И. Илдарханов. Көрәш даһие (Олимпия уеннарының беренче татар чемпионы Ш. Сафин)

Рубрика:
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.04.2010
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2010

Көрәш даһие*

(Олимпия уеннарының беренче татар чемпионы Ш. Сафин)

Сергач каласы белән янәшәдәге Кучкай Пожары авылында гомер кичергән Зариф Фәхретдинов атлы кешенең биш улы була: Хөсәен, Сафа, Абделхак, Абдулвәли, Абдулла. Барысы да тазалар, чибәрләр, зифа буйлылар, горурлар. Карлар эреп, җир кибә башлауга кеше күзеннән аулаграк урынны сайлап, шунда көрәшә башлый торган була болар. Сабан туйлары җиткәч тә мәйданда шулар хакимлек итә. Малайларын читтән килгән берәр батыр ега калса, ул чакта көрәшкә әтиләре Зариф керә һәм җиңү барыбер Фәхретдиннекеләрдә кала торган була.

Авыл Казан белән Мәскәү арасындагы тимер юл буенда утырганга, андагы яшь-җилкенчәк тә гәүдәгә күтәрелә башлауга башкалаларның йә берсенә, йә икенчесенә юл тота. Зариф бабайның икенче улы Сафа да, яшьтән үк бик тырыш, эшчән, әйбәт күңелле кеше, 1920 еллар ахырында Мәскәүгә барып урнаша. Баштарак хәленнән килгәнчә сату итә, аннары торыр җир бирәселәрен белгәч, мич ягучы булып эшли башлый. Йөри-йөри үзенә тиң парын — Әстерхан якларында туып-үскән, ул чакта инде Тула өлкәсендә яшәгән Рәхилә исемле кызны очрата. Алар 1931 елда өйләнешеп, егерме ел буена матур гына гомер кичерәләр. 1932 елның язында беренче балалары дөньяга килә. Рәхилә апа аны табарга иренең туган авылына кайткан була, малайга Шәзам дигән исем кушып, барлык документларына да «Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы Кучкай Пожары авылында туган» дип языла. Тагын өч елдан бу гаиләдә Роза, аннары — 1938 дә Разыя, сугыш башланган елда Рәйсә, 1944 тә Нурия, сугыш бетеп ике ел узгач, Таһир туганнар. Шәзамны авылда, Сафа малае булгангадыр инде, Сафин дип язганнар, ә туганнарының башкалары Зариповлар булып йөргән.

Таш калада торсалар да, татарлар ата-бабадан килгән гадәтләрне тотарга тырыша. Сафа абзый көзләрен барча туганнарын җыеп, дус-ишләрен чакырып мал суя. Егетләр армиягә китә башласа, аларны авылдагыча барча якташлар бергә җыелып, ашап-эчеп, күңел ачып, гармуннар белән җырлап-биеп, матур итеп озаталар. Җәй җитүгә әтиләре балаларын тимер юлдан Сергачка кадәр алып кайтып, аннары тәпи-тәпи дүрт-биш чакрым атлатып, әби-бабалары кулына тапшыра торган була. Шуңа да кызларның-малайларның һәркайсы балачактан ук авыл тәрбиясе ала. Шәзамга анда әле бер ел күршедәге урыс авылында да укырга туры килә. Ул яшьтән үк көчле булып, сеңелләрен берәүдән дә кыерсыттырмыйча үсә. Аягына баса башлап, Мәскәүгә әйләнеп кайткач күрше-тирәдәге малайларга ияреп, «бер генә яланга да тик ятарга» бирми торган Сашкага әйләнә.

Бу Бөек Ватан сугышы төгәлләнгән, безнең илнең Гитлер Германиясен җиңеп чыккан, әмма егерме миллионнан артык ирләрен югалтып хәлсезләнгән еллары. Илне аякка бастыру белән бер үк вакытта, дәүләт үсеп килүче яшь буынны таза, бар эшне дә булдыра алырлык кешеләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Мәктәпләрдә, училищеларда укучыларны спорт секцияләренә тартып, алардан көчле, таза, нык ихтыярлы кешеләр тәрбияләүгә зур тырышлык куела.

Бу вакытта һөнәр училищесында укый башлаган Шәзам да спорт белән кызыксына. Сабакташлары белән ярыша башласа, нинди генә төрдән булмасын — йөгерү-сикерү буенчамы, гимнастикада, мылтыктан атудамы, гел беренче булырга омтыла. Физкультурага мәхәббәт, беренчелеккә омтылыш аны берничә иптәше белән «Хезмәт резервлары» исемле спорт җәмгыятенең Бакунин урамындагы спорт залына алып килә. Шунда ул бик тә яхшы күңелле кешегә — заманында әйбәт көрәшкән, 1922 елгы Бөтендөнья эшчеләр спартакиадасында 57 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында көч сынашкан А. А. Гордиенко дигән тренерга туры килә. Күп яклары белән бөек педагог А. С. Макаренкога охшаган бу кеше малайларны көрәшкә чын-чынлап гашыйк итә, һәр күнегүне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырганлыктан, шәкертләре һәр алдагы көнне, тренерлары белән яңадан очрашуны түземсезлек белән көтеп алалар.

Ул чакта тренер А. А. Гордиенко янында ил чемпионнары Л. Егоров, Н. Белов, А. Колмановский кебек танылган батырлар да шөгыльләнә. Бу көрәш түгәрәгеннән Олимпия чемпионы А. Парфенов, ил чемпионы Ф. Хәмидуллин, көчлеләр арасында исәпләнгән В. Яковлев, Ю. Лебедев, В. Белоглазов, Е. Исаев, В. Антошин, Л. Анфиногенов кебек танылган батырлар үсеп чыга. Кеше күплектән кайчакларда келәмдә урын да җитми. Ләкин берсе дә тренерның игътибарыннан читтә калмый. Тәҗрибәле остаз беренче очрашуларда ук Ш. Сафиндагы талантны күрә. Зур өметләр баглап, аның белән аерым да шөгыльләнә. «Көрәшче көндәшен күреп кенә түгел, тәне, мускуллары белән дә тоя белергә тиеш, — дип өйрәтә үзенең шәкертләрен Андрей Антонович. — Шул чакта гына ул аның нинди алым кулланырга теләвен алдан ук сизеп торачак, ничек каршы торуның юлларын таба алачак».

Үсмер тренеры күрсәткәннәрне шундук отып ала, алымнарны бик җиңел үзләштерүе белән аерылып тора. Белгечләр тарафыннан җиңүгә иң туры юл дип исәпләнгән көндәшен арка аркылы ыргыту («бросок через бедро со скрещиванием») дигән алымны да бер-ике күрсәтүдә үк отып алып, барлык иптәшләренә караганда остарак итеп башкара башлый. Аннары ул «подсадка» дигән алымны бик ныклап өйрәнә, бер-ике ай эчендә ярышларда катнашып, яшьтәшләре арасында алгы урыннарга чыга башлый.

1950 елның август аенда «Хезмәт резервлары»ның үсмерләр командасы Ленинградта оештырылган ил күләмендәге бәйгегә бара. Ш. Сафин анда бар булганлыгын күрсәтеп, илдәге яшьтәшләре арасында беренчелекне ала. 1951 елның февраль ахырында унҗиде-унсигез яшьлекләр арасында «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыяте беренчелегенә оештырылган бәйгедә 67 килограммга кадәрге урта үлчәүдә мәйдан тота. 1952 елда зурлар арасында Мәскәү чемпионы булып кала.

«Келәмдә ул үзен сәхнәдәге артист кебек тота иде, — дип искә ала аның белән бергә шөгыльләнеп үскән егетләрнең берсе — үзе дә спорт остасы, соңрак цирк артисты, Рәсәйнең атказанган рәссамы, Художество фонды әгъзасы булып киткән Виталий Белоглазов. — Аның белән көрәшергә чыгучы Сафинның нинди алым кулланырга җыенуын төшенә алмый. Менә Саша тычкан белән уйнаган песи кебек кулын салмак кына итеп өстән көндәшенең муенына, иңбашларына сала, аның нишләргә теләвен сиземләргә теләп башта әкрен генә йөри. Тегенең аз гына сизгерлеген югалтуы була, Сафин көтелмәгән җитез алым кулланып, көндәшен кочагына ала. Һәм ул моны шулкадәр тиз, җитез башкара, көндәше нинди алымга эләгүен сизми дә кала. Каршы торырга омтылып карый, ләкин бер яки ике-өч алымны гына яхшы үзләштергән кайбер оста көрәшчеләрдән аермалы буларак, Сафинның алымнары шулкадәр күп, ул аларны шулкадәр гади итеп һәм тиз башкара, көндәшенә келәмгә тәгәрәүдән яки гел сакланып йөрүдән башка чара калмый. Шулай бер алымын төгәлләп өлгергәнче үк башкасына күчүе, һәр хәрәкәтен бик тиз башкаруы белән ул күпләрне, хәтта танылган батырларны да кыен хәлләргә калдыргалады. Мондый көрәш тамашачыларга бик тә ошый иде һәм күпләр алдагы ярышларны көтеп ала, Сафинның көрәшкәнен карарга дип махсус рәвештә йөри башладылар».

«Хезмәт резервлары»нда үсеп килүче бу егет белән илдәге зуррак командалар белән эшләүче белгечләр дә кызыксына башлый. Бер елны ил чемпионатында ярышырга дип Харьковка барырга чыккач, юлда аны Армия үзәк спорт клубы тренерлары «урлап», хәрби хезмәткә чакырылыр чагы җитә дигән сылтау белән ЦСКА өчен көрәштерергә булалар. Нәтиҗәдә бер кешенең ике команда өчен көрәшергә җыенуы ачыла да Ш. Сафинны ил чемпионатына кертмиләр.

Армия исә барыбер үзенекен эшли, 1951 елда Шәзамны хәрби хезмәткә чакырып, Мәскәү өлкәсендә хезмәт итәргә билгеләп, ярышларга яхшылап әзерләнсен дип, аена 3 мең сум стипендия дә биреп тора башлыйлар.

Бу елларда илдә инде дөнья күләмендәге иң зур спорт хәрәкәтенә кушылу — Олимпия уеннарында катнашу мәсьәләсе өйрәнелә башлаган була. 1952 елда Финляндия башкаласы Хельсинкида узачак XV җәйге Олимпия уеннарында беренчелекне алырга дип бөтен ил әзерләнә.

Ул чакта Ш. Сафин көрәшкән җиңел үлчәү авырлыгында илдә Л. Егоров хакимлек итә. Ил чемпионатларында 1934 елдан бирле катнашып килгән, классик көрәштә ун тапкыр беренче, алты мәртәбә икенче булган, алай гына да түгел, ирекле көрәштә дә чыгыш ясап, берәр тапкыр алтын, көмеш, бронза медальләр яулаган бу зур шәхес кырыкның өсте ягына чыгуына да карамастан, гомерендә бер мәртәбә туарга торган мөмкинлектән файдаланып калырга, Олимпиадага барырга хыяллана. 1951 елның җәендә ил беренчелегенә Одессада узган бәйгедә ул яңадан да беренчелекне яулап, Олимпия уеннарына барырга беренче кеше булып торуын күрсәтә. Ш. Сафин исә бу ярышны Г. Гамарниктан да калышып өченче урында гына төгәлли. Алай да, яшь булуына да карамастан, белгечләрдә әйбәт тәэсир калдыра. Аларның өчесе дә Олимпиадага әзерләнүче командага алына, ләкин уеннар якынлашкан саен «Бу үлчәү авырлыгында Олимпиадага кемне алырга?» — дип сөйләшә башлагач, кайберәүләр Л. Егоровның шактый олы яшьтә булуын, Ш. Сафинның исә әле яшьрәк, тәҗрибәсе аз булуын телгә алалар. Шул чакта А. А. Гордиенко үзенең шәкертен тагын бер тапкыр сынап карауларын сорый.

Олимпия уеннарына дүрт ай кала Софиядә Болгария, ГДР, Венгрия, Румыния, Чехословакия, Советлар Союзы командалары катнашында халыкара бәйге оештырыла. Бездән аңа ике команда җибәрергә булалар. Җиңел үлчәүдә беренче командага Л. Егоров, икенчесенә Ш. Сафин кертелә. Ләкин Шәзамның ул чакта чит илгә чыгарга рөхсәт бирүче кәгазьләре әзерләнеп җитмәгәнлектән, ул берничә көнгә соңга калып китәргә мәҗбүр була. Шунлыктан ГДР, Румыния, Чехословакия вәкилләре белән көрәшкәндә бездән кеше чыкмаганлыктан, икенче командабызга штраф очколары язып баралар. Ул да түгел, төп ышанычыбыз булып саналган Л. Егоров румын көрәшчесе А. Кукка оттыра. Бу хакта шундук, Ш. Сафинны җибәрүне тизләтүне сорап, Мәскәүгә хәбәр ителә. Шәзам халыкара бәйгенең дүртенче көненә генә килеп җитә һәм дөнья чемпионы венгр Й. Гаалга туры килә. Сынауның моннан да зуррагын уйлап табарга булдымы икән? Күпләр, шул исәптән көрәш белгечләре дә, халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе булмаган яшь егет дәһшәтле көндәшенә каршы тора алмас дип уйлыйлар. Ләкин Ш. Сафин келәмгә чыгуга ук аз гына да шөлләмичә, яшьтән үзләштергән, күнегүләрдә камилләштергән алымнарын башкара, кирәк чакта тәвәккәлләргә дә әзер булуын күрсәтә, дөнья чемпионын гел сакланып йөрергә мәҗбүр итә. Й. Гаал чиста җиңелүдән баллар аермасы белән оттырып кына котыла. Белгечләр шул чакта Ш. Сафинның зур җиңүләр яуларга әзер булып җитешүен таныйлар.

Ә халыкара бәйгенең җиңүчесен билгеләгәндә, беренчелек өчен көрәштә безнең ике команда очраша. Шәзамга шул чакта төп көндәше Л. Егоров туры килә. Кайсы ега, шунысының Олимпия командасына керәсен икесе дә яхшы беләләр. Шуңа да көрәш бик кискен бара һәм шул чакта әзерлек дәрәҗәсе белән дә, осталыгы, җиңүгә омтылышы белән дә яшь егетнең өстенрәк икәнлеге күренә. Олимпиадага кайсысы барачак дигән сорауга да җавап шунда алына. Шулай итеп, Олимпия уеннарына спорт остасы исеме дә булмаган (ул чакта моңа ирешү өчен ил чемпионатларында беренче һәм икенче урыннарны алырга яисә өч ел дәвамында ике тапкыр өченче булырга кирәк була) егермесе әле тулып кына узган Ш. Сафин барачак.

Тарихта беренче тапкыр Олимпия уеннарында катнашкан Советлар Союзы командасына ул чакта илдәге унбиш союздаш республиканың унысыннан 295 спортчы керә. Алардан беренче алтын медальне диск ыргытучы Н. Ромашкова (Паномарева) яулый. Бу хәл ил спорты һәм Олимпия уеннары тарихына 1952 елның 20 июле көнне языла.

26 июльдә сигез мең тамашачы сыешлы «Миссухалли» спорт сараена җәелгән келәмнәргә классик көрәш осталары чыга. 67 килограммга кадәрге җиңел үлчәүдәгеләрдән игътибар үзәгендә, билгеле инде, дүрт ел элек Лондонда узган уеннарда алтын һәм көмеш медальләр яулаган Г. Фрей (Швеция) белән О. Эриксон (Норвегия) торалар.

Г. Фрей бу юлы да үзен келәмдә хуҗаларча тота. Кемгә генә каршы чыкмасын, аны аркандай нык куллары белән кочып ала да, ничәмә-ничә еллар буена күнегелгән гадәте буенча күкрәк аркылы әйләндереп ыргыта. Көндәшләре аның мондый алымны кулланасын алдан ук белеп торсалар да һәм каршы тору өчен бөтен көчләрен куйсалар да, швед барыбер үзенекен итә — икесен келәмгә чыгуга ук аркаларына сала, өченчесеннән баллар буенча өстен була.

Ш. Сафинга беренче көндәшкә төрек пәһлеваны Акбулат туры килә. Шәзам ашыгып, беренче минутта ук өстенлеген күрсәтергә теләп көндәшенә ташланмый, аңа һөҗүм итәргә ирек куя. Ә теге, безнең көрәшченең үзенә юл куюыннан канатланып китеп, алга омтыла. Ш. Сафинга шул гына кирәк тә, ул көндәшен җайлап кына кочаклап ала да күкрәге аша әйләндереп келәмгә ыргыта. Акбулатның сикереп торып яңадан килеп ябышуы була, янә келәм өстенә барып төшә. Ул да түгел, безнең көрәшче көндәшен аркасы белән келәмгә кыса. Ул кыса, ә тегенең бирешәсе килми, «күперчек»кә яткан да борылып торырга маташа.

Мондый хәл шактый озак, берничә минут дәвам итә. Алай да төрек егете астан чыгуның җаен таба. Әмма Ш. Сафин моның белән генә тынычланмый, һөҗүм арты һөҗүм оештыра, Акбулатның аягында басып торырлык та хәлен калдырмый. Ул арада очрашуның вакыты бетүне белдереп судья сыбызгысын сызгырта. Келәм белән янәшәдә очколар буенча безнең спортчының җиңүен белдереп кызыл төстәге ут кабына.

Икенче әйләнештә безнең көрәшчегә тагын да дәһшәтлерәк көндәш — дүрт ел элек Олимпия уеннарында көмеш медаль алган О. Эриксон туры килә. Ш. Сафин бу юлы башкачарак юлны сайлый. Келәмгә чыгуга ук ул дәһшәтле көндәшенә үзен өйрәнеп торырга да ирек бирмичә, аны күтәреп алып аркасына тәгәрәтә. Башка берәр ярышта, гадирәк көндәше белән көрәшкәндә, мондый алымны чиста җиңү дип тә бәяли алган булырлар иде, ләкин ниндидер бер билгесез татарның дөньядагы иң көчле көрәшчеләрнең берсе булган атлетны болай тиз аркасына салуын танырга теләмиләрме, судьялар никтер моны күрмәмешкә салышалар. Шәзам исә мондый хәлдә аз гына да югалып калмый, һаман һөҗүм итүен белә. Көрәшә башлауларына өч минут та узарга өлгерми, көндәшен берәү дә бәхәсләшә алмаслык итеп келәмгә күтәреп сала.

Аңа чын-чынлап шул чакта гына игътибар итәләр бугай. Ә ул очрашудан-очрашуга ныграк ачыла барып, тамашачыларның гына түгел, көрәш белгечләренең, башка командалар көрәшчеләренең, тренерларының да игътибарын үзенә тарта. Әгәр моңа кадәр залда аңа көч өстәргә теләп кырык-илле татар шаулап, сызгырып, кычкырып утырган булса, барысының да игътибары шушы чибәр егеткә күчә.

Менә ул — зифа буйлы, сылу гәүдәле, беләкләре, кул, аяк мускуллары уйнап торган чибәр егет келәмгә атлый. Мондый матурлыкка битараф булып кала алмаган тамашачы аны сокланып күзәтә. К. Патерсон (Дания) белән очрашканда яңадан да шул ук тактиканы кулланып, Ш. Сафин көндәшенә сулышын яңартырга да ирек бирмичә, һөҗүм арты һөҗүм оештырып, исәпне 7:0 гә җиткерә. Аңа кадәр җиңелү ачысын татымаган М. Атанасов та (Чехословакия) бу көнне Ш. Сафинга өч кенә минут каршы тора ала. Шуның белән безнең спортчы финалда көрәшү хокукына ия була. Анда да җиңгән очракта ул — чемпион, җиңелсә дә үкенерлек түгел, көмеш медаль алачак. Ул чакта күпләр шулай дип уйлый. Чөнки безнең егеткә бик тә көчле, бик тә тәҗрибәле Густав Фрей белән көрәшергә кирәк була.

Классик көрәш осталарының финалдагы очрашулары 27 июльгә билгеләнә. Шул ук «Миссухалли» залын тутырган сигез мең тамашачы тарихта моңа кадәр күрелмәгән көрәш карарга әзерләнә. Судьялар башта келәмнәргә иң җиңел, җиңелчә һәм ярымҗиңел үлчәү авырлыкларындагы пәһлеваннарны — безнең Б. Гуревич белән И. Фабраны (Италия), Я. Пункин белән И. Поякны (Венгрия), З. Цихаб (Ливия) белән И. Ходошны (Венгрия) чыгаралар. Бу очрашулар Б. Гуревич белән Я. Пункинга алтын медальләр китерә. А. Терянның бронза медаль алуы да безнең өчен уңышлы дип бәяләнә.

Алардан соң судья-алып баручы чираттагы парларны чакыра.

Келәмнең кызыл төскә буялган почмагына яшь кенә, әмма таза гәүдәле, зифа буйлы егет чыгып баса. Яшел төс белән билгеләнгән каршы якка какча гына гәүдәле, сеңерләрдән генә тора диярсең, тәнендә бер чеметем дә мае чалымланмаган, келәмнәрдә тәгәри-тәгәри борыннары яньчелеп беткән ир уртасы кеше пәйда була. Дөньяның ул чактагы бу үлчәү авырлыгындагы иң көчле көрәшчесе, «Тимер кеше», «Карт төлке» кушаматлары алган Г. Фрей.

Г. Фрей ягында — ничәмә-ничә еллар буена җиңелмичә көрәшеп тупланган бай тәҗрибә, хәйләкәрлек. Яшь егет ягында — совет кешесенең Ватанына тугрылыгы, җиңүгә омтылыш, ничек кенә кыен булмасын, илнең, халкының аңа булган ышанычын акларга омтылу, СССР дигән бөек державаның спорт данын лаеклы якларга тырышу.

Менә аларны уртага чакыралар. Көрәшчеләр бер-берсен сәламләп һәм хәрәмләшмәскә сүз куешкандай кул биреп күрешәләр. Тамашачы «Тимер кеше»дән бу юлы да җиңү көтә. Советлар иле дигән, сугыш хәрабәләреннән арынып кына килүче СССР спортта аларга әле бик үк таныш түгел, ә швед батырын инде алар ишетеп тә, күреп тә күптәннән беләләр. Ул алар өчен җиңелмәс чемпион.

Ул безнең көрәшчене биленнән кочып ала, ике кулы белән «йозакка бикли» дә янбашы аша әйләндереп салам дигәндә үзе келәмгә барып төшә. Моңа тамашачылар гына түгел, судьялар да ышанырга теләми. Ләкин телисеңме-теләмисеңме, алым ясалган, ул тиешенчә бәяләнергә тиеш. Ш. Сафинга иң аз — бер балл языла.

Көрәшне дәвам итәргә боерып судьяның сыбызгысы яңгырауга Г. Фрей көндәшен яңадан да кочагына алырга омтыла. Ш. Сафин бу юлы да аның «бросок с прогибом» алымына әзерләнүен тоеп, аңа якынгарак килә. Тик көндәше бу юлы да аны әйләндереп салам дип кискен хәрәкәт ясауга, аякларының ничек келәмнән аерылганын, ничек итеп очып киткәнен сизми дә кала. Безнең көрәшче шведның яраткан алымын әкренрәк ясавыннан файдаланып, аның кулларын һәм гәүдәсен кысып тоткан хәлдә күкрәк аркылы әйләндереп җибәрә. Башка берәү булса, болай ыргытудан аркасына ук барып төшкән булыр иде. Тәҗрибәсе, осталыгы, елгырлыгы гына Г. Фрейга һавада очып барган җиреннән бөтерелеп аякларына төшәргә булыша, ул «күперчек»тә кала. Ш. Сафин исә яшен тизлеге белән аның өстенә ташлана, торгызмыйча тотып торырга, аркасы белән келәмгә яткырырга тырыша. Швед мондый кыен хәлдән чыгуның җаен тапса да, ике минут дигәндә ике баллга оттырып баруны күз алдына китерә алмый. Чөнки ул моңа гадәтләнмәгән. Аның мондый хәлгә калганы юк. Һәм ул янә һөҗүмгә ташлана. Ләкин «Тимер кеше» ничек кенә тырышмасын, яшь көрәшчегә ачкыч таба алмый. Ул Ш. Сафинның ничек көрәшүе серенә төшенә алмый. Г. Фрей нинди дә булса алым кулланасы килеп хәрәкәтен башларга да өлгерми, көндәше аның нишләргә теләвен шундук аңлап алып, һәр омтылышын тәне белән тоеп каршы алым куллана. Ул да түгел, Ш. Сафин яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен келәм читенә бәреп чыгара. Моның өчен тагын бер балл ала.

Алты минут узып, партерда көрәшү өчен шобага салгач, беренче ике минутны өстә торып көрәшергә Г. Фрейга чыга. Ул инде оттырып баруын сизә, шуңа да барлык тәҗрибәсен кулланып, исәпне үз файдасына үзгәртергә тели. Ашыга, кабалана башлый. Тик көндәше аның һәр омтылышын алдан ук сизеп, һәрьюлы каршы алым куя. Алай гына да түгел, аста яткан хәленнән шуып чыгып, шведны келәмгә әйләндерә. Шуның белән өстенлеген тагын да ныгыта. Аннары инде үзенә көндәше өстенә ятып көрәшергә чират җитә. «Тимер кеше» җиңелеп барганын аңлап, мондый хәлдән чыгу өчен нинди дә булса этлек уйлап чыгарырга маташа. Ул безнең көрәшченең бармакларын кысып тотып, аларны сындырырга, шуның белән көндәшенә җәрәхәт ясап, аны ярыштан чыгарга мәҗбүр итәргә тырыша. Келәмдәге судья исә аның мондый әшәкелеген әллә күрми, әллә күрмәмешкә салыша, кисәтү ясарга ашыкмый. Ш. Сафин аста яткан көндәшен биленнән кочып келәмнән аермакчы була, ләкин теге һаман аның бармагын каера, «йозакка бикләнү»дән чыгуның җаен эзли. Бармак сеңеренең өзелергә җитеп шартлаган тавышын, ниһаять, судья да ишетә, ул көрәшне туктатып, шведны кисәтә.

Очрашу төгәлләнергә өч минут калгач, көрәшчеләрнең икесен дә уртага чакырып, бер-берсенә каршы бастырып куялар. Шунда Г. Фрейның бик тә арганлыгы, көндәше башлаган алымнарга каршы торырлык хәле калмаганлыгы күренә. Ә яшь егет, әйтерсең келәмгә әле генә чыккан, тукталырга, сулышын яңартырга исәбендә дә юк. Ул яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен тагын келәм читенә бәреп чыгара. Тагын бер балл ала. Бер минут та үтәргә өлгерми, шундый ук җитезлек белән тагын һөҗүм итә.

Аннан соңгы минут тынычрак узса да, швед тиз генә аңына килә алмый. Ә Ш. Сафин берничә баллга алда барам дип артык ашыкмый. Очрашу төгәлләнеп килгәндә, оттырып баруын сизгән швед яңадан активлаша. Ул да түгел, тагын нәрсәдер буласын тоемлагандай, тынлык урнаша. Шуны гына көтеп торгандай, кемдер бөтен залга ишетелерлек итеп татарча кычкырып җибәрә: «Са-а-л, әйдә». Шәзам янә алга омтыла. Ул яңадан да көндәшен кысып кочаклый, аны бөтереп ыргытырга тели. Бу юлы алым («бросок с прогибом») тагын да кискенрәк ясала һәм Ш. Сафин үзе дә көндәшенә ияреп келәм читенә йөгереп чыга.

«Карт төлке» келәмгә тәгәри, ә үзе күтәрелергә базмыйча гына яткан җиреннән сөзеп судьяларны күзли. Тегеләрнең икешәр бармакларын күтәрүләрен күрү аны бөтенләй бетерә. Димәк, совет спортчысы тагын ике балл алган дигән сүз. Шуннан соң ул: «Күпме кеше белән көрәшергә туры килде, әмма Сафин кебек останы күргәнем булмады», — дияргә мәҗбүр булыр.

Шулай итеп, Ш. Сафин белән көрәшүчеләрнең икесе генә аңа каршы унбиш минут буена каршы тора ала. Калганнарын ул берничә минут эчендә үк бирелдерә. Олимпия бәйгесенең финал өлешенә кадәр җиңелүсез килгән М. Атанасов та хәтта Ш. Сафинга өч кенә минут каршылык күрсәтә. Һәм менә ул — Олимпия уеннары чемпионы. Аның җиңүе хөрмәтенә залдагы барча кешене аягүрә торырга мәҗбүр итеп күккә кызыл төстәге флаг күтәрелә, барысын да тыңларга мәҗбүр итеп Советлар иле гимны яңгырый.

Гомумән, бу уеннарда безнең ил командасы 22 алтын, 30 көмеш, 19 бронза медаль белән командалар арасындагы рәсми булмаган зачетта америкалылар кебек үк 494 очко туплап, алар белән беренче һәм икенче урыннарны бүлешә. Ул чакта һәр медальнең, һәр уңышлы чыгышның илдәге халыкта, милли җанлы кешеләрдә нинди зур шатлык хисләре тудырганлыгын күз алдына китерү кыен түгелдер.

СССР Министрлар Советы каршындагы физкультура һәм спорт комитетының 1952 ел, 28 июльдәге 781 нче приказы белән Ш. С. Сафинга СССРның атказанган спорт остасы исеме бирелә. Журналистлар аны «Көрәш келәмендәге рыцарь», «Көрәш даһие» дип атыйлар.

Ил үзенең геройларын зурлап каршылый. Олимпия чемпионнарын халыкка күрсәтергә, шуның белән илдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә дип хәрби частьларга, завод-фабрикаларга, югары уку йортларына, мәктәпләргә йөртәләр. Андый очрашуларның һәркайсы диярлек сыйлы өстәлләр янында төгәлләнә. Чемпионнардан кайберләренең күнегүләрне дәвам итәргә вакытлары да калмый башлый. Ә банкетлар һаман дәвам итә. Шул чакта Сафинның да бер йомшак ягы ачыла — ул эчүдән туктала белми.

* * *

Алай да әле ул көрәш яратучыларга тагын да байтак бәхетле мизгелләр бүләк итә.

1953 елда безнең ил көрәшчеләре беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнаша. Неапольдә узган бу ярышта жирәбә җиңел үлчәүдәге Ш. Сафинга беренче көндәш итеп П. Петмецасны (Греция) туры китерә. Олимпия чемпионы белән очрашуда ул сакланып көрәшү тактикасын сайлый. Җиңеләсе килмичә вакытны суза — йә тоттырмый, йә келәмнән чыгып ук китә. Моның өчен аны бер тапкыр кисәтәләр, ике, аннары җиңелү язалар. Шәзам көрәшмичә дә диярлек икенче әйләнешкә чыга. М. Матушек та (Чехословакия) Ш. Сафинга «ватылып тормаска» була. А. Кукны (Венгрия) ул очколар буенча ота. Чемпионатның икенче көне дә шул рухта дәвам итә. Олимпия чемпионы очколар буенча Д. Тордан (Венгрия) өстен дип табыла. Шул чакта аның яңадан да, бер ярышта икенче тапкыр, А. Кук белән очрашырга тиешлеге билгеле була. Ш. Сафин аны бу юлы да очколар буенча җиңә һәм финалда шул ук Г. Фрей белән очрашасы ачыклана. «Карт төлке»нең, билгеле инде, Хельсинкида оттыруының әҗәтен кайтарасы килә. Тик тагын булдыра алмый, икесе дә хәлдән тайгач, җиңүне Ш. Сафинга бирәләр. Ләкин әле эш моның белән генә бетми, ярышлар әйләнеш системасы буенча барганлыктан, Ш. Сафинга кырык минуттан соң К. Лехтоненга (Финляндия) каршы чыгарга туры килә. Тәҗрибәле, көче ташып торган, әйбәт әзерлекле көрәшче егет Ш. Сафинның арганлыгын күреп тора, шуннан файдаланырга тырыша. Безнең спортчы өчен бу бик авыр көрәш була. Вакыт бетә, көрәш туктала, судьялар: «Җиңүче юк, кайсысы әйбәтрәк көрәште», — дип киңәшләшәләр дә фин егете активрак булды дигән фикергә киләләр.

Шулай итеп, Шәзамга җиңелгән булса да, беренчелеккә Г. Фрей чыга, икенче урынны К. Лехтонен ала, Ш. Сафин бер тапкыр да җиңелмәсә дә өченчегә кала. Дөрес, бу хәл аның осталык дәрәҗәсенә аз гына да тузан кундырмый, бу татар егетенең көрәшүен карарга тамашачы элеккечә үк ябырылып йөри. Яшьләрнең Бөтендөнья фестивальләрендәге уңышлары аның һаман да көчлеләр арасында булуын күрсәтә. Ләкин шулай матур гына көрәшеп йөргән җиреннән ул тагын юкка чыга.

Хатыны — шул ук Кучкай Пожары авылыннан чыккан Фәймә апа белән алар ике бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Эльмира — юрист белгечлеге ала, уллары Линар исә геологиягә кереп китә.

Бу көрәшченең әле 1956 елгы Олимпия уеннарында да катнашу мөмкинлеге була. Ул чакта алар җыелма командада 67 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында өч кандидат — В. Росин, С. Сергеев, Ш. Сафин исәпләнә. Ташкентта узган соңгы җыеннан соң аларның өчесен бергә җыеп, мәсьәләне уртага салып: «Мельбурнга кайсыгыз барырга тиеш дип саныйсыз? Кайсыгыз үзен көчлерәк дип саный?» — дип сорыйлар. Шул чакта Ш. Сафин да, С. Сергеев та Владимир Росинны атыйлар. Тик бу көрәшче Мельбурнга баргач, күнегүләр вакытында аягын авырттыра да бар булганлыгын күрсәтә алмый, җиденче урын белән канәгатьләнә.

Ул да түгел, башкалада Ш. Сафинны утыртканнар, ул урамда сыра эчеп торганда, бәхәскә кереп китеп, отставкадагы бер полковникның маңгаена сыра кружкасы белән җибәргән, дигән хәбәр тарала. Моның өчен аны хөкемгә тарталар, Себер киңлекләренә аэродром төзүдә катнашырга җибәрәләр, «Атказанган спорт остасы» исеменнән дә мәхрүм итәләр.

Берара, 1970 елларда, заманында физкультура техникумын тәмамлаган атаклы көрәшче якташы Т. Сәлахетдинов һәм Я. Старобыховский кебек тренерлар белән бергә, аларның ярдәмен кабул итеп, үзен яшьләр белән эшләүдә сынап карый. Башкаладан өчәр сәгать барып йөрергә кирәк булса да, Гжельдәге авыл егетләре, Раменскоедагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән эшләп ала. Ләкин һәрьюлы диярлек берәр ел чамасы матур гына йөри дә тагын юкка чыга.

1970 елларда, ул яшь көрәшчеләр ярышларын оештыруда да катнаша. 1971 елда Ш. Сафинны Мәскәү өлкәсенең бишенче спартакиадасында көрәш буенча баш судья урынбасары итеп билгелиләр. 1972 елда аны, укучылар командасын РСФСР Мәгариф министрлыгының 12 нче спартакиадасы зона ярышларына яхшы әзерләгәне өчен, Мәскәү өлкәсе халык мәгарифе бүлеге грамота белән бүләкли. Шул елда Бөтенсоюз укучылар спартакиадасының зона ярышларын үткәрешергә дип Чиләбегә дә барып кайта. 1979 елда башкала командасын СССР халыклары спартакиадасы финалына әзерләшкәне өчен истәлек медале һәм спорт киеме белән бүләкләгәч тә ул: «Яшь чакта матур булып йөреп калсыннар», — дип, бу бүләген үзенең шәкертләренә бирә.

Ул җитәкләгән команда 1983-1984 елларда Мәскәү кубогына ярышларда җиңеп чыга.

Ш. Сафин авырып шифаханәгә ята, 1985 елның 23 мартында вафат була. Татарның бу бөек улын Мәскәүдә мөселман зиратында җирлиләр.

Вафатына биш ел тулган көннәрдә Ш. Сафиннның якташлары, бу вакытта Мәскәүдә яшәгән көрәшчеләр, аның истәлегенә көрәш бәйгесе оештыра башладылар.

 

Фотолар авторның шәхси архивыннан.

 

Илдус Илдарханов,

журналист

 

 


* И. Илдарханов китабыннан љзек (кара: Без кљрђшче халык. Родом из борьбы. Tatars — nation of wrestlers. – Казань, 2009. – 544 с.).

Другие статьи
По случаю 85-летия выхода первого номера журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков» («Записки архива») и 15-летия возобновления его выпуска
Хәсән Туфан. Җырлар, шигырьләр. – Казан, 1958. – Б. 21-22.
Для тружеников республики, как и других регионов страны, определяющим был лозунг «Все для фронта, все для Победы!» Они не жалели сил, чтобы в кратчайшие сроки перестроить экономику
Списки бывших военнослужащих 825-го батальона, распределенных, кроме I-й Витебской партизанской бригады М. Бирюлина*, в I-ю Белорусскую партизанскую бригаду, а также в бригады им.
Московская исследовательская группа в составе ученых А. А. Ахтамзяна, М. С. Хакимова и нескольких молодых исследователей в течение ряда лет ведет поиск по следам пропавших без вест
Новые архивные документы о судьбе Мусы Джалиля и его записных книжек