Кәримов Т. Т. Кыргыз җир олысы: Иске Куян авылы

УДК 94(470.41)
Кыргыз җир олысы: Иске Куян авылы
Т. Т. Кәримов,
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The Kirgiz land parish: Starokuyanovo village
Т. Т. Karimov,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье освещены некоторые вехи многовековой истории села Старокуяново Бакалинского района Республики Башкортостан. Возникшее в древности на территории Киргизской поземельной волости, это поселение считалось одним из небольших в регионе. Сословные термины «башкиры» и «тептяры», присущие поземельным волостям, указывают на степень привилегированности населения, в данном случае татар рассматриваемой деревни. Обострение земельного вопроса привело к переселению татар башкирского сословия в 1842 г. на свободную территорию Киргизской земельной волости, с тех пор село называется Старокуяново. Большое внимание уделяется социально-экономическому развитию села.
Abstract
This article is devoted to highlight some milestones of the centuries-old history of Starokuyanovo village in Bakalinsky district of the Republic of Bashkortostan. It was founded in ancient times on the territory of the Kirghiz land parish, and this settlement was considered as one of the smallest in the region. The class terms “Bashkirs” and “Teptyars”, which are inherited in the landed volosts, indicate the degree of the privilege of the population, in this case the Tatars of the village in question. The intensification of land issue led to the relocation of the Tatar-Bashkir estate in 1842 to the free territory of the Kyrgyz land parish, since then the village has been called Starokuyanovo. Much attention is paid to the socio-economic development of the village.
Ключевые слова
Cело Старокуяново, село Катай, село Тукбирде, «тептяры», «башкиры», Киргизская поземельная волость.
Keywords
Starokuyanovo village, Katay village, Tukbirde village, “Teptyars”, “Bashkirs”, the Kirghiz land parish.
Иске Куян – тарихы тирән гасырлар катламыннан юл алучы авылларның берсе. Шәҗәрәләрне өйрәнү, күпсанлы архив чыганакларын анализлау, аның тернәкләнү чоры XVII гасырның ахырларына карый дип, фараз кылырга мөмкинчелек бирә. Нәкъ шул чорда яисә бераз алдарак аңа якын яткан авыллар (мәсәлән, Катай, Тукбирде һ. б.) да барлыкка килгән.
Ә менә язма чыганакларда авыл, кайбер сәбәпләр аркасында, нигездә, XVIII нче гасырның уртасыннан күрсәтелеп килә. Cалым түләүче халык санын алулар (ревизияләр) шул гасырның башыннан даими үткәрелеп килсә дә, Бакалы ягына караган Беренче (1718 ел) һәм Икенче (1747 ел) ревизия документлары сакланмаган, ә менә аннан соңгылары шактый тулы килеш сакланган. Өченче (1762) ревизия документы Куянның яңа нигезләнгән авыл («новопоселенная») түгел, электән үк яшәп килгәнлегенә ишарәли. Тик монда 1747 елга чаклы ук яшәүчеләр кайдан күчеп утырган, монысын ачыклап булмый, ә менә аларның варислары әлеге Өченче ревизия документында тулы күрсәтелә. Әлеге документка махсус тукталып үтәрбез, ә хәзергә тагын бер нәрсәгә игътибар итик.
Иске Куян авылы колхозчысы Габидулла Шәрифуллин үзенең нәселен, төбәк тарихын бик яхшы белгән. Габидулла карт Куян авылына өч гаилә, шуларның берсе Бикмәтнеке, нигез салган дип сөйли торган булган. Искиткеч хәтерле, зирәк бу карт шәҗәрәсен Бикмәттән алып әйтеп бирә торган булган. Бикмәт, чынлап та, Куян авылында яшәгән, тарихта булган шәхес, без моның шулай икәнлегенә архив документларын өйрәнгәндә, шул нәселдән булган Рәмил Ибәтуллин шәҗәрәсен төзегәндә инандык. Бикмәт XVIII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларында яшәгән, авыл да шул чорда барлыкка килгән, димәк, Габидулла карт әйткәннәр дөрес, безнең фикерне раслый булып чыга.
XVIII гасыр ахыры – XVIII гасыр башлары Россия тарихында Петр I идарә иткән чор буларак билгеле. Явызлыгы, илдәге реформалары белән шөһрәт казанган бу патша зур салымнар кертә, шуның аркасында авыл кешеләренең тормышлары тагын да авырлаша. Казан ягыннан күп гаиләләр йортларын ташлап, урман-дала якларына качып китәләр, мондагы халыктан рөхсәт алып, бергә салым түләү шарты белән ул төбәкләрдә яшәргә калалар. Болай иткәч аларга да, җирле халыкка да отышлы булып чыга. Элек яшәгән урыннарында алар ясаклы (ягъни ясак түләүче) татарлар булсалар, Уфа өязе территориясендә аларны «типтәр» дип яза башлыйлар.
Барлыкка килү чорыннан берничә дистә еллар үтсә дә, авыл кечкенә булып кала. 1762 елгы мәгълүматларга караганда, Куян авылында ясаклы татарлардан торган тугыз гаилә яши. Йосыф Килмәтов (аңа 51 яшь) гаиләсендә Исламгол (10), Ишмөхәммәт (7), Йөзәй (6) һәм Искәндәр (4) теркәлгән. Шунда ук күрсәтелгән Котлыгош Котлыев (15) та бу нәселгә карый.
Югарыда күрсәтелгән Йосыф Бакалы районы хакимиятенең элеккеге башлыгы Рәмис Маһиян улы Дәүләтовның ерак бабасы булып чыкты. Нәсел чылбыры болай: Килмәт – Йосыф (1711 елда туган) – Исламгол (1752) – Габдесаттар (1793) – Габделмалик (1816) – Дәүләтбай (1878) – Махиян (1905) – Рәмис (1948), аның балалары һәм оныклары.
Шул ук исемлектә Кимәк Бикмәтов (аңа 62 яшь) та күрсәтелә. Аның дүрт улы була: Туиш (34), Юлыш (32), Юлдаш (19) һәм Кинҗәгол (12). Кимәкнең бертуган энесе булып Мөхсин Бикмәтов (аңа 51 яшь) тора. Мөхсиннең ике улы күрсәтелә: Карагол (4) һәм Аиткол (2). Мөхсин Бикмәтов авылдашлары арасында дәрәҗәле кеше (документта – «выборной», ягъни үз араларыннан сайлап куелган кеше), әлеге документка ул үзенең нәсел тамгасын куйган.
Иске Куян шәҗәрәләрен өйрәнгәндә, дистәдән артык гаиләнең тамырлары Мөхсин Бикмәтовка тоташуын ачыкладык. Аерым алганда, «Приобьснабсервис» ябык типтагы акционерлык җәмгыятенең элеккеге генераль директоры Рәмил Әмир улы Ибәтуллинның (анасы ягыннан). Аның шәҗәрә схемасы болай: Бикмәт – Мөхсин – Сәйфулла (1776) – Хәбибулла (1803-1886) – Төхвәтулла (1847-1904) – Ибәтулла (1876) – Миңсылу (1923-1995) – Рәмил (1949) – Рауль (1972) һәм Лилия (1977).
Сүз уңаеннан әйтик, Бикмәт – алдарак әйтеп үтелгән Куян авылы колхозчысы Габидулла Шәрифуллинның да бабасы.
1762 елгы документка әйләнеп кайтыйк. Авыл кешеләренең чираттагысы Мәкъсуд Мәмәтов (31), ул башка нәселгә карый. Аның гаиләсендә Мәхмүт (2) һәм Мансур (8; асрамага алынган) күрсәтелә. Мәкъсудның бертуганнары булып Кушай (29), Ишәй (22), Ишбулды (19) һәм Ишкилде (10) Мәмәтовлар тора.
Биккол (22) һәм Миңлегол (19) Атлыкаевлар шулай ук аерым нәселгә карый.
Авылның иң олы кешесе, аксакалы – Сәет Бикмәтов, аңа 86 яшь. Аның туганы Мостафа алты ул тәрбияли: Мөстәкыйм (18), Мостай (15), Мөслим (12), Мөкмин (10), Мансур (8) һәм Зөбәер (6). Сәетнең бертуганының улы Уразгилде Уразаев (4) исемле.
Иманай Уразмәтов (44) уллары Сөендек (15), Сөяргол (8), Рәфикъ (3) белән яши. Аның туганы Рахманколның (40) Яһүдә (1 яшь) исемле бары бер генә улы күрсәтелә.
Иманай Уразмәтов – Бакалы районы эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы Зөлфәт Шәймәрдановның ерак бабасы. Аның шәҗәрә схемасы болай: Уразмәт – Иманай (1718) – Сөендек (1747-1787) – Рәхматулла (1774-1857) – Нигмәтулла (1795) – Шәймәрдан (1858) – Шәймөхәммәт (1887) – Шәмси (1921) – Зөлфәт (1955), аның балалары һәм оныклары.
Иң соңгы булып исемлектә Гомәр Булатов (44), аның улы Габделҗәлил (2), аннары өч яшьлек улы Габделкадыйр белән Гомәрнең бертуган энесе Хәлил Булатов (31) күрсәтелә1.
1762 елгы документта Куянда яшәүче 43 ир-ат ясаклы татар теркәлгән. Болар – авылның төп нәселләрен тәшкил итүчеләр, бүгенге куянлыларның ерак бабалары. Бу тарафларга күчеп килүчеләр махсус дәфтәрләргә теркәп барылганлыктан, гасыр ахырына таба Куян авылы ясаклы татарлары да «типтәр» (русларның «дәфтәр» сүзен бозып әйтүдән барлыкка килгән) дип күрсәтелә башлыйлар.
Гасыр ахырынарак авыл тагын да зурая, анда яшәүчеләр саны ике тапкыр диярлек арта. 1782 елда монда 69 ир-ат һәм 65 хатын-кыз, 1795 елда – 82 ир-ат һәм 72 хатын-кыз теркәлә. Сословиеләре буенча алар – типтәрләр2. Болардан тыш, авылда башкорт сословиесенә кергән кешеләр яшәгәнлеге, аларның 1842 елда Камышлытамакка күчерелүе мәгълүм.
1811 елда Куян «типтәр»ләре элеккечә старшина Бикбатыр Биктимеров командасына керә. Алар 13 хуҗалыкта 41 ир-ат исәпләнә. Исемлек башында Фәйзулла һәм Сәйфулла Мөхсиновлар күрсәтелә. Исемлектәге мәгълүматларны раслап Сәйфулла Мөхсинов үзенең тамгасын куйган. Анда түбәндәгечә язылган: «В сей скаске деревни Куяновой ис тептяр выборной и скаскаподатель Сейфулла Муксиновъ тамгу свою приложил»3.
Алдагы шәҗәрәдә күрсәтелгәнчә Сәйфулла – Рәмил Ибәтуллинның ерак бабасы. Ул авылдашлары арасында ышанычлы саналган, шуңа «выборной» һәм скаска (авыл кешеләре исемлеген) тапшыручы итеп сайланган.
1816 елда да Куян «типтәр»ләре старшина Бикбатыр Биктимеров командасында исәпләнәләр. Авылда бу юлы 14 хуҗалык була. Анда түбәндәгечә язылган: «К сей скаске скаскоподатель д. Куяновой выборной тептер Абдулсатаръ Исламгуловъ по-татарски руку приложил»4.
Алдагы шәҗәрәдә күрсәтелгәнчә Габдессаттар – Рәмис Дәүләтовның ерак бабасы. Ул да алдарак әйтелгән Сәйфулла кебек авылдашлары арасында ышанычлы саналган, шуңа «выборной» һәм скаска (авыл кешеләре исемлеген) тапшыручы итеп сайланган. Аерма шунда, Габдессаттар тамгасын түгел, ә матур итеп үзенең һәм атасының исемен күрсәтеп «кулым куйдым» дип язып куйган. Документта ул үз кулы белән түбәндәге сүзләрне язган: «Ошбу скаскаподатель Габдессаттар Исламгол улы кулым куйдым».
Габдессаттар бу вакытта атасы Исламгол Йосыпов (63 яшь), үги әнисе Сәхибә (35), хатыны Гөлмәхар (22), уллары Габделкәбир (3), Габделмәҗит (1) һәм сеңлесе Фәрхиназ (17) белән яши. Әлеге документ 1816 елның февраль аена карый, шуңа күрә шул ук елның башка аенда туган Габделмалик күрсәтелмәгән.
XIX гасыр башларында Куян, һәм аның белән бергә Кыргыз олысына (волостена) кергән авыллардан Тыпый, Ишмәт, Туктагол, Катай, Камай, Иштирәк, Килкабыз, Корыч, Тукбирде һәм Балчыклы бер дачага межалана. Әлеге дача 64 299 дисәтинә (1 дисәтинә = 1,09 га) территорияне били. Аның зур өлешен урман (53 272 дисәтинә), калган өлешен сөрүлек (5 600), печәнлек (2 873), ялан (2 300) һәм йорт яны җирләре (281) алып торган.
Урманнарда (ә алар барлык биләмәләрнең 82,8 % алып тора) җәнлекләрдән – аю, бүре, төлке, куян, сусар, ас, тиен, кошлардан көртлек, боҗыр, карчыга, лачын, сандугач, сыерчык, карабүрек (балан чыпчыгы), сары чыпчыклар тереклек иткән. Басуларда торна, тургай, бытбылдыклар өере-өере белән очып йөргән. Алабуга, чуртан, опты һәм башка балыкларга бай Маты һәм Казыяр елгалары буенда кыр үрдәкләрен, шөлди, чуллык кебек кошларны күрергә мөмкин булган.
Мондый бай табигать, билгеле, читтәге эшмәкәрләрне җәлеп итми калмый. Сәүдәгәр Мөхәммәтрәхим Вәлитов Кыргыз волосте «башкорт»лары белән килешү төзеп, Балчыклы авылы тирәсендәрәк урман эчендә поташ җитештерү заводы төзи. Моның өчен ул унбиш зур чан сатып ала һәм аларны монда урнаштырып, эшчеләр яллап, күпләп поташ җитештерә башлый. Төп чимал – агач – күп. Аны яндырып, көлен чаннарда кайнатып, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә) хәленә китергәннәр. Ел саен өч мең пот поташ кайнатып, аны Казанга һәм Мәкәрҗә ярминкәсенә ташып, потын өч сумнан сата торган булган5.
Нәкъ менә шул чордан алып кешеләр мондагы табигатьнең йөзен үзгәртә, табыш артыннан куып аңа зур зыян сала башлыйлар. Кайбер елгаларның пычрануына да китерә поташ җитештерүчеләрнең эшчәнлеге. Билгеле, бу хәл шул чорда ук күп кенә кешеләрне борчый, алар хәтта губерна хакимиятенә шикаятьләр яза башлыйлар.
Урманнарны күпләп кисү XIX гасыр буена дәвам итәчәк. Күп очракта бу иген басулары өчен яңа урыннар булдыру белән аңлатыла. Нәтиҗәдә елгалар саега, табигатьнең элеккеге йөзе бетә, матурлыгы кими төшә.
Җир мәсьәләсе буенча Куян һәм Катай авылы «типтәр»ләре белән Тукбирде марилары арасында әледән-әле ызгышлар булып торган. XIX гасыр уртасынарак бу бәхәс иң югары ноктага җитә. Мәсьәләнең асылына төшенү өчен кайбер документларга мөрәҗәгать итик.
Мондагы җирләргә хокуклары күбрәк булуны раслаганда тукбирделеләр элек-электән калган берничә документның күчермәсенә таяна торган булганнар. Еш телгә алынганында ясаклы чирмеш Бикбирде Тукбаевның ясак түләргә ярдәмгә үзенең кияве ясаклы бабыл Анчук Аклычевны чакыруы турында сүз бара. Әлеге 1659 (документта иске стильдә 7167 ел дип күрсәтелә) елгы документтан Бикбирденең бу җирләргә Кыргыз волосте «башкорт»ы Утакман рөхсәте һәм ясак түләү шарты белән генә килеп утыруы аңлашыла. Ә менә җир чирмешләргә бүләк ителгәнме, яисә алар аны сатып алганмы – бу хакта документларда әйтелми.
Шуңа карамастан, бәхәсле җирнең варисы итеп тукбирделеләр санала, һәм 1826 елны ул аларга беркетелә. Сенатның 1827 елның 21 февраль карары белән аларга 15 506 дисәтинә 919 сажин уңайлы һәм 15 674 дисәтинә 800 сажин уңайлы булмаган җирләр сыйфатында аерым межалана (бу эшләрне Бәләбәй өязе землемеры Товарницкий башкара).
1832 елда тукбирделеләр үзләренә тигән җирнең бер өлешен, ягъни алты мең дисәтинәсен Бәләбәйнең өченче гильдияле сәүдәгәре Сазыкинга саталар. Озак та үтми, шул ук Сазыкинга үз биләмәләреннән тагын ике мең дисәтинә өстәп бирәләр. Ә инде 1840 елда 20 мең сумга (ассигнация белән) Курск губернасы алпавыты титулярный советник Синельниковка ике мең дисәтинә җир саталар. Тирә-якта моңарчы кулланып килгән җирләренең башка кулларга күчүе Куян һәм Катай халкын хафага сала. Тукбирделеләр белән бу мәсьәләдә уртак тел таба алмагач, алар югары хакимияткә – Сенатка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә, 1847 елның 30 июль карары белән Сенат Синельниковка сатылган җирнең 1 103 дисәтинәсен генә раслый. Моннан файдаланып, тукбирделеләр Сазыкинга тагын 900 дисәтинә җир сатып җибәрәләр. Әлеге факт Куян һәм Катай халкын тагын бер мәртәбә (соңгы мәртәбә!) югары хакимияткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.
Тукбирделеләрнең Синельников белән алыш-биреше Куян авылы (шулай ук Катай авылының да) биләмәләрен шактый кечерәйтә. Сатылган җирдән алар берничек тә файдалана алмыйлар, чөнки аның яңа хуҗасы рөхсәт итми. Мәсьәләне хәл итмичә калдырып булмый, шуңа да Югары хакимият мондагы халыкка яңа урыннан җир бүлеп бирергә карар чыгара. Кыргыз волосте «башкорт»ларының буш яткан, урман-куаклардан торган биләмәләре күп була, шуның бер өлеше Куян һәм Катай «башкорт»ларына тәгаенләнә («типтәр»ләргә кагылмыйлар, чөнки аларның башка барыр урыннары юк). Шулай итеп, 1842 елда куянлылардан – Яңа Куян (хәзерге Камышлытамак яисә Камышлы), катайлардан Яңа Катай авыллары барлыкка килә.
Башка документларга күчик. 1867 елгы чыганактан күренгәнчә, Иске Куянда биш вакыт намазлы мәчет эшли. Имам һәм мөгаллим вазыйфасын Габделгалләм Гыйсмәтуллин (1830 елның 28 июленнән) башкара, мөәзин – Габдерәхим Мөхәммәтрәхимов (1836 елның 20 октябреннән). Мәхәлләдә 123 ир-ат һәм 113 хатын-кыз исәпләнә. 78 ир-ат һәм 74 хатын-кыздан торган Яңа Куян (Камышлы) авылы да бу мәхәлләгә карый6.
Габделгалләм мулла тумышы буенча Яңа Катайдан, 1789-1852 елларда яшәгән Гыйсмәтулла Араптановның өлкән улы. Габделгалләм үзе 1800 елда туган, 1859 елда аның 22 яшьлек Габделхәлим исемле улы була.
Диния нәзарәте фонды документларын өйрәнгәндә Габделгалләм мулла кулы белән 1873 елның 18 июнендә язылган бер документка тап булдык. Бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, шул чор тормыш матавыкларын берникадәр чагылдырганлыктан, эчтәлегенә туктап үтәргә булдык.
Бәләбәй өязе Балыклы Күл авылыннан Сәетҗәгъфар Исәй улы 1869 елда үзенең кызы Гөлнәфисәне өч йөз сум мәһәр шарты белән шул ук өязнең Иске Куян авылының яңа «башкорт»ы Хәбибулла Сәйфуллинның улы Төхфәтуллага хәләл җефетлеккә никахлап бирә. Никахта вәли вәкил булган кияүнең атасы Хәбибулланың йөз егерме биш сум мәһәре җитеп бетми, шуның бәрабәренә үзенең җигеп килгән күк биясен яздыра. Ни сәбәпледер, озак вакыт ул бияне бирмичә үзендә асрый. 1878 елның җәендә генә шул йөз егерме биш сум мәһәр урынына язылган бия өчен дүрт яшьлек бер туры айгырын биреп кодасын ризалата. Кодасы Хәбибулла Сәйфуллинга дәгъвасы бетүен раслап, Сәидҗәгъфәр Исәй улы шаһитлар алдында документка тамгасын сала. Әлеге документка Хәбибулла Сәйфуллин да кулын куя, аннары шаһит Мөхәммәтша Үтәголов тамгасын сала. Кодаларның үтенечен таныклыкка язып кулын куючы Иске Куян авылының указлы имамы Габделгалләм Гыйсмәтулла улы була7.
Әлеге документ, карап торышка гарәп хәрефләре белән язылган гап-гади бер кәгазь кисәге, дистәләрчә еллар метрикә кенәгәсе эчендә сакланып, аның белән бергә архивка тапшырылуы аркасында гына, үткән гасыр кешеләре тормышының бер үзенчәлекле тасвирламасы безгә дә барып иреште. Ә бит бабаларыбыз тарихы теркәлгән күпме менә шундый кәгазь кисәкләре, бәяләп бетергесез кыйммәтле документлар шомлы елларда кирәксез дип, алай гына түгел, куркынычлы саналып, өеп-өеп яндырылган, юкка чыгарылган!
1855 елдан башлап «типтәр»ләрне рәсми документларда һәм метрикәләрдә «башкорт» («яңа башкорт») дип яза башлыйлар. Чөнки нәкъ шул елдан аларны Башкорт гаскәре составына кушалар. Ә менә җир биләүче (вотчинник) татарларның һәм мариларның да «башкорт» дип язылуы географик билге, ягъни элек-электән мондагы территориянең «Башкирия» дип язылуы белән аңлатыла, этник башкортларга мөнәсәбәте юк.
Авыл хуҗалыгы, тормыш рәвеше тасвирланган чыганаклар сирәк очрый, шуларның берсе 1896 елга карый. Аны, тәрҗемә итмичә, орфографиясен һәм стилен саклап, укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдык: «Д. Ст. Куянова – в равнине при р. Хадьяр; в поле р. Каран, первая пригодна для мельниц (небольших); в наделе несколько болот. Надел в 1 месте; селение на Ю надела. Изменения в угодьях: пашня увеличилась на счет леса и сенокоса. Поля по ровному склону, находятся возле селения. Почва – чернозем с примесью песка. В селении 3 веялки. Промыслы – извоз: занимаются до 20 человек; заработок до 4 рублей в год на человека»8.
Әлеге тасвирламадан күренгәнчә, якындагы урман елдан-ел киселгән, печәнлекләр азайган, шулар исәбенә сөрүлекләр арткан. Эшкәртелә торган җиргә ихтыяҗ артканнан-арта, чөнки ул тагын да зурайган авыл өчен – төп керем чыганагы. Өстәмә керем чыганакларыннан аеруча киң таралганы булып йөк ташу (мәсәлән, сәүдәгәр Видинеевларга ялланып) тора. Үз аты булган игенче, тиенләп булса да, елга дүрт сум акча эшли алган. Заманасы өчен бу зур акча, аңа кышлаган мөгезле эре терлек алырга мөмкин булган.
Бу чорда Иске Куянда 95 хуҗалыкта 293 ир-ат һәм 284 хатын-кыз яши. Сөн буенда урнашкан Яңа Куянда (икенче исеме Камышлытамак) 104 хуҗалык, 295 ир-ат һәм 281 хатын-кыз теркәлә9.
Җир – туендыручы, муллык чыганагы. Башка авылларныкы белән чагыштырганда, Иске Куянның җирләре күпкә азрак була. 1901 елда басылган белешмәдән күренгәнчә, авыл 667,57 дисәтинә җир биләгән. Ул Килкабыз авылы җәмгыятенә караган, димәк, җир белән бәйле мәсьәләләрне (шул исәптән салым түләүне) ике авыл бергә хәл иткән.
Авылның җире никадәр аз булганлыгы бер мисалда ачык чагыла. Шул ук Корыч волостенда сәүдәгәр В. И. Видинеевның 770,50 дисәтинә җире була. Сәүдәгәр П. И. Видинеев варислары биләгән җир тагын да күбрәк – 853 дисәтинә10.
В. И. Видинеев турында тулырак әйтеп үтү кирәктер. 1872 елда ул Иске Матыда «Екатерининский № 4» аракы куу заводын салдыра. XX гасыр башларында монда 25 кеше эшләгән. Заводның еллык әйләнеше 90 мең сум тәшкил иткән. 30 ат көчле ике двигателе булган бу завод идарәче (управляющий), винокур, ректификатор, конторщик күзәтүе астында эшләгән.
Видинеевның варислары берничә урында хутор булып яшәгән. Истәлекләргә караганда, хәзерге хутор чокыры дип аталган җирдә Василий Петрович Видинеевның хуторы, кирпеч лапасы дигән урындарак Анатолий Петрович Видинеевның, тар урман янындарак Алексей Дементьевич Видинеевның хуторы урнашкан булган. Видинеевларның кирпеч заводлары да булган. Cпирт заводы өчен зур мәйданда бәрәңге үстергәннәр, моннан башка буаларда-күлләрдә балык үрчеткәннәр, бик күп мал-туар асраганнар. Куян авылы кешеләре бу байларга ялланып, үз атлары белән аларның җирләрен сукалап, игеннәрен чәчеп-җыеп бирә торган булганнар.
Авылның югары үсеш темпы XX гасыр башында да саклана. 1906 елгы белешмә әдәбияттан күренгәнчә, Корыч волостеның Иске Куян авылы 308 ир-ат һәм 283 хатын-кыз яшәгән 118 хуҗалыктан тора. Монда мәчет, мәдрәсә һәм бакалея лавкасы эшли11.
Куянлылар өчен иң якын базар Бакалыда була. Ул һәр дүшәмбе көнне эшләгән. Монда елга ике тапкыр (22 октябрьдә һәм 2 февральдә) зур ярминкә дә үткәрелгән. Аптекасы, земство шифаханәсе белән дә Бакалы башка авыллардан аерылып торган. Корыч волостена керүче Үрмәттә базар шимбә көннәрне, ярминкә 2 сентябрьдә уза торган булган.
Үткән чорлар белән чагыштырганда, Иске Куян мәчетендә шактый гына үзгәрешләр була. 1885 елда ук авылда яңа гыйбадәтханә салынган була, әмма 17 ел үткәч (ягъни 1902 елда) анысын сүтеп, өр-яңадан салалар. Имам һәм мөгаллим булып 1883 елның августыннан Гыймаделислам Габделәхсән улы Габделбакыев тора. Ул 1849 елда туган, Сарсаз авылында мулла Кашшафетдин Фәттахетдиновта укыган.
Имам-хатиб һәм мөгаллим вазифасын 1891 елдан Гыйлемхан Бәдретдинов башкара. Ул 1968 елның апрелендә туган, Каран авылында мулла Нурлыгаян һәм Фәтхелбаян хәзрәтләр мәдрәсәсендә белем алган.
Мөәзин һәм мөгаллим хезмәтен 1879 елдан ук Мөхәммәтхарис Габделгалимов башкара. Ул Иске Дөмәй авылында Мөхәммәтсадыйк хәзрәт Габделҗәмиловта укыган, дин әһелләре арасында иң өлкәне (1850 елда туган).
Шулай итеп, дин әһелләре шактый белемле, төрле мәдрәсәләр бетергән кешеләр булганнар. Алар мәчет каршында мәктәп ачып, балаларны укырга, язарга, санарга өйрәткәннәр, мөгаллим (укытучы) хезмәтен башкарганнар. Бу чорда хөкүмәт (земство) мәктәпләре авылларда әле яңа гына ачылып килә, шунлыктан татар авылларында укыту эше тулысынча диярлек муллалар өстендә була.
1912-1913 елгы хуҗалыклар исәбен алу вакытында Иске Куянда 145 хуҗалыкта 777 кеше (408 ир-ат һәм 369 хатын-кыз) теркәлә. 38 хуҗалыкның җире булмый. Соңгы тапкыр җир 122 иманага бүленә. Аның мәйданы 668 дисәтинә тәшкил итә. Шуның 515 дисәтинәсе – сөрүлекләр, 50 дисәтинәсе – йорт яны җирләре, 30 дисәтинәсе – печәнлек, 20 дисәтинәсе – көтүлек була. Аренда мөнәсәбәтләре аркасында җирдән файдаланучылар саны арткан, шуңа күрә бөтенләй җир эшкәртмәүчеләр күп түгел, нибары ике гаилә була. 45 хуҗалык – өч дисәтинәгә, 25 хуҗалык – 3,01дән биш дисәтинәгә, 49 хуҗалык – 5,01дән 10 дисәтинәгә, 18 хуҗалык – 10,01дән 15 дисәтинәгә, өч хуҗалык – 15,01дән 20 дисәтинәгә, ике хуҗалык – 20,01дән 30 дисәтинәгә, 1 хуҗалык – 30,01дән 40 дисәтинәгә кадәр мәйданда иген игә. Барлык чәчүлекләр 455,99 дисәтинә була. Төп бөртекле культуралар булып арыш (215,26 дисәтинә), борчак (66,50), тары (51,13), солы (46,77), карабодай (61,80), бодай (2,12) һәм борай (0,37) санала. Бәрәңге – 8,88, киндер 2,53 дисәтинә мәйданда игелә. Авылда 206 ат, 264 баш мөгезле эре терлек (шуның 147 сыер), 606 сарык, 120 кәҗә исәпләнә. Дүрт хуҗалык 15 баш умарта тота.
1917 елда Россиядә Вакытлы хөкүмәт карары белән хуҗалыклар исәбен алу үткәрелә. Бу чордан калган архив документларын өйрәнгән тарихчылар М. И. Роднов һәм О. И. Дудина исәпләвенчә, Иске Куянда 1917 елны 153 хуҗалык, 809 ир-ат һәм хатын-кыз, 506,78 дисәтинә чәчүлек, 172 эш аты була. Камышлытамакта (Яңа Куянда) 158 хуҗалык, 937 кеше, 818,34 дисәтинә чәчүлек, 210 эш аты күрсәтелә12.
Әлеге 1917 елгы хуҗалыклар санын алу документларының кайберләре белән җентекләбрәк танышыйк. Менә Ибәтулла Төхфәтуллин хуҗалыгы күрсәтелгән документ. Ибәтуллага 42 яшь, ул 28 яшьлек хатыны, ике улы (10 һәм 2 яшьләрдә) белән яши. Ибәтулла – урта хәлле игенче, аның 4,42 дисәтинә чәчүлеге, аты, танасы, дүрт сарыгы, ике кәҗәсе бар, өч дисәтинә җирен авылдашларына арендага биргән. Ул 2,92 дисәтинә (1 дисәтинә=1,09 гектар) мәйданга арыш (1,50 дисәтинә), солы (0,33), тары (0,33), карабодай (0,33), борчак (0,33) һәм җитен (0,05) чәчкән, бәрәңге (0,05) утырткан.
Чираттагы документта Зиннәтулла Хисмәтуллин хуҗалыгы тасвирлана. Аңа бу вакытта 71 яшь, ул хатыны (62 яшь), улы (23), килене (20), ике оныгы (1 һәм 5 яшьләрдә) белән яши. Ике улы (30 һәм 32 яшьләрдә) беренче бөтендөнья сугышына алынган. Зиннәтулла нәселдәшләре-кардәшләре арасында күпкә хәллерәк, аның 14,13 дисәтинә чәчүлеге, күп төрәнле тимер сабаны, җилгәргече, дүрт аты, ике сыеры, 16 сарыгы, башка маллары (барлыгы 25 баш) бар. Ул еш кына эшчеләр яллый, арендага шактый җир ала торган булган.
Менә Зәйдулла Шәрифуллин күрсәтелгән документ. Зәйдуллага бу вакытта 35 яшь, ул хатыны (30 яшь), ике улы (беренчесенә 2 яшь, икенчесе яңа туган) һәм кызы (5 яшь) белән гомер итә. Аның 9,24 дисәтинә чәчүлеге, күп төрәнле тимер сабаны (уртак), умартасы, өч аты һәм бер кәҗәсе бар. Ул да еш кына эшчеләр яллый, арендага читтән шактый җир ала торган булган.
Зәйдулланың энесе Габидулла Шәрифуллин (аңа 28 яшь) әле өйләнмәгән була, анасы (60), апасы (30), сеңлесе (13) һәм бертуганының уллары (6, 3) белән яши. Аның 7,25 дисәтинә чәчүлеге, күп төрәнле тимер сабаны (уртак), умартасы, ике аты, алты сарыгы һәм ике кәҗәсе бар13.
Шунысы кызык, әлеге исемлектә авылга читтән килеп төпләнгән өч урыс кешесе хуҗалыклары да күрсәтелә. Аларның берсендә Павел Григорьевич Сазанов (42 яшь; сугышка алынган), калган икесендә лесник хезмәтен башкаручы бертуган Абрамичевлар яши.
1917 елда авылда имам-хатиб вазифасын элеккечә Гыйлемхан Бәдретдинов башкара. Имам булып Әхмәтвәли Камалетдинов тора. Ул 1875 елда туган, Корыч авылында мулла Бәдретдин хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаган14.
1917 елда хакимияткә башта Вакытлы хөкүмәт, аннары большевиклар килгәч, тормыш кискен үзгәрә. Авылның бу һәм хәзерге чорына зур үзгәрешләр хас, болар турында аерым мәкаләдә язу отышлы булыр.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Россия борынгы актлар дәүләт архивы (РБАДА), 350 ф., 2 тасв., 3801 сакл. бер.
2. Башкортостан Республикасы Милли архивы (БР МА), И-138 ф., 2 тасв., 34 сакл. бер., 56 кгз.
3. Шунда ук, 97 сакл. бер., 201, 202 кгз.
4. Шунда ук, 149 сакл. бер., 449-453 кгз.
5. РБАДА, 1355 ф., 1 тасв., 929 сакл. бер., 159-163 кгз.
6. БР МА, И-295 ф., 3 тасв., 6725 сакл. бер., 58 б.
7. Шунда ук, 1 тасв., 4476 сакл. бер.
8. Сборник статистических сведений по Уфимской губернии. Том IV. Белебеевский уезд. – Уфа, 1898. – С. 980.
9. Полный алфавитный список населенных мест Уфимской губернии. – Уфа, 1896. – С. 432.
10. Сборник статистических сведений по Уфимской губернии. Том VII. Свод экономических данных по губернии. Часть 2-я. Список земельных владений губернии. – Уфа, 1901. – С. 481-482.
11. Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губернии. – Уфа, 1906. – С. 64-65.
12. Башкирский край. Вып. 2. – Уфа, 1992. – С. 63.
13. БР МА, Р-473 ф., 1 тасв., 1248 сакл. бер., 130 кгз.
14. Шунда ук, И-295 ф., 2 тасв., 7 сакл. бер., 216 кгз.
Сведения об авторе
Каримов Тагир Тимергазимович, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: tkarimov@bk.ru
About the author
Tagir T. Karimov, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: tkarimov@bk.ru
В редакцию статья поступила 17.07.2024, опубликована:
Кәримов Т. Т. Кыргыз җир олысы: Иске Куян авылы // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 4. – C. 140-147.
Submitted on 17.07.2024, published:
Karimov T. T. Kyrgyz jir olysy: Iske Kuyan avyly [The Kirgiz land parish: Starokuyanovo village]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 4, pp. 140-147.