И. Таһиров. Хат хәбәрең юк бу арада, хәбәр бирми искән җилләр дә... (Р. Ш. Таһировның фронттан тормыш иптәше Ә. К. Каюмовага яз

Хат хәбәрең юк бу арада, хәбәр бирми искән җилләр дә...
(Р. Ш. Таһировның фронттан тормыш иптәше Ә. К. Каюмовага язган хатлары)
Сугыш хатлар дөньясына юл ачты. Алар фронтка һәм фронттан иксез-чиксез күләмдә агыла иде: күбесе өч почмаклы, кайберләре ачык хат рәвешендә, төрле төстәге сыйфатсыз кәгазьдә, дәфтәр тышларында.
Хатларның һәрберсендә «Проверено военной цензурой» дигән штамп сугылган булыр иде. Цензура тикшереп бетерә алгандырмы аларны, юктырмы, анысын әйтеп булмый. Күрәсең, юктыр. Чөнки, төрле телләрдә язылган меңләгән хатны укып, карап чыгу мөмкин нәрсә түгел. Мөгаен, бу печать күп вакыт кисәтү өчен генә сугыла торган булгандыр. Хәер, монысы да әллә ни әһәмиятле түгел. Хикмәт аларның һәрберсенең алтын бәясендә булуында. Чөнки аларда гади кеше язмышы.
Хат көтүләр һәрвакыт диярлек кайгы белән шатлык арасында була. Алар килми торса, кешенең йөрәген шом баса. Ул төннәрен йокламый. Ә инде көтелгән хат килеп төшсә, адәм баласы, Фатих Кәрим язганча, аны өйдән-өйгә йөреп укый торган булган.
1941 елның җәендә әтиебезне фронтка озатабыз. Иске Шөгер авылының кибете турында җигүле атлар. Авылыбызның иң асыл егетләре туганнары, балалары белән саубуллашалар. Күз яшьләрен, үксеп-үксеп елауларны һич кенә дә оныта алмыйм. Абыебыз Дамир белән без дә елыйбыз. Әтиебез сер бирми. Ул безне тиз генә җитәкли дә, кибеткә алып керә. Аннан бер мандолина сатып ала һәм безгә бирә. «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз!», — дигән сүзләре һаман колак төбемдә яңгырап тора сыман. Әниебез әтине станциягә кадәр озата бара. Әнә алар утырган олау Яңа Шөгергә якынлаша.
Олаулар Келәүле станциясенә таба баралар. Кемдер сыздырып гармун уйнап, кемдер җырлап җибәрде. Без, әтиебезнең олы имчәктәш туганы Кыяметдин абзый белән, җыр ераклашканчыга, олаулар күздән югалганчыга кадәр елый-елый карап тордык. Үзе безгә: «Еламагыз, балалар», — ди, ә үзе күз яшьләрен көчкә-көчкә генә тыеп тора. Ул шул рәвештә безне җитәкләп өебезгә алып кайтты.
Шуннан соң абзыебыз (без аны «зур әти» дип йөри идек) үзе дә энесе артыннан сугышка китте, һәм әйләнеп кайта алмады. Бабабызның иң кече улы Миндрахман да шунда китеп югалды. Йөзгә җитеп килә торган Шәйхетдин карт әбиебез Хөснури белән бернинди ярдәмсез япа-ялгыз калалар. Кышларын суык, мич ягарга утыннары юк. Коймалары, мунча түбәләре берсе дә калмый, ягылып бетә, хәтта өй түбәсен япкан салам да бик нык юкара. Ашый торган ризыклары — бакчада үскән бәрәңге, алабута, балтырган, урман җиләге. Ипи, он — аларның йортында сирәк кунак. Аларга кем ярдәм итсен инде! Өй тулы бала белән калган тол хатыннармы, әллә шундый ук хәлдәге күршеләрме? Бабабыз итекче кеше. Күзе начар күрә башлаганчыга кадәр итек-читек теккән. Ә инде соңрак чабата ясауга күчкән.
Нинди генә авырлыклар булмасын, бабабыз аларны лаеклы рәвештә җиңә белә торган батыр йөрәкле кеше булган. Аны 15 еллык солдат хезмәте дә сындыра алмаган. Улларын югалту кайгысын да ул зур сабырлык белән кичерә.
Дөрес, безнең бабай көчле рухлы, шук һәм шат күңелле кеше иде. Без аның беркайчан да нәрсәдән булса да зарланганын хәтерләмибез. Тик шулай да күңелендә моңсулык бар иде. Өч улының берсе дә сугыштан кайтмагач, ничек моңсу булмасын икән инде ул? «Ниндидер гөнаһларым аркасында Раббыбыз миңа улларымның гомерен биргән икән», дип уфтангалый иде ул. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсә дә, алар безнең күңелләребездә уелып калдылар.
Уллары да әтиләрен бик яратканнар. Әтинең һәрбер хатында бабайларга сәлам, алар өчен борчылу.
Әтиебезне җәһәннәмнең җәһәннәме булган Суслонгерга илтеп тыкканнар. Ачтан көн саен диярлек йөзләгән кеше үлә торган үләт базы булган ул. Бу аның хатларында чагылган. «Әй, Әминә, Казан хатыннары ирләренә ашарга китерәләр, якын булсаң, син дә килер идең», диелгән аның бер хатында. «Нигә, ерак булса да, барып була торгандыр, ул бит минем өч газиз баламның атасы», — дип, әниебез зур авырлыклар белән аның янына бара. Хәер, бу хакта ул үзенең «Тормыш сукмаклары» (Казан, 1999) дигән истәлек язмаларында бик тәфсилләп язып чыкты. Шунлыктан монысын читкәрәк калдырып, хатлар турындагы сүземне дәвам итәм.
Менә мин шул хатларны карап утырам. Аның гарәп яки кирилл графикасында язылган хәрефләре энҗе бөртегедәй матур. Аларның һәрберсе сагыну хисләре белән сугарылган. Ул 1943 елның 19 мартында язган хатын үзе яратып җырлый торган:
«Урал суы болын буе,
Сандугачлар сайрый болында,
Ташлар ватып, таулар кичкәндә дә,
Сез булырсыз минем уемда», — дигән җыры белән тәмамлаган. Сугыш шартларында вакыт кысынкы булса да, хат язарга җай табарга тырышкан ул. Сирәк була торган ял көннәре — ул йә сугыш белән сугыш арасы, йә яраланып, госпитальдә яткан вакыт. Кыскасы, хат язучы өчен бу сугышның азрак тынып торган чагы. «Менә бүген вакыт тиде», дигән сүзләр очрый аның хатларында. Хатлар сәламнәр белән башлана. «Почтовая карточка»да 1943 елның 11 ноябре белән тамгалаган хатында мондый сүзләр бар: «Әминә, исәнме! Сиңа һәм балаларга, әтиләргә бик күп сәлам сөйләп, исән яшәвегезне теләп калам. Әминә, сиңа әле яңа гына хат язып салган идем, менә бүген юлдан язам. Бу урыннан күчәм, кайда булачагым билгесез. Минем адресны алмыйча, хат язмагыз. Барып урнашу белән хат язармын».
Әйе, билгесезлек хөкем сөргән шомлы еллар бу. Көн саен үлем хәбәрләре килеп тора. Ил күз яше, кайгы-хәсрәт белән сугарылган. Хатларга әнә шуларның исе сеңгән.
Әниебез Түбән Чыршылы мәктәбенең директоры итеп билгеләнгәч, сугыш елларын без шул авылда үткәрдек. Әтинең хатлары шунда килә башлады. Әни дә аңа гел язып тора. Тик нигәдер аларның кайберләре әтигә барып ирешми. Юлда югалалармы, әллә билгеле органнар йомып каламы — билгесез. Соңгы хатларының берсенең яртысы кайчы белән кисеп алынган. Күрәсең, тикшерүчеләргә ярамастай урыннары булгандыр. Ничек кенә булмасын, кайвакыт әти әниебездән айлар буе хат ала алмый. Әтиебез рәнҗүен белдереп яза. Бер хатында әти билгесезлектән аптырап елаганлыгын да яшерми: «Айга якын хат алмагач, еламый буламыни», дип язган ул анда.
Әни исә аңа ничәмә-ничә хат язып та, берсенең дә барып җитмәгәнлегенә аптырый. Ул бер хатның тышына кызыл каләм белән «Ник, малай, болай соң? Ник хатларым сиңа ирешми?» дигән әрнүле сүзләрен язып куйган һәм бер читенә «19/X-43» дип өстәгән. Аның хәрефләре дә әтинеке шикелле үк, энҗе бөртегедәй берсеннән-берсе матур. Әнинеке генә түгел, Дамир абыебызның хатлары да күп вакыт әтигә барып җитмәгән булып чыга. Абый бер хатында «әти, мин сиңа бик күп хатлар язсам да, ала алмадың ахры,.. без сине бик нык сагындык. 3 елдан бирле син — әтиебезне күрергә, кочакларга тилмердек бит инде, әниләр һәм иркәләрем сине төштә күрсәк тә шатланабыз», дип язган.
Хатларның берсендә әни кулы белән 1944 елның 31 августында госпитальдән чыгуы күрсәтелгән. Шул ук елның 27 сентябрендә әнигә язган хатының почмагына «әтигә минем ранен булу турында хәбәр итегез, исән икән дип шатлансын» дип өстәлгән.
1944 елның 3 октябрендә п/п 37209-13 тамгасы сугылган хатында әти «сул кулым исән булса да, уңы авырта. Шуның өчен хатны өстән-өстән генә язам, бигрәк тә үземнең кайда икәнлегемне белдерү өчен, моңарга кадәрге адрес белән мин хат ала алмыйм. Шуның өчен бу хатны алгач, бик ашыгып, миңа булган яңалыкларны сөйләп, озын хат яз», дип кисәткән ул әниебезне.
Бу хатында моңа кадәрге хатларына хас булмаган авыр танырдай сүзләре, чалшайган хәрефләре дә бар. Кул авырта дип язган, ә бит ул дошман пулясы белән җәрәхәтләнгән. Тик бу турыда язмый гына. Соңрак, без аның рота командиры буларак бер сугыштан икенчесенә кереп, Латвияне фашистлардан азат итү вакытындагы халәтен сурәтләгән хат икәнлеген аңладык. Хатларының берсендә ул «бу хатны сазлык түмгәге өстендә язам» дигән. Күп еллардан соң энем Энгель белән әниебезне Латвиядә әтиебез җирләнгән туганнар каберенә алып килгәч, әниебез шундый түмгәкләрнең берсе янына килеп, «әтиегез хатын бәлки шушы түмгәк өстендә язгандыр», дигән иде.
Әти барлык хатларында да туганнарының хәлләре белән кызыксынып тора. Сугыштагыларның адресларын сорый. Абзасының хаты-хәбәре булмаганлыктан, борчылып, аның Шөгердә яшәүче хәләл җефетенә хат яза. «Миннури җиңгәй, исәнме. Сиңа иң якын туганлык сәламемне сөйләп, сәламәт яшәвегезне теләп калам», дип башлана аның 1944 елның 10 гыйнварында язган хаты. 1944 елның 23 сентябрендә яраланганлыгын һәм тиздән госпитальдән чыгачагын хәбәр иткәч, ул абыйсы өчен борчылуын сөйли. «Абзыйның адресы-хәбәре бармы? Берничә көн инде абзыйны төшемдә күрәм. Берсендә, җиңгәй, Равил суга барасыз, абзый да сезнең белән бара, күзләре сукырайган икән. Мин дә сезгә кушылып, су буена төштем. […] Һәммәсен беләсем килә. Белмим инде, ахыры ничек булып калыр». Ә ахыры абзасының билгесез югалуы, Миннури җиңгәсенең дүрт бала белән ятим калуы белән тәмамлана. Күңеле сизенгән, күрәсең, ул шушы ачы язмышны.
1943 елның 21 июнендә фашистларның Ярославль шәһәрен бомбага тотуы нәтиҗәсендә әниебезнең бертуган апасы Минзифаның гаиләсе һәлак була. Хатлар әниебезгә шушы авыр хәбәрне дә җиткерәләр. Аларның гәүдәләре танымаслык рәвештә кара күмергә әверелгән. Бомбага тоту вакытында апабызның бер кызы — Җитез апабыз — шина заводында эштә була. Ул туганнарга шушы авыр хәбәрне җиткереп хат яза, хатлар язу өчен туганнарның адресларын, шул исәптән Риза җизнәсенең дә адресын сорый.
Исән калган Җитез апабыз дошманнан үч алу нияте белән фронтка китә. Әниебезнең имчәктәш туганы Галимә апага язган хатында фронтка барып дошманнан үч алуны үзенең иң зур теләге икәнлеген яза ул. «Апакаем, кайсы бер чакта шулай Ярославльне сагынам, ташларын, җирне, әти-әни йөргән җирне үбеп-үбеп елар идем, шулай сагынам аларны. Баш иеп, дошманга кайгымны күрсәтергә теләмим, алар минем яшьне күрмәсләр. Дошман шатланмас әти-әни үлүенә, мин әле аларны ачы яшь белән елатырмын. […] Алар минем яшьне күрмәс» диелгән. Биргән антын ул намус белән үти. 1943 елның сентябрь аеннан 1944 елның августына кадәр Белоруссия партизаннар хәрәкәтендә катнаша, орден-медальләр белән бүләкләнә. Аның безгә ирешкән соңгы хаты 1945 елның 27 мартында язылган. Татарлыгын беркайчан да онытмый. «Инде күптәннән бирле татарча сөйләшкәнем дә, ишеткәнем дә юк», дип яза. Бер хатында «мин үземне коры тотам […] мин өйдән чыккан көндә үземә вәгъдә бирдем — Армиядә беркем белән дә белешмәскә, әти-әнинең каргышы сугар», дигән сүзләр бар.
Галимә апага язган хатында «сугыш бетсә, исән-сау калсам, мин синең яныңа кайтам», дип язган булган. Шуннан соң ул эзсез югала. Эзләү-эзләтүләр бер нинди нәтиҗә дә бирмиләр. Апабызны эзләп җибәргән сорауга Белоруссия компартиясенең Брест райкомы аның хәрәкәттәге армиягә китүе турында хәбәр итә. «Никакие уговоры на нее не действовали и она уехала. […] В июне 1945 года кто-то сказал, что Зитез Шагалиевна погибла при бомбежке на территории Польши», диелә Бресттан килгән хатта.
Шагали җизнәбез һәм Минзифа апабызның шушы фаҗигаларе әтиебезне дә тетрәндерә. Хатларында ул аларны кат-кат искә ала.
Өченче класста укучы Дамир абыебызның әтигә язган бер хатында үзенең «бишле»ләргә укуы турында хәбәр итеп, «Индус та язарга өйрәнә башлады инде, әле ул мәктәпкә укырга кермәде, бакчага гына йөри», дигән сүзләр бар. Хат мондый сүзләр белән тәмамлана: «Ярый, әтием, дошманнарны җиңеп, тизрәк безнең янга кайтыгыз!»
Күрәсең, абыебызның кайсыдыр хаты ашыгыбрак язылган булган. Әти җавап хатында «язуыңның рәте юк, әллә начар укыйсыңмы?» дип, борчылуын белдергән. Ул үзенең соңгы сулышына кадәр үк балаларының, бабаларыбызның, туганнарының, дусларының язмышлары белән кызыксынып торган. Хатларының һәрбер юлы аның нечкә күңелле, миһербанлы кеше булганлыгын раслый. Ул җыр яраткан, милли моңыбыз белән сугарылган булган.
Сугышның нинди авыр чоры булуына да карамастан, аның һәрбер хаты оптимистик рухта. 1943 елның 2 мартында язып, 10 апрельдә Шөгер почтасына килеп төшкән бер хатында «җиңү бәйрәме бәлки ерак түгелдер [...] хәлегез авыр булса да [...] түзгән кадәр түзәргә булмас, сугыш беткәч, мин кайтсам, бәйрәмен итәрбез!» дигән сүзләр бар.
Бәйрәм килде. Ләкин ул кайтмады. Бу авыр хәбәр 1944 елның ахырында килде.
Менә тиздән җиңеп кайтыр әткәң,
Дип юаттым газиз улымны.
Кочакларсың үбеп, сөенеп шунда,
Күрешерсең биреп кулыңны.
Рәхәт булыр безгә, балакаем,
Җиңү бәйрәмнәре җиткәндә,
Кызык булыр синең солдат әткәң,
Орден тагып кайтып кергәндә.
Ул елмайды шунда рәхәтләнеп,
Миңа таба тагын сыенды,
«Бәйрәм булыр безнең урамда да...»
Дигән кебек миңа тоелды.
Мин сөйләдем аңа фашистларның
Асып куюларын ананы
Уеп алып күзкәйләрен шунда
Тилмертүләрен яшь баланы.
«Ләкин балам хаклык җиңәр,
Хаклык өчен илебез көрәшә,
Җиңгән саен совет солдатлары
Фашист мәлгунь бездән көнләшә».
Сагынып көттем гомер юлдашымны,
Зарыгып көтте балам атасын,
Ике йөрәк тели изге теләк:
«Үлеп кенә шунда калмасын...»
Хәбәр килде, авыр кайгы хәбәр:
«Үлде, диеп, көткән кешегез».
Ник югалдың бәгърем, безне ташлап?
Раска килдемени төшебез?!
Аерылдыкмы мәңге инде синең белән,
Күрешә алмабызмы икән без бер дә?!
Үтәрме икән шулай яшь чакларым,
Сине сагынып, әрнеп гомергә!
Сиңа атап җиләк җыйган идем
Эчәрбез дип бергә чәйләрне,
Сине уйлап мин үткәрәм хәзер
Бер-бер артлы моңсу җәйләрне.
Көтә-көтә сине, карталардан,
Көрәш юлларыңны карадым
Мин кичергән сугыш авырлыгын
Сезнекеннән җиңел санадым.
Изге итеп сине мин үземә
Җылап үптем баскан эзләрең,
Тулган айга карап күк йөзеннән
Син дустымның күзен эзләдем.
Әйтегезче миңа, солдат дуслар
Күрмәдегезме соң сез аны?
Әллә чынлап үлеп калдымы ул
Күп акканлыктан яра каны?
Әллә тиеп егылдымы шунда,
Фашистларның зәһәр пулясы,
Әллә өзеп ыргыттымы аны
Дошманнарның явыз минасы?
Әллә алга барган чагыгызда
Яраланып җиргә аудымы
Яңгыраган әрнү тавышлары
Һаваларда эленеп калдымы?
Табылырлык булсаң эзләр идем,
Салкын гәүдәләрең булса да,
Юар идем канлы яраларың,
Бәгыремә авыр булса да.
Югалдымы газиз башкайларың
Әллә кайда — урман, сазларда.
Сиңа булган дуслык мәхәббәтем
Гомер буе миндә саклана.
Әкрен генә искән йомшак таң җилләре
Каберләрең сыйпап үтсеннәр.
Баш очыңда сайрап ил кошлары
Бездән сиңа сәлам илтсеннәр!
Рифмага салынган бу юлларны әтиебезнең сөекле хәләл җефете, әниебез Әминә Каюмова язган. Ул гомере буе аны сагынып яшәде. Латвиянең Салдус шәһәрендәге әтиебез җирләнгән туганнар кабереннән туфрак алып кайтып, аңа гөл утыртты. Шушы гөл тәрәзә төбендә әниебезнең соңгы көненә кадәр чәчәк атып утырды. 2003 елның 3 октябре көнне 94нче яшендә ул да безне ташлап, мәңгелеккә китте.
Хат-хәбәрләре килми инде хәзер. Без алар белән искереп, таушалып беткән хатлар аша гына аралашабыз.
Р. Ш. Таһировның фронттан
тормыш иптәше Ә. К. Каюмовага язган хатлары
№ 1.
10 ноябрь 1942 ел.*
Әминә, исәнме!
Сезгә Бөек Октябрь бәйрәме белән котлау сәламе җибәреп, сәламәт яшәвегезне теләп калам. Шулай ук Дамир, Индус, Энгель улларыма күп сәлам сөйләп калам. Үзем хәзергә бик исән-сау. Әминә, бүген хезмәт ияләренең зур бәйрәм көне. Хәзер сәгать көндезге 5ләр. Без бәйрәмне бик матур каршыладык. Кич белән читләр этләрен барлык корал белән ут[ка] тоттык, безгә иң якын торучыларны дөньядан үткәрдек. Иртән бик иртә завтрак ашадык. Завтракка боецларга сезнең җибәргән бүләкләрегезне тараттык. Яхшы сохари, прәннек, конфет, май, […]**, конверт, кәгазь, тәмәке һәм башкалар бар иде. Бу бүләкне җибәрүчеләргә — шул хисапка сез дә керәсез — бик зур рәхмәт. Шулай ук без, Кызыл Армия гаскәренең бер бүлеге, үзебезнең сүзебезне бирдек, һәм тиздән, ышанып торыгыз, тиз көндә дошман[ны] тар-мар итеп, бу бәладән барлык үз кул көче белән көн күрүчеләрне [азат] итәрбез.
Сәлам белән Риза.
И. Р. Таһировның гаилә архивы.
№ 2.
12 ноябрь 1942 ел.
Әминә, исәнме!
Сезгә бал[а]лар белән оешкан хәлегездә оешкан сәлам җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам. Үзем хәзергә бик исән-сау яшим, бертуктаусыз, ял итүне искә дә төшермичә, дошманны юк итү өстендә эш итәм. Тырышып-тырышып бөек Сталинның докладын өйрәнәбез. Әле менә план төзедем дә, сиңа хат язарга утырдым. Әминә, белемемә караганда, эшем зур. Ифрат тырышлык белән эшлим. Татар булу да бик кыен. Рус телендә хәтсез генә кирәк нәрсәләр өйрәнелде бугай инде. Әминә, хатларыңны сирәк язасың, ифрат кыска язасың, әллә ничек риядан гына язган кебек тоелып куя.
Бүген 12 ноябрь, хатлар тиз килә. 1 нче числода салган хатыңны 11ндә алдым. Ун көндә хат килеп җитә. Фатих абзыйның адресын җибәр. Үзгәрмәгән булса, адресы бар миндә. Әтиләр исән, дисең. Әтинең фикере нинди? Мине ачулана торгандыр инде ярдәм итми дип. Бу юлы хезмәт хакы алсам, беркадәр аңа да бүләрмен инде, исән булсам.
Әминә, Дон хәзер туңа инде, үзебез дошманга ташланмыйбыз, әле алар да ташланмый. Ләкин иптәш Сталин кушуын, сезнең сорауны үтәү йөзеннән, һәр көнне бетле маңка фрицны үтерми калган көнебез юк. […]
[Сәлам бе]лән Риза.
И. Р. Таһировның гаилә архивы.
№ 3.
12 июнь 1944 ел.
Әминә, исәнме!
Сиңа иң сагынычлы сәламемне җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам. Шулай ук Дамир, Индус, Энгель улларыбызга күп сәлам. Үзем хәзергә бик исән-сау. Бүген 11 июнь, сәгать төнге өчләр (бу инде 12 нче июнь була). План буенча мин сезгә 13 нче июньдә хат язарга тиеш идем. Бердән синең соңгы хатыңны алгач, хат яза алмаган идем. Икенчедән шундый буш вакыт булгач, сызгалап җибәрим, дидем. Бу көннәрдә чиктән тыш каты сынаулар барды. Бүген менә актык ике фәннән бирәбез дә, шуның белән тәмам. Сезнең җибәргән документларыгызны алдым. Ләкин әле чынлап хәрәкәт итәргә вакыт булмады. Яңадан бер мәртәбә тибрәлеп карыйм инде. Шушы көн җай чыгарлык булса кайтырмын. Инде булмаса сугыш беткәч нәтиҗәсе хакында язармын. Үзебез, бәлки, июньнең ахырларына кадәр әле монда булырбыз. Әминә, синең салган өчесе белән икесе килде, почтада яталар, ләкин безнең почта, ягъни Шөгер почтасы, шифрысын җибәр[мә]гән, шуның өчен миңа түләмиләр. Шөгергә җавап сорап телеграм биргәннәр иде, әле җавап юк. Ул акча мәсьәләсендә шушы бер-ике көн эчендә хәл кылыначак. Шулай итеп, бер-ике-өч көннән һәммәсе турында аңлатып хат салырмын. Бу арада […]дән* дә, беркемнән дә хат юк. Фатих абзыйдан да хат күренми. Бу хатка каршы синнән дә, әлбәттә, хат көтеп булмый, чөнки хатларыгыз 17-18 көн йөри, бик ерак. Әминә, тормыш хәлегез бик авыр бугай, соңгы хатларыңда бик ачык. Йорт әйбере, кием-салым безнең элек тә мактанырлык түгел иде, хәзерге вакытта шундый хәлдә һичбер нәрсәне жәлләмә. Минем артык-портык киемнәр булса сат, үзеңнеке булса да сат, мөмкин кадәре исәнлегеңне сакларга һәм ач булмаска тырыш. Балаларны тилмертә күрмә. Хәлегез начарланса, өйне булса да сат, исәнлек булса, бар да булыр. Бу, әлбәттә, синең карамакта […].
Риза.
И. Р. Таһировның гаилә архивы.
№ 4.
28 июль 1944 ел.
Әминә, исәнме!
Сиңа иң якын сагыну сәламнәрен җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам. Шулай ук Дамир, Индус, Энгель улларыбызга күп сәлам. Үзем хәзергә бик исән-сау яшим. Бүген 21 июль, һәркөнне хәбәр көтәбез, бер нәрсә дә күренми. Сиңа күптән хат язганым юк. Бүген-иртәгә китәбез дип гомер үтә. […] Укуны бетерү турында язган идем инде. Хат алышмау бик җайсыз булды. Сезнең хәлне белмим, шулай ук Фатих абзый турында да бер нәрсә, бер хәбәр дә ала алмыйм. 10 нчы июльдән бирле кырда торабыз. […] Мине иң уңайсызлаган нәрсә — Чыршылыда** каласызмы, әллә Шөгергә күчәсезме, шулай ук ашау-эчү ягыгыз. Бик өметләнеп тора идем дә кереп, тормышыгызны күреп чыгармын дип, ахры, булмас инде, бер дә өмет күренми.
Әминә, бүген инде 28 июль, мин әле бу хатны җибәрә алганым юк. Һәркөнне китү турында хәбәр көтеп, гомер үтә дә үтә. Бүген инде җибәрим дип уйладым. Юлдан тагын язармын. Инде бик көтәбез, моңа кадәр авыл хуҗалыгы эшендә булдык.
Әминә, белсәң, шул кадәр уңайсыз. Әгәр рөхсәтсез төшеп калып керсәм, тагын шикләнәм […]*. Бик күрәсе килә, актык минутка килеп җиткерү ничек булыр, нәрсә үтәрмен. Хәзергә хушыгыз.
Сәлам белән Риза.
И. Р. Таһировның гаилә архивы.
Фотолар И. Р. Таһировның гаилә архивыннан.
Индус Таһиров,
тарих фәннәре докторы
* Датасы почта мљџере нигезендђ билгелђнде (биредђ џђм алга таба кереш мђкалђ авторы аћлатмалары).
** Бер сњз укылмый.
* Исем укылмый.
** Татарстанныћ хђзерге Лениногорск районындагы Тњбђн Чыршылы авылы.
* Бер сњз укылмый.