Л. Фидаева. Фронтовик юлы (Зенитчы Ф. Г. Галләмев)

Фронтовик юлы
(Зенитчы Ф. Г. Галләмев)
Элекке Советлар Берлегенең күп милләтле халкы 1941-1945 елларда фашистлар Германиясенә каршы алып барган җиңүле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел. Тормыш-яшәешның табигый кануннары буенча, рәхимсез вакыт үзенең агышын дәвам иткән саен, ул сугышта катнашучыларның, аны үз язмышлары аша кичергән кешеләрнең сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Әмма бу дәһшәтле елларда совет халкының, ил ул-кызларының күрсәткән күмәк, шәхси фидакарьлекләре, батырлыклары онытылмый. Алар елъязмаларга алтын хәрефләр белән язылган.
Һәр сугыш ул — кешеләр язмышы, аларның уй-йөрәкләре аша узган кичерешләр, вакыйгалар. Бу сүзебез 1918 елның мартында хәзерге Арча районының Урта Пошалым авылында туып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын, беренче көннәреннән алып соңгы көннәренәчә, урау фронт юллары аша үз җилкәсендә кичергән Фәрт (Габделфәрт) Галләм (Габделгалләм) улы Галләмев турында. Каһарман Газинур Гафиятуллин шикелле, дошман амбразурасына да ташланмаган, легендар Николай Кузнецов сымак, сугыш елларында дошман тылында «ут уйнатып»та йөрмәгән ул, бары тик үзенең көндәлек сугышчан вазыйфаларын көннән-көнгә, айдан-айга намус белән башкарган. Ягъни, Александр Твардовскийның Василий Теркины — күп меңләгәннәр сымак — дәһшәтле сугышның гап-гади бер солдаты булган. Нәкъ менә шундыйлар үзләренең көндәлек, тыйнак, массакүләм фидакарьлекләре, батырлыклары белән сугышның «төп йөген» тартып, ахыр чиктән олы Җиңүне тәэмин итүгә хәлиткеч өлеш керттеләр.
Аның фронттан кайткан фоторәсемнәре күп иде. Әмма иң истәлекле ядкарь — озын-озак, урау сугыш юлларын барлап, «утны-суны кичкән», ерак-еракта калган туган якка, әти-әнигә, туган-тумачага, «ил кызына» карата тирән эчке кичерешләр, фоторәсемнәр, «тез өстендә» үзе иҗат иткән дүрт, сигезъюллык шигырьләр белән тулы, таушала төшкән «фронтовой» куен кенәгәсе. Анда карандаш белән язылган шундый дүртьюллык бар иде:
«Исән булсам, дошман явын җиңеп,
Бер кайтырмын туган-үскән җиремә
“Сагындым…” — дип кул салырмын
Ил кызының нечкә биленә».
Әмма, ул куен дәфтәре дә, аның белән күп кенә сугыш чоры фоторәсемнәре дә 1980 елларда, «Дан музее»на дип, мәктәпкә алынып, «эзсез» юкка чыктылар. Шуларның барысыннан истәлеккә бары тик дүрт фоторәсем генә калды. Аның берсе 1940 елга, әле яңа гына армиягә алынган чорга карый. Фоторәсемнән сугышкача чордагы погоннарсыз солдат формасын кигән япь-яшь, таза, матур татар егете карап тора. Тиздән дәһшәтле сугыш башланасын белдеме икән әле ул бу чорда? Икенче фоторәсемдә ул погоннардан, күкрәгендә медаль. Калган ике фоторәсем: хәрби иптәшләре төркеме белән, Өченче Белорус фронты тарафыннан Көнчыгыш Пруссияне гитлерчылардан азат итү операциясе алдыннан яки чорында төшерелгән (үзе фоторәсем артына язганча, «немецларның ашыгыч рәвештә Көнбатышка — өннәренә таба чигенү вакытында»). Күренеп тора, боларда инде ул дары исен күп иснәгән, «утны-суны кичкән» тәҗрибәле солдат, кече сержант. Бу фоторәсемнәр дәһшәтле сугыш елларының, шул сугышта гади бер татар авылы егете — Ф. Г. Галләмев узган авыр, озын-озак яулы юлларның телсез шаһитлары.
Арча районының 100 йортлык Урта Пошалым авылыннан гына да сугышка 150 ләп кеше чыгып китеп, шуларның 73е сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Күрше Югары Пошалым авылыннан — 116сы, Түбән Пошалымнан — 68е. Өч Пошалымнан гына да «типсә тимер өзәрдәй» 257 егет, ир-ат һәлак була! Ә бөтен Арча районы, Казан арты, Татарстан буенча? Дистәләгән, йөзәрләгән мең. Нинди фаҗига!
Бәхеткә каршы, Ф. Г. Галләмевкә, 1940 елның июнендә армиягә алынып, сугышны 1941 елның җәендә Одесса тирәсендә каршылап, 1942 елда дәһшәтле Сталинград оборонасында катнашып, 1944 елда Өченче Белорус фронты составында Белоруссияне, аннан Көнчыгыш Пруссияне фашист гаскәрләреннән азат итеп, соңыннан Төньяк Кытайны Япониянең Квантун армиясеннән чистартуга да үз өлешен кертеп, 1945 елның августында туган-үскән җирләргә исән-имин кайтырга насыйп була. Зенит артиллериясендә дошман очкычларына кадәр араны үлчәп торучы (дальномерщик) булып хезмәт итә ул. Зенит туплар утының төгәллеге күп дәрәҗәдә аңа да бәйле була. Арча ягы егете хезмәт иткән зенит туплар батареясе тирә-якка үлем, дәһшәт таратучы 35 дошман самолетын бәреп төшерә. Шул рәвешле, дүрт елдан артыкка сузылган данлы сугыш юлын үтә ул. «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» кебек сугышчан медальләр — шул дәһшәтле елларның кайтавазы. Сүз уңаеннан, берничә тапкыр командование тарафыннан сугышчан Кызыл Йолдыз ордены алуга тәкъдим ителүчеләр исемлегенә дә кертелә ул. Әмма ни өчендер бүләкләнми кала. Сугыштан соң фронтовик Арча районының Урта Пошалым урта мәктәбендә 30 елдан артык балалар укытып, анда да сынатмады, медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Дан-хөрмәткә лаек булып 1992 елның 3 апрелендә арабыздан китте.
Ветеран данлы, дәһшәтле сугыш юлларын, сугышчан иптәшләрен, сугыш чоры җырларын хәтерендә яңартырга ярата иде. Әйтик, 1941 елның җәендә, сугыш башланыр алдыннан, Одесса шәһәрендә бер батальон хәрби маршта «теттереп» татарча җырлап бара икән:
«Ленинград — Москва
Урамнары таш кына,
Яшь йөрәгем капиталны
Бетерергә ашкына [...]».
Татар егетләре бөтен батальоннары белән утка керделәр ул чакларда. 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңүдә, кешелекне фашизм афәтеннән йолып калуда татар ул-кызларының, татар халкының өлеше ифрат зур. Моңа Аллаһы тәгалә, дөнья, тарих үзе шаһит!
Фронтовикларның күп дәрәҗәдә охшаш язмышлары, холык-халәтләре М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында яхшы чагылдырылган. Мөгаен, аларның төп үзенчәлекләре — тормышны, кешеләрне, табигатьне яратуда, нечкә тоемлауда, тынычлык-иминлекнең кадерен белүдә. Моңа аларны дәһшәтле сугыш еллары өйрәткән. Фәрт Галләм улы да менә нәкъ шундыйлардан — «чын фронтовиклар» өммәтеннән иде.
Инде менә ул еллардан истәлек булып аның сугышчан медальләре, берничә фоторәсеме генә калды. 9 май — Җиңү бәйрәме җиткәндә аларны кабат-кабат алып карыйбыз. Караган саен, бер-бер артлы хатирәләр яңара. Алар аша барча ветераннарга җиткерәсе килә: «Кадерле фронтовиклар, сугыш ветераннары! Без сезне һәм дөнья афәте булган фашизмга каршы сез кылган батырлыкны, фидакарьлекне онытмыйбыз!»
Лилия Фидаева,
филология фәннәре кандидаты
Фотолар Р. Г. Галләмнең гаилә архивыннан.