сәид хәзрәттән – риваять кыладыр икән (моны атасы сөйләгән). Әхмәд бабадан элгәре Болгар халкы күчмә халык булган...». Яисә, мәсәлән, Насыйри шулай яза: «Әткәй сөйләгәне бар, баба риваять кыладыр икән...». Икенчеләй, Насыйри этнограф булуы сыйфаты белән мифологиягә зур әһәмият биреп, хорафи вакыйгаларны сөйләсә дә, аларга коры гына ышанмый, бәлки ул мәгълүматны бары бер кыйсса, этнографи бер материал итеп кенә ала.
Әсәрләр хакында гомумән шул кадәр мәгълүмат биргәннең соңында хәзер кулъязмаларның фәнни кыйммәте мәсьәләсенә күчәбез.
II
Насыйриның «Археология материаллары» фәнни яктан бик мөһим. Ул әсәр өлкәнең үткәнен өйрәнү бабында рус әдәбиятында да беренче әсәрләрдән хисапланырга тиешле.
Әсәрнең мөһим якларыннан берсе – татар эпиграфикасы (ташка язган язулар хакындагы гыйлем) бабындадыр. Безнең өлкәбезнең бөтен Русия һәм хәтта бөтен инсаният тарихы өчен мөһим бер өлкә булуы мәгълүм. Борынгы Левант сәүдәсенең безнең өлкәбез аркылы үткән булуы безнең өлкәгә Яурупа галимнәренең дә зур дикъкатен чөергән12. Ләкин ни кадәр өлкәбезнең тарихы мөһим булмасын, ул бабта мәнбәгъләр аз булганлыктан, бигрәк тә җирле мәнбәгъләр юклыктан, галимнәр һаман да бер балык башын чәйнәргә мәҗбүр булалар. Тарихыбызның иң борынгы дәверенә даир мәнбәгъләр бик аз, 13-18 йөзләр тарихыбызга даир сакланып калган бераз мәнбәгъләр булса да, алар кабер ташларыннан гына гыйбарәттер. Шуның өчен борынгыдан бирле бу язуларга галимнәр зур әһәмият биргәннәр. Болгар дәүләте Алтын Урданың бер олысы булып киткән заманда 13-14 гасырларда язылган Болгар кабер ташлары хакында тарихи әдәбиятта күп кенә мәгълүмат бар. Ләкин, ни өчендер, рус вә Яурупа галимнәре, хәтта Мәрҗани һәм Гайнетдин Әхмәров шикелле татар тарихчылары бу 13-14 гасырларның ташларына зур игътибар итсәләр дә, 16 гасырдан Казан ханлыгы дәвереннән калма ташларга бер дә әһәмият бирмәгәннәр. Бу ташлар бөтен Татарстанда төрле җирдә яталар. Әмма татарның 16-17 гасырларының сәяси, мәдәни тарихларына даир сакланып калган бердәнбер материал булса (Сахибгәрәй ярлыгыннан кала), шул ташлардыр. Менә Насыйри, беренче мәртәбә уларак, шул ташларны укыган һәм шушы әсәренә язып калдырган, хәтта бер-икесен рәсем итеп тә алган; билгеле, бу рәсемнәр шактый каба чыкканнар, ләкин Насыйри ул бер рәссам түгел, шулай була торып та, алар энциклопедист Насыйриның бу бабтагы истигъдадын13 да күрсәтеп торалар.
Мисал өчен без бу урында Насыйриның ничек итеп дикъкатьләп, әһәмият биреп, бу ташларны укыганлыгын күрсәтү өчен бер урынын күчереп үтәбез:
«Вә дәхи Норлат зиярәтендә бәгъзе ташлар бар, борадәр Габделкави белән барып, укып, язып алдык, бик нәфис хат белән калкытып язылган, берсе ошбу рәвештә:
Калә Аллаһу Тәгалә көллү нәфсин заикател-мәүти калә сөбханәһү вә Тәгалә вә ма тәүви нәфс биәй арзы тәмүт – тарих тукыз йөз кырык сигездә шәүвәл аенда Тәвәккәл гыялы Рабигабикә дарелфәнадин дарелбәкага рихләт кылды14.
Язылганына булыр 342 еллар Казан алынмастан элгәре 1621 елларда язылгандыр – янә икенче таш бардыр, әүвәлгесе белән бер замандарак язылгандыр. Язулары бер кеше кулыннан чыкканга охшый, язылган ошбу рәвешчә:
Калә Аллаһу Тәбарәкә вә Тәгалә көллү нәфсин заикател-мәүт вә иләйһи тәрҗәгунә калә ән-нәби галәйһи әссәлләмү әд-дөнья сәгатән фәәҗгальһа тәгатән тарих тукыз йөз утызында сыгыр аенда шәех Хәсән углы Миһригали дарфәнадин дарелбәкайә рихләт кылды15. Бу ташның язылганына 355 ел буладыр, Казан алынмастан күп элгәре 1518 елларда язылгандыр, ташның бер кырыенда язылган бәет:
Әй әд-дөнья хизанән бил-игътибари
Фәла йәбка мәдамән бил-карарый16 дип язылгандыр, янә икенче кырыенда язылган: күрермен дөнья вәйран бары...».
Менә бу кисәк, бер яктан, Насыйриның эпиграфика материалын ничек җыйганын күрсәтсә, шушы бик күп ташлар эченнән тәсадефи17 алган бер мисалыбыз мөһим бер нәрсәне ачып бирә: без татар әдәбияты тарихыбызның икенче бүлегендә Кара-Якуб авылы янында 13 гасырда үлеп калган бер төркестаниның кабер ташында язылган язуларны китергән идек, анда да шул ук бәетләр язылган. Димәк, татар мәдәниятенә чыгтай вә Урта Азия тәэсире 16 нчы гасырда да дәвам кыла. Янә мәсьәлә ачыла төшсен өчен бер мисал алыйк:
«Бу Шигали авылында хәзер чуашлар тора... Зиярәтендә өч-дүрт таш бар, хәзердә бик читенлек белән укып була, берсе уалган, өч кисәк булып ята, без Мамадыш мулласы Таҗетдин белән вә һәм борадәр Габделкави, өчәү барып, укып, язып алдык. Уалган ташның кисәкләрен бергә җыйгач, фи әл-җөмлә укырлык булды, язулары бик нәфис гарәби хат белән язылган. Ул чагында голяма юк дип әйтергә мөмкин түгел, язылган ошбу рәвешчә:
Калә Аллаһы Тәгалә вә мә тәдри нәфс биәй арз тәмүт калә сөбханәһү вә Тәгалә көллү нәфсин заикател-мәүти…18 йөз кырык тукызда… Углы Куҗал рабигыл-әүвәл аенда кяфер тукышындин шәһид… Башта йөз дигән сүзнең алдындагысы җимерелеп төшкән, укып булмый, янә углы дигәннең алдында үзенең исеме беленми, бу таш алда язылачак дүртенче ташның язуы белән бер, икесе бер кешенең кулы вә болай булырга гуаһлык бирәдер, йөз дигән сүзнең алдында тукыз дигән сүзе җимерелеп төшкәндер, болай булганда язылганына 341 булырга кирәк. 1519 нчы елларда Казан алынган чорларда язылгандыр. Ташның як-ягында язылганы укырга мөмкин дә түгел вә ул кадәр тәфтиш кылынмады, тарихи исеме булгач кифаяләндек».
Шул ук авылда Насыйри тагы шул Казанның Мәскәү белән соңгы сугышында үлгән бер кешенең ташын язып алган. Бу ташта гарәпчә шул ук шаблонлы сүзләр язылган соңында: «Тарих тукыз йөз дә электә хаҗи углы Шиш кяфер тукышында шәһид булды» диелгән. 1923 елда бөтен Русия авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә материал җыю өчен чыккан экспедициядә мин Әтнә авылы янында да шул ук заманда үлгән бер кешенең ташын укыган идем. Ул вакытта мин ничек итеп Казан янында сугышканда үлгән кешеләрне бу кадәр ерак җирләргә алып китеп күмгәннәр дип уйлаган соңында, шул тирәдә дә сугышлар булган булырга кирәк дигән карарга килгән идем. Ләкин менә хәзер Насыйриның бу әсәрендә Казан белән Мәскәү сугышында гаскәриләрнең бер Казанда гына булмыйча, читтән килеп сугышуларына даир дә бер мөһим мәгълүмат табабыз. Норлат авылының ганганәви тарихын сөйләгән соңында Насыйри Казан-Мәскәүнең соңгы сугышына даир шундый мөһим тәфсыйлатны бирә: «Бу Үлмәс һәм үзенең углы Габделхаликъ Иван Васильевич Казанны алган вакыт сәламәтләр икән, әткәй мәрхүм бабадан риваять кылып сөйли торган иде, Үлмәс белән Габделхаликъ Казан сугышы вакытында иртә намаз укыгач, җәяүләп (?) Казанга барып, урыслар белән сугышып, ястү вакытында кайталар икән, иске заманадан кала килгән Казан бәете дигән бер бәет вар, Үлмәс белән Габделхаликъның исемнәре ул бәеттә мәзкүрдер...», – ди. Вакыйган, Казан тарихы хакында язган кулъязмасында Насыйри бу бәетне китерә. Бу кешеләр турысындагы урыны шуннан гыйбарәт:
«Бар ирде бер ир Үлмәс, исеме аның кемсә белмәс
Шәһре Казанга килгәнчә, кемсә күрмәс ирдия,
Үлмәс илә Әбелгаликъ ярый бирде Җәббархаликъ
Мөэминнәрнең үчене барып алыр ирдия».
Икенче бер урында шул ук мәсьәләдә Насыйри тагын бер хәбәрне сөйләп уза: «Бикмәт мулла үзенең бабасыннан риваять кылып сөйләшәдер икән. Зөядән ерак түгел хәзердә бер авыл бар, Мәҗен дип йөртәләр, әмма элгәре аның исеме Өҗем яки Оҗым авылы дип аталгандыр, анда Өҗем дигән бер изге кеше булгандыр. Иван Грозный Зөя урынында кала салганда бер кечерәк сугыш булган, бу Өҗем баба шунда барып сугышкан, аннан Тау иленә килгән, канлы киемнәре, җәрәхәтләре белән фатир сораган. Тау иле кешеләре фатир бирмәгәннәр…», – ди. Менә бу тәфсыйлат та бары Насыйрида гына сакланып калган; Казан-Мәскәү сугышының барышын без моңарчы бары рус рузнамәләре (летописьләр), кенәз Курбский әсәрләре шикелле шул заманның рус әсәрләреннән генә белә алганыбызга күрә, тәфсыйлат аз иде. Шуның өчен Насыйриның мондый хәбәрләрен без аның әсәренең гыйльми кыйммәтенең бер кисәге дип танырга мәҗбүр булабыз.
Насыйриның «Археология материалларының» фән өчен бер әһәмияте – борынгы Болгарга даир мәгълүматыдыр. Без борынгы Болгарның иҗтимагый тарихын бик аз беләбез. Бер-ике генә гарәп сәях вә галимнәренең әсәрләрендәге аз-маз гына хәбәрләр, рус рузнамәләрендәге кыска-кыска гына мәгълүмат, археология васитасы белән табылган нәрсәләр Болгарның иҗтимагый тарихыннан бик аз нәрсә бирәләр. Шулай ук Мөслиминнең «Тәварихе Болгариясе» дә, мәгълүмат бирүдән бигрәк, мәсьәләне томанландыра гына. Без бу әсәр аркылы Болгар халкының иҗтимагый тормышы хакында белем алып, Ибне Фәзлан вә Мәсгудинең хәбәрләренең дөреслеген тәэкид кыла19 алабыз. Насыйри җирле голяма арасында авыздан-авызга әйтелеп йөргән хәбәрләр буенча шулай яза: «Элгәре Болгар халкы күчмә халык булган, җәй көннәрендә кәсеп вә хәрәкәтләре – хайван асрап, тәрбия кылып хәрәкәтләнәләр икән. Зөя буйлары болынлык вә урманлык булганга күрә, һәйбәт җир дип, җәй көне шунда хайван ашатып ятырлар икән һәм ул вакытта Болгарда йөз меңгә якын кеше бар икән. Болгар бик зур шәһәр булган, һәр төрлек күн заводлары бар, яхшы күннәр Болгарда эшләнәдер… Болгар төзек вакытта безнең тау ягында байлар, фабрикантлар бар икән, ситса, комач эшләнә торган фабрикалары бар икән. Кытат вә комачка алмаштырып китәләр икән вә һәм җәй көне Зөядә Самат ханның бер ярминкәсе булып, шул ярминкәгә килеп сату итәләр икән, хайваннар вә тире-җары вә һәм эшләнгән күн китереп сату итәләр икән. Бер җомга (бер атна) ярминкә буладыр икән. Кәрван халкы Зөягә ярминкәгә килгәндә-киткәндә бер тау башында җомга укыйлар икән, хәзер дә Йомату дигән рус авылы шул җомга тавы дигән сүздән бозылгандыр...».
Бу мөһим хәбәрдә без Зөя каласын һәм «Самат хан» дигән сүзне укыдык. Ничек итеп 16 нчы гасырда салынган рус шәһәре Болгар заманында булган вә «Самат хан» кайдан килеп чыккан? Бу сөальгә Насыйри шулай җавап бирә:
«Болгар төзек вакытта ук Зөя тавында бер шәһәр бар икән, хан Самат исемле булган, Казан шәһәре гыймарәт кылынып20, Казанда ханнар була башлагач, Казан ханы Зөя тавына җимеш бакчасы ихъя кылгандыр»21, – ди. Димәк, «Самат хан» – Ибне Фазлан әйтә торган «мәликләрнең» берседер.
«Татар әдәбияты тарихының» башында феодализм хакында сөйләгән вакытыбызда Болгар ханлыгында феодализм башланган иде дигән сүзебез бу хәбәр белән тагы куәтләнә.
Гомумән, борынгы заманнарда шәһәрләр бер вакытта да яңа урынга салынып килмәгәннәр. Бер халык икенче халыкның әүвәле торган җиренә килеп утырып, ватылган, җимерелгән шәһәрне кире сала торган булганнар. Борынгы «Трояны» казыганда 7-8 катлы төрле дәверләрнең шәһәрләре килеп чыгуы шуны күрсәтәдер. Зөя урынында Казан ханнарының бакчалары вә җәйге дачалары булуы мәсьәләсен Хөсәен Әмирханов та үзенең «Тәварихе Болгариясендә» сөйләп үткән.
«Материалларның» тагын бер гыйльми кыйммәте – аның 16-17 гасырларда татарларның баш сыйныфларыннан булган рухани феодалларның тормышын тасвирындадыр. Югары Шырдан авылы хакында сөйләгәндә Насыйри Габдеррәзакъ мулла дигән бер бай-алпавыт мулланың тормышын тасвир кыла. Без бу материалны Насыйриның бу әсәрендә иң кыйммәтле нәрсә дип саныйбыз. Моңарчы әле мондый материал юк иде. Вельяминов-Зерновның «Касыйм хан вә ханзадәләре хакындагы тәфтиш» исемендәге 3 җилдлек әсәрендәге бер-ике алпавыт-феодалның васыятьнамәсе «Археографическая экспедиция»нең бәгъзы җилдләрендәге бәгъзы материал – татарның дөньяви феодаллары хакында мәгълүмат бирсәләр дә, рухани феодаллар хакында Насыйри бирә торган бу материал – бердәнбер мәнбәгътер. Тарихи мәнбәгъләр Казан алынган соңында җирле халыкларның, шул җөмләдән татарларның берничә мәртәбә кубуларын ачып бирәләр. Бу кузгалуларның сәбәбе безгә чүс белән генә мәгълүм булса да, бу турыда халыкның үз-үзеннән ишетелгән хәбәрләр юк иде. Менә Насыйри бу хакта да Әҗәле авылы хакында сөйләгәндә шундый мөһим бер материал бирә: «Иван Васильевич Казанны алгач, руслар килеп җәфа кылалар икән, анда-монда узсалар, олаулар сорап, ат сорап, бирмәсәләр, көчләп алып талап китәләр икән, русның бу җәфасына чыдый алмыйча, төрле авылларга (Әҗәле крестьяннары) таралып беткәннәр, бәгъзылары мөртәд булып, рус диненә кергәннәр, хәзер дә рус Әҗәлесе шуннан калгандыр», – ди.
Авылларның килеп чыгуларына даир Насыйриның сөйләгән сүзләрен гомумиләштергәндә шундый нәтиҗәне тудыра торган мөһим мәгълүмат килеп чыга: бер төрле авыллар Болгардан күчеп килгәннәр, бер төрлесе исә әүвәлдә я чуаш, яисә мукшы булып, шуннан мөселман диненә кереп татарлашканнар. Бәгъзы авыллар исә, исламны ташлап, чуашка әйләнгәннәр. Насыйриның фикеренчә, чуашлар әүвәлдә мөселман булганнар, соңра гына алар «каралып, чуаш булганнар», Насыйриның бу фикере Мәрҗанинең «Мөстәфад»ында әйтелә торган фикер белән бер төсле, ләкин бу фикер бик каты тәнкыйтькә мохтаҗ бер караштыр.
Насыйриның бу «Материаллары» тагы мөһим мәсьәләне хәл итү өчен мәгълүмат бирә. Ул мәсьәлә исә – татар теленә җәнүб төрекчәсенең тәэсире вә татарның сөеп укый торган китаплары эчендә «Мөхәммәдия», «Сәедбаттал», сугыш китаплары, Пиргули китабы шикелле госманлычадан кергән китапларның ничек итеп килеп керүе мәсьәләседер. Казан ханлыгының соңгы дәверендә Истанбул тәэсиренә бирелгән вә Төркиянең хөкүмәт сөрүче түгәрәкләренә якын торган Сахибгәрәй вә Сафагәрәй, Үтәмешгәрәйләрнең хөкүмәт сөрүе мәсьәләсе 16 нчы гасырда Казанда госманлы мәдәнияте тәэсиренең булуын сиздерәдер иде. Ләкин мәсьәлә бит сәяси якта түгел, бәлки ничек итеп югарыда сөйләгән китапларның вә бик иске язулардагы җәнүби төрек формаларының халык арасына таралуында. Насыйриның бу әсәрендә күрелгәнчә, 16 нчы гасырда татар, хәтта мукшы, чуаш авылларында госманлы тәрбиясен алган, бәлки шулар җенесеннән булган кешеләр мулла булып, дәрес әйтеп торганнар. Насыйри «Бакырчы» авылы хакында сөйләгәндә шундагы бер кабер хакында сөйли. Кабер – 939 яисә, Насыйри әйткәнчә, 1522 елда вафат булган Мөхәммәд Чәләбинең кабере. Бу хакта Насыйри яза: «Чуел өязендә хәзердә Ачбаба дигән чуаш авылы бардыр. Шул чуаш авылында хаҗи Мөхәммәд Чәләби22) дигән адәм бар икән, ничә еллар шул авылда дәрес әйтеп, ахыр хаҗга барган. Хаҗдан кайтканда Истамбулда калып, шөһрәт тоткан, аннан соң аны бер мәдрәсәгә мөдәррис иткәннәр. Ничә еллар анда дәрес әйтеп, ахыр үзенең туган җиренә кайтмакны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, авыл каралып, һәммәсе чуаш булып калганнар. Аннан соң аны монда Хаҗи баба дип йөрткәннәр. Шул сәбәпле, аның авылы Ачбаба дип аталгандыр. Аннан соң үзенә авыру тигәч, үзенең якыннарына васыять кылган: «Мин үлсәм, мине Бакырчы зиярәтенә күмегез, бу бәдбәхетләр каралып беткәннәр. Тәнем чуаш арасында калмасын», дигән. Аннан соң вафат булып, Бакырчы зиярәтенә китереп күмгәннәр, мәзкүр Мөхәммәд Чәләби дигән адәм Истанбулда байтак дәрес әйтеп, могтәбәр голямалардан булган. Шул сәбәпле, чәләбилек дәрәҗәсен алганда, чәләби – бер дәрәҗә вә чинның исемедер». Менә билгеле шул кешеләрнең тәэсире белән татарлар арасына бәгъзы җәнүб төрекчәсенең грамматик формалары кергән һәм бәгъзы әсәрләрне дә шулар алып килеп, халык арасына таратканнардыр. Билгеле, бу мәсьәләне бер бу мәнбәгъ кенә хәл кылмый, моның өчен әле тагы берничә дәлил ляземдер.
Без монда бу мөһим әсәрнең гыйльми әһәмияте хакында сөйләгәндә бары берничәсен генә алдык. Табигый, бу материаллар тагы бик күп тарихи мәсьәләләрне хәл итү өчен мәнбәгъ була алалар. Бу хакта моның белән сүзне кисеп, хәзер без Насыйриның Аксак Каратун, Ишбулат мулла һәм Пугачев мәсьәләсе хакындагы мәкаләләренә киләбез.
III
Насыйриның халык ганганәсе буенча Казан хакындагы тарихи мәкаләләре дә ифрат мөһим. Мәсәлән, андагы «Казан алыну хакындагы бәет» – үзе генә дә зур бер тарихи әһәмиятле нәрсәдер. Ләкин бу мәҗмугадагы материаллары календарьларына кергәнлектән вә русча да басылганлыктан, керми калган бары бер мөһим материалны гына әйтеп китәбез. Бу мәҗмугада Насыйри татарларның үзләре арасындагы Пугачев явы вакытындагы сыйнфый көрәшне тасвир кылучы шушы бер кыска гына хәбәрне кертеп калдырган: «1167дә язылган бер иске җамигъның23 читендә язылмыш 1773 елда гакрәб24 көнендә Җамалҗан (Емельян Морад) Пугачев дигән кеше Каргалы шәһәрен алды. 1774 мәсихия25 июльнең 15 көнендә Җамалҗанның командасы килеп, Кышкарның Сәгыйд Госман углыны таладылар». Мәгълүм ки, Кышкар авылы – татарның байлары вә фабрикантлары булган бер авыл иде. Ихтимал, Пугачев ягында булган татарлар килеп, талаганнардыр. Әмма Сәгыйд Госманов исә Пугачевка хилаф булгандыр.
Насыйриның Аксак Каратун (Лука Канашевич)26 Пугачев һәм Ишбулат мулла хакында язган әсәре үзе тарафыннан җыелган материал булмыйча, Мөхәммәдҗан Аитовның җыйган материалларыннан файдаланып язылган27. Насыйри бу мәҗмугасын шулай башлый: «Аллаһ разый булсын, Аитов Мөхәммәдҗан хәзрәтләренә бу чаклы онытыла язган риваятьләрне үзенең ата-бабаларыннан ишетелмеш рәвешчә саклап һәм бәгъзысын үзенең мәҗмугасына язып куймыш икән. Бу хосуста аның берничә статьясы белән файдаланабыз», ди. Ләкин Насыйри бу мәҗмугадан материал алса да, аның бу бабта үз хезмәте юк дип әйтеп булмый. Мин Аитов мәҗмугасын күргән идем, ул кыйммәтле тарихи материалларның коры бер җыентыгы гына иде. Менә Насыйри шул мәҗмугадан алып, җыеп, әдәби рәвешкә китереп, тарих төсле итеп язган, хәзердә бу кадәрле мәҗмуга юк. Әмма аның шуннан файдалануы аркасында бу мөһим хәбәрләр сакланып калганнар.
Иң әүвәл, Насыйриның «Аксак Каратун хакында риваятьләренә» килик. Насыйриның бу әсәрендә тарих өчен мөһим бер урын булса, ул да – 18 нче гасырның урталарында татарларның калмыклар белән мөнәсәбәтләре вә калмык «әсирләрен» сатып алулары мәсьәләседер. Мәгълүм ки, кыр халыкларында әсирләрне сату 18 нче гасырларда да бетмәгән иде. Табигый, татар сәүдәгәрләре бу калмыкларның балаларын үзләренә сатып алганнар. «Бер сәүдәгәр Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән, шуларны ул заманда бер мөәзин иман тәлкыйн итеп28, янәдән Гайсә баба дигән бер баба бар икән. Шул Гайсә баба калмык балаларын сөннәткә утырткан икән, ахыр бу эш рус түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсәнәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайсә бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахырында шунда картаеп вафат булмыштыр, әмма баягы сәүдәгәр рус диненә ихлас куйган булып, хәтта мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, архирейны ышандырыр икән, ләкин үзе иманында сабит булып, мөәзин Мәскәү китмәккә сүз вәгъдәләшеп, Мәскәүдә юлыкышмакчы булганнар». Шуннан мөәзин Мәскәүгә киткән, әмма теге сәүдәгәрне исә Лука тәреләр, аракылар, зәиннәр29 биреп, Закама халкын православиега өндәргә җибәргән, әмма сәүдәгәр исә бу нәрсәләрне сатып акча ясап, янә Мәскәүгә барып «юлыгышып, шуннан соң падишаһка Казан татарларының архирейдан тарыткан җәфаларын күрсәтеп, шуннан үзләре Истанбулга качыплар», – ди.
Татар сәүдәгәрләренең Кыргызстанда ислам таратулары аркасында никадәр базар табулары мәгълүмдер. Димәк, шул ук эшне татарлар калмыклар арасында да эшли башлаган булганнар. Бу вакыйга ялган бер хәбәр түгел, бәлки башка мәнбәгъләр белән дә тәэкид ителә. Бу вакыйга тагы да зурайтылып, Лука тарафыннан хөкүмәткә ирештерелгән иде. Лука үзенең адмиралтейская кантораның баш комиссары Баранчеев исемле кеше өстеннән татарларга булышлык кыла, дип язган доносында шул мәзмунда язган иде: «Татар Бистәсенең сотнигы Бахмет Кутлин чукынган иде, тагын мөселманлыкка чыкты да, үзе белән бергә котыртып, тагы берничә яңа чукынганнарны мөселманлыкка тартты. Баранчеев боларга паспорт бирде дә, бу кешеләр Сенатка шикаять кылу өчен Петербурга барып гаризаларын тапшырдылар». Шулай ук калмыкларны мөселманлыкка чыгаручы Сөләйман Нуркин хакында да шикаять кылып, Баранчеев бу кеше өстеннән ясала торган следствиене туктатты». Димәк, Насыйри сөйли торган вакыйганың кыскачасы хакында бу мәнбәгьта хәбәр бар. Әмма Насыйри исә бу кызык вакыйганы тәфсилле рәвештә сөйли.
Насыйриның бу материлларында тагы бер мөһим мәгълүмат бар. Ул исә шуннан гыйбарәт: «Ул арада архирей (ягъни Лука) үзенең һаман мөселманнарны гаҗиз кылуында мәсыйр булып30, Бистәне яндырып вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны издихамда31 калдырып вә һәм «чукынсагыз – торыгыз, чукынмасагыз – шәһәрдән чыгыгыз» дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән».
Вакыйган, 1749 елда Казанда зур янгын булып, татар Бистәсеннән башланып китеп, рус арасы һәм Кремльдәге күп бина вә чиркәүләр янган иде32. Бу янгынның башлануы, аның сәбәбе моңарчы мәгълүм түгел, ләкин аның татарлар өчен фаҗигалы булуы башка мәнбәгъләрдән бик мәгълүм. Шулай да, Насыйри әйткәнчә, «Луканың Бистәне яндыруы» мәсьәләсенә даир шөбһә бирерлек бер мәнбәгъне күргәч, монда бер провокация булмады микән дип уйлаган идем. Шуның өчен бу мәнбәгъ хакында бераз сөйләп узарга кирәк була. Лука бу янгын соңында 1740 елның 11 маенда Сенат һәм Синодка бер донос язып, Татар Бистәсе янып һәлак булгач, татарларны Иске Бистәдән куып җибәрү хакында шулай әйткән иде: «Оных татар, яко христоненавистных недоброходов, для происходящих от них христианскому благочестию соблазнов, от общежительства с православными христианами удалить и на том месте (ягъни Иске Бистә урынында), где оные прежде жили, строиться не допускать (разве бы кои из них пожелали восприять святую веру и святое крещение»33. Лука бу гаризасында хәтта үлгән татарларны да Иске Бистәдә калдырырга теләми, хәзерге Тихвинский чиркәве янында мөселман зиярәте бар иде, «монда татар зиярәте булу православныйларны каралта» дип, аны да бетерүне сорый34). Бу фаҗигаларны тасвир итеп, Насыйри шулай яза:
«Бистәдә ул заманда таш мәчетләр юк икән, агач мәчетләр һәммәсе җанган икән, шул заманда намаз укыр өчен Бистә халкы кабыктан салаш ясап, шунда намаз укыр икән, ул салашлар өстенә Аксак Каратун кач куйдырып, качны мөселманнар чалгы белән кисеп төшереп, ул арада Бистә җангач, һәммә йир поста булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятадыр икән. Бистә халкының олуглары Ишбулат мулла углы Габдеррәзакъ дигән кеше икән. Аксак Каратун аңар бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсыйхәт кыладыр дип, кешеләр җибәреп, мөселманнарны кыйнап-сугып, тәгъзиб кылырлар35 икән. Ул вакытта Бистәдә Чумарлар бабасы Йосыф дигән вә һәм тәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән бик һиммәт егетләр бар икән, алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып: «Монда нигә килдегез, сезгә ни кирәк?» дип, каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешеләре кая Габдеррәзакъ дирләр икән. Менә Габдеррәзакъ дип, Йосыф бабай белән Ибраһим күсәкләрен күтәрерләр икән. Шулай итеп, Габдеррәзакъ бабайны Аксак Каратун кулына төшермәенчә якларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына качлар утыртып, урамнарда драгуннар йөртерләр икән, ягъни халык җыелып, бер-бер эш кылмасыннар дип. Безнең егетләр моңар бигрәк үчегеп, ялгыз ярым йөргән урыс-улакны тотып үтереп, күлгә ташларлар икән, вә һәм качларны суырып ташларлар икән», – ди. Димәк, Лука Канашевичның провокациясен ике дус, бер-берсенә гомердә дошман булмаган рус вә татар халкын дошманлаштыру дәрәҗәсенә китереп җиткерә язган иде. Хәтта Луканың бу кадәр артыкка киткән тәсассыбләрен һәм Насыйри тасвир кыла торган хәлләрне чиркәү представительләреннән булган тарихчылар үзләре дә икърар кылып, татарлар бу кадәр читенлекләргә чыдый алмыйча, «Они от нетерпимости едва удержались от всеобщего смятения» диләр36. Лука өстеннән татарларның гаризалары, Мәскәү, Питерга качып барып шикаять кылулар, Луканың бу эшеннән Казандагы дөньяви властьларның да наразыйлыгы, Башкортстанда тынычсызлыклар, башкорт башлыкларының колонизациягә каршы кубуларын шушы Татарстанда булган вакыйгалар белән буяп күрсәтүләр күбәйгәч, 1755 елда хөкүмәт Луканы төшереп, татарларга бәгъзы җиңеллекләр ясады. Насыйри да бу шикаятьләр хакында сөйли. Ләкин Луканың куылуына ул башка сәбәп күрсәтә: «югарыда мәзкүр булган сәүдәгәр белән мөәзин Истанбулга барып, хәлифәгә русның мөселманнарны дин тугрысында кысып газаплаганын гарыз иткәч, руска Истанбулдан илче килептер, аннан соң падиша һәм уянып, Казанга әмер җибәргән, Аксак Каратунны төшереп, Зөя монастырена япканлар» ди. Бу Төркиягә барып шикаять кылу турыдан-туры тәэсир иткәнме-юкмы, бу хакта мин белмим. Ләкин мөәррих Соловьев, Елизавета үлеп, Екатерина тәхеткә утыргач бирелгән дин иреге хакында Русиянең Төркия белән булып торган сугышларын Русиянең Төркия кулында булган христиан халыкларын Төркия золымыннан котылдырам дип чыгуы мәсьәләләрен сөйләгән соңында, мондый бер сәбәпне алга сөрү өчен Русиянең үзенең эчендәге мөселманнарны кысмаска тиеш булганлыгын вә шуның өчен дин мәсьәләсендә бераз ирек биргәнен бәян кыла37. Һәрхәлдә, Насыйри күрсәтә торган бу сәбәп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин.
Лука Канашевич төшерелгәч, Насыйрича, Зөя монастырена ябылган. Әмма бу Лука турысында чыккан мифларның берсе генә, асылда, ул кеше бер дә ябылмыйча, Белград шәһәренә җибәрелгән. Гомумән, бу кеше хакында татарлар арасында төрле хикәятләр, кыйссалар вә мифлар туган иде, чөнки халык ул үзен яклаган каһарманнарны онытмаган шикелле, каһәрләгән кешеләрне дә онытмый! Менә шул мифлардан берсе Насыйри тарафыннан да сөйләнә: «Шунда (Зөя монастыренда) күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәре әйләнеп вафат булмыштыр», ди. Ләкин Малов исә халык авызыннан ишетеп, бу мифны шулай сөйли: «Аксак Каратун из Казани был сослан в наказание в Свияжский монастырь, где многие из мусульман видели его в ужасном положени. В изорванной одежде, он ходил по монастырскому двору, и подметили, что голова у него была обращена лицом назад, а затылком вперед»38.
Икенче бер хикәяттә Луканы «министрлар карары белән» Себергә сөргәнлек хакында сөйләнә39. Насыйри бу мифларны тагы да тәфсилләп шулай яза: «безнең Бистә халкы Мәкәрҗәгә барганда монастырь ишек алдына койма җарыгыннан карарлар икән, Аксак Каратун һаман әрле-бирле шунда йөрер икән, йөзе тискәре килгән икән, падишаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп, монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар», – ди.
VI
Хәзер без Насыйриның бу әсәрендәге Пугачев килү хакындагы хәбәрләренә күчәбез. Алар да шул Аитов мәҗмугасыннан алынганнар. Бу хәбәрләрне (Риза хәзрәт булырга кирәк) шул мәҗмугадан күчереп, 1912 елда «Шураның» 15 нче номерының 396 битендә бастырган иде. Соңра 1886 елда Казандагы археология җәмгыятенең 3 майда булган бер утырышында Габдрахман Әмин углы Ильясов дигән кеше40 Аитов тарафыннан сөйләнгән шул ук вакыйгалар хакында доклад ясаган вә бу доклад фельетон рәвешендә «Волжский вестник» газетасының 1886 ел 98 номерында басылган иде. Бу хакта күп сөйләп тормыйбыз. Ләкин шулай да, Насыйриның бу хәбәре – татарның вак буржуазиясенең рухын вә аның Пугачев вакыйгасындагы настроениесен белдерүче бердәнбер мәнбәгътер. Шуның өстенә дә бу әсәрдәге бер урын 18 нче гасырдагы татарның эре буржуазиясенең Пугачевка мөнәсәбәтен вә башка мөһим нәрсәләрне белдерә. Без аны күчереп узабыз. Кулъязманың кырыенда шулай язылган: «Аитов Мөхәммәдҗан хәзрәтләре риваять кыладыр: Казан сәүдәгәрләреннән Җаекта иң әүвәл безнең Аит бабай сату итә башлаган, аңарчы безнең Казан халкының Җаек белән эше булмас икән, без кечерәк заманда Җаек сәүдәгәрләренең күбрәге безнең бабайдан калган приказчиклардан, малайлардан вә яки аларның балаларыннан калган сәүдәгәрләр иде» (әсәрнең кырыена язылган сүз шуның белән тәмам). «Вә янә әткәй сөйләр иде, шуннан соң Пугачев Казанга килгәндер, әмма безнең Аит бабай ул заманда Җаекта икән. Ул вакытта Җаекта сөйләшерләр икән Пугачев Казанны алырга китте дип. Аит бабай аларга әйтер икән: “Пугачев Казанны тиз ала алмас, царь Иван Васильевич та йиде ел камап, көчкә алды”, дир икән. Бу сүзләрне Пугачев тарафыннан куелган утаманга җиткерәләр. Аннан соң утаман әмер итәр. Аит бабайны тотып, чи каеш белән беләкләреннән һәм ботларыннан будырып, кырга чыгарып ташларлар. Ул арада Аит бабайның дуст-ишләре барып, утаманга гозер итеп, “ул алай дип әйтмәгән, аның гөнаһысы юк” дип әсбаблар күрсәткәч, чишәргә әмер иткән. Ул арада күпме-азмы яткан, кулы-боты шешеп, чи каеш капланган, күренмәс булган каешын кисеп коткарганнар. Аит бабай шуннан соң тизүк ике җефәк җаулык алып, Пугачев гаскәренә әләмгә дип бүләк итеп, утаманга илтеп бирер, янә Аит бабай әйтәдер икән: «Җаекта аннан соң шундаен низамсызлык булды, минем ничә мең куй тиремне Җаек суының кичүенә күпер урынына түшәп, гаскәр чыгардылар дир икән». Мәкаләбезнең соңында Насыйри хәбәре белән Ильясов доклады арасында булган бер аерымлы урынны әйтеп узарга кирәк. Ильясов докладында шулай әйтә:
«Когда Пугачев ушел, то Казанские дворяне собрались на совещание. Совет приговорил истребить всех татар за то, что те будто-бы поддались Пугачеву. В войске Михельсона находился генерал (Sic!) Муртаза, родом Караим, он объяснил, что татары напротив помогали нашему войску. Тоже самое и солдаты, находившиеся в городе. Они говорили: “Если бы татары не кормили нас, то мы все умерли бы с голода”. Тогда только отменили приговор».
Бу мәсьәлә хакында Насыйри шулай яза:
«Шуннан соң бунтовщиклар хакындагы мәхкәмәдә сөйләшкәннәр “Казан татарлары Пугачев белән бер иде, һәммәсен кырмак кирәк” дигәннәр, һәммәсе риза булганнар, әмма Михельсон гаскәрендә татардан чукынган генерал бар икән. Ул кул куймаган икән: алар җыраклары (азыклары) белән безнең гаскәргә ярдәм иттеләр дигән һәм шуннан соң калада бикләнгән солдатлар “әгәр дә татарлар туйдырмаса, без үләр идек, Пугачев каладан чыгып киткәч, татарлар туйдырды” дигән һәм шуннан соң Казан халкы рус гаскәренең ярдәмчесе дип мәдех кылынып калды дирләр иде», – ди.
Ильясов докладында бары ике татарны асканны сөйли, әмма Насыйри исә бу турыда озынрак мәгълүмат биреп яза: «Калада мәхкәмә ачылып, бунтовщикларның эшләрен тикшереп, бәгъзысын астылар, бәгъзысын кистеләр, бер Исмәгыйль исемле качкан солдат бар икән, Пугачев гаскәрендә тупчы башы булып йөргән икән, ике Бистә арасында астылар, янә берәүне күл башында астылар...», – ди.
Билгеле, бу кыска мәкаләдә Насыйри бирә торган тарихи мәнбәгъләрнең бөтен фәнни әһәмиятен әйтеп бетереп булмый. Аның мөһимлеге бары тарихчыларның әсәрләренә кереп, бер-бер мәсьәләне ачып биргәннең соңында гына күреләчәктер.
Г. Гобәйдуллин.
Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре. –
Казан, 1926. – 135 б.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Һәдия итеп – бүләк итеп.
2. Даир – караган.
3. Кирилл хәрефләре белән язылган.
4. Кирилл хәрефләре белән язылган.
5. Кирилл хәрефләре белән язылган.
6. Кирилл хәрефләре белән язылган.
7. Бу кеше әдип Фатих Әмирханның бабасы, Казанда Яңа Бистәдә мулла булган (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
8. Кирилл хәрефләре белән язылган.
9. Тарихе ганганәне – тарихи хәтерне.
10. «Шәрхел-фәраиз» иң кимчелекле Әмир Гали бине Габделкәрим әл-Болгари тарафыннан 1195 елда рәҗәб аеның 23 көнендә (1781 елның 14 июле. – Авт.) язып тәмамланды.
11. «Мәрҗани» мәҗмугасындагы Вәлидинең мәкаләсен карагыз (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
12. Бу бабта Heyd ның Geschichte der Levantishen Handels исемле әсәрендә күп мәгълүмат табарга мөмкин. Шул китапны укыгач кына өлкәбезнең инсаниятнең икътисади тарихы өчен ни кадәр әһәмияте булганын белеп була (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
13. Истигъдадын – зирәклеген.
14. Аллаһ әйтте: һәр җан үлем ачысын татыр. Аллаһ әйтте: дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр, беркем дә үзенең кайсы җирдә үләчәген белмәс – Тәвәккәл хатыны Рабигабикә фани дөньядан бакый дөньяга күчте.
15. Аллаһ әйтте: һәр җан үлем ачысын татыр, барыбыз да аңа кайтарылачакбыз. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламнәре булсын) әйтте: дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр. 930 елда Шәеххәсән улы Миһригали фани дөньядан бакый дөньяга иреште.
16. «Күрәмен дөньяны, җимерек бары. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел [Аллаһы Тәгаләнең] әмере шундый».
17. Тәсадефи – очраклы.
18. Аллаһы Тәгалә әйтте: беркем дә үзенең кайсы җирдә үләчәген белмәс. Аллаһы Тәгалә әйтте: һәр җан үлем ачысын татыр.
19. Тәэкид кыла – раслый.
20. Гыймарәт кылынып – төзелеп.
21. Ихъя кылгандыр – булдырган.
22. Чәләби фамилиясе госманлыларда зур рухани вә галимнәр чыккан бер фамилиядер (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
23. «Җамигъ әр-ромуз» китабының. Бу хәбәр кулъязмаларның бу мәҗмугага кермәгән кыйсеменнән (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
24. Гакрәб – октябрь ае.
25. Мәсихия – милади.
26. Миссионер Малов поп «Аксак Каратун» дигән сүзне русчага «хромой» «черноризец» дип тәрҗемә кыла. Бу хакта: 1878 елда Маловның «О новокрещенской конторе» дип рухани академиядә сөйләгән нотыгын карагыз (166 биттә). Лука Канашевич 1738 елда Казан епархиясе архиепископ ителеп тәгаен кылынган. Гомеренең яшь чагын төрекләргә әсир булып үткәргән. Ифрат явыз, диндар, мөтәгассыйб-фанатик, православияне Идел буе халыкларына көч белән кертергә тырышучы, аз гына ирекле фикерне басарга омтылучы, русларның иң самими вә иң эшлекле крестьяннарыннан вә казакларыннан хисапланган «старовер» динендә булганнарны җәза кылучы бер мөдһиш поп иде. Моның вандализмына чик тә юк иде: татарларның тарихи хатирәләре калмасын өчен ул Болгар хәрабәләрен җимерткән бер кемсә иде. Бу кеше хакында хәтта Екатерина икенче Болгар хәрабәләрен килеп карагач, шулай язган иде: Все, что тут ни осталось построено из плиты очень хорошей. Сему один гонитель, Казанский архиерей Лука, при покойной императрице Елизавете Петровне позавидовал и много разломал, а из иных построил церковь, погреба и под монастыь занял, хотя Петра I указ есть, что б не вредить и не ломать всю древность» (Соловьев. Истори России, том 27, гл. 1, стр. 330). Без монда Аксак Каратунның эшләгән эшләрен вә аның татар вә башка халыкларга кылган золымнарын сөйләп тормыйбыз. Ләкин Лука Канашевичның кылган бик күп эшләре безнең татар крестьянының икътисади тормышына да тәэсир иткәнлектән (чукынмаганнарны авыллардан сөрү, начар җирләргә күчереп утырту шикелле). Без бу кеше вә аның аркасында кылынган золымнарның тулы картинасын күреп мәгълүмат аласы килгән кешеләр өчен бу хакта мәгълүмат табарлык әдәбият вә мәнбәгъләрне күрсәтеп китәбез:
1) «Лука Канашевич» (Православный Собеседникъ, за 1858 г., ч. 3).
2) А. Можаровский. Изложение хода миссионерского дела по просвещению каз. Инородцев (чтения в Им. об. Истории и древностей Рос., за 1888 г., кн. 1., 12 фасылны укырга кирәк).
3) Соловьев. История России, том 4, 262, 6, 330. (изд-во. «Общ. Польза).
4) Е. Малов. О татарских мечетях в России. (Прав. Собеседник, за 1867 г. кн. 12 и 1868 кн. 1).
5). Е. Малов. О ново-крещенской конторе. Казань, 1878, стр. 148-158.
6) Вл. Люборкий, Сборник дел. Каз. Епархии, Каз. 1868 г.
Бу әсәрләрдә мәнбәгъләр һәм күрсәтелгән (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
27. Мөхәммәдҗан Аитов 19 нчы гасырның соңгы яртысында яшәгән бер кеше булып, Казанның гыйлем сөюче байларыннан булган. Аның халык арасында татарның Казанның үтмеше турында халык арасында йөргән хәбәрләрне, авыз риваятьләрен җыеп язган бер мәҗмугасы бар иде. Хәзердә бу мәҗмуга югалган (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
28. Иман тәлкыйн итеп – иманга китереп.
29. Зәиннәр – бизәнү әйберләре.
30. Мәсыйр булып – катнашып, дәвам итеп.
31. Издихамда – кысынкылыкта.
32. Бу янгынның тәфсиле Рыбушкин, История Казани, ч. II, стр. 8 (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
33. Описание документов и дел, хранящихся в архиве св. Православного Синода, том 24, № 272/131 (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
34. Луканың татарларны Бистәдән кууы хакындагы дәлилләре бик кызык, бу дәлилләр бары урта гасыр Яурупасында гына дикъкатькә алына торган булганга, Руиянең хөкүмәт сөрүче сыйныфларының бу дәлилгә ышанып карар чыгарулары аларның никадәр надан, тәгассебле булганлыгын күрсәтәчәгеннән вә бу материаллар белән хәзергә бер генә дә рус тарихчысы файдаланмаганлыктан, дәлилләрне тулы хәлдә китерәбез: «Огненное знамение в той слободе соделалось по чудесному в навечерии того пожара, чрез град к той татарской слободе нечаянно страшным пожаром все тое их богомерзкие мечети до основания без остатку истреблены, а потом уже после того пожара из одной татарской слободы не в одно время лежащие огонь видим был, как преосвященный Лука, так преосвященный Дмитрий епископ был самовидящим, и такое тое чудесное огненное видение, так и действо того незапно заченившагося в татарской слободе ужасного поганства истребление оным того их татарские жилища признать должно за совершенное смотрение Божие, почему оным татарам и селиться на оном по чудесному смотрению Божию огнем чистившимся месте вблизости православных хритиан для производимых от них соблазнов и важных причин позволять весьма не подлежит». Димәк, Лука вә аның юлдашларының фикеренчә, татар арасында мәчетләрне ягып башлаган янгын Алланың бер хикмәте; бу гыйбрәт өчен хөкүмәтнең татарларны христианнарга якын җирдә тотканы өчен булган бер җәза; моны Лука үзе һәм епископ Дмитрий белән бергә карап торып, күктән ут төшкәнне күргәннәр. Билгеле, бу дәлилләргә караганда Насыйриның сүзенең бик дөрес булуы ихтимал тотыла. Икенче дәлил итеп, Лука вә яраннары татарларның яңа гына православиега чыккан кешеләрне котыртуларын күрсәтә. Өченче дәлил хокукы булып, Лука татарларны христианнар янында тотарга ярамаганлык хакындагы бөтен иске законнарны санап чыга. Сенат һәм синод мәҗлесләрендә Луканың сүзләре хаклы табылалар һәм «Описанное им (т. е. Лукой) чудесное видение признать за совершенное смотрение божие» дип карар кылына һәм татарларны хәзерге иске Бистәдән куарга карар чыгарыла вә шуннан соң Яңа Бистә килеп чыга, димәк татарлар сазламак, малярияле урынга күчереләләр (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
35. Тәгъзиб кылырлар – газапларлар.
36. См. «История Росс. иерархии Амвросия», ч. 1, стр. 172 и 253. Без монда Казан халкы хакында гына сөйләдек. Ләкин Луканың татар крестьяннарына күрсәткән җәфалары моннан ничә мәртәбә артык иде (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
37. История России, том 28, гл. 1, стр. 575 (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
38. О ново-крещенской конторе, стр. 166 (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
39. Там же, стр. 165 (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
40. Габдрахман Ильясов «Бичара кыз» исемендә татар телендә беренче театр китабы язган кеше (Г. Гобәйдуллин искәрмәсе).
Список литературы
Надыршина Л. Р., Гарипова Л. Ш. Безләр – татармыз... (К. Насыйриның татар әдәби телен нигезләү юнәлешендәге эшчәнлеге турында) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 4. – Б. 124-133.
Загидуллин И. К. Каюм Насыйри – первый идеолог и практик татарского нациестроительства // Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика: материалы IV Международного научно-практического семинара, посвященного 85-летию Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, 9-10 октября 2024 года. – Казань: Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2024. – С. 37.
Ногман М. Н. И. Лобачевский исем. Фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары. – Казан, 1958. – 49 б.
Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәтләре турында // Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм 100 еллык бәйрәм материаллары. – Казан, 1926. – 135 б.
References
Nadyrshina L. R., Garipova L. Sh. Bezlуr – tatarmyz... (K. Nasyirinyn tatar edebi telen nigezleү yuneleshendege eshchenlege turynda) [We are Tatars... (About the activities of K. Nasyiri in the direction of substantiating the Tatar literary language)]. IN: Гасырлар авазы – Эхо веков [Echo of centuries], 2024, no. 4, pp. 124-133.
Zagidullin I. K. Kayum Nasyiri – pervyi ideolog i praktik tatarskogo natsiestroitel’stva [Kayum Nasyiri is the first ideologist and practitioner of the Tatar nation building.]. IN: Tatarovedenie v situatsii smeny paradigm: teoriya, metodologiya, praktika: materialy IV Mezhdunarodnogo nauchno-prakticheskogo seminara, posvyashchennogo 85-letiyu Instituta yazyka, literatury i iskusstva im. G. Ibragimova, 9-10 oktyabrya 2024 goda [The Tatar Studies in a paradigm shift: theory, methodology, practice: proceedings of the IV International Scientific and Practical Seminar dedicated to the 85th anniversary of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, October 9-10, 2024]. Kazan: Institut yazyka, literatury i iskusstva im. G. Ibragimova AN RT publ., 2024, p. 37.
Nogman M. N. I. Lobachevskii isem. Fenni kitapkhane kul”yazmalarynyn tasvirlamasy. III chygarylysh. Kayum Nasyiri kul”yazmalary [The Description of the manuscripts of the Lobachevsky Scientific Library. Issue III. The Manuscripts of Kayum Nasyiri]. Kazan, 1958, 49 p.
Nasyiri kul”yazmalarynyn gyil’mi kyimmetlere turynda [About the scientific value of Nasyri’s manuscripts]. IN: Kayum Nasyirinyn monarchy basylmagan eserlere һem 100 ellyk beirem materiallary [The Unpublished works by Kayum Nasyiri and the materials for the 100th anniversary of the celebration]. Kazan, 1926, 135 p.
Сведения об авторах
Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru
Надыршина Лейсан Радифовна, доктор филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leysan_tatar@mail.ru
About the autors
Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Leading Researcher of the Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru
Leysan R. Nadyrshina, Doctor of Philological Sciences, Senior Researcher of the Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leysan_tatar@mail.ru
В редакцию статья поступила 24.03.2025, опубликована:
Гарипова Л. Ш., Надыршина Л. Р. Каюм Насыйри кулъязмаларының гыйльми кыйммәте хакында Г. Гобәйдуллин (К. Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 2. – С. 125-142.
Submitted on 24.03.2025, published:
Garipova L. Sh., Nadyrshina L. R. Kajum Nasyjri kuljazmalarynyn gyjl’mi kyjmmete hakynda G. Gobajdullin (K. Nasyirinyn tuuyna 200 el tulu unaennan) [G. Gubaidullin on the scientific value of Kayum Nasyiri’s manuscripts (on the 200th anniversary of K. Nasyiri's birth)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no 2, pp. 125-142.